ЯШЬЛӘРГӘ ЯШЕЛ УРАМ
Әдәби алмашны сан һәм сыйфат агымнан ничек һем нинди чаралар белән үстерү турындагы мәсьәлә иҗат оешмасы ечен һәр вакытта да гаять дәрәҗәдә мөһим мәсьәләләрнең берсе булды һәм ул һәр чакта да шулай булачак. Безнең сафларыбызга яңа көчләрнең әзлексез килеп торуы — елганың туктаусыз агарга, диңгезгә коярга тиешлеге кебек үк зарури нәрсә ул. Башакларын бөртекле итәр эчен игеннәр, ябалдашлары куе һәм орлыклары мул булсын эчен агачлар, җимешләре татлы булсын ечен бакчалар бетенесе кояшка үрелеп үсә. Әдәбиятта яңа, яшь каләм осталары да нәкь шундый ук табигый закончалык нигезендә яралырга, еллар үткәч кирәгенчә орлыклыҗммешле булып җитлегергә тиешләр. Әдәби алмашны тәрбияләүнең зур һәм мактаулы бурычы турында сөйләгәндә барна очракта да ике яклы җаааплылыкны күздә тотып аңлашырга кирәк. Аның беренчесе — иҗатка сәләтле яшьләрне таба яки «ача* белергә, аларның иҗатына тирән кызыксыну белән карарга тиешле остазлар җаваплылыгы. Чөнки теге яки бу шәкертнең кайчан да булса ниндидер кимчелеге яки хатасы «ачылса», аның өчен беренче җавап сүзен заман һәм халык ниндидер бер остаздан да таләп итәчәк бит. Ләкин бу хакыйкать яшьләрнең үз өсләренә төшә торган җаваплылыкмы һич тә киметми. Иҗатлары, әхлакый сыйфатлары һәм иҗат йөзләре нинди булуы өчен заман һәм халык алдында алар иң зур җавапны бирергә тиеш булачак. Чөнки үзенә укытучы итеп нинди остазны сайлау, кемгә охшарга тырышу яшь әдипнең үз ихтыярында бит. Бу очракта, мәгълүм халык әйтемен бераз үзгәртеп, «өйрәтүчеңнең кем икәнен әйтсәң, мин сиңа үзеңнең кем икәнлегеңне әйтеп бирермен» дип искәртеп китәсе килә, һәр ике як та мәсьәләгә менә шулай бик җитди, җаваплы караганда гына безнең сугышчан сафыбыз ышанычлы, сәләтле яңа яшь көчләр хисабына тулыланырга мөмкин. Сүзебез предметлы булсын һәм кайбер гомумиҗат һәм гомумпрактик мәсьәләләр турында фикер йөртергә уңайрак булсын өчен, республикабызның Язучылар союзы тормышындагы кайбер мисал һәм фактларга тукталып үтик. Соңгы өч елда без үз сафларыбызга 29 яшь әдипне кабул иттек. (Хәзер Тагар- с-ан язучылар союзында 142 СССР Язучылар союзы члены бар.) Бу, әлбәттә, куанычлы хәл. Ләкин без киләчәктә ниндирәк юнәлештә эш алып барачагыбызны аныклау өчен, мәсьәләнең сан ягына гына түгел, сыйфат ягына да бик нык игътибар итәргә тиешбез. Әнә шул җәһәттән караганда эшләр ничек тора соң? Әлеге 29 яшь әдипнең тугызы проза әсәрләре яза, унбере — шагыйрь, ечесе — тәрҗемәче, дүртесе — тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләре. Ә менә драматургларыбыз исемлегенә тик ике кеше — Сәет Шакуров белән Диас Вәлиев кенә өстәлде. Драматургла- рыбызның болай да аз, бармак белән санарлык кына булуын да искә алсак, бу Ә мәсьәләдә борчылырлык урын булуы һәм безгә Культура министрлыгы һәм театрлар коллективлары белән бергәләп бик җитди кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк икәнлеге хакында сүз озайтып торуның хаҗәте калмый. Соңгь! өч ел эчендә безнең коллективка 18 коммунист,өстәлүе аеруча күңелле факт. Язучылар союзына кабул ителгән яңа членнарның дүртесе фән кандидатлары, егерме өче югары белемле. Ә менә икесе югары уку йортын тәмамламаган килеш хәзергә беркайда да укымыйлар. Без ул иптәшләр хакында бик җитди борчылып уйланабыз һәм алар үзләре дә уйланырлар, укуларын дәвам итеп, югары белем алырлар дип ышанабыз. Союзга яңа кабул ителгән кешеләрнең яшьләре дә шактый уйландыра торган. Әлеге 29 иптәшнең тик икәве утызның бу ягында булып, бишесе утыз белән утыз биш, унысы утыз биш белән кырык арасындагы, җидесе кырык белән кырык биш арасындагы кешеләр. Хәтта иллене тутырып, алтмышны башлап җибәргәннәре дә бар. Димәк, безгә киләчәктә тимерне кызу чакта сугып калу мәсьәләсенә дә игътибарны көчәйтергә кирәк. Яңа иҗат итә башлаган яшьләр гадәттә үзләре яраткан өлкән әдипләргә ияреп, шуларга охшатырга тырышыбрак язучан булалар. Ә безнең оешмада һәм тормыш, һәм иҗат тәҗрибәләре ягыннан яшьләргә үрнәк булырлык өлкән әдипләребез, бәхеткә каршы, шактый күп. Яшьләребез алэрдан югары сәнгать осталыгына өйрәнсеннәр һәм, эстафета итеп, алардан халыкка, язучылык эшенә тугрылыклы булуны кабул итсеннәр иде. Безнең аксакалларыбыз—яшьләре өлкән булганга гына чаларган кешеләр түгел. Алар чын мәгънәсендә хезмәт сөю- чән, чын мәгънәсендә тырыш, чын мәгънәсендә партия солдатлары. Аларның биографиясе совет дәүләте биографиясе белән аерылгысыз бәйләнгән. Алар идея ягыннан чыныккан, югары квалификацияле профессионаллар. Гомәр Бәширов һәм Афзал Шамовның тормыш дөреслеген чагылдырган проза әсәрләре, күп яклы иҗатчы-энциклопедия- че Нәкый Исәнбәт һәм ару-талу белмичә театрга хезмәт итүче Риза Ишморат пьесалары, Хәсән Туфанның эшчеләр тормышын сурәтләүгә багышланган шигырьләре, Сибгат Хәкимнең пафос һәм лиризм белән тулы әсәрләре республикабыз һәм илебез укучыларына киң билгеле. Шушы исемлеккә җырлап тора торган проза остасы Фатих Хөсни, кабатланмас характерлар тудыручы Мирсәй Әмир, Тихон Журавлев, Әмирхан Еники, күп планлы романнар язучы Габдрахман Әпсәләмов, әдәби иҗат активлыгын вакытлы матбугатта даими катнашу белән бәйләп алып баручы Габдрахман Минский Һәм Мөхәммәт Садри, шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Арсланов әсәрләрен дә өстәсәк, өлкән буын әдипләребездән үрнәк алырлык кешеләр исемлеге тагын да тулылана төшә. Күп еллардан бирле тырышып эшләп килә торган тәнкыйтьче һәм әдәбият белгечләре Мөхәммәт Гайнуллин, Хатип Госман, Хәсән Хәйри, Гази Кашшаф, Гали Халит та тәнкыйть өлкәсендә эшләргә килгән яшьләребезгә күп яктан үрнәк булырлык остазлар. Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кайтып, соңыннан әдәбиятта «хәрби буын» буларак танылып киткән Әдип Маликов, Юныс Эминов, Рафаил Төхфәтуллин һәм башкалар — барысы да үзләренең беренче китапларын әнә шундый аксакаллары- бызның ярдәме белән дөньяга чыгарган әдипләр. Ә хәзер бу иптәшләр инде әдәбиятыбызда ныгып урнашкан, үз урыннарын тапкан һәм үзләре яшь буынга ярдәм итә алырлык, үрнәк булырлык авторлар. Мин үзем дә «хәрби буын» вәкиле һәм өлкәннәребезнең аталарча кайгыртулы, эчкерсез ярдәмен күреп үскән кеше. Шагыйрь Әхмәт Исхак 1949 елда партизаннар турындагы шигъри китабымны («Дан юлы») редакцияләгәндә атна буе мине үзе белән янәшә утыртып эшләтте һәм ярдәм итте. Аның әнә шулай шагыйрь буларак та, редактор буларак та таләпчәнлеге һәм чын күңеленнән булышуы миңа бик зур гыйбрәт булды һәм әдәбиятка кыюрак атлап килергә ярдәм итте. Соңыннан республикабызның комсомол газетасының редактор урынбасары булып эшләгәндә дә, китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире вазифасын башкарганда да һәм «Казан утлары» журналының баш редакторы булган чагымда да миңа шулай өйрәнү, шул тәҗрибәнең файдасы зур булды. Шуңа күрә мин Әхмәт агайга күңелемдә һәрчак рәхмәт хисе йөртәм. Бүтән иптәшләр дә үз остазларына карата шундый мөнәсәбәттәдер дип ышанам. «Хәрби буын»нан соң әдәбиятыбызга «угыштән соңгы буын яшьләре килде. Сугыш елларында яшь пере җитмәү сәбеп- м фрон’ка алынмаган, әмма тылда ашлап ■фашжэмны җиңүгә хәл кадеренме булышмам. ә сугыштан соң исе югары уку йортларында белем алган яшь язучылар иде болар. Гариф Ахунов. Нурихан Фаттах, Илдар Юзееа. Әхсән Баянов, Аяз Гыйлаҗе*. Барлас Камалоа. Эдуард Касыймоа. Шамил Ремыйпәв. Рафаэль Мостафмн... Болар барысы да үзләренең яңа почерклары. әсәрләрендә эамамдашларыбыэның эчче деньаларына үтеп керүләре һәм берберләреме ошамаулары белен аерылып тора торган һәм бүгенге укучыларга инде ахшы тамыш исемнәр. Аларның ботенесенә де хәзер бер гомуми сыйфат — әдәбият- «а җаваплы караш Һәм яшьләр турында кайгырта белү хас. Безнең әдәби алмашыбызның сугыштан соңгы икенче буымы исемлеге тагын да киңрәк. Аларның кайберләре, әйтик. Туфан Миңнуллин. Марс Шабаев, Рәдиф Гатауллин, Равил Файзуллин. Роберт Әх- мәтҗаноә. Гәрәй Рәхим Һәм башкалар укучылар нгьтибаоын хаклы рәвештә җәлеп иткән яшь әдипләр Бу уңышлары әчем алар нәкъ менә әле-е сүзләре һәм эшләре белән яшьләргә ярдәм итеп килә торган аксакалларыбыз мәктәбенә Һәм гомумән безнең эшлекле, изге теләкле азучылар коллективына бурычлылар. Хәзер кыскача 'ыиа шул мәктәпнең программасын һәм бурычларын күздән кичереп КИТИК. Бу елкәдәге иң меһим бурыч — әдип иҗатын җәмгыять тормышын, чорыбызга хас күренешләрне мөмкин кадәр тулырак, калкурак итеп сурәтләүгә юнәлтү. Л. И. Брежневның КПССның XXIV съездында сөйләгән докладында әдәбият һәм сәнгать эшлекг.еләре идеологии керешнең иң кискен участогында торганлыклары һәм совет кешесенең дөньяга карашын, рухи культурасын формалаштыруда әдәбиятның һәм сәнгатьнең роле һаман үсә барганлыгы бик ачык итеп әйтелгән. Совет әдәбияты үсешенең төп юнәлешен тәшкил иткән әсәрләр, диелә ул документта, •игътибарны коммунистик тәрбия һәм төзелеш проблемаларының чыннан да мөһим булган проблемаларына юнәлтәләр» һәм «алар совет халкының күп яклы тормышы белән художникның элемтәсе никадәр ныграк булса, иҗади казанышларга һәм уңышларга юл шул кадәр ышанычлырак икәнлеген тагын бер кат раслыйлар». Партия безне әнә шулай тормышта актив катнашырга, замандашларыбыэның хезмәт һәм рухи активлыгын тулырак актыргырга. яңалыкны, алдынгыны калкурак күрсатерга, тискәре күренешләрне кыюрак фаш итәргә чакыра. Тормышны төшенү һем андагы күренешләргә партияле һем сыйнфый позициядән торып дәрес бәя бирү эчен һәр әдипнең шул күренешләргә карата үз позициясе, үзенең җитлеккән карашы һәм фикере булырга тиеш. Мондый карашка бары тик тормышны тирәнтен өйрәнгәндә, язачак әйбереңне инәсеннән җебенә тикле бик яхшы белгәндә һәм булачак геройларың белән якыннан аралашканда гына ирешергә мөмкин. Язачак китапларының персонажларын тизрәк тапсыннар һәм аларны һәр яктан өйрәнеп-белеп кайтсыннар өчен без яшь язучыларны түләүле командировкаларга җибәрәбез. Ә кайберләреиә эшчеләр, колхозчылар арасында тагын да озаграк яшәп кайтырга да киңәш игәбез. Чөнки шунысын беләбез: үзенең булачак геройлары арасында яшәп һәм эшләп язган әдипнең әсәре һәр вакыт диярлек уңышлы чыга, укучылар күңеленә хуш килә. Мисалга ерак барасы юк. Республикабызның нефть районнарында яшәүче тугыз язучыбыз тормышны һәм кешеләрне ныклап өйрәнеп язулары нәтиҗәсендә шактый әйбәт әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләрнең байтагы русчага тәрҗемә ителеп бөтен Союз укучыларына да иреш- терелде инде. Хәзер КамАЗ башкаласы Чаллыда яшәүче һәм эшләүче Эдуард Касыймов, Мәхмүт Газизов һәм башка иптәшләр дә әнә шундый уңышлы әсәрләр иҗат итәрләр дип ышанырга кирәк. Яшьләр — җитез, яңалыкны тиз эләктереп алу чан халык. Аларның тормышның алгы сызыгындагы яңалыкларны, замандашларыбызның героик хезмәтен чагылдырган очерк һәм публицистик мәкаләләр язулары бик кирәк. Ләкин, кызганычка каршы, безнең күп кенә яшьләребез менә шушы мөһим нәрсәгә тиешенчә әһәмият биреп җиткермиләр әле. Зур булмаса да, кул нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә торган бер белешмә-анализга мөрәҗәгать итик. Узган дүрт елда Татарстан китап нәшрияты без хәзер укыта-өйрәтә һәм киләчәктә шулерның иң сәләтлеләре безнең сафларыбызны тулыландырырлык булып өлгерсеннәр өчен төрле эшләр кушыл сынап карый торган 38 яшь авторның беренче, өлешчә икенче һәм хәтта өченче китапларын бастырып чыгарды. Шул китапларны күздән кичергәч нинди нәтиҗә килеп чыга соң? Беренчедән, прозаиклар аз—нибары тугыз гына кеше. Ә драматурглардан берәү дә юк. Икенчедән, проза китапларының Илдар Низамов, Миргалим Харисов, Мәгьсум Хуҗин, Кави Латыйповныкыларыннан башкалары барысы да диярлек авыл темасына багышланган. Шуның өстенә ул китапларның байтагында инде әдәбиятыбызда шактый тулы яктыртылган сугыш авырлыклары сурәтләнгән. Зур художестволы һәм социаль гомумиләштерелүләр ясауга ирешелмәгән. Авторлар сугышка шул еллардагы балаларча һәм яшүсмерләрчә тар карашларыннан ары китә алмаганнар. Бу яктан өстенлекләре белән бары тик Хәниф Хәй- руллинның «Канатлар талмасын» повесте белән «Чишмәләр Иделгә коя» исемле коллектив җыентык кына аерылып торалар. Ә куп кенә шигырь җыентыкларында заман сулышы тиешенчә сизелми, авторларның үзләренең интим хисләре белән генә мавыгулары, үзләренең «мин»нәрен генә алгы планга куеп эш итүләре күзгә күбрәк ташлана. Сюжетлы шигырьләр, характерлар бәрелешенә корылган поэмалар бөтенләй диярлек күренми. Димәк, бу яшь иптәшләр завод һәм фабрикаларда, төзелеш мәйданнарында, иген үстерүчеләр арасында, химиклар һәм нефтехи- миклар янында, галимнәребезнең лабораторияләрендә аз булалар, кешеләрнең акыл һәм хис дөньясын, аларның дөньяга һәм тормышка карашларын тамырдан үзгәртә торган техник прогрессны тиешенчә күрмиләр, кирәгенчә төшенмиләр, шунлыктан әсәрләрендә дә тирәнтен чагылдыра алмыйлар. Кайбер яшь язучыларда бик иртә профессионаллашуга омтылу тенденциясе дә юк түгел. Бу — бик зыянлы нәрсә. Яшь кенә көенчә беркайда да эшләмичә гел үз өендә утырып иҗат итү белән генә мавыккан әдипнең тора-бара тормыштан бөтенләй аерылуы, иҗади уңышсызлыкка дучар булуы бик мөмкин. Заман темасына язу — язучының изге бурычы, дидек. Ләкин тема яңалыгы гына мәсьәләне һич тә хәл итми әле. Яңа теманы яңа сурәтләү чаралары белән ачып бирә белергә дә кирәк. Монысы, әлбәттә, зур тырышлык һәм осталык таләп итә торган катлаулы, авыр эш. Ләкин ул изге эш, мактаулы эш. Шушы таләпләргә җавап бирә торган әсәр язганда гына әдип уңышка ирешә ала. Ә салкын кан белән һәм кәсепчелек максатыннан чыгып кына язылган әсәрләр безнең әдәбиятка бернинди дә яңалык алып килмәячәк. Андый әсәрләр, авторның үзенә дә, укучыларга да куаныч китермичә, бик тиз онытылалар. Безнең яшьләрнең күбесе әдәбиятка килгәнче башта мәктәпләрдәге әдәби түгәрәкләрдә катнашып, стена газеталарында, кулъязма альманахларда беренче әсәрләрен чыгаралар. Аннары «Яшь ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында басыла башлыйлар. Суз уңаенда бу редакцияләрдә эшләүче иптәшләргә бик зур рәхмәт әйтеп китәргә кирәк. Алар башлап язучылар иҗатына игътибар белән карыйлар, яшьләр әсәрләренә киң урын бирәләр. Китап нәшриятыбызга шулай ук зур рәхмәт: ул соңгы елларда балаларның «Яшь ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында басылып чыккан хикәя һәм шигырьләреннән иң яхшыларын сайлап алып, китап итеп бастырып чыгаруны гамәлгә кертте һәм «Тамчылар», «Нинди иркен минем туган илем», һәр вакыт хәзер!» исемле өч җыентыкны чыгарып та өлгерде инде. «Тамчылар» җыентыгында гына да 40 укучының әсәренә урын бирелгән. Менә шушы яшь һәм сәләтле укучы балалар киләчәктә безнең әдипләр сафын тулыландырырга тиешләр дә бит. Ә хәзергә алар әле укыйлар, өйрәнәләр, район газеталары каршында оештырылган әдәби түгәрәкләргә йөриләр. Бүгенге көндә республикабызда егерме биштән артык әдәби берләшмә эшләп килә. Ул берләшмәләр белән түгәрәкләрдә иҗат өлкәсендә азмы-күпме тәҗрибәләре булган иптәшләр җитәкчелек итә. Еш кына, Казаннан барып, күренекле әдипләребез һәм союзның консультантлары да районнардагы әдәби түгәрәк членнарының әсәрләрен тикшереп, аларга практик ярдәм күрсәтеп кайталар. Зуррак күләмле һәм аеруча игьтибарга лаеклы әсәрләр язган яшь авторларның үзләрен Язучылар союзына китереп, индивидуаль семинарлар үткәрү дә инде күп еллардан бирле гамәлдә. «Казан утлары» редакциясе каршында оештырылгач яшь тәнкыйтьчеләр семинарына да без әдәби иҗатның серләренә төшенергә ярдәм итә торган чараларның берсе итеп карыйбыз. Союз идарәсе һәм партия оешмабызның эш планнарын төзегәндә без яшьләрне тәрбияләү чараларына аеруча зур игътибар бирәбез. Узган бер ел эчендә геи* *• бу месьал* им* «алкыр партий җыелышында каралды Язучылар союзы каршыңдагы шмат секцмелеренда 37 яңа авторның есерлер* тикшерелеп шулерның аяшы Дил табылганнары матбугат битперенде бастырып чыгару *чен текъ- д*м ителде Казан университеты. Чаллы. Зеленодолься адаби берлешмелеренде С**ы>нар>занятм*л*р үткерелде. Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында планлы реееште яшьләрнең иҗат отчеты канелере, шулай ук радио Һам телевидениедә чыгышлар үтмерелеп киле. Яңа есерлернең кулъязмаларын һем Союзга кабул ител* торган яшь авторларның китапларын Союзга кабул итү комиссиясе һам Союз идаресе утырышларында җемтеклеп тикшерү д* култен иңде гамалга кертелсен. Ә Союзга керергә теләүче яшь язучыларга рекомендацияләрне таҗрмбале. күренекле әдипләребез бире. Ул иптәшләр яшь язучыны Союзга тәкъдим игү белен генә чикләнмичә, аның иҗатымдагы уңышлы һәм кимчелекле якларны да күрсәтеп, һәр яктан анализлап бирәләр. Шулай итеп, әдәбиятка яңа килүче яшь кешегә иҗат эшенең гаять җаваплы гаять кыен һәм зур түземлелек, тырышлык таләп итә торган эш икәнлеген тагын бер тапкыр искәртеп үтәләр, киләчәктә ниндирәк юнәлештә эш иту эчен фазалы киңәшләрен бирәләр. Язучылар союзы чыгара башлаган «Идел» альманахы — шулай ук яшьләр ачен. Аның редакторы да, җиде кешедән торган редколлегиясе дә — барысы да Язучылар союзы членнары. Һәммәсе тәҗрибәле. яшьләргә дустанә карашлы һәм шул ук вакытта таләпчән дә иптәшләр. Дүртенче саныннан башлап бу альманахта әдәби осталыкка ейрәтүне күздә тоткан «Осталык мәктәбе» дигән даими бүлек ачылды. Республикабызда чыга торган партия һәм комсомол газеталары да яшьләр иҗатына бик теләп урын биреп киләләр. Кайбер күренекле язучыларыбыэның иҗатын өйрәнүгә багышланган монографияләрне татар китап нәшрияты китап итеп чыгарды, ә кайбер әлкән әдипләребез үзләренең иҗат лабораторияләре турында сәйли торган китапларны үзләре язып бастырдылар, Моннан егерме еллар элек егермеләп авторның, шул исәптән Горький Һәм Галимҗан Ибраһимов. Тукай, Маяковский кебек гигантларның да әдәби иҗат турында әйткән сүзләрен һәм мәкаләләрен туплап. 'Язучылык хезмәте турында» дип аталган бер китап та чыгарылган иде Мондый китапларны киле- чекте д* күбрәк һәм регуляр тестә бастырып барырга, язучылык хезмәте турындагы китапны тулыландырып, яңадан чыгарырга кирәк. Мондый кулланмалар әдәбиятыбыз мәйданына килергә әзерләнүче яшьләргә зур ярдәм итәчәк. Соңгы бер-ике ел эчендә безнең нәширләребез үзләре чыгарган китапны рецензияләгән кешеләрнең фамилияләрен дә күрсәтел бара башладылар. Шулай итеп, рецензентның да җәмәгатьчелек алдында җаваплылыгын бик нык арттырдылар. Бу яңалыкны хупларга һәм яшь авторларның беренче китапларын бары тик танылган әдипләребез генә реценэиялә- вен. тик зур тәҗрибәле редакторлар гына редакцияләаен системага кертергә кирәк. КПССның XXIV съездында һәм соңыннан КПСС Үзәк Комитетының әдәби тәнкыйть турындагы махсус карарында билгеләп үтелгәнчә, әдәбият һәм сәнгатьнең уңышы тәнкыйтьчеләрнең ни дәрәҗәдә актив эшләүләренә, художникларга карата игътибарлы булу белән бергә, бер ук вакытта принципиаль һәм таләпчән булуларына да бик нык бәйләнгән. Яшьләр иҗатына бәя биргәндә тәнкыйть аеруча зур кайгыртучанлык белән һәм авторларны дерес юлга юнәлтүне күздә тотып эш итәргә тиеш. Безнең шактый зур тәнкыйтьчеләр отрядыбыз бар. Әмма, шулай булуга да карамастан, яңа чыккан китапларның күбесе, шул исәптән яшь азучыларныкы да, нигәдер тәнкыйтьчеләребез игътибарыннан читтә кала килә. Тәнкыйть секциясе һәр чыккан китапка аның уңышлы һәм уңышсыз якларын күрсәтеп бәя бирә барырга дигән карарны тормышка ашыруга җитди әһәмият бирми, секция членнарына конкрет бурычлар кушып эшләтми. Ә кайбер тәнкыйтьченең бары тик ул сайлап алган ааторга гына карата, бары тик дус-ишлек, әшнәлек мөнәсәбәте нигезендә генә сайлап алынган әсәрләрне бәяләү сузе еш кына язучы файдасына булмыйча, тик аны мактауга гына кайтып кала. Күп санлы яшьләр иҗатын проблемалы гомумиләштерүләргә нигезләнгән, аларның әдәби осталыгына тирән анализ ясый торган тәнкыйть мәкаләләре, тематик күзәтүләр юк дәрәҗәсендә аз. Әдип кешегә сүз белән оста эш итү, телнең бөтен нечкәлекләрен белү аеруча мөһим. Билгеле булганча, тел ул — куль тура коралы, әдәбиятның беренчел элементы, әдип хезмәтенең иң кирәкле инструменты. Беек рус тәнкыйтьчесе Белинский әдип сүзен (димәк, телен) кеше акылын шигърияткә якынайту чарасы дип санаган. Хәер, бу хакта безнең халык та, бик мәгънәле итеп, колакка кергән салкын сүз йөрәккә җитеп боз була, дип әйтә бит! Бу акыллы сүзләрне без, язучылар, һәрчак исебездә тотарга тиешбез. Телне өйрәнү язучыларга гына түгел, тәнкыйтьчеләргә дә фарыз. Әдип теле дә, тәнкыйтьче теле дә тирән мәгънәле, образлы һәм чишмә суыдай саф-чиста булырга, укучының йөрәгенә үтеп керергә тиеш. Тел белән аннанмоннан гына эш итүчеләр юлына ныклы киртәләр куярга кирәк. Әдәбиятка яңа килүче яшьләр теленә таләпчәнлекне аеруча нык көчәйтәсе бар. Әдип булган кешегә тормышны, кешеләрнең характерларын һәм телне яхшы үзләштерү генә җитми, аңа политик яктан зур мәгълүматка да ия булырга кирәк. Ә моңа бары тик марксизмленинизмны һәм чорыбыз проблемаларына карата коммунистлар партиясе ясаган теоретик нәтиҗәләрне ныклап өйрәнгәндә генә ирешергә була. Бары тик шул вакытта гына художник халык тормышы һәм заман белән тыгыз бәйләнештә тора ала. Марксистик-ленинчыл теорияне практик куллану әдипнең иҗатын тирәнәйтергә һәм баетырга ярдәм итә. Димәк, ул әдип әсәрен укучыны коммунизм идеаллары рухында нәтиҗәлерәк тәрбияләү өчен кирәк. Даими һәм ныклы политик белем алу өчен бездә мөмкинлекләр күп. Язучылар союзында марксизм-ленинизм эстетикасы мәсьәләләре буенча инде менә берничә ел рәттән теоретик семинар эшләп килә. Ул семинарларда өлкән әдипләр белән бер рәттән яшь язучылар да актив катнашып, докладлар, рефератлар белән чыгышлар ясыйлар. Ә кайберләре, аксакалларыбыз белән бергәләп, КПСС өлкә комитеты тарафыннан шәһәребезнең иҗат интеллигенциясе өчен оештырылган семинарга йөри. КПССның шәһәр комитеты семинарлары да еш кына булгалап тора. Ә унлап яшь язучыбыз кичке марксизм- ленинизм институтында белем ала. Язучылардан гомуми теоретик уку да бөтен җитдилеге белән таләп ителә. Яшьтәшләре конструкторлык бюроларында искиткеч катлаулы машиналар иҗат итү белән мәшгуль булган һәм шул катлаулы машиналар белән идарә иткән, фәнөлкәсендә гаять зур ачышлар ясаган- хәзерге заманда яшь каләм иясе үзенең укучысына караганда күп мәртәбә белемлерәк булырга тиеш. Чөнки китап ул — тормыш дәреслеге, дигән хакыйкать бар. Кешеләр китапка фикер байлыгы һәм- дөньяны киңрәк танырга өйрәнү чыганагы итеп карыйлар һәм бу дөрестән дә шулай. Шушы бәхәссез дөреслекне истә тотып. Союз идарәсе яшь каләм ияләренең белемен күтәрүгә аеруча зур әһәмият бирә. Район газеталарында һәм күп тиражлы газеталарда үзләренең мәкаләләре белән актив катнашып килә торган яшьләрне Союз югары уку йортларының филология бүлекләренә укырга тәкъдим итә. Безнең оешмадан ел саен бер-ике кеше Мәскәүдәге әдәбият институтына- укырга китеп тора. Ә өченче ел шул ук институтта тәрҗемә буенча татар бүлеге оештырылып, сигез кеше шунда укырга җибәрелде. Алар татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү серләрен өйрәнеп, югары квалификацияле белгечләр булып кайтачаклар. Узган ел Диас Вәлиев белән Николай Беляев Мәскәүдәге ике еллык Югары әдәби курсларга кабул ителделәр. Шушындый куанычлы хәбәрләрдән соң яшь һәм сәләтле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның укуга тиешле игътибар бирмәвен зур борчылу белән искәртеп китмичә мөмкин түгел. Ул, университетның икенче курсыннан укуын ташлап. Чаллыга киткән иде. Хәзер, КамАЗ төзелешенең иң кызган чагында, ул Чаллыдан Казанга килде. Ә иң аянычлысы шул, нибары егерме алты яшьтә генә булуына карамастан, укуын дәвам итми генә түгел, хәтта беркайда да эшләми дә. Кызганычка каршы, Мөдәррис бу юлда ялгызак кына түгел. Өлкән әдипләребездә дә, яшь буын язучыларда да заман таләп иткән, язучылар коллективы күрергә теләгән сыйфатлар әйтеп үтелгәннәрдән тыш та байтак әле. Мәсәлән, бөек Чехов бик хаклы рәвештә талант күрсәткече дип атаган нәрсәгә — иҗат ителгән әйберләрнең санына игътибар итик. Ә талант җәмгыять байлыгы итеп санала бит. Талант иясе һәр вакыт зур иҗади ритм белән эш итәргә, һәрчак чын мәгънәдә киеренке иҗади халәттә булырга, яңадан-яңа сурәтләү пара агыннан да тиешле югарылыкта торуыма ирешер л ар. Әдәбиятны пропагандалау һем җәмәгать эшяеренда актив катнашу алкәларен- да да эшлисе эшләребез куп әле безнең. Халык һәм художник дуслыгы дигән та- шанчага азучының тарла аудиторияләрдә укучымр белән очрашулары да керә. Әдипләребезгә еш кына күп милләтле илебезнең бүтән яллыклары алдында да үзебезнең бетен бер әдәби ят исеменнән чыгышлар асарга туры килә. Алга таба мондый хәлләр тагын да ешаячак. Менә шуңа күрә дә без язучыларның әсәрләрен русчага тәрҗемә иттерү ечен зур кеч «уебыз, алардан ышанычлы һем яхшы тәрҗемәчеләр белән тыгыз менәсәбәт урнаштырумы таләп итәбез Әле Союзга член итеп алганчы ук Союз идарәсе яшь азучыларның коллективта үзләрен ничек тотулары, республикабызда һәм ил күләмендә моһмм булган вакыйгаларда ни дәрәҗәдә катнашулары белән якыннан кызыксынып тора. Яшьләрнең басылып чьмкыт әсәрләрен зур игътибар белән «үэөтеп барудан тыш. аларның халык алдымда мичек чыгыш ясауларын да күз уңында тота. Шулай итеп аларның кешеләргә. тормышка монәсәбәтлерен. холык- фигыльләрен ачыклый. День яга үзенең китабыннан алда чыгарга омтылган, әдәбиятмы түгел, бәлки әдәбиятта үзен ярата торган, буш сүз сөйләп, минутлык уныш артыннан куыл, шул уңыштан масаеп керүчеләргә Язучылар союзы сафларында моңарчы да урын булмады һәм киләчәктә дә булмастыр дип беләбез. Без, язучылар, уэ-үзебезгә карата да. бер-беребезгә карата да таләпчәнлекме һаман саен арттыра барганда гына яңадан-яңа уңышларга ирешә алачакбыз. Тик шул чакта гына яшьләребез кешегә кирәк булган иң мөһим сыйфатларга — хезмәтчеллеккә, дәреслеккә һәм гаделлеккә ия булып үсәрләр. Халыкара хәлләрне яхшырту ечен конкрет чаралар күрел, партиябез һәм хөкүмәтебез безгә чит илләр кешеләре белән һәртерле очрашуларга да мөмкинлек тудыралар. Мәсәлән, соңгы еч ел эчендә генә дә безнең язучылар мексикалылар, французлар, японнар, болгарлар, поляклар һям Яменнән килгән яәкилләр белен Казанда очраштылар, ә кайбер әдипләребез исе үзлере Кубага, Теркияге, Сүриягә, Польшага, Италияга һәм башка илләргә барып кайтты. Мондый җаваплы очрашуларда югалып, аптырап калмау ечен әдип каше һәр яктан зур әзерлекле булырга, үзен совет халкының лаеклы вәкиле итеп күрсәтә белергә тиеш. Бүгенге яшь азучыларыбыз киләчәктә әнә шундый җаваплы миссияләрдә дә, әлбәттә, катнашачак. Алар моңа хәзердән ук әзерләнә башласыннар иде. Әдәбиятыбызга соңгы елларда яшьләр байт ак килә дидек. Бу чыннан да шулай. Аларның һәркайсы, хәл кадәренчә, әлбәттә, заманыбызның җитлеккән проблемаларын сәнгатьчә анализларга, кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләрне сәнгать чаралары белән расларга омтыла. Аларда үзләренчә фәлсәфә кылу, яңа образлар белән фикер йертү чалымнары да юк түгел. КамАЗда геодезист булып эшләүче Мәхмүт Газизов шигырьләрендә, мәсәлән, шул беек төзелеш кешесенең почеркы күзгә бәрелеп тора. Университетны тәмамлаганнан соң Равил Вәлиев гади эшче булып КамАЗга киткән иде. Ул анда гади ташчы булып эшләү белән беррәттән, кирпечне кирпечкә ябыштырган шикелле, сүзләрне сүзләргә тезел, көндәлекләр дә язып барган, һәм менә шул тырышлыкның нәтиҗәсе хәзер барыбызның да куэ алдында: аның «Чаллы эскизлары» дил аталган очеркы «Казан утлары» журналының иң яхшы очеркларга бирелә торган еллык бүләгенә лаек булды һәм ул тиздән китап булып та чыкты. Яшьләребезнең иҗат мөмкинлекләре шактый икәнлеген «Идел» альманахындагы әсәрләрдән дә күрергә мөмкин. Аның инде дөньяга чыккан дүрт санында сиксәнгә якын авторның беренче әсәрләре басылган. Җырчыларга карата әйтелә торган «тавыш кую» дигән сүзне яшь язучыларга карата да кулланырга була шикелле. Шул җәһәттән караганда яшь авторларның тавышлары әлегә куелмаган була, алар бер ук әсәрләрендә терле тавышларга кереп-кереп китәләр. Аларның әле ныклап, тир түгеп эшлиселәре, тавышларын кую өчен күп көч куясылары бар. Аларга өлкәннәрнең дә киңәше һәм ярдәме кирәк. Тәнкыйтьчеләребез бу мөһим эштән шулай ук читтә капмаска, ә әйдәп чар ая арын табу «чан туктаусыз эзләнергә т«еш. Әдип иҗаты тырыш хезмәткә, туктаусыз иҗат итәрлек нык ихтыяр качана тапкырланган талант ул. Мане шушы сыйфатлармы үзендә булдырган вакытта гына ■шъ әдипләребез әсәрләренең сан агыннан да күл булуына, сәнгатьчә эшләнеш- баручылар булырга тиешләр. Шул чакта альманахта басыла торган әсәрләргә таләпчәнлек артыр һәм аның дәрәҗәсе тагын да күтәрелә төшәр иде. Бу урында «Идел» альманахының — яшьләребезнең иҗади үсүе өчен һава белән су шикелле кирәк булган басманың кечкенә күләмле булуын һәм елга нибары бер генә тапкыр чыгуын да борчылып әйтеп китмичә булмый. Татарстан китап нәшрияты бу альманахны тик- резерв хисабына гына чыгара. Елына ике сан итәргә мөмкинлек юк. <>Идел»нең тагын ике саны— бишенче, алтынчы саннары да әзерләнеп бетте инде. Ләкин аларны кайда бастырырга соң? Альманахны республика газета-җурналлар нәшриятында чыгара башлау мәсьәләсен мөмкин кадәр тизрәк хәл итәсе иде. Кыскасы, яшьләр белән эшләү, аларны һәм иҗади яктан, һәм идея-политик яктан тиешле югарылыкта тәрбияләү буенча алда торган бурычлар зур икәне аңлашыла. Хәзер Язучылар союзы яшь язучылар белән эшләүнең ике еллык планын тормышка ашыра башлады. Ул план буенча 1974—1975 елларда «Идел» альманахының барлык чыккан саннарында басылган әсәрләрне тикшерү, яшьләрнең иҗат отчеты белән радио һәм телевизион тапшырулар оештыру, рус һәм чуваш телләрендә яшьләрнең коллектив җыентыкларын бастырып чыгару, газета-журналлар- да студентлар тормышын сурәтләп язылган шигырьләргә, поэмаларга һәм хикәяләргә конкурслар оештыру күздә тотыла. Хәзер СССР Язучылар союзында шушы елда яшь язучыларның VI бөтен Союз киңәшмәсен үткәрүгә әзерлек алып барыла. Ул киңәшмәдә безнең яшьләрнең дә иң яхшыларын күрсәтергә кирәк. Моны без комсомол белән бергәләп эшлибез. Гомумән республика комсомолының өлкә комитеты белән безнең Союз инде күп еллардан бирле тыгыз элемтәдә тора. Узган елларда бергәләп яшь язучылар семинары үткәргәнебез, бергәләп Казанда төрле республикалар яшь язучылары— комсомол премиясе лауреатларының фестивален үткәргәнебез бар. Шәһәребездәге яшь иҗат интеллигенциясе берләшмәсен шулай ук комсомол өлкә комитеты белән бергәләп оештырдык. Әйе, яшь язучыларны иҗади осталыкка өйрәтү буенча да, аларны чын совет кешеләре, коммунизм төзүче кешеләр итеп тәрбияләү буенча да язучылар коллективы шактый актив эшләп килә. Ләкин шунысын аермачык итеп әйтеп китәргә кирәк, бу эшләрнең берсе дә каләм тибрәтә башлаган һәр яшь автордан язучы ясауны күздә тотып эшләнми. Әлеге шул күп санлы яшьләр арасыннан галантлыларын эзләп табу һәм сайлап алу өчен эшләнә бу эшләр. Каләм осталарын үстерүне, шуларга ярдәм итүне күздә тотып эшләнә. «Яңа талантның чак кына талпына башлавын күреп алдыммы, ул үзенең биеклегенә җиңел, артык көч түкмичә генә күтәрелсен өчен, минем шундук аның аяк астына келәм булып ятасым килә». Бу сүзләрне атаклы Максим Горький әйткән, һәм яшьләр белән эш иткәндә шуны без һәр вакыт истә тотарга тиешбез. РСФСР язучылар союзы секретариаты утырышларының берсендә, әлеге шул әдәби алмаш хакында суз барганда, яшьләрнең язучылар оешмасындагы оештыру- иҗат эшләрендә башта кыюсыз гына катнашулары, тора-бара шактый активлашып китүләренә игътибар ителгән иде. Фикерләрнең менә болайрак итеп әйтелгәне хәтердә: «Зур агачлардан торган шаулы урманда яшь куаклар да күп була. Алар еллар үткән саен ныгый, үсә баралар һәм бер вакыт аларның да башлары теге зур агачлар биеклегенә менеп җитә. Ләкин бу яшь куаклар теге агачны каплап китмиләр, бәлки аның тирә-якка киң таралган ябалдаш ботакларының шавын тыңлап, аны үзләренең саф яшеллекләре белән матурландырып кына торалар». Аңлагансыздыр, бу символ төрле буын язучыларының бер-берләренә һич тә комачауламавы, бәлки үзара аңлашып, дус булып яшәүләренә ишарә буларак бик урынлы китерелә. Урманчы һөнәренә турыдан-туры мөнәсәбәтем булганга, шушыларга өстәп мин тагын менә болай дип тә әйтер идем: яшь куаклар зур һәм шаулы агачны урап, аның тирәсен ямьләндереп тору өчен генә түгел, ә шул зур агачның тормышы, үсеше өчен дә кирәк. Чөнки табигать законнары шундый. «Имән агачы тун киеп, ләкин ялан баш үсәргә ярата». Урман белгечләре яшь куакларның әһәмиятен әнә шулай дип аңлаталар. Яшьләр белән нәтиҗәле эшләү өчен без менә шушы мөһим нәрсәне дә һәрчак хәтердә тотарга тиешбез. Монысын инде тормыш законнары белән иҗади үсеш процессы законнары таләп итә.