Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ

Шифаханә көннәре дәвам итә. Күз докторы килгән. Күзләрне карый. Йөрәк белән авыручыларның күзләре зәгыйфьләнә икән. Николай Иванович үзалдына мыгырдана: «Минем эчем кипкән, запордан җәфа чигәм. Ә сез күз дисез. Минем пыяла күземә чуртым да булмый». (Николай Ивановичның бер күзе пыяла икән!) — Иҗат бөек нәрсә! — дип кычкырып куя Якушенко. — Иҗат кешесе үлгәндә дә иҗат белән әвәрә килә. 0, хо-хо! Мин хикәя өчен бер уемны язып куям: ♦ — Аһ, Кәрим, нигә әйттең шул сүзләреңне! Дөнья миңа бөтенләй башкача күренә иде, яшәве күңелле иде, кошлар сайравына шатлана, кояш нурларына иркәләнә, яфраклар лепердәвенә назлана, чәчәкләр исенә сөенә идем. Хәзер бар да бетте». (Мин бу юлларны бер хикәямдә дә файдалана алмадым шикелле. Әллә бу үзе өч-дүрт юллык тәмамланган хикәя булдымы? Булса була икән!) Ачык ишектән сестра Даниянең коридорда җил-җил йөрүен карап ятам. Ул, дежуркага бер генә минутка кереп, пыяла шкафтан яки холодильниктан дарулар ала да тагын каядыр чыгып китә. Көне буе шулай йөри инде. Безнең палата ишеге төбендә ак халаты, ак бүреге генә яшендәй сызылып кала. Безнең эрага хәтле ике мең ел элек Көнчыгышның борынгы медицинасы табибның өч даими коралы бар дип әйткән: берсе — сүз, икенчесе — үсемлек, өченчесе — пычак. Сүзне беренче урынга куйганнар. Хәзерге врачлар кайчак шул хакыйкатьне оныталар, авыру белән рәтләп сөйләшмиләр дә. Врач никадәр тәҗрибәлерәк булса, сүзгә шул кадәр күбрәк әһәмият бирә. Бүген профессор килде. Озын буйлы, күзлеге алтын кысалы, чәче маңгай турында коелган, чигәләрендә көмешләнгән, ә җилкә чокырында — кап-кара. Барыбызны да караганнан, барыбыз белән дә сөйләшкәннән соң, ул безгә болай диде: — Менә сез, солдатлар, окопта утырасыз, һөҗүмгә кузгалырга приказ көтәсез, ди. Берегезнең йөрәге окоптан чыкканчы ук ярыла яза. Ул солдатта өмет юк. Икенчегез, кабаланып, сигнал булганчы ук окоптан сикереп чыга. Аны шунда ук атып егалар. Димәк, аңарда да өмет юк. Ә күпне күргән солдат көтәргә кирәк чакта сабыр гыДәвамы. Башы журналыбызның 2 нче санында. Ш на көт». сугыш кырын күзәт», башта кая кадәр, аннары кая кадәр Йөгерәчәген чамалый. Мондый сугышчыда өмет бар. Ул дошманны да җиңә. исән дә кала. Йөрәк белән акырганда да тәҗрибәле солдат булырга кирәк. Дошман рәхимсез. Ләкин аны җиңеп була. Тынычлык, түземлек һәм тагын бер тапкыр түземлек. Барыгызның да хәле ө рәтләнүгә таба бара. л Уйлап табучыбыз Григорий Иванович йоклаганда кулларны ике = яктан да караватка беркетеп куяр өчен (инфарктлы авырулар гел £ чалкан ятарга тиеш) махсус каптырмалар уйлап чыгарды. Моңарчы * ул, авиатор буларак, очу турында гына уйлаган, хәзер нәкъ киресен 5 эшли, һай, бу язмыш!.. Көн болытлы, палатада күңелсез. Николай Иванович, яшелле- § зәңгәрле тавышлар чыгарып, гырылдап йоклый. Григорий Иванович * яткан җиреннән сызымнар сыза. Ул ком белән туфрактан дача < салырга хыяллана. Мин түшәмгә карап тик ятам. Тышта самолет = гүли. А. Гомәр килде, съезд хәлләрен сөйләде, минем хатны укыган- з лыкларын әйтте, съездның миңа җибәргән хатын бирде. Иптәшләр- о нең игътибары бик дулкынландырды. э Йөрәкнең күкрәкне ертырдай булып әрнүләре, бугаздан алып буу- g лары басылгач, шатланган идем, иртәрәк булган, ахрысы. Тагын S башланды. Гаҗәп ул йөрәк авыруы. Сәламәт чакта син йөрәгеңнең ф канда икәнен дә сизмисең. Авырта башлагач, күз аллары караңгы- а ла на. баш әйләнә, суларга һава җитешми. Күкрәгеңнең сул ягына о әйтерсең авыр тәпие белән аю баскан. Кайчак йөрәк йомарланган * йодрыкны хәтерләтә. Син аның сөякчел буыннарын тоясың. Ихтыяр- ч сыз валидол суыра башлыйсың. ™ Төн булды исә товар йөртүче вагоннар дөбердәргә тотына — с якыннан гына тимер юл тармагы үтә. ” — 0|-хо-хо! — дип ыңгыраша Николай Иванович. — Ә йөрәк = һаман сызлый, тамыр тибеше югалып-югалып тора. Әнә тагын тибә. * Бер, ике. өч, — дип саный ул, — дүрт, биш, алты... Менә тагын туктады. Беттемме? Актык сулышыммы? Юк, яңадан тибә. Да-а! Шун- < нан соң нәрсә? Җавап юк. Юләр кебек ята бирәм. Әй, язучы, ише- төсеңме, бер кыз исемә төште. Күзләре төпсез күл шикелле, батуың мөмкин. Матур күзләр! — Николай Иванович беркадәр вакыт тү- * шәмгә карап сүзсез ята, аннары тагын сөйли башлый. — Их, хәзер Сочига барасы иде. Безнең театр быел җәйгә гастрольгә Сочига китә бит. Эш беткәч — диңгезгә. Инфарктны бар дип тә белмисең. Беренче сентябрьдә Казанга кайтып төшәсең — йөзең алсу шафталу! Тагын бер көн мәңгелеккә китеп барды. Әле күптән түгел генә Николай Ивановичның юбилее булган. Өч йөз котлау хаты килгән. Барысы да озын гомер, нык сәламәтлек теләгән. Менә ул авырып ята. — Барлык котлауларын кире алсыннар иде дә сәламәтлегемне кайтарсыннар иде, — дип шаярта артист. Өендә Николай Ивановичның ике эте, ике мәчесе һәм аквариумда балыклары бар икән. Этләренең берсе карт, әлсерәгән, икенчесе чукрак, ди. Хуҗаларын күрсәләр, Шатлыкларыннан сикерешергә тотыналар икән. Кич. Яшен яшьни, күк күкри. Бөркү. Мондый төннәр бик тә интектерә. Бөтен шифаханә ыңгыраша. Яшен яктысында дежурдагы сестра Таня күренеп кала. u Кичә карт большевик Курманаев, яныма килеп, сөйләшеп утырды. Ул үзе аяклары белән җәфалана икән. Курманаев заманында бик мәһабәт ир булган булса кирәк. Хәзер дә әле кыяфәте мәгърур, түгәрәк башы матур, чәчен такыр итеп алдырган, мыек чылгыйла рын бөтереп тора. Элек лейб-гвардиядә, драгуннар полкында хезмәт иткән. Мулланур Вахитовны яхшы белә. Казанны ак чехлардан саклаганда революцион батальонның командиры булган. Хәзер безнең дүртенче караватыбыз да буш түгел. Анда ятучы авыруга хатыны һәр вакыт компот китерә. Николай Иванович һаман шаярта: — Тагын тәмле компот китердегезме? Ирегез бик бәхетле кеше сезнең,— ди. Бүген Николай Иванович яңалык ачты. Бөтен палатага кычкырып: — Наз белмәгән хатын — хуш иссез чәчәк ул! — диде. Аннары кемнең ничек яшәве турында сөйләп китте. Минем, ди, бер танышым бар. Шул, өендәге барлыюклы әйберен сатып, автомобиль алды. Автомобиль аңа шайтаныма да кирәкми. Иртә саен хатынын базарга алып бара, ә базарга бездән җәяү дә биш минутлык юл. Хатыны ике сәгать базарда йөри, бу — машинасын саклап утыра. Кайткач, караңгы төшкәнче, машинасын чистарта, гаражына әллә нинди әкәмәт бикләр ясап куйган. Бер көнне бу миңа: шәһәр советыннан участок алырга булыш әле, дача салам, диде. — Нинди акчага, машинаңны сатасыңмы әллә? — дим моңа. — Юк, машинамны сатмыйм. Өйдә аз-маз иске-москы бар, шу- ларны сатам, аннан дәүләт бераз ссуда бирер, — ди. Аның квартирасы ярыйсы гына. Дача аңа әллә ни кирәк түгел. Ләкин аның һәр вакыт нидер эшлисе килә. Татарлар юкка гына: тик торганчы тун итәген ямый тор, димәгәннәр ич. Кеше әгәр бер нәрсә белән дә кызыксынмый икән, аңа иң күңелле урында да күңелсез була, — дип нәтиҗә ясый Николай Иванович. Кузгалмый ята-ята барыбыз да аз гына юләрләндек бугай. Йөрәк инде сызламый, ләкин син ятасың, димәк, авырыйсың. Кай төшең авырта! Уйлый торгач табыла бит: калак сөяге чәнчи! Зифа буйлы, кара чәчле яшь врач Диләрәне Николай Иванович «утешительница души» ди. Мин бу сүзнең фарсыча «күңелне бизәүче» дигән мәгънә белдерүен әйтәм. — Шулаймыни! — ди артист, мине үчекләп. Карчыгы аңа астралар китергән. Ул ире янына утырмый, кулларын күкрәгенә кушырып, каршында моңаеп басып тора. Николай Ивановичка бу да ошамый: — Син, карчык, моңайма, мин үлмим әле. Минем комнан дача салдырасым бар. Проектын әнә Григорий Иванович бушлай бирәм, ди. 21. 6. 1958 ел. Американың хәрби министры гарәп илләрен атом бомбасы белән куркыта. Шундый дәһшәтле корал шундый министрлар кулында булгач, кешелек дөньясы тыныч яши аламы? Англия Кипрга гаскәр күчерә. Монысы да азатлыкка сусаган гарәп халкын куркытыр өчен инде. Империализмның коточкыч бер ваба икәне шундый тынгысыз заманда күренә дә инде. Григорий Иванович кич буе туфрактан яки комнан дача салу турында илһамланып сөйләде. Без ышанмаган саен ул үз фикерен тырышыбрак яклады. Николай Иванович тыңлап ятты-ятты да: — Григорий Иванович, җаным, синең бу уйларың, бәлки, чыннан да комга корылгандыр, әмма үлем түшәгендә ятканда тормышны яратуың белән син минем күңелдәге актыккы төшенкелекне дә себереп түктең. Мең рәхмәт сиңа! — диде. н Кеше, хәле аз гына яхшыру белән, ил тормышыннан аерым яши алмый. Радио тыңлый, газеталар караштыра. Соңгы көннәрдә америкалылар хыянәтче Имри Надька чыгарылган гадел хөкем карары уңае белән бетен дөньяга дау-шу күтәрәләр. Имеш, бу вәхшилек, Имри Надь герой булган. Шул ук вакытта үзләре Алжирда, Кипрда, Ливанда һичбер гаепсез меңнәрчә кешеләрне кыралар... Тормыш! Радио тыңлыйм. Заһид Хәбибуллин скрипкада «Аккош» көен уйный. Аңа ду килеп кул чабалар. Ә монда, күрше палатада, > Хөснул lk> ш\ лин җан өзгеч таныш белән ыңгырашып ята. Аның бавыры авырта. Ул бернәрсә күрми, ишетми. Ул да композитор. Ләкин аңа кул чабу юк. Ул сестраның тизрәк укол кадауларын гына көтә. Палатада кузгатыла торган проблемалар гаҗәп күп төрле. Ни •чен ирләр хатыннарыннан бик тиз туялар? Бүген безнең палата шул мәсьәләне тикшерә. Белдекле Николай Иванович кистереп әйтеп куя: — Яшь хатыннар үзләрен карый белмиләр. Яшь хатын матур итеп киенә, бизәнә, назлана һәм назлый белергә тиеш. Ул чагында ире аны йөз ел яратачак. Менә шул! Монысын кем әйткәндер белмим: — Сез ул явызга нинди җәза кирәк дисезме? Аны ату да, асу да аз. Аңа дөнья әле күрмәгән җәза кирәк. — Сезнеңчә, ул нинди җәза тагы? — Улмы? — Аның бөтен йөзе бөрешеп, иреннәре калтырый, күзләре ялтырый башлый, — мин... мин... аны... үз хатыныма өйләндерер идем! Ул чагында... ул чагында мин ул ләгыйньнең нинди җәзага эләккәнен белер идем! Белер идем!!. Юк, ни генә булмасын, дөнья матур. Баш очымдагы тәрәзә ачык. Көн кояшлы. Читкәрәк борылсам, койма буе күренә. Койма артында бакча булса кирәк. Кемнеңдер көлүе ишетелә. Кайдадыр әтәч кычкыра. Кичкә таба каргалар карылдый башлый. Мөгаен, яңгыр явадыр... — Бервакытны У-2 самолетына утырып Ярославльгә очтым, — дип башлый Николай Иванович, — кич театрда премьера, һавага күтәрелгән генә идек, чайкарга тотынды. Минем беренче утыруым ул самолет дигән нәрсәгә. Бетте, мин әйтем, баш. Ходай таш белән орсын иде шуны уйлап тапкан кешене. Самолеттан төшкәч, аягымда чак басып торам. Каршы алучылар булмаса ярар иде, дим эчемнән, бер кулым белән чалбарымны тотам... Я, алла, бер көтү артист-артистка- лар, чәчәкләр күтәреп, миңа таба киләләр инде!.. Авиация өлкәсендә беренче чыныгу үтүем менә шулай булды минем. Ул У-2 ләрне менә шушы,— кулы белән артка күрсәтә,— Григорий Иванович ясый икән. Сез аңарга инфаркт каян килгән дип уйлыйсызмы? Шул У-2 ләре өчен аны шүрәле каргаган! Шифаханә көннәре озын, күңелсез, төннәре тагын да газаплырак. Бөтен җирдә ыңгырашалар, саташалар, гырылдыйлар... Тагын кич. Күтенең тәрәзәдән күренгән кисәге кып-кызыл, аз гына миләүшә төсе дә бар. Ара-тирә кара-кучкыл болытлар да күренгәли. Әллә, югыйсә, бу кара төтенме? Караңгылана. Табигать тә, авырулар да тып^гын калган. Шомлы караңгылык, күңелдә яшерен борчу, тын алуы кыен. Җил купты. Тышта нәрсәдер бөтерелә, дулый, үкерә. Авыруларның йөзләре озайган сыман. Ләкин торып тышка карый алмыйлар. Алар караватка кадакланган кешеләр! Чиләкләп яңгыр коя. Яңгыр басыла төшкәч, сестра тәрәзәне ачты. Палатага дымсу һава тула башлады, сулыш алулары җиңеләйде. Кайдадыр еракта әле һаман ялт-йолт килеп яшен яшьни, күк күкри. — Их, җан кисәкләрем, — дип тавыш бирә Николай Иванович, — тере мәет булып ятуның нәрсә икәнен белсә идегез! Аннары җырлый башлый: Эх. ухнем . Айда да. айда Г А БД РА ХМ АН ӘПСӘЛ Ә М О В ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ Күңел әллә нишләп китә. Палаталарда утлар сүндерелгән, караңгы. Тавыш-тынсыз ятабыз. Няня, идән щеткасының сабына таянып, Николай Ивановичның баш очында утыра. Николай Иванович аңа әкрен генә Пушкинның «Суга баткан кеше»сен укый. Няняның исе киткән... Азат Аббасов радиода Мозаффаровның «Гөлкәем» җырын җырлый. Йөрәккә ярып керә торган җыр. Мин Мансур абый өчен шатланам, соңгы елларда аның таланты яңа күтәрелеш кичерә. Безнең палатадагы дүртенче караватта кешеләр гел алмашынып тора. Хәзер анда айгыр кебек таза бер ир ята. Авыруы нидер тагы, әмма няняларның теңкәләренә тиеп бетә. Кайчак яхшы атлы да була, тик... дәүләт исәбенә. 24. 6. 1958 ел. Ун сәгать ун минут. Өстә Домрачев Мелузниковка операция ясый. Барлык врачлар шунда китте. Без борчылабыз. Әле кичә генә Мелузников безнең палатада утырып торды. Сер бирергә теләмәде, ләкин күзләрен моң баскан иде. Көлгән чакларында да күзләреннән курку китмәде. Хәерлегә булсын. Шул ук минутларда Мәскәүдән Непал короле Махендра туган иленә кайтып китә. Мендәр астындагы радиодан аларны озаткан тавышлар ишетелә. Григорий Ивановичның аякларын юалар. Аяклары ап-ак, нечкәреп калган. Николай Иванович, түшәмгә карап, моңлы романс көйли. Мин, дәфтәремне күкрәгемә куеп, ишеткән бер нәрсәне сызгалыйм. Без дә дөньяда яшибез, имеш! — Эх, Махендра! — дип кычкырып куя Николай Иванович. Әйтегез әле, мин чыннан да авырумы? Няня, нинди гөнаһ шомлыгым өчен миңа бу җәза? Нюра, ник дәшмисең, бу юләрләр йортымы, шифаханәме? Безне профессор Әбүбәкер Терегулов карап китте. Медицина дөньясының үз законнары бар. Ул җирәнәм, оялам, хурланам, кимсенәм һәм башка шуның кебек сүзләрне белми. Көндәлек тормышта бик зур әдәпсезлек дип саналган нәрсәләргә монда алай каралмый. Бу тупаслыктан килми, медицина хезмәткәрләре, гади санитаркадан алып профессорга кадәр, иң югары, иң нечкә зәвыклы кешеләр. Врачлар кулында бер ятып чыккан кеше гомере буе аларга рәхмәт әйтеп йөри (билгеле, күңеле мүкләнмәгән кеше). Врачлар турындагы төрле уйдырмалар — усаллар гайбәте генә. Сирәк кенә очрый торган, булдыксыз,илтифатсыз һәм шәфкатьсез врачлар — ак халатларны ялгыш кигән кешеләр, алар шифаханә йортларыннан сөрелергә тиеш. 25.6. 1958 ел. Язылмаган әсәремне болайрак тәмамлаганда ничегрәк булыр икән: Сәламәтләнгән авырулар берсе артыннан берсе зур, матур, ямьле дөньяга чыгып китә торалар. Алар үлем уйнаган җирдән, газап һәм ыңгырашулар белән тулы җирдән китүләренә шат. Ә ак халатлы кешеләр һаман шунда калалар. Алар инде яңа авыруларны каршыларга ашыга. Аларның күңелләрен бүтәннәр аңламый торган шатлык биләгән. Кешене үлемнән аралап калудан да зуррак шатлык бармы соң! Еллар үтәр, врач Мансура ханымның гына түгел, бүген әле бөтенләй яп-яшь булган Лена, Дания, Наҗияләрнең дә чәчләренә чал төшәр. Әмма алар, бүгенгедәй, ярдәмгә мохтаҗ авырулар янына барырлар. Нинди ак сүзләр, йөрәкнең иң тирән җиреннән күтәрелгән нинди кадерле теләкләр белән аларга рәхмәт әйтергә?! Уйларга, уйларга кирәк. Бик бөркү булганга. Григорий Иванович үзе эшләгән заводта өстәл вентиляторы ясатты. Николай Иванович шул уңай белок до шаяртып алды: — Без гаҗәп нәрсәләр уйлап чыгардык: атом бозваткычлары, атом электр станцияләре, җир иярченнәре дисезме, Григорий Иванович хәтта өстәл вентиляторлары уйлап тапты, о юк кына нәрсәгә башыбыз җитми. Миңа дүрт мәртәбә клизма куйдылар, барыбер файдасы юк! 26. 6. 1958. Мелуэниковның хәле авыр диләр. Сестра Галя аның янында гына тора. Бу коточкычтыр. Болай Галя гади генә бер кыз кебек. Дөрес шул, хатын-кыз күңелендәге шәфкатьлелекне һич аңлап бетереп булмый. — Дөнья гаҗәп, — ди Николай Иванович, — кайчандыр мин У-2 дә очтым һәм үземне аллага исәпләдем. Хәзер ниндидер Махендра ТУ-114 тә бөтен Советлар Союзы буйлап оча, моңа бероүнең дә исе китми. Нинди заманнарда яшибез, ә! Үләсе дә килми. Анысы ни, менә без түшәктә ятабыз, ә палатабызда әле Москәү, әле Ленинград, әле Пекин сөйли. Тиздән шифаханәләрдә телевизорлар да булыр. Аннары һәр юләр шифаханәдә ятарга теләр. Могҗиза, дуслар, могҗиза. Ахыр заман җитә булса кирәк! Беләсезме, беренче репродукторлар чыккач, минем бабам, белемле кеше, нинди булса юләр түгел, ә статский чиновник, бүреген салды да елап җибәрде. Төн буе яшен яшьнәп, күк күкрәп торды. Мин иптәшләрнең ап-ак йөзләрен күреп калам. Соңгы тапкыр уянганда таң сызыла башлаган иде. Палатаның да, дежурканың да ишеге ачык. Тәрәзә пыялалары аксылланып килә. Мин сәламәт чакта да чалкан йоклый алмый идем. Шифаханәдә гел чалкан ятарга туры килгәч, үләм дип торам. Миңа калса, хәзер бөтен гәүдәм яссыланып бетте, күкрәккә ниндидер авыр таш бастырып куйганнар сыман. Ян белән ятарга рөхсәт ителгән кешеләргә кызыгам. алар дөньяда иң бәхетле кешеләр сыман тоела миңа. Бер заман үземә дә башта уң якка, аннары, бер атна үткәч, сул якка ятарга рөхсәт иттеләр. Гаҗәп, мин күбрәк чалкан ятарга тырышам. Хәзер инде мин торып утырырга рөхсәт ителгән кешеләргә кызыгам. Ниһаять, бүген, мендәргә терәлеп, ун минут утыртып торгыздылар. Чак кына баш әйләнеп китте. Беренче тапкыр кешечә як-ягыма каранып алдым. Бөтенләй яңа палатага килеп кергән кебек булдым. Григорий Иванович, яткан җиреннән генә, ике кулын кушырып, мине тәбрик итте. Аңа әле ян белән борылырга да рөхсәт юк. 27. 6. 1958. Бүген көн болытлы булса да, Афзал абый Шамов белән Гариф Гобәй килеп киткәч, көн яктыргандай булды. Иртәнге биштә уянып киттем. Тук-тук таяк тавышы ишетелә. Бу — ул, фамилиясен беләм, ләкин язмыйм. Арыслан ялы кебек озын чәчле, гәүдәсе юан, борыны озын. Таягын идәнгә гаҗәп каты төртә. Тора алсам, кулыннан таягын гына тартып алыр идем! Бу кеше Хөснуллалар палатасында ята. Үткәндәге революцион эше белән мактанырга ярата, ди. Мин ышанып җитмим, уннарча авыруларның тынычлыгы белән исәпләшмәүче кеше чын революционер була алдымы икән? Хәзер инде яшермиләр. Мелуэниковның чире теге ташка үлчим зәхмәт икән. Эчен ярып караганнар да яңадан тегеп куйганнар. — Выходит дело, эшләр яхшы түгел,— диде Антипкин. Болай аның белән бер сөйләшсәң, җаннарың рәхәтләнеп китә. Эреләнү, үзен ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ ОВ ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ зурга кую, мактану юк, аерым игътибар таләп итми, кешенең хәленә керә, врачларның һәм сестраларның эшенә хөрмәт белән карый. Бүген ул төне буе йокламаган. Күршесе бик каты сызланган. — Выходит дело, дежур тордым, — ди ул аз гына да зарланмыйча. — Әле физкультура ясап кердем. Картларга кирәк нәрсә ул. 2. 7. 1958. Әле күптәнме соң Муса Җәлил исемендәге театрда без Николай Иванович белән тынычлык турында чыгышлар ясадык. Күпмедер вакыттан соң икебезнең дә бер палатада ятачагыбызны кем уйлаган ул чакта. Шифаханәдә бер кеше пәйда булды, ул бер нәрсәдән дә канәгать түгел: анысы да ярамый, монысы да. Әле врачлар, сестралар, нянялар аңа ошамый, әле мондагы тәртипләр. Чак кына бер нәрсә булдымы, хәзер телефон шалтырата, зарлана, ниндидер аерым шартлар таләп итә, янәсе, ул шундый зур кеше. Авыруларны да туйдырып бетерде һәм алар аны үз палаталарыннан күчерүне таләп итә башладылар. Профессор Голиков карады һәм... юатты! Шифаханәдән чыккач та ярты ел, бер ел авырып йөрерсез әле, диде. Көненә ике сәгатьтән артык эшләмәскә, борчылмаска, дулкынланмаска, берәү белән дә сүзгә килешмәскә. Шулай ук ашыкмаска. Ун минут алдан, ун минут соң булды ни, барыбер дөньяны үзгәртә алмыйм, дип фәлсәфә сат... Бо- ларны тыңлаганда гына да чәчләр үрә тора. Бер хикәя уйлап ятам. Төн. Пароход Уфага бара. Красные Ключи пристаненда ул каютадан чыга. Палуба буйлап йөренә. Яр буенда, уңдарак, гармун уйныйлар. Кызлар җырлый. (Монда ял йорты.) Пароход янында гына ике кеше саубаллаша. Урта яшьләрдәге кешеләр. — Менә аерылышабыз, — ди ир кеше. Хатын дәшми. — Булмаса, хат яз. Хатын һаман эндәшми. Аннары: «Кая?» дип сорый. Бу юлы ир кеше эндәшми... (Шул нигездә 1961 елда «Айзирәк» хикәясен язганмын.) Нянялар арасында да төрле кеше бар. Иң яше һәм иң шаяны — Вера. Бер көн эшкә бик күңелсез килде. Кичә баш врач, кабинетына чакырып, күп көләсең, авырулар белән шаярып сөйләшәсең, дип ачуланган. Моны ишеткәч, без ни әйтергә белмәдек. Аның көлүе, берике шаян сүз әйтүе кемгә зыян китерде икән? Тагын бер хикәя борынлый. Берсут. Сугыштан кайтучылар пароходтан төшәләр. Бер читтә, яр башында, бер хатын елап утыра. Аның ире сугышта хәбәрсез югалган... (Бу сюжетка «Күңел сөйгәч» хикәясен язганмын. 1968.) — Ир кеше матур хатын-кызга соклана алган чакта, ул әле яши, сокланудан туктадымы — эше хана, — дип фәлсәфә сата Николай Иванович. Хөснул да, Иван Федорович та шифаханәдән терелеп чыгып киттеләр. Хәзер безгә башка палаталардан килеп йөрүче дә юк. Күңелсез. Хәрәкәтсез ята-ята аякларның җегәре бетә. Кайберәүләр, яңадан аякка баскач, йөри дә алмыйлар икән. Инфаркт белән авырган бер авыруны, яңадан шифаханәгә салып, йөрергә өйрәтүләре турында врачлар да, сестралар да сөйләделәр. Аякларның җегәрен бетермәсен өчен, Григорий Иванович белән Николай Ивановичка массажистка килеп йөри. Массажистка аксыл йөзле, йокымсырабрак торган бер хатын. Тел бистәсе Николай Иванович аны һәр көн чәнечкеле сүзләр белән каршы ала: — Кича нишләдегез, бүген иртән ни булды? Массажистка елмая. ләкин кызармый. Беренче килгәндә ул күкрәгенә сары чәчәк кадаган иде- Николай Иванович бу хыянәт билгесе дигәч, яңадан сары чәчәк белән килмәде. Үз эшен ул ничектер дәртсез эшли, дөресрәге. куллары эшли, ә уйлары кайдадыр еракта. Күп сөйләшүе. кычкырып җырлап җибәрүләре өчен, дәвалаучы врачыбыз Мансура апа артистка шелтә ясады. Хәзер Николай Иванович. чыбык белән суктырылган малай кебек, тып-тын ята. Гарьләнгән. үпкәләгән булса кирәк. Безнең палатага Горизонтов дигән кешене күчерделәр. Ак чәчле, эре сөякле. Агач хәзерләү конторасының җитәкчесе диләр. Үзеннән алда нянялар җиләк-җимеш тутырган пыяла савытларын ташыдылар. — Коллеганың ни белән авыруы ачык, — диде Николай Иванович, Горнзонтовны үзен күрмәс борын ук. 5. 7. 1958. Иртәгә Мәскәүдән поезд белән авыру шагыйрь Әхмәт Фәйзине Казанга алып кайталар. Аны безнең шифаханәгә салачаклар икән, беренче палатада урын хәзерлиләр. Иртәгә, ял көне булуга карамастан. Мансура апа эшкә чыга, шагыйрьне үзем каршы алам. ди. Димәк, язучылардан өчәү булабыз. Мелузниковның терелү өмете юк. Әхмәт Фәйзи терелсә ярар иде. Үзем турында уйлыйсым килми. Тырыша торгач. Григорий Иванович ком дачасы проектын тәмамлый бугай. Бу кешенең түземлелегенә, эшкә йотлыга белүенә исем китә. Хәзер ул күпме цемент, кирпеч, ком, агач, калай кирәк буласын исәпли. Мин дә тик ятмыйм, тик киләчәктә «йорт салганда», ягъни әсәр язганда, мин әзерләгән, «материалларның» күпмесе эшкә ярар? Әйтеп булмый. Язучы эшенә сметалар төзелми. Григорий Иванович көн аралаш электробритва белән башын кыра. — Җитү чәч уйларга комачаулый, — ди. Горизонтов үэен бик эре тота. Безнең белән сөйләшми, хәтта артистны да санга сукмый. Санитаркаларны, сестраларны шулай ук. Шифаханәдә оят юк югын да, оятсыз булырга димәгән ләбаса! Безнең палатага художник Ратницкий кергәли башлады. Аның сукыр эчәгесе авырта, операция булырга тиеш. Бик курка. — Менә шул художник инде мине исерек баш итеп ясаган иде. Бу йортка эләккәнбез икән, димәк, гаеп икебездә дә булган. Шулай да аныкы күбрәк, чөнки ул пычак астына ятачак! — диде Николай Иванович. 6. 7. 1958. Мансура апа вокзалдан берүзе кайтты. Әхмәт Фәйзи шифаханәгә ятарга теләмәгән, сеңелесенә төшкән. Тиздән Аккош күленә. язучылар дачасына алып китәләр икән. Хәле начар ди. Мансура апа әйтми, әмма күзләреннән күреп торам: Әхмәт абыйның да хәле өметсез бугай. Төзәлердәй булса, аны Мәскәүдә дә дәваларлар иде шул. Картлардан «туфрагы тарта» дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Шулай да ышанасы килми. Ул бит зур әдип, зур художник. Соңгы елларда аның таланты ничек чәчәк атты, инде коелырга да тиешме? Тәрәзә төбендә төне буе песи баласы елады. Ачуы килгән сестра, таң алдыннан тышка чыгып, песи баласын койма аръягына ташлаган. Коридорда төн буе авыру ыңгырашты. Ләкин кешене койма артына ташлап булмый. Сестра төне буе аның яныннан китмәгән. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ Бүген Горизонтов янына хатыны белән алты яшәр баласы килде. Хатыны карт күренә, кибеп беткән. Горизонтов аңа карамый да, ә улын коча, үбә. Малай аңа үзе ясаган рәсемен китергән: зәңгәр дулкыннарда җилкәнле кораб йөзеп бара. Әтисе бу рәсемне стенага беркетте һәм күңеле нечкәреп карап тора башлады. «Бу кешенең дә җаны бар икән! — дип уйладым.— Ләкин ни өчен ул башкаларга карата шундый тупас». — Менә таныш булыгыз, иптәш доктор, — диде Николай Иванович беренче тапкыр кергән врачка, — минем баш очымда Григорий Иванович ята, тегендимондый вак-төяк кеше түгел, авиаконструктор. Сәламәт чагында ул У-2 ләрне, тагын әллә нинди самолетларны уйлап чыгара торган булган, ә хәзер... комнан йорт иҗат итә. Бу, сезнеңчә, ничек, алга китешме? Көн болытлы, аз гына яңгыр сибәли, сестра Дания алсу күлмәк киеп килгән. Ак халат, алсу күлмәк аны алма чәчәгенә охшата. — Дөньяда шундый матур кызлар үскәндә, мин ни пычагыма картайганмын! — ди Николай Иванович. Хөснул яңадан больницага кайтты. Чир бер бәйләнсә, тиз генә китми ул. Авыру килә потлап, китә мыскаллап, дип, тикмәгә әйтмәгән борынгылар. Сәгать унберләрдә кояш күзен ачты. Җил тәрәзә төбендәге яфракларны тибрәтә. Юеш яфракларга көмеш су йөгерткәннәр кебек, җем-җем итәләр. Авырулар тәрәзәгә карап тора. Күз карашлары моңсу, ә уйлары? Горизонтовка биш-алты төрле дару китереп бирәләр. Ул аларга ачуланып карап тора да барысын берьюлы эчеп җибәрә. Күр, таягын идәнгә шак-шок бәреп йөри торган теге бәндә тагын шифаханәдә. Аны һәр елның алты аен монда үткәрә диләр. Дүрт бүлмәле квартирасында яшь хатын бер үзе кала. Бу телефоннан гел тикшереп тора: өйдәме, юкмы? Сестралар аңардан ничек качарга белмиләр. Менә хәзер дә дежурка янына ук килгән, дару сорый. — Врач сезгә андый дару язмаган, мин бирә алмыйм,— ди Дания һәм, гафу үтенеп, авырулар янына ашыга. — Мин авыру түгелмени? Белеп торыгыз, мин зарланачакмын. Сез игътибарлы түгел. Сестра, имеш... Менә бер сәгать була инде әлеге таяклы карт — Гөлдери дип әйтик — бер дежуркага, бер безнең ишеккә карый, әйтерсең бер-бер яшерен эш сизгән, таягын торган саен идәнгә катырак төртә. 7. 8. 1958. Бүген аякны салындырып караватта утырырга рөхсәт иттеләр. Тиздән мин өстәл янына утырачакмын. Икенче көнне кич белән радиодан Маһинур Шәрипова «Дустым мәхәббәте»ннән өзек укыды. Башкаларга комачауламас өчен, наушникларымны мендәр астына куеп тыңлап яттым. Әзрәк дулкынландым, ахрысы. Йөрәк көчлерәк тибә башлады. Николай Иванович төннәрен йоклый алмый. Ут яндырып укый. Берсүз әйтмибез. Бүген шифаханәдә «кыен» көн: өч кешегә операция ясадылар. Берсе художник Ратницкий, икесе хатын-кыз. Мондый көннәрдә шифаханә әйтерсең кайгы киеме кия; йөзләр сүрән, тып-тын. Врачлар, сестралар операция ясалган кешеләр янында. Николай Ивановичның хәле бераз яхшырса, теле сөйләүдән туктамый, җитмәсә, сәхнәдәгечә кычкырып сөйли, кычкырып көлә. Палатага няня Маруся килеп керде. Күрше палатадагы хатын- кызлар, аптырагач: — Шул артистыгызның теленә, ичмасам, сөлек салдырсыннар иде.— дигәннәр. Моны ишеткәч, Николай Иванович бик кимсенде. Хәзер дә мышныймышный ята. Горизонтов янына, кулына укол иносе тотып, шаян Лена килде. Горизонтов йоклый иде. Лена Николай Ивановичка дәште: — Николай Иванович, стенадагы корабны сез ясап биргәнсездер инде? — Николай Иванович моны булдыра алмый, бу минем малайның иҗаты, — диде Горизонтов, күзен ачып. — Шундый яхшы ата булган өчен менә сезгә укол! Безнең палатага Плеханов дигән кешене салдылар. Горизонтов терелеп чыгып китте. Буе-сыны белән Плеханов Тарас Бульбаны хәтерләтә. Кара кашлы, кара чәче маңгаена каерылып төшкән. Беләкләре юан. йөнтәс. Ул үзенең ничек авырый башлавын сөйләде, әйтергә кирәк, бик җитди сөйләде. Тик без, кызганудан битәр, көлемсерәп яттык. Приступ башлангач, ул, тик кенә ятасы урында, торып, квартирасының барлык тәрәзәләрен ача, — суларга һава җитми. Тәмәке тарта. Шул турыда соңыннан врачларга сөйләгәч, тегеләр ышанмыйлар. 11. 8. 1958. Бүген беренче тапкыр аякка басарга рөхсәт иттеләр. Нибары бер минутка! Тамыр тибешен Мансура апа үзе тикшереп торды. Тез буыннары калтырый, баш чак кына әйләнә. Мансура апа шатлана, тәки аякка бастырдым үзеңне, ди. Николай Иванович карчыгын сагынып ята. Күңеле нечкәргән бичараның, карчыгының ничек итеп табын әзерләүләрен, һәр вакыт ашыгуы өчен яратып бетермәүләрен сөйли, аннары бер генә көнгә булса да карчыгы янына барасы килгәнен әйтә: — Мансура бар, ул булмаса күптән качып китәр идем, Мансураны күңелсезләндерәсем килми. Ул бит без абыйларның дәү әнкәсе! — ди. Көннән-көн дөнья иркенәя бара. Хәзер инде, утырып, туйганчы тәрәзәдән карый алам. Тәрәзә янында юкә агачы, арырак утын әрдәнәләре, аннары җимеш бакчасы. Көн бер аяза, бер болытлый. Электр чыбыкларына чыпчыклар тезелгән. Кайчакта җирдән күк күгәрченнәр күтәрелә. Очкан чакта аларның эчке ак күлмәкләре күренә. 12. 8. 1958. Мелузниковның хәле начарланганнан-начарлана бара. Япьяшь кешенең шулай сүнә баруы бик аяныч. Аның тирәсендә йөрүче сау-таза кешеләрнең аңа берничек тә ярдәм итә алмаулары тагын да аянычрак. Аны инде юатырга да, дәртләндерергә дә мөмкин түгел, ул белә булса кирәк. Кызгану исә авыруның газабын гына арттыра. Әхмәт Фәйзи дә шул хәлдә ята диләр. Мин Мансура ападан һаман сорашып торам, ул аңа барып йөри. Бик каршылыклы бу дөнья. Берәүләр үлеп ята, ә берәүләр... Безнең кечкенә генә палатага исә еш кына бөтен планета кереп утыра. Без үз илебез турында гына түгел, бөтен дөнья хакында сөйләшәбез. Авыру иң элек үзе турында гына уйлый диләр дә, юк, алай ук түгел шул, җан бугазга килгәндә дә кеше кеше булып кала. — Ни шайтаныма кирәк миңа ком дачасы, — дип сөйләнә тынгысыз артист, — бер инфарктым инде бар, икенчесе бер атнадан була диләр. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ ОВ ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ Иртәнге алты сәгать 30 минут. Сызланулар, ыңгырашулар белән тулы төн үтеп бара. Авырулар һушларын жуйганнармы, әллә бул- маса хәлдән тайганнармы — тып-тын яталар. Вера Григорьевна, авыр гына атлап, узып китә; зур күзле, шәфкатьле няня Нюра (Николай Иванович аны богомолка дип йөртә), ябык гәүдәле, күзлек киеп йөрүче врач Маргарита Кузьминична — барысы да чиксез арыганнар. Кайдадыр чиләк чылтыравы, краннан су акканы ишетелә. Сестра пыяла шкафтан дарулар ала. Хәзер ул безнең палатага керәчәк. Кемдер «а-а-а» дип, әрнеп кычкырып җибәрә. Хатын-кыз тавышы бу. Бөтен шифаханә сискәнеп киткәндәй була... Бүген беренче тапкыр ишеккә кадәр атлап бардым. Сестра Таня култыктан тоткан иде. Моңарчы, урындык артына тотынып, ике-өч атларга гына рөхсәт итәләр иде. Ике-өч адым. Вәссәләм! Ишеккә кадәр баргач, беренче тапкыр озын һәм иркен коридорны, дежурканы тулысынча күрдем. Моңарчы пыяла шкаф, холодильник кына күренә һәм алар биек сыман тоелалар иде. Коридорда, тәрәзә буенда, ак өстәлләр, йөри алган авырулар шунда ашыйлар икән. Безнең палата чыннан да «Сахалин» икән — иң кырыйда. Кичтән Николай Иванович белән Плеханов, мыдыр-мыдыр сөйләшеп, йокларга бирмәделәр. Плеханов көлә башласа, стеналар дерелди. Йоклаганда ул йөзтүбән ятып йоклый, кул-аякларын як-якка ташлаган, юрганы идәнгә очкан була. Кайберәүләр миңа күп эшләдең, үзеңне сакламадың диләр. Әгәр алар минем күңелдәге уйларны белсәләр, болай әйтмәсләр иде. Мин уйлаганнарымның чиреген дә эшләмәдем әле. Терелеп, тизрәк эшкә тотынасы килә. Соңгы тапкыр уянганда тәрәзә пыялалары яктыра башлаган иде. Сәгатькә карадым. Өч тулып килә. Шуннан соң йокы тәмам качты. Тукта, нәрсәдән уяндым соң, бик әйбәт йоклый идем бит. Ә-ә, хәтерләдем, теге Гөлдери таягын идәнгә төртә-төртә узды. Таяк тавышы иртәнге тынлыкта шул хәтле көчле ишетелә, башка әйтерсең кадак кагалар. Күрше бүлмәдә бер хатын үләргә ята. Вакыт-вакыт бик каты әрнешә, сестра Галя аның яныннан китми. Шунда да Николай Иванович аны шаяртып алырга җай таба. — Галочка, син бүген чәчәк аткан гөлгә охшыйсың, — ди. — Кичә кайларда булдың, аның белән очраштыңмы? Үткән дежурда матур түгел идең, күз төпләрең каралган иде. — Йокламаган булганмын, Николай Иванович. — Юк, Галочка, бу йокламаганныкы гына түгел. Менә бүген синең күңелеңдә тантана. Мөгаен, үпкәндер. Шулаймы? Әй, тормыш! Бер-берсенә ярашмаган нинди коточкыч очракларың бар синең. Менә әле дә син безнең палатадан чыгып теге үлеп ята торган хатын янына кереп киттең бит! Ңиколай Иванович һәм Григорий Иванович янына Даима Шакир- җанова (министр урынбасары) һәм партиянең шәһәр комитеты хезмәткәре Замова килде. Чәчәкләр китерделәр. Хәлләрен сораштылар, юаттылар. — Шундый зур кунаклар килгәч, җитмәсә, алар хатын-кыз да булгач, безгә, егет кешеләргә, авырып ятарга ярыймы соң, иртәгә үк аякка басабыз, — диде Николай Иванович. Шакирҗанова минем белән дә әзрәк сөйләште. Рәхмәт. Алар киткәч, Николай Иванович тагын сайрарга тотынды: — Яшь һәм матур хатын-кызларны күрсәм, күңелем ташый. Менә миңа алтмыш яшь икән. Я, мәрхәмәтле ходай, ташла шуның яртысын чигереп. Сиңа ни тора! Язылачак әсәрем турында уйланам. Күз алдымнан аның аерым күренешләре, эпизодлары, кайбер кешеләре үтә. Алар оле томанлы, ерактагы төсмерләр гене. Бер заман чынлап шытып китәрләрме? Яшәү һәм үлем. Әсәрнең үзәгендә шул мәңгелек конфликт булырга тиеш. Шифаханә тормышы моңа турыдан-туры бәйләнгән. Чир (ахыр килеп үлем) һәм бөтен бер медицина персоналы шундый кискен бәрелешкә керәләр ки, бу хакта тыныч кына уйлап та булмый. Язмаларымда шуны ачыкларга телим, ләкин бу алай җиңел генә бирелми. Әле бик күп уйланырга, бик күп өйрәнергә кирәк. Язучыга хәзинәне берәү дә алдан ачып, хәзерләп куймый. Күп вакытта язучыдай теге-бу әсәреңне ничек яздың, дип кенә сорыйлар. Язу кадә- ресе, минемчә, шулай да җиңелрәк, ә менә материал җыю, аны тәртипкә салу — инә белән кое казу. Менә медицина кешеләре (авырулар һәм врачлар) турыңда мең вә мең төрле әсәр язарга мөмкин. Ләкин син хәзергә аны күреп җиткермисең: кайдан тотынырга, кайдан башларга, нәрсәгә басым ясарга? Энҗе эзләүчеләр диңгез төбенә чумалар ди. Язучыга да диңгез төбенә чумарга кирәк. Ләкин тормыш диңгезе чын диңгезләрдән дә тирәнрәк бит. дә иң яман шеш. Билгеле, болар фрагментлар гына. Моны Mint бик яхшы аңлыйм, әмма шуннан артыгы хәзергә минем башыма килми. Шифаханәне өйрәнгәндә анда яту да файда итә, әмма язганда сәламәт булырга кирәк. Әгәр күргәннәрең, ишеткәннәрең практика белән ныгытыл- маса. син үз палатаңны гына белсәң, боларның барысы да аерым очрак булып кына калуы мөмкин. Сәнгать әсәре өчен исә гомумиләштерү кирәк. Мин уйларымның очына чыга алмыйм. — Кара әле, Дмитрий Федорович. — ди Якушенко Плехановка, — бәхетлеләр шушы минутта Мәскәүнең Тверской бульварында саф һава сулап йөриләр бит. — Хәзергесе сәгатьтә, Николай Иванович, бәхетлеләр Идел буенда балык шулпасы пешерә. Учакларыннан сыек кына төтен күтәрелә, коры-сары ягалар. Корымлы чиләктә шулпа быгырдый. Аңа беләсеңме нәрсә тәм бирә — төтен! — ди Плеханов. Күрәсең, ул ниндидер Тверской бульварны бар дип тә белми. 18. 8. 1958. Төшемдә кемнеңдер минем хикәямә язган рецензиясен укыйм, имеш: «Автор үзенең хикәясен тикмәгә генә «Кызыл сызык» дип атамаган. Иң җаваплы чорда хикәянең геройлары үз язмышларын ил язмышы белән бәйлиләр... Бары тик усал ниятле бик аз кешеләр генә кызыл сызыкның теге ягында калалар». Минем мондый хикәям юк, әллә язып караргамы? — Беләсезме, дуслар, театрда эшләүчеләр өчен 37,8 температура температурага саналмый, — дип фәлсәфә сата башлый Николай Иванович. — Билетлар сатылган, афишалар эленгән икән, артист үлсә дә уйнарга тиеш. Әгәр авырыйсың икән, башта директор бер өч тапкыр өеңә килеп китә. Аннары баш режиссер. Хәлеңне белә киләләр Авыру кеше чагыштырмача пассив булса (ул егылган, физик яктан көчсез, аның бары тик яшәү теләге, ышанычы, ниһаять, рухы бар), ә врач актив көрәшче. Аның өчен урталык юк, чөнки врач аз гына сүлпәнләндеме, үлем ялт итеп үз эшен эшли. Аннары инде барысы да беткән була, кайту юк. Гомумән, үлемнән ары берни юк! Врач ашыгырга тиеш түгел, әмма соңга калу да ярамый. Кирәк чакта ул иң кыю, иң тәвәккәл кеше. Авыруны үз җаваплыгыннан читкә этәреп, башкаларга тондыручы футболист врачлар, кызганычка каршы, аз булса да бар һәм алар — медицинаның сәламәт тәнен ГАБДРАХМАН ӘПЯӘЛӘМОВ ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТА! дип уйлый күрмәгез, синең саулыгында аларның эше юк, шимбә һәм якшәмбе көннәрдә уйнаячагыңны исеңә төшерергә килгән алар. Театр эше, дуслар, җәһәннәм эше белән бер. Минем хатын, актриса бул- маса да, үзенең иң зур дошманы итеп юкка гына театр директорын санамый шул. 21. 8. 1958. Бүген профессор Әбүбәкер абзый Терегулов карады. Елмаеп йомшак кына сөйләшә. Ак мыек, ак чәч. Халаты да ап-ак. Кардиограмманы бик җентекләп күздән кичерде. Аның белән бергә дәвалаучы врачлар Мансура апа һәм Маргарита Кузьминична бар иде. — Сезнең кебек яшьләргә бу инфаркт кайдан килә тагы,— диде профессор миңа. — Бу бит картлар авыруы. — Монда баш ватасы юк, — диде кич белән безнең палатага кергән һәм Николай Ивановичның аңлатмаларын тыңлаган бер авыру.— Ирләрнең барлык авырулары хатыннарыннан. Минеке кебек аждаһа белән егерме ел торсаң, акылдан язар идең. — Язмагансыз ич. — Шул гына җитмәгән иде. Минем караватта кайчандыр бер авыру яткан булган. Аңарда җиңелчә паралич икән, авызы белән борыны кәкрәйгән, бер күзе йомылмый башлаган. Профессор аңа гел сызгырып йөрергә кушкан. Сызгыра башласаң, инде сәламәтләндем дип уйла, дигән. Шуннан бу авыру гел сызгырырга итә икән. Башта һич булдыра алмаган. Күпмедер вакыттан соң эшләре җайга киткән — сайрый башлаган. Сестралар аңа Кара бүрек (снегирь) дип кушамат такканнар. — Раильме, раиль зур нәрсә ул, — диде бер авыру коридорда. Ул роэны үзенчә раиль ди.— Монда гына утыра.— ул кулы белән җилкә чокырын күрсәтте. — Раильләрең шәп булса, чиргә бирешмисең. Раильләрең яхшы булсын дисәң, яхшы ашарга кирәк. Бөтен медицина шунда. Ышан, белеп әйтәм. Әле яңа гына белдем, безнең шифаханәдә атаклы җырчы Гөлсем апа Сөләйманова ята икән. Хәзер коридорга чыккан саен мин карашым белән аны эзлим. Ул стенага тотынып кына йөри. Хәле әйбәтрәк көннәрдә диванга утырып сөйләшәбез. Мин аның сүзләрен соңыннан дәфтәремә теркәргә тырышам. Бер көнне ул: — Нинди сөйкемле сөякләре бардыр шуның, яңа йорт салган саен квартира бирәләр үзенә,— диде. Икенче бер көнне инде миңа карап: — Шушы пәри алмаштырган хәрефләр белән язган китапларыгызны бер дә укый алмыйм. Телем сынгандай була,— диде. Авыруы турында: — Әҗәл башыдыр инде бу,— диде. Ул миңа «Габдулла абзый радиода» дигән хикәя сыман бер нәрсә сөйләде. Мөгаен, үз башыннан үткән нәрсәләр дә бардыр монда. (Бу турыда «Азат хатын» журналында «Иделкәем» дигән бер нәрсә язган идем. 1969 ел. 1 сан.) Николай Иванович бик хикмәтле сүз әйтеп куйды: — Артистлар һәм язучылар инә-төймә белән сату итмиләр, алар җаннарын һәм йөрәкләрен саталар. Тик боларны тиеннәргә сатып алып булмый. Алтынның да бәясе җитми! 30. 8. 1958 ел. Ниһаять, иртәгә чыгам! Гаҗәп, палатага шул хәтле күнегелгән, аны калдыруы кызганыч тоела. Төнлә гаҗәп бер теш күрдем: койрыгы киселгән, авызы ямьшәйгән эт кемнәрнедер һау һаулап куып йөри, имеш. Муенында бау кисәге бар. Мин бу явыз этне элек т» күргәнем бар, имеш. Кайда — хәтерли алмыйм. Соңыннан исемә төште: бу теге ролик астына яшерх-'i. М I M>;u :i 1>| |> 1.1МПН .> 1Г1Ч и ме урман мәчесеме, минем яныма йөгереп килде, ырылдарга тотынды. Мин качмадым, £ үз юлымнан бара бирдем. Ул ырылдаудан туктады һәм, иң гади юаш £ көчеккә әверелеп. койрыгын салындырып, минем арттан иярде. 2 z 81. 8. 1958 ел. Шифаханәдәге соңгы төн дә үтеп китте. Уйландым, д нәрсәләрнедер тәртипкә китерергә тырыштым, булмады, бер уемның S да очына чыга алмадым. н • • ч о Шунда беренче шифаханә язулары өзелә. Әйе, бетми, тәмамлан- g хый. ә өзелә. Дөрес, калын дәфтәрнең калган битләрендә медицинага g кагылышлы язулар байтак әле. Аларны мин больницадан чыккач, ° поликлиника ларда йөргәндә язганмын. Ләкин алар шифаханә язу- < ларына нинди булса да яңа нәрсә өстәми. в Иҗат лабораториясе дигәч, сез бәлки нинди дә булса яхшы җиһаз- о ландырылган бүлмә көткәнсездер. Тормышта сезнең фәнни-тикше- ' ренү лабораторияләренә, һич югында, колхоз яки завод-фабрика лабо- е; раторияләренә кергәнегез бар. Язучының иҗат лабораториясе бер £ ягы белән дә аларга охшамаган. Түбәсе дә яхшылап ябылмаган, сте- с налары да рәтләп торгызылмаган. Ләкин ни генә юк анда! Кызыклы сыман күренгән яки аз гына ялтыраган нәрсәләрнең барысын да = җыйган язучы, авыл агае кебек, хәтта тузан эчендә аунап яткан таш- < ландык тимер кисәген дә, күтәреп, чорма кыегына кыстырган. Нәр- * сәгә ярар, ул аны үзе дә әлегә белми. Бәлки тора торгач бер-бер нәр- < сәгә ярап куяр, ярамаса да ашарга сорамый, кыстырган җирендә ята * бирсен. ш Берүк нинди булса нәтиҗә ясарга, бигрәк тә язучыга әрлән икән * бу дип әйтергә ашыкмагыз. Менә күз алдына китерегез: умарта корты болында оча, күз явын алырлык нинди генә чәчәкләр юк анда! Әмма бал корты аларның теләсә кайсына кунмый, үзенә кирәклесен эзли һәм таба. Локаторы бармы аның, — сез теләсә нәрсә фараз итегез, — ул инде юкә чәчәкләре арасында, ап-ак яки алсу карабодай кырында, шунда рәхәтләнеп бал җыя. Язучы да, ниндидер күләмдә, шул искиткеч хезмәтчел умарта кортына охшый. Ул бер әсәрен яза, икенчесенә, өченчесенә, хәрбиләрчә әйтсәк, разведка ясый, чөнки бу эшкә билгеләнгән аерым солдатлары юк аның, ул берүзе. Ахрысы, шуңа күрәдер, язучы берьюлы күп нәрсәне күрергә тиеш. Кайчагында ул унынчы яки егерменче әсәренә генә ярарлык чәчәкләргә очрап куя. Умарта кортыннан аермалы буларак, ул аларны да игътибарсыз калдырмый, алар яныннан гамьсез үтми. Тормыш кайбер нәрсәләрне чиратсыз да сорый. Теге яки бу язучы көн сорауларына кирәкле нәрсәләрне вакытында яза белә, дигән сүзләрне күп укыгансыз, әлбәттә. Публицистны шуннан башка гомумән күз алдына китереп булмый. Әмма кечкенә генә әсәргә дә — мәкаләме ул, хикәяме, анысы барыбер — материал кирәк. Алдан хәзерлеге булмаса, язучы аны кайдан ала? Әҗәткә биреп торучы юк бит. Дөрес, әдәбият тарихында теге яки бу әсәрнең идеясен фәлән язучыга фәлән шагыйрь биргән дигән фактлар бар. Мондый очракта беренче чиратта Пушкин белән 1! «к Ул .* з. 161 Гоголь фамилияләрен атыйлар. Ләкин анысы башка нәрсә, монда сүз ул турыда бармый. Мин инде медицина эшчеләре турында әсәр язарга хыялым барлыгын әйткән идем. Хыял да юктан гына тумый. Әгәр фронтта яраланып, госпитальгә — врачлар кулына эләкмәгән, аларның кешене сәләмәтләндерү өчен никадәр көч куюларын үз күзем белән күрмәгән булсам, бу хыял башыма, белмим, килер идеме? Ләкин бу уй ул чакта бөтенләй икенче булган. «Җил капканы ачканда» исемле әсәрдә минем фронт көндәлекләрем бар. Кызыксынган кешеләр шул көндәлекләрнең госпиталь өлешен карый ала. Җыеп әйткәндә, ул заманда барлык совет кешеләрен биләгән төп уй — газиз Ватанны фашистлардан саклау — хәрби врачлар эшендә дә нигез булган. Хәтерләгез «Алтын йолдыз»дагы Мөнирә Ильдарскаяны яки Һаҗәр Шәм- сиеваны, «Газинур»дагы Катя Бушуеваны. Алар медиклар булсалар да, беренче чиратта, солдатлар. Кайберләре, солдат кебек, окопта башларын да салалар. Хәзер инде медицина кешеләрен беренче планга куясым килә иде минем. Моңа алар һәр яктан лаеклы. Ләкин минем бу язуларым, ягъни көндәлекләрем бер-бер нәрсәгә ярармы-юкмы, яхшылап кына белмим әле. Әгерҗе хәленә калмасам ярар иде. Шуңа күрә, шифаханәдән чыккач, анда-монда ташланганмын, вак-төяк мәкаләләр, хикәяләр язганмын. Үзем яхшылап белмәгәнмен, әмма кайдадыр уй артында кызу эш барган. Моны мин хәзер генә әйтә алам. Чыннан да, әгәр шулай булмаса, шифаханә язуларын мин болай яза алыр идемме? Анда бит кемнәр генә булмагандыр, нинди генә сүзләр сөйләнмәгәндер? Ләкин мин аларның медицинага һәм авыруларның рухи халәтләренә кагылышлыларын гына язганмын. Моны хәл кыенлыгы белән генә аңлатып булмый, әлбәттә. Николай Иванович Яку- шенко — хикмәт иясе — «иҗат кешесе үлгәндә дә иҗат итә», дип, юкка гына әйтмәгәндер. Аннары көндәлекләр үзләре... Алар никадәр тәртипсез, эшкәртелмәгән, иләнмәгән булсалар да, аларда төп уй торган саен ачыграк төс ала бара. Николай Ивановичның сафсаталары вакыт-^вакыт туйдырып бетергәләсә дә, мин аларны ташламаганмын. Күрәсең, Николай Ивановичның булачак әсәремдәге геройларның берсенең прообразы буласын төсмерли башлаганмын. Шулай ук Мансура ханым, Дания һәм башкалар минем игътибарымны тарткан. Григорий Иванович Бакшаевка сокланганмын. (Алга йөгереп булса да әйтим, 1961 елда «Яшен суккан имән» дигән хикәя язганмын һәм бастырганмын. Анда сүз шул Григорий Иванович Бакшаев һәм Николай Иванович Якушенко турында бара. Бу үзенә- күрә бер этюдтыр инде. Художниклар гына түгел, язучылар да этюдлар ясый икән!) «Ак чәчәкләр» романын укыган кешеләр көндәлекләрдәге тагын күп нәрсәләрне анда күргәннәрдер. Ләкин романның төп образларыннан берсе — Әбүзәр абзый әле юк. Ул күренеп кенә китә. Ә аңардан башка роман да юк. Шулай ук Гөлшәһидә, Мансур образлары да әле төсмерләнми. Ахрысы, шуңа күрәдер, романга тиз генә тотына алмаганмын. 1959—1960 еллар нигездә «Мәңгелек кеше» романын иҗат итү белән үтте. Аны мин сугыш елларында ук уйлый башлаган идем. Төп герой Баки Назимовның реаль прообразы Баки Назиров белән очрашу эшне бик тизләтте. Аннары бу романны мин икенче бер әсәргә тотыныр алдыннан көч сынау дип карый идем. Хәзер инде ачык итеп язсаң да була — үтелгән этап һәм иҗат планнарыннан төшеп калган нәрсә. Эш шунда, бервакыт мин Муса Җәлил һәм җә- лилчеләр белән бик дәртләнеп йөрдем. Ул арада бу зур эшкә өлкән шагыйребез Шәйхи Маннур тотынды. Ул Мусаны миннән күбрәк һәм 162 яхшырак бела, аның бел он җитәрлек аралашкан да, иҗатлары да бер үк чорда диярлек башланган. Кыскасы, Муса турында роман язарга Шейхи Маннур миннән мең кат хаклырак дип уйладым. Шулай ул эсер минем тарафтан язылмый калды. 1960 елның ахырында һәм 1961 елның башында яңадан шифаханәдә ятып чыгарга туры' килде. Тагын көндәлек сыман нәрсәләр, күзәтүләр китте. Монысын иҗат лабораториясенең икенче бүлмәсе дип атасаң да ярый торгандыр. Аңа шулай ук тәртипсезлек һәм чуалчыклык хас. Сиңа кирәк нәрсәне берәү дә алдан, тәртип белән хәзерләп кунмый бит. Бүген кызыклы материалга юлыккансың икән, бүген язып кал. иртәгә инде ул эзләсәң дә булмас. Түземлеге һәм сабырлыгы җиткән кешеләр, әйдәгез, рәхим итегез, ишекләр ачык. Билгеле, үзем сизеп торам, безнең татар укучылары мондый язуларны укырга бик үк күнекмәгән, алар бездә әллә ни юк та. Мин матбугатта игълан ителгән кадәресен әйтәм. Академия бүлмәләрендә әллә нәрсәләр бардыр да, без аларны белмибез. Әлеге язмаларны караганда, миңа да әйткәләделәр: юк белән шөгыльләнәсең, картая башлагач, юк акылыңны җуйгансың. Бу — галимнәр эше. Мин бәхәсләшмим, галимнәр өлешенә керәсем юк, ләкин минем өстәл тартмасында ниләр барын галимнәр белми бит. Рус әдәбиятында һәм көнбатыш әдәбиятларда язучыларның көндәлекләрен дә, бүтән язуларын да, хәтта караламаларын һәм вариантларын да чыгара торалар, алар турында зур-зур тикшеренүләр язалар. Күрәсең, әдәбиятны аңлау өчен болар барысы да кирәк. Без дә кайчан булса шуңа барып җитәрбездер. Хәзергә материалларны туплау кадәрлесе мөһим. Менә Галимҗан Ибраһимовның архивындагы кыйммәтле материалларның юкка чыгуына бик әрнибез дә, соң инде, эш узгач, терсәкне тешләп булмый. Бардан исә теләсә кайчан файдаланып була. Мин менә шул турыда гына кайгыртам. Ярый, икенче дәфтәрне, кыскартып, күчерә башлыйм. Ахыры бар