ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР ӨЛГЕРГӘНЧЕ
Татарстан китап нәшрияты бербер артлы ике китап чыгарды. Икесе дә шигырь китабы. Беренчесе — Илдар Юзеевның «Карурманны, икенчесе — Равил Фәйзуллинның «Наз»ы. Тәнкыйтьчеләребез бу китапларны алганнардыр, укып, уйланып йөриләрдер, үзләренең авторитетлы сүзләрен бер заман әйтерләр. Минем максат — алар кузгалып өлгергәнче берничә сүз әйтеп калу, китапларны укыгач туган фикерләрем белән уртаклашу. Фикер — артык зур сүз, хисләрем белән уртаклашу дисәм, дөресрәк булыр. Тәнкыйтьчеләр шагыйрьләрне буыннарга бүлеп өйрәнәләр. Өлкән буын, урта буын, яшь буын. Хәтерем ялгышмаса, Илдар Юзеев урта буынның бер вәкиле булып йөри, Равил Фәйзуллин исеме яшь буыннар тутырылган тартмадан алынып өлгермәгән. Ләкин Илдар Юзеев белән Равил Фәйзуллинның тирән фәлсәфәле, киң колачлы шигырь һәм поэмаларын укыгач, үзеңне берни дә белмәгән бала-чага итеп тоясың, дөньяны яңа ачасың, ә әлеге шагыйрьләрнең икесе дә тормышның бөтен сикәлтәләрен үткән ыру башлыклары — аксакаллар, өлкән буын булып күренәләр. Сүзне Илдар Юзеев китабыннан башлыйм. Бу китапта шагыйрьнең соңгы елларда язган шигырьләре һәм поэмалары. Шигырьләр турында сөйләп тормыйм: Илдар шигырьләре матбугатта беренче тапкыр күренгәннән алып хәзерге көнгәчә өлкәннәрнең дә, яшь-җилкенчәкнең дә күңелләрен били килгән, аларны һаман яттан сөйлиләр, җырга салып җырлыйлар. Хәер, шагыйрьнең хискә, моңга тулы поэмаларын да яхшы беләләр. Шулай да «Карурман»га кергән ике поэманың һәркайсына аерым-аерым тукталып, аларга үз мөнәсәбәтемне белдереп китәсе килә. Кайбер кешеләрдән ишеткәнем бар: имештер, Илдар Юзеев изге эш эшләгән, бүгенге көннең актуаль проблемасын күтәреп табигатьне саклау турында «Карурман» исемле поэма язган. Мондый бәя белән мин килешеп бетмәс идем. Үзебезнең мохитебезне пычранудан, тапталудан саклау, әлбәттә, гаҗәеп актуаль проблема: ул мәсьәләдә илләр белән илләр сөйләшә, һәртөрле килешүләр төзелә. Ләкин Илдар поэмасының фәлсәфәсе тагын да тирәндәрәк ята түгелме? Чорлар агышында, еллар калейдоскобында, дөнья ашкынып алга чапканда кешеләрнең, халыкларның яэмышы-тормышы турында сөйләмиме поэма? Киләчәген внңа нәрсә әйтер Бабай васыятен онытсам. Кан юлларым буйлап челтерәгән Чишмә агышларын корытсам? Шуның белән сүзем бетте, «Карур- манины кичтем. Әйтергә теләгәнем — поэманы укыганда дикъкатьлерәк булуны үтенү. Инде килеп «Таш диварлар авазы». Поэманың «Казан утлары»нда дөнья күрүенә күпме вакыт узды, матбугатта бер кәлимә сүз булганы юк шикелле. Форма яңалыгын, әсәрнең катлаулылыгын читкә куеп торып, поэманың эчтәлегенә — фикеренә күз салыйк. Шагыйрь «хәйләкәр йөреш» ясый, парадокс әйтә — кешегә төрмә кирәк түгел, ди. Чыннан да дөньяның нинди акыл ияләрен, нинди каһарманнарын ничәмә гасырлар буе төрмә үз кочагына алып изгән, сыткан, үтергән. Әйе, төрмә кирәк түгел. Ә ул чакта чын мәгънәсендәге җинаятьчеләрне, кешелек палачларын һәм башка вак җаннарны нишләтергә? Иректә йөртергәме? Шагыйрь ялган гуманлылыкка бирелмиме? Ялгышмыймы? Юк, ялгышмый, минемчә. Килер бер көн, ди шагыйрь, кеше үзенең асылын аңлар, үсүенең иң бөек камиллегенә ирешер ______________________________________________ төрмәнең кирәге калмас. Үзе уйлап тапТ яви төрмәне Кәшә уза җимерер. «Таш диварлар маэы«нда мин шушы боек киләчәкне курам, һам мондый поэманы бары тик олы шагыйрь гана аза ала дип Ра» и л Файзуллин шигырьләренә минем алла ни исам китми идо. Хатта, кемнәргәдер иареп. аның нюансларын Матбугат йорты коридорында сугап та йардем Минам исам китмаганга Равилнең да иса китмәде аза торды, китаплар чыгара торды, һам менә тагын берсе ■Наз> дип атаган, һам мин сугап иаргән «Нюанслараының да байтагын шушы китабына керткән. Миңа иң ошаганы шул булды. Юк. нюанслар үзләре түгел, мин еле дә аларны алло ни аңлап бетермим. Миңа шагыйрьнең үзе ышанып язган әйберен терле тиргәү, хәтта мыскыллауларга карамастан, яклый белүе ошады. Бу — кирелек. үҗәтлек түгел. Шагыйрь уз сүзен яклый белергә тиеш. Заманында кайберәүләр. Равилнең аерым шигырьләрен укыгач, әрәм була бу бала, мегез чыгарып азапланыр да мегезе сынгач, мүклек кәҗәгә әйләнер дип курыкканнар иде. Менә «әрәм булган балаьның шигырьләре. Мәхәммәт Мәһдие» китапка язган кереш сүзендә Равилнең шигырьләрен җентекләп анализлый да, шагыйрьне мактал туйгач: «Соңгы сүз — укучыныкы»,— ди. Мин — меңләгән укучыларның берсе — үз сүземне әйтергә ашыгам. Шәп, шайтан. Шигырьләрендә әллә ниләр «кыландыра* Равил. Форма турында әйтмим. Шагыйрьне «акылга утырттылар», шигырьләрнең бетенесе диярлек традицион формада язылган. Мине шаккатырганы, Мөхәммәт Мәһдиевне кабатлыйм, бәләкәй генә, вак кына, гади күз белән күрә алмаслык тормыш детален алып шуны көчәнмичә, интекмичә, фәлсәфи югарылыкка күтәреп, теләсә кемне уйландырырлык шигырь яза алуында. һәр тамыр, һәр боре — һәрбере Бер шауда. бер сүздә: я»! Яз! Яз! Нәрсә инде бу? Яз көне агачларның бөреләнгәнен шагыйрь әйтмәсә дә беләбез ләбаса. Ләкин — чү1.. Чү! Өстә —каеивын тузыннан ишетелә кызганын бер аваз?! Шыгыр дый, сыкрый яшь юкә. каеннык именә ауган да... Шулайрак егыла кеше дә ЖМНӘМ дни. житәм дип барганда, Миңа бәлки каршы төшәрләр, шигырьнең бик үк уңышлысын сайламагансың диярләр. Бәлки, бәлки... Ләкин бу юллар мине уйландыра. Язларын урманга чыксам, толәсәм-толәмәсәм дә. бу юллар кылт итеп исеме тешечек. Язгы урманның матурлыгына тилеләрчә сокланып кына йереп булмас, ахры. Яки менә мәхәббәт турындагы шигырьдән бер еэек Яшьлеген не. гомереңне мина багышладың да. хәзер инде гел әзер тор иң» сагышларың». Өстән караганда. шагыйрь кылана кебек, нидәндер акланырга тырышып, ваклана сыман. Шигырьне китапка кертмәскә дә кирәк булгандыр кебек. Аидый- ларга альбом шигыре дигән тамга сугылган. Бактың исә, шигырьдә тагын фәлсәфә: гыйшкыбыэ ташыганда уйламыйча- нитмичә антлар итешәбез дә. тормыш белән очрашкач еш кына суд ишеген шакыйбыз. Мәхәббәт дигәннән, соңгы елларда Равил адресына гаепләү сыманрак бер сүз әйтелә башлады. Янәсе, Равил интим лирика белән артык мавыга, шуңа иҗаты тарая. Имеш. Р. Фәйэуллин гражданлык пафосы белән сугарылган шигырьләр күбрәк язарга тиеш. Бүтәннәргә ничектер, мин, мәсәлән, «Наз» китабында Равил иҗатының тараюын түгел, тирәнәюен күрәм. Гражданлык пафосы белән сугарылган шигырьләр бик күп китапта. Тик алар күзгә бәрелеп тормыйлар, декларатив яңгырамыйлар, алар җылылар, шуңа күрә йорәккә тиз үтеп керәләр. Әгәр Равил ара-тирә интим лирика белән мавыга икән, начармыни ул? Мәхәббәтсез поэзия поэзиямени ул?! Кызларның чибәр, сылу, акыллы булуларына карап кына гашыйк булмыйбыз, картлар әйтмешли, мәхәббәте дә булсын. Кыскасы, Равил «Нюанслариын язганда ук чын шагыйрь булган, бүген мин шуңа инандым. Ике китап. Икс шагыйрь. Кайсы буынга кертергә аларны? Хәер. андамыни мәсьәлә. Иң яхшысы, поэзиябездә шат- ланырлыкмактанырлык шагыйрьләребез җитәрлек. Бүген мин аларның икесен мактадым. Беләм, алар мактауга мохтаҗ түгел, һәм бу рәвештә мәдхия укуны тәнкыйтьчеләр дә әллә ни өнәп бетермиләр, шагыйрьләрнең «бозылуыннан» өркәләр. Ләкин без «бозганга» карап кына «бозылган» шагыйрьнең бозылуы хәерлерәк.