ҖАВАПЛЫЛЫК
< Казан утлары» журналында басылган тәнкыйть мәкаләләренә күзәтү артия Үзәк Комитетының «Әдә- биятсәнгать тәнкыйте турында»гы карарыннан соң бездә бүгенге тәнкыйтьнең торышы хакында байтак мәкаләләр, күзәтүләр басылып чыкты. Авторларның һәркайсы диярлек әдәби тәнкыйтьнең беркадәр җанлана төшүен, партия карарының моңа шифалы йогынты ясаганлыгын билгеләп үттеләр. Моңа кадәр күбесенчә тиргәү объекты булып йөр- ган өлкәнең хәзер ил-күз алдында иҗтимагый абруе күтәрелә бара, башка тармаклардагы кебек, тәнкыйть иҗатына да кайгыртучан сак мөнәсәбәт кирәклеге аңлашыла. Уңай йогынты барыннан да бигрәк әнә шунда чагыла. Үсеш, җанлану тенденциясе 1973 ел тәнкыйтендә дә дәвам итте. Аның офыклары, тематикасы, жанрлары киңәя төште, күтәргән мәсьәләләре тирәнрәк, җитдирәк төс алды. Иҗади активлыкны арттыруда Язучылар союзы идарәсенең дә роле ачык күренде. Традицион әдәби ел йомгакларыннан тыш әле ел арасында ул оештырган журнал күзәтүләр конкрет жанрлар буенча тәнкыйть хезмәтләрен барлыкка китерделәр, һәм алар «Казан утлары»нда басылып чыктылар. Тикшерелә торган вакыт эчендәге мөһим күренешләрдән бүгенге проза турындагы дискуссиягә тукталып китәсе килә. Бу сөйләшү турыдан-туры «Казан утлары» инициативасы белән уздырыла. 1972 елда Рафаэль Мостафин кузгатып җибәргән фикер алышуга 1973 елда тәнкыйтьчеләрдән И. Нуруллин. М. Вәлиев, Ф. Мусин, Ф. Мнңнуллин, язучылардан Ф Хөсни, А. Гыйлаҗен кушылып, үз тавышларын, уйтеләкләрен ишеттерделәр. Сөйләшү хәзерге әдәбият алдына куела торган зур бурычлар югарылыгында алып барыла. Авторларның чыгышында проза үсеше турында ихлас кайгыртучанлык белән олы таләпчәнлек аралаша. Фатих Хөсни, гадәтенчә, көн кадагына суга торган мөһим мәсьәләләрне күтәрә дә аларның ни дәрәҗәдә актуаль булуын дәртләнеп, кыза-кыза исбатлап бирә. «Без китмәскә килдек!» дип өндәү билгесе белән исемләнгән мәкаләсендә (2 сан) ул зур темага лаеклы сәнгатьчә камиллек таләбен куя, чиле-пешле, чырайсыз-төссез әсәрләр белән кирәкле теманың кадерен- ямен җибәрүгә каршы чыга. Игътибарга лаеклы искәртү бу. Зирәк художник әдәби хуҗалыгыбызда тышкы ялтыравыкларга урын бирмәү, мәһабәт, масштаблы образлар өчен керәшә. Менә шушы художество таләпчәнлегендә язучының гражданлык активлыгы. әдәбииҗтимагый бурычны тою дәрәҗәсе гәүдәләнә. Ф. Хөсни соңгы ун еллар дәвамында прозабыздагы искә алырдай уңай якларның берсе ител «көше-герой психологиясенә тирәнрәк керүне» (173 бит), «эчке драма»ның үрелеп баруын (174 бит) саный, ягъни чынбарлыкның, кеше тормышының үзенчәлекле бер ягын яктыртудан туа торган лсихологизмга уңай бәя бирә Ләкин нишләптер бу дөрес караш ахырга П кадәр эзлекле сакланмый, аерым әсәрләргә бәя бирә башлау белән бүтән тес ала. Автор болай ди: «Аяз Гыйләҗевнең исенә төшерергә һәм вакытында иптәшләрчә кисәтергә кирәк: әгәр ул— гел аерым шәхесләр җанында казыну юлы белән китсә, аның иҗатының чор иҗатыннан аерылу куркынычы бар» (179 бит). Ягъни кеше күңелен тирәнтен ачарга омтылу язучыны читкә алып китә булып чыга. Биредә Фатих ага Хөсни мәкаләләренә ят булган янау тонын игътибарсыз калдырган хәлдә дә әлеге психологизм мәсьәләсенә кагылмыйча китеп булмый. Күңел дөньясы бит ул язучыны юлдан яздыра торган яман бер күренеш түгел, бәлки, Хәсән Туфан әйтмешли, уйлый, хис итә торган материянең даими бер сыйфаты. Инде «чор иҗатыннан аерылу» мәсьәләсенә килсәк, мондый аерылу кешенең тик тышкы эшхәрәкәтләрен генә сурәтләү нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин. Монда яшәешнең бер өлкәсе булган күңел дөньясы гаепле түгел. Хикмәт нинди күңел дөньясы алынуында һәм аның ничек сурәтләнүендә. Достоевский кеше психикасын яктырту дәвамында мөһим гуманистик мәсьәләләр күтәрә. Үзебезнең әдәбиятта Әмирхан Еникинең һәр әсәре безне тормыш турында тирән уйландыру чан була. Шулай булгач, гомумән кешенең тышкы эшхәрәкәтләрен сурәтләүгә каршы чыгу дөрес булмаган кебек, аның гомумән күңел дөньясына киртә кору да ярап бетмәстер. Тышкы вакыйгалар арасында әһәмиятлеләре белән бер- рәттән ваклары, әһәмиятсезләре булган кебек, рухи дөньяда да әһәмиятле элементлар белән бергә әһәмиятсезләре дә тулып ята. Димәк, дифференциаль караш кирәк. Аяз Гыйләҗевнең «Урталыкта» повесте төрле укучыга төрле тәэсир ясаган. Мин үзем Аяз Гыйләҗев иҗатын тирән ихтирам итәм. Ләкин шулай булган хәлдә дә «Урталыкта» повесте күңелдә беркадәр канәгатьсезлек хисе калдырды. Чөнки монда негатив як кына, ягъни баш герой Сәгыйт күңелендә иҗат дәрте сүнүе генә ышандырырлык тасвирланган, ә уңай рухи үзгәреше җитәрлек нигезләнмәгән. Психологик процесс гүя ки башланмаган килеш бетеп куя. Димәк, язучының кимчелеге, минем карашка, гомумән күңел хәрәкәтен сурәтләргә омтылуында түгел, бәлки яхшы ниятнең сәнгатьчә хәл ителеп җиткерелмәвендә. Мин биредә Фатих Хөсни мәкаләсендәге юл арасында гына әйтелеп киткән мәсьәләгә вәземләп тукталдым. Кабат әйтәм, мәкалә тулысы белән бик кызыклы, тирән эчтәлекле, кайнар хисле. Ләкин шул ук вакытта юл арасында гына кузгатылып куелган мәсьәләнең дә әдәбиятыбыз үсеше өчен принципиаль әһәмияте Бу мәгънәдә Мансур Вәлиезнең «Безнең заман геройлары» (3 сан) дигән мәкаләсе игътибарга лаеклы. Биредә ул, байтак тәнкыйтьчеләребездән аермалы буларак, рухи дөньяны сәнгатьчә сурәтләү осталыгына бик югары бәя бирә һәм нигездә яхшы дип табылган әсәрләребездә Дә психологик төгәллек, сәнгатьчәлек җитмәүне тәнкыйтьли. Бу яшь авторның анализында конкретлык, әдәби зирәклек. фикер масштаблылыгы күзгә ташлана. Ибраһим Нуруллинның шул ук өченче санда басылган «Аяк белән йөрүгә ни җитә?» дигән мәкаләсенең төп пафосы реалистик казанышларның бүгенге әдәбият өчен әһәмиятен раслауга, формалистик күнегүләрнең нәтиҗәсез булуын дәлилләүгә юнәлгән. Флүн Мусинның бүгенге проза турындагы сөйләшүгә кушылып язган һәм алтынчы санда басылып чыккан мәкаләсе «Югары сәнгатьлелек өчен» дип атала. Исеменнән үк күренгәнчә, сүз проза әсәрләренең идея-эстетик кыйммәтен күтәрү мәсьәләләре тирәсендә бара. Автор соңгы вакытта язылган романнарның кайбер кимчелекләрен тәнкыйтьли. Әмма кимчелекләрне эзләү азарты кайчак авторны ялгыш нәтиҗәләргә китереп куйгалый. Флүн Мусин урта кул әсәрләрдә дә. бүгенге көннең күренекле романнарында да бердәй кимчелекләр күрә яки аларны бердәй итеп күрсәтергә тырыша. Миңа, мәсәлән, М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романы турында, газета-журналларда басылган рецензияләрдән тыш, күп санлы укучыларның, студентларның, укытучыларның һәм гомумән әдәбият сөючеләрнең фикерен ишетергә туры килде. Алар берсе дә әсәр турында салкын сүз әйтмәде, киресенчә, һәркайсы мактап, сокланып телгә алды. Чөнки әсәр чыннан да талантлы язылуы белән аерылып тора. Ф. Мусин исә шуны урта кул роман төсендә тәкъдим итә, әсәр турында рецензия язып чыккан Ф. Хөсни. Т. Галиуллин, Ф. Урман- чиевларның фикерен нигезсез итеп күрсәтергә тырыша. Минем аңлавымча, тәнкыйтьнең теп бурычы һем изге максаты да — яхшыны яманнан, әйбәтне уртачадан аера белү, аеруда сизгерлек, гаделлек, объективлык күрсәтү. Укучыны ул барыннан да бигрәк әнә шул зирәклеге белән тәрбияли. Әсәрләрне объектив дөрес, квалификацияле анализлау— үзе үк укучыларны эстетик тәрбияләү чарасы ул, ягъни тәнкыйть үзенең иҗтимагый бурычын әдәби күренешләргә биргән дөрес бәясе аркылы башкара, иҗади уңышларны күрә белергә, аларны ныгытып, беркетеп куярга, кимчелекләрдән арынырга булыша, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Әдәби әсәрләр әдипнең күпьеллык хезмәт җимеше генә түгел, ул — җәмгыять байлыгы. Тәнкыйть әнә шул байлык белән эш итә. Ул укучыда тулы ышаныч, авторитет яулап алганда гына укучы аның гадел сүзенә колак сала, рецензия, мәкалә тәкъдим иткән әсәрләрне кулына ала. Әгер инде бәя бирүдәге сизгерлеген югалтса, әйбәт әсәрләрне дә уртачалар түбәнлегенә төшереп калдыра торган булса, укучыга «югары сәнгатьлелек өчен!» лозунгькының мәгънәсе аңлашылып җитми башлый. Флүн Мусин — актив тәнкыйтьчеләре- беэнең берсе. Бүгенге проза тәнкыйтен үстерүгә ул зур гына өлеш кертте. Ләкин шулай да аның хезмәтләрендә фикер кыюлыгы һәр вакытта да фикер төгәллеге белән кушылып җитми. Теоретик гомумиләштерүләр ясаганда бигрәк тә. Ул, мәсәлән, әлеге мәкаләсендә болай ди: «Роман әдәбиятның иң камил һәм синтетик формасы» (149 бит). Роман турында масштаблы, эпик колачлы, күп геройлы, катлаулы, дәвамлы процессларны чагылдыруга сәләтле жанр дияргә була, әмма «иң камил форма» дип булмый. Кайсы жанр камил түгел? Лирикамы? Поэмамы? Алайга китсә, роман башка кайбер жанрлардан соңрак туган һәм, димәк, азрак традицияле жанр әле ул. һәм төрле таркаулыклар да еш кына шушы жанрда кү- ренгәлм. Кыскасы, бер жанр формасын күтәрү өчен икенчесен түбәнәйтү һич тә шарт түгел. Икенчедән, синкретизм, укмашканлык— бер дә җитлегү билгесе түгел, бәлки сәнгатьнең башлангыч чоры эчен хас күренеш. Безгә теоретик карашларның дәлилле, кире кагылмаслык нигезле булуына омтылырга кирәк. Инде гомумән проза турындагы сөйләшүләрнең кайбер кимчелекле якларына килсәк, монда сөйләшүне башлап җибәргән мәкаләнең дискуссия объектын бер еллык проза белән генә чикләеен. башка авторларның да шуннан әллә ни читкә чыкмавын, нигездә, кузгатылган проблемалар тирәсендә генә йөрүен, мәсьәләнең яңа яклары күтәрелмәвен, авторлар даирәсенең таррак булуын, күренекле галим- нәребезнең, әдипләребезнең читтәрәк торуын, фикер алышуларның аерым саннарда өзелеп-езелеп калуын күрсәтеп үтәсе килә. Ләкин шундый җитешсезлек- ләре булуга да карамастан, дискуссиянең уңай нәтиҗәләре булыр дип уйлыйм. Соңгы вакытта, әдәби ел йомгаклары белән беррәттән, Татарстан язучылар союзының төп әдәби органы «Казан утла- рыннда басылган әсәрләргә күзәтүләр оештыру популярлашып бара. Бу җитди журналда иң яхшы әсәрләр басылганлыктан. әлеге сөйләшүләр дә бүгенге әдәбиятның мөһим тенденцияләре турында фикер уртаклашу төсен ала. Әдәби күренешләргә карата җәмәгатьчелек игътибары туплана. Бу күзәтүләр үзләренең оператив, конкрет булулары белән аерылып торалар. 1973 елда идарәнең киңәйтелгән утырышында ясаган докладлар нигезендә «Казан утлары»нда Шамил Бнкчуринның «Очеркның асылы» (3 сан), Фатих Урман- чиевның «Бүгенге тәнкыйть мәсьәләләре» (5 сан), Роберт Әхмәтҗаноаның -Заман утлары» (6 сан) дигән кызыклы, шактый тирән эчтәлекле мәкаләләре басылып чыкты. Аларның берсе дә гади күзәтү генә булып калмаган. Авторлар үзләре тикшерә торган өлкәнең җитди мәсьәләләрен күтәрәләр, уңайны яклыйлар, тискәрене камчылыйлар. Менә. мәсәлән, Роберт Әхмәтҗаноаның мәкаләсе Биредә сүз «Казан утлары»ның 1972 елгы 1—8 саннарында басылган шигырьләр турында бара. Җыелышта без аның докладын да кызыксынып тыңлаган идек, журналдагы мәкалә варианты да җылы тәэсир калдыра. Монда без фикерле күзәтү үриәген күрәбез. Шагыйрь-тәнкыйтьче бүгенге поэзияне нечкә тоя, поэтик казанышлар турында бар тавышка дәртләнеп, куанып сөйли, кимчелекләрне дә, шагыйрьләрнең олысынакечесенә карамыйча, хәтер саклауны теп максат ител алмыйча, туры карал әйтә. Кыскасы, бөтен мәкаләнең рухын олы поэзия турында җитди кайгыртучанлык билгели. Бу җәһәттән өстәп тик шунысын гына әйтәсе килә. Әдәби әсәрләр, «Казан утлары»ннан тыш, тагын бик күп альманах-журналларда («Идел», «Азат хатын», «Чаян», «Ялкын»), республика газеталарында басылып килә. Аларның тиражы берничә йөз меңнәрне узып китә. Әсәрләрне гаять киң массалар укый. Алар укучыга нинди әсәрләр тәкъдим итәләр? Газета-журнал битләрендәге әсәрләргә дә күзәтүләр ясалып торса, без бу сорауга да ачык җавап алыр идек. Аның каравы, ел йомгаклары әдәби байлыгыбызны мөмкин кадәр тулырак иңләргә омтылалар, укучыларга әдәби күренешләрне бәйнә-бәйнә аңлатып бирәләр. Былтыр «Казан утлары» журналында Флорид Әгъзамовның 1972 елгы очерклар турында «Чорның елъязмасы» дигән мәкаләсе (7 сан), Нил Юзиевның «Хәрәкәттәге эстетика — хәрәкәттә» (8 сан), Фарваз Миңнуллинның "Прозаның гражданлык йөзе» (9 сан) исемле күләмле хезмәтләре басылып чыкты. Н. Юзиевның киң карашлы мәкаләсендә энциклопедик белешмәләрдән, рецензияләрдән башлап җитди монографияләргә һәм диссертацияләргә кадәр һәрберсе конкрет анализлана, тәнкыйть, әдәбият тарихы һәм теориясе алдында торган мөһим реаль проблемалар күтәрелә. Фарваз Миңнуллин мәкаләсе үткен тешле булуы белән аерылып тора. Проза әсәрләрен тикшерүдә тәнкыйтьле мөнәсәбәт өстенлек итә. Җитди гыйльми тикшеренүләр рәвешендәге күзәтүләрнең берише әдәбиятыбыз тарихының аерым чорларына карыйлар. Шунлыклардан, мәсәлән, Зәет Мәҗитов- ның "Тимерче сугышта» дигән хезмәтендә (2 сан) Фатих Кәрим поэзиясендә солдат образының поэтик гәүдәләнеше тикшерелә, әсәрләрнең вариантларын, караламаларын чагыштырып, моңа килү юллары, поэтик энҗеләр табылу тарихы уңышлы яктыртыла. Мондый мәкаләләр яшь язучыларга шигъри мәктәп ролен үтиләр. Нур Гыйззәтуллин «Яңа герой эзләгәндә» дигән мәкаләсендә (5 сан) утызынчы еллар башындагы прозаны, Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмирләрнең яңа кеше образын иҗат итү тәҗрибәсен, бу юлдагы уңышларны һәм кимчелекләрне чагылдыра. Бүгенге яэучыларыбызның иҗат портретлары — журналда сирәк кунак. Ел әйләнәсенә алар күп булса бер-ике тапкыр күренеп калалар. Тәлгат Галиуллинның «Матурлыкка бай ул безнең заман...» (10 сан) дигән мәкаләсе икенче төрле «И. Юзеевның иҗат портретына эскизлар» дип исемләнгән. Бу эскизлар Илдар Юзеев поэзиясенең мөһим үзенчәлекләрен, традицияләрен, яңалыкларын, романтикпсихологик характерын, проблематикасын шактый ачык ител күз алдына китереп бастыралар. Тәнкыйтьче хронологик эзлеклелек үзәненнән генә бармый. Язучы иҗаты, аның мөһим яклары төп проблемалар тирәсенә төркемләп аңлатыла. Нәтиҗәдә автор төп тенденцияләрне җыйнак, ләкин шул ук вакытта калку итеп, ерактан күренеп торырлык итеп исбатлап бирүгә ирешә. Өлкән шагыйребез Хәсән Туфанның Мостай Кәрим иҗаты турындагы, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең халык җырлары хакындагы мәкаләләре дә күңелдә җылы тәэсир калдыра. Фатих Хөсни белән Хәсән Туфанның бер матур гадәтләре бар: алар, берсе — проза, икенчесе — поэзия өлкәсендә, берәр талантлы әсәр язылдымы, шуннан туган шатлыкларын тизрәк җәмәгатьчелек белән уртаклашырга, үз мөнәсәбәтләрен белдерергә омтылалар. Бу очракта Хәсән Туфанның «Минутларның бөек чагы» дигән мәкаләсе журналда Башкортстан халык шагыйренең «Көзге шигырьләрне басылу уңае белән бирелгән. Автор Мостай Кәрим поэзиясенә бик югары бәя бирә, аның фәлсәфипоэтик асылын ачып күрсәтергә омтыла. Шушы ук рәттән мин Мостафа Ногманның икенче бер күренекле башкорт шагыйре Наҗар Нәҗмигә «Социалистик Татарстан» газетасы аркылы җибәргән ачык хатын да күрсәтеп китәр идем. Алар һәр икесе дә — халыклар дуслыгы хәбәрчеләре. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк...» дигән язмасы, бик җанлы, образлы итеп, билгеле бер сюжетка салып, халык җырларының нинди шартларда тууын яктырта. Язучыларның хезмәтләрендә гыйльми дәлилләрдән дә бигрәк хисләр өстенлек ала, ягъни авторлар теге яки бу әсәрне укудан алган тәэсирләрен уртаклашалар. «Казан утларыинда төрле характердагы җыентыкларга ясалган күзәтүләр дә зур гына урын алып тора. Былтыр, мәсәлән. журналда Шәрәф Әхмәдуллин, Мансур Вәлиев, Рәшит Гәрәй, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдус Ахунҗанов, Гариф Ахунов, Фатих Урманчиев, Н. Гамбәров, Л. Гаделшии, Р. Абдуллина. М. Рафый- ков, И. Кадыйров иптәшләр Локман Ба- дыйкшаиның, Тәүфыйк Камалиевның. Рәшит Әхмәтҗановның, Нонна Орешина- ның, Нәби Дәүлинең, Клара Булатованың, Сибгат Хәкимнең, Зиннур Насыйбуллин- ның хикәя, шигырь китапларына, кыргыз хикәяләренә, Марс Шабаев поэзиясенә, Илбарис Надиров төзегән «Җырлар ки- табыона, Мәхмүт Нигъмәтҗанов чыгарган «Татар халык җырларымна анализ ясыйлар. Фатих Урманчиев журналның 6 нчы санында, яңа җыентыкны төзүдәге, һичшиксез, уңай яклар белән беррәттән, соңгы вакытта җыр текстлары иҗат итүдәге моңа кадәр ничектер игътибар итеп җиткерелмәгән җитди кимчелекләрне дә ачып сала (бер үк поэтик образларның җырдан- җырга сәяхәт итеп йөрүе, темаларның, формаларның бер ук рәвештә кабатлануы, гади информация, декларация, барлык шагыйрьләр дә, лирик геройлар да берьюлы Татарстан туфрагыннан күчеп киткәндәй, һәрберсенең җырына да уртак сагыну-саргаю мотивларының килеп керүе, поэтик ярлылык һ. б.). Рецензия шагыйрьләр игътибарын җырлар иҗат итүдәге мөһим мәсьәләләргә юнәлтә. Соңгы вакытта талантлы тәнкыйтьче Илдус Ахунҗановның кабат әдәбиятка кайтуы безнең һәммәбезне дә ихлас куандырды. Илдус Ахунҗанов рус, татар һәм башка әдәбиятларны яхшы белүче, сән- гатьлелекне нечкә тоючы тәнкыйтьче. Үткән елда аның татар шагыйрьләрен рус теленә тәрҗемә итү тәҗрибәсен анализлаган мәкаләләре басылып чыккан иде. Быел «Тормыш белән танышканда» дигән мәкалә белән катнаша (4 сан). Ул биредә Нонна Орешина повестьларын анализлый. Рецензиягә юлыккан китаплар арасында моңа һичшиксез лаеклы булганнары да бар. («Татар халык җырлары». «Җырлар китабы», «Кыргыз хикәяләре», С. Хәким, Н. Дәүли, М. Шабаев, 3. Насыйбуллин җыентыклары.) Әмма шуның белән бергә рецензияләрнең үзләренең гомум рухыннан ук күпчелек җыентыкларның артык югары художестволылыкка дәгъва итмәгән- лекләрс аңлашыла. Сорау туа: ни өчен рецензия өчен әдәбият үсешенең югары ноктасын билгеләгән әсәрләр алынмый да. бары урта кул җыентыклар гына сайлана? Әле уртачалыкка каршы көрәш байрагы күтәрелсә икән. Юк бит, тәнкыйтьчеләребез моның белән килешү тонында язалар Моннан күреп кайбер талантлы гына әдип ләребез дә тора-бара урта кул әсәрләр тудыруга җайлашып. күнегеп китәләр, әсәргә көчне дә уртача гына салалар, тормыш эченә дә әллә ни тирән үтеп кермиләр, художестволылык та бер чамадан артмый. Шулай бер әсәр, ике. өч... ун әсәр дөньяга килә. Ә шунда өч әсәргә салган көчне бер әсәргә салса, нәтиҗәсе нихәтле яхшырак булыр иде. Тәнкыйтьнең бурычы—тоташтан барлык әсәрләрнең дә итен иткә, сөяген сөяккә аерып бару түгел. Тәнкыйть хезмәтләрендә тәнкыйтькә лаеклы әсәрләр анализлана. Кимчелекләрне кыю фаш иткән хәлдә дә ул укучыларны башлыча яхшы әсәрләр үрнәгендә тәрбияли. Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан тәнкыйтьтән түбән торган әсәрләрнең җитди мәкаләләргә үтеп кермәвен яки сирәк кенә телгә алынуын табигый күренеш дип санарга кирәк. Художество иҗатындагы кебек, монда да сайлап алу принцибы әдәбияттагы мөһим тенденцияләрне ачыграк итеп яктыртырга ярдәм итә. Бездә исә моның икенче ягы белән дә очрашырга мөмкин: урта кул әсәрләр турында язабыз, әйбәтләрен күрмәмешкә салышабыз. Романнарны гына алып карыйк. Яхшы роман туу—теләсә кайсы әдәбият өчен зур вакыйга ул. Соңгы елларда бездә «Этил суы ака торур», «Фронтовиклар» кебек теләсә кайсы телгә тәрҗемә иткәндә дә йөз кызартмаслык, әдәбиятның горурлыгы булып торырлык. йотлыгып укырлык, җентекле анализга лаеклы җитди романнар иҗат ителде. Ләкин журналда аларның берсе хакында да аерым рецензия, аларның поэтик табигатен бөртекләп, тирәнтен ачкан мәкалә басылып чыкмады. Күп булса газета рецензиясе яки узып барышлый әсәрнең теге яки бу почмагына кагылып киткән репликалар белән чикләнеп калдык. Минемчә, безгә яхшысы турында да, яманы турында да дәшми узу практикасыннан никадәр тизрәк арынсак, шул кадәр яхшырак булачак. Киң эрудицияле, иң актив профессиональ тәнкыйтьчеләребездән Рафаэль Мос- тафин «Проблемалар, аларның чишелеше» (7 сан) дигән кызыклы мәкаләсендә Атилла Расихның «Каһарманнар юлы» романын тикшерә, әсәрнең проблематикасын җентекле яктырта. Проблематикага махсус игътибар туплау, һичшиксез, уңай күренеш. Бу җәһәттән Мирсәй Әмирнең дә «Социалистик Татарстанпда бөсылып чык кан бер мәкаләсен искә алып үтәсе килә. Анда ул X. Хәйруллин повестенда күтәрелгән проблемаларга туктала. һәр ике автор да кыю проблемалар күтәрелүен иҗтимагый активлык билгесе дип карыйлар. Шуның белән бергә, Р. Мостафин мәкаләсендә проблемаларның художестволы хәл ителеше турындагы фикерләрне дә ишетәсе килә. Кызганычка каршы, әсәрнең башка компонентлары җитәрлек яктыртылмаган. Бу хәлендә мәкалә зур хезмәтнең кереше кебегрәк кабул ителә. Хәлбуки, сәнгатьчә камиллек мәсьәләсе яшь язучылар өчен генә түгел, өлкән буын әдипләр өчен дә иң үткен, актуаль проблемаларның берсе булып кала. Сәнгатьчә эшләнеш ягыннан кайбер әсәрләрдә азучыларыбыз үзләре ирешкән югарылыкка да күтәрелеп җитмиләр, иҗтимагый мөһим тематика художество камиллеге белән тиешенчә кушылIII Матур әдәбият дип йөртелә торган зур байлык аерым әсәрләрдән төзелә. Сәнгать әсәре — әдәбиятның иң мөһим берәмлеге. Башка бертөрле чаралар да язучы өстәл янына утырып иҗат иткән сәнгать әсәрен алыштыра алмый. Ләкин, шуның белән бергә, һәрбер зур әдәбиятның олылыгын билгеләүгә җитди теоретик хезмәтләр дә катнаша. Зур гомумиләштерү сыйфатына ия булган кайбер күренекле теоретик хезмәтләр әдәби әсәрләргә караганда да озынрак гомерле булалар. Гыйльми тирән әдәбият теориясе — ул язучының һәм укучының акыллы киңәшчесе, суз сәнгатенең серләрен аңлатучы, юл күрсәтүче. Укучы, сәнгать әсәрен укып, аның эмоциональ эчтәлеген кабул итә, теоретик хезмәт укып, әсәрнең гыйльми эчтәлегенә төшенә. 1973 елда журналда басылган мәкаләләр безнең әдәбиятта да интенсив гыйль- митеоретик эзләнүләр алып барылганлыгын күрсәтәләр. Алар характерлары буенча да төрлеләр. Мансур Хәсәнов «Интернационализмның данлы традицияләре» исемле, фактик материалга бай, тирән эчтәлекле мәкаләсендә (5 сан) татар әдәбиятындагы интернационализм традицияләрен тикшерә, бу юнәлештә билгеле бер теоретик гомумиләштерүләр ясый. Сәлим Шайдуллин өченче санда басылган мәкаләсендә борынгы, урта гасыр, XIX йөз татар әдәбиятларында романтизм элементларының нинди урын билгеләвен күздән кичерә. Мондый хезмәтләрдән беркадәр аермалы буларак, Нурмөхәммәт Хисамов «Гасырлар тирәнлегеннән» дигән мәкаләсендә (4 сан) бик конкрет рәвештә аерым поэтик сурәтләү чараларының эволюциясен яктырта. Шәрәф Әхмәдуллин «Шигърият мәйданында — сонетлар» дигән мәкаләсендә (1 сан) сонетларның килеп чыгу тарихын, бу форманың безнең әдәбиятка килеп керүен, аның уңышлы һәм уңышсыз куллану очраклары турында сөйли, сонетның асылын ачып бирә. Бу кызыклы мәкаләдә тик кайбер терминнарның гына гомум кабул ителгәнчә бирелмәве аптырашта калдыра. Автор «билләүле рифма» дип атаган рифма төре (175 бит) гадәттә «әйләнмә рифма» дип йөртелә, ә «алгарыш», «аркылы рифма» сүзләре гомумән аңлашылмый. Соңгысын «арадаш рифма»ның бер төсмере яки синоним мәгънәсендә кулланамы, шулай булганда термин төрлелеге үзен аклыймы икән? — диясе килә. Инде килеп, тәнкыйть турындагы тәнкыйть хакында берничә сүз. Дөресен әйткәндә, «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте ту- рында»гы карар кузгатып җибәргән иҗади активлык барыннан да бигрәк тәнкыйть турындагы тәнкыйтьнең җанлануында чагыла. Бу җанлылык бигрәк тә 5 санда бер фокуска туплап бирелгән. Монда тәнкыйть мәсьәләләре хакындагы мәкалә дә, теоретик китапларга рецензияләр дә, хәтта тәнкыйтьче хакындагы махсус мәкалә дә урын ала. Рафаэль Мостафин гадәти юбилей мәкаләсе язып кына калмаган, Ибраһим Нуруллин тәнкыйтенең эченә үтеп кергән, аңа хас сыйфатларны — яңа үсентеләрне яклап чыгу, мәкаләләренең теоретик һәм эстетик яктан тыгыз, композицион төгәл, фикер ягыннан эзлекле булуы, кимчелекләрне кыю тәнкыйтьләү сыйфатларын күрсәтеп китә. Рафаэль Мостафин Ибраһим Нуруллин- ның нигездә тәнкыйть өлкәсендәге эшчән- леген, ягъни башлыча эш арасында язган әсәрләрен тикшерә, ә зур, теоретик хезмәтләр бер читтә торып кала. Бәхеткә каршы, бу бушлык шул ук 5 санда басылган икенче бер рецензиядә—Гали Халитның «Әдәбиятның төп үзәнен һәм үзенчәлеген күреп» дигән мәкаләсендә беркадәр тутырыла. Автор биредә Казан университеты профессорлары Йолдыз Нигъмәтуллина һәм Ибраһим Нуруллинның соңгы елларда басылып чыккан китапларын анализлый һәм шул уңайдан эстетик идеал һәм иҗат методы кебек әдәбият теориясенең үзәгендә тора торган мөһим мәсьәләләрне яктырта, әлеге китапларга нигезләнеп, кайбер яңа мәсьәләләр күтәрә. Мәгълүм булганча, сугыштан соңгы елларда Казан университетының әдәбият кафедрасында Хатип Госман җитәкчелегендә татар поэзиясе мәсьәләләрен өйрәнү шактый киң колач алды. Моның ачык мисалы Хатип Госманның «Шигырь тезелеше» (Казан. 1973), Нил Юзиеәның «Шигырь гармониясе» дигән китабы (Казан. 1972). 5 санда Марсель Бакиров- ның соңгы китапка карата язылган рецензиясе урнаштырылган. «Нил Юзиевның бу китабы татар шигырь поэтикасын өйрәнүгә багышланган,— дип яза рецензент.— Хезмәттә мәсьәләнең куелышы да һәм аның тематик юнәлеше дә яңа. Әйтик, моннан алда чыккан «Сәнгатьчә матурлык һөм осталык» (Казан. 1969) дигән китабында автор поэзиянең тышкы бәйләнешләрен, ягъни кино, театр, музыка кебек башка сәнгать төрләре белән элемтәләрен күрсәткән булса, монда инде игътибарын шигырь структурасындагы эчке бәйләнешләргә юнәлтә. Аерым алганда, шигырьнең «алтын баганаплары булган ритм, рифманың үзара һәм шигъри фикер белән нинди мөнәсәбәтләргә керүен тикшерү яңа хезмәтнең максатын һәм бөтен эчтәлеген тәшкил итә» (173 бит). Бу китап үзенең темасы, проблемасы белән яңа булган кебек, тикшерү алымнары ягыннан да үзенчәлекле. Шигырь тезелеше җанлы иҗат процессына, шагыйрьләрнең иҗат лабораториясенә бәйләп тикшерелә. Рецензент укучыга шушы китапның төп мәсьәләләрен җыйнак төстә аңлатып бирә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, чагыштырмача таррак өлкәдә дәвамлы тикшеренүләр алып бару җитдирәк теоретик ачышлар ясарга мөмкинлек бирә. Моңа галимнең таланты һәм фикер тирәнлеге дә кушылса бигрәк тә. Менә шулай: бөртекләп җыела алтын дигәндәй, теоретик фикер энҗеләре дә акрынлап туплана, ул энҗеләрне эзләп табуда күп буыннар, күп авторлар катнаша. Ләкин шулай да эзләнүләр темпы, колачы, тирәнлеге безне һәр вакытта да канәгатьләндереп җиткерә алмый әле. Гәрчә әдәбиятыбызның тарихы, аерым яэучыаар иҗаты, әдәби методлар, шигырь теориясе буенча байтак казанышлар булса да. проза, драма, фольклор, художество әсәре теориясе буенча җитди ачышларны, зур гомумиләштерүләрне күрсәтә алмыйбыз. Әдәбият теориясе, татар халык иҗаты буенча вузлар өчен дәреслек булмавы да теория өлкәсенең бездә иң артта калган тармакларның берсе булганлыгы турында сөйли. Бу өлкәгә иң әүвәл мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Безне шулай ук сәнгатьнең күрше тармаклары буенча да фундаменталь теоретик хезмәтләр язылмавы, музыка теориясе, рәсем теориясе буенча җитди дәреслекләр булмавы борчый. Югыйсә бит. байтак гыйльми көчләр бар (консерватория, пединститутның муэыкальпедагогика факультеты, культура институты һ. 6.). Тиешенчә оештырганда, бу эшләрне дә уңышлы башкарыл чыгарга була. Аннары тәнкыйть теориясе турында да уйлый башларга вакыт инде. Бездә киң эрудицияле, әдәбиятны нечкә сизүче бик күп могътәбәр галимнәр, тәнкыйтьчеләр бар. Аларның берише, чәчәкләрдән нектар җыеп бал ясаган эшчән бал кортлары кебек, яңа әсәрләр табып әдәбиятыбызны баеталар, икенчеләрнең хезмәтендә фактик ачышларга галимнең тирән фикер нуры төшерелә, өченчеләре сәнгать әсәрләренең табигатен зирәк тоеп, нечкәлекләрен укучыга аңлатып бирәләр, гомумиләштерүләр ясыйлар. Әдәби күренешләр, әсәрлар хакында фикер йәрткәидә алар барыннан да бигрәк үзләренең тирән белемнәренә таянып эш итәләр. Шушы хәл тәнкыйтьнең авторитетын билгели. Ләкин һәр галим, тәнкыйтьче әдәби күренешләрне үзенең шәхси таланты, аңлау, тою дәрәҗәсенә карап тикшерә. Тәнкыйть теориясен яктырткан хезмәтләр юк бездә. Тәнкыйть осталыгы турында сүз йөртү гомумән гадәткә кермәгән. Хәлбуки, тәнкыйть хезмәте — ул, бер яктан, фән булса, икенче яктан. гүзәллек турында сөйли торган, киң массаларга адресланган шактый демократик фән. Бу мәгънәдә ул фән белән әдәбият арасында уртадарак тора, үзенә тегесенең до, монысының да мөмкинлекләрен туплаган. Болан дигәндә мин, әлбәттә, тәнкыйть хезмәтен иллюстратив материаллар белән тутыруны күздә тотмыйм. Сәнгать әсәреннән алынган эмоциональ яңгырашлы, поэтик бизәкле мисаллар мәкаләне җамлы, кызыклы, экспрессив йогынтылы итә. билгеле. Әмма тәнкыйть мәкаләсе шулай да иллюстратив хрестоматия түгел бит ул. Болай итәргә аның күләме дә мөмкинлек бирми. Яхшы тәнкыйть мәкаләсе укучыны үз артыннан барыннан да бигрәк мисаллар белән ныгытылган фикернең яңалыгы, тирәнлеге, эзлеклелеге белән җәлеп итә. Фикернең үсә баруы — ул үзенә күрә мәкаләнең сюжеты ролен үти. Аерма тик шунда — художество әсәрендә динамиканы вакыйгалар хәрәкәте тудырса, тәнкыйть мәкаләсендә фикер хәрәкәте мавыктыра. Нәкъ менә фикердә гомумиләштерүгә ирешелә. Без, әлбәттә, тәнкыйть мәкаләләренең җиңел укылырдай булуына омтылырга тиешбез. Әмма җиңел укылучанлык — тәнкыйтьнең төп уңай күрсәткече түгел. Биредә матур әдәбиятка куела торган таләпне механик рәвештә тәнкыйтькә күчерү мөмкин түгел. Тәнкыйть хезмәте, әдәби әсәр хакында сөйләсә дә, образлы фикер йөртү нигезендә түгел, гыйльми фикер йөртү нигезендә, ягъни әдәби әсәрләрне гыйльми анализлау җирлегендә туа. Җиңел укыла торган кайбер мәкаләләрнең фикерләре дә шактый җиңел була, укып чыгу белән оча да бетә, парга әйләнеп юк була, ә билгеле бер хәзерлекне, аңлау, төшенү өчен беркадәр көч салуны, тырышлыкны сорый торган җитди, тирән фикерле мәкаләләр әдәбият тарихында урын алып калалар. һәрбер әдәби әсәр — ул гомум закончалыкның чагылышы гына түгел, шул ук вакытта ул индивидуаль күренеш тә. Шуңа күрә һәрбер әдәби әсәрне идея-эстетик яктан анализлау өчен үзенең ачкычын таба белү сорала. Әле тәҗрибә җитмәгән чакта тәнкыйтьчеләр мәсьәләне бик җиңел хәл итәләр: сюжет вакыйгаларын яки күп булса сурәтләнгән геройның биографик эпизодларын сөйләп чыгалар. Бу рәвешле анализның аерым мисалларын без тикшерелә торган саннарда да очратабыз. Әмма җитди тәнкыйть ким дигәндә өч сорауга җавап бирергә бурычлы: нәрсә? Ничек? Ни өчен? Ягъни әсәрдә нәрсә турында сүз баруын сөйләү генә җитми, аның ничек һәм ни өчен сурәтләнүен дә укучыга аңлатып бирергә кирәк. Аеруча соңгы ике сорауга җавап биргәндә әсәрнең идея-поэтик кыйммәте тирәнтен ачыла. «Ни өчен» соравына җавап эзләү теләсә нинди фәндә күп уйлануны, баш ватуны, күренешнең эчке пружиналарын, ерак бәйләнешләрен, гади күзгә күренеп тормаган якларын капшап карауны, төбенә, асылына төшеп җитүне таләп итә. Эстетикада исә моңа җавап эзләү дәвамында әсәрнең, әдәби күренешләрнең тормыш белән катлаулы бәйләнешләре, сәнгать закончалыгының мөһим чагылышлары, кыскасы, сәнгать дип йөртелә торган катлаулы өлкәнең яңа серләре ачыла. Безнең теоретик тирәнлек белән критик анализ осталыгын кушу юнәлешендә, тәнкыйтьнең идея-художество дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә байтак тырышасыбыз бар әле. һәрбер иҗат әсәре кебек, тәнкыйть хезмәте дә даими камилләштерүне, кат- кат эшкәртүне, күчереп язуны сорый. Җилгәргән саен кибәкләр очып китә, көшелдә эре бөртекләр торып кала, фикер ачыклана. Моннан тыш әле тагын һәр жанр тәнкыйтенең үзенең спецификасы бар. Бу җәһәттән тәнкыйтьчеләребезнең билгеле бер жанрларны басымлап өйрәнүләрен, бу өлкәдәге специальләшүне уңай күренеш дип санарга кирәк. Бу урында бүгенге тәнкыйть мәкаләләрендә еш кына очрый торган фикерне бертөрле раслау рәвешенә тукталып узасы килә. Флүн Мусин болай ди: «Әдипләребез заман тормышына, аның яңа күренешләренә активрак мөрәҗәгать иткән саен алар иҗатының сәнгатьлелеге кими бара шикелле». (6 сан. 149 бит.) Шактый җаваплы белдерү, дөрес бит! Ләкин куелган положениенең бик җитди, кискен булуыннан үзе үк сискәнеп булса кирәк, аны «шикелле» бәйлеге белән бераз йомшартып, җаваплылыкны киметеп куясы иткән. Минемчә, монда эш стильдә генә түгел, бәлки авторның үзе куйган положениенең дөреслегенә, дәлилле, нигезле булуына җитәрлек ышанып җитмәвендә, иманы камил булмавында. «Кебек», «шикелле», «бугай» сүзләре —алар раслауның ныклы булмавын күрсәтеп тора торган чаралар. Әгәр шулай икән, чак кына шигең бар икән, мәйданга фикер ташламый тору хәерле. Инде мәсьәләнең асылына килсәк, минем аңлавымча, замандаш тематика белән сәнгатьлелек бер-берсен кире кага торган капмакаршы төшенчәләр түгел, киресенчә, күңелләрен күрә белгәндә, бер-берсен тирән аңлый, тату, дус яши торган күренешләр алар. Әгәр дә әдип тормышны художник һәм философ буларак өйрәнсә, урта кулдагы өч әсәргә төшә торган көч һәм талантын бер әсәргә салса, замандаш тематика гына нишләп үзенең сәнгатьчә яңгырашын тапмас икән? Әдәбият тарихында мисаллары хәтсез бит. Без теоретик яктан бөек әсәрләрнең художник сәләте белән философ фикере кушылуы җирлегендә туганын яхшы беләбез. Әмма практикада художниклык ягына гына басым ясыйбыз да, җәмгыятьне фикер иясе, философ буларак өйрәнү таләбен куймыйбыз. Бу ике башлангычны һәр әсәрдә кушарга, үреп җибәрергә омтылырга кирәк. Фикердән башка рухи азыкның кыйммәте әллә ни югары йөрмәс. Димәк, кайбер әсәрләрдә сәнгатьлелек кимүенең төп сәбәбе бүгенге тормыш күренешләрен алып сурәтләүдә түгел, бәлки аны нинди тирәнлектә, нинди художество көче белән яктыртуда. Бер үк язучының бүгенге таныш чынбарлыкны уңышлы чагылдырып та җитди генә тарихи теманы йомшак тасвирлау очраклары да бар бит. Матур әдәбият сәнгатьнең башка бик күп тармаклары белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә дә әдәби журналда сәнгатьнең башка өлкәләре буенча да мәкаләләр басыла килүен хупламыйча мөмкин түгел. Журнал битләрендә драма, эстрада артистлары, композиторлар, художниклар, архитектура мәсьәләләре турында кызыклы мәкаләләр басылган. Бу хәл журналның диапазоны киңәя баруы хакында сөйли Ләкин шуның белән бергә ул үзе белән яңа проблемалар да алып килә. «Казан утлары» — әдәби журнал. Шуңа күрә аның редакциясе дә сәнгатьнең барлык төрләре буенча да җитәрлек дәрәҗәдә компетенцияле була алмый. Чөнки һәр тармакның үзенең үзенчәлекләре бар. Икенчедән, бу материаллар әдәби әсәрләрне кысрыклау хисабына басылалар. Шулай итеп, көн тәртибенә сәнгатьнең башка тармаклары буенча махсус журнал булдыру кирәклеге мәсьәләсе килеп баса. Партия Үзәк Комитеты безнең алга тәнкыйтьнең фәлсәфи тирәнлеген арттыру бурычын куйды. Философик гомумиләштерү— ул философия курсларындагы положениеләрне урынлы куллана белү генә түгел. Һәр өлкәнең үз философиясе бар. Еш кына безнең фикер йөртүдә берьяклылык өстенлек алып китә. Фәлсәфи тирәнлек — ул күренешнең асылына төшенү, аның күпьяклы, катлаулы бәйләнешләрен күрә белү, нәтиҗә ясау дигән сүз. Тәнкыйтьнең өйрәнү предметы — матур әдәбият һәм җәмгыять тормышы. аның кешеләре. Ягъни ул матур әдәбиятны җәмгыять тормышы яктылыгына куеп өйрәнә. Без хаклы рәвештә әдәбият фәнендәге вульгар социологизмны тәнкыйтьләп чыгабыз. Ләкин моңа карап тәнкыйтьнең иҗтимагый тормышка игътибары һич тә кимергә тиеш түгел. Киресенчә, партия Үзәк Комитеты карарында социаль анализны тирәнәйтү бурычы куела. Тәнкыйтьче— әдәбият һәм җәмгыять хакында фикер йөртүче философ ул. Ягъни иҗтимагый тормышны әдәбиятка бәйләп тикшерә. Массаларны идея-эстетик тәрбияләүдә тәнкыйть бик үтемле булган эмоциональ сүз сәнгатен файдалана. Прогрессив тәнкыйть фикер үсешенә үзеннән өлеш кертә килгән. Безнең көннәрдә тәнкыйтьнең гражданлык бурычы чагыштыргысыз зурайды, яңа җәмгыять төзүгә булышу таләпләре куелды. Олы максат яңа иҗади ашкыну тудырыр дип уйлыйм.