Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫНДА Татарстан язучыларынын февраль аенда үткәрелгән партия «кыелышында төп сүз тәрҗемәче хезмәте, тәржемә (проза) әсәрләре һәм аларның сыйфаты хакында иде Башка телләрдән татарчага тәржемә итү буенча доклад белән тәржемәчеләр секциясе жнтәкчесе Кыям Миңлебаен чыкты Ул тәржемә әсәрләренең сыйфаты елдан- ел яхшыра баруын һәм шул ук вакытта алсгэ тәржемә эшенә игътибар жптеп бетмәвен искәртеп үтте. Татар язучыларынын әсәрләрен рус теленә тәржемә итү турында тәржемәчеләр секциясе бюросы члены Азалия Бадюгнна сөйләде Филология фәннәре кандидаты Рү зәл Посыповның чыгышы политик әдәбиятны һәм В И. Ленин хакындагы әсәрләрне татарчага тәржемә итү мәсьәләләренә багышланган иде Докладлар буенча фикер алышуларда язучылардан тәжрнбәле тәржемәчеләр С. Әдһәмова, А. Шамов тәржемә эшен кнк яктыртып, яшь тәржемәчеләргә эшлекле кинәшләр бирделәр. 3. Нури, Г Ахунов, М. Рәфыйков, Т Нурмөхәммәтовларныц да чыгышлары шулай ук кызыклы, тирән мәгънәле булып нигездә бүгенге тәржемә әсәрләренең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иде. ИСТӘЛЕКЛЕ СӘЯХӘТ СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре шагыйрь Зәки Нури белән СССР Язучылар союзы идарәсенең чит ил эшләре комиссиясе председателе, тәржемәче Г. Васин Монголиядә булды. Монголия Язучы лар союзы идарәсе председателе урынбасары Додонгнйн Тудэв, идарәнең секретаре. «Цог» журналы редакторы Далантайн Тарва һәм башка культура эшлеклеләре кунакларны жылы каршыладылар. Совет һәм Монголия язучылары нке нл өчен дә әһәмиятле ижат мәсьәләләре, оештыру эшләре буенча зур сөйләшү алып бардылар. 3. Нури һәм Г Васин «Правда» газетасының Монголиядәге үз корреспонденты В Шаров. ТАСС корреспонденты К Балдахаиов. Совет илчелегенең культура бүлеге мөдире Б. Савинов белән очраштылар. «Сухэ-Батыр юлы» исемендәге авыл хужалыгы берләшмәсендә булдылар СССР Язучылар союзы һәм Монголия Язучылар союзы арасында 1974—1975 елларга хезмәттәшлек килешүенә кул кую тантанасына Монголия Халык революцион партиясе Үзәк Комитетының культура бүлеге һәм секторы мөдирләре, Монголия Чит ил эшләре министрлыгының культура бүлеге мөдире, Совет илчелегенең культура бүлеге мөдире, матбугат, радио, телевидение хезмәткәрләре катнашты. 1974—1975 елларда кырыкка якын СССР язучысы — Монголиядә һәм шуның кадәр үк монгол язучылары Совет илендә булачаклар. ТАТАР МУЗЫКАСЫ - БЕЛОРУССИЯДӘ Белоруссия дәүләт филармониясенең концерт залында татар симфоник музыкасы концертлары зур уңыш белән узды Бу истәлекле һәм ике республика өчен дә әһәмиятле очрашуга компознторларыбыздан А. Монасыйпов. М. Яруллин, Р Еннкеев, музыка белгече П Исәнбәт һәм дирижер, профессор Н Рахлин катнашты Композиторлар Минск тамашачыларын үзләре ижат иткән әсәрләр һәм, гомумән, бай тарихлы татар музыкасы белән таныштырдылар Н. Җнһановның «Сабан туе» симфониясен. Р. Еникеевнең фортепиано концертын. М. Яруллннның балалар өчен язылган сюитасын, А Монасыйповнын «Муса Җәлил» исемле поэмасимфониясен белорус дуслар аеруча дулкынланып тынладылар. КОМПОЗИТОРНЫ ИСКӘ АЛУ М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Г. Тукан бүләге лауреаты. композитор Фәрит Яруллинның тууына 60 ел тулута багышланган тантаналы кичә булды. Кичәне СССР халык артисты, Татарстан композиторлар союзы идарәсе председателе Н. Җнһанов ачты. Сәнгать фәннәре кандидаты Ч. Бахтиярова композиторның тормыш юлы һәм ижаты турында доклад сөйләде. Соныннан Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзекләр күрсәтелде, ул иҗат иткән җырлар һәм инструменталь әсәрләр башкарылды. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Январь, февраль айларында Татарстан язучылар союзы каршындагы иҗат секцияләре аеруча әйбәт эшләде. Шагыйрьләр секциясе членнары яшь шагыйрь Ә. Гадел иҗатына анализ ясадылар, әдәбият галиме Н. Юзневның «Шигырь гармониясе». «Хәзерге татар поэтикасы» дигән китабы буенча фикер алыштылар. Проза секциясендә Ә. Гаффаров. А. Вер- газов. Р. Фәизов һәм башка яшь прозаикларның яна әсәрләре укып тикшерелде. Драма секциясендә С. Шәкүревнең яна пьесасы, балалар әдәбияты секциясендә Җ. Дәрзамановның әкиятләр китабы, тәнкыйтьчеләр секциясендә бүгенге әдәби рецензияләр хакында зур. җитди сөйләшүләр булды. Секция утырышларына Н Исәнбәт. X. Туфан, Г. Баширов, Ф Хөсни. Ә Еники кебек тәҗрибәле өлкән әдипләр катнашып, яшь авторларның иҗатларына кагылышлы фикерләр әйттеләр, киңәшләр бирделәр. БҮЛӘККӘ ЛАЕК БУЛДЫЛАР Узган ел «Дружба народов» журналында Р. Мостафиииың тәнкыйть мәкаләсе, Р. Фәнзуллинның шигырьләр циклы басылып чыккан иде. Бу әсәрләр «Дружба на- родов»та 1973 елны басылган иң яхшы әсәрләр рәтенә кертелде һәм журналның бүләгенә лаек булды. » » » 1973 елның 30 январенда КПСС өлкә комитеты секретариаты кабул иткән карар нигезендә промышленность һәм авыл хуҗалыгы коллективлары хезмәт кешеләре турындагы әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә смотр-конкурслар игълан иттеләр. Питрәч районының Вахитов исемендәге колхозы уздырган конкурста В Нуруллннның «Күпер чыкканда». X. Хәйруллннның «Канатлар талмасын» әсәрләренә югары бәя бирелде. Авторлар (В Нуруллин — 1 дәрәҗә. X Хайруллин— II дәрәҗә) дипломнар белән бүләкләнделәр. «Азат хатын» журналы профессиональ белем алган эшче хатын-кызларның фидакарь хезмәтен, рухи тормышын чагылдырган иң яхшы хикәяләргә конкурс уздырды Конкурска алтмышка якын автор катнашты. Жюри беренче бүләкне «Туй бүләге» хикәясе өчен Г. Сабитовка. икенче бүләкне «Нәселләре шундый» .хикәясе өчен В. Монасыйповка бирергә карар чыгарды. М. Маликовага кызыксындыру бүләге бирелде. • * * Язучы һәм журналист Самат Шакирның хәрбипатрнотнк темага дистәгә якын китабы бар. Шушы әһәмиятле өлкәдә актив эшләвен искә алып. ДОСААФ Үзәк Комитеты Самат Шакирны СССР ДОСААФыпың «Почет билгесе» значогы белән бүләкләде. МУЗЕЙ ЗАЛЛАРЫНДА Сынлы сәнгать музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнәс Тума- шевка 50 яшь тулу уңае белән аның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Рәссамның төрле елларда, төрле спектакльләр өчен эшләнгән декорацияләрен, республикабыз табигатен, эшчеләр һәм колхозчыларның данлы хезмәтен чагылдырган картиналарын, этюдларын тамашачылар зур соклану белән карадылар. Сынлы сәнгать музеенда оештырылган күргәзмәләрнең берсе Гайшә Рахманкулова иҗатына багышланган иде Тамашачылар үзенчәлекле рәссамның йөздән артык әсәре белән таныштылар Замандашларыбыз портретлары, туган җиребез пейзажлары, Казан шәһәре күренешләре һәм авторның иң яраткан жанры — натюрмортлар бик күпләрнең күңелендә якты эз калдырды РЕСПУБЛИКАБЫЗ БУЙЛАП Татарстанның атказанган артисты Габдулла Рәхимкулов җитәкчелегендәге эстрада бригадасы Түбән Кама. Бөгелмә. Азнакай. Әлмәт шәһәрләре хезмәт ияләре. КамАЗ төзүчеләре каршында йөзгә якын концерт бирде. Г Рахимкулов һәм Ф Сөләйманова башкаруында татар халык жырларын, конферансье Н Низамиева. баянчы Р. Курамшнн чыгышларын тамашачылар аеруча жылы кабул иттеләр. ТАССРнын атказанган артисты. Тукан бүләге лауреаты Айрат Арсланов КамАЗ төзүчеләре белән еш очраша. Әле күптән түгел генә А. Арсланов КамАЗда 200 нче чыгышын ясады. КӨН ТӘРТИБЕНДӘ «ИДЕЛ» Татарстан язучылар союзы идарәсенен чираттагы утырышында «Идел» альманахын тикшерү булды Язучы А Гыйләжев «Идел»нен моңа кадәр чыккан саннарына тулы анализ ясады, альманахнын укышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтеп китте. Фикер алышуларда X Туфан. 3. Нури, Г Ахунов, Ә Баянов, М. Шабаев, X. Сарьян һәм башкалар катнашты Ул чыгышларда яшьләр альманахының сыйфатын яхшырту буенча эшлекле тәкъдимнәр әйтелде Соныннан «Идел»гә яна редколлегия составы сайланды. КИРӘКЛЕ СӨЙЛӘШҮ Арчада республика күләмендә халык авыз нжатына багышланган семинар-ки- нәшмә үткәрелде Анда һәр районнан культура йортларының художество житәк челәре катнашты Авылларда үзешчән сәнгатьне үстерүдә халык авыз ижатынык роле турындагы докладны ТАССР Культура министры урынбасары М. Низамиен сөйләде Фән кандидатлары М. Нигъмәтжаиов, И Иадыйров, X Гобәйдуллин. язучы һәм әдәбият белгече М Мәһдиев чыгышлары да кызыклы һәм эчтәлекле булды Киңәшмәгә катнашучылар үзара тәжрибә алмаштылар ШЕФЛАР ЯРДӘМЕ Казан дәүләт курчак театры Мамадыш районы мәктәпләренә шефлык күрсәтә Шефлар инициативасы белән Түбән Сөи. Югары Ушма. Тәкәнсш. Усали кебек зур авылларда пионер курчак театрлары эшли башлады. Әле күптән түгел генә район үзәгендә пионер курчак театрлары җитәкчеләре һәм пионер вожатыйларының берләштерелгән семинары булып узды. Семинарга катнашучылар Ушма курчак театрының «Үги кыз», Казан дәүләт курчак театрының <Эн- желе үрдәк» спектакльләрен карадылар. Соңыннан фикер алышулар, тәжрибә уртаклашулар булды. Семинарда Казан дәүләт курчак театры җитәкчеләре — директор Ә. Хөсәенов, режиссер Л. Рабинович, рәссам М. Эльберг, педагог Л. Имаева. драматург Р. Батуллин курчак театрына кагылышлы мөһим мәсьәләләргә тукталдылар, һәвәскәр артистлар белән теоретик һәм практик дәресләр уздырдылар. ШӘРИФ КАМАЛ УРАМЫ Шәриф Камалның тууына 90 ел тулу уңае белән хезмәт ияләре депутатларының Рузаевка район Советы язучының туган авылы Пешләдәге бер урамга Шәриф Камал исемен бирү турында карар кабул итте. ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Күренекле татар язучысы Шәриф Камалның тууына 90 ел тулу уңае белән язучының туган авылы Пешләдә (Мордва АССР) зур тантана булды. Бу олы бәйрәмгә Татарстаннан Тукай бүләге лауреаты, ша- • гыйрь X. Туфан, прозаик Г Минский, шагыйрь Зөлфәт барган иде Тантаналы җыелышта партия һәм профсоюз вәкилләре, укытучылар, колхозчылар. Ш. Камалны күреп белгән ветераннар, Татарстан язучылары исеменнән Г Минский. Мордва АССР язучылары исеменнән Ф Адрианов чыгыш ясады. Соңыннан X. Туфан белән Зөлфәт шигырьләр укыдылар. Авылның үзешчән сәнгать көчләре Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясен куйдылар. Тәнкыйтьче Р. Мостафнн Биектау районының Ленин исемендәге колхозында укучы балалар һәм колхозчылар белән очрашты, үзе эзләп тапкан материаллар буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Февраль аенда язучы А Гыйләжев Казанның 94 нче мәктәбендә уздырылган сорау Һәм җавап кичәсенә катнашты. Кичәдә А. Гыйләҗевнең Мәскәүдә басылып чыккан китаплары игътибар үзәгендә булып, автор укучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде. Шул ук айда А Гыйләжев татар театр училищесында да булды Ул студентлар белән бүгенге драматургия, республикабыздагы культура һәм сәнгать яңалыклары турында кызыклы әңгәмә үткәрде. Казанның 74 нче мәктәбендә язучы Л. Ихсанова һәм шагыйрь И. Юзеев катнашында әдәби кичә булды. Кунакларның чыгышын тыңлаганнан соң укучылар үзләре дә төрле буын татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, язучылар хөрмәтенә концерт куйдылар. Казан медицина училищесы студентлары шагыйрь II. Юзеев ижатына багышланган әдәби кичә оештырдылар. И. Юзеев студентларга яна әсәрләрен укыды, бүгенге поэзия турында сөйләде. Кичәгә композитор Ф Әхмәтов та катнашты Аның И. Юзеев сүзләренә язылган көйләрен җырчылар К. Хәйретдинова һәм 3. Җаббаров башкарды. Прозаиклар М. Хәсәнов һәм X. Хәйрул- лин. драматурглар С. Кальметов һәм Ю. Әминов, шагыйрь Р. Мингалимов. нәфис сүз оетасы М. Шнһапов Сарман районы колхозларында булып, культура сарайларында, клубларда, фермаларда, мәктәпләрдә чыгышлар ясадылар, әдәби кичәләр үткәрделәр. ЗӘҢГӘР ЭКРАНДА Р. Төхфәтуллинга 50 яшь тулуга багышланган телевизион тапшыруда Р. Моста- фнн, Ф. Миңнуллин, М. Мәһднев кебек күренекле тәнкыйтьчеләр катнашты. Алар сәләтле прозаик Р Төхфәтуллин иҗаты хакында кызыклы әңгәмә алып бардылар. Соңыннан тамашачыларга төрле буын артистлары башкаруында Р. Төхфәтуллнн- ның «Йолдызым», «Акбүз ат» кебек күләмле әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителде.