Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРДАШЛАР, КАЛӘМДӘШЛӘР

Үзенең утыз елдан артык иҗат гомерендә драматург Таҗи I ыйз- зәт бай һәм күпкырлы мираа калдырды. Язучының шәхси архивында (ул хәзер Татарстан дәүләт музеенда саклана), башланып та тәмамланып җитмәгән сәхнә әсәрләре белән бергә, моңа хәтле матбугатка чыкмаган күп кенә мәкаләләр, истәлекләр һәм кулъязмалар бар. Журналның бу санында укучыларга шундый ике истәлек тәкъдим ителә Берсе күренекле драматург Кәрим Тинчурин. ә икенчесе татар халкының сөекле шагыйре Һади Такташ турында. Чама белән һәр икесе утызынчы елларның беренче яртысында язылган дип әйтергә була. Һади Такташ турындагы соңгы истәлек, иң кызыклы җирендә өзелеп, тәмамланмый налган. Автор исән булса, матбугатка бирер алдыннан аларны. һичшиксез, яңадан бер карап чыгып, төзәткән, камилләштергән булыр иде. Без исә укучыларга ул истәлекләрне уз вакытында ничек язылган булсалар, шул хәлләрендә тәкъдим итәргә булдык. Аерым урыннардагы вак-төяк кыскартуларны искә алмаганда, истәлекләргә үзгәреш кертелмәде. КАЗБЕК ГЫИЗЗӘТОВ. Кәрим Тинчурин 4ЛЛЛ нче ел май аеның ахыргы көннәре. ! вакытларда Колчак, Деникиннарның сатлык армияләре, данлы Кызыл Армиябез тарафыннан тар-мар ителеп туздырылса да, шул ук дөнья капиталистларының акчасына сатып алынган Польша паннары, барон Врангель гаскәрләре, иң соңгы техника белән коралланган хәлдә. Советлар өстенә ахыргы мәртәбә коточкыч рәвештә һөҗүм иткән чаклар иде. Менә шундый авыр көннәрдә Совет хөкүмәте Самара шәһәрендә Идел арты хәрби округының политик управлениесе каршында татар хезмәт ияләренең аң-белемнәрен күтәрү, милли культура кадрларын хәзерләү максаты белән 150 кешелек укытучылар курсы, 400 кешелек политшкола, 120 кешелек драма һәм 60 кешелек музыка студияләре ачып җибәрә. Заманында шул драма студиясенең гади бер укучысы буларак, студияне оештыруда якыннан торып катнашучы һәм аның белән җитәкчелек итүче Кәрим ага Тинчурин турында булган кайбер истәлекләремне язып китмәкче булам. Мин Казанда татар батальонында кызылармеец идем. Безнең батальонны бүген* иртәге Польша фронтына җибәрергә торганда, беркөнне иртә белән барлау вакытында рота командиры иптәш Зарипов: «Гыйззәтов, Батыршин, ике адым алга*, дип команда бирә һәм батальон комиссарына барырга куша. Бүлмәгә барып керүгә, комиссар, үзе яныннан безгә урын күрсәтеп, сүзгә башлады: «Менә нәрсә, егетләр! Без сезне икегезне дә Самара шәһәрендә ачылган татар драма студиясенә укырга командировать итмәкче булабыз», ди. Без, әлбәттә, бу командировканы үзебезгә зур шәрәф санап, шул көнне үк пароходка утырып, Самара шәһәренә киттек. Җәйнең иң матур чаклары, Волга пароходы, кичке дымлы һаваны ерыл, матур яр буйларын, ямьле, яшел болыннарны бер-бер артлы артта калдырып, алга омтыла иде. Без, ике кызылармеец, соры шинельләребезне беренче класс палубасының идәненә җәеп яткан килеш җырлап бара идек. Тәтеш тирәсендәге матур урманнар, күңелле таулар башлану белән каюталарда баручы кешеләр дә безнең янга чыктылар. Соклана-соклана табигатьнең матур күренешләрен мактыйлар. Ә без һаман җырлыйбыз. Кисәктән чиста гына киенгән ачык чырайлы бер кеше безнең аяк очыбызга килеп туктады һәм кая баруыбыз турында сораштыра башлады. Без. әлбәттә. Самарага баруыбыз турында җавап кайтардык. Ул бездән кайсы яктан, нинди мәктәптә укуларыбыз, моңарчы сәхнәдә уйнавыбыз турында сорашканнан соң, үзенең студиягә укытучы булып баруын белдерде. Бу кеше Кәрим абый Тинчу- рин иде. Кәрим ага, студиядә берничә дәрес алып бару белән бергә. „«Актерның, режиссерның эше» дигән дәресләрнең тәрҗемәчесе дә иде. Кәрим аганың кеше белән яхшы мөгамәләдә, сабыр табигатьле, ачык чырайлы булуы укучыларны үзенә бик тиз җәлеп итте. Шуңа күрә дә Тинчурин студиядә иң авторитетлы, иң зур кеше ителеп санала иде. Өч айдан соң практик эшкә керешеп, репетицияләр башлану белен ул үзен укучыларга тагын да якынайтты. Чөнки театр эшендә тәҗрибәсез, белемсез яшь көчләрдән артистлар хәзерләү бурычы бетен килешә белән Тинчурин җилкәсендә иде. Шушы бурычны ул, бик күп авырлыкларга карамыйча, намуслы рәвештә үтәде. Алты ай вакыт эчендә тотнаклы яхшы артистлар хәзерләп чыгарды. Тинчурин студия беткәннән соң да үз укучыларыннан аерылмады. Шуларны үстерү таркатмый саклап калу максаты белән «Пролетар коммунистлар труппасы» исемендә илле кешелек зур труппа оештырып, Оренбург шәһәренә күчте. Бу труппа, артистлар арасында яшәп килгән искелек калдыкларына рәхимсез көрәш ачып, «Сәнгать хезмәт ияләре өчен», «Формасы белән милли, эчтәлеге белән пролетар сәнгать өчен» дигән лозунгларны күтәреп, шул заманның бөек идеаллары белән мәйданга ташланды. Безнең Академия театрында суфлерсыз уйнау мәсьәләсе моннан ике-өч ел гына элек тормышка ашырылган булса, «Пролетар труппасы» моннан уналты ел элек инде суфлерсыз уйный иде. Артистлар үз рольләрен генә түгел, хәтта уйнала торган бәген пьесаны күңелдән белерлек итеп өйрәнәләр, ятлыйлар иде. Рольләр уйнау да, дублерлык системасын тормышка ашыру да заманына күрә бик зур проблемалардан иде. Шулай ук бу труппада, гасырлар буенча яшәгән театр традицияләре җимерелеп, баш рольләрне уйнаучы артист белән кечкенә рольләрне уйнаучы артист арасында аерма берничә сумнар белән генә аерыла иде. Бу, әлбәттә, асылда дөрес булмаган тигезләүчелек принцибы булса да. Тинчурин кебек үзе драматург, үзе режиссер, үзе баш рольләрне уйнаучы артист, үзе театрның җитәкчесе булган бер кешенең яңа гына мәктәп эскәмиясеннән чыккан артистлар белән бертигез жалованье алуы труппаның гомуми интереслары өчен үз интересларын корбан итүе иде. Шуның белой бергә, труппаның барлык артистлары Кызыл Армия сафларыннан җыйналган шинельле артистлар булганга, куела торган әсәрләрне уйнау ечен Тинчуринның барлык киемнәре безнең өстә була иде Кәрим аганың Самара студиясенә яшь кадрлар үстерүгә куйган көче, «Пролетар труппасыана иткән хезмәтләре егерме биш еллык хезмәт бәйрәмен үткәргәндә аеруча искә төшерел үтелергә тиеш. Һади Такташ 4ЛЛЛ нче елның май башларында, яшь Совет дәүләте яңа гына Колчан, Дени- 14/11 кин бандаларын тар-мар итеп, илне яңабаштан тези башларга торганда, чит ил империалистларының ярдәме белән ак поляк паннары, барон Врангельның сатлык армияләре безгә каршы җинаятьчел походларын башлыйлар. Ләкин инде сугышларда чыныккан, зур керәшләрдә җиңеп чыккан илебезнең халыклары аптырап калмадылар, большевиклар партиясенең җитәкчелегендә яңадан коралларын кулга алып, Кеньяк фронтларына ташландылар. Менә шушындый авыр көннәрдә безнең большевиклар партиясе, чит ил империалистларының бу походларында да тиздән тар-мар ителәчәкләренә тәмам ышанган хәлдә, яңа культура, сәнгать кечлә- рен җитештерү теләге белән, май аенда Самара шәһәрендә Идел арты хәрби округы каршында татарлар өчен политшкола, педучилище, драма һәм музыка студияләре оештыра. Менә шушы драма студиясен тәмам иткән яшь көчләрдән бер труппаны яңа гына төзелеп килгән яшь Казагыстан республикасына җибәрәләр. 1920 нче елның декабрь айлары иде. Без илле кешелек артистлар составы, аерым вагоннарга төялеп, Оренбург шәһәренә киттек. Безнең Оренбургка килү хәбәребез партия-совет җәмәгатьчелегенә һәм культура өлкәсендә эшләүчеләргә, әлбәттә, билгеле булган. Без Оренбург вокзалына килеп туктар-туктамас, тәбәнәгрәк буйлы, киң күкрәкле, җиткән куе чәчен артка тараган, су шикелле зәңгәр күзле бер егет безнең вагонга сикереп менде, һәм шунда ук көләч ачык чырай белән «шагыйрь Һади Такташ» дип безнең белән күрешә башлады. Аның артыннан мәгариф эшчеләре, башка культура көчләре безнең янга кереп тулдылар. Әйберләребезне кулларыбыэдан алып, вокзалның бер бүлмәсенә алып керделәр. Ул елларның гадәтенчә, митинг ачып, Оренбург губкомы, губерна мәгариф комитеты исеменнән яшь артистлар коллективын котлаулар башланды. Ахыргы сүз «Юксыллар» газетасы исеменнән әлеге ялангач башлы яшь егеткә бирелде. Ул үзенең мишәрчәрәк, кыска гына ялкынлы котлау рече белән бөтен тыңлаучыларны үзенә җәлеп итеп, безнең мәхәббәтебезне үзенә туплады. Шуннан безне алдан билгеләнгән гомуми торак йортына алып киттеләр. Бу шагыйрь квартирага урынлашкач та безнең яннан китмәде. Безгә Оренбург хәлләрен, андагы культура көчләрен, нинди газеталар, театр артистлары барын сөйләде. Кыскасы, шул бер көн эчендә безнең барыбыз белән дә якыннан танышып, иүз кеше» булып китте, һәм үзенең бик күп кенә шигырьләрен укып күрсәтте. Без барганда анда зур составлы театр труппасы эшли иде. Һадиның тәкъдиме буенча «Хезмәткә мәдхия» дигән спектакльне карадык. Шулай итеп, кич буена да ул безнең белән бергә булып, кызларыбызны торак йортыбызга кадәр озата килде. Бу яшь шагыйрьнең безгә якынлыгы моның белән генә бетмәде, ул һәр көнне иртә белән эшкә барышлый безгә керә иде һәм эштән соң буш вакытларын безнең янда уздыра иде. Хәтта кайвакытларда бер йокы йоклап уянганнан соң да, кызлар бүлмәсендә сөйләшеп утыруын, яисә нинди дә булса мишәрчә кызык вакыйгалар сөйләвен, яисә шигырьләрен укуын ишетергә туры килә иде. Безнең спектакльләр башлангач, ул, әлбәттә, бер генә спектаклебезне калдырмый караучы кешеләрнең берсе иде. Гадәтенчә, һәр вакытта алдан килеп, сәхнә артына кереп, барыбыз белән дә күрешә, сөйләшә иде. Антракт араларында да ул безнең янга кереп уйнаган рольләребез турында фикерләрен әйтә, ошаган җирләре булса, мактый, ошамаса, үзенең замечаниелөрен әйтә иде. Шулай итеп, ул егерме беренче елның май ахырларына кадәр безнең белән биҗ якын бәйләнештә булып яшәде. Май ахырында без, ялга чыгып, һәркайсыбыз үз туган җирләребезгә таралган чакта да ул безне озатырга вокзалга төште. Шулай итеп, без Самарага таба кузгалып киттек, ул исә күздән югалганчы кулын болгап перронда калды. II Без отпускадан килгәндә ул инде Оренбургта юк иде. Оренбург шәһәре 21 иче елның ачлык дәһшәтенең иң күңелсез вакыйгаларын үзенә туплаган бер шәһәр иде Ачлык фаҗигасеннән котылырга теләп, Ташкент, Теркстан ягына бетен Идел буе авылларыннан вагон түбәләренә сырышкан кешеләр белән поездлар үтел китәләр. Атлы арбалар, төссез-чырайсыз балаларын җитәкләгән ирле-хатынлы кешеләр. Урамнар, базар мәйданнары эчке Россиядән килгән шундый кешеләр белән тула иде. Бу фаҗига безнең труппадан да корбаннар ала башлады. Хакимуллии белән Хәмитов дигән артистларыбыз холерадан үләләр. Шуннан соң без ничек кенә булса да китәргә карар итеп, 7 нче августта аерым вагонга төялеп, Ташкент шәһәренә юл тоттык. Ундүрт көн барганнан соң, ниһаять, Ташкент шәһәренә килеп төштек. Ни күзләребез белән күрик, перронда үзбәк түбәтәе кигән, ак күлмәк, ак чалбардан Такташ басып тора. Без вагоннан кычкыруга, йокысыннан уянган кебек айнып китә дә безнең янга йөгереп керә. Кочаклашып күрешәбез. «Син ничек монда?» дибез «Мин өйгә кайткан идем дә рәт булмагач монда сыптырдым» ди Кызык кына очраклы вакыйга. Оренбургка килеп төшкәндә беренче танышкан кешебез Һади Такташ булса, Ташкент шәһәрендә каршылаучы да ул булды. Ташкентта без аның белән озак була алмадык. Безнең труппаны монда, таратып, Казагыстан, Үзбәкстан Кыргызстан авылларына мәгариф эшләренә тараттылар. Шулай да мин, Ташкентка еш кына баргалавым сәбәпле. Һадины очрата торган идем. Чөнки ул безнең труппадагы Ташкентта калган Әсгат Мәҗит. Гумәр Терегулов- пар белән бер квартирада тора иде. Билгеле, миңа да инде Ташкентка бару белән үземнең артист иптәшләрем белән очрашырга, яннарына барырга туры килә иде. Исемдә: бервакыт мин аның белән «Ирек йорты»на бардым. Анда аларның Зариф Бәшири белән араларында булган ниндидер низаг каралды. (Ялгышмасам Такташ Зариф Бәширине (үзенең) «Тау кызы» исемле шигыреннән урлап язуын һәм аны бастырып чыгаруын фаш иткән иде.) Озак кына фикер алышулар Такташ файдасына булып, аның соңгы сүзе белән бетте. Чыннан да ул оратор булуы белән дә. үзенең хокукын яклавы белән дә бөтен залны кабындырды сөйләгән сүзләре көчле алкышлар белән барды. 1922 нче елның сентябрендә беренче Татар дәүләт театры үз бинасында (хәзерге Яшь тамашачылар театрында) эшли башлагач, октябрь айларында Һади Такташ Ташкенттан Казанга кайтып төште. Казанда, әлбәттә, бездән башка аны белүче юк иде һәм ул үзе дә Казанга килү белән безне эзләп тапты. Хәзергедәй хәтеремдә, кич белән без. Октябрь бәйрәменә театрны ачу өчен, генераль репетиция ясый идек. Әсгат Мәҗит минем янга килеп: «Такташ кайткан» ди. «Кая?» мин әйтәм. «Әнә. залда утыра», ди. Чыннан да, беренче рәттә, ак тешләрен күрсәтел, көлеп, ул утыра. Репетициядән бушау белән без аның янына төштем. Озак кына Ташкент хәбәрләрен аңардан сораштык, һәм аның киләчәге турында киңәштек. Казанда, әлбәттә, аның башка танышлары юк иде Тормышны алып барырга нинди булса да бер хеэмәт кирәк иде. Без аңа шул хезмәтне табыл бирергә булыштык. Ул болай булды. Театрның штатында ике генә суфлер булуына карамастан, аны өченче суфлер итеп алуны сорадык. Бик шәл укучы дип, дирекциягә тәкъдим иттек Аны суфлер ител алдылар, һәм шунда ук аңа Чернышевский урамындагы театр карамагында булган Европейск гостиницасыннан бүлмә дә бирделәр Шулай ител, Такташ театр эшчесе булды. Суфлер өч кеше булганда, алар чиратлап репетициядә утыралар иде. Шунлыктан буш вакыты күп булгандыр, ләкин аның суфлерлык таланты бии чамалы иде. Ул вакытларда машинкалар юк, басылган китаплар да юк. Суфлерларга авторларның кулъязмаларын укырга туры килә иде. Гарәп әлифбасы белән язылган кулъязмаларга тиз генә төшенү ифрат кыен булгандыр Ул чакларда артистларда хәзерге кебек рольләрне ятлап уйнау гадәте юк иде. Спектакльнең, гомумән артистның язмышы күбесенчә суфлерның тәҗрибәле, сәләтле булуына бәйләнсә» иде. Ә ул мәсьәләдә, әйткәнемчә, Һадиның сәләте бик чамалы булып чыкты. Бервакытны шулай, ниндидер бер комедия уйнаганда онытылып китә дә суфлер будкасы эчендә рәхәтләнеп көләргә керешә. Шул вакытны алдындагы китабы аска төшеп китә. Сәхнәдә хәрәкәт туктый. Такташ аста китап эзләп йөри. Ахырда пәрдәне ябарга мәҗбүр булалар. Гомумән ул шатлык-кайгыны хис белән кабул итүчән иде. Җитдирәк чакта кашларын җыера, тавышына калтыравыклы ноткалар керә иде. Ә инде шатлык булганда зур авызын колагына кадәр ерып кычкырып көлүчән иде. Театрда ул озак эшләмәде. Шигырьләре газета, журналларда басыла башлау белән, тиз арада үзенә мәхәббәт казанды. «Кызыл байрак» газетасыннан секретарьлык хезмәтенә чакырдылар. Театр штатыннан чыкса да, квартира тормышы безнең белән бергә булганга, ул безгә, без аңа йөрешә идек. Бигрәк тә «Җир уллары» трагедиясе язып, якын дусты Әсгат Мәҗит бенефисенә биргәч, репетиция вакытларында һаман ул театрда булды. Хәтерем алдамаса, «Җир уллары» март айларында куелды. Газазил ролен уйнаучы артист кисәктән авырып китү сәбәпле, ул үзе чыгып башкарды, һәм ул аны начар уйнамады. Ләкин «Җир уллары» әсәре уңыш казана алмады. Чөнки инде Такташның дингә каршы протест рәвешендә язылган бу әсәре дин йогынтысында булган кешеләр өчен зур борчылу тудырган иде. Икенчедән, «Җир уллары» әсәренең беренче куелышы ничектер бәйрәм көннәренә туры килде (ураза, корбан гаете көннәре иде. Кайсы икәнен хәтерләмим). Бу әсәрнең куелу уңае белән мәчетләрдә һәм агай-энеләр арасында күп кенә сүзләр булган. Театрда куйдырмауны сорап ультиматум белән вәкилләр килә икән дигән хәбәр дә чыккан иде. Ләкин ни сәбәптәндер килмәделәр. IV Һади Такташ белән минем дүртенче очрашуым 1929 нчы елның ноябрь айларымда «Яңалиф» редакциясендә булды. Мин Казаннан китеп, биш ел Ульянов, Алабуга һәм Мәскәү шәһәрләрендә эшләп йөргәннән соң Казанга кайтып, яңадан Татар дәүләт академия театрына эшкә кердем. Бу вакытларда инде Һади иҗат ягыннан бик нык үсеп, иң популяр татар шагыйре булу дәрәҗәсенә ирешү белән, ул инде үзен тотышы белән дә бик нык үзгәргән иде. Анда хәзер элекке яшьлек уенчаклыклары сүнгән иде. Менә ул 30 нчы елны «Камил» әсәрен язып, театр коллективына укырга килде. Сүз Такташка бирелде, укырга кереште. Беренче пәрдәсе шахтерларның гомуми торак бүлмәсендә бара. Яшь шахтерлар тормышындагы уен-көлкеләр, кызыклы күренешләр. Кызыклы моментлар килеп җиткәндә артистларга караганда үзе эче катып көлә. Бервакытны укый торган җиреннән туктады да «сезгә ошамыймы әллә» дип сорады. — Ни өчен? — Көлмисез,— ди. (Шунда истәлек өзелә )