Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАМАН ДА ТЫНГЫСЫЗ

«Зөбәржәт», «Бормалы сукмак». «Өченче очрашу», «Чәчәкләр сөйләшә» кебек җылы хис белән сугарылган дистәләрчә шигырь китаплары авторы Самат Шакир 1924 елның 15 апрелендә дөньяга килә. Аның туган җире — Арча районының Куәм авылы. С. Шакир Арча педагогия училищесында читтән торып белем ала. 1943—1945 елларда хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә. Сугыштан соң район газеталарында эшли, мәктәпләрдә балалар укыта. Читтән торып Казан дәуләт университетын тәмамлый. Берничә ел Татарстан китап нәшриятында редактор була. С. Шакир төрле рухтагы, төрле характердагы шигырьләр язу белән беррәттән балалар әдәбияты һәм публицистика өлкәсендә дә актив эшли. Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган язучыларның иҗатын өйрәнә, аларның тормышы һәм иҗаты хакында очерклар яза. С. Шакирның «Легенда егетләре» дигән повесте Сталинград сугышы каһарманнарына дан җырлый, төрле милләт вәкилләренең фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәше турында художестволы итеп сөйли. «Үлемсезлек», «Солдат хатлары» кебек китаплар шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары хакында. «Сугыш елъязмасы» әсәрендә фронтовик-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең үлемсез батырлыгы тасвирлана. Тынгысыз шагыйрь, язучы Самат Шакирга шушы язда 50 яшь тулды. Ул бүген дә янып, ялкынланып яши. Ерак җирләргә, дәһшәтле сугыш булган урыннарга сәфәр чыга. Яңа геройлар эзләп таба. Алар турында дулкынландыргыч әсәрләр иҗат итә.