КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
МАРТ. 1973 «Түбән Камада соңгы елларда бер-бер артлы әур предприятиеләр калкып чыга. Шундый зур промышленность комплексларының берсе — Түбән Кама шәһәрендә төзелә торган шиналар заводы. Ул завод Тольятти, Кама автозаводларын һәм автохуҗалык машиналарын камералар, покрышкалар белән тәэмин итәчәк. Производство процессларын машинага көйләү һәм автоматлаштыру, шундый ук профильдәге башка заводлар белән чагыштырганда, хезмәт җитештерүчәнлеген ике мәртәбә, ә производство мәйданының һәр квадрат метрыннан производство продукциясен алуны өчдүрт мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Быелгы ел — иң җаваплы ел: заводның беренче чираты сафка басарга тиеш!» «Правда». Мәскәү. «Безнең шәһәр урамнарында әрҗәләренә «МАЗ-КамАЗ» дип язылган машиналар колоннасын еш очратырга мөмкин. Алар Минск автомобиль төзүчеләренең Чаллыга җибәрелгән продукцияләре. Минск автомобиль төзүчеләре, илебезнең башка уннарча коллективлары кебек үк, машина төзелеше гигантына кадрлар әзерләргә теләк белдерделәр. 1972 елның сентябрендә Чаллыдан Минскига 700 эшче килгән иде. Аларның барысы да төрлесе төрле һөнәр үзләштерде. Укыту программалары алты айга исәпләнгән һәм ике өлештән тора: теория һәм практика. КамАЗ эшчеләренә тәҗрибәле мастер-инструкторлар беркетелде. Алар шәкертләренә яңа һөнәр үзләштерергә, квалификацияләрен күтәрергә ярдәм итәләр. Быел Белоруссия башкаласы предприятиеләрендә биш йөзгә якын Чаллы эшчеләре укый һәм эшли. Аларның күбесе автозаводта һөнәр үзләштерә». «Вечерний Минск». Минск. «Бишьеллыкның ике елында КамАЗ төзелеше киң колач алды. Моны исбатлау өчен эшләнгән эшләр күләмен характерлаучы бик күп саннар китерергә булыр иде: күпме җир казылган, күпме бетон коелган, күпме металл конструкция монтажланган һ. б. лар. Әмма ул саннар гына барлык эшләнгән эшләрне күз алдына китереп бастырмый әле. Мөгаен, узган елда иң мөһим вакыйга — Чаллыда үзенә кирәкле барлык техника белән тәэмин ителгән куәтле төзелеш оешмасы эшли башлау булгандыр. Шунысы да әһәмиятле: моторлар ясау һәм кою производствосы технологиясе француз фирмасы «Рено» һәм АКШ фирмасы «Свинделл-Фресслер» белән техник хезмәттәшлектә эшкәртелә. Ике арада төзелгән контрактлар нигезендә бу фирмалар технологик җиһазларны КамАЗдагы производство өчен кирәклеләрен генә сайлап җибәрәләр. Чаллы зур тизлек белән хәзерге заман социалистик шәһәренә әверелә, киң урамнар, проспектлар барлыкка килә, сәүдә үзәкләре, культура учреждениеләре, спорт корылмалары, админис тратив биналар үсеп чыга... КамАЗның һәм бу комплекс белән бәйле барлык корылмаларның зур темп белән төзелүе — алдан күрелгән әзерлек һәм, икенче яктан, төзелештә эшләүчеләрнең даими инициативасы һәм эшкә иҗади карашы нәтиҗәсе». «Экономическая газета». Мәскәү. «Без зур төзелешләргә күнеккән инде. Алар һәркемгә газеталардагы фотолар, кинохроника буенча таныш. Әмма КамАЗдагы эшләр масштабын һәм колачын бернинди фотография дә күз алдына бастыра алмый. Дөресен әйткәндә, бу гигант төзәлеш кеаә түгвл. бак аур террвторвяга җәелгән бик куп гигант тезелешләр җыелмасы. Явэшэ гама яңа шәһәр салына. Анда инде йпз агарма мең халык яши. IHohop балак барга кала ечеи кирәкле барлык предприятиеләр — йортлар тезү комбинаты, кт комбинаты, сет һам икмәк заводлары, халыкка хезмәт күрсәтү, транспорт предприятиеләре тезелә. Яңа шәһәрләр салуда мондый темпның дөньяда әлега кадәр булганы юк иде. диләр белгечләр. Әмма эш бер темпта гына түгел. Эш шунда: бу үсеш алдан аланлаштырылгакча. уйланганча алып барыла, анда стихиялелекнсң һичнинди элементына урый юк. Үсешиең генераль планы һичшиксоа үтәлергә тиешле закон булып тора. Хәер, тезелеш кочлорснең һем средстволарыпың шундый тупланышы нвгтзеяд.*. шәһәрнең промышленность һәм торак аоналарыиыц комплекслы тиз үсеше башкача булырга да тиеш түгел. Биредә хезмәтнең темпы һәм ритмы чын-чынлап гаҗәпкә калырлык. Шоферлар биредә булган шундый бер хәл турында сөйли. Чаллыга Себердәв олы яшьтәге, күпне күргән бер шофер килеп төшә. Аңа ер-яна үзбушаткыч машина бирәләр. Автобазадан чыга да ул трасса буйлап уза торган машиналар агымына кушылырга җай кота башлый. Биш минут к ото. ун минут, ярты сәгать—аның машинасына һнч урын юк. гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менә моның. Аннан ул газ бирә дә машинаны артка чигендерә. — Клтәм мнн сездән,—ди автобаза начальнигына.—Ничә ел рульдә утырып, мондый тамашаны күргәнем юк. Мондый шартларда мин эшли алмыйм. Бу хәл ничек беткәндер, билгесез. Мегаен. начальник тәҗрибәле шоферны калырга үгетләп күндергәндер. Әмма бу вакыйга шактый гыйбрәтле. Эш киеменең җиңенә «КамАЗ тезүче» дигән горур эмблема беркетелгән энтузиас тларның күп меңле коллективы тезелеш эшләренең график буенча баруы очей бар кочен сала. Әлбәттә, биредә алариың үэ проблемалары, үз кыенлыклары да бар. Әмма Камадагы бетен Союз удар тезелешнең характерын алар түгел, ә социалистик ярышның югары рухы билгели». • Рабочая газета». Киев. • Казандагы сынлы сәнгать музеенда «Татарстан художниклары — КамАЗга» дигән пүргәэмә зур уңыш казанды. Музей залларында йөргәндә бу грандиоз төзелешнең сулышын тоясың, аның геройлары белән танышасың. Казан һәм Чаллы шәһәрләре художникларының рәсем һәм скульптура әсәрләрендә Кама буендагы яңа. яшь шәһәр шактый тулы сурәтләнә. Унике катлы хәзерге заман йортлары, гаять зур завод корпуслары, йөзләрчә краннар күңелдә горурлык уята. Безнең сәнгать осталары, диде РСФСРның халык художнигы. Татарстан художниклары союзы идарәсе председателе X. Якупов, зур төзелешнең яшь эшчесе образын тудырырга омтылалар». «Комсомольская правда». Мәскәү. • Мин КамАЗда булып кайткан кино артистларының беренчеләреннән. Иң кызыклысы нәрсә соң анда? Шул кадәр кешеләрне нәрсә гаҗәпләндерә? Иң элек, әлбәттә, тын Кама елгасы буендагы төзелешнең масштабы. Монда төзелеш барлык нәрсәне уяткан. Шәһәр инде яши. сулыш ала. Бу гигант төзелеш ничектер миңа космосны күз алдына китерде. Колач чын- чынлап шаккатарлык. Бу Гулливер патшалыгында йөрүчеләр үзләре дә буйлары беләв аңа тиң кебек. Туып килә торган шәһәрнең ак кар төсендә сплуэты күктә йөзгән диңгез корабларының җилкәннәрен хәтерләтә, һәм боларның барысын да безнең кешеләр, гади совет кешеләре булдырган. —һәр грандиоз төзелеш кебек. КамАЗ да — техник күренеш кенә түгел, ул әхлакый, мораль нормаларга да туп-туры бәйле. Чөнки төзелешне кешеләр башкарган кебек, төзелеш үзе дә кешеләрне тәрбияли, аларда корыч ихтыяр тудыра. Әйе, КамАЗ ул — кешеләр. Үз хезмәтләренең нәтиҗәсен кайгыртучы кешеләр. Бер көнлек өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен эшләүче кешеләр. Биредә һәркем художник. Биредә һәркем хезмәт хакы өчен генә түгел, ө үз хезмәтенең җимешен күрү өчен эшли. Үз хезмәтеңнең җимеше... Кешеләрнең Олы тулай торагы — КамАЗ дип исемләнгән гигант төзелеш урнасында басып торганда, аның турында уйланасың. Аның турында хыялланасың. Ә тирә-ягыңда — күз күреме җирдә — биниһая күркәм пейзаж. Әлбәттә, каһарманлыкка монда өйрәнмичә, кайда өйрәнәсең: биредә кешеләр гүзәл татулыкта жшиләр, менә дигән итеп эшлиләр һәм хезмәт җимешләре дә аларның матур». Николай Крючков. СССРның халык артвсты. • Советская культура». Мәскәү. «Бөтен илебез төзи торган Кама автомобиль комплексы Казан кинохроника студиясе хезмәткәрләрен яңа фильм иҗат итүгә рухландырды. Ул «Югары нота» дип исемләнгән һәм анда биеклектә эшләүче монтажчылар бригадасы кешеләре сурәтләнә. Картина геройларының берсе — Сергей Елистратов. Оператор камерасы аның эшен өйрәнчек вакытыннан ук игътибар белән күзәтә, шул ук вакытта тәҗрибәле осталарның эшен дә күрсәтә. Иң мөһиме шунда: картинада эшче коллективында кеше характерының ныгуы, гомуми эш өчен шәхси җаваплылыкның үсүе гәүдәләндерелә». ТАСС. «КамАЗ. Бу сүз әлегә сүзлекләрдә дә, белешмәләрдә дә юк. Әмма аның турында газеталарда һәм журналларда языла, киноларда, телевизион тапшыруларда күрсәтелә. «Камадагы Батыр» дигән китап та Кама автомобиль заводына һәм аның төзүчеләренә багышланган. Бу китап Татарстан китап нәшрияты чыгарырга планлаштырган бө тен бер серия китапларның беренчесе. Җыентыкка Кама автомобиль комплексы турында үзәк һәм республика газеталарында, журналларында басылып чыккан очерклар, мәкаләләр, интервьюлар, репортажлар, статис тик материаллар, фотодокументлар кертелгән. Шунысы әһәмиятле: аларда сурәтләнгән кешеләр дә, вакыйгалар да — барысы да реаль тормыштан алынган...» • Книжное обозрение». Мәскәү. «Сәнгать осталары бөтен Союз удар төзелешендә еш кунак булалар. «Чулпан» кинотеатрында бер атна эчендә генә дә Дагстанның атказанган «Лезгинка» бию ансамбле, Дәүләт академия рус хор капелласы, Ленинград вокаль инструменталь ансамбле — «Алые паруса» һ. б. коллективлар чыгыш ясады. Бу зур төзелеш эшчеләре белән җиңел промышленность әйберләре ассортименты һәм кием культурасы бөтен Союз институты вәкилләре дә очрашты. Баш сәнгать белгече И. Андреева тыңлаучыларга быелгы сезондагы төп юнәлешләр турында сөйләде. Манекеншица- лар яңа киемнәр белән таныштырдылар». •Советская культура». Мәскәү. «Ата-аналарын, туган йортларын, уңай квартираларын ташлап яшь егетләр, яшь кызлар нигә соң чит-ят җирләргә китәләр? Алар бит белеп торалар: төзелешләрдә күнегелгән уңайлыклар да, торыр, ял итәр урыннар да, бакча-парклар да юк. Бу сорауга берәүләр бик гадиләштереп җавап бирәләр: янәсе, яшьләргә романтика хас, алар учак ягып палаткаларда яшәүгә тансык. Юк, романтика анда гына түгел. Революцион романтика, батырлыкка рухландыра торган романтика хезмәтнең, эшләгән эшеңнең бөеклегендә, әһәмиятендә. Нәкъ менә революцион романтика яшьләрне Чаллыга, төзелешкә чакыра. Әлбәттә, әлегә кыенлыклар күп. Әмма беркем дә куркып калмый, кыенсынмый, киресенчә, һәркем зур, үзбаш эшкә омтыла. КамАЗ — бетон, цемент, пыяла һәм металл гына түгел. Ул, иң беренче, тормыш мәктәбе. Ярославль кызларының Чаллыдагы тормышы һәм эше турында Зина Лебедева болай диде: «Ярнефтехимстрой трестының комсомол оешмасына без КамАЗ төзелешенә тәкъдим итүе өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Ышанычны намус белән акларга тырышабыз, белемебезне һәм тәҗрибәбезне тулырак файдаланырга тырышабыз». ♦Юность». Ярославль. «Язучыларның һәм журналистларның көндәлек, даими игътибары,— ди партиянең Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Р. Беляев «Литературная газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә,— безгә материаль-техник җиһазлар кебек үк бик кирәк. Безнең алда торган чынчынлап бөек бурычларны хәл итү өчен КамАЗ төзүчеләренә — ул кайсы тармакта гына эшләмәсен — әхлакый, идея потенциалы гаять әһәмиятле. Кешеләр максатны тирәнтен аңласыннар, үзләренең нинди зур эш башкаруларын исләреннән чыгармасыннар, гомуми эш өчен тырышсыннар. Язучының ялкынлы сүзендәге төп максатны мин шунда күрәм». «Литературная газета». Мәскәү. Тугызынчы бишьеллыкның удар төзелеше — КамАЗның корыла башлавына өч ел тулды. Узган елның төп нәтиҗәсе шунда: Чаллы промышленность үзәгендә уннарча нык производство коллективлары барлыкка килде. Аларның һәрберсе алларында торган иң катлаулы бурычларны гамәлгә ашырырга сәләтле. Ике ел ярым эчендә 679 миллион сум капиталь салым үзләштерелде. 1972 елның сентябрендә үк инде төзүчеләр коллективы көнгә бер миллион сумнан артык капиталь салымнар үзләштерде. Моңа кадәр илебез төзелеше тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле». «Строительная газета». Мәскәү.