БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ
Бер көн Айдар әбисеннән алма сорап алды. — Алманы бик яратам мин, әби. — Шулаймыни, бәбкәм, ә алма сине яратамы соң? — Нишләп яратсын, аның авызы юк бит! — диде Айдар. Айдар яшь кызларның сикерә-сикерә биегәннәрен телевизорда карап торган да, әбисеннән: — Әби, син бии беләсеңме? — дип сораган. Әбисе аңа каршы: — И-и, бәбкәм, мин биегәндә идәннән утлар чыга торган иде,— дигән. — Ә хәзер нигә биемисең? — дигән бала, кызыксынып. — һай, бәбкәм, бик биер идем дә, аякларым тыңламый шул хәзер,— дигән әби. Айдар уйлап торган-торган да: — Алай булгач, син аларны почмакка бастырып куй, тыңларлар,— дигән. Бер көнне Айдар бабасының орденын тагып урамга чыкты да Ирек мәйданына таба китеп барды. Малай бу юлны белә иде. Балалар бакчасыннан шушы мәйдан аша кайталар. Менә чатны гына борыласы да... Нәкъ шунда Айдарны бер абый туктатты. — Орденлы егет, кая болай ашыгасың? — диде ул. Кинәт бирелгән сораудан малай каушап калды, тиз генә җавап бирә алмады. Абый кеше яңадан сорады: — Син кайсы урамда торасың? — Мин урамда тормыйм, безнең өебез бар,— диде Айдар бу юлы.