Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИМАДЕТДИН НӘСИМИ ГАЗӘЛЛӘРЕ

ӘХМӘТ ИСХАК тәрҗемәсендә

Узган елкың сентябрь аенда бөек әзербәйҗан шагыйре һәм философы Имадетдин Нзсиминең тууына 600 ел тулды. Шагыйрьнең әсәрләре безнең илебездә һзм дөньяда төрле телләрдә яңгырады. Гаҗәп, сиңа кавышуның җан икән бәһасе, Йөзеңнән шундый нур чәчә күзеңнең кояшы. Рәхимле ходай сыйфаты юк, дисә, төсеңдә, Ул кеше — бәхетсез кеше, юк аның ходасы. Кем тапса синең йөзеңдә Җәмшиднең касәсен *, Шул булыр җиһан Җәмшиде, әй, айның яңасы. Синең назлы карашыңнан шашты бөтен галәм, Шаштырды аны күзеңнең агы һәм карасы. Күзләреңә ходай язган унике аятен, Коръәне дә, китабы да күзеңнең карашы. Күз салу синең йөзеңә гөнаһ, диде суфи, Бу аның иң зур ялгышы, бу иң зур хатасы. I Туры идем һәм төз идем сәрби агачыдай, Бөкте мине хәсрәтеңнән буеңның зифасы. Теләде сине Нәсими һәм шуңа иреште, Кабул булды хак алдында, димәк, бар догасы. Әй, күңел һәм күз нурым, бер күрергә сусадым, һай, фәрештәдәй хурым, бер күрергә сусадым. Әй, айдай йөзле ярым, әй, йөрәгем һәм җаным, һай, иреннәре балым, бер күрергә сусадым. 'Җәмшид— борынгы Иран шаһы, Җәмшид касәсе — дөньяда кАрсә барлыгын күрсәтүче касә. ». «К. У » м з. 129 Әй, рәхмәте ходаның, йөзең сурәте аның, һай, шаһы матурларның, бер күрергә сусадым. Әй, тугыз галәм җаны, гашыйкларның иманы, һай, гәүһәр чыганагы, бер күрергә сусадым. Әй, тәхет-таҗ хуҗасы, җаннарның сөйгән ашы, Биеклеккә юл башы, бер күрергә сусадым. ...Әй, мәңгелек гүзәл йөз, рәхмәтең иксез-чиксез, Валлаһи, мин тәкатьсез, бер күрергә сусадым. Әй, ак тәнле гүзәлем, син — җан, Нәсими — тәнең, һай, көндәше гөлләрнең, бер күрергә сусадым. Әй, гүзәл, синең битеңдә укыдым коръәнне мин, Чәчләреңнең арасында җуйдым ич иманны мин. Мәңгелек нурны йөзеңә бүләк иткән бер ходай, Шуның өчен бүген сиңа багышладым җанны мин. Сурәтең — изге китап ул, нурлы йөзең — тулган ай, Син кояштан алдым ай күк, йөздәге нурларны мин. Син миңа сигез җәннәтне вәгъдә итәсең, суфи, Гүзәлем йөзендә таптым шәбрәк гөлестанны мин. Җәберенә сөйгән ярның мин сабыр иттем, чыдап, һәм таптым шушы сабырда дәртемә дәрманны мин. Әй, Нәсими, тәңренең зур рәхмәте аның йөзе, Күз салып шул йөзгә, таптым илаһи илһамны мин. Яшермә йөзеңне, сәҗдә кылган ташым 2 шул ич, Күземне алмыйм, син — күктән, ай-кояшым шул ич. Атылдым йөзең шәменә мин күбәләк сыман, Нур күрдем караңгыда, якты юл башым шул ич. 2 С ә ж дә кылган ташым — Кәгъбәдәге изге кара таш күздә тотыла. ’ Исме әгъзам — бөек исем, ягъни алла исеме. Кәүсәр — жәннәггәге чишмә. Т у б я — җәннәттәге агач. Түгәрәкне сызучы — дәвернең әйләнешен сызучы. Муса —пәйгамбәр. Тур — хода белән сейләшкән тауның исеме. Ш ә б л и — IX йөздәге атаклы суфи. Мансур —IX—X йездәге суфилык мәзһәбен оештырган атаклы суфи. Гыйшыктан баш тартмас гашыйк, әй, гыйшык дошманы Баш тарт, дисең, сөйгәнеңнән, шаһиншаһым шул ич. Кашларың һәм керфекләрең булды исме әгъзам,5 Шайтаннан мине саклаучы чын юлдашым шул ич. Табынамсың теңрягә, дип. шәһадәт сорыйлар, Мин таптым таңремнө, минем табынасым шул ич, Әй. хуҗасы бу дөньяның, мине фәкыйрьсетмә. Дәрәҗәм. байлыгым, тиңсез асыл ташым шул ич. Аерылдым мин, Несими, йөзеңнең гөлеңнән, Бакчадагы былбылдай, аһым, куэ яшем шул ич. Мин тереклек чишмәсе, миндә тереклек суы. Ятма караңгылыкта, тор йокыдан, эч шуны. k Җәннәт тә, хуры да мин, Кәүсәр 1 дә. Туби 2 да мин, Нур да һәм ялкын да мин, чүл дә, күл суы да мин. Күкнең гөмбәзе дә мин, хаклы да һәм хак та мин, Барсын тудырган да мин, коръән дә, аять тә мин. Бакча да, түтәл дә мин, җиләс гөлестан да мин, Динлегә Нух көймәсе, динсезгә туфан да мин. Тәңренең йөзе дә мин, кыйбла да, иман да мин, Руза да намаз да мин. саф битле коръән дә мин. ...Җиткезгән, җиткән дә мин, бар да мин. барлы да мин, Үстергән, үскән дә мин, җиһан да ярлы да мин. Серле хәзинә дә мин, һәр ике дөньям да мин, Мөмкинлек, зарурлык та, бар тәндәге җан да дин. Диңгез дә. энҗе дә мин, күбәләк тә, ут та мин, Мәйханә дә, мәчет тә, чиркәү дә һәм пот та мин. Бай да мин, юксыл да мин, юлчы да һәм юл да мин. Кем моңа каршы, аңа бирәмен мат шунда мин. Аңламыйм һич, бу түгәрәкне сызучы 3 — нәрсә ул? Нәрсә ул күк һәм аның әйләнү көче нәрсә ул? Әйләнүче бу тугыз кат күк ясалган ни өчен? Күктә ай, йолдыз булып күчеп йөрүче нәрсә ул? Муса 4 һәм Тур 5 нәрсә ул, Шәбли 6 вә Мансур 7 нәрсә ул? Аждаһага охшаган дар һәм бау очы нәрсә ул? Күкнең аслы нәрсә ул, фәрештә нәсле нәрсә ул? Кешегә шул чаклы таләпләр куючы нәрсә ул? Кәгъбә һәм пот нәрсә ул, чит-ят белән үз нәрсә ул? Нәрсә чиркәү һәм мәчет, хирка 1 киюче нәрсә ул? Нәрсә коръәнне өйрәнү, нәрсә хәдис 3 4 һәм вәгазь? Шул бер үк фикерне гел тәкрарь кылучы нәрсә ул? Син кара бал кортына: балы нидән, агу нидән? Бик гаҗәп, шуның барын бергә җыючы нәрсә ул? Ут вә су, туфрак вә җил 5 — адәм, диләр. Шул нәрсәгә Нигә сәҗдә? һәм шуны инкарь итүче нәрсә ул? Ник сибә җиргә нурын күктән түгәрәк бу кояш? Утны һәм нурны аңа берләштерүче нәрсә ул? Кем дә кем белми үзен, ул белми картларның сүзен, Нинди эш ниндилеген белмәүче кеше нәрсә ул? Кил, дусым, ятма күзең йомган килеш, кил каршыма, Аңлатыйм: сиңа кыенлыклар өюче нәрсә ул? Кит фани йорттан, Нәсими, шундый көн килер сиңа, Син белерсең: җөббә 6 һәм чалма киюче нәрсә ул? Кая антында торган тугры дуслар? Кая сүзендә торган чын гүзәл яр? Кая хаклык сөюче шундый бер ир, Ки һәр адымда шул хаклыкны яклар? Кая чын сүз сөйләүче саф күңелләр? Кая акча сөймәүче зур акыллар? Кая икърар итүче шундый бер җан, Күңелдә юк минем, дип, хакны инкарь? Кая бу дөньяда саф шундый сәдәф, Эчендә кайсының мең энҗесе бар? Кая Мансур кебек хакка гашыйк ир, Ки муйнын кайсының буды явыз дар? ...Сөйгән ярына кавышты Нәсими, Ни кайгы, тулса бу галәмгә ятлар? 3 Хирка — дәрвишләр киеме. 4 Хәдис — пәйгамбәр сүзе. ’Ут вә су. туфрак вә жил — ягъни кеше шулардай яратылган, имеш. Хода фәрештәләргә шул кешегә сәждә кыларга куша. Шайтан моны инкарь итә һәм сәждә кылудан баш тарта. Нәсими бу юлларда шуны күздә тота. 6 Җеббә— жиңел чапан. Бу юлда Нәсими мулланы күз алда тота. Ураза ае, саный 7 8, булды тәмам, Кил дә бире, бир шәраб һәм — вәссәлам! Гашыйкыңның бәйрәме — йөзең ае, Әй, чәчең — мәхшәр 2, рухың — Бәйтелхәрәм! Иренең юешлеге — җәннәт мәе, Шундый мәй белән сыйлауда ит дәвам. Назлы карашың исерткәнгә күрә, Мәй хәлал булды, ә суфилык — хәрам. Тәүбәдән баш тарт, суфи, мәй шундый саф, Килде кен безгә тотарга кулга җам. ...Аералмыйм кәгъбәдән потханәне, Тәңрене күргәнгә бар җирдә һаман. Энҗедән кыйммәт Нәсиминең сүзе, Чөнки хак сүзне сөйли үл һәр заман.