Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫСКАЛЫК— ӘДӘБИ ОСТАЛЫКНЫҢ БЕР ШАРТЫ

Мәгълүм «и әдәби осталык турында предметсыз сөйләп булмый, шуца «үре мин сүземнең предметы ител өлкән язучыбыз Мирсәй Әмирчең «Җан көеге» повестен алдым. ■Социалистик Тгтэрстанида чыккан бериие бүлеген исәпләмәгәндә, бу повесть беренче кабат «Исеңдәме—> дигән китапта донья күрде . Аның турында, гомумән, чыкканмы да. чыккач та, торле фикер булды мә-әр матбугатта повесть уңай бәя аяды. Бигрәк тә аның оста каләм тарафыннан язылган әсәр икәнлеге икърар ителде ■Жан көеге» — чынлап та оста язылган әсәр. Лакин болай дип катгый әйтү никадәр җиңел булса «ни өчен?» дигән әллә күпме сорауга телле җавап бирү шул кадәр авырдыр. Әсәр ничек укыла? Укыл чыккач хисләребез нишли? Күзебез ачылып. күңелләргә ’әгәрәл нур тешәме? Автор идеясе образларга сеңеп, бер бетен хасил иткәнме? Моңа әсәрнең теле, сюже ты, композициясе ни дәрәҗә ярдәм иткән? Гомумән әсәр ышандырамы?.. Кыскасы. сорау бик күп Әлбәттә, бу кечкенә мәкаләдә һәммәсенә җавап бирел чыгу мөмкин түгел шулай да кайберсенә тукталуны кирәк таптым —Кайчан бетә инде дип йерәкләргә кан савылып төшкән сугыш беткәнгә дә тиздән утыз ел тула Сугыштан соң туган балаларның инде үзләренең балалары бар Ләкин сугыш дигән шомлы сүзнең күңелләрдән җуелгань юк. Ул — Ватаныбыз өчен шәһид киткән 20 миллион кешенең М Әмир. Исеадзме— Повесть һәм хикәя ләр Татхрстәи кит.,.- нәшрияты 1972. 1 Г Рамазанов. Өлкән әдипяек яка китабы «Кызыл тап». 2 фтзраль. 1973. А. Расих X дожяик осталыгы «йшяал истин Татарстан» 24 якжь. 1973, безгә мирас булып җир өстендә калган боек рухында. Ул — тәннәрендә кургаш кисәге иоргән исән солдатлар хәтерендә. Ул — изге җир куенына улларын биргән аналар бәгырендә. Ул әле озак еллар күңелдән китмәячәк — икенче, еченче, дүртенче... буын кешеләрен дә ата-бәба- лар әйдәгән батырлыкка, ватан сеючән- леккә өндәп торачак. Ул хакта әле зиһенне генә түгел, гражданлык хисләрен дә уйнатырлык яңадан-яңа әсәрләр язылачак. Шуңа күрә заманында сугыш чорына бәйле байтак әсәр язган Мирсәй Әмир яңадан да бу темага әйләнеп кайткан икән — бу бик табигый хәл Ләкин, алдан ук әйтергә кирәк. «Җан көеге» повестеның материалы безнең татар әдәбиятында күз күнеккән түгел: аның үзәгендә — дезертир образы!.. Дөрес, моңа тикле Эдуард Касыймовның «Көмеш язулы кылыч» дигән повестенда Хисам атлы бер дезертир күзгә чагылып киткән иде китүен. Инде тагы берәү! Сагаймас җирдән сагаясың: безнең халыкка хасмы соң бу? Хәтергә шундук Тукай сүзләре килеп төшә: «Без сугышта юлбарыстан кеч- лебез. без тынычта аттан артык эшлибез». Без шуңа күнеккән. Бөек Ватан сугышын гына искә төшерик — күлме герой чыкты безнең халыктан! һәм менә шул батырлыкка күмелгән данлы юл өстендә бер дезертир тора! Каян чыккан ул?.. Повестьның язылу тарихына тукталып, автор үзе болай ди: «Ватаныбыз авыр еллар кичергән чакта, баласы ямьсез хурлыкка төшкән бер бәхетсез ана авызыннан ишетелгән гыйбрәтле сүз күңелемдә гомергә бетмәс яра шикелле авыр эз калдырды: «Уллары сугышта үлгән авылдашларым турында ишеткән чакларда,— диде ул ана,— күңеМ лемнэн, бар бит бәхетле аналар дип уфтана торган идем». Шул вакытта ук миндә бу ананың фаҗигасе турында, гражданлык хисен югалткан түбән җанлы бәндәләргә нәфрәт һәм нәгъләт сыйфатында бер әсәр язу теләге туган иде. Ямьсез факт булганга, язарга ашыкмадым. Күп еллар үтеп китте, ләкин ул гыйбрәтле хәл онытылмады. Онытылмады гына түгел, үзе турында язуны таләп итеп, җаныма тынгы бирмәде. Ниһаять, мин аны язмый булдыра алмадым. Нәтиҗәдә «Җан кееге» дигән повесть барлыкка килде».... Димәк, материалы бар, мотивы бар, идеясе ачык. Ләкин боларның чишелеше һәр вакыт, математик тел белән әйткәндә, язучының политик, әдәби-эстетик карашлары ныкг.ыгына һәм, ниһаять, осталык дәрәҗәсенә туры пропорциональ бәйләнештә тора. Партияле карашы, принциплары булып та, осталыгы булмаса, әдәби әсәр дип авыз ачуның мәгънәсе юк: көтүдән алда тузан туздыру гына була. Инде повестьның эченә күз салып ка1941 елның җилле-яңгырлы көзге кара төннәренең берсендә, шомлы җилдәй тәрәзә кагып, фронтка киткән җиреннән качкан Камәретдин кайтып төшә. Әсәрнең беренче җөмләсеннән үк сискәндереп башлаган ямьсез төн картинасына кеше сурәтле «ниндидер салкын юешлек» килеп кушыла. Үз вөҗданын көзге юл пычрагына салып изгән Камәретдингә булган мөнәсәбәт шушы өч сүздән башлана да инде: «ниндидер салкын юешлек». Ул хәтта сөйгән хатыны белән әнисенә кул да биреп күрешә алмый; тизрәк толып белән берике телем ипи алып, печәнлеккә чыгып яту юлын карый. Шул караңгы төннән алып, «бу өйгә яңадан мәңге әйләнеп кайтмаска ант иткәндәй», килен белән кайнанага әз булса да ял бирә торган тәмле йокы юкка чыга. Ил белән килгән, ләкин рухны сындыра алмаган сугыш авырлыгы өстенә, бу икәүнең генә башына төшкән олы хәсрәт — хурлык өстәлә. Моңардан, әлбәттә, бик авыр булса да, бер селтәүдә кырт өзеп, котылып та булыр иде. Ләкин беренә бала, икенчесенә ир булган якын кешеләрен, күрәләтә, җитәкләп чыгарып сата алмыйлар: кан бер, гаилә бер!.. Шулай итеп, алар, ихтыярсыз, хыянәткә катнашучы булып китәләр. Шулай да алар беренче көннән үк бик ныклык белән Камәретдинне бу түбәнлек юлыннан коткарырга тырышып карыйлар. Тик Камәретдиннең ишетәсе дә килми. Ул поездлары туктап торган бер станциядә бик «мәгънәле» сөйләшкән ике кешедән: «Да, күпкә бармас. Мәскәү киткәч инде, калганы... күп булса бер айдан бары да бетәр... Хәзер бөтен хикмәт — исән кала белүдә» дигән сүзләр ишетеп кайта. Камәретдиннең мескен йөрәгенә бу сузләр көч бирә. Әлбәттә, исән кайтасың дигән ышаныч булса, ул да сугышта нинди кыенлыкка да түзәр иде. Ләкин аңа кем андый гарантия бирә? Шуңа күрә ул «бер айга да бармас» сугыштан исән калырг» уйлый. Хәтирәнең дә күңеленә иблис коткысы төшеп ала. Тик ул аны минут эчендә йолкып ыргыта. «Барыбер дошманга баш ия- торган түгел безнең ил»,— ди ул. Сугыш Татарстанга җиткән хәлдә дә Хәтирә үзен фәкать партизан итеп кенә уена китерә ала. Бу—аның иманы. Язмаячак ул бу иманнан. Камәретдин белән сөйләшкәннән соң Хәтирә дә, Сабира да тәмам гаҗизлеккә төшәләр. Кайнанасы «Хәтирәнең шундый авыр тойгылар кичергән чагында да гүзәллеген, зифалыгын югалтмаган гәүдәсенә, бетмәс яшьлек, карап туймас яшәү матурлыгы бөркеп торган иңбашларына, күкрәкләренә, хәсрәт күләгәсе астында да алсу нурын саклаган моңсу йөзенә карап авыр уйга талган иде. Аның улы янында фәрештә бит бу изге җан!..» Бу уйлар фәкать килененә карап уйланса да, нигездә улына юнәлтелгән; хурлыклы, түбән юлга аяк баскан улына карата әрнүле мөнәсәбәт ап-ачык булып ярылып ята. һәм шушы моменттан башлап килене аңа үз баласыннан якын бер кешегә әйләнә. Икесе өчен дә газиз булган Камәретдин, иң йомшак җиргә чыгып, сызлата-сызлата- усә барган чуанга әйләнә. Шулай да әле өметләре тәмам киселмәгән: алар әле һаман Камәретдиннең бөтенләй үк намусы бетмәгәндер, уз гаебен үзе танып, үзенә генә түгел, әнисе белән хатынына, үз халкына, ниһаять, Туган иленә төшергән кара талны үз каны белән юар дип көтәләр. Инде аларны Камәретдиннең бу газават юлында исән калукалмавы да борчымый—ил алдында вөҗданы саф булып калырга тиешлеге генә борчый. Идән аша туры да, кинаяләп тә әйткән күпме сүз, күпме акыл исраф ителә! Ләкин Камәретдин бирелергә уйламый: аның көчсез зиһене белән кур как йөрәгөн. серемдәй. җан саклап калу ■истмняты томалаган; шул инстинкт балан уа тмздем хеком алмашынуын ката. Эмма «амнар уза, атналар уза, а тыны балан суырып алырдай наткан кана килми да аилми. Алай гына түгел, киресенчә кита бзра — безнекеләр Мескеү янында фашист суратана карган тевтон токымының мөгезен сыйдыралар. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткач, «Сабира үзалдына сөйләнү тәртибендә гена әйтеп куйды — Болан булгач, кодайга шөкер инан ала,— диде — Батыр иаракла ирлар да җитәрлек инан— Юри кычкырып әйтә, юри бәгырьгә пычак кадый., бердәнбер улы артык мнкӘинмГ.я Монысы ала баласы гына! Бер кан адарга. хәсрәтеннән үзен-үзе кая куярга белмиме, бердәнбер улының үлем заборе килган Шәргыя карчык кере. Сабира белем икәүләп елашә-елаша сөйләшеп утыралар. «Камәретдиннең әнисе аяыр хәсрәткә тарыган күршесен юатырга телеп әйтте: — Командиры бик дөрес әйткән, күрше.— дде.— Сабыр бул. Улыңның әнә шулай ил рәхмәтен алырлык батыр булып үлүе ул кайгы гына түгел, аның юанычы да зур. Монардан начаррак хәсрәтләр дә була бу день яд а». Шәргыя карчыкны озатып кергәч. Сабира апа тирән карсенеп: «Бәхетле ана!» дип куя. Бу сүздән тәннәр чымырдап кнтә. Чыннан да Камәретдин ише баланың тере булуыннан ни бәхет! Әлбәттә, естә сайланган һәр сүзне Камәретдин үзе дә базда ишетел ята. Ләкин суга баткан саламга ябышыр диләр, ул еметсеэлех, дучарлык белән талпыныл-бәргәләнеп, каннар җылытуын катарга була. «Җәйгә чыккач ни булыр бит әле!»— менә аның бик та әйле-шәйле өмете. Ә ул арада әнисе белән хатыны күңелендәге аңа булган өмет, әрнеп-аәыртты- рып, сүнгән йолдыз шикелле, сызылып кына юкка чыга; якынлык хисләре битараф ераклыкка китеп, таштай каткан бәгырь генә торып кала. Бәгырь ите шулай киселә. Моннан соңгы вакыйгаларда Камәретдиннең барлыгы-юклыгы үзенең әһәмиятем жуя. Хәтирәнең дә иренә булган мөнәсәбәте кульминация ноктасына җитә. Казаннан урман кисәргә җибәрелгән ике кыз бо- ларда торган чакны була бу хәл. Бер кичне ярыктан ялгыш төшеп киткән фоторәсемне алырга дип Хотирө базга теше. • Әллә нишләде шунда Камәретдин. Карточканы тыныч кына ычкындырасы урында, нишләгәнен үзе дө аңламастан, ихтыярсыз. Хәтирәне шул сокландыргыч матур беләгеннән тотып алды. Әйтерсең елан чакты Хәтирәне Йөрәк яргыч тавыш белән, бетон өйне яңг»<ра- тып. чарылдап кычкырып җибәрде — Кеш, ләгънәт! Көш! Ул атылып баздан чыкты. Шундук идәнне ябып, өстене тибеп куйды... Куркынган кызлар: — Нәрсә булды, Хәтирә апа! — диештеләр. Хәтирә һаман тынычлана алмый, еларга рәтләп җавап та бирми иде. — Паразит! — дип дәвам итте ул.— Әрәмтамак ! Каян ияләшкән безгә шундый хәшәрәт! Бөтен өйнең ямен җибәрә, шакшы!» Моннан да ачык әйтү мөмкин дә түгелдер. Шулай итеп, Камәретдин Хәтирә өчен ир буларак кына түгел, гомумән, кеше буларак та бетә — Хәтирә күңеленнән язгы ташкын юыл алып киткән чүптер- тирестер шикелле юылып кына тешә. Хәтта кулы да, башы-күзе дә гарип Каһарман да аңа Камәретдиннән ягымлырак күренә башлый. Тик йөрәгендә, «хәтта аның турында уйламаганда да бетми торган чир шикелле» булып, юшкын утырып кала. Ләкин мондый киеренке хәлнең бер өй эчендә озакка китүе мөмкин түгел Чуан җитлегеп сытылырга тиеш, һәм сытыла да: язның шөлдерәп ерганаклар аккан, шашып сыерчыклар сайраган бер көнендә үзе дә инде артык түзә алмаган Камәретдин караңгы баздан якты көнгә чыгарга була. Хәтирә «каршысында базда үскән бәрәңге кебек төссез ак чырайлы, мыегы белән тоташып, чәбәләнеп, укмашып беткән кара сакаллы, килбәтсез озын һәм пычрак чәчле, кабердән чыккан ’өсле арык, хәлсез ят кеше басып тора иде... — Менә чыктым,—диде Камәретдин.— Хәзер әзрәк өс-башымны рәтлим дә сельсоветка барам. Теләсәләр нишләтсеннәр... Ниһаять, Хәтирә дә сүз әйтерлек хәлгә килде: — Соңга калдың, Камәретдин. Аның тавышында Камәретдинне кызгану да, үкенү дә юк иде». Нәфрәт тойгысын әйтәсе дә юк, чөнки нәфрәт өчен дә бу бәндә артык түбән. Аңа карата фәкать кыргаякны изгәндәге җирәнү генә булуы мөмкин. Чөнки аның Кеше һәм Гражданин дип аталырлык йөзе калмаган, ә кылган гамәле, дөресрәге, гамәлсезлеге безнең совет чынбарлыгында җирлек таба алмый. Безнең чынбарлык Хәтирәләр, Майбәдәрләр, Корбангалиләр Камалиләрнең таза кулында; идея шулар- ның уйхолкь', гамәлләренә әверелгән Димәк, уңай образлар никадәр көчле булса, никадәр ышандырса, кире тенденцияләргә мәйдан шул кадәр бетә барачак. Бу җәһәттән Камали (тулы исеме — Камалетдин) образын әйтеп узасым килә. Унбиш яшендә авылдан качып чыгып китеп— бер шаулый. Читтән акыл утыртып, чаяланып кайта. Төннәрен колхоз атына атланып, күрше авыл кызлары янына йөри. Аннары армиягә алалар. Армиядән туры Уралга китә. Салган баштан ярамаган эш эшләп, төрмәгә утыра. Аннан котылгач, яңадан үз авылына кайта. Читтә өйләнгән хатыны ул төрмәдә чакны кияүгә чыгып куйган: Камали күп уйлап тормый, бер баласы белән ирдән кайткан Майбәдәр-ә өйләнә. Эчеп алса, бер дулап та ала. Сугышка тикле менә шундый була Камали. Шуңа күрә, улы качып кайткач, Сабираның шиге шундук аңа төшә: «Мөгаен, шул Камали этлеге бу! Югыйсә, мондый бала идеме соң безнең Камәретдин?!» Сугышка алар бергә китәләр. Бер авылдан булулары өстенә фамилияләре дә бер: Абдуллин. Җитмәсә, барлау вакытларында Камәретдинне һаман Камалетдин белән бутыйлар. Инде шул бутауның бәласе булып, бер төнне Майбәдәрләргә тентү керә. «— Мин аны әллә кайларда газап чигә дип, сугыш кырларында җәфалана дип кызганып йөрим. Көне-төне дигәндәй ходайга ялварып, исән-сау булуын сорыйм, җиңүче булып әйләнеп кайтуын көтәм. Ә ул... Минем янда чакта аңардан батыр кеше юк иде. Куян йөрәк икән, адәм хурлыгы!»— дип. Майбәдәр бар ачуын, ярсуын Хәтирәләргә түгеп чыга. Ә базда яткан чын дезертир моны үз файдасына бооа — Камали турындагы бу яман хәбәр аның өчен яхшы гына түгелме соң? Димәк, аларны һаман бутап йөртүдә дәвам итәләр. «Димәк. Камәретдин урынына Камалетдинне эзлиләр. Эзли бирсеннәр. Камәретдингә тынычрак булыр». Ә Камали —аларның ут күршесе. Ләкин, һич көтмәгәндә, «тагын берәр ярамаган эш эшләп ташлавы бик мөмкин» булган дуамал Камалетдин чын батыр булып чыга. Ул хат язышырга ярамый торган җиргә барып эләккән дә шунда яраланып госпитальгә кергән икән. Хаты килеп күп тә үтмәстән, аның исемен газетадан укыйлар: сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ә тагын бер-ике атнадан, юл буйларында гөрләвекләр аккан бер матур көнне, үзе дә отлускыга кайтып төшә. Хәтирәләргә күрешә кергәч, автор аны ничек аяк атлавына кадәр тасвир итә: «Таза итекләре белән идәнне сыгарлык басып атлаулары өй эчен тулыландырып, ямьләндереп җибәрде», ди. Бу деталь бик мәгънәле — Камали чыннан да өй эчен генә түгел, ә бөтен әсәрне ямьләндереп җибәрә: бу образга язучы аерым идея — батырлыкның җиңүе идеясен йөкләгән. Әсәрдәге конфликт, көрәш психологиясе дә бик катлаулы — чаптың-өздең белән генә хәл ителә алмый: гаилә, туганлык җепләренә уралып беткән. Камәретдин «мондый яман акылсызлык эшләве белән ана күңелен бик каты рәнҗетсә дә», әнисе аңа рәхимсез була алмый: «Бала бит!» Хәтирә дә башта, Камәретдин үзе теләмәгәч, сельсоветка барып әйтми: «Үз иреңне үзең чагу? Юк, Хәтирә анысын булдыра алмый. Күңеле тартмый, күңеле тартса да. аягы атламас ул юлга, аягы атласа, теле әйләнмәс! Әби-бабайлар йоласын тотар». Менә шушындый, җан тартмәса да кан тарткан, акыл җитсә дә, йөрәк җитмәгән ситуациядә кемнең кем икәнлеге, ягъни характерлар сынала да инде. Бу психологик көрәштә үз язмышын ил язмышына бәйләгән, үз намусын ил намусы итә алган кешеләр генә ут-су барьерын янмас- батмастан җиңеп чыга ала. Камәретдин баскан юл әнисе белән хатынын да, сиздерми генә, битләренә халык төкерәчәк хурлыкка җитәкләп алып керәчәк иде. Бу җитәккә иярмәү өчен күңел тартмау гына җитми — югары дәрәҗә гражданлык хисе, гражданлык аңы да кирәк. Сабира белән Хәтирә менә шушы бөек хиснең ныклыгыннан сынау үтәләр. Әлбәттә, әгәр әйләнә-тирәләрендә Майбәдәрләр, Зәкияләр, Мәрьямнәр, Корбангалиләр булмаса; әгәр бөтен авыл халкы бөтен ил язмышы өчен яшәмәсә, бу баткак юл, кем белә, бәлки аларны да суырып ала алыр иде. Ләкин социаль җирлек башке, мохит башка! Нинди авырлык. мохтаҗлыклар кичерел те. җиңел чыгуыбызның чишме башы менә шул молитте— стройда инде! Бу фикер повестеның бетен әдәби җирлегеме армаеы-буе итеп тукылган. Мирсай Әмирнең хатын-кызларга булган (армате, инсафлы яратуы бу повестенда да бетмәс кач белән берал тора. Хәтирәнең һәр сузе. хәрәкәте мегамелә- се, портретына игътибар итегез. Никадәр фидакарьле*, никадәр сафлык һәм ма- ләемлак! Яки берничә генә биттә күренеп тә, күңелгә арылып тешкем Казан кызлары нинди! Яки чәчрәп торган зәңгәр күзләре, уйнаклап торган кайнар күкрәкләре белән оешкан каннарга да ут җибәрә торган Майбәдәр дә күз алдыннан китәсе түгел. Янә Сабира ала белән Хәтирә арасындагы менәсәбәт ышандыргыч ситуацияләр аша сокландыргыч ител сурәтләнгән—йерәккә кадала торган бер шырпысы юк. Бу — каинана белән килен арасындагы традицион каратышудан* бик нык аерылып тора. Бу ике образны азучының аеруча уңышы дип әйтергә кирәк. Болар бик нык уйланылган идеянең авыр башы шул ике жвтын естенә тешә дә инде. Кыскасы, үзенең бәрәкәтле иҗат дәверендә Мирсәй Әмир каләме яраткан хатын-кызлар галереясына — Артыкбикәләр, Миңлекамаллар Фатыймалар. Санияләр анына Хәтирә әстәлде. Гомумән, образларның тегәл эшләнүе. Һәммәсенең ышандыруы җәһәтеннән «Жан кеегея повесте күпләргә үрнәк була ала. Анда — кереп тә. сүз әйтергә оныткан, ■ки сүз әйтеп тә, чыга алмый буталып йергән бер генә персонаж да юк. Роберттан Рәшиткә әйләнгән иң эпизодик персонаж белән Каһарманның ун гына сүз каткан тилемсә хатынына кадәр тегәлләнеп бетә. Әгәр без повестьның күләме нибары биш кенә табак икәнлеген искә алсак, уйланыр, үрнәк алыр нәрсә бик бар. Күл-күл су җыелып торган калын романнар белән чагыштырганда бу кечкенә повесть бик тыгыз. Ул — Мирсәй Әмирнең әзлексез камилләшә килгән осталыгы нәтиҗәсе. Монда ул «Саф күңелпендәге озынлык чирен җиңеп, сюжетның җегәр- ле агышына, композицион бетемлеккә ирешкән. Су тула торган арыклар ябылган — повестьта бер артык эпизод, бер артык деталь җебеп-бүртел ятмый. Сүзләр тукымасы да һәр төрле тәти нәкыш, бизәктән арчылган, ничек бар шул мәгънәсе белән дәрес кулланылган. Өстән караганда, образлы итеп язарга омтыл' айлык һич күренми сыман, ләкин язган * әр сузе тебәлгән ноктасына тиеп кенә 'ора. Менә Хәтирә портретындагы кечкенә бер штрмх-билге. Фонарь тотып, бер генә минутка базга тешеп менгән Хәтирәне автор болай тасвирлый: «Камәретдин аны хәзер тагын да тулырак күрә. Алсу нур балкытып торган ялангач беләкләренең, юка күлмәк изүе аша әйтеп бетергесез нәфис булып күренгән ал-ак күкрәкләренең баш әйләндергеч җылылыгын тояк. Биредә портрет турыдан-туры түгел, ә Камәретдин күргәнчә—кәзгедәге сыман чагылдырып бирелгән. Әмма, шулай булуына карамастан Хәтирә тере булып күз алдына килеп баса. Чөнки ул, иң үзгә бер билгесен тотып алу естенә, Камәретдиннең ямьсез, «ара язмышы аркылы чагылдырыла. Портрет деталенең эчке динамикасы, җегәре бар. Ул символик та: караңгыда ялангач беләкләрнең елсу нур балкытуы бөтен әсәр өчен кирәк. «Жан көеге»ндә катлаулы чагыштырулар. метафоралар юк дәрәҗәсендә. Язучы обраэлау йөген төгәл мәгънәле һәр сүзнең үзенә йәкләгән. Мисаллар: «Яңгыр да. тәне буе тырышып яәа-аеа хәлсезләнеп калгандай, юашланган, туктартуктамас кына сибәли» (чагыштыруның иң гади формасы); «Коштабакка сөт салып, кулына күкәй алгач, кире уйлады таба исе бөтен урамга таралачак бито өлешенә карап бөтенне аңлаткан сәбәпле бәйләнеш); «Тарала алмый йөргән сөякләрен таратып бирермен!» (метонимиягә сезнең кабатлануы өстәлеп көчәйтелгән); -Инде тынычланып җитәм дигәндә, яңадан иреннәре йомшарып «итте» (метафора). Йерәккә үткәреп карый ала торган зәңгәр күз» (эпитетка әйләнгән чагыштыру) һ. б. Мисаллардагы сын яки хәрәкәт безнең күз алдында торган яки эшләнгән кебек. Сүзләр тук башактагы бодай бөртекләре сыман шыплап тезелгән. Күрәсез, болар Һәркем әйтә ала торган гап-гади сүзләр. Ләкин язучы аларны, сәйләндәй сайлап кына, берсен-берсенә ялгап куйгач, пластик образ барлыкка килә — шул «йөрәккә үткәреп карый ала торган зәңгәр күзәләргә күз тутырып үзең карап торган төсле. Жыеп әйткәндә, -Жан көеге» повесте — йодрыктай йомарланган, -ружинадай кысылган, кирәкмәгән бар детальдән арчылган, бер сулыш белән укыла торган әсәр ул