СОЛДАТ ХАТЫ
Фәнүзәне бу йортка бригадир үзе китереп куйды. — Мөнирә апа,— диде ул,— менә шушы кы- зыкай сездә торып торсын әле? Хуҗабикә ишек төбендә кыюсыз басып торган кызны күзе белән сөзеп карап алды да: — Эшкә килгәнме? — дип сорады. — Әйе. безгә эшкә җибәргәннәр.— диде бригадир һәм үзе шунда ук Фәнүзәгә борылып өстәп куйды.— Монда сезгә әйбәт булыр. Күрәсез. Мөнирә апаның өе иркен. Бала-чагасы юк. — Нинди эшкә җибәргәннәр? — Балалар бакчасына. — Торса ни. торып карасын алай булгач. Бригадир чыгып китте. Фәнүзә шулай итеп торып калды. — Хәзерге яшьләр килештерә инде.— диде хуҗабикә.— безнең заманда яслесе түгел, басуда утырып бала имезер өчен ышыгы да юк иде. Барыбер үстеләр. Берни дә булмады. Чишен әйдә, нишләп аптырап торасың? «Мыжыграк, ахры.— дип уйлады Фәнүзә,— кыен була башласа, икенче кешегә күчми туры килмәс». «Пешмәгәнрәк. ахры,— дип уйлады хуҗабикә аның турында,— бик йомшак күренә башласа, тотып булмас». Кичке чәйгә утырганчы сүз булмады. Фәнүзә. чемоданын актарып. өстәлгә сәйлүн чәе чыгарып куйгач кына хуҗабикәнең йөзе әзрәк ачылып китте. — Кайсы яктан буласың? — Дүртимән авылыныкы. — Якыннан икәнсең. Укудан килдеңме? — Әйе? — Кеше баласын карарга укымасаң. юньлерәгенә кереп булмадымыни? Әлбәттә, мондый тозсыз сорауга кискен сугып җавап бирергә булыр иде. Фәнүзә алай итмәде, юаш елмаю белән үткәреп җибәрде. Өстәлне җыеп алгач. Фәнүзә хат язарга утырды. Мөнирә җиңги кулына бәйләмен алды. «Әнкәсенә язамы икән? — дип уйлады ул, Фәнүзәнең бармаклары кәгазь өстендә бик җитез йөгерүен күзәтеп. — Берәр егет-җиләнме икән? Үзе шулай өтек кенә булса да, аның да берәр шүрәлесе бардыр әле!» Түзмәде, сорап алды: — Әниеңә язасыңмы? Фәнүзә җанланып китте. — Юк. Бергә укыган кызларга яздым. Дүртимәнгә үземә кайтып килергә туры килә инде. Мендәр-фәлән алып килергә кирәк ләбаса. Карават кирәк, юрган... — Кайчан китәсең? — Иртәгә булырмы икән, иртәгәдән соңгамы? — Алайса, киткәнче, миңа да бер хат язып ташлыйк әле. — Языйк соң, хәзер үкме? — Хәзер яз. Армиядәге улыма. Исеме Зөфәр була. Гайнетдинов. Фәнүзә дәфтәренең куш битен өзеп алды, сорап та тормый, башына: «Кадерле улым, Зөфәр!» дип язды. Тавыш-тынсыз гына көтә башлады. — Үзем язганны таный алмый шул,— дип тезеп алып китте хуҗа- бикә,— мин бит искечә язам. Гарәпчә. Латинчасын да вакытында аз гына укып калдык. Хәзергечә язарга тырышып буталып китәм дә, бер нәрсә дә аңлашылмый. Фәнүзә көтеп утырды, ә хуҗабикә һаман кирәкле сүзен әйтмәде. — Нәрсә дип языйм? — Бәй, сәлам хаты язганың юкмыни? — диде кинәт Мөнирә җиңги һәм шунда ук үзе тезеп алып китте, — башта бер күрергә зар-интизар булып торучы әниеңнән дөнья хәтле сәлам, дип куй. Аннан соң туган-тумачадан, күршекүләннән, яшь-җилкенчәкләрдән, карт-корылардан — барчасыннан аермыйча күп сәлам, дип яз. Фәнүзә, боларның берсен дә төшереп калдырмаска тырышып, дәфтәр битенә юллар салды. Мөнирә җиңги, бала тибрәткәндәге кебек, моңсу гына тавыш белән башына килгән хәбәрен тезде: — Авылда, иншалла, иминлек әле, дип яз. Маллар быел, ходайга шөкер, көр чыкты, диң. Язгы сабанны «ә» дигәнче бетереп куйдылар, дигең. Дәяркәләр ярышында безнең Камилә алга чыккан иде. Премияне алгач, эше тагын хөртәеп китте, дип куй. Эшен юньләп карамый башлады, дигең. Бала-чага хәзер ихахай да михахай бит. Эшеңне карамый, гел сикергәләп йөри башлагач, ул сөт каян килсен, ди? Сыер бит ул әдәм баласы кебек: сыйлап-сыйпап торсаң гына мал була, сөтен дә бирә, каймагын да... Мин үзем менә фермада унсигез ел эшләдем. Уникешәр сыер саудым. Ул чакларда мал азыгы да җитешмәде. Үзебез әзерли торган идек. Шул көе без кызыл тактадан төшмәдек. Ә хәзер нәрсә? Әллә нинди кумбикурмыларына кадәр әллә кайчан әзерләп, күптән китереп куйганнар! Хат эченә бу хәбәрләрнең кайсысы керергә һәм кайсысы төшеп калырга икәнен, әлбәттә, язган кеше үзе билгеләргә тиеш иде. Кабатлап сорарга оялыпмы, әллә мыжык хуҗабикәнең әрләвеннән куркыпмы, Фәнүзә моны эшләмәде. Колагы ни ишетә, шуны язды да язды. Кәгазьнең дүрт бите дә тулгач, алар икесе берьюлы тынып калдылар. — Я, нәрсә яздың, укып чык әле? Әле генә үзе авызыннан чыккан сүзләрне Фәнүзәнең талгын гына тавышы аша кире кабул итү Мөнирә җиңгине кәефләндереп җибәрде. Ул кеткелдәп көлеп куйды. — Зөфәрем укый башласа, егылып китеп көләр инде. Бигрәк берсен дә калдырмагансың! Әнә азагыннан Камилә турында тагын берике сүз өстәп куй әле. Юньсез булып чыкты, дигең, җиңел холыклы, дигең, халык үзен бер дә яратмый, дип җибәр. Укысын, белеп торсын! Мөнирә апаның улы Зөфәрнең ни өчен шул Камило турындагы бөтен хәбәрләрне до белеп торырга тиеш иконенә Фәнүзә берничә айдан соң гына төшенде. Ә хәаергө ул шуңа игътибар итте: авылдагы яңалыклар, берсе дә калмый, хат эченә кереп бетте. Ләкин балалар бакчасы ачылуы турында, аның мөдире булып яшь кенә, ыспай гына бер кыз килүе һом ул кызның үзләрендә яшәве турында карчык ләм- мим бер сүз әйтмәде. Хәтта алдагы хатларда да яздырмады, һәм улыннан килгән җавап хатларының берсендә: «Безнең өйдә торучы Фәнүзә исемле кызга да күп сәлам», — дигән юлларны укыгач, үзе дә аптырап калды. Ул, әлбәттә, Фәнүзәне гаепләде. Авылда Зөфәр белән хәбәрләшердәй башка кешеләр барлыгын, шул ук, үзе яратмый торган Камиләнең хат алышып торуын башына да китермәде. Ә Фәнүзәгә аерып әйтелгән сәлам хат саен килде һәм килгән саен тынгысыз ананың күңелендә борчылу тудырды. Зөфәр әнисенең фоторәсемен сорап язды. Мөнирә җиңгинең алай ерак җирләргә җибәрерлек юньле төшкән рәсеме юк иде. Авылда шуның белән маташучы Гыйльман исемле малайны чакыртырга мәҗбүр булды. Ләкин чос Гыйльманның бер уңай Фәнүзәне дә төшереп алуын ул сизмәде. Әгәр күреп калса, һәм бигрәк тә үзенеке белән бергә, бер үк конвертта, Зөфәргә җибәрелгәнен белеп калса, эш хөрт иде. Ярый әле, Зөфәр үзе дә сак булды. Фотоларны алгач язган хатында: «Рәхмәт. әнкәй, рәсемнәрне алгач, кайтып күргәндәй булдым»,— дип, аермый гына әйтеп кую белән канәгатьләнде. Шуның артыннан ук Зөфәрнең парад киемендә төшкән рәсеме килеп төште. Артына: «Кадерле әнкәемә, сагынганда бер карап алу өчен».— дип язылган иде һәм шуннан түбәнрәк вак хәрефләр белән: «Теләге булган башка кешеләргә дә сирәкләп булса да карап алырга мөмкин», — дигән сүзләр өстәлгән иде. Мөнирә җиңги улына хатны күп яздырды. Зөфәре исенә төшкән саен, ул Фәнүзәне җилтерәтеп өстәлнең бер башына утырта да, үзе икенче башына урнашып алып, авылдагы хәбәрләрне тезә башлый. Кәефе бармы Фәнүзәнең, юкмы, исәпләшеп тору башына да килми. Эштән арып, ачыгып кайткан чакларында да форсат бирми, шунда ук тарткалап ала. — Язып ташла әле. Ашарга өлгерерсең. Фәнүзә, әлбәттә, карышмый. Ләкин эченнән уйлый: «Гомер буе шундый мыжык кеше белән яшәргә язмасын». Ә кайчакта, хәтта үзе дә сизмәстән, уйлаганы кәгазь өстенә төшеп куя... — Яздыңмы? — дигән тавышка уянып китә дә ашыга-ашыга хаталык белән килеп кергән сүзләрне сызгалап ташлый. «Кайнанаң шундый булмасын»,— ди ул эченнән. Фәнүзәнең әкрен генә кайтып керүендә һәм мыштым гына чишенүендә үк зур җитешсезлек тотып алган хуҗабикә өстәл янында иягенә таяна биреп, улына китәчәк хат өчен хәбәр сөйләп утырганда, өлгерә алмавын яки ялгыш язып ташлавын күреп, отыры кәефсезләнеп китә. Аның да башына бик үк яхшы булмаган уйлар килә: «Шундый пешмәгән, йомшак бәндәгә көнең калмасын». Ачу белән Фәнүзәгә карап ала да әмер итә: — Мин әйткәннәрне сызма! Барсын да яз! «Киленең шундый була күрмәсен, — дип уйлый ул, йөзен читкә алып, — йөрәгең ярылыр, ходай сакласын!» Хат саен ул ферма эшен телгә алмый калмый һәм шул уңайда мотлак Камиләне китереп кыстыра. «Камилә ялкау да, Камилә начар. Сөтне колхозда иң ким алган кеше — ул, чөнки башын уен-көлкегә салган». кирая МӘРГӘН ф со Билгеле, Фәнүзә боларның барсын да яза. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, эченнән пошынып куя. Чөнки ул кыз бер дә начар күренмәгән кебек. Яшьләр арасында үткәрелгән бөтен эшкә катнашып, ярдәмләшеп йөри. Нигә инде алай кеше өстенә гаеп ташларга? Юк, болай ярамый. Фәнүзә бу турыда сөйләшүне кирәк тапты. Әгәр алдагы хатны язганда тагын шул Камиләне начар яктан китереп кыстыра башласа, озынрак телле хуҗабикәнең тезгенен тартып куярга булды. Ләкин берничә көннән соң клубта Камиләнең үзен күргәч, кинәт бу фикереннән кире кайтты. Чөнки Камилә янындагы кызларга әле генә Зөфәр җибәргән хатны укып һәм шул хат эчендә килгән җыйнак киенгәч солдат рәсемен күрсәтеп, мактанып утыра иде. Фәнүзә шул чак эсселе-суыклы булып китте. Гомерендә беренче тапкыр каушап һәм дулкынланып алды. Ул түзмәде, рәсемне Камилә кулыннан тартып алып, азрак карап торды да: — Бездәгесе зуррак, — дип куйды. Мактанчык Камиләне чеметеп алу теләге кузгалып китте аның күңелендә, һәм шушы ният белән ул бераз арттырыбрак, кабартыбрак җибәрүен сизми дә калды: — Ә минем үземә җибәргәне — тагын да матуррак. Анысында Зөфәр шинелендә төшкән... Кинәт аларның күзләре очрашты. Кырыс һәм мәгънәле караш белән алар бер минутка гына бер-берсен көйдереп алдылар да икесе ике якка китеп тә бардылар. Шундый минутларда кинәт кабынып киткән хисләреңне уртаклашыр кеше таба алмау авыр була. Бу хәлне хуҗабикәгә әйтеп булмый бит инде һәм Зөфәрнең үзенә дә язып булмый. Кая барасың? Онытылыр өчен ул авылына, әнисе янына, кайтып килмәк булды. Бүген үк! Хәзер үк! — Сиңа хат язганнар,— диде аңа хуҗабикә, ишектән килеп керү белән, — әнә, әле генә Гыйльман китереп ташлап китте. Хат сүзе Фәнүзәне сискәндереп җибәрде. Үз гомерендә әле ул әнисеннән һәм кечкенә туганнарыннан башка кешедән хат алганы юк иде. Билгеле, бу хат Дүртимәннән булырга тиеш түгел. Конвертны кулына алгач, ул йөрәге җилпенеп куйганын тойды. Хат аның эшләгән урынына язылган иде. Матур чыксын өченме, әллә кызыксынучылардан яшерер өченме, адресны ташка баскан хәрефләр белән язганнар. Үзеңә адресланып килгән беренче хатны ачканда туган ләззәтле минутларны кем генә кичермәгән? Фәнүзә каушавын мөмкин кадәр яшерергә тырышып: — Өйдән язганнардыр,— дигән булды.— Я берәрсе авырып киткәндер әле. — Өйдән килгәнгә охшамаган, — диде Мөнирә апа, мәгънәле итеп, — ерактан килгәне күренеп тора. Ана кешенең нидер сизенеп, авыр көрсенеп алуы юкка гына булмады: хат Зөфәрдән иде. Ул хатта әллә ни язылмаган иде язылуын, ерак җирдәге солдат, күп итеп «йөрәгеннән чыккан» сәламен җибәргән дә, әнисенә хат язышып торуы өчен һәм, гомумән, олы кешегә ярдәмләшеп, иптәш булып аларның өендә яшәгәне өчен зур рәхмәт белдергән. Иң азактан үз исеменнән дә бер хат язып салуын үтенгән. Хуҗабикә сорашмады, ә Фәнүзә бер сүз дә әйтмәде. Өйдә авыр тынлык урнашты. Берсе шатлыгын җыя алмый аптырады, икенчесе ачуын тезгенли алмый җәфаланды. Берсе, рәхәтләнеп, онытылып, иртәгә язачак җавап хатын ниндирәк ягымлы сүзләр белән башлап китәргә кирәклеге турында уйланды. Икенчесе ничек итеп бу кызны улы белән хат язышудан туктату турында фикер йөртте. Кыз йөзендә шатлык билгеләре кичәйгән саен, хуҗабиконең сөм- сере коела барды. Әгәр да Фәнүзо акыллы чара күрмәгән булса, бәлки хуҗабиконең ачуы, бик күп көттерми, шунда ук тышка бәреп чыккан булыр иде. Бу куркынычны кире кагу өчен Фәнүзо кулында * шактый уңайлы һәм тәэсирле көч бар иде. Ул шуны файдаланды: з — Камиләга хат килгән. — диде ул, тавышын үзгәртеп, — эчен- * дә фотосы да бар. н «Кемнән»? дигән сорау урынына хуҗабикә: — Кайчан күрдең? — диде. — Бая клубта кызларга күрсәтеп, мактанып утыра иде. — Чикерткә' Cbivpi.i inin-n ОЧЬфГЫрЫ н >p< | ♦ Фәнүзә ялгышмады. Хәбәр Мөнирә җиңгинең уй-фиксрен бөтен- х ләй икенче якка борып җибәрде. 2 — Кая. утыр әле өстәл янына. — диде ул ашыгып, — яз! Шәп =■ итеп, җиренә җиткереп яз! Камиләгә кәртечкә җибәргәнсең икән, ди- г гең. теләсә кайда күрсәтеп, мактанып, үзеңне рисвай итеп йөри икән, е дип әйг. Моннан кире алан эшләмәсен. Я ул кәртечкәсен кире сора- п тып алсын. Ул көнне Мөнирә апаның күзенә йокы кермәде. Улының алдагы л язмышы, өйгә кемне алып киләчәге турында ул төне буе баш ватып чыкты. Шаталак булганы өчен ул Камиләне күңеленә якын да китерә алмый. «Шул әйтүгә, шул язуга, әгәр туң булмаса, Зөфәр дә төшенергә тиеш иде бит инде. — дип уйлады ул. төнге йокыларын калдырып,— әллә аңламый, әллә юрамал шулай эшли. Ә менә бу җыбыткы Фәнүэәсенә ни дип язган була икән инде? һәй Зөфәр, Зөфәр, катырасың бит әңиеңнең газиз башларын!» Мөнирә җиңгинең булачак килене боларның икесенә дә охшамаган. Ул, әлбәттә, уңган булырга тиеш, ләкин уенчак түгел. Ул, әлбәттә. әдәпле, юаш булырга тиеш, ләкин җебеп төшкән бозау түгел. Бер сүз белән әйткәндә, кайнанасы сүзеннән дә чыкмасын, иренә дә гадел хезмәт итсен. Әйткәнне көтеп тормасын, үзе белеп эшләсен, итәген җыеп йөрсен, теле-теше булмасын, иреннән алда түшәккә барып ятмасын, кайнанасыннан соң тормасын, уңган булсын, таза булсын, гадел булсын... Йокысыз төннәрне Фәнүзә дә еш кына үткәрә башлады. Зөфәр турында уйлану аның күңеленә рәхәтлек бирә. Бигрәк тә солдатның кыска язылган хатларында әйтелгән кайбер ягымлы сүзләрне кабатлау аңа күңелле була. Зөфәрдән хат килгән саен, Фәнүзә күзгә күренеп үзгәрә: өй эчендә, хуҗабикәсе әйткәнне көтеп тормый, бөтен җирне ялтыратып куя; урамга чыкса, кешеләр белән кыюрак сөйләшә, эшендә дә үзен ышанычлырак тота. Фәнүзәнең кәефе күтәрелгән көннәрдә инде Мөнирә апа, киресенчә, күңелсезләнеп китә. Күңел төбендә сакланып килгән шикле уйлар калкып чыгалар. Йөрәк тибеше ешаеп китә. Килә-килә аның йөрәгендә Фәнүзәгә карата дошманлык хисе кузгала башлый. Мондый ярашмау, үзара килешми яшәү тирәнәя башласа, яхшы булмаячагын күздә тотып, имин чакта ул Фәнүзәдән котылырга дигән карарга килде. — Кызым, — диде ул бер көн гадәттән тыш йомшак тавыш белән, — Зөфәремнең кайтыр вакыты җитеп килә. Бездән чыгарсың инде... Фәнүзә баскан урынында катып калды, ә хуҗабикә ачыкларга ашыкты: — Егетле өйдә кыз баланың булуы килешмәс. Әниең дә риза булмас. Фәнүзә эндәшмәде. — Иртәгә үк бригадирга әйтерсең. Фәнүзә җавап та бирмәде, бригадирга да барып тормады. Зөфәр кайтырга бер атна чамасы вакыт калгач, бөтен әйберләрен төйнәп, Дүртимәнтә кайтып китте. Мөнирә җиңги иркен сулыш алып җибәрде. Хезмәт срогын тутырып, зураеп һәм матурланып, авылга Зөфәр кайтып төште. Аны зурлап каршы алдылар. Хәтта клубта махсус очрашу кичәсе оештырдылар һәм өйдән-өйгә ашка-чәйгә йөртеп чыктылар. Мөнирә апа чиксез шат булды. Бигрәк тә улының чикерткә Камилә тирәсенә сугылмавын хуп күрде. Аның алдында хәзер күзгә күренеп торган куркыныч юк иде. Улы эшкә башлагач, килен дигән нәрсәне әкренләп үзе табып бирәчәк иде. Авылда кунак булып йөргән арада Зөфәр районга да барып кайтты. Күрше авылларга да чыгып килде. Урам кыдырып, бушка җилләнеп йөрү туйдыра башлады, ахры, бер көн идарәгә барып, эш турында сөйләште дә, кайтып, әнисенә яңа хәбәр әйтте: — Әнкәй, мин сиңа килен алып кайтырга булдым. Ял бирергә кирәк үзеңә. Мөнирә апаның кулыннан әйбере төшеп китте. — Кайдан? — дип сорады ул кинәт бөтенләй ят кеше тавышы белән. — Кемне? — Анысын кайткач күрерсең. Күрше авылдан. Машина белән алып кайтабыз. Әзерләнеп тор. Зөфәр, нинди дә булса зур сүз булыр, әнисен үгетләргә, хәтта бәлки үтенергә, ялварырга туры килер, дип уйлаган иде. Ләкин Мөнирә апа телсез калды. Егет әнисен кызганып куйды: — Кайгырма, әнкәй, барысы да яхшы булыр, — диде китәргә ашыгып. — Без сине тәрбияләп кенә торырбыз. Ә хәзер самоварыңны куя башла... Улы чыгып китте, әнисе тавыш-тынсыз көтеп калды. Ике-өч сәгать тә үтмәгәндер, Зөфәр киленне җилтерәтеп алып та килде. Килен кеше алдына килеп баскач, йөзенә төшкән яулыгын ачып җибәргәч, Мөнирә җиңги егылып китә язды: аның алдында Фәнүзә басып тора иде. — Әнкәй! — диде Фәнүзә, аңа ташланып. — Килен, — диде Мөнирә җиңги, аны кочаклап. Алар икесе дә, яшьләнгән күзләрен сөртеп, бер-берсенә карашып алдылар. ♦Менә мин хәзер бөтенләй килдем, — ди иде булачак киленнең күзләре, — күпме киреләнсәң дә, улың минеке булды». ♦Улым синеке түгел, син үзең улымныкы булдың, — ди иде булачак кайнананың күзләре,— ә улымныкы дигән сүз — минеке дигән сүз, белеп тор...» Ә котларга килгән халыкка: — Үзем димләп алдырдым, — диде кайнана кеше, — улым әрмиядә чакта хат саен әйтеп яза торган идем. — Улын ныклап белмәсәм дә, кайнанама була килдем, — диде килен кеше, — ел ярым бергә яшәдек бит. Ачуланып караган чагы да булмады...