ӘГӘР син БУЛМАСАҢ
12 ктябрь бәйрәменә каршы көнне алар бергә кай« тырга сөйләшкәннәр иде. Рухия иптәш кызларыннан чак кына арткарак калып чыгармын дигән иде. Ләкин Рухия сүзендә тормады ул көнне. Равил аны әлеге күпер төбендәге әрәмәлектә тәмам карангы төшә башлаганчы көтте. Аптырагач, Чүкәйгә кире барып, интернатта торучы кызларның «әнкәсе» Нурҗамал ападан сорарга мәҗбүр булды. Нурҗамал апа башта кычкырып көлде, аннары: «Егет булсак, мут булырга, ике күзен ут булырга кирәк, энем, авызынны ачып йөрмә, яме! Ә Рухиянең кайтып киткәненә биш былтыр инде. Иптәшләреннән бер дәрес алдан ук китте ул!» — диде. Ана ышанырга була, чөнки ул инде интернатны гөл итеп юыл-җыеп чыгарып, өенә кайтырга әзерләнеп тора иде. Рухиянең әнә шулай сүзендә тормый кайтып китүенә бик нык аптырады Равил. Ни булды икән, нигә алай итте икән, дип сәбәбен белергә бик теләсә дә — белә алмады. Ахырында ул, әллә бу шайтан кызы берәр бүтән егет белән йөри башлаган микән, дигән фикергә килде һәм шул мәсьәләне ачыклау өчен иртәгә — Октябрь бәйрәме көнне кич — Укмаска барып карарга булды. Мәктәптән кайтышлый да, кичен атларны кырга илткәндә дә, иртән атларны эзләп йөргәндә дә гел шул Укмаста булачак очрашу турында уйлап, баш ватып йөрде. Аның фикеренчә, ул очрашу менә болайрак булырга тиеш иде. Кич караңгы төшкәч, председатель Фәйрүзә апасы җигеп йөри торган юртак «Карлыгачжа атлана да Равил, җире туңган Укмас урамын дер селкеттереп чабып, туп-туры Рухияләр капкасы төбенә барып туктый. Аннары атын тегеләрнең капка баганасындагы боҗрага Ахыры. Башы 2 санда. бәйләп куеп, өйләренә барып керә һәм егетләрчә кыю гына итеп: «Гафу итегез, Басыйрова Рухия шушында яшиме?» — дип сорый. Аның тавышын ишетү белән түр яктан Рухия үзе балкып килеп чыга да: «Бәй, Равил абый, син икәнсең ич! Ничек, башың житеп, килеп чыгасы иттең? Әйдә-әйдә, түргә уз!» — дип, Равилне кыстый башлый. «Рәхмәт, Рухия! — ди аңа Равил, түргә үтмичә генә.— Анда ук үтеп тора алмыйм. Клубыгызга бәйрәм кичәсен карап китәргә дип кенә килгән идем. Тик менә атымны куеп торырга урын юк. Әти-әниеңнәр рөхсәт итсә, сезнең ишегалдында калдырып торырмынмы әллә дип кенә керүем иде». Равил шушы сүзләрне сөйләп торган арада Рухиянең әтисе белән әнисе дә түр яктан ишек катына киләләр. «Бу абый Ташый елганыкы,— ди аларга Рухия.— Ул да Чүкәйдә сигезенче класста минем белән бергә укый. Теге миңа бәйләнеп йөдәткән Тәкә Әнәсне шушы егет акылга өйрәтте инде менә. Велосипедына утыртып йөри торган кеше дә шушы абый була инде». «Ә-ә! — ди Рухиянең әтисе, моңарчы шактый кырыс карап торган булса да, кинәт дустанә елмаеп җибәреп.— Бик әйбәт, алайса, бик әйбәт! Әйдә, энекәш, мактап йөрисең икән әле, какрас ашарга гына утырган идек. Әйдә-әйдә, клубка җитешерсең әле. Давай, син кожаныңны сала тор, ә мин хәзер атыңны ишегалдына урнаштырып керим». Равилне барыннан да күбрәк гаҗәпкә калдырганы шул: әнисе гел Рухиягә охшаган икән! Буй-сыны да, төсе-бите дә, хәтта елмаюы да нәкъ менә Рухиянеке инде. Бер дә уналты яшьлек кызның анасы димәссең: таушалмаган да, картаймаган да. Егерме яшьлек кызлардан һич ким түгел! Тик менә чәчләре генә агара төшкән икән. Алары шул әтиләре теге вакытларда тәртәдән ычкынып йөргәндә агаргандыр, күрәсең. Рухиягә дә, әнисенә дә шактый зур борчулар китергән кеше булгач, Равил аларның әтиләрен ничектер усал, ямьсез, нурсыз адәмдер дип уйлаган иде. Ә ул бик мәһабәт гәүдәле, кара тут чибәр йөзле, таза, ыспай кеше икән ләбаса!.. Өчәүләшеп кыстый-кыстый бәйрәм ризыклары — инде ничә елдан бирле Равилнең төшенә дә кермәгән ит бәлеше, ап-ак оннан йомыркага изеп кенә пешерелгән кош теле, тары кыстыбые һәм юкә балы белән сыйлаганнан соң, Рухия Равилне клубка бәйрәм кичәсенә алып китә. Юлда ул тагын бер кат: «Ничек, башың җитеп, киләсе иттең, Равил абый? Молодец! Югыйсә, минем үземне генә клубка мәңге җибәрмәячәкләр иде бүген. Тоткындагы кош шикелле, бер кая чыга алмый утырасы идем»,— днп, Равилне мактап куя... Рухиянең әти-әниләре генә түгел, Укмасның егетләре дә киң күңелле, ачык йөзлеләр икән. Равилнең клубка килеп керүен күреп алуга, дәррәү кубып, кул биреп күрешеп чыгалар да: «Я, нинди һөнәрең бар, агай-эне?» — дип сорыйлар. «Аккордеонда уйный беләм!» — ди Равил, оялыбрак кына. «Булды гына инде, алайса!» — дип куанышып, тегеләр минут эчендә Равилгә өр-яңа аккордеон китереп тоттыралар. Барлык телләре дә төзекме икәнлеген белер өчен, Равил башта болай гына шыгырдатып-тикшереп чыга. Аннары, башын чак кына кыңгыр салып, «Алмагач»ны уйнап җибәрә. Ул уйный башлауга бөтен клуб тып-тын калып, сокланып тыңлап тора. Аннары барысы да берьюлы җырлап җибәрәләр: А-а-а-ал-ма-га-чым а-а-ал-ма бир-ми, Г-е-е-ел кор-ган чы-бык кына ла! Бу-у-у-ул-дым нн-де са-а-ай-рар кош-лар, Са-а-а-ай-ра-мыйм чы-гып кы-на! Тик Рухия генә җырга кушылмый. Равилнең шулай дәртле итеп, бетен кешемен күңеленә үтеп керерлек итеп уйнавына куанып һәм хәйран калып булса кирәк, клубны берүзе балкытып, елмаеп КЫНА утыра Равил клубтягыларны байтак җырлатканнан сон аның янына кнлә дә, колагына гына пышылдап «Рәхмәт, Равил абый, ну, булдырасын икән үзен дә? Тпк нигә сон мәктәптә тәнәфес вакытларында бер тапкыр да уйнаганын юк еннен?» ди. «Мәктәпнең аккордеоны юк бит, Рухня,— дн ана Равил,—тальян гармун гына бит анда. Ә мнн гармунда юньләп уйный белмим» «Шулаймыни, дн ана кыз, исе китеп — Ярый инде алай булгач. Ә хәзер, әйдә, «Бишле бию»не уйна әле. Равил абын5 Биим әле бер р.»\.и.I.MCII’ Бүтән чакта биим дисәң дә. Укмаста рәтле уйнаучысы юк аның». «Әйдә, Рухия!» — ди Равил, куанычы Iчан у ю дә биеп китәр хәлгә җитеп, һәм, илаһи бер дәрт белән, кыз сораган көйне сыздырып җибәрә Менә, гадәтенчә, горур гына, үз дәрәҗәсен белеп кенә атлап, Рухия уртага чыга һәм. күбәләктән җиңел генә җилпенеп, биеп китә. Барысының да игътибары шул озын толымлы чибәр кызга юнәлә. Барысы да, ачкан авызларын ябарга да онытып, ана карап торалар. Бу тикле дә җиренә җиткереп биер икән кеше! Үзләренен Ташый елга кызларын да. авылларына килгән кунак кызларны да бик күп мәртәбәләр биеткәне бар Равилнең. Әмма беркайчан да, беркемне дә менә шушылай рәхәтләнеп, бер дә көч кушмыйча биетә алганы юк иде әле. Ул хәзер көн һәм аны ничек уйнау турында бөтенләй уйлап та карамый, барысын да бармаклары үзләре башкара. Хәтта аккордеонын да тартып- сузып тормый, бәлки үзеинән-үзе шулай нәкъ кирәгенчә генә тарты- лып-сузылып тора » Рухия биеп туктаганнан ары бөтен клубны дер селкетеп кул чабалар. Аннары бүтән кызлар бии башлый. Ал арга да рәхәтләнеп, ару- талуны белмичә уйный Равил». Шулай байтак җырлашканнан һәм биешкәннән соң, киио буласы дип, клубтагы халыкны, шул исәптән Равил белән Рухияне дә, куып чыгаралар да билет сата башлыйлар. «Кинога керәбезме?» — ди Равил Рухиясенә. «Әлбәттә, керәбез! — ди кыз — «Александр Матросов»ны карамый калдыралармы соң? Мин аны Казанда яшәгәндә биш тапкыр караган идем инде. Ләкин тагын егерме биш тапкыр карарга да риза!» — ди. Кыз Равилне култыклап ала да алар билетка чират тору- «ылар сафына килеп басалар. Ләкин чиратлары җиткәч, Рухия кинәт сискәнеп китә «Бәй, акча алып чыгарга онытканмын бит мин, Равил абый!» —ди. Ә Равилгә шул гына кирәк тә. «Борчылма, Рухия!—ди ул, бер дә исе китм.гчә генә — Хәзер мнн үзем алам!» һәм ул шунда үз өлешен акчалата гына алырга акылы җиткәнгә чын күңеленнән куанып куя. Хикмәт менә нәрсәдә Равилләрнең Ташый елгасында колхоз яралганнан бирле килә торган бер гадәт бар һәр елның Октябрь һәм Май бәйрәмнәре көннәрендә авылның әле яңа гына туган баласыннан алып, тәнендә җаны булган карт-карчыкларына тикле колхоз хисабына бәйрәм ашы әзерлиләр. Ул ашны мәктәп балаларына көндез мәктәпкә алып килеп ашаталар. Олылар мәҗлесе кич эштән соң үткәрелә. Ә кеше арасына чыгып йөри алмаган карт-карчыкларга һәм имчәк балаларына тиешле өлешләрне (җан башына 200 грамм ит. ярты кило ипи, токмачлык он, күпмедер бәрәңге) туган- тчмачалары һәм әтиәниләре колхоз амбарына барып алып кайта. Кыскасы, берәү дә өлешсез калмый. Ташый елга халкы шуңа күрә әлеге бәйрәм көннәрен һәр вакыт сагынып көтеп ала. Ул бәйрәмнәрнең тагын бео үзенчәлекле ягы бар: колхозда эшләүчеләрнең һәркайсына, шулай ук колхоз исәбеннән һәм шулай ук бушлай, берәр «чәкүшкә» ак аракы бирелә. Үзе мәктәптә укып йорсә дә, колхозда зурлар белән эшләгәнлектән, Равилгә дә яздырган иде аны Фәйрүзә апасы, һәм ул ВАКЫЙФ НУ УУ 1 ф менә бу кичтә Ташый елгада зурлар белән бергә бәйрәм табынында утырырга тиеш кеше иде. Ләкин Равил, акылы җитеп, ул мәҗлескә бармаска булды. Үзенә тиешле ит белән ипине әнисен җибәреп әйберләтә генә алып кайтарырга, ә аракысын, китап-дәфтәрлек булса да ярар дип, Самат абыйга сатарга булган иде. Менә шуның акчасы ярап куйды хәзер! Равил, шытырдап торган унлыкны сузып, кассадан ике билет алды да, Рухияне култыклап, клубка керде... Кино карап утыралар. Күзләре экранда булса да, күңеле белән Рухиясенең керфек какканына тикле тоеп утыра Равил. Хәтта йөрәк тибешенә кадәр ишетеп тора. Менә шушылай аның җылысын тоеп утырудан да рәхәт нәрсә, мөгаен, юктыр да һәм була да алмас кебек Равилгә, һәрхәлдә, мондый искиткеч рәхәт минутларны үз гомерендә бары тик икенче кат кына кичерә әле. Беренче тапкыр мондый зур рәхәтне Чүкәйдә, клуб тәрәзәләрен каплап, көндез мәктәп балаларына күрсәтелгән кино вакытында Рухия белән рәттән утырганда татыган иде ул. Бүген исә шундый ук шатлык тойгыларын Укмас клубында кичереп утыра... Ә экранда сугыш бара. Туплар шартлый, бомбалар ярыла. Кешеләр үлә. Алар да нәкъ Равил кебек, Рухия кебек адәм балалары бит инде. Араларында нәкъ менә шушылай, Равил Рухияне сөйгән кебек, берәр кызны яратып йөргәннәре һәм шул яралуларын, нәкъ менә Равил кебек, сөйгән кызларына әйтергә йөрәкләре җитмичә, сугышка китеп барганнары, хәтта шунда һәлак булып, мәңгегә ятып калганнары да күптер әле. Алар аны беркайчан да әйтә алачак түгел бит инде... Үзе сугышка киткәннән соң дөньяга килгән улларын һәм кызларын бер генә мәртәбә дә күрә алмыйча, бу дөньядан китеп барганнары да аз түгелдер. Уйлый башласаң—чәчләрең үрә торырлык хәлләр ләбаса... Киноның иң киеренке урыны якынлаша. Дошманны чигендерер өчен бүтән бернинди чара да калмагач, Матросов туктаусыз ут чәчеп торган амбразурага таба шуыша башлый. Хәзер ул аны үз күкрәге белән капларга тиеш. Ара һаман якыная. Япь-яшь егетнең гомере мәңгелеккә киселергә санаулы секундлар гына калып бара. Ул да менә, Равил Рухияне сөйгән шикелле итеп, өзелеп-өзелеп берәр кызны сөйгән булгандыр бит инде. Ә хәзер ул үлеп калачак. Әнә Александр амбразурага якын ук килеп җитте. Әнә... Шул чак, кинәт сискәнеп китеп, Рухия Равилгә тагын да ныграк сыенып куя һәм уттай кайнар куллары белән аның кулын кысып ала. «Курыкма, Рухия,— ди Равил, ниһаять, үзен кулга алып.— Чын үтереш түгел бу, кинода гына шулай күрсәтәләр аны». «Матросов бик кызганыч бит,— ди аңа Рухия.— Күрә торып үлемгә барды ич! Ә син аның урынында булсаң, шулай эшләргә йөрәгең җитәр идеме, Равил абый?» «Җитәр иде, Рухия!» «Ә мин? Мине калдырып китәргә кызганмас идеңмени?» «Нәкъ менә шул сине сөйгәнгә күрә күкрәгем белән каплар идем дә инде мин ул амбразураны!» «Моны ничек аңларга, Равил абый?» «Моны дошман тизрәк җиңелсен дә син дә, дөньядагы бүтән барлык намуслы кешеләр дә бәхетле яши башласын өчен шулай эшләр идем мин». «Синсез миңа бик күңелсез булыр бит, Равил абый». «Башта, әлбәттә, шулайрак булыр иде. Ләкин тора-бара ияләшер идең әле. Ә исеңә төшкәндә мине сагынып сөйләр идең. Сөйләр иденме?» «Әлбәттә, сөиләр идем! Тик минем сине һич тә үтерәсем килми, Равил абый!» «Мин үзем дә үләргә атлыгып тормыйм, Рухия Әмма шулай кирәк булса, һич мкеләнеп тормас идем Ахыр чиктә, беребез дә мәңгегә килмәгән бит бу дөньяга Беркемгә дә зыян да, яхшылык та итмичә, үз мәнфәгатеңне генә кайгыртып, үзең өчен генә озак еллар яшәп үлгән- ■ ♦ берәр »ш ашлап калдырып үлүен йөз тапкыр артыграк, минемчә «Бәлки шулайдыр да. Ләкин мин үзем дөнья шаулатып яшь кенә көйгә бу якты җир йөзеннән кнтеп баруга караганда, озак яшәп, тыныч кына итеп кнтеп баруны артыграк күрәм» Рухиянең болай фикер йөртүе глҗәбрәк тоела Равилгә. Бәхәсләшәсе К1мә аның бу хакта. Ләкин ул, кызның күңелен кырмас өчен, бәхәсләшеп тормый. Кино беткәч. Укмас яшьләре тагын мырлашырга һәм биешергә телиләр. Равилне сырып алалар да «Әйдәле, агай-эне, уйнале тагын, рәхәтләндер әле безнең күңелләрне!» — диләр. Таңга кадәр уйнарга да риза Рзвил Ләкин бүген бүтән уйнарга ярамый аңа. һич тә ярамый! Әгәр ул .хәзер уйный башлап, тегеләрнең күңелләре булганчы уйнаса, кичәдән таралышканда яшьләрнең ана, иртәгә дә кил, яме, дияргә онытып куюлары мөмкин. Ә ул аларның онытуын һич теләми, чөнки Рухия белән бергәләп кино карар өчен, тагын Укмаска килергә шп, үзен«үзе кодрәтләндереп җибәрде дә кыяр ♦ кыймас кына барып керде Равил. — Исәнмесез5 — диде. • 5 Үзенә калса шактый кычкырып та әйткән шикелле иде. Ләкин әллә < ишетмәделәр, әллә ишетеп тә игътибар итмәделәр — сәламен алу түгел, п хәтта борылып карахчы да булмады Равилгә. Ә ул, юләр, иртән хыял- 2 ланып йөргән чагында, күтәреп үк алмасалар да, бик хуплап каршы- = ларлар дип уйлаган иде Кая ул снна «нинди һөнәрең бар?» дип сорау 5 да. кая анда аккордеон китереп тоттыру! Мәхшәр көнендәге төсле % ду ызгы киләләр Ташый елга егете Равилгә генә түгел. Мөхәммәт пәйи сереә ..I и әй i шел карамак бо iapl ф Гомере буена клубсыз кечкенә генә авылда яшәп, мондый шау- шулы. Йөзләгән кеше сыйдырышлы клубларны күреп өйрәнмәгәнгә, | Равил беркавым, тәмам югалып, ишек төбендә торды Азрак ияләшә ч төшкәч, колагына аргы башта сәхнә тирәсендә гармун уйнаган тавыш ? керде. Ләкин гармунчысы алай шаккатмады музыкант булырга охша- 2 маган көе бик зәгыйфь чыга иде. Укмаста бәйрәмгә үзләренең электр * станциясе мили башлаячак днл сөйләгәннәр иде. чын булган икән: х клубларында дүрт бөртек электр лампочкасы да янган була. Исемнәре * генә лзмгючкз инде, ә яктылыклары сукыр тычкан утыннан бер дә 2 алай әллә ни артык түгел. ...Хәер, бер караганда, аның шулай булуы * Равил өчен уңайрак та булып чыкты әле Гел төнлә ат көтеп, аның 2 күзләре караңгыда да күрергә күнеккән инде. Аның каравы, Равилнең үзенә беркем дә игътибар итми Әгәр якты булса, бу нинди йолкыш икән тагы дип, Укмас егетләре дә аның белән кызыксына башларлар иде... Рухия клубка көтмәгәндә килеп керде. Килеп тә керде — клубны балкытып та жибәрде’ Кара син аны егетләре дә Равил уйлаганча ук ваемсыз һәм мәгънәсез түгелләр икән ләбаса! Үзләренә кирәккәндә күзләре дә бик шәп күрә, матур гына исәнләшә дә беләләр икән. Рухия бусагадан атлап үтәргә дә өлгермәде — бишалты егет сырып та алды үзен Чяттәрәк булганлыктан, Равил аларның сүзләрен ишетми, әмма кыяфәтләрен бик яхшы күрә: барысы да шат. барысы да кызның әмерен үтәргә әзер булып, авызларын ачып, Рухиягә жарап торалар. Ә Рухия, гадәтенчә, дәрәжәсен белеп кенә, җайлы гына кылана. Үзен шул кадәр күп егет сырып алганга бераз уңайсызлана да булса кирәк: бит алмалары алсуланып кызарып чыккан. Башында матур бизәкле ефәк косынка, аягында биек үкчәле нәфис туфлилар. Ә өстендә өр-яңа аксыл-сорң көзге пальто. Шуңа ул өсләренә сырма кигән, башларына соры мамык шәл япкан авыл кызлары арасында балкып һәм әллә кайдан аерылып тора. Равилнең аны мондый әйбәт киемнәр кигән чагында бер дә күргәне юк иде әле. Әнисенең кибетче, әтисенең инженер икәнен белсә дә, болай ук бай кешеләрдер дип күз алдына да китермәгән иде. Рухия мәктәпкә, нәкъ авыл кызлары сыман, өстенә сырма, аягына коры көннәрдә ?әнгәр брезент туфли, яңгырлы көннәрдә иске резин итек киеп, башына гади косынка бәйләп йөри. Шу на ул чакта Равил үзе белән бу кыз арасында әллә ни зур аерма сизми иде. Ә менә хәзер аны шушындый затлы киемнәрдә күргәч, бөтенләй аптырап калды. Үзе белән шушы чибәр кыз арасындагы аерма —жир белән күк арасы кадәр булды да куйды. Нишләсен инде ул бу хәлендә? Ничек итеп брезент кожаны белән шушындый шәп киемле кыз янына барсын? Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул чакта гына уты да яктырып китте, хәерсез. Сиздерми генә чыгып сызарга да мөмкин түгел... Рухияне сырып алган әрсез егетләр бераздан төрле якка таралыштылар, әмма бер козгыны һаман Рухия янында калды әле. Кыланышын гына кара син аның: яшь әтәч кебек, бөр урында туктаусыз таптанып торган була бит, зәхмәт! Ак күлмәгенә таккан кара галстугы күренеп торсын диптер инде, пальто төймәләренә хәтле чишеп җибәргән булган. Төсе-бите болай ярыйсы гына чибәр күренә күренүен. Буйга да Равилдән ким түгел. Ләкин тәнгә бик ябык: элеп киптергән шикелле. Хәер, буе-сыны кадалып китсен иде әле, ә менә көлүенең бер рәте-чираты юк инде: карт алаша кешни диярсең! Беләсе иде. кем икән шул кипкән балык? Равилдән биш-ун яшькә олырак икәнлеге бәхәссез: анысы әллә кайдан «кычкырып» тора. Кем икән ул? Кыланышларына, үзен чамасыз иркен тотуына караганда, шушы Укмасныкы булырга охшый. Ә киемнәре шәһәрнекенә тартым: башында, сәләмәрәк кенә булса да, эшләпә, аягында кара хром ботинка, ә өстендә көзге кара пальто. Анысын да әле күптән түгел генә алган булса кирәк — бер дә кыршылган жире сизелми, һәрхәлдә, Равил шикелле ватылып, көн-төн колхоз эшендә эшләп йөргәнгә охшамаган бу. Их, үз авылларында булса бик тиз белер иде Равил аның кем икәнлеген! Авыз җәйдереп, Рухиясе янында шушылай озак лыгырдатып тотмас иде. Ташый елга түгел шул бу... Кара инде син ул иман- сызны?! Әрсезләнеп сөйләштереп торуы гына житмәгән, култыклап ук алды бит кызны! Әнә туп-туры монда таба алып килә башлады. Кеше азрак почмакка алып кереп, бөтенләй иркенәеп сөйләштермәкче була, ахрысы. «Тукта, юри каршыларында басып торыйм әле! Рухия мине күрер микән? Күрсә нәрсә дияр икән?» — дип, тегеләрне күрмәгәнгә салышып, Равил үз турына килеп житүләрен көтәргә булды. Менә алар аның турына килеп тә життеләр, менә үтеп тә киттеләр. Күргәндерме Рухия Равилне, юктырмы, ләкин бер сүз дә дәшмичә үтеп китте. Ә Равилнең күреп торып та сүз әйтергә йөрәге җитмәде. Тегеләр арырак почмакка үттеләр дә туктадылар. Эшләпәсе туктаусыз нидер сөйләнә, ә Рухиясе мөкиббән китеп тыңлап тора, чырык- чырык көлгәләп куя. Беләсе иде: Рухия тикле Рухияне шулай кычкырып көлдерерлек итеп нәрсәләр сөйләгән була икән? Кыяфәтен генә кара әле син аның: эшләпәсен көязләнеп кыңгыр салган, күн перчаткасын кулына тоткан да, сайрапмы сайрый! Гармунчыларын гына күр әле син боларның: һич тә тегеләр сүзен ишетергә ирек бирми — бүре улаган тавышлар чыгарып акырта! Начар гармунчының һәр вакыт шул инде аның: осталык белән, моң 'белән алдыра алмагач, гармунның бар булган бакаларын акыртып, яхшы уйнаган атлы булып күренергә маташа... Их, үзләренең Ташый елгаларында булса! Менә хәзер үк Равил аның янына барыр, кая, агайне, син чак кына ял итеп тор, мин дә аз гына кычкыртып карыйм әле, дигән булып, ипләп кенә үзенең аккордеонын сыздырып... Юк, сыздыра алмый шул инде ул аны. Йосыф абыйның теге чакта алышбирешкә ни өчен алай ансат ризалашуы соңыннан ачыкланды. Үзе уйнар өчен тырышмаган икән ул, имансыз! Велосипед белән алмашып алуына атна-ун көн дигәндә Равил аккордеонының башына тәки җитте бит. Казанга илтеп саткан да шуның акчасына өр-яңа велосипед алып кайткан иде ул. — Ну, шәп нәрсә булып чыкты, малай, синең ул нәмәстәкәең. Тал- чук базарына барып керүем булды — минуты белән алып киттеләр. Менә шушы әле яңа завуттан чыккан биләсәпитне алгач та, тагын искерәк бер биләсәпитлек акчасы калды әле! — дип, Йосыф абый үз авызы белән әйтте Равилгә. Равил шулармы уйлап торганда. аның ризасызлыгын сизгәндәй, гармунчы гармунын акыртуны азрак киметә төште. Әһә, әнә Рухия янымда торгам гегс калай әтәчнең дә кайбер сүзләре ишетелә башлады. Ләкин Рзвил аңлый торган итеп түгел, ниндидер чнт-ят сүзләр белән сайли у. . юцент» . «кафедра мөдире» . «ассись '.нем беремдә ип кенә җибәрә. Юк. болай булгач. ♦ Равил ише авыл малае гына түгел инде бу! Мөгаен, берәр югары уку Йортыйда укучы студент булырга тиеш. Ай-яйяй. эшләре шәп түгел бит Равилнең болай булса. Хөртн аның хәлләре! Пи өчен дисәң, кызлар өтек кенә студентларга дә алланың үзенә караган шикелле карый бит алар Ьзган ел студентларның ял вакытында заманында Чүкәй мәктәбендә укып, соңыннан төрлесе-төрле уку йортларында укырга киткән студентлар белән очрашу кичәсе булган иде. Шунда өлкән класс кызлары очрашх. . (ентл&р тирәсендә әйләнчек сарыклар сыман йөрделәр* Ә Рухияне авьмына караткан әлеге Эшләпә күрер күзгә дә алай бөтенләй үк бетереп ташларлык нәрсә түгел. Килешле генә кылыч борын, тигез ак тешләр, чиста түгәрәк йөз. Күзләре моннан бик үк ачык күренми күрепуен, әмма алары да бөтенләй үк нурсыз булырга “ тиеш түгел. Бөтенләй үк нурсыз булса, Рухия аның белән болай озак й сөйләшеп тора алмас иде. Андый теләсә кем белән теләсә ничек сөй- *=: ләшә ала торган талымсыз бәндә түгел ул! £ Кыланышларына караганда. Эшләпәнең Рухия белән беренче генә > сөйләшүе булырга тиеш түгел. Беренче генә сөйләшүе булса, үзен бу 1 тикле иркен тотмас иде... Бигрәк йомыкый булды шул Равил. Инде ике е айга якын бергә укып, ничә тапкыр мәктәпкә бергә барып, бергә кайтып йөреп, тәки шушы көнгәчә, егетең бармы синең, Рухия? дип сорар- * га йөрәге җитмәде! Кыз гел үзе белән бик ачык булып, чын дусларча * сөйләшеп йөргәч, бүтән кеше белән дә ул шулай була аладыр дип уена да китермәде. Ә ул. әнә. Эшләпә белән дә бик рәхәтләнеп ләчтит сатыл тера! Ичмаса. Таня белән Вәсимә дә клубта күренмиләр. Монда булсалар. алардан гына сорашып, мәсьәләне ачыклар иде дә кайтып китәр иде... Теге юньсез гармунчылары танцы көе уйный башлады. Клубтагы яшьләр, уртада буш урын калдырып, стена буенарак сыеныштылар. Аннары Эшләпә Рухияне култыклап шул буш урынга алып чыкты һәм алар танцевать итәргә керештеләр. Алар артыннан бүтәннәр дә иярде. Үзе туктаусыз бөтерелә, ә үзенең күзләре гел Рухиядә Эшләпәнең. Гашыйк икәнлеге әллә кайдан кычкырып тора. Рухия белән бию аның өчен төксез рәхәт икәнлеге йөзенә үк чыккан.. Рухиянең кичә Равилне көтмичә кайтып китүе дә шушы студент өчен булмады микән әле?.. Их, ичмаса, танцевать итә белми Равил! Белсә, билләһи, өстендә брезент кожан, аягында котсыз резин итекләр дип тормас иде. Көн алмашынганда туктап торган чакларында Рухия янына барыр иде дә аны танцыга чакырыр иде. Кечкенә авылда тумасын икән егет кеше. Тугач- тугач. менә шушындый зур авылда, клублы авылда тусын икән! Ташый елгада танцының ни икәнен дә юньләп белүче юк, ә болар, әнә. теттереп бииләр. Әнә шулай бик күңелсезләнеп, бөтен өметләре өзелеп, клубтан теләр-теләмәс кенә чыгып барганда: — Нәжметдинов! — дигән искиткеч нәфис тавыш ишетте Равил Шундук туктап калды. Ул арада, кояштай балкып. Рухия анын янына килеп җитте дә: — Бәйрәм белән. Равил абый!—диде. Аннары йөзенә үпкәләү галәмәте чыгарып, бармак янады —Ай-яй. Равил абый, мин сине бу кадәр үк һавалы кешедерсең дип уйламаган идем' — Минме5 Туктале, ни сөйлисең син, кызый? —диде Равил, үзе үпкәлисе урында кыз аңа үпкәләп торганга исе китеп. ӘГӘР СИН БУЛМАСАҢ,,. — Нигә икәне билгеле инде,— диде кыз, үз нәүбәтендә шулай ук Равилнең аны аңламыйча торуына аптырап.— Мине кайчаннан бирле күреп торасың, ә үзең килеп исәнләшергә дә теләмисең! Үзем дәшмә- сәм, тәки шулай, күрмәгәнгә салышып, чыгып китеп барасы идең, әйе? — Әй! — диде ул, Рухия клубка килеп керү белән янына барып күрешмәгәнгә үкенеп.— һавалы булудан түгел лә ул! Син теге Эшләпә белән сөйләшә башладың ич, шуңа сүзегезне бүләргә кыенсынган булган идем. — Кыенсынмаган булсаң — яхшырак буласы иде, Равил абый! — диде кыз.— Мине кичәдән бирле тәмам туйдырып бетерде инде ул. — Әһә, аңлашылды: димәк, кичә синең мине көтмичә дә кайтып китүең шушы Эшләпә аркасында булган икән. — Киресенчә,— диде кыз, исе китмичә генә,— ул үзе Чүкәйгә килгән иде. Ат белән дә булгач, әйдә дә әйдә дип кыстап та торгач, шуңа утырып кайттым да киттем, Равил абый. — Ә мин сине кичкә кадәр көтеп тордым. Әйтеп тә китмәгәнсең. — Гаеп миндә, әйтергә кирәк иде шул. Әллә ничек хәтергә килмәгән инде, Равил абый. — Ә нинди бәндә соң ул? — Әй, бер студент инде шунда! — Кайда укый? — Алабугада, педагогия институтында. — О-о-о! Укытучы буласы икән, алайса. — Әйе. Быел өченче курста укый. Математик булачак икән. Унынчы класста сине дә укытырга туры килер әле, дигән була. Ходаем язмасын! Минемчә, аннан барыбер рәтле укытучы чыгачак түгел. — Нигә алай хурлыйсың әле син аны? Яна гына дөньяңны онытып, шуның авызына карап тора идең бит! — Сагыз урынына ябышкач, ни эшлисең инде, Равил абый. Син килеп коткармыйсың, ул үзе белеп китми! — Мин аны китә торган итимме соң, Рухия? Тәкә Әнәсне өйрәткән шикелле өйрәтимме шуны? Рухия нидер әйтмәкче иде, кинәт, кемнәндер курыккан сыман, тотлыгып калды. Ә Равил тагын да әсәрләнеп дәвам итте: — Синең яныңа килү түгел, урамда очраганда да сине читләтеп үтә торган итимме шул Эшләпәне?! Шулай диюе булды — арттан кемдер якасыннан каптырып та алды. Каптырып алды да: — Кемне шулай якын да китерми торган ясамак буласың әле син, йолкыш? — дип селкеп тә куйды. Борылып караса — Эшләпә икән. Яшькелт күзләрен акайтып, көченнән килсә кабып йотардай усал итеп, Равилгә текәлгән иде ул. Дөресен әйтергә кирәк, башта каушабрак калган иде Равил. Ләкин Эшләпәнең явыз карашын күрүгә, үзендә дә усаллык хисе котырынып китте һәм ул да, ачу белән тегенең кулын читкә кагып: — Ә-ә! Килеп тә җиттеңмени әле син-шымчы? Әйе, сине өйрәтергә иде минем исәп! — диде. Каяндыр килеп кергән сәләмә генә киемле яшь бер килмешәк егетнең болай кискен җавап бирүенә шаккатып калган иде булса кирәк, Эшләпәнең күзләре маңгаена ук сикереп менде. Бите, колаклары гына түгел, муенына тикле чөгендер шикелле кызарып чыкты. Артык нык ачуланудан һәм каушаудан сүзен дә юньләп әйтә алмыйча, нидер мыгырданып, ул кырт борылды да халык арасына кереп югалды. — Әй, Равил абый, алай ук әйтергә кирәкмәс иде лә! — диде Рухия. Нигәдер куркып, агарып ук киткән иде ул. — Аптырама, Рухия! — диде Равил, әле һаман кызулыгы бетеп җитмичә —Әгәр алай-болай бүтән чакта да шулай бәйләнә башласа, мәктәпкә килгәч, үземә генә әйт Тәкә Әнәсне акылга утырткан шикелле генә итмәм, жанын суырыл алып, учына тоттырып жибәрермен мин аның! — Ярар, әллә ниләр сөйләп торма әлс, Равил абый,—диде кыз, тагын да ныграк борчыла башлап ӘЙДӘ, Пмр.ж 41.11 ыи KIIHIK MOIIII.III! м гына дигәндә Равилне тагын яка» ♦ сыннан эләктереп алдылар. Тагын шул калай әтәч-Эшләпәдер инде дип, ачу белән борылып, селкеп атмакчы булган иде — өлгерә алмады: < башта аның колак төбенә бик каты итеп суктылар, аннары бәреп үк > ектылар Каршылык күрсәтергә түгел, башлап кем сукканын абайларга п да өлгерә алмыйча калды Равил. Ул бары үзенә ташланучыларның 2 биш кеше һәм шу ларның берсе әлеге Эшләпә икәнлеген генә күреп = калды Аннары Ру чиянең ен. Шәриф Камал хикәяләрен, Гадел Кутуй- нын «Тапшырылмаган хатлар»ын. Сибгат Хәкнмнен шигырь һәм поэмалар җыентыгын. Фатих Кәрим, Һади Такташларның шигырь китапларын. Таҗи Гыйззәт. Риза Ишморат пьесаларын укыды ул. Барысын да бик яратып укыды. Алар ана җан юанычы булдылар. Югыйсә, гел Рухия турында уйлап, акылдан язарга да бик мөмкин ләбаса! Китап укымаган чакларында гел Рухия күз алдында, гел күңеленнән аның белән сөйләшеп йөри бит ул Бүген Рухня иптәш кызлары Таня һәм Вәсимә белән Ташый елга кырыннан үтеп китәргә тиеш. Их, барабанга көлтә биреп торасы бул- маса, ике дә уйламас иде Равил юл буенда көтеп торып, шул кызларны каршы алыр иде. Каршы алыр иде дә Рухия белән туйганчы бер сөйләшеп кайтыр иде... Әнә шулай хыяллана-хыяллана. тирләп-пешеп барабанга көлтә биреп торганда, кемдер Равилнең җилкәсенә кагылды. Әһә, үз сыерларын җигеп, кырдан ындырга көлтә ташучы яшьтәше Габделгазиз икән. Ни кадәр кычкырса да, барабан тавышы сүзен ишеттермәячәген чамалап, Габделгазиз, кул ишарәсе белән генә үзенең Равил урынына көлтә бирә торачагын «әйтте» һәм, ындыр табагының аргы башында тузансызрак җирдә басып торган бер кызны күрсәтеп, Равилгә шуның янына барырга «кушты». Кызның Рухия икәнен абайлагач, Равил өс-башындагы тузанны каккалап алды да, бик нык дулкынланып, кыз янына китте. Төзәлеп җитмәгән яралары шар ярылып тормасын өчен, ярты битен каплап торган барабанчы күзлеген юри салмады. — Я аллам, исән икәнсең ич син! —диде кыз, Равил килеп җиткәнне дә көтмичә — Ә син мине инде үлгәндер дип уйлаган идеңмени? — диде Равил. — Тфү, тфү. авызыннан җил алсын, Равил абый! — диде кыз. Аның әле генә балкып торган йөзенә кинәт курку галәмәте чыкты.— Сиңа түгел, дошманыма да үлем теләмим мин! Атна буе синең өчен борчыл ВАКЫПФ НУРУЛЛИН Ө ӘГӘР СИН БУЛМАСАҢ., дым. Көн саен көттем. Ә син юк та юк! Инде бүген дә килмәгәч, кайтышлый хәлеңне белеп китәргә булдым менә. — Үзең теләпме, класс җитәкчесе кушыпмы? Әле яңа гына менә шушы Рухияне бер күрер өчен дөньяның аргы ягына чабарга әзер торган Равил, кыз каршына килеп баскач, нигәдер, үзе дә сизмәстән, дорфаланып китте. Ярый әле, Рухия аның шулай сөйләшүенә игътибар бирмәде. Чак кына уйланып торды да: — Ничек дип әйтсәң дә дөрес булыр, Равил абый,— диде.— Бүген без кайтырга җыенганда Суфия Гайнетдиновна килеп керде дә: «Кызлар, кайтышлый Ташый елгага кагылып, шушы язуны Нәҗметднновка калдырып китегез әле. Кайсыгыз иренми?» — диде. Вәсимә белән Таня авызларын да ачарга өлгерә алмый калдылар, мин язуны эләктердем дә очтым гына. — Каяле, нәрсә язган икән? — Нәрсә булсын, укырга нигә килмисең дип сорагандыр инде. Ә нигә бу атнада укырга йөрмәдең син, Равил абый? — Күрмисеңмени бу битне? — диде Равил. Хатны ача башлаган җиреннән туктап, күзлеген маңгаена күтәреп куйды.— Бу кыяфәт белән ничек итеп анда барыйм ди мин? Рухия Равилгә якын ук килеп, текәлеп карады да йомшак, кайнар кулы белән аның битен сыпыргалап: — У-у-у! Хәтәр булган икән шул, Равил абый!—диде.— Ләкин хәзер алай куркыныч түгел инде. Бер-ике көннән бөтенләй төзәлеп бетәргә тиеш. Ачуланма инде, Равил абый, минем аркадарак килеп чыкты бу күңелсезлек. Ул шулай сөйләнгән арада Равил Суфия Гайнетдиновнаның хатын күздән кичерде: «Сине авырый дип әйттеләр, Равил. Ни белән чирлисең? Озак авырма, яме. Югыйсә, укуыңда артка калуың мөмкин. Авыруың турында белешмә алып килергә онытма! Тизрәк сәламәтләнүеңне теләп: С. Сәйфуллина». — Юк өчен хафаланма, Рухия!—диде Равил, хатны кесәсенә салып.— Син анда булмасаң да бәйләнешергә тиеш идек без ул Эшләпә белән! Башта ук ошамады ул миңа. — Чынлап та миңа үпкәләмәдеңме, Равил абый? — диде кыз. Гадәтенчә, тирә-якны балкытып, елмаеп куйды. — Әйтәм бит инде: башыма да китермәдем! Ә сиңа тимәделәрме соң ул адәм актыклары? — Тиюен тимәделәр. Ләкин сиңа ярдәм итәргә дә ирек бирмәделәр. Клубка төртеп кертеп җибәрделәр дә тыштан ишекне терәп тордылар. Ә терәп торучы киткәч, мин чыкканда син клуб янында юк идең инде. Нишләтте алар сине, Равил абый? Кая алып "китеп кыйнадылар? — Ярый, Рухия, үткән-беткән, аңа баш ватып тормыйк. Син миңа шуны аңлатып бир әле: кем әйтте Суфия апага мине авырый дип? — Мин әйттем, Равил абый. Ә нигә, ярамый идемени? — Алдашкансың бит син, кызый! Авырырга уйлап та караганым юк минем. Сигезенче ноябрьдан бирле колхозда эшләп йөрим! — Ярар инде! — диде Рухия, мәк чәчәгедәй кызарып.— Ачуланма инде, Равил абый! Бер мин генә уйлап чыгарган нәрсә түгел^ дәрес калдырган кеше гомер-гомергә «авырдым» дип әйтә ич. Аннары мин сине чыннан да авыргансыңдыр дип уйлаган идем. Бигрәк каты кыйнаганнар бит сине ул идиотлар. — Ерунда! —диде Равил, сер бирәсе килмичә,—Тоймадым да мин алар тукмаганны! Тик менә битне эштән чыгарулары гына азрак кәефне бозды. Теге Эшләпәгә әйт кайткач: әгәр Ташый елгага килеп гафу үтен- мәсә — кәҗә догасы укытам, дип әйтә диген, яме! Ул киткәндер инде, Равил абый. Бәйрәмгә генә кайткан иде ич. — Китсә, мәңгегә китмәгәндер әле, кышкы каникулга тагын акаеп кайтып җитәр Канчан кайтса да, әйтергә онытма, ярыймы? — Аңлашылды Барысы да сез боерганча булыр, иптәш Нәҗметди- нов! — диде кыз. мәсьәләне уенга алыбрак. Аннары шундук җитди тонга күчте—Димәк, дүшәмбе көнне укырга барасың ннде, Равил абый, шулаймы? — Ә куып кайтармаслар микән соң? Әнә Суфия апа авыруым турында врачтан белешмә алып килергә кушкан бит анда. — Кушса, апкнлерсеи* Белешмәң бардыр бит инде синең? — Мин медпунктка бармаган идем шул. Ә .хәзер барсам да бирмәсләр ннде. — Чынлап барганың юкмы медпунктка? — Уйлаганым да булмады. Белешмә кирәк буласын башыма да китермәгәнмен бнт! — Эх. син!..— диде кыз. — Әй, ярар ла, юкка аптырама, укырга рөхсәт итмәсәләр, борылырмын да кайтырмын! Рухия кинәт куркынып китте дә: — Юк. Равил абый, мине якын итсәң, син укырга тиеш!—диде.— Син укымасаң— беттем мин! Менә шушы узган атнада гына да тригонометрия белән физикадан берәр «икеле» чәпәделәр инде. Өндә эшләп килергә биреп җибәргән мәсьәләләрне Рухия үзе чишми, я иртән дәресләр башланганчы, якн тәнәфес вакытларында Равилдән генә күчереп ала торган иде. Аның алдында оятка калмас өчен, Равил шуна һәр вакыт иң элек математика белән физикадан бирелгән мәсьәләләрне чишеп куярга гадәтләнгән иде. Укытучы кушканнарны гына түгел, алдагы дәрестә үтелергә тиешле теоремаларны, физика законнарын һәм шул теоремаларга, шул законнарга нигезләнгән мәсьәләләрне дә үзлегеннән өйрәнеп-белеп барырга тырыша ул. Дөрес, Рухиянең гел үзеннән генә күчереп баруын Равил бик үк өнәп бетерми. Болай эшләүнең нәтиҗәсе ахыр чиктә Рухиягә файдага түгел, киресенчә, зыянга әйләнергә мөмкинлеген дә бик белә. Ләкин кызының үтенечен кире кагарга да йөрәге җитми иде шул. — Ә белешмә өчен кайгырма, Равил абый! —диде кыз, Равилнең уй агышын бүлеп. — Аны мин сииа үзем алып киләм. Ә каян һәм ничек алачагымны син сорама, мин әйтмим. — .Алай ярап бетәр микән соң? — Ярый, әлбәттә, нигә ярамасын! — Үзен чамала инде алайса, тик... бер сүз әйтсәм үпкәләмәссеңме? — Әйтеп кара, Равил абый. — Рухия, әйдә... Әйдә, мин сине... Ул «авылыгызга тикле озатып куйыйм әле» дип әйтмәкче иде, ләкин өлгерә алмый калды. — Равил' — дип кычкырды ана шул чак Габделгазиз.—Син нәрсә анда, кыз күрдем дигәч тә дөньяңны онытырга ярамый бнт инде. Давай, кил әле монда! Тагын риминең өзелде. Рухиясен күрү’ куанычыннан сизми дә тора икән: Габделгазиз инде сугу "машинасын әллә кайчан туктаткан да көненә кимендә ике-өч тапкыр өзелеп үзәккә үткән, барабанны маховик белән тоташтыра торган иске ременьне ялгарга керешкән иде. Хәзер инде, әйдә, озатып куй, дип кыз үзе ялынса да, барып булмый — ременьне ялгарга кирәк иде. — Булмады инде, болай булгач! — диде Равил, эченнән генә ременьне бик каты сүтеп. —Ярар, Рухия, яхшы хәбәр китерүенә бик зур рәхмәт! — Тукта әле, Равил абый, син нәрсәдер әйтергә җыенган идең шикелле? В \ К Ы П Ф н У 14 Л Л IIH ф ӘГӘР СИН Е — Ә-ә-ә! Ни... мин сине дүшәмбе көнне теге урман буендагы куш имән янында көтеп торырмын, яме! Кыз, күрәсең, тынып калган ындыр табагындагы кешеләр ишетмәсен диптер, баш кагып кына «ярар» диде һәм нәфис аяклары белән искиткеч матур итеп атлап китеп барды. Равил Габделгазиз янына килгәндә ындырдагылар барысы да, күрче син аны. карап торырга мокыт кына булса да, нинди чибәр кыз белән сөйләшеп йөргән була бит дигән сыман, гаҗәпләнеп һәм елмаеп карап калдылар. — Алла, малай Равил, шәп нәрсә икән! Сине сорап яныма килгәндә, матурлыгына шаккатып, башта, билләһи, өнсез калдым! Кем ул, кайдан килгән нәрсә, сине кайдан белә? — дип, Габделгазиз дә тел озайтырга ниятли башлаган иде, әмма Равил күп сөйләшеп тормады: — Бар, агайне, яхшы чакта тай әле моннан! Биш минут эшләмәдең, ременьне өздереп тә өлгергәнсең! — дип, тегенең соравын бөтенләй игътибарсыз калдырып, ашыга-ашыта ремень ялгарга тотынды. 16 Алар дүшәмбе көнне Чүкәйгә бергә бардылар. Ул көнне Рухия Таня белән Вәсимәдән алданрак кузгалган иде. — Мин сиңа шул тикле ияләшкәнмен икән, Равил абый, узган атнада, син булмагач, ничектер классның бөтенләй яме киткән шикелле тоелды. Әгәр син укый башламасаң, әти белән әни үтерәбез дисәләр дә, мин дә, мөгаен, укуымны ташлар идем! Чынлап әйтүе булгандырмы, әллә Равилнең күңелен күтәреп җибәрер өчен генәдерме, очрашып исәнләшкәннән соң беренче сүз итеп кыз аңа әнә шулай диде. — Мин дә тик син шул мәктәптә укыганга гына укып йөрим бит инде, Рухия!—диде Равил дә, ниһаять, йөрәксенеп, һәм ул, бу кызый тагын кылтаеп китмәсә ярый инде дип, шикләнеп тә куйган иде. Ләкин Рухия үпкәләмәде генә түгел, рәхмәт инде, Равил абый, дип, гадәтенчә матур итеп, елмаеп та куйды әле. Рухия сүзендә торган: Равилнең бер атна авырып ятуы һәм шуның нәтиҗәсендә укудан азат ителгән булуы турында Укмас медпунктыннан белешмә алып килгән иде. Бу ялган белешмәне ничек итеп юллап алганлыгы белән бик нык кызыксынса да, Рухия үзен өченче көн кисәтеп куйганлыктан, Равил артык төпченеп тормыйча: — Ярар, кызый, моның гөнаһсы икебезгә уртак булсын инде. Әйдә, киләчәктә беркайчан да болай алдашып эш итмәскә сүз куешыйк, яме!—дию белән генә чикләнде. Равилне шактый зур борчуга төшергән ул белешмәнең бөтенләй кирәге булмады. Әллә онытты, әллә исеңдә булып та вакланып торасы килмәде — Суфия апасы Равилнең битендәге яра эзләре хакында сорашты да белешмә хакында бер сүз әйтмәде. Ул сорамагач, Равил дә эченнән тынды һәм бер атна өзелеп торган укуын дәвам иттерде. Әмма... Кырык эш кырык елдан соң да беленер, дип бабайлар тикмәгә генә әйтмәгән икән. Кырык елга түгел .кырык көнгә дә бармады Равилнең теге «эше». Яралары төзәлгәч укый башлавына ун-унбиш көн үтүгә бер тәнәфестә Хәнифә Вәлиулловна үз кабинетына чакырып кертте аны. Бүтән чактагы шикелле урын тәкъдим итеп, хәл-әхвәлен сорашып тормады, Равил килеп керү белән: — Менә тыңла әле, Нәҗметдинов! — дип, өстәлендә яткан бер хатны алып укый башлады. Октябрь кичендә Укмаста булган хәлләр турында язылган иде ул хатта. Барысы ла бик дөрес язылган, ләкин бөтенесе дә тискәре ягы белән әАлән.■ I куелан Укмас клубында сугыш башлап, бәйрәм к>и- чәсеыең ям. ■ ■ ■ >рүч-.- кеше- Равил дни әйтелгән иде. «Безгә мәгь- • 1ГЭНЧД. — дне.1. .»_> 1Д< \; x.iri.i. ci «н, н ш\ i см 1,1111 ч\кмары •' < : • м Hl 1.1 .! 1 U4III I.I укучы BMI ( ■ * сән дәшмә, ну мин синең аңлаганыңны беләм, бүтән яктан мактар җи- “ ренбулмзеа дз. башың эшли синен. Ну вәт. мин шушы ременьне £ Качкаләктзм табып алып кайтып кнлэм бит менә! Аның әле иң кызыгы ч шунда: к. -..тан түгел, тракторнстлардан да түгел, техникага сукыр £ бер тиенлек т- катнашы булмаган Сөли Шәвәлие дигән бер кешедән са- >> тып алдым ы.! моны. Хөкүмәт куйган бәясе чүп кенә бу ременьиең. Ә = Села абзац аны мина йөз тапкыр кыйбатрак сатты. Ике сарык та бер * савыт түләп алып кайтып кнлэм мин бу нәмәстәкәине. Менә шунда, мин 3 хатын-кыз. чина ярамый дип. кәнфитләнеп. мәгәричтән баш тартып х кара син: ул сиңа бу әйберсен мәңге бирәчәк түгел! Нигә бирсен, телә- £ сә кайчан, теләсә кайсы колхозга мәгәричләп сата ич ул аны'. Менә шулай, энекәем, хайчакта теләмәгән эшләрне дә эшләргә туры килә Фәйрүзә апана. Ә снн. нанимаешь... Председательнең бу шактый сәер, ләкин нигездә хакыйкатькә туры килә торган фәлсәфәсен тынлап килә торгач, кайтып җиткәннәрен сизми дә калды Равил Атны капка төпләренә китереп туктаткач Фәйрүзә апасы кинәт айнып китте. Нәкъ бу тән вакытындагыча җитди итеп — Ярар, энем Равил, кайда булган — шунда калсын, яме! Мин дә тере кеш г •■:-*. дә адәм баласы бит. Прсндәтел булсам да. иң элек кеше бит мен! Бая кызыбрак китүем өчен үпкәләмә инде, наным! Ә хәзер бар. иренмичә генә шушы атны двурга илтеп тугарып кайт инде! — диде дә. теге шактый авыр ременьне'җиңел генә итеп култыгына кыстырып. җиргә як* басып, өйләренә кереп китте. Ә Равил, шәп булды әле бу. югыйсә, каравылга ничек барырмын дип куркып тора идем, болай булгач эш пеште — ат белән генә барам нкән. дип куанып, башта ашап чыгу нияте белән атны үз өйләренә таба борды. 19 Комсомолга кергән ул көн әнә шулай шатлыклы да һәм бик кыенда булып. Равилнеч күңелендә мәңгегә уелып калды. ’ Аннары ‘лаосларында беренче тапкыр комсомол җыелышы булды. Равилне комсорг итеп сайладылар. Тик мәктәп комсомол комитеты секретаре Килдеков Әнәс кенә: — Сез яхшылап уйладыгызмы, ипдәшләр. Назмутдинов мондый зур довериене аклый алырмы? — дип шикләнү белдерде. Ләкин ана карап кына классташлары шөбһәләнмәде... Равил үзенә йөкләнгән эшне тырышып, бирелеп үтәде. Кирәгеннән артыграк та тырышмадымы икән әле... Көннәрдән бер көн аның, комсомолец Нәҗ- метдиновның ошен» тикшерделәр. Класс бюросында гына да түгел. Мәктәп комсомол комитеты бюросында! Кон тәртибендә ике мәсьәлә: комсомол комитетының алдагы айга эш планын раслау һәм комсомол члены Равил Нәҗметдиновның тәртибен тикшерү. * Бюро членнары—җиде кеше. Шуларның берсе Рухия Басыйрова. Икенчесе Әнәс Килдеков. Бюро утырышы башланды инде. Беренче көн тәртиоен хәл итәләр. Аннары Равилне дәшәргә тиешләр. Әлегә ул залда көтеп утыра. Зал тып-тын. Укучылар, дәресләрен тәмамлап, өйләренә таралышты. Алар тәртиплеләр шул. Ә менә Равил юләрлеге аркасында көтеп утырырга мәҗбүр... Кызык: мәктәп буш, ә һавасы авыр. Үзләре кайтып китсәләр дә, балаларның исе калган. Бюро членнары җидәү, ә Равил берүзе булачак. Равилнең язмышы шулар кулында. Ни эшләтерләр икән аны? Бер караганда алай зурлап куркырлык сәбәбе дә юк кебек инде кебегөн... Шулай да... Әһә. план мәсьәләсен .хәл иткәннәр булса кирәк, әнә бюро членнарының берсе — унынчы класс укучысы—ишектән башын тыгып Равилгә кул изәде. Равил бүлмәгә кереп, иң арттагы партага утырмакчы иде, комсомол комитеты секретаре Әнәс Килдеков — теге чакта Равилнең тешен сындырган Әнәс!—үзләре янына өстәл тирәсенәрәк утырырга кушты. Аннары ул алдында яткан кәгазьләрне читкәрәк этәрде дә аягүрә басты. Тамагын кырып куйды. Башын чөеп, кара бөдрә чәчләрен сыпырган булып, ә асылда исә сүзен ничек итеп тәэсирлерәк башлау турында уйланып, түшәмгә текәлде. Шул чакта ишек ачылды, һәм, Килдековтан рөхсәт сорап, мәктәп партоешма секретаре, Равилләрнең класс җитәкчесе Суфия Гайнетдиновна килеп керде. Аның кайсы якны яклаячагы билгеле булмаса да, ул кергәч Равилгә җиңелрәк булып китте. Үзе кергәч ничектер каушабрак калган Әнәскә Суфия Гайнетдиновна «дәвам итегез» дигәнне аңлатып ым какты һәм Әнәс сүзгә кереште: — Безнең алда, илдәшләр,— диде ул.— хәзер бик ямьсез мәсьәлә тора. Файдалы эшкә кулланасы киммәтле вакытыбызны сигезенче «б» ның комсоргы Назмутдииов Равилнең персональ эшен тикшерүгә әрәм итәргә мәҗбүрбез. И вот ни өчен шулай килеп чыкты, ипдәшләр: соңгы вакытта комсомолец Назмутдиновның тәртибе бик каты бозылды. Бу каян күренә — хәзер мин сезгә сүлим... Китте шуннан, кит!те шуннан Равилнең кайда, ничек комсомюл, исеменә тап төшергәннәрен санап! Узган дүшәмбедә дәрескә бер сәгать соңга калып килүен дә, бер көнне бөтен класс тригонометриядән мәсьәлә чишеп утырганда кычкырып җырлап җибәрүен дә, тарих дәресендә укытучы Абдулла Мифтахымны сораулар биреп йөдәтүен дә, татар теле укытучысы: «Такташның «Җир безнеке булыр. Ачулансак, шлем кигертербез айга да» дигән шигъри юллары космополитизм рухы белән сугарылган»,— дигәч, «Юк, апа. Такташ дөрес язган, менә күрерсез әле, озакламый аның хыялы чынга ашачак'»—дип кычкырып, галимнәр тарафыннан әйтелгән һәм дәреслектә басылып чыккан фикергә каршы килүен дә; психология укытучысы Наҗия Гобәевнаны бөтен класс алдында хур итүен дә бик җентекләп, иренмичә сөйләп чыкты. Өстән караганда Килдеков сөйләгәннәр барысы да дөрес иде. Тик шунысы бик гаҗәп тоелды Равилгә: Килдеков аның бер генә гөнаһсын да калдырмый санап чыкса да, теге чакта Рухиянең биленнән оятсыз рәвештә тотканы өчен. Килдековның яңагыннан ут чыгарганын әйтергә никтер онытты. Анысын да әйткән булса. Равил аңа бирәчәк җавабын да әзерләп куйган иде: «Син ул чакта үзеңә эләктергән өчен рәхмәт кенә әйтергә тиешсең миңа, Әнәс. Әгәр шул вакытта мин акылга утыртмаган булсам, бүген менә монда комсомол комитеты секретаре булып, мине тикшереп утырулар тәтемәячәк иде сиңа. Утырырга туры килсә дә анда, өстәл артында, мине гаепләүче булып түгел, менә монда, парта арасында, үзен гаепләнүче булып кына утырган булыр идеи1»— дип әйтмәкче иде. Дөресе дә шулай иде шул аның. Равил теге чакта әзрәк «майлап» алганнан ары бнк нык үзгәрде Кнлдеков. Яхшы якка үзгәрде. Ләкин, шулай булуга да карамастан Равил Фикгрсич.». мәктәп комсомол ко мптеты секретаре булырга ук лаеклы кеше түгел иде ул Укулары ягыннан булсын, тәртибе, кешелеге ягыннан булсын, Кнлдеконтан күп тапкыр лаеклырак комсомоллар бар иде алар мәктәбендә. Әнәснең башкалардан өстенлеге тик шунда гына; ул русчаны бик шәп белә һәм җыелышларда, юк кына нәрсәләрне дә зур итеп күтәреп чыгып. озаклап сөйли ала. — Я. илдәшләр. — диде Әнәс. Равилне «бөтереп салганнан сон» бюро членнарына мөрәҗәгать итеп. — Тагып кем сүләмә кели? Башлап Рухия сөйләр шнкеллерәк тоелган иде Равилгә. Чөнки менә шушы бюрода утыручылар арасында Равилне нн яхшы белүче кеше Рухия бит. Шуңа күрә, яклап ук булмаса да, һич югында, минем өчен азрак аптырап-борчылып башта ул сөйли башлар дип көтте Равил. Аннары Рухия, гомумән, сүз эзләп күршегә керә торганнардан түгел. Кнлдеков кебек үк атлыгып тормаса да. җыелышларда шактый еш. шома сөйли һәм активлар чутында йөри торган кыз иде. Тик бүген ул сүз алырга ашыкмады. Киресенчә, мина сүз бирмә- сәләр генә ярар иде дигән сыман, башын аска иде. Башкалар арасыннан да сөйләргә теләүче күренмәде. Кнлдеков тагын бер кат «пожалуйста, кем сүләмә кели?» дип әйтеп карады Ләкин бюро членнарыннан берсе дә кузгалмады. Башкалар өчен дә. Равил өчен дә авыр, уңайсыз минутлар иде бу. Шул киеренке тынлыктан класс җитәкчесе Суфия Гайнетдиновна коткарды: — Бәлки Нәжметдиновның үзенә сүз бирергә кирәктер,—диде ул. — Әйдә. Равил, аңлат бюрога; нигә шулай комсомолга .хас булмаганча тота башладың син у зеңне? Бюро членнары да, аның фикеренә кушылуларын белдереп, авыз эчләреннән мыгырданышып куйдылар. — Сүз барелә Назмутдиновка!— диде Кнлдеков, эчке бер канәгатьлек белән Тегенең сүзен бөтенләй ишетмәгәндәй, Равил кымшанмыйча да утыра бирде Шуннан да яхшысы юк иде аңа бу очракта. Әнә бит Кнлдеков аның никадәр гаебен фаш итте. Адвокат яллап яклатсаң да акланып булырлык түгел! Дөрес, дүшәмбе көнне дәрескә соңарып килүнең сәбәбе бар иде барын. Кар яуганнан бирле Равил Чү кәйгә олы, әйләнеч юлдан түгел, турыдан, үзе салган эздән генә барып-кайтып йөри иде. Үткән дүшәмбе көнне дә әнә шул үз юлы белән мәктәпкә барышлый ап-ак һәм тип- тигез кар өстендә бүрек сыман булып күпереп торган саргылт кар өеме күзенә чалынды аның. Нәрсә икән ул, дип кызыксынып, шул саргылт өемнең янына барып җитүе булды, чак кына аркан авып китмичә калды. Теге өем йомарланып йоклап яткан куян булган икән. Равил килгәч куян, куркып уянып, үзен-үзе ике-өч метр читкә ыргытты һәм. озын колакларын сыртына салып, күз ачып йомганчы юкка да чыкты. Ярый, булган беткән, шуннан соң үз юлы белән китеп кенә барасы иде бит инде Равилгә. Ләкин күрәчәк күз йомдыра икән шул. Әгәр куян бик каты курыкса, озак яши алмый, йөрәге ярылып үлә икән, дип сөйләгәнне ишеткәне бар иде Равилнең. Кем сөйләгәне дә хәтерендә; әлеге шул «Ашыгыч ярдәм» — Йосыф абый сүзләре иде бу. Менә шул исенә килеп төште дә, туктале, үлә башласа ул җан биргәнче суеп өлгерермен дә башта, мәктәпкә алып барып, үзем куып тоттым дип В А К Ы П Ф НУРУЛЛИН ф ӘГӘР ( ИН I бераз шыттырып, Рухияне шаккаттырырмын, аннары, өйгә алып кайтып, әнигә куян бәлеше пешертермен, дип өметләнеп, тегенең эзе буйлап куа китте. Бишалты километр чамасы артыннан йөгереп тә карады. Әмма куян-таш йөрәкнең үләргә һич тә исәбе юк иде. Равил якынайганчы ял итеп, озын колакларын тырпайтып утырып тора да, йөз илле, ике йөз метр ара калгач, тагын сыпырта иде ул. Әнә шул имансыз куян артыннан йөреп бер сәгатькә дәрескә соңарды ул көнне Равил. Куян качты да котылды. Ә Равилне эләктерделәр менә... Тригонометрия дәресендә җырлап җибәрүе дә ялгыш кына килеп чыккан иде. Бөтен класс, дөньяларын онытып, мәсьәлә чишә. Каләм кыштырдавыннан һәм классташларының ара-тирә көрсенешеп, борыннарын тартып куюларыннан башка, шылт иткән тавыш та юк. Укытучы Сөләйман Габдуллыч та үз эше белән мәшгуль: акрын гына атлап, укучыларның мәсьәләне ничек чишүләрен күзәтеп, парта араларында йөри. Ә Равилгә күңелсез. Чөнки ул классташлары чишеп азаплана торган әлеге мәсьәләне кичә кичтән үк чишеп куйган иде инде. Гомумән гадәте шундый аның: алдагы дәрестә үтелергә тиешле физика законнарын, математик теоремаларны һәм шуларга нигезләнгән мәсьәләләрне үзлегеннән эшләп куярга ярата. Ә менә шул хәлне Габдуллыч нигәдер бик үк ошатып бетерми. Үзе аңлатканчы ук Равил белеп барганга хәтере каладырмы, әллә гомумән Равилне яратмый торгандырмы — анысын әйтүе кыен. Ләкин шунысы көн кебек ачык: гел Равилгә бәйләнергә генә тора. Үзе инде кичтән үк чишеп куйган мәсьәләне иптәшләре әле яңа гына чишеп азапланганда, тик утырганчы эш булыр ичмаса дип, берәр язучының романын яки повестен укый башладымы, Габдуллыч шыпырт кына килеп җитә дә, китабын алып китеп, болай да буаз сыер шикелле күбенеп торган, почмакларындагы калайларына тикле кубып беткән котсыз портфеленә тыгып куя. Әле Килдеков искә алып киткән көнне дә шулайрак килеп чыкты. Парта астында гына тотып, Равил Пушкинның «Капитан кызы»н укый башлаган иде. Ләкин ике-өч минут үтүгә Габдуллыч йомылып кына килде дә аның китабын тартып алып та китте. «Капитан кызы»ннан да мәхрүм калгач, тагын шул эше юклыктан аптырап, Равил тәрәзәгә боздан ясалган бизәкләргә карап утыра башлады. Башка кешеләргә ничектер, әмма җентекләбрәк карап торган чакларында Равилгә тәрәзәдәге бозда әллә нинди сурәтләр күренә башлый. Ә ул көнне тәрәзәгә апак чәчәккә күмелеп утырган шомырт агачы рәсеме ясалган иде. Әнә шул шомырт чәчәкләренә карап утыра торгач, Равил күз алдына искиткеч җылы, кояшлы һәм хуш исле май көне килеп басты. Аннары ул Рухия белән шул ап-ак шомырт чәчәгенә күмелеп утырган урманга кереп китте. Агачларда да чәчәк, җирдә дә чәчәк * иде урманда. Бөтен дөньяга сулап туймаслык хуш исләр таралган. Шул хозурлыкка, шул матурлыкка куанышып кошлар сайраша. Башта әкрен генә, тыелыбрак кына сайрыйлар. Аннары тавышлары һаман көчәя, ачыла бара һәм тоташ бер симфониягә әверелә... Юк, симфония генә дә түгел ул. Симфониягә аңа дирижер җитәкчелек итә диләр бит. Ә аның ничек дирижерлык итүе төрле шартларга һәм үз кәефенә бәйле була. Монда исә табигать үзе дирижер! Ул беркайчан да алдашуга, ялгышуга юл куймый. Кәефе дә һәр вакыт яхшы аның. Барча җан’ иясен тигез күрә ул. Шуңа аның җырында бернинди ясалмалык юк. Ихтимал, менә шушы гомеренә бер елмая белмәс Габдуллыч та аз булса да тоя торгандыр әле аның тәэсирен... Чәчәкләр исенә исереп, кошлар сайрашуына хәйран калып, Рухиясе белән җитәкләшеп бара торгач, дәрестә утыруын бөтенләй онытыл, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргән иде ул көнне Равил. Бары тик шул гына иде аның сәбәбе. Кнлдеков әйткәнчә, һич тә «аңлы рәвештә тәртип бозып» утыру түгел иде аның уенда!. Тарих укытучысы Абдулла Мифтахычка биргән сораулары да аны хермәг итмәүдән түгел, бабаларыбызны^ элек кичек яшәгәнлскләрен тирәнрәк, ачыграк белергә омтылудан гына иде. Такташның космополитлыгы мәсьәләсенә дә совет галимнәренә ачу итеп түгел, бәлки үзенең йөрәк кушуы буенча гына каршы чыккан иде Психология укытучысы Наҗня I обәевнага шулай ук бернинди дә үче юк иде Равилнең. Хикмәт бары тик шунда, ул укытучы үзен бик тә белдеклегә саный, бик ■гммбарлы булып кылана, бор карау белән теләсә кайсы укучының нәрсә уйлаганын белен алам, .дип сөйли, класстагы барлык укучыларны нсә игътибарсыз га һәм бик тә инде наданга исәпли иде Ә Равилнең гадәте шундый кеше сөйләгән сүзләрнең барысына да шундук ышанып жнтә алмый. Кайчакта хәтта укытучы сүзенә дә. Гөнаһ шомлыгына каршы. Нажня Гобәевна сүзләренә дә бик үк ышанып бетмәде ул һәм, аның ни дәрәҗәдә игътибарлы икәнлеген Vе тикшереп карарга булып, бер көнне ул дәрескә керергә тиешле тәнәфестә укытучы урындыгына акбур кнсәге куйды. Наҗня Гобәевна дәрескә кереп, класс белән исәнләште дә, берни абайламыйча, теге урындыкка килеп утырды. Укучылардан алдагы дәрестә биреп җибәрелгән материалны сөйләтте. Аннары урыныннан купты да. такта янында арлы-бирле йөреп, яңа материалны аңлата башлады Анын кара йон юбкасының арты ап-ак иде. Менә шул хәлне күреп, бөтен класс башта елмаеп кына, аннары кычкырып ук көләргә тотынды. Үзенең акыллы һәм кызык итеп сөйләвеннән көләләр дип уйлады булса кирәк, Наҗня Гобәевна башта артык игътибар итмәде. Киресенчә, рухланыбрак, кычкырыбрак кына сөйли башлады. Класс әле һаман көлүен дәвам иткәч, җитәр дигәнне аңлатып, тавышын калынайтты. Ләкин башка вакытта аның шул кисәтүен сизеп, тып-тын булып кала торган класс бу юлы тыела алмады. Ә Наҗия Го- бәевнаның муен тамырлары һаман юаная, бит алмалары күзгә күренеп агара барды һәм ул. ниһаять, «шартлады», сөйләп торган җиреннән кырт туктады да, Равилгә текәлеп һәм күзләрен калайландырып. — Нигә шушылай ыржаеша бу класс, комсорг? Кайда аю биетәләр? — диде. Бик каты кычкырырга теләп әйтсә дә, артык нык ачулы булганлыктан. анын тавышы нечкә һәм хәлсез килеп чыкты. Класс тагын да ныграк кычкырып көлеп җибәрде Башка вакытта да бик кызу, нервлы Наҗия Гобәевна, эшләр бодайга ук киткәч, түзә алмады: соравына Равил җавап биргәнне дә көтеп тормастан, пыр тузып класстан чыгып китте. Әгәр аз гына сабыр иткән булса, Равил ана. әлеге көлкегә үзе сәбәпче икәнлеген әйтеп, мәсьәләне анлатып бирмәкче һәм гафу үтенмәкче иде. Ләкин соң иде шул инде... Равил әнә шулай уеннан уймак чыгарып ташлавына үкенеп утырганда, укыту мөдире Наталья Георгневнаны ияртеп, Наҗия Гобәевна әйләнеп тә керде Шуннан сон Равилне тәнәфестә тагын Хәннфә Вәли- улловна каб1гнетына чакырттылар... — Я, Нәҗметдинов, көтәбез сине! — диде Суфия Гайнетдиновна әле һаман да кымшанмыйча утырган Равилгә.— Аңлат бюро членнарына, ничек итеп шушы тәртипсезлекләрне эшләүгә барып җиттең? Мондый чакта, җитмәсә тагын Рухия дә карап торганда, акланырга азаплану егетлек булмас иде, әлбәттә. Шуңа күрә Равил кырмыска оясына таяк тыгып тормаска — сүз озайтмаска булды. — Мин гаепле, иптәшләр!—диде ул. — Кнлдеков сөйләгәннәрнең бөтенесе үк булмаса да, күбесе дөреслеккә туры килә. Ләкин болар берсе дә Кнлдеков әйткәнчә дошманлык нияте белән эшләнгән нәрсәләр түгел! Уйлап җиткермәвем аркасында, ялгыш кына килеп чыккан иәрВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ӘГӘР СИН БУЛМАСАҢ,, сәләр... Мин үземне акларга җыенмыйм. Нинди җәза бирсәгез дә риза, тик мине комсомолдан гына чыгармагыз? Ышаныгыз, киләчәктә беркайчан да мондый юләрлекләрне эшләмәм, комсомол исеменә тап төшермәм. «Син бит инде бала түгел, Нәҗметдинов, класста иң олы укучы, комсорг. бүтәннәргә үрнәк булырга тиешле кеше, ә оин үзең башлап тәртип бозып йөрисең», — дип, Равилне бюро членнары нык кына кыздырдылар. Ләкин Килдековның комсомолдан чыгарырга, мәктәптән куарга дигән фикерен берсе дә якламады. Суфия апа да: — Эшне алай ук зурга җибәрергә кирәкмәстер. Минемчә, Нәҗметдинов алай ук ышанычсыз укучы түгел, биргән сүзендә торыр,—дип сөйләгәннән ары Равилгә каты шелтә бирү белән генә чикләнделәр. Дөрес, монысы да кечкенә җәза түгел иде түгелен. Ләкин монысына гына түзәргә була, монысы ул тикле үк куркыныч түгел иде инде. 20 Бюро утырышы тәмамланганда караңгы төшкән иде. Равил башкалардан алданрак чыкты да, чаңгы бауларын рәтләгән булып, мәктәп ишеге төбендә Рухияне көтә башлады. Шунда аны ялгызын гына туры китереп, Әнәс сөйләгәннәргә карап, минем турыда син дә начар уйлый күрмә тагын, мин ул әйткәнчә явыз кеше түгел, Рухия, дип әйтмәкче иде ул. Аннары, әгәр йөрәге җитсә, соңгы вакытларда син нигәдер миннән читләшә башладың, кызый, алай итмә, әйдә, көз көне теге имән төбендә дәрес әзерләнеп йөргән чаклардагыча үзара дус булыйк, яме. дияргә дә ниятләгән иде. Әмма аның бу ниятенә дә тормышка ашу насыйп булмаган икән. Кыз ялгызы гына түгел, буш мәктәп залын яңгыратып көлә-көлә, Кил- деков белән бергә чыгып килә иде. Ә иң яманы шул: Килдеков Рухияне култыклап ук алган иде. Бу хәлне күргәч, Равилнең аяк астындагы җирләр чайкалып киткәндәй булды. Ләкин ул сер бирергә теләмәде: тегеләрне күрмәгәнгә салышып, чаңгы бавына тотынды. Шул арада сизеп калды: Рухия дә, секундның меңнән бер өлешендә генә булса да. каушап-сиокәнеп китте. Әмма шундук ясалма елмаеп һәм Равил өчен борчылган атлы булып: _— Бәй. Нәҗметдинов, нишләвең бу? Әллә төнгә каршы авылыгызга кайтырга җыенасыңмы? — диде. Равил дәшмәде. Рухиянең Килдековка култыклатып чыгып килүенә шул тикле хәтере калган — сүз әйтерлек хәле дә юк иде. Аның үпкәле карашын сизенеп булса кирәк, Рухия: — Ни булды сиңа. Нәҗметдинов? Нигә болай төсең китте? — дип, аптыраган кыяфәт белән Равилгә таба омтыла башлаган иде, ләкин Килдеков ирек бирмәде: — Мешайть итмә кешегә, Рухия, адә! — диде дә, култыклаган хәлендә җилтерәтеп, кызны алып чыгып китте. Бер Рухия генә шушылай кыйбласыз, аумакаймы, әллә кызларның бөтенесе дә бер чыбыктан сөрелгән микән?... Әле кайчан гына мәктәптән бергә кайткан чакларында сүз иярә сүз чыкканда Килдековны бер дә алан мактамый торган иде ләбаса шушы кызый. Мактанчык, гөрбиян, эгоист кына дип җибәрә торган иде. Ә хәзер, әнә, Килдеков аны мәктәп ихатасының аргы почмагына — интернат ишеге төбенә кадәр үк илтеп куйды Әнә. һаман китәргә җыенмый әле: сөйләнеп торган була! Ә Рухиясе чырык-чырык көлә, шул буш бугазның буш сүзләрен рәхәтләнеп тыңлап тора. Болай булгач теге Эшләпә белән дә шушылай кылана торгандыр бу. мөгаен. Узган Октябрь бәйрәме мичендә Равилне бик ансат кына калдырып китүе дә тикмәгә генә булмаган, күрәсең! Ул чак- тлы хәлләрне К ' дек«»пч.1 да, мөгаен, шушы кызып сөйләгәндер әлс. Уйландыра торган хәлләр бар монда, бар! Әй. кадалып китсеннәр лә! Аларның кыланышларын үз күзе белән күреп кхтуы әнбәт булды әле. .Акыллырак булыр Равил киләчәктә. Югыйсә. Рухия дә Рухия дни, шул аумакайны изге фәрештә итеп күреп. тәки авызын ачып йөргән булыр лдс Тегеләргә ачуы чыкканга гына мгьтмбар итмәгән икән: азрак тыныч пид кайтырга лю. чашыллрын кая башлагач, бик нык буранлап гора булып чыкты Жиле дә шәп нде Дөнья бүген аеруча караңгы һәм шомлы сыман тоелды Равилгә. Барыннан да хәтәррәге шул: җил бер юнәлештән генә исми Әле бер яктан, әле икенче яктан кигереп бәреп, выж да выж сызгырып, уйнаклап тора Мондый чакта сигез километрдагы Ташый елгага кайту —уен түгел. Бер кирегә китсә — гел кирегә тәгәри икән шул адәм баласының эшләре Тәкә Әнәснең бюро утырышын шушылай сон үткәрүен кара инде син Беренче смена дәресләре бетүгә бю^эиы җыйган булса, Равил иңде күптәй Ташый елгасына кайтып җиткән булыр иде... Равна басу капкасын чыккач, буран отыры нык котыра башлады, вакьгт шундый итеп дулатып җибәрә — күз ачарга да мөмкинлек кж’ Ә кайтмыйча ярамый Равилгә. Мондый ямьсез чакта түгел, җилсез, аяз көннәрдә аз гына сонгарса да ут йотып тора әнисе. Ә бу мәхшәрдә кайтмыйча калса —бөтенләй тилегә сабышуы бар!.. 21 Әйләнечрәк булса да. ышанычлырак булыр дип. Равил олы юлдан кайтырга чыккан нде. Барыбер файдасы булмады Чүкәй фермаларын үтел берәр километр бару белән юлдан язды. Себертеп тору өстенә, күктән дә ишел яуганлыктан, кар юлны бөтенләй күмеп киткән иде. Күрә торып үлемгә барып булмый инде, юлны таба алсам кире Чүкәйгә генә кайтырмын, дип әллә ни гомер эзләп караса да, юк, тәки таба алмады Равил юл катысын. Жиле дә тәртипсез искәнлектән Чүкәй нең кай якта калганын да чамалавы кыен нде. Чүкәйгә кире кайтудан өметен өзгәч, ни булса — шул дип, чамалап кына авыллары ягына таба атлый башлады ул. Ләкин Ташый елга ул уйлаган якта булып чыкмады, ахрысы инде дүрт-биш сәгать баргандыр. кайтып җитә алганы юк әле. Кая ул сиңа кайтып җитү, хәтта Чү- кәй белән Ташый елга арасындагы урманга да җитә алмады әле. һәй, урманга җитсә! Анда барып җитсә, Ташый елгага күзен бәйләсәләр дә кайтыр иде. Ичмаса, эт өргән тавыш ишетелмәсме дип, туктап-туктап тыңлап та карый Равил Юк шул, җил улавыннан башка берни дә ишетелми. Берәр җирдә ут яктысы күренеп китмәсме дип, текәлеп-текәлеп тирә- якларына да карангалап бара — анысы да юк... Арыды инде ул. Бик нык арыды. Аякларындагы чаңгыларын көч-хәл белән генә сөйрәп бара. Их, менә шушы йомшак кар өстенә сузылып ятасы иде дә. ярты гына сәгать булса да, хәл жыеп, черем итеп аласы иде Ләкин юк. ярамый алай итәргә. Әнә, утыз бишенче елның кышында Равилнен әтисе шул аз гына ял итәм дип карга ятып тору аркасында харап булган лабаса. Яткан да йоклап та киткән. Дөрес, иртән табып алып өйләренә китергәннәр аны китерүен. Тик эш узган булган шул инде. Кар өстендә төн кунганда тигән салкыннан мантый алмыйча, үпкә авыруыннан үлеп киткән ул бичаракай... Юк, әтисе ялгышын кабатларга һич тә ярамый ана! Ярамый!.. Ярамый... В А К Ы ПФ НУ РЗ Л .1 И Н ф ӘГӘР СИН БЗ I Әй, булсын иде хәзер бер чүмеч салкын су! Бөтен арыганнары онытылып, җаннары кинәнеп «китәр иде Равилнең... Юк, бер чүмеч кенә җитмәс иде аңа! Бер чиләк эчәр иде ул хәзер. Әгәр туйганчы эчәргә мөмкинлек булса, тагын бер тәүлек адашып йөрсә дә бер сүз дә әйтмәс иде... Ә кар нәрсә ул?! Ике чиләк кар ашагандыр инде Равил, ләкин сусавының тамчы да басылганы юк әле... Төтен исе дә килми, ичмаса. Берәр яктан төтен исе килсә, тотар иде дә шунда таба китәр иде Равил. Ә болан кая барганын шайтан белгәнме аның. Шулай ук бер урында озак басып торырга да ярамый: бик каты тирләгән бит ул — каны оешып, бөтенләй хәлсезләнеп китүе бар... Таң атарга ерак микән әле? Бик күп вакыт үтте бит инде ул юлга чыкканга... Шушылай бер дә юктан катып үләр микәнни инде ул?.. Юк, нишләп үлсен ди! Яши әле ул. Тәкә Әнәсләргә, аумакай Рухияләргә үч итеп, дөньясын җимертеп яшәячәк әле Равил! һәм моннан соң Рухияне бар дип тә белмәячәк. Булды! Җитте! Гарык! Моңарчы да шул анасының... тәти кызы Рухия дә Рухия дип, тинтәкләнеп күп йөрде инде ул! Ә Рухия, әнә, уйлап та бирмичә, Әнәс белән култыклашып йөри икән анда. Әйтәм аны соңгы вакытларда кылтаебрак киткән шикелле иде. Менә хикмәт нәрсәдә икән!.. Юк. бүтән әйләнеп тә карамаячак аңа Равил. Тик менә исән-сау өйләренә генә кайтып җитсен... Их, адашканнарга юл күрсәтүче Хозер Ильяс чын булсын да салкын су китереп бирсен иде хәзер! Яна бит эчкәйләре, ялкынсыз яна!.. Әһә, әнә, бер кара нәрсә күренә бит алда. Әнә, кыймылдый да үзе. Чү, монда таба килә ич ул! Атлы кеше түгел микән, әйдәле, егет, шуңа таба барып кара әле! Чанасына ук утыртмаса да, ичмаса, шуның эзеннән барырга булыр... Юк. булмады. Янына барып җитәм дигәндә генә атлы тагын арырак күчте. Аннары бөтенләй күздән үк югалды. Равил өметен өзеп туктап калгач, тагын пәйда булды... Янына бара башлагач тагын юкка чыкты. Шулай да юк нәрсәгә алданып, өметләнеп гел алга баруның файдасы тиде: инде тәмам хәле бетеп, менә егылам, менә авам дип барганда ул бер салам эскертенә төртелде. Монысы тегеләре шикелле мираж гына түгел, бусы чын салам эскерте иде инде! Аруы да, тәкатьсез булып сусавы да онытылып китте Равилнең. «Ярый бу, ярый!— дип куанып куйды ул. Чаңгыларын салып, кар күмеп китмәсен өчен эскерт буендагы көрткә кадады да эскертнең җилгә аркан ягына чыкты.— Каяле, тикшереп карыйк әле, нәрсә саламы икән бу?.. Урра! Борчак саламы икән ләбаса! Шәп бу, бик шәп: борчак саламы җылырак та, йолкыр өчен ансатрак та булырга тиеш. Болай булгач үлми инде Равил. Яши әле ул болай булгач! Салам эскертендә туңып үлгән кеше турында ишеткәне юк әле аның. Ә менә шушындый борчак саламы эскертендә яшәгән кешеләрне күргәне бар. Бер елны Ташый елга кырындагы шушындый эскерттә, әче суык январь аенда унлап чегән бер атна яшәп киттеләр. Зурлары гына түгел, балалары да бар иде, алар да катып үлмәде... Эх, булсын иде хәзер Равилнең кесәсендә шырпы, ягып җибәрәсе иде дөрләтеп ут. Шулай да Равилнең эшләр ярыйсы хәзер. Бер уч салам йолкып алган саен куышы тирәнәя бара. Ә менә әнисе ни хәлдә икән аның? Ул бичараның күзенә йокы керми инде бүген. Көткәндер-көткәндер дә, Равил һаман кайтмагач, каравылга үзе барырга мәҗбүр булгандыр инде. Бүген исән-сау шушы төнне үткәреп өйләренә кайтып җитә алса, үтерәбез дисәләр дә бүтән вакытта болай соңга калмас иде Равил. Менә, менә, тырышкач була икән ләбаса! Рәхәтләнеп бер кеше кереп ятарлык оя ясап куйды Равил. Кереп ятарга кирәк... Ихтимал, иртәгә бураны да басылыр. Басылмаса, көн яктырылгач ничек тә юлны табарга булыр әле... 22 Равил уянып эскерт куышыннан чыкканда буран басылган, җил тынган, ялтырап кояш чыккан һәм ул иңде шактый югары күтәрелгән иде. «Кара ничек озак йокланган!» дип гаҗәпләнеп һәм. үзенең төнлә каахвмл тап бу 1ганын чамаларга теләп куып............................................................. п.н\ белән сикереп ♦ тормакчы нде дә — булмады сул аягынын аны күтәреп торырлык хәле юк. әллә нишләп бөтенләй җансызланып калган нде. йоклаганда җайсызрак калып оеды микәнни, дип кулы белән селкеткәләп-суккалап караса да. файдасы тимәде. «Өшеде үк микәнни?» — дип куркып куйды Рмшл Ныклап ышкысаң, өшегәнне бетереп була икән, дигән сүзне исенә алып, аякларын бер-беренә ышкырга, бәргәләргә кереште. Тик барыбер сул аягына җан кермәде. Ә уңы ут кебек кызып китеп, бик каты сызларга тотынды. Хәзер инде болай утырудан мәгънә юк. ничек тә тизрәк кайту чарасына керешергә, ә нн элек аңа җәенен кайсы авыл кырында икәнлеген ачыкларга кирәк нде. Куыш буенда утырган килеш кенә. Равил тирә- якны күзәтергә кереште Башта аңа моннан бер ике километрдагы зур гына бер әрәмәлек күренде. Үз колхозларыныкын гына түгел, күрше колхозларның кырларын да бик яхшы белә нде Равил: ат көткән вакытларында. көтүдән качкан яшь айгырларны эзләп, әллә кайларга барып чыккан чаклары булды. Әмма мондый әрәмәлекне һич тә очратканы юк нде! Әрәмәлекнең сул ягында тип-тигез кыр — кар диңгезе. Шул диңгез уртасында ябалдаш ботаклы ялгыз агач басып тора. Ул да Равилгә таныш түгел. Ә әрәмәлектән сулда шактый еракка сузылган калкулык. Аның битенә куак чыбыклары таратканнар — кар тоту өчендер инде. Андый җирләрне Равилнең шулай ук күргәне юк. Нн эзләп тә үзенә таныш нәрсә таба алмагач, Равил мүкәләп эскерт- нен икенче ягына чыкты, һәм шундук җиңел сулап куйды: эскерттән нибары йөзйөз илле метрда гына маяклар күренә иде. «Димәк, анда юл булырга тиеш!» дип кычкырып ук җибәрде Равил. Ләкин кая бара торган юл — монысы аңа мәгълүм түгел иде әле. Хәер, барыбер берәр авылга алып барыр әле, дип үзен рухландырып, төнлә эскерт буена кадап куйган чаңгыларын алды да, йомшак карда батмас өчен шул чаңгыларын кулларына киеп, түше белән шуышып, юлга таба китте. Башта хәйран тиз шуышты ул. Әмма юлга якынлашкан саен хәле кыенлаша барды: күрәсең, хәрәкәтләнә башлагач каны кызып, тәне җылынып киткәнгә булса кирәк, уң аягы тагын да ныграк сызларга то- тыңды. Юлга чыгыл җитәргә нибары утыз-кырык метр калгач, тәкате тәмам төкәнеп. Равил туктарга мәҗбүр булды. Шунда аның миен куркыныч уй ярып үтте: «Булмый, исән-сау кайтып җитә алмыйм мин. болай булгач!» Ләкин күңеле бу ямьсез уй белән килешергә теләми иде. Бераз хәл алгач: «Үлә калсам да. юлга чыгып үләргә кирәк, югыйсә, гәүдәмне дә таба алмаслар» дип, актык көчен җыеп, ул тагын алга шуыша башлады Ун-унбиш метр ара үткәч, тагын хәлсезләнеп тукталып калды. Шулай бераз яткач ат пошкырып куйган шикелле булды. Башын күтәреп караса — кар салган юлны ярып, чыннан да бер атлы кеше якынлашып килә иде. Шуны күреп алуы булды, бар көченә кычкырып та җибәрде: — Э-һә-һә-һә-һәй! Э-э-эй! Равилнең тавышын ишетте булса кирәк: теге кеше атын туктатты да, толып якасын төшереп, як-ягына карана башлады. Равил тагын кычкыргач, күреп алып, атын юыртып, аның турына килде. Ул кеше — мәктәп директоры Хәннфә Вәлиулловна иде. — Нәжметдинов?! Син ничек килеп чыктың монда?—диде директор, шаккатып. 7, «К, У • » 1 В А К Ы П Ф И У Р У Л Л и >1 ф ӘГӘР СИН I 97 — Кичә мәктәптән кайтышлый адаштым да әнә шунда кунарга туры килде, Хәнифә Вәлиулловна,—двде Равил, салам^ эокертеиә күрсәтеп. — Аяклар әллә нишләгән минем, юлга чыга алмый азапланам әле менә. Хәнифә Вәлиулловна чанасыннан сикереп төшеп атынып башын каерып тәртәгә бәйләде дә, билдән кар ерып, Равил янына килде. Безнең директор сугышта булган кеше икән, дип классташлары сөйләнгәнне ишеткәне булса да. Равил мона бик үк ышанып бетмәгән иде. Ни өчен дигәндә, Хәнифә Вәлиулловна сабыр, тәмле телле һәм йомшак күңелле кеше. Ә сугышта булган кеше алай ук йомшак күңелле була алмас, дип уйлый иде Равил. Ләкин классташларының сүзе хак булган булса кирәк: Хәнифә Вәлиулловна Равилне егетләрчә җиңел генә итеп, иңенә күтәреп юлга алып чыкты да җайлап кына чанасына китереп салды. Аннары Равилнең аякларын тоткалап карады. Бер дә аһ ормыйча гына: — Өшегән болар, энем, — диде һәм, кичәге буран кар салганлыктан юл авыр булса да, атын юырттырып алып та китте. йомшак печән өстенә җайлап сузып салгач, уң аягының сызлавы кими төшкән шикелле булды. Ә сулы һаман берни тонмый, гел шулай җансыз иде. Шулай да, бәхетенә Хәнифә Вәлиулловна очраганга, юл буенда тилмереп ятарга туры килмәвенә куанычы зур иде Равилнең. Тик бер генә нәрсә күңелен кытыклап тора—директор үзен кая алып барганны белми иде ул. — Бу кая бара торган юл, Хәнифә Вәлиулловна?—диде Равил, башта кыюсызланыбрак барса да, бераздан батыраеп китеп. — Син үзеңнең кая килеп чыкканыңны да белмисеңмени әле, энем?.. Хәнифә Вәлиулловна мәсьәләне аңлатып биргәч, тәннәре чымырдап куйды Равилнең. Үткән төндә адашып йөри торгач, Чүкәйне читләтеп үтеп, авылларыннан бөтенләй кире якка киткән икән ләбаса ул! Чүкәйдән егерме өч километрдагы район үзәгенә барып җитә язган — нибары биш-алты километр гына калган икән бит! —■ Ярый әле, эскерткә тап булгансың да, ярый әле, мине бүген роно- га чакырганнар! Югыйсә, белмим, нишләр идең икән,—диде Хәнифә Вәлиулловна, Равилнең ничек адашып йөргәнен җентекләп сорашкач, исе китеп. — Тик менә аягыңны гына саклый алмагансың. Син соң ул эскерткә башыңны тыгып яттыңмыни? Аякларың тышта калган идемени? — Аякларны да җыеп, эчкә тыгып яткан булган идем, Хәнифә Вәлиулловна. Күрәсең, йоклаганда сузылып китеп тышка чыкканнардыр инде. — Аякларыңны эчкә тыгып, башыңны куыш авызына куеп ятарга иде сиңа, энекәем! — Анысы башка килмәгән шул, Хәнифә Вәлиулловна. Бик -арыган идем. Хәнифә Вәлиулловна Равилне туп-туры район больницасына илтте. Директорның анда да сүзе үтә икән: минут та көттермичә, ике ак халатлы хатынкыз носилка тотып килеп чыктылар да, ай-ваена карамыйча, Равилне шуңа салып, бер бүлмәгә алып керделәр. Анда аны шулай ук ак халатлы ике ир һәм бер хатынкыз көтеп торалар иде инде. Ирләрнең берсе — кечкенә, ябык гәүдәлесе — Равил янына килеп, аякларына йомшак кына кагылып карады да кашларын җыерып: «Так, понятно!» диде. Аннары алып кергән сестраларга Равилнең өстен чишендерергә, теге ир кешегә итекләрен ярып алырга кушты. Тәнендә җаны була торып, өстен кешеләргә чишендертергә теләмәде Равил. Сырмасын үзе салып бирде, әтисеннән калган йон фуфайкасын да үзе салды. Итекләрен дә үзе салырга ниятләгән иде дә. ләкин тарта башлау белән йөрәгенә төшеп аягы сызларга тотынды. Шул ук вакытта итекләрем к\рәләт.> ярдыру да бик кызганыч иде ана: алары ла әтисен* нан Ka.ii.Hi һәм күз карасы кебек итеп саклап кия торган итекләр иде. — Хәннфә Вл.п1\.|.ю«на! — диде ул, русча яхшылап бслмәгәнлсктән ана мөрәҗәгать игеп, әйтегез әле шуларга, ярмасыннар иде итекләрне’ Авыртса авыртыр аяклар, тартып кына алсыннар иде Директор күрсәтмәләр биреп торучы бәләкәй врач янына килде дә пышылдап кына ана иңдер әйтте. Шуннан сон теге врач Равилнең итекләрен инде яра ук башлаган таза кешегә: — Отставить’ —диде Һәм сестраларның берсенә Равилгә укол кадарга кушты. Шуннан аны ни эшләткәннәрен һәм ул үзе ниләр кыланганын Равил белми.. 23 Менә ш\л көннән бирле ята инде Равил больницада. Уналтынчы февраль :•< алганнар иде аны. Ә бүген инде бишенче март. Ун аягы сон* рак. Равил уяныр алдыннанрак кына куыштан тышка чыккан булса кирәх - анысының өшүе артык зыянлы булмады. Берәр атна бик нык сызлап лнгсктерде интектерүен. Әмма бер кат тиресе кубып, бармак тырнаклары төшкәннән сон ул кадәр үк борчымый инде хәзер. Ә менә сулының хәле мөшкел булып чыкты. Анысының бармакларын гына түгел. хәтта ярты табанын ук кисеп алырга туры килде. Дару белән өшеткәнгә бх.:с i кирәк. КИС- .К1 чагында алай нык авыртмады үзе. Нәрсәдер кытыклаган сыманрак булып кына торды. Әмма өшетүе кайткач \ мк ләрен вз’.' инде Равилнең' Хәзер дә туктаусыз сыкрап тора әле аның ул киселгән аягы. Операция ясаган баш врач — әлеге нәни гәүдәле Николай Иваныч әйтә — Молодец, энекәш, егет икәнсең! — ди. — Синең урында бүтән берәү булса операциядән сон дөнья бетереп акырган булыр иде. Ә синен тавышын да чыкмады.— ди. Бик белеп тора Равил. \зе урынында башка кеше булса, бу хәйләкәр керәшен ана да шулай дип әйтер иде. һәркемгә шулай тәмле с\з табыл, күңелен күтәрергә тырыша ул. Равилгә операция ясаганнан соң Хәннфә Вәлиулловна тагын бер килеп кятте. Әллә никадәр күчтәнәч китергән. Теге чакта әнисенә дә Равилне больницага салган көнне үк хәлне ул анлатып биргән. Әйләнеч була дип тормаган, кайтышлый ук Ташый елгага кагыла кайткан! Равилнең әнисе икенче көнне иртүк килеп җитте. Башта улын кызганып елап җибәрде. Аннары, ярый әле. исән калгансың, яртысын киссәләр дә, ярты табаның бар бит әле. кайбер кешеләрнең ике аякларын тиң кисеп ташлыйлар, исән калуына шөкерана итик, дип үзен дә, Равилне дә юатып утырды. Больницада озак ятарга туры килсә, мина быел укырга да рөхсәт итмәсләр, имтиханнарга да кертмәсләр, тагын бер елым әрәм була инде, дип бик нык кайгырып тора иде Равил. Хәннфә Вәлиулловна ул яктан да тынычландырып китте. Шул ук көнне, каяндыр табып, сигезенче класс дәреслекләре һәм дәфтәрләр алып килеп бирде дә: — Укый тор. энем! Күпме яткырсалар да аптырама! —диде. — Сиңа хәзер уку бүтән теләсә кемгә караганда да кирәгрәк булачак, — диде. Шуннан бирле көннәр буе үзлегеннән укын башлады Равил, һәм бу ана әллә ни кыен да түгел Физика белән математиканы моңарчы да укытучы аңлатканны көтеп тормыйча өйрәнеп бара иде бит ул. Ә тарихны, географияне һәм татар теле белән әдәбиятын кат-кат укын торгач, мичектә имтихан тапшырырлык кына үзләштерер әле. Дөрес, боВАКЫПФ НУ ГУЛ Л ИП ф ӘГ.)Р СИН Е лай да ташка үлчим генә белгәнлектән, рус телен һәм әдәбиятын нишләтермен инде дип борчылган иде ул борчылуын. Әмма тора-бара ул мәсьәлә дә хәл ителде: Равилнең бер үзенә бер укытучы хәзер! Үзе белән бер палатада ята торган авыру— Хатип Хакимович бик теләп рус телен укыта аңа. Гаҗәп кеше булып чыкты ул Хатип агай. Укытучы ук булмаса дл, кайбер укытучыларны ишекле-түрле куып йөртерлек мәгълүматы бар икән аның. «Сугыш булмаган булса, — ди ул,— педагогия институтында укып чыгып, минем дә укытучы булырга иде исәп. Ну барып чыкмады— планнарны Гитлер бозды. Студент булып йөрисе елларны фашистлар тартып алды». Күрәсең, күңелендәге шул хыялын вакытлыча гына булса да тормышка ашкандай хис итмәкче булыптыр, Равилне чын укытучылар шикелле итеп укытырга тырыша ул. Башта больница телефоныннан әллә кемнәргә шалтыратып, татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты программасы таптырып китерттерде дә шуның буенча укытырга тотынган иде. Ләкин бер-нке көн үтү белән, аны ошатмыйча: «Монда сездән бик аз нәрсә таләп итәләр икән, ә мин сине понастояще- му русча укытырга телим»,— дип, рус мәктәпләре программасын китертеп, шуның буенча укыта башлады. Бу тикле дә иренмәс кеше булыр икән: дүртәр сәгать буена Равилгә грамматик кагыйдәләрне өйрәтеп, диктантлар, изложениеләр яздырып, аннары шуларны Равил белән бергәләп тикшереп утыра. Әдәбият программасы буенча өйрәнелергә тиешле әсәрләрне башта үзе кычкырып укып күрсәтә, аннары Равилгә укыттыра. Рус теле һәм әдәбияты «дәресләрендә» бер авыз сүзне дә татарча әйттерми. Равил ялгыш ычкындырса да, ишетмәгәнгә салыша. Рус сүзләрен дөрес әйтмәгән чакларында ипләп кенә үзе дөресләп әйтеп күрсәтә. Ә инде больницада йокы сәгате җитеп, дежур сестра утны сүндереп чыгып киткәч исә русча сөйләргә керешә. Равил отып барсын өчен, һәр сүзен җиренә җиткереп, ашыкмыйча сөйли. Хатип абыйның сөйләве гадәттә үз башыннан үткәннәрне тасвирлауга кайтып кала. Ә аның башыннан шактый гыйбрәтле хәлләр узган заманында. Фашистларга каршы сугышның беренче көненнән алып соңгы көненә тикле гел фронтта, гел алгы сызыкта дошман белән көрәшеп йөргән ул. Дүрт тапкыр яраланып, госпитальдә ятып чыккан. Ике тапкыр чак кына әсирлеккә эләкмичә калган. Ач йөргән көннәре дә, атналар буена гел дөньядагы иң тәмле ризыкларны гына ашап, үзе әйтмешли, патшаларча яшәгән чаклары да булган. Рядовой солдаттан башлап, рота командиры дәрәҗәсенә тикле күтәрелгән. Равил карта буенча да юньләп белмәгән Европаның яртысыннан артыгын аркылы-буйлы йөреп чыккан. Ә үзе Равилдән нибары унбиш яшькә генә олы ул. Буй-сыны да бик мәһабәт Хатип абыйның. Төс-бмткә дә тел тидерә торган түгел: үткен карасу-коңгырт күзләре, байтагы инде агарган коңгырт чәчләре һәм куе калын кашлары үзенә бик килешеп тора. Эш урыны да район җире өчен җитеп ашкан — милиция начальнигы. Кыскасы, Равилгә һич тә иптәш булырлык кеше түгел инде бер караганда. Ләкин менә шушы Хатип абыйсы беренче көннән үк шул тикле үз, шул тикле якын итте Равилне — әйтерсең алар арасында бернинди дә аерма юк, әйтерсең алар бертуган агай-энеләр!.. Баштарак Равилгә больницада үткән бер көн дә елга тиң булып тоела иде. Ә менә Хатип абый белән танышып киткәч һәм үзлегеннән укуын дәвам итә башлагач исә, киресенчә, көннәр озаюга таба барса да, кыска булып тоела аңа. Тамчы таммаса да, бүген көн аеруча җылы булса кирәк: больница тәрәзәсенең кыш буе боз белән капланып торган пыялалары иртәдән үк күзгә күренеп эри башлады. Кояш югарырак күтәрелгән саен палата эче яктыра һәм тәрәзәдән күренгән манзара киңая бара. Равил инде байтактан шул тәрәзә төбендә тышкы дөньяны күзәтеп утыра. Әнә, бодыниадая ерак ta түгел тау астында гына —Кама. Аның өстендәге кар, бихисап ак энҗеләр белән чигелгән йомшак юрган сыман, кояшта ялтырап, күзләрне чагылдыра Кама өсте тнл-тнтез. Анда кеше эзләре дә. җәнлек эзләре дә юк Тик бор урында гына, әлеге энҗе белән чигелгән ак юрганны урталай ярып. саргылт тасма сузылган. Шул тасма- ■ • м •- . к кен • л I !ы iap һ >м ж >яу и гор ә го reiе якк i > го бу ♦ якка үткәләп тора. Ә Каманың аргы ягыңда офыкларга барып тоташкан урман һәм болыннар җәелеп ята. Их. китәсе иде чыгып, киясе иде чаңгы да әнә шул әлегә беркем дә аяк басмаган чиста, ак энҗеләр өстеннән аргы якка үтеп, шул урман буйларына барып, болыннарны урап кайтасы ңде бер! Хәзер кар утыргандыр инде — чаңгы батмый торгандыр. Рәхәтләнеп, чыжлатып кына йөреп кайтыр иде Равил. Шунысы гаҗәп: бар җире дә исән-сау булганда, кая тели — шунда бара алган чагында нигә бик гамьсез була икән бу адәм баласы? Равилгә әле чыгып йөрергә рөхсәт ителми Хәер, рөхсәт ителсә дә, чыгып йөри алырлык хәлдә түгел әле ул. Шука тормышны палатадагы менә шушы бердәнбер тәрәзә аша гына күзәтеп утырырга мәҗбүр. Хатка абыймын миләре көйлерәк: ул аяклы авыру. Ашказанын «ремонтлатырга» кергән кеше генә. Ана больница ихатасына чыгып йөрергә дә була. Хатип абыйның Равилдән тагын бер өстен ягы бар: ана көн саен хатыны, таныш-белешләре һәм үз кулы астында эшли торган хезмәттәшләре— милиционерлар килеп китмичә калмый. Буш кул белән дә килмиләр. Ә хатыны хәтта кай көннәрдә икешәр килә. Әнә хәзер дә берәрсе килгән булса кирәк — сестра тагын чакырып чыгарды үзен... Ә Равил янына бер тапкыр әнисе, бер талкыр Хәнифә Вәлиулловна килеп киткәннән бирле һичкем килгәне юк. Кем килсен соң аның янына? Кемгә хаҗәт, кеме бар аның бу райүзәктә? Ә авыллары—ерак. Шуна моңарчы Равил үзе дә беркемне дә көтми, ял көннәрендә, бүтәннәр янына килгән кешеләрне күреп, йөрәген бозмас өчен, палатасыннан бөтенләй чыкмыйча укып ята торган иде. Әмма бүген, ике күзен дүрт итеп, классташларыннан берәрсе килүен көтә ул. Өченче көн мәктәптән— класс җитәкчесе Суфия Гайнетдиновнадан хат алды. Хатында Суфия апасы ана, киләсе ялда класстан берәрсе синен янга барып та чыгар әле бәлки, днп язган. Дөрес, өзеп әйтмәгән, «бәлки» генә дип язган. Шулай да күңеле көтә бит Равилнең. Палата ишеге турыннан үтеп киткән кешеләрнең аяк тавышын ишетсә дә, йөрәге дерт итеп куя_ Кялүен кем дә булса килер бәлки. Тик кем килер икән? Их, могҗиза булсын иде дә. гадәтенчә, дөньяларны балкытып, Рухия килеп керсен нде менә хәзер’ Булыр иде дә сон ул чакта хәлләр! Әй, сөйләшеп тә карар иде Равил шул озын толымлы кара күзкәй белән! 24 Могҗиза, чыннан да, булды ул көнне. Тик Равил уйлаганча түгел, бөтенләй башка могжиза иде бу. Сәгать көндезге уникегә тикле көтеп тә килүче булмагач, киләсе кеше унберләрдән дә калмый инде ул, чөнки әйләнеп кайтасы да бар бит аның, дип, тәмам өметен өзеп, нәүмизләнеп койкасына барып яткан гына иде, дежур сестра— инде чәчләре агара башлаган Нина Сергеевна — килеп керде дә: — Кыен булса да, коридорга чыкмыйча булмас сиңа, Нәҗметдинов, бер көтү кеше килгән анда, палатага гына сыярлык түгел! — диде. Равил палата ишегеннән чыгуга, дәррәү килеп, классташлары аны урап та алдылар Барысы унбер кеше иде алар. ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ӘГӘР СИН БУЛМАСАҢ.,, — Нишләп болай көтүегез белән килдегез?—диде ул, куанычыннан әле һаман өненә килә алмыйча. — Сине сагындык та килдек менә! Моны Таня әйтте. — Рәхмәт сезгә, дуслар! —дип кычкырып җибәрде Равил.— Кая, азрак кулларыгызны җылытыйм, ичмаса! — дип ашыга-ашыга барысы белән дә күрешеп чыкты. Шул чакта ул менә нәрсәгә игътибар итте: аның янына килгән классташларының унысы Чүкәйнең үзендә яшәүчеләр булып, чит авыллардан йөреп укучылардан тик бер Таня гына иде. «Чүкәйдән безнең класста барысы унбер кеше укый бит. Шуларның унысы монда. Ә кайсысы килмәгән икән соң?.. Әһә, Килдеков юк икән! Бик шәп, аның ишеләрнең килмәве хәерле,— дип уйлап алды Равил, тегеләр бер-берен бүлә-бүлә хәлен сорашкан арада. — Ә менә Таня молодец!.. Тукта, Таня килгән, ләкин Рухия юк. Нигә килмәде икән ул кызый? Бүтәннәр килмәгәндә дә ул килергә тиеш түгел идеме соң?..» — Син ничек бу Чукәйләргә ияреп йөрисең әле, Таня? Ялга авылыгызга кайтмадыңмыни? — дип сорады Равил. Таняның нигә кайтмавы белән кызыксынудан бигрәк, Рухия турында берәр җылы сүз ишетүне өмет иткән иде ул. — Сезне сагынпан идем, Равил әфәнде, шуңа бу атнада өйгә кайтып тормадым. Ә нигә алай дип сорыйсыз әле? Сез галиҗәнабләргә комачауламыймдыр бит? — диде кыз, гадәтенчә, драма әсәрләрендәге персонажларча сөйләшергә тырышып. Җае чыгудан файдаланып, Равил Рухия турында җентекләбрәк сорашмакчы иде, ләкин классташлары алдында ул турыда сүз башларга йөрәге җитмәде. Ә тегеләр иң элек Равилнең ничек һәм кайда адашуын, ничек операция ясауларын, хәзер үзен ничек хис итүен бәйнә- бәйнә сораштылар. «Хәнифә Вәлиулловна, Нәҗметдинов анда укуын да дәвам итә әле, дигән иде. Эшләрең ничек бара соң, бик кыен түгелме?» дип кызыксындылар. «Шундый күз ачкысыз буранда, төнгә каршы кайтырга чыгалармы соң инде? Теләсә кайсыбызның өенә кереп куна ала идең бит!»—дип, дусларча гына шелтәләп алдылар. Беренче күрешкән минутлардагы ыгы-зыгылары тыйлыгып, классташлары бераз тынычланып калгач, Равил алардан мәктәптәге яңалыклар турында сораштырырга тотынды. Равилнең классташлары мәктәп яңалыкларын сөйләп, көлешеп-шаярышып утырдылар. Алар әле тагын да утырган булырлар иде, ләкин һәр эштә тәртип ярата торган әлеге Нина Сергеевна килеп, Равилгә перевязкага барырга, ә иптәшләренә кайта башларга вакыт икәнлеген искәрткәч, тынып калырга мәҗбүр булдылар. Иптәшләре китәргә кузгалгач, Равил Таняны бер читкә чакырып алды. — Карале, Таня, ни... Рухия белдеме соң сезнең монда киләсен? Таня Равилнең Рухиягә мөкиббән китеп йөрүен белә иде, әлбәттә. Белә һәм чак кына көнләшә дә иде бугай ул. Менә хәзер дә аны телгә алу белән дерт итеп китте, йөзендәге елмаюы да, юып алгандай, кинәт юкка чыкты. — Белде, нпк белмәсен! — диде Таня, кемгәдер үпкәләгән сыман төксерәк итеп. — Ә ул алай-болай киләм дип әйтмәдеме соң? — диде Равил, бер чирканчык алгач хәйран батыраеп китеп. — Киләм дипме? Әйткән иде. Ләкин соңыннан, юк, булмый, бара алмыйм, бу ялда авылга кайтып килмәчә һич тә ярамый икән миңа, дип кире уйлады. Сиңа күп итеп сәлам тапшырырга кушты! һәм син больницадан чыкканчы обязательно бер барып кайтам әле дип калды. Сәламен әйткәч, килеп йөрмәсә дә ярар инде,— диде Равил. Бер дә алай исе китмәгән булып күренергә тырышты. Танины алддп буламы соң? Ул кыз, хәйләкәр елмаеп: — Ннгә бер герле уйлап, икенче герле сөйләргә инде аны? Ярый, мин Рухиягә нәкь менә синең сүзләреңне әйтермен, яме! дип бармак янады да иптәшләре артыннан чынап та йөгерде. 25 Аякларын бәйләтеп чыкканнан сон Равил тагын тәрәзә төбенә барып утырды Рухия нәкъ менә бүген килер шикелле тоела иде ана. Әгәр кызның килүен күреп алса, нык итеп сызгырып жибәреп, кул изә- мәкче иде. Шул өмет белән күз бәйләнә башлаганчы тәрәзә төбендә көтеп утырды ул. Аның әле һаман китәргә исәбе юк иде. Тик Хатип абыйсы, шактый кырыс 1гтеп: — Җитәр, егет, кит аннан, югыйсә, тилегә сабышуын мөмкин! — дигәч һәм —Киләсе булса күптән килергә тиеш иде инде ул. Хатын- кызга бик үк ышанырга ярамый дип әйттем ич мни сипа? —дип өстәп куйгач кына караватына барып аварга мәжбүр булды. Катырак әйтеп ташлавына үкенеп һәм Равилнең нәүмизләнен тынсыз-өнсез генә эчтән сызып ятуына борчылып булса кирәк, Хатип абый бераздан аның янына килеп утырды да үгетләргә тотынды — Анлыйм мин синең хәлеңне, энекәем. Бик яхшы аңлыйм! Үзем дә кичергән мин мондый хәлләрне. Менә син хәзер уйлыйсың инде: миннән дә бәхетсез кеше юк бу дөньяда, дисең. Ни булды икән ул кызга? Мина бары тик классташ кына булган бер көтү кеше үз теләкләре белән якын итеп килгәндә нигә ул килмәде икән, дисең. Ә аның нигә килмәвен мин бик яхшы сизеп торам. Әйткән идең бит әле, адашасы кичендә мәктәптән комсомол секретаре белән култыклашып чыгып китте дип. Димәк, шул егет үзенә каратып өлгергән инде аны! Ә хатын- кызлар шулай, кем дә булса аларның башын әйләндергән икән, кем дә булса аларга ошап куйган икән — башта алар ул кешегә эттән дә турылыклырак булалар. Бәлки ул кызың синең янга килергә дә теләгәндер, ләкин теге егеткә турылыклы булып калу өчен, соңыннан килмәскә булгандыр — Җитәр инде, Хатип абый! Болай да янган йөрәккә нигә бензин сибәсез?— диде Равил, чын-чынлап үпкәләп, һәм ул үзенең беркемгә дә сөйләгәне булмаган ип яшерен серләрен шушы пеләш башлы, ак чырайлы ябык кешегә сөйләп ташлавына үкенеп куйды. Үкенерлек тә иде шул. Равил бит аңа якын итеп кенә серен ачкан иде. Ә ул, кара, ни кылана? Чак кына берәр нәрсә булдымы, хәзер килеп житә дә. хатын-кызларны яманларга, Равилнең болай да иләс-миләс күңеленә вәсвәсә салырга тотына. Ләкин Хатип абыйның туктар чамасы юк иде әле: — Менә-менә!—диде ул, Равилнең хәтере калуга һич тә аптырамыйча — Мин дә сина нәкъ шул сүзләрне әйтергә тора идем, энекәш: әйе, житәр! Дөньяның кендеге шул бер кызга гына барып тоташмагандыр. Башта гына шулай авыр булып тоела ул, энекәш. Соңыннан үтә, онытыла Төкер син аңа? Хәзер генә түгел, больницадан чыккач та аның турыңда уйлама Уйласаң да тыштан сер бирмә. Бөтенләй исеп китмәгән атлы булып йөр. И-и, жүләр, хатын-кыз кавемен беләм инде мин! Әгәр синең чынлап яратуыңны сизеп алсалар — хәзер хан кызына әйләнәләр дә борыннарын күккә чөя алар. Әгәр дә инде аш артык исең китмәгәнгә салышсаң — үзләре синең тирәндә кырыкка бөтерелеп йөриләр. Беләм инде мин аларны! Ә син нык бул, бирешмә! ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ӘГӘР СИН BS 26 Равилнең шикләнүе нигезле булган икән. Больницадан чыгып укырга килгәч, беренче дәрестә үк Таня аңа менә шушы язуны язып бирде: «Рухия дип авыз суыгыз коруын беләм, Равил әфәнде. Соңыннан андый- мондый күңелсезлек килеп чыкмасын өчен, шуңа алдан ук сезне кисәтеп куюны кирәк дип саныйм. Сез больницада яткан арада Рухия туташыбыз Килдеков Әнәс галиҗәнабләре белән бик тыгыз дипломатик мөнәсәбәт урнаштырды. Сак булыгыз, араларына кереп, тагын бер тешегездән мәхрүм кала күрмәгез. Сезнең яшьтә яңа теш үсми диләр. Ә яңа мәхәббәт туарга бик мөмкин». Дөресен генә әйткәндә, бу хәбәр Равил өчен әллә ни зур яңалык түгел иде. Шулайрак буласын үзе дә сизенгән иде бит ул. Әмма эшләр менә шушылай бөтен мәктәпкә мәгълүм булуга (Таняга мәгълүм булган нәрсә — бөтен мәктәпкә билгеле дигән сүз!) кадәр үк барып җиткәндер дип башына да китермәгән иде. — Кисәтеп куюың өчен рәхмәт, Таня!—диде Равил, тәнәфескә чыккач.— Ләкин миңа аларның кирәге бер тиен. Минем тик шуны гына беләсем килә: элемтәләре ничек алып барыла соң аларның? Хат ашамы, сөйләшүләр аркылымы? — Гафу итегез, Равил әфәнде, мин гайбәтче дә, шымчы да түгел. Боларын да сезгә яхшылык теләүче буларак кына әйтеп куярга кирәк дип таптым. Калганын үзегез карарсыз инде. Кирәк тапсагыз, әлбәттә. Шулай диде дә, хәйләкәр елмаеп, класска кереп китте. Тиздән ул мәсьәлә дә ачыкланды. «Дипломатик мөнәсәбәтләрен» дәрес барышында хат аша тормышка ашыра икән тегеләр. Равил бик яхшы күреп тора: алты сәгать укыган көнне Килдеков Рухиягә сигезәр хат язып бирә. Тегесе аңа ике генә мәртәбә җавап бирә бирүен. Ләкин хикмәт андамыни! Тора-бара тагын шунысын да тәгаенләде Равил: тегеләрнең элемтәчесе әлеге сипкелле Вәсимә икән! Равил аны моңарчы тыйнак кына, акыллы гына кыз дип йөргән иде. Класста иң якын күргән кызларының берсе шул иде. Ә менә Әнәс белән Рухия арасында элемтәче вазыйфа- сын үтәвен һәм бик теләп үтәвен күргәч исә шундук күңеле кайтты. Астыртын, хөсетле һәм ышанычсыз кеше булып тоела башлады ул Равилгә. 27 Бер яктан, әнә шундый куштаннарга йөрәге сыкрый Равилнең, икенче яктан, аягының рәте юк. Больницадан соң нибары өч кенә көн кайта- килә йөргән иде, теге кисек аягы гөбе юанлыгы булып шешеп чыкты. Җәяү йөргәндә бер дә авыртыр төсле түгел иде. Итекләре дә, бик үк яңа булмаса да, йомшак, ипле һәм җылы иде. Күрәсең, Хәнифә Вәлиул- ловна телефон аша баш врач белән хәбәрләшеп, сорашып торган булгандыр: Равил больницадан чыгасы көнне, аны алмага мәктәп атын җиктереп завхозны җибәргән, итекне дә завхоз алып килгән иде. Ул итек Хәнифә Вәлиулловнаның сугышта вафат булган иренеке икән. Мәктәпкә кайткач, Равил аларны илтеп бирмәкче булган иде, ләкин директор авызын да ачтырмады: — Мокаддәс абыең булмагач, аларны барыбер киюче кеше юк инде. Рәхәтләнеп киеп йөрзнем! — дип, бөтенләйгә Равилгә бирде. Ләкин чаңгы киеп йөри башлагач, эшләре начарланды егетнең: аягын чаңгы бавы кыскан булырга кирәк. Хәзер инде кайта-килә йөрүне уйларга да ярамый иде. Чүкәйдә торып укырга шулай ук мөмкин түгел. Бердән, төнлә каравыл торасы бар. Болай да больницада айдан артык ятып чыккан кеше ич инде ул. Ул вакытта каравылга әнисе йөр гән иде Рзвнлнсн Аны да гел көн төн эшләтеп булмый бнт «иде. Аннары килеп. Чукайдә торып укын башласа, фатир хакы да түләргә, фатир хуҗасына кимендә бер кубометр утын илтеп бирергә дә кирәк булачак. Мәктәп интернаты кызлар өчен генә бит ул. Нәрсә белән түләсен ди Равил фатир хакын, кайдан алып китерсен ди утын? Ә хкыры кирәк ана! Хыянәтче Рухиягә (ул аны хәзер чыннан да хыянәтче дип ♦ саный), куштан Вәсимәгә һәм калай әтәч Әнәскә ачу итеп, аларны көнләштерерлек ител укырга кирәк аңа!.. Менә шуларны уйлады дә тәвәккәлләп Фәйрүзә апасы янына идарәгә барды Равил \зеннән алда килгән кешеләр йомышларын йомышлап бегурюч. председательнең янына ук килде дә — Комсомолга керергә барганда ат бирмичә бер үтерә яздың инде. Фәйрүзә еп*« ләкнн бу юлы үтермә, зинһар!—диде. Аннары итеген салып, иләмсез юанаеп шешкәнлектән оекбашсыз гына кигән аягын күрсәтте — Менә. Фәйрүзә апа. бу аяк белән кайта-кило укый алмыйм мин Хәзер әллә ни кызу эш өсте түгел, шушы аякның шеше кайтканчы бер кырыкмыш тайга гына булса да атланып йөрнм әле, ә? Хәбир бабай әйтмешли, фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килдеме, әллә үзенең кәефе яхшы чак идеме — Фәйрүзә апасы аның хәлен бик тиз аңлап алды һәм күп сөйләшеп тормыйча гына — Булды, энем, әйдә, менә болай итәбез. Иртәгәдән Чүкәйгә ат жнгеп йөри башла Пушты Хисмәт картайды, хәтере бер дә юк, аның өчен мине гел тиргәп торалар, Чүкәйгә ат җигеп барасың, хатларны, гәзнтләрне алып кайтасың. Сарык та исән, бүре дә тук дигәндәй, укуың да бара, авыл советыннан акча да аласың. Килештекме? Юллар өзелгәнче рәхәтләнеп чанага утырып йөр, юл өзелгәч, атланып йөрерсең. — Ә почтаны кем тарата? Минем бит кеше саен кереп йөрергә вакыт юк, аяк та исән түгел. — Анысын әннен таратыр. Я булмаса, өегезгә килеп алырлар. Эшләр җанга китте Равилнең. Ялга каршы көннәрдә Укмас кызлары өчесе дә Равил атына утырып кайталар. Рухияне алмага атна саен әтисе килсә дә. ни хикмәттер, кыз әтисе атына түгел, Равил атына утырып кайта. Анын бу гадәтен Равил тычкан белән уйнаган мәчегә охшата: үзен тычкан, кызны мәче сыман хис итә. Шуна күрә үзенә дә, Рухиягә дә ачуы килә. Ялга каршы көнне көн буе: бүген утыртып алып кайтмыйм мин аны, нигә шул хыянәтче белән бер чанада утырып йөрергә тиеш ди әле мин, днп күңеленнән бик нык әтәчләнеп йөри. Ләкнн Таня белән Вәсимәгә ияреп, гадәтенчә бөтен дөньяны балкытып, Рухия интернаттан килеп чыгуга — сары май күк эри дә китә Равилнең күңеле. Алдан әзерләп куйган сүхтәрен бөтенләй оныта да, минем чанага утырса гына ярар иде, днп тели башлый. Тимер артлы чанага җигелгән яхшы айгырын чаптырып, башта Рухиянең әтисе кайтып китә, аннары сәләмә атка җигелгән, үрәчә баулары өзелеп, табаннары ашалып беткән сәләмә чанасына өч кыз төяп, Равил юлга чыга. Кызлар өчесе дә юл буе көлешеп һәм җырлап кайталар. Узган көз жәяү кайткан чакларында да шулай жырлаштыргалый торган иде алар Ул чакта Рухия Таня белән Вәсимә шикелле генә түгел, алардан йөз мәртәбә шәбрәк җырлый торган иде. Ә менә хәзер, Килдеков белән чуала башлаганнан бирле, нигәдер алай ук әйбәт булдыра алмый шикелле... Равил хәзер Рухиягә беркайчан да үзе башлап дәшми. Рухия сүз кушканда да «әйе», «юк» дип кыска гына җавап бирә. Хатип абый өйрәткәнчә, горур һәм бәйсез тотарга тырыша ул үзен. Шактый дөрес сөйләнгән икән теге Хатип абый Равил шулай салкын һәм битараф мөнәсәбәт күрсәтә башлагач, Рухия аның тирәсендә бөтерчек урынына бөтерелә башлады. Шуна кайчакларда Рухиягә ачуы да чыгып куя Равилнең... В.АКНПФ НУРУЛЛИН ф ӘГӘР син г Тик шулай да, махсус рәвештә кызын алмага килгән әтисенең яхшы айгырына утырмыйча, Рухиянең сәләмә чанада, үз янында утырып кайтулары барыбер ошый аңа. Әй, рәхәт иде дә соң ул чаклар, шайтан алгыры! Ләкин шунысы кызганыч булды: бәхетле көннәре озакка бармады. Каш рак җирләр азрак кибә башлау белән колхозларда җиң сызганып язгы кыр эшләренә тотындылар. Мондый чакта Равил үзе дә бер башы бер атка атланып йөрергә оялыр иде, әлбәттә.. Ләкин Фәйрүзә апасы аның оялганын көтеп тормады, чәчүгә чыгарга өч көн кала ук: — Булды, энем, бүгеннән соң ат бирә алмыйм мин сиңа. Чәчү өстендә дә сине ат белән йөртә башласам, тотып атарлар мине! Пушты- га җәяүле берәр кешене куярга зуры килә, — дип, авыз ачарга урый калдырмыйча, җәяү генә тәпили башларга кушты. Җәяүгә калгач, теге кисек аяк тагын шешмәгәе дип шикләнгән иде Равил. Ат белән йөргән көннәрдә шактый ныгып калган, ахрысы, артык зыянлы булмады. Билгеле, сәламәт чагындагыча шәп йөри алмый ул хәзер. Чүкәйгә элек сәгать тә ун минутта бара торган булса, хәзер шул араны үтү өчен ике сәгать тә ун минут вакыт китә. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул үз аягы белән бара-кайта йөри, укуын дәвам итә һәм шуңа бик канәгать иде. Болай булса эшләр җайлана, тагы берәр атнадан юллар кибәр дә велосипедка гына утырып элдерә башлармын, дип аеруча рухланып йөргән иде. Тиздән юллар да кипте, ләкин Равилнең өмете акланмады. Велосипедка атланып мәктәпкә барырга чыккан көнне ук, аягының кисек урынын теккән җөе сүтелә башлап, канарга тотынды да Равил кире кайтырга мәҗбүр булды. Шуннан ары тагын берничә тапкыр утырып карады ул велосипедка. Тик барыбер рәт чыкмады: кисек аягы педаль әйләндерергә ярамады. 28 Бүгенгедәй хәтерендә Равилнең: илле беренче елның унҗиденче мае иде. Җир өсте матур гына булып яшел юрганга төренеп килә, каеннар үтә күренмәле яшел ефәк челтәр бөркәнгән иде. Җилләп торса да, көне дә бик җылы. Күктә тургайлар, урманда сандугачлар сайрый, күкеләр кычкыра. Ә Чүкәй мәктәбенең сигезенче-уиынчы класс укучылары колхоз кырына бәрәңге утыртырга килделәр, һәр укучыга егерме бишәр сотый исәбеннән, кишәрлекләр алдан ук бүленеп куелган иде. Класс җитәкчесе Суфия апа тугызынчы «б»га үзара парлашырга кушты. Башка класс җитәкчеләре гадәттә укучыларны үзләре кемнекем белән пар- лаштыруны кирәк тапсалар, шулай парлаштыралар. Ә менә Суфия апа ул яктан демократ кеше иде. Бу юлы да ул мәсьәләне укучыларның үз карамагына куйды. Ләкин Равилләр классында малайлар азрак иде шул. Утыз сигез кешенең егерме бише кызлар иде. һәм алар барысы да малайлар белән эшләргә тели иде. Чөнки парлары малай булса, аларга җиңелрәк: әзер чокырга бәрәңге ташлап кына барасы. Менә шуңа малайлар, шактый эредән кыланып, кызларны үзләре сайлап ала башладылар. Тик бер Равил генә, аяк авырта башлар да, юньләп эшли алмыйча, оятка калырмын дип шикләнеп, бер кызны да чакырмыйча, боегып, һәм бөтен авырлыгы гел үзенә генә килеп торганга, дөньяны каргап басып тора иде. Әгәр аягы сәламәт булса, кемне сайлап алырга кирәк икәнлеген белер иде ул хәзер. Юк. Рухия-җилбәзәкие алмас иде Равил. Аңа ачу итеп, юри Та ия белән эшли башлар иде. Тик шунысы кызганыч: дип кенә сөйләргә калды шул инде. Равнл әнә шулай уйланып, моңсуланып, Кнлдекон, мөгаен, Рухияне алыр инде. днп бер читтә басып торганда, Әнәс, чыннан да, тегенең каршына КНДДС дә, беж ышанычлы итеп — Әйдә. Ру чешка. киттек! диде Менә шунда Равнл өчен бер могҗиза булып алды. Рухия тегенә кмскен генә итеп: — Беренчедән, мин үз исемем белән эндәшкән кешеләрне генә тыңлыйм' Икенччтән. мнн бүген әнә теге иптәш белән эшләргә теләр ждем' — днде дә Равил янына килде: — Син минем белән эшләргә каршы түгелме. Нәжмстдннов? Раянәнең бөтен ачу үпкәләре секунд эчендә юкка чыкты һәм ул: — Әйдә, миләп карыш. — дигәнен сизми дә калды. Бер буш кишәрлеккә барып алар шундук эшкә дә керештеләр. Әнәс Килдек.® алар артыннан мыскыллы итен — Син нәрсә, балакай, шул аксак барин белән эшләмәк келисең- медеР - днп кычкырып калса да. Рухия аны бөтенләй ишетмәгәнгә салышты Бу көтелмәгән хәл Равилнең көчен арттырып һәм күңелен күтәреп ЖМбэрае. Һәм ул, көрәген батырып-батырып, бәрәңге оялары казып берз башлады. Ә Рухия, шул ояларга бәрәңге салып, аның артыннан ккаэ Равил '■ җирне каерып алганда, бәрәңгесен салыр әчеп, улда иелә Шул чакларда аларнын битләре биткә тия язып кала. Иел- гоаяа жнргә төшеп буялмас:. >Я ОЗЫН TOтыннарын, ку.пыкМрЫ аша үткәреп, аркасына бәйләп куйган Ә бит алмалары, туп түгә рәк булып. яна пешкән чиядән кызарып чыккан. Сулыш алганда нәфис борыныаын нәфис яфраклары күпереп күпереп китә Иреннәре шулай ук ч 'яд *1 алсу, сусыл. Кызның өстендә кара трикотаж спорт костюмы. Бу кастой ана шундый килешеп-сыланып тора, аны шундый чибәр итеп күрсәтә — ’.әмерен буена карап торсаң да. күреп туеп булмас! Сорыйсы иде бер: у инең шушы сылулыгын белә микән ул? Мөгаен, белеп җиткерми торгахдыр. Белсә менә шушылай, Килдековны кире кагып, аксак Равнл белән эшләп йөрмәс, аннан чибәррәк һәм аяклары сау-сәламәт малайлар тирәсендә чуалыр иде ул хәзер. Ярый, ничек кенә булса да, ул әлегә Равил янында. Аның чәчләренең хуш исен, бгп.к -нең кайнарлыгын әлегә Килдеков түгел, Равнл тоеп тора. Шунысы да бик җиткән хәзергә Равил өчен. — Имтиханнар килеп җитә бит, Равнл абын, сизәсеңме снн шуны?— диде Рухия бераз эшләгәч.—Башкалары өчен уйлап та карамыим яу. шул физика белән математикадан котларым алынып тора инде! — Мина гына ышанып торма, кызый. Үзең дә яхшылап әзерлән! — Кара әле. Равно абый, больницада ятканда синең аягыңа гына түгел, холкына да операция ясадылармы әллә? — Нигә? — Узгәреп. һаваланып кайттың бит снн! — Үз фикерен генәме бу? Әллә бүтәннәр дә шулай сөйлиме? — Башкаларда минем эшем юк, үзем сизеп йөрим. — Дөрес сизәсең бит син, кызый? — Сизүен сизәм, сәбәбен һаман аңлый алмыйм. Әйт әле, Равил абын, нигә шулай битараф син? Мина карата Сәбәбен аңлатмакчы булып, Равил тирә-ягына күз салган иде, исе китте, алар классташларыннан бик нык артта калганнар икән ләбаса! Равил тагын шунысын да абайлап алды, күпме генә тырышса да, тегеләр артыннан җитү мөмкин булмаячак ана. Рухия белән сөйләшеп барганга гына сизелми торган, кисек аягы тагын сызлый башлаган икән ич анын! Каткан кирза итегенең буш калган башына тутырылган һәм. эш барышында җайсызланып китеп, аягының кисек җирендәге яшь тиресен кыра башлаган чүпрәкләрен алып, яңадан рәтләп киеп куйса да, бераз хәл булып китәр иде. Ләкин сөйгән кызы алдында ничек алай гарип аягын күрсәтеп торсын инде егет кеше? — Дөресен әйтсәм үпкәләмисеңме? — диде Равил хәле кыен булса да, сиздермәскә тырышып. — Честное комсомольское, үпкәләмим, Равил абый! — Беләсеңме нәрсә, Рухия?.. — Белмим бит әле, иптәш Нәжмегдинов. — Беләсеңме, мин... яратам бит мин сине... Бүтән чакта бер нәрсәгә дә артык исе китми торган Рухия бу юлы кинәт каушап калды. Озын керфекләре аска сирпелде. Ул, бер сүз дә әйтә алмыйча, гел шулай аска караган килеш, Равил казыган чокырларга бәрәңге салып баруын дәвам итте. — Ишеттеңме син мин әйткәнне? — диде Равил, кыз ана ачуланмаганга куанып һәм йөрәксенеп китеп. — Яратам мин сине, Рухия! Тик шуннан ары гына, анда да әле һаман шулай аска караган килеш кенә, кыз телгә килде: — Яраткач, нигә шул тикле битараф соң син, Равил абый? Больницадан кайтканнан бирле юньләп сөйләшкәнең дә юк бит минем белән. Элек алай түгел идең бит син. Нигә шулай бик нык үзгәрдең? — Син үзгәргәнгә үзгәрдем мин, кызый! — Кызык: мин ничек үзгәрдем икән соң? — Синме?.. Син... Килдеков белән хат алышасың ич! Кыз кычкырып, элеккечә тирә-якны балкытып көлеп җибәрде: — Алышам шул! Ләкин мин Килдековны түгел, сине якынрак күрәм, Равил абый! — Ярар, кызый, күзгә карап көлеп торма әле кешедән! — Ә мин көлмим. Минем өчен бик гади нәрсә ул, Равил абый: син артык горур булганга ачу итеп, сине көнләштерер өчен башланган эш ул. Теге чакта сине тикшергән бюро утырышыннан соң да Килдековка юри генә култыклатып чыккан идем. Ә ул, тиле, мин аны чын-чынлап якын итә дип уйлады булса кирәк: шул көннән башлап сагыз урынына ябышты бит. Дәрес саен икешәр-өчәр хат яза башлады. Аның шул беркатлылыгы минем үземә дә кызык булып китте дә мин дә, синең өчен үләргә дә әзер, Әвәскәем, дип, бер хатына уйнап кына җавап биргән идем. Шуннан бирле чатырдата гына мәхәббәт хатларын. 29 Кайгы килсә — йөге белән килә, диләр. Хак сүз икән бу. Моның шулай икәнлеген соңгы ике ел эчендә Равил үз җилкәсендә бик күп татыды. Әмма, бәхеткә каршы, кайгы гына түгел, кайчакта шатлык та тау хәтле булып килергә мөмкин икән бит! Бәрәңге утыртканнан соң аягы бик нык авырта башлап, авылларына кыенлык белән генә кайтырга туры килсә дә, ул көнне бу җир йөзендә Равилдән бәхетле кеше юк иде! Юк иде, чөнки ул көнне Равил гомерендә беренче мәртәбә сөйгән кызына мәхәббәтен аңлатты! Юк иде, чөнки шул көнне Рухия аңа, Килдековны түгел, сине якынрак күрәм, Равил абый, диде! Ә өйләрендә аны тагын бер бик зур шатлык көтеп торган иде ул көнне. Ул кайтып кергәндә аларның өе тулы кеше Һәм шул кешеләр арасында Равилнең Искәндәр абыйсы (әтисенең энесе) балкып утыра иде. Кырык өченче елда аккордеонын калдырып киткәннән соң бөр тапкыр да Ташын елгага кайтып карамаган, җиде елга нибары ике хат һәм бер посылка гына (алары да сугыш чорында) салган һәм шунлыктан аеруча сагынылган абыйсы иде бу Равилнең! Әллә ни үзгәрмәгән ндс абыйсы Күзләре дә нәкъ элеккечә зәңгәр һәм үпсен, гәүдәсе дә гел шулай дәү һәм нык. Тик менә чәче... элеккемә бөдрә булса да. элеккечә кап-кара түгел, кырау төшкәндәй агарып- көмешләнеп калган иде. Аннары өстендәге киемнәре барысы да бүтән: вмнвстерквсы урынына хәзер ап-ак күлмәк, каскара костюм сбәргән Ө ашында ялык IKI.II.IK итен lop.i ♦ торган лаклы ботинка Хбыйсының моңарчы Ташый елгада беркемдә булмаган ул затлы киемнәрен күргәч. Равил: «Их, бер генә тапкыр ? булса да. менә шушы киемнәрне киеп, Рухия янына барып кайтасы «• иде?» — днп кызыгып куйды. * Ә Равил үзе бик нык үзгәргән иде булса кирәк янына барып, кул 2 биреп күрешкәч тә Искәндәр абыйсы аны танымыйча торды. Өйләренә = жыелган кешеләр. 5 —< Энен Равил нч бу сннен, Искәндәр! — дигәннән сон да: % — Булмаганны сөйләмәгез әле, җәмәгать, мин киткәндә бот буе jгына малай ңде бит. ул арада каян килеп шушылай үссен кеше? — дип ышанмыйча торды. Бары Хәбнр бабай: _ — Ә сннен кайтканын юкка ничә ел сон инде, олан? Сигезенче ~ киттеме5 Яшьләр сигез елга сиксәнгә төрләнә алар! — дигәч кенә, ниһаять, ышанып һәм шаккатып: ** — Каяле-каяле, кил әле монда! —дип, Равилне янына чакырып 2 китереп, буйларын үлчәшеп карады. Гәүдәгә чандыр булса да, буйга > Искәндәр абыйсыннан һич ким түгел, хәтта берәр сантиметрга озынрак = та иде Равил. * — Вот этта да-аа-а!— диде абыйсы, исе китеп. Равилнен аркасын- з нан кагып куйды — Болан булгач, нәкъ атан буе икәнсең син, малай. * Ул миннән нәкъ менә шушылай, чак кына озынрак яде. Молодец! Зама- ш на авыр дип тормагансың, сер бирмәгәнсең, молодец! Кайтучының хәлен белергә жыелган авылдашлары таралышкач, абыйсы Равилне үз янына өстәл кырына дәшеп утыртты да: — Я. энем, акардиун уйнарга өйрәндеңме?—диде.— Кая, апкял әле дә уйнап күрсәт әле абыеңа! — Уйнавын уйный башлаганыем да... Равил шунда төртелеп торган арада әнисе кече яктан: — Менә, әйттемме мин сина, абыең кайткач ни дип жавап бирерсең дип!— диде. Аннары көрсенеп куйды да әйтте: — Ул әкәрдиун юк шул инде, наным Искәндәр, менә бу малай, укырга йөрергә кирәк дип. абый кайтса да ачуланмас әле дип. биләсәпиткә алмашты аны. — Вот этта да-а-а! — диде абыйсы икенче тапкыр. Әйбәт эшләмәгәнсең бит син. энекәш, дигән сыман итеп, Равилгә карап алды. Ләкин Равилнең бик уңайсыз хәлдә калганын күреп булса кирәк, ул хакта бүтән сорашып тормады.— Ә укуың ничек бара соң? — дип, сүзне икенчегә борып җибәрде. Равил әйбәт кенә укып килүен, эшләп укуын, шуңа аккордеонын да велосипедка алышырга мәжбүр булганын сөйләп бирде. Үз нәүбәтендә, Равил дә абыйсынын хәлләрен сорашып утырды. Гомере бетмәсә — яши икән адәм баласы. Сугышның иң соңгы көненә тикле фронтның гел алгы сызыгында булган Равилнең Искәндәр абыйсы. Ләкин пуля түгел, хәтта пуляның кыйпылчыгы да тимәгән үзенә. — Үзең дә хәтерли торгансыңдыр, энекәш,— дип сөйләде ул Равилгә,— Нәсиха җиңгәннең гүр иясе булганлыгын белгәч, мин ул чакта законный бирелгән ун көнлек отпускымны да тутырмыйча авылдан чыгып киттем. Чыгып киттем дә туп-туры фронтка, үзебезнең частька бардым. Бардым да, Нәсиха жингәң булмагач, бу дөньяның кызыгы калмады инде мина, үлсәм дә үкенечле түгел, үлсәм дә дошманнарны күбрәк үтереп үлнм, ичмаса, исән калган кешеләр рәхәтрәк яшәр, дип үзем теләп, иң куркыныч җирләргә разведкага йөрдем. Кайвакытларда дошман сизенеп алып, шундый ут өермәсе күтәреп ата башлый—яртышар көн бер урында башны да калкытмыйча ятарга туры килә. Ләкин барыбер заданнене үтәмичә кайтмый торган идек... Сугыш беткәч тә җиңел эш эзләп йөрмәгән Равилнең абыйсы. Ташый елгага кайтсам, һаман Нәсихам күз алдымда торыр, читтә, ичмаса, җиңелрәк булыр дип. фронтташ иптәшенә ияреп, Кемерово якларына юл тоткан. Анда ул шахтада эшли башлаган. Ә иптәше, үземне-үзем тереләтә җир астына күмәр хәлем юк, анда ятарга теге дөньяга баргач та җитештерербез әле дип, өстә эшләргә урнашкан. — Әмма шунысы гаҗәп булды,— диде Искәндәр абыйсы,— минем ул иптәш (Николай исемле рус егете иде) җир өстендә эшләсә дә, машинага тапталып, инде кырык җиденче елда ук вафат булды, ә мин менә, шөкер, җир астында булсам да, исән-сау әлегә. Бик шәп эшли, ахры, ул анда. Шулайдыр, шулай булмаса берсе- берсе яртышар метр озынлыгындагы «Казбек» папирослары гына тартмас һәм шул тикле бүләкләр алып кайтмас иде. Ә ул дөнья кадәр әйбер төяп кайткан лабаса! Атап әйткәндә, Равилнең әнисенә Орен- бур шәле, ике күлмәклек ситсы, бер бик һәйбәт көзге пальто алып кайткан иде. Ләкин болары Равилгә алып кайткан әйберләр белән чагыштырганда пүчтәк кенә иде әле. Аңа алып кайткан бер костюм гына да мең дә сигез йөз тора булып чыкты. Мең дә си-гез йөз! Әйтергә генә ансат ул. Тагын бер мең табып кушсаң — әйбәт кенә тана, ә тагын шуңа әзрәк өсти алсаң — бура кадәрле һәм егермешәр литр сөт бирә торган сыер алырга була лабаса аңа. Менә нәрсә дигән сүз ул мең дә сигез йөз! Шул костюм-чалбар янына тагын ап-ак ефәк күлмәкне, кап- кара галстукны һәм көзге шикелле йалк-йолк итеп торган капчкара ботинкаларны кушыгыз да үзегез исәпләп карагыз инде!.. Ләкин абыйсы биргән бүләкләрнең иң зурысы болар түгел, иң зу- рысы алдарак булган икән әле. Район начальникларының да күбесенә тәтеми торган теге затлы киемнәрне киеп, Равил сөенеченнән ни эшләргә дә белмичә ишекле- түрле йөри башлаган иде, Искәндәр абыйсы, кинәт аптырап китеп: — Карале, нигә болай бик нык аксыйсың әле син, егет? — дип сорап куйды. — Пүчтәк кенә ул, абый!—дигән булды Равил, сер бирмичә. Шулай да абыйсы җентекли башлагач, сәбәбен аңлатып бирергә туры килде. — Тәк!—дип куйды абыйсы һәм берәр минут чамасы уйланып утырды да: — Значит, эшең ни важный икән синең, парпн! — дип өстәде. Ул көнне шуннан башка бер сүз дә әйтмәде. Икенче көнне Равил йокыдан уянганда Искәндәр абыйсының урыны инде җыеп куелган, ә ул үзе каядыр киткән иде. Әллә шыпырт кына кире китеп барды микән, дип куркып та куйды Равил. Әмма алай булып чыкмады. Төш авышуга ук әйләнеп кайтты абыйсы, һәм ничек кенә кайтты әле! Равил моңарчы раймагта гына күргән һәм нужәли шушындый кыйбатлы әйберне сатып алырлык акчасы булган кешеләр бар икән бу дөньяда дип, шаккатып карап торган мотоциклга атланып кайтты аның абыйсы! һәм әйтте Равилгә: — Менә, энем, — диде,— сиңа апкайттым мин бу тырылдыкны! Башта сезгә сыер алып бирергә уйлаганыем. Ну, синең аягыңның бик нык эштән чыккан икәнен күргәч, шушыны алырга булдым. Моңарчы сыерсыз яшәгәнне, моннан соң да яшәп торырсыз әле. Ә менә ярты табан белән көн_ саен уналты чакрым җир йөрүләре, ай-һай! Укырга йөрергә бер генә ел калып бара бит инде, ничек тә түзәр идем әле, — диде Равил абыйсына.— Шушы мотоциклга түләгән ак- чины үзебез! ә ген.» биргән булсаң, без аны, саклан кына тотып, уи елга җиткерер идек. Мин укыган өчен түләргә дә, башкаларына да җигәр И le! Болей әйтүенең сәбәбе шул мотоцикл тикле мотоцикл акчасын кызганм.н ллн!.. • » кызганып тормас, жае чыккан «тагында исенә төшереп кунынм, иш унлаган иде ул Дерес чамалаган икән ♦ Абыйсы шундук кесәсеннән калын гына бумажннгын тартып чыгарды да — Тәк! Әйт әле миңа, унны укып бетергәнче сиңа күпме акча кирәк булачак?—дип сорады. — Сигезенче белән тугызынчыда укыган өчен мәктәп директоры түләп торгам иде. анысы өч нөз сум. Ә алдагы елда йөз илле сум кирәк булачак. — Значит, җәмгысы дүрт нөз дә илле тәңкә була инде ул! — диде абыйсы Шул да булдымы акча, дигән сыман, бик эре генә әйтеп куйды. Шундук бумажнигыннан алты данә йөзәрлекне тартып чыгарды да — Мә. энем, түләвеңне түләргә дә, уку әсбаплары алырга да җитәргә тиеш бу сиңа! — дип. шулармын барысын да Равилгә сузды. Кинәт килео чыккан шатлыктан кешенең йөрәге ярылган очраклар була икән дип ипзежәме бар иде Равилнең. Әмма үз гомерендә гел кимсенеп. гел мохтаҗлыкта гына яшәгәнгә һәм зур шатлыкның нәрсә икә нен бөтенләй татып караганы булмагангадыр, ул сүзләргә бик үк ыизнып җитми иде. Ә менә бүген шулай булу мөмкин икәнлегенә тулысымча ышанды. Алдан бүләк иткән әйберләре өстенә абыйсы шытырдап торган алты йөз сум акча да чыгарып биргәч, үзенең дә йөрәге чак кына ярылмыйча калды анык, һәм ул. сулуы кабынып, беркавым тәмам мсезләнеп торды. Тик шуннан ары гына: — Ну бәхетле дә кеше инде син, абый!—диде. — Кесә тутырып акча йөртәсең бит. ә?! — Эй. энем-энем! — диде абыйсы, тирән итеп көрсенеп куеп. — Буең минеке хәтле булса да, бала шул әле син. Кулына уч тутырып акча кереп карамаганга гына шулай тоела ул сиңа. Ә мин менә, әгәр хәзер Нәсмха җиңгәнне терелтәбез дисәләр, бер тиен акчасыз калырга да биш куллап риза булыр идем. И бу җир шарында миннән дә бәхетле кеше булмас иде' Шүшыларны әйткән чагында абыйсының күңеле тулып китте. — Җиңгине мәнге кайтарып булмаячак бит инде, абый. Нигә бүтән кешегә өйләнмисен соң син? — диде Равил. Абыйсын өйләндерәсе килүдән бигрәк, аның бу мәсьәләгә карата уй-фикерләрен белергә теләде. — Эй. энекәш, — диде абыйсы, байтак дәшми торгач. — өйләнү белән генә эш бетә торган булса икән ул! Өйләнеп тә, аерылышып та карады инде бу абыең. Мужыт тагын өйләнергә туры килер әле. Ну... Нәсиха жиигән юк инде ул, юк! Равил аны авыр хисләреннән коткарырга теләп — Әйдәде, абын, мотоциклга утыртып, бер генә тапкыр булса да урам әйләндереп алып кайт әле мине? — диде. 30 Менә кайда икән ул дөньяның рәхәтлеге! Уң як рульдәге резина тотканы бару унаена таба чак кына бора төштеңме, мотоцикл шундук алга ыргылып куя. Бернинди көч сарыф итәсе түгел! Ә җил Равилнең битләрен шул тикле йомшак итеп иркәли — тизлекне арттырганнан- арттырасы гына килеп тора. Күкелдә алга омтылу ләззәтеннән башка бернинди уй юк Мотоцикл бер урында тик кенә тора, аның көпчәкләре астына жир үзе шуып кереп барадыр шикелле. В \ ь Ы ПФ II ' ₽ л л I! II ф ӘГӘР СИН ЕУЛМАСАҢ... Абыйсы, күрсәтеп-өйрәтеп байтак йөргәч, Равилгә мотоциклны мөстәкыйль рәвештә йөртеп карарга кушты. Башта 'берничә тапкыр моторы сүнеп киткәләсә дә, Равил мотоциклның рәтенә хәйран тиз төшенеп алды һәм, авыл эчендә борыла-сырыла йөргәнче, кырда иркенрәк булыр дип, басу капкасыннан чыгып китте. Кырга чыккач, тизлекне тагын да арттыра төшеп, ул инде Чүкәйгә бара торган юл өстендәге таныш урман буена килеп тә җиткән иде. Борылыргамы-юкмы дип икеләнеп барган арада ул урманны да үтеп китте. Җилпи генә мотоцикл җаный! Хәзер тавышы да баягы кебек ямьсез түгел, матур гына, гөрелдәп кенә бара! Рәхәт күрәселәре алда бит әле Равил абзагызнын! Моннан ары көн дә шушы мотоцикл белән генә элдертәчәк ич ул, боерган булса! Әле ярый, абыйсы сыер алмаган. Сыерга атланып йөрер идеңмени?.. «Туктале, кая барасың соң син болай?—диде Равил үз- үзенә, һаман Чүкәйгә таба баруына исе китеп. — Күптән борылырга вакыт ич инде сиңа! Басу капкасы төбендә абыең көтеп калды бит сине, малай актыгы!» һәм шул минуттан башлап ул икегә бүленде. «Чүкәй күренгәнче генә барыйм инде!—диде аңа икенче Равил. — Ә абыеңа берни дә булмас. Саф һава сулый торыр. Авыл һавасын сагынып кайттым ди бит». Әнә шулай үз-үзе белән бәхәсләшә-бәхәсләшә, Чүкәйгә дә барып керде, мәктәп турына да җитте. Мәктәп тирәсендә Рухия очрамасмы дип өметләнгән иде Равил. Ләкин Рухияне түгел, гомумән, беркемне дә күрмәде ул анда. «Ярый, исән булсак бер күрешербез әле без ул чибәр белән. Ике күзен дүрт итәрбез әле без аның!» дип, үзен-үзе юатып, Равил мотоциклын кайтыр якка борды. Ләкин мотоциклы «бик үҗәт нәрсә» булып чыкты аның: мәктәп турыннан үтеп, ике-өч метр китәргә дә өлгермәде, Равилне кирегә борып алды да, чатырдаттырып, мәктәп ихатасындагы интернат ишеге төбенә китереп тә куйды. Интернат кызлары өйдә булганнар икән. Башта ачык тәрәзәдән башларын тыгып карадылар, аннары Равилне танып алып, ду кубып, кайсы ишектән, кайсы тәрәзәдән чыгып, кемнеке бу мотоцикл, нишләп йөрисең болай вакытсыз, нигә иртән дәрескә килмәдең? диешеп, төрлесе төрле яктан сорау яудырырга тотындылар. Равил аларга, бик тә- жел эш килеп чыкты, шуңа бүген укырга килә алмадым, ә иртәгә иртүк киләм, дип кыска гына җавап бирде дә, шаккатып карап торган Таняга мөрәҗәгать итеп: — Нигәдер кайберләрегезне күрмим әле мин монда? — диде. Таня, хәйләкәр кыз, Равилнең тел төбен шундук аңлап алды һәм, бүтәннәр дә ишетсен өчен юри кычкырып: — Сез, әлбәттә, Басыйрованы күз алдыгызда тотып сорыйсыз инде моны! Ул бүген, кызганычка каршы, Укмаска кайтып китте шул, Равил әфәнде. Әтисе килеп алды, — диде. Равилгә хәзер мәктәп ишегалдын тавышка күмеп, әллә кемнәрнең игътибарын җәлеп итеп торудан мәгънә юк иде. һәм ул мотоциклын шатырдаттырып, мәктәп ихатасыннан чыгып та китте. Очып кына Укмаска барып керергә дә, иртәгә биреп җибәрелгән өй эшләрен язып куярга онытканмын, шуларны гына әйтче, дигән булып Рухияне күреп кайтырга иде егетнең нияте. Әгәр җае чыкса, дәресләрен шунда Рухия белән бергәләп әзерләп кайтырга да исәбе юк түгел иде. Ләкин... 31 Ашыккан ашка пешкән, дигәннәре дөрестер, ахрысы. Чүкәй күперенә килеп кергәч, күпер бүрәнәләре өстендә мотоциклның көпчәкләре бик каты дыңгырдаша башлады да Равилнең кулы рульдән ычкынып китте. Шунда, газ бирә алмыйча калып, моторы сүнде. «Чукынды болай булгач! Кабызып кына булса ярар иде!» һаман шул Рухия турында хыялланып килгәнлектән, күпергә кергәнен сизми дә калуына үзен-үзе орышып. Равил кабызу рычагына басарга тотынды. Биш басты, ун басты, егерме басты, әмма мотор кабынырга уйламады да. Тагын бик күп мәртәбәләр басып каран та эш чыкмагач, ватылган, ахрысы, дип, тәмам вметен өзеп. күпер буена барып ауды. Рәтләп йертә белмәгән көе тинтәкләнеп шушы Чүкәйгә тикле килгәне өчен, тагын үзен битәрләргә тотынды Тик ана карап кына моторы барыбер кабынмады. Хәзер аны сөйрәп Чүкәйгә илтеп берәрсендә калдырып торырга да соңыннан Искәндәр эбыйсы белән бергәләп килеп, төзәтеп алып кайту чарасын күрергә кирәк нде Жансыз калгач иләмсез нык авыраеп киткән мотоциклын җитәкләп, Чүкәйгә таба бара башлаган иде — артыннан бер атлы куып жнтте. Равилгә таныш кеше — бу якларда төбәк милиционеры булып эшләүче. Баткаклы авылыныкы Сахнп абый нде ул. Сахип абый Равилне узып китеп атын туктатты да. арбасыннан төшеп, каршына чыкты. Кул ишарәсе белән Равилгә туктарга кушып, иненә аскан сумкасыннан кәгазь белән карандаш чыгарды — Яле. парнн, исем-фамилнянне язып алыйк әле! Түлке, матри, дөресен генә әйт! Алдашсаң, үзеңә кыен булачак. — Ә нигә язып куймакчы буласыз сез аны, Сахнп абый? Милиционерның йөзенә мыскыллы елмаю бәреп чыкты: — Әһә!—диде ул, эчке бер канәгатьлек белән.—Син минем исемне дә беләсең икән инде5 Кайда туры килгәнен барие синең миңа? Кайда танышканыек икән без синең белән? Мин нишләптер хәтерләмим! — Хәтерләмәвегез бер дә гажәп түгел, Сахил абый: биш авылга бер генә кеше бит сез. Ә минем ншеләр сезнең төбәккә керә торган һәр авылда тулып ята. — Карап-кэрап торам да, син, малай актыгы, артыгын күп сөйләргә өйрәнгәнсең бит! Син мина, матри, әкият сатма, сораганга жавап бир! Фамилияң дим мин аша? — Фамилиям — Нәжметдинов. исемем — Равил. — Кайсы авылдан буласың? — Ташый елганыкы. Милиционер, әллә ялгыш күрәмме диптер, ахрысы, соры күзләрен ачыла алганча зур итеп ачып. Равилгә бөтенләй якын ук килеп карап торды да: — Син. малай актыгы, кемне алдаганыңны беләсеңме?—диде.— Учаскавай милиционер, өлкән сержант Сахип Каюмычның үзе каршында басып торуыңны беләсеңме син? — Белмәсәм, исемегезне әйтә алыр идеммени? — Белеп ялганласаң—бик шәп! Ә хәзер, давай, машина йөртү пра- ванны чыгар әле! — Анысы нәрсә инде тагын. Сахип абый? — диде Равил, моңарчы шактый иркен сөйләшсә дә. хәзер куркуга төшеп. — Әһә'—диде участковый, рәхәтләнеп көлеп җибәреп. — Әһә! Ул машина йөртү правасын да белми! Ә үзе мотоцикл сөйрәп йөргән була! — Минем мотоцикл түгел бу. Сахип абый. — диде Равил, шушы тырылдыкны йертер өчен дә укырга кирәк икәнлегенә аптырап. — Ә мин анын синеке булмаганын әллә кайдан күреп торам! Шуңа туктаттым да инде. Син мина туп-туры гына әйтеп бир: кайдан челдер- деи син моны? Номерын кайда ташлап калдырдың? —< Минем үземнеке бу, Сахип абый. Әле менә бүген генә абый рай- магган сатып алып кайтты. — Ничек ул алай үзекнеке? Әле генә минеке түгел дидең бит! Ә абыең кем синең? —диде теге, һаман Равилгә шикләнеп карап. 8 н буена, узган елдам калтай я>ры «уралар. әремнәр арасына ышыгайтып куел, Рухияне ♦ шунта утырып кына кетен торырга булды. Сабыр тебе - сары алтын, ди. Кайчакта әнә шулай кышсызрак, сэбыррэх булу да бик ярап куя нкән! Әгәр Укмас авылының басу капкасы тибендә тукталып торма! ан булса, үзе өчен бик мөһим бер очрашудан коры каласы икән. ’ Равил килеп туктаганга биш минут та үтмәгәндер, Рухиянең гадәтенчә искиткеч матур атлап, урам буйлап бирегә — басу капкасына таба кв - - (ычыннан тыннары кысылып куйды Равил нең. Кыз якынайган саен йөрәге ешрак тибәргә тотынды Менә хәзер ул капка төбенә килеп җитәчәк. Ә Равил йомылып кына каршына чыгып басып аны UI.Iм мнн сине бу юлга. = Ну. икенче мәртәбә шундый эшеңне сизсәм — беттең. Ишеттеңме? — Чукрак түгел лә мин! — диде Эшләпә, ниһаять, телгә килеп. о — Ишетсәң —бик шәп! Ә хәзер, дзвай, исән чакта ычкын моннан! р абый( ы Фәй * рүзәжингәесн үзе белән Кежеровша алып китте. Искәндәр абыйсы Нәсих а җиңгәсеннән сон ике тапкыр өйләнеп карап q та алары белән яши алмагач, монысы белән ничек булыр икән инде дип, £ Равил ба Ф 1 >сг өчен HI.IKIUH борчылып iiopi >ц ц;11- Ь ■ чылырга \рыны да бар нде Авылларыннан киткән чакта җиңгәсе, Ра- “ внлнен «әннсе янына кече якка кереп — Китүен кнтәм инде. Мәгъсүмә апа. ну, башларымның ниләр күрә- £ сен бер алла гына белә' Прсндәтель булып йөреп, ирдәүкәгә әйләнеп £ бетә язганмын ләбаса хатын-кыз эшеннән кулларым бөтенләй биз- ® ♦ Куанычка каршы. Равилнең дә. җиңгәсенең дә шикләнүләре бушка = чыкты. Искәндәр абыйсы белән Фәйрүзә җиңгәсе әле хәзер дә, унҗиде яшьлек гашыйклардай, бер-берсенен күзләренә генә карашып торалар! п Ике кызлары, бер малайлары бар Кечесе, малайлары, киләсе елда £ унынчыны бетерергә тнеш. Ә бер кызлары техникум тәмамлап заводта Z эшли һәм үзе дә бала апасы инде. Уртанчылары Казан университеты- = нын биология факультетында укый... е Ә менә Равилнең бәхетле көннәре озакка бармады. Имтиханнарын тапшырып чы \ хөрмәтенә әнисе Рухияне башта Ленинградка алып китте дә шунда алар туганнарында айга якын торып кайттылар. Аннары, рәхәтләнеп. Агыйделдә су коенып, ял итеп, унынчыда укыр өчен көч җыеп кайгырсын дип, кызны Башкортстанның Илеш районындагы Аю авылына әбиләренә (кызның әниләренә) озаттылар Менә шуннан соң Равилнең бөтен дөньясы бушап калды Аны сагыш, моң басты. Күңеле гел нидер көтте, тынгысызланды. Җитмәсә тагын, Рухия Башкортстанга киткәндә, әйдә, үзебезнең түземлегебезне сынап, укулар башланганчы хат та язышмыйча, очрашмыйча да торып карыйк әле, дип сөйләшкәннәр иде. Сөйләшүе җиңел булса да, хәбәрләшмичә торулары бик читен булды аңа! Ниһаять, Равил түземсезлек белән көткән сентябрь ае килеп җитте. Укулар башланды. Тик бу хәл дә Равилгә куаныч китермәде. Унынчы класста үзеңне дә укытырга туры килмәсен әле, дип. теге чакта Эшләпә Рухиягә чынлап әйткән булган икән. Сигез-тугыз-унынчы классларны математикадан шул Эшләпә укыта башлады, ә Сөләйман Габдулловичны. институт белеме булмаганлыктан, биш-җвденче классларны укытырга калдырдылар. Равил хәзер тешен кысып булса да, Эшләпәгә Рәмзи Гарипович дип эндәшергә мәҗбүр иде. Узган язда булган хәлләр өчен мина көн күрсәтәчәк түгел инде бу адәм, дип башта яхшы ух шиккә калган иде Равил. Ләкин Эшләпә Равил уйлаганга караганда’ акыллырак булып чыкты: аны күрәләтә рәнҗетеп интектермәде. Дөрес, килгән шәпкә бер-ике мәртәбә һичнинди хатасыз эшләнгән контроль эшләренә «3»ле куеп, кимсетергә чамалап караган иде каравын Әмма, бу гаделсезлеккә ачуы чыгып, Равил аннан нигә шундый түбән билгеләр куюының сәбәбен аңлатуны таләп итә башлагач, һәм теге1»ең әйтер сүзе булмагач, теләмәсә дә «5»ле куярга мәҗбүр була башлады. Ләкин ул кеше Чүкәйгә килеп эшли башлаган сәгатьтән алып Равилнең бәхетле, якты көннәрен кара болыт, баскан иде инде. Шуның өстенә тагын үзләрен укыта башлагач, Рәмзи Гарипович та, Рәмзи Гарипович дип. Рухия дә аның тирәсендә кирәгеннән артык сырпаланырга тотынды. Ә Равилгә карата, киресенчә, суыныбрак китте. Хәтта мотоциклына да утырмый башлады. Очрашырга кирәк һәм мөмкин булган чакларда да ничектер читләшә, кемнәндер шикләнгән сыман итенә иде ул. Әйбәт кенә сөйләшеп торган чакларында да, Рәмзи килеп чыкса, әллә нишләп каушап кала иде. Аның болай кылануы, әлбәттә, Равил файдасына түгел, киресенчә, Рәмзи тегермәненә су кою иде. «Рәмзи тинтәк кеше түгел, барысын да күреп тора. Берәр вакыт әйбәт кенә итеп мине дә каптырыр әле бу имансыз», дип шикләнгән иде Равил. Чыннан да каптырды ул аны. һей, ничек оста итеп каптырды әле! 35 Башыннан ук рәте булмады ул көннең. Башта мотоциклы кабынмыйча интектерде. Аның рәтенә төшенгәләгәнче тугызынчы ярты булды. Ә тугызда имтихан — математика буенча чыгарылыш имтиханы башланырга тиеш иде. Ләкин монысы әллә ни куркыныч түгел иде әле. Дәресләр башланырга унбиш минут кала юлга чыгып та соңгармыйча барып җиткән чаклары була торган иде Равилнең. Әмма кисәк исә башлаган жил әллә кайдан гына кап-кара болытлар куып китерде дә, Равил басу капкаларыннан чыгуга, юл тузанын багана итеп бөтереп, бик шәп бер «пәри туе» ясап алды. Шуның артыннан ук коеп яңгыр яварга тотынды. Ничек кенә ашыкса да, Равил мотоциклын артык куа алмый, салкын һәм эре яңгыр тамчылары битенә шул тикле нык килеп бәрелә — өтеп-өтеп алгандай авырттыра иде. Шул ук вакытта бик үк акрынларга да ярамый, юлны жебетеп өлгергәнче ничек тә мәктәпкә барып җитәргә, ничок тә имтиханга элгәшергә кирәк иде аңа. Равил барыбер вакытында барып җитә алмады. Бөтен өс-башы манма су булып, мотоциклыннан чәчрәгән пычракка буялып мәктәпкә килеп җиткәндә имтиханнар башланган иде инде. Равил класслары ишеген ачып керергә рөхсәт сораганда, Рәмзи имтиханга килгән мәсьәлә һәм мисалларның беренче вариантын кара тактага язып бетереп, икенче вариантын язарга керешкән, ике имтихан комиссиясе члены парта араларында йөри, ә алыптай дәү гәүдәле бер ир — ронодан килгән инспектор булса кирәк —классның бер тәрәзәсен бөтенләй диярлек каплап, тәрәзә буенда басып тора иде. Равил юеш костюмын салып класс стенасындагы элгечкә элеп кунды да, партасына барып утырып, беренче варианттагы мәсьәләләрне чишәргә тотынды. Бик ансат мәсьәлә булып чыкты ул. Рәмзи дәрескә кергән саен искәртеп-өркетеп килгән «безнең дәреслекләрдәгегә караганда бик күпкә катлаулырак имтихан мәсьәләләре»нә һич тә охшамаган иде. Мисаллары да бик җиңел, унынчы класс дәреслекләрендәге мисаллардан бернинди аермалары юк иде. Буйга класстагы барлык укучылардан озынрак булганга, башкаларга да комачауламассың, үзеңә дә иркенрәк булыр дип, Суфия апа көздән үк Равилне иң арттагы партага ялгызын утырткан иде. Шунлыктан вариантлы контроль эшләр эшләгәндә аңа укытучы кайсы вариантта- гысын кушса, шунысын эшләргә туры килә торган иде. Бу юлы Рәмзи әллә онытты, әллә исендә булып та берәр төрле мәкер белән юри онытканга салышты — Равилгә кайсы вариантны алырга икәнен әйтмәде. Менә шуңа күрә Равил, туктале, нигә теге вариантны алмадың, дип бәйләнә башласа, авыз ачып калмас өчен, монысын да эшләп карыйм дип, мкенче варианттагы мәсьәлә һәм мисалларны да чишәргә кереште. Алары беренче варнанттагыларга караганда да җиңелрәк тоелды, тизрәк эшләнде. Хәзер инде куркыныч түгел, хәзер авыз тутырып сорау бирергә дә була иде Ул, әйтәсе сүзе барын белдереп, кулын күтәрде — Нәрсә анда синен?— диде инспектор. Равилнең кулын Рәмзидән — Мин каАсы вариантны эшләргә икән дип сорамакчы идем. Инспектор, әле син һаман эшкә тотынмыйча утырасыңмыни, дигән j сыман итеп, күзләрен зурайтып, иңбашларын сикертеп кунды да: % — Жанын теләгәнен сайла да җебеп утырмыйча гына эшкә тотын. * Имтихан вакытының яртысы үтеп бара бмт инде! — диде Ләкин Рәмзи, мөгаен. Рухия варианты эләкмәсен диптер: — Гафу итегез, Нәҗип Фазлыеч, ул икенче вариантны эшләргә 5 тиеш! — дңде. а. — Пажалысты. анысы сезнең ихтыярда, — диде инспектор, берсүзсез 2 риза булып. Аннары Равилне кисәтеп куйды — Әй, син, бөдрә чәч, ишет- тенме анда укытучы абыең әйткәнне? * — Ишеттем' — диде Равил һәм эченнән генә уйлап куйды: «Иште- ~ гез инде ишәк чумарын. Мина беренче вариант ни дә, икенчесе ни: икесен дә эшләп куйдым ич инде мин аларның!» һәм ул караламада ч эшләгән эшен акка күчерә башлады. £ Рухия аннан бер парта аша алда утыра. Күрәсең, мәсьәләсен чишә > алмыйчадыр, гел кыбырсый, артына әйләнеп, сорау тулы күзләрен мөл- = дерәтеп. Равилгә карангалый иде ул. Кызның ярдәм көтүен бик я.хшы - сизенә иде Равил Ләкин сонгы вакытларда Рухия Рәмзи тирәсендә ча- 3 мадан тыш куштанланып йөргәнгә, Равилнең аңа хәтере калган иде * шул. Шуңа \л тегенең ялварулы карашын күрмәмешкә салышыбрак * утыра иде. Менә шул чакта Рухия тагын бер тапкыр тиз генә Равилгә борылды да анын турына идәнгә түгәрәк итеп йомарланган кәгазь ташлады һәм, күзен кысып, шуны алырга кушты. Хәзер инде күрмәмешкә салышып утыру килешми иде. Кешенең язмышы кыл өстеидә торган чагында үпкә саклап тору егет кеше эше түгел бит нңде! Нәрсә язды икән, дип Равил Рухиянең кәгазен алмакчы булып иелгән генә тде, инспектор анц шундук күреп алды да: — Әй. син. тик кенә утыр анда!—дип кычкырды. Шулай да Равил язуны эләктереп өлгергән иде инде. Инспекторның азрак тынычланып, карашын бүтән укучыларга юнәлткәнен генә көтте дә укый башлады. «Равил абый! Миндә беренче вариант. Ә теге имансыз сиңа юри икенчене бирде. Миңа ярдәм итәрсең дип курыкты булса кирәк. Мин бу мәсьәләне мәңге чишә алачак түгел: башым бөтенләй эшләми бүген. Бөтен ышаныч синдә. Син коткармасаң — үләм! Рухия», — дил язылган иде анда. Кыз бала шулай итеп ялынгач, апа ярдәм итми буламы соң инде? Мәсьәләсе дә эшләп куелган бит аның. Тик менә ничек итеп, инспектор белән Рәмзигә сиздермичә генә, Рухиягә тапшырырга соң аны?.. Равил беренче вариант мәсьәләсен чишкән кәгазьне Рухиянең аягы янына барып төшәрлек итеп кенә ташлавы булды, инспектор тагын сизенеп алды һәм бу юлы аеруча каты итеп: — Син нәрсә анда, күкәен сала алмаган тавык шикелле кыбырсып утырасың? Имтиханнан куып чыгарганны көтәсеңмени?—дип кычкырды. Тапшырасы әйберсе инде тапшырылган, шулай булгач, Равилгә теге агайның кисәтүен һәм хаклы рәвештә кисәтүен, дәшми-тынмый гына үткәреп җибәрергә кирәк иде, әлбәттә, һәрхәлдә. Равил менә хәзер, кырык яшьлек акылы белән шулай дип саный. Ләкин ул чакта Равил яшь иде, тәҗрибәсез иде һәм, барыннан да элек, башы-аягы белән гашыйк, шуңа бик гарьчел иде. Ничек инде ул бөтен класс алдында, класстан да' бигрәк сөйгән кызы һәм шул кызны үзенә каратырга тырышып йөри торган көндәше — Рәмзи каршында, мыскыл ителүгә түзеп торсын?! — Ә сез шулай тавыклар йомырка салганны да тикшереп йөрисезмени әле, агай?—диде Равил, алдын-артын күп уйлап тормастан. Бу юлы, мөгаен, инспектор агайга сабырлык 'күрсәтергә кирәк булгандыр. Әмма ул да тыелып кала алмады. Аның башта муены кызарып чыкты, аннары ул нервланып, ыжгырып Равил янына килде дә, таудай зур гәүдәсенә һич ятышмый торган нечкә тавыш белән: — Нәрсә дидең әле син, тәрбиясез? Яле-яле, кабатла әле бер шул сүзләреңне, безобразник!—дип җикеренергә тотынды. Ә менә монысында инде Равилгә телен тешләп калырга кирәк иде. Бер әйткән — җиткән иде. Инспектор агайның кабатларга кушуы үзен- үзе белештермичәрәк килеп чыгуын, яшь булса да, чамаларга тиеш иде Равил. Әмма, күрәчәге булгангадыр инде, тыелып кала алмады шул. Тотты да тагын бер кат, бу юлы аеруча нык итеп: — «Сез соң мәктәпләрне генә түгел, тавыклар йомырка салганны да тикшереп йөрисезмени?» дип әйттем мин сезгә, Нәҗип Фазлыеч! — диде. Барысы да бик тырышып мәсьәлә чишеп утырганлыктан, беренчесендә Равилнең сүзләренә классташлары бөтенләй игътибар итмәгән иде. Ә менә инспектор агай тузынып китеп, яңадан кабатлаттыргач, барысы да башларын калкыттылар һәм прых-пры.х көлешергә тотындылар. Әнә шунда Равилнең уена да килмәгән коточкыч бер хәл булды: инспекторның башта күзләре калайланды, аннары бөтен гәүдәсе калтырана башлады, һәм ул, бик хәтәр җикеренеп: — Ах, син, идиот!—дип, Равилгә кизәнгән жщреннән кинәт кенә телсез калды да, бума хастасы тота башлап, идәнгә ауды. Беркавым нишләргә дә белмичә торганнан ары Рәмзи Килдеков Әнәсне һәм тагын ике тазарак малайны дәшеп китерде дә инспекторны күтәреп укытучылар бүлмәсенә кертергә кушты. Тегеләрнең өчесенә генә авырга килүен күреп, Равил дә ярдәм итмәкче булган иде, ләкин Рәмзи рөхсәт бирмәде. Күзенең агын әйләндереп карады да: — Марш класстан! Эзең дә булмасын монда бүтән!—дип кычкырды. Мондый хәлдә карышып торудан мәгънә юк иде, әлбәттә. Равил имтихан мәсьәләсенең караламасын укытучы өстәленә куйды да класстай чыгып китәргә мәҗбүр булды. Имтихан комиссиясе членнары — география укытучысы белән инглиз теле укытучысы — Равилгә кызганулы караш ташлап калсалар да, аны яклап бер сүз дә әйтмәделәр. 36 Хәнифә Вәлиулловна мәктәптә булган булса, Равил бу мәсьәләне болай гына калдырмас иде, әлбәттә. Ләкин ул көнне Хәнифә Вәлиулловна юк иде шул. Имтихан комиссиясе члены итеп бүтән мәктәпкә җибәргәннәр иде аны. Ә укыту бүлеге мөдире Наталья Георгиевна белән сөйләшүнең файдасы булмасын алдан ук белеп тора иде ул. Үзе искиткеч гадел, кешелекле булса да, йомшак холыклы ул Наталья Георгиевна. Мондый зур мәсьәләләрне түгел, бик кечкенәләрен дә үзе генә хәл итәргә тәвәккәллеге җитми аның. Аннары тагын ул көнне Наталья Георгиевна үзе дә унынчы «а»да имтиханда утыра иде. Шуңа күрә Равил аның белән бөтенләй сөйләшеп тормады. Пычракка батып беткән мотоциклын сөйрәп, авылларына кайтырга чыкты. Яңгыр инде туктаган. Кинәт кенә килгән җәйге болытлар кинәт кенә үтеп тә киткән һәм ялтырап кояш чыккан иде. Юллар инде сирки башласа да. әле тайгак, мотоциклга \ гырып кайтырга мөмкин түгел иде Чүкәй күперен чыгып, әрәмәлек буеннан бара башлагач. Равилнең күңеленә, туктале. бу мотоциклны сөйрәп йөргәнче, юллар кибеп жпт- кәнне көтеп торсам. у «е мине удыртып алып кайтачак бит. дигән фикер килде, һәм ул инде чабып алырлык А\лып килә iopi.ni win исле, чәчәк* л ле үләннәр арасы ia керде дә су тылын ятты * К “ ■ 1рык тугызынчы елның октябрендә Ранил Чүкәй ур- х мән ы буемда яткан вакыттагыча биек Һәм чипа иш Лерма тик шунда ь тын.» ул чякт өрәңге һәм »лмә яфракларына алтын йөгертел- s тән. кырлар бушап калган, үләннәр чабып алынган, кыскасы, табигать- > аен кышкы йокыга әзерләнә башлаган чоры иде. Ә хәзер игеннәрнең “ . үләннәрнең шах чәчәккә күмс.пән. бал кортлары- иын цпл чәч. ж ■ •. •. ,»н бал жыя торын ч.пы Табш.1 ri.iivn иң xoiyp, нң - чмьле вакыты Тереклек ияләренең яшәү һәм үсү чоры Башка елларда 2 мондый көннәрДВ Рлаилигң ДӘ куш ле ш.н хыяллары ямы була, ул да • ten. дөньяның матурлыгына куанып йөри юр I ♦ ген. киреегнч... дөньяның шушылай матурлыгы аның болан да моңлы. = болай да борлыккан күңелен тагын да моңландырып жибәрдс. һәм ул, - теге елгы сентябрь көнен исенә төшереп, шул көнне сагынып ң — Их. янадан кайтарып булса икән шуны! — дип, йодрыкларын кысып, уфтанып куйды. Ләкин шул уфтанудан башка берни дә эшләп булмый, — үткәнне - кире кайтару мөмкин ту гел иде. Шунлыктан ул сабыр гына юл (кипкәнне е көтел утырырга мәжбүр иде Хәер, юлның юеш булуы ана бер сылтау Е гына иде ул чакта. Рухияне көтү өчен уйлап чыгарылган бер сәбәп кенә * я ае ул. Ә Рухия ул көнне, һичшиксез, Укмаока кайтырга тиеш иде. ф ваши кайта торган яде Ни • б< »не ташлап йөрисен, дип. Таня белән Вәсимә үпкәлиләр дигән булып, быел Рухяя нигәдер Равилнең мотоциклына утырмый, иптәш кызлары белән жәяүләа кенә йөри башлаган иде. Таня белән Вәсимә ул көнне икәү генә кайтырга чыкканнар иде. Кызлар. Равилне күреп, йөгерешеп килеп життеләр дә, нишләдең син, Нәжметдинов. нигә инспекторга каршы әйттең, дип сорашырга тотындылар. Бу минутларда Равилнең кайгысы аларда түгел иде. — Бүтән хәсрәтегез булмаса. минем өчен кайгырмагыз, яме! — дип кырт кисте дә — Басынрова ник калды? Әллә кайтмыймы ул бүген? — дип сорады. Мәсьәләне Таня аңлатып бирде. — Нәжметдиновны имтиханнан дөрес куып чыгармадылар, инспектор йөрәк авырулы булганга ул гаепле түгел бит, дип сезне яклап Хәлифә Вәлиулловна белән сөйләшеп карарга калды ул, Равил әфәнде! — Кырыр инде кырчыйнныкын! — диде Равил, директорның бөтенләй башка авылда икәнлеген исенә төшереп. — Анысын Басыйрованың үзенә әйтерсез инде, Равил әфәнде! — диде Таня —Ә хәзер, әйдәгез, кайсыбызны булса да беребезне мотоциклыгызга утыртып алып кайтыгыз әле? — Кайтырлык булса, күптән кайтып киткән булыр идем инде мин, шул кайтып булмаганга ятам да инде —пычрак бит! —дигән булды Равил. Юллар кибеп өлгергән, рәхәтләнеп кайтырга мөмкин булса да, Рухияне көтеп калды. Рухня кояш баер алдыннан гына күренде. Ләкин ул ялгыз гына түгел, әлеге кипкән балык —Рәмзи белән кайтып килә иде. Әһә, менә эшләр кая таба бара икән, туктале. ни сөйләшеп киләләр икән, тыңлап карыйк әле. дип, Равил мотоциклын куаклар арасынарак шыгайтып кунды да. тал арасына посып, тегеләрнең якынаюын көтә башлады. Алар, әлбәттә, Равил турында сөйләшәләр инде. — Шул юләр Нәҗметдиновны яклап бүтән берәр укучы Хәнифә Вәлиулловнаны эзләп йөргән булса, ул тикле үк гаҗәпләнмәс тә идем,— дип сөйләп килә иде Рәмзи кызга. — Беркатлы авыл балалары чыннан да яраталар аны. Алар арасында дәрәҗәсе бар ул малайның. Ләкин менә шул авыл балалары да дәшми калганда синең өтәләнеп йөрүең просто аңлашылмый миңа, Рухия! — Юк, бу очракта мин һич тә килешә алмыйм синең белән, Рәмзи Гарипович!— диде кыз аңа. — Сез бүген Нәҗметдиновны дөрес куып чыгармадыгыз. Аның гаебе юк иде бит! Инспекторга җавап кына биргән иде бит ул. Анда да әле усаллык белән түгел, ялгышлык белән генә каршы әйтеп ычкындырган иде ул аңа. — Ә син аның ялгыш булганын кайдан белдең әле? — Өч ел бергә укыйбыз ич инде без Нәҗметдинов белән. Өч елда түгел, өч айда да кемнең кем икәнен чамаларга була. Юк, Нәҗметдинов инспектор тикле инспекторны түгел, үз иптәшләрен дә урынсызга кимсетә торган укучы түгел ул! — Син әле дөньяны аңламыйсың, Рухия, яшьлегеңә барасың! Ә дөнья да, кешеләр дә син уйлаганнан күп мәртәбә катлаулырак! — Анысына мин каршы түгел, Рәмзи Гарипович. Әмма менә бу конкрет очракта мин сезне һич тә хаклы дип саный алмыйм! — Син һаман балалыгыңа барасың, Рухия. — Ярый, анысы шулай да булсын, ди. Ә Нәҗметдиновка мәсьәләсенең караламасы буенча билге куярга мөмкиндер бит. — Булмый шул алай. Аның караламасының очына шайтан үзе дә чыгарлык түгел! — Ә мин чыктым бит әле! — Ничек инде ул «мин чыктым?» — Дөресен әйтсәм, ачуланмассызмы, Рәмзи Гарипович? — Ачулана ала торган булсам, әллә кайчан ачуланырга тиеш идем инде мин сина, Рухия. Ачулана алмыйм шул. Яратам мин сине, Рухия! Син шуны үзең дә бик яхшы беләсең һәм, һаман уенга алган булып, минем өстән көлеп йөрисең. Мин бит сине... — Кирәкми, Рәмзи Гарипович! Бүтән ул турыда сөйләшмәскә вәгъдә биргән идегез бит инде! — диде Рухия, тегенең сүзен бүлеп,— Беләсезме, бүгенге мәсьәләләрне Нәҗметдинов чишеп бирде бит мина, Рәмзи Гарипович! Мин үзем үлсәм дә чишә алмый идем аларны. — Ах, менә нәрсә өчен яклап киләсең икән әле син аны! Менә ни өчен директорга кадәр барып җиткәнсең икән! Кая әле, шуның өчен... Шулай диде дә Рәмзи Рухияне кочаклап, чупылдатып үбеп тә алды. Шунысы бик гаҗәп тоелды Равилгә: Рәмзи үпкәч, Рухия бөтенләй диярлек үпкәләмәде. (Алар инде Равил качып торган куаклар яныннан үтеп киткән һәм Равил башын сузып карап тора иде.) Тегенең ябык яңагына берне чалтыратып җибәрәсе урында «что сез, Рәмзи Гарипович, үпкәләтәсез бит инде» генә диде дә, шуның белән вәссәлам. Анысын да үпкәләп түгел, чытлыкланып кына әйтте бугай әле. Ә Равил, юләр, кайчаннан бирле бергә йөреп тә үбәргә батырчылык итмәгән иде. Әгәр шушы Озын толымны үбеп алса, дөньялар яктырып китәр, кошлар адәмчә сөйләшә башлар төсле тоела иде аңа. Әнә Рәмзи үпте. Ләкин дөнья да үзгәрмәде. Кошлар да элеккечә, үзләренчә сайрауларын дәвам итә. Рухиягә дә берни булмады... Моннан соң да карап торуның хаҗәте юк, мәсьәлә болай да бик ачык иде инде. Равил мотоциклын ачу белән, бер тибүдә кабызып кайтып китте. Тегеләр, котлары алынып, икесе юлның ике ягына тайпылып калдылар. Шул хәлләрдән соң ул мәктәпкә бөтенләй аяк басмаска карар кылды: хәзер аңа укуның бернинди дә кызыгы калмаган иде. Аннары барсам да барыбер файдасы булмас, алдагы имтиханнарга кертмәсләр ннде. дип тә уйлаган иде ул. Шуңа чираттагы имтиханга барып та йөрмәгән иде. Әмма, бәхетенә каршы, әнә шул имтиханына бармый калган көнне үк мәктәп директоры Хәннфә Вәлиулловна кичке якта үзе Ташый елгага килеп: — Ну, энекәш, мәшәкатьле дә укучы булдың син! Әй, борчыдың да 1де Хәннфә апаңны! Гагын ни булды, нитә бүген химиядән имтиханга ♦ килми калдың? — дип, башта шактый гына Равилне кыздырып алды. Динары барысын да энәсеннән җебенә кадәр сорашты-белеште дә. гадәтенчә йомшак итеп —Әгәр мин ул көнне өйдә булган булсам, бәлки берәр чарасын тапкан булыр идек тә, хәзер соң шул инде,— диде.— Математика белән химияңне көз көне тапшырырсың. Ә нәүбәттәге имтиханнарымны обязательно вакытында тапшырып калырга кирәк! \\енә шуннан ары гына барды Равил мәктәпкә. Язгы имтиханнарын да. көзгә калганнарын да. аумакай һәм ялагай Рухия белән мәкерле Рәмзи Гарнповнчка үч итеп, аеруча зур үҗәтлек белән тырышып, гел «бишле*гә генә тапшырып чыкты. Ләкин Равил ул елны өнендә генә түгел, хәтта төшләрендә дә күреп хьмллангая Казан университетына керә алмады: көзге имтиханнарын тапшырып йөреп соңга калды. Рәмзи Гариповнч әнә шулай тагын бер тапкыр тез астына типте Равилнең! Ләкин бу соңгы тибүе түгел иде әле. Соңгысында ул Равилне миңгерәтеп ук китте. Шул миңгерәвеннән бүгенгәчә мантыганы юк Равилнең Ник алай килеп чыкканын ул һаман ахырынача төшенеп житә алмый әле. 37 Хәннфә Вәлиулловна килеп киткәннән ары чираттагы имтиханга баргач. Равил янына ин элек Рухия җилкенеп килеп җитте. — Нигә химиядән имтиханыңны калдырдың син, Равил абый? — диде ул. — Нишләп алай юләрләнеп йөрисең? — Анын каравы, син бик акыллы бит!—диде Равил, гомерендә беренче тапкыр ана чын-чынлап ачуланып. — Нишләп теге көнне директорны эзләп йөрдек син? — Эзләүдән ни мәгънә, барыбер минемчә булмады бит! —диде кыз. Аннары кннәт кенә сорап кунды: — Ә кайдан белдең әле син минем аның белән сөйләшеп карарга йөргәнне? — Теге көнне Рәмзигә үзен сөйләдең бит! — Безнең ни сөйләшкәнне тынлап, шымчылык итеп йөрдеңмени, Равил абый? — Бер дә тыңлыйсы түгел идем дә, ләкин колакка тыгарга мамыгым юк иде шул. — Тукта, нигә болай усалландың әле син. Равил абый? Равил аның соравын ишетмәгәнгә сабышты. — Ә нигә син ул көнне кызлар белән кайтмадың? — Башта Хәннфә Вәлиулловнаны көтеп тордым. Аннары ул кайтмагач кайтып китмәнче идем дә, Рәмзи Гарипович көтеп торырга кушты. — Шу-у-улай-мы-ни-и? Ә аның белән үбешергә кем кушкан иде соң сиңа? Рухия бурлат төсле кызарып чыкты. — Анысын да күрдеңмени, Равил абый? — Ул бермәлгә аптырап торганнан ары кисәк кенә батыраеп китте: — Әй, ярар ла инде, бер үбүдән дөнья харап булмагандыр бит инде, Равил абый! Үзе изгегә санап йөргән шушындый зур мәсьәләгә, җитди мәсьәләгә кызның бер дә алай шаккатмыйча каравы Равил өчен аяз көнне яшен суккандай булды, һәм ул, телсез-өнсез калып, кыз яныннан кырт борылып класска кереп китте. В А к Ы П Ф НУРУЛЛИН ф ӘГӘР СИН БУ ЛМАСАҢ Кыз аның артыннан кереп: — Үпкәләмә инде, Равил абый? Ну, ярар, гаеп миндә булды инде. Рәмзи Гарипович белән мин болай гына, физика белән математикадан имтихан биргәнче генә сөйләшкәләп йөргән идем, — дип аңлашырга тырышып караса да, Равил, бөтенләй ишетмәгәнгә салышып, аңа актан да, карадан да җавап бирмәде. Шуннан ары Рухия танымаслык булып үзгәреп китте. Равил күреп торган чакларда бүтән малайлар янында юри чытлыклана башлады. Бер дә хаҗәте булмаганда да Рәмзи тирәсендә иркә песи шикелле бөтерелә торган булды. Ә чыгарылыш кичәсендә (Суфия апа да, классташлары да бик кыстагач, көзге имтиханга калдырылган булса да, ул кичәгә барырга туры килгән иде Равилгә) тәмам хәттин ашып кыланды. Бүтән кызлар рюмкаларына салынган кызыл шәрабка да иреннәрен генә тидереп куйганда, бу салган берен эчеп бетерә барды. Бүтәннәргә караганда биш тапкыр күбрәк җырлады, ун тапкыр күбрәк биеде. Аннары Равил янына килеп: — Әйдә, гел боегып кына торма, Нәжметдинов, бер рәхәтләнеп вальс әйләник әле!—дип, аны тинтерәтергә тотынды. Равил вальс әйләнә белмәвен әйткәч, әйдә, болай гына, әйләнмичә генә танцевать итик, алайса, дип аптыратырга кереште. Ләкин Равил аны бөтенләй ишетмәгәндәй, кымшанмыйча да бер почмакта басып тора бирде. Менә шуннан соң Рухия түзмәде: — Ну, егет, болай булгач миңа үпкәләмә инде, яме! — диде дә, Таня белән танцевать итеп йөргән җиреннән Рәмзине аерып алып, шуның белән әйләнергә тотынды... Ә икенче көнне Рухиянең Рәмзигә кияүгә чыкканлыгы билгеле булды. Аннары Рәмзи Рухия белән Ферганәгә киткәннәр, шунда калачаклар икән, Рәмзие шунда укытучы булып урнашкан, имеш, дип сөйләделәр... Дөрес сөйләгәннәр инде болай булгач, һаман шунда яшәп яталар икән ич әле: котлау хаты Ферганәдән килгән. 38 Менә шул. Менә шушындый хәлләр булган иде безнең Равил белән әлеге котлау хатын язган Рухия арасында. ' Аннан соң инде егерме ел вакыт үткән. Ләкин онытылмаган бит шулар. Берсе дә онытылмаган. Ә Рухия менә хәзер дә әле аермачык тере булып, нечкә билле, озын толымлы булып, җитез һәм чибәр булып Равилнең күз алдында басып тора. Күрәсең, беренче мәхәббәт шулай гомер буена саклана торгандыр инде ул. һәм гомумән мәхәббәтне «беренче» дип атарга кирәк түгелдер. Икенчесе, өченчесе булмый бит аның. Мәхәббәт бер генә, тик бер генә була икән ләбаса! Нигә аны кимсетеп, «беренче» дип тәртип саны белән атадылар икән?.. Әгәр мәхәббәтнең икенчесе яки өченчесе була торган булса, бер Равилне генә читләтеп үтмәс, аңа да килгән булыр иде инде ул. Икенчесе кплмәсә дә, өченчесе килгән булыр иде. Ләкин килгәне юк шул әле һаман. Эзләп тә карамады түгел инде кана. Хәтта берсендә'тапкан да шикелле булган иде. ...Рухиянең Рәмзигә ияреп Үзбәкстанга ук китеп барганын белеп торса да, Равилнең өмете бөтенләй үк өзелмәгән иде. Рухия Рәмзи белән озак тора алмас, соң булса да ялгышын аңлар да әйләнеп кайтыр шикелле тоела иде ана. Сөйләшербез, аңлашырбыз, дип өметләнә иде Равил. Шуңа күрә ул көзге имтиханнарын тапшырып йөреп университетка керә алмый калган елны авылларында да, аннары Казанда уни- верснгсггл укыган елларында да бор кызга да күз салмады. Ул турыда хәтта башына ла китермәде. Бар белгәне шул уку, шул физика белән математика булды. 1 ел шул Рухия белән хыялланып яшәде. Вакыт үтә торды, әмма Равилнең, өметләре акланмыйча кала килде. Ә Мәскәү I х нин i>.ип ).н ач, .шиң хыялларының чыша | ..lain I ы AV ii I шул чак la’ * кызы очрады аңа. Метрода очрады һәм үзе башлап сүз кушты. Зөлфия мсемле иде ул. Ләкин үзен Зоя дип атаганны ярага, шулай дәшергә куша Иде. Рухиягә охшаизнрак иде ул Зоя. Толымнары Рухиянеке кебек озын булмасә да. буйсынында, күз карашында һәм аяк атлауларында Рухия чалыммары бар иде. Аннары бик ачык. Рухия шикелле үк тере Һәм телә 6ч\ оста иде Бик инсафлы да шикелле гое.нан иде. Ләкин асылда алай инсафлы булмаган, Равилнең башыннкүзен әйләндерер ачен генә шулай әүлияланып йөргән икән ул Язылышып кайтканнан сон ук аждаһага әйләнде. Сатучы иде анысы. Равилгә кадәр дә язылышмыйча гына берничә тапкыр иргә чыгып караган нәрсә булган икән. Бу хакта Равил өйләнешкәннән соң гына белде. Ярый, анысына гына түзәр дә идең әле. Безнең заманда андый гына хәлләр очраштыргалый инде ул. Ләкин нн яманы шул булды, бергә тора башлауларына ай да тулмас борын Зоя үзенең элекке «дуслары» белән бәйләнешеп китте. Хәтта бер төнне кунарга да кайтмады. Шуннан соң да аның белән бергә яшәү, әлбәттә, мөмкин түгел иде инде, һәм Равил, йортка кергәнче утка кер. дигән мәкальнең искиткеч дөрес әйтелгәнлеген үз җилкәсендә татып. Зояга әтн-әнисе бүләк итеп алып биргән квартирадан үзенең гомуми торагына кайтты да. дөнья хәлләрен бөтенләй онытып, үҗәтләнеп үзенең фәнни эшенә тотынды. Менә шул хәлләрдән соң хатын-кыздан .гайрәте чигеп, Равил байтак гомер кызлар тирәсенә якын да бармады. Аспирантурасын тәмамлады. Кандидатлык диссертациясен яклады. Ике ел фәнни институтта эшләде. Аннары аны үзенең фәнни шефы — атаклы академикларыбызны»! берсе: — Ярын, егет, булды, тырышып эшләдең. Ләкин эшли белгән кеше вакытында ял ла итә белергә тиеш! — дип, ирексезләп диярлек, көньяк курортларның берсенә ялга җибәрде. Анда баргач эш мәшәкатьләре бетте һәм Равил үзеннән-үзе курорттагы гомуми шартларга килеп керде. Ул әле яшь иде. Утызга яңа чыккан гына иде. Шунда бер Казан кызы белән танышып китте. Дөресрәге, кыз ака үзе гашыйк булды. Казан авиация институтын тәмамлап, вертолет заводында нибары бер ел эшләгән, тупырдап торган егерме биш яшьлек кыз артыннан йөрүчеләр байтак булса да, кыз аларга әйләнеп тә карамады. Ә Равилне үзе дәшеп тауларга алып менде, диңгезгә коенырга һәм кызынырга алып йөрде Төсе-бнте дә чибәр генә, сүзгә-телгә дә ягымлы иде ул. Аның белән сөйләшеп йөрү шактый күңелле иде Равилгә. Ләкин ул ана гашыйк түгел иде. Ул аны ошаткан гына иде. Курорт срогын тутырып, кыз иртәгесен кайтып китәргә тиешле кичтә дә Равил аңа: — Тагын өч көн көтсәк, мин сине, ихтимал, үзем белән Мәскәүгә дә алып кайтып китәр идем, Нәзирә, — дип тә шаяртыбрак кына әйткән иде. Ләкин кыз аның шаяртуын чынга алып: — Ә сез, Равил Нуриәх.мәтович, минем өчен өч көнегезне корбан итә аямыйсызмыни? — дип, мәсьәләне кабыргасы белән китереп куйды. Кыз шулай төрттереп куйгач, Равилнең җене чыкты. Ахыры ни булып бетәрен һич уйлап тормастан, шул ук көнне ул Мәскәүгә очачак самолетка ике билет алды... Бик инсафлы, турылыклы хатын иде ул Нәзирә. Тора-бара Равил аны ярата да башлаган иде. Нәзирә үзе Равил өчен үлеп тора иде. Шул тикле нык ярата — гел үз янында, гел үзенең «үзенә генә каратып торырга тели иде. Ә Равилгә гел аның янында гына тору һич мөмкин В АКЫПФ НУРУЛЛИН ф ӘГӘР СНН Б> Л.ЧАСАҢ, түгел. Кай көннәрдә лабораториядә ярты төнгә тикле тоткарланырга туры килә иде ана. Нәзирә менә шул хәл белән берничек тә килешергә теләмәде. Сукранып, елап, Равилне «нормальный кешеләр кебек» булырга, эшенә «тугызга барып алтыда кайтырга» өндәп азапланды-азап- ланды да, теләгенә ирешә алырына өметен өзгәч: — Миңа көн-төн гел шул үзенең фәнен кайгыртып йөрүче фанатик кына кирәк түгел, миңа үзен сөйгән хатынын иркәли, сөя белә торган ир дә кирәк!— диде һәм кавышуларына ике ел тулганда Казанга кайтып ук китте. Киткәндә әйткән сүзләре әле дә колагында яңгырап тора әле Равилнең: — Бел аны: әле хәзер дә син туң йөрәкне яратып китәм мин! Син шул яратуымның кадерен белмәгәнгә китәм. һәм шуны телим: моннан соң синең күзең төшкән хатын-кызларның берсе дә сиңа әйләнеп тә карамасын да, син дә, минем шикелле, үкенечле сөю утында янып яшәсәң иде дөньяда! —диде ул елап... ...Равил кулына кәгазь-каләм алды да хәрефләрен Чүкәй мәктәбендә укыган еллардагыча итәргә тырышып, жавап язарга тотынды: «Рухия, бик күп итеп сәлам сиңа, кызый! Әйе, минем өчен һаман да шулай озын толымлы кызый әле син. Мөгаен, син инде ул толымнарыңны күптән кистергәнсеңдер дә. Ләкин мин сине башкача итеп күз алдыма китерә алмыйм. Котлавың өчен рәхмәт. Әйе, миңа бүтән кешеләрдән дә котлаулар байтак килде. Ләкин синеке — иң кадерлесе булды. Син дөрес язгансың, әйе, бер төркем хезмәттәшләрем белән бергә миңа да бирелгән бүләктә синең дә өлешең бар, Рухия. Теге чакта мин чикләвектән кайтып килеш- ли син очрап туктатмаган булсаң, мин, мөгаен, шул үзебезнең Ташый елгадан әллә ни ерак китә алмыйча калган булыр идем. Әнә шул чакта очравың өчен рәхмәт, Рухия! Син миннән тормышым, семья хәлләрем турында язуны үтенгәнсең икән. Гафу ит, кызый, мин синең шикелле матур итеп язарга һаман өйрәнә алганым юк әле. Булмый, фикерләремне язып аңлата алмам мин. Әйдә, без менә болай килешик әле синең белән. Минем шушы ай ахырында Ташкентка бер фәнни киңәшмәгә барасым бар. Шунда барганда Ферганәгә дә сугылыйм да очрашып, кара-каршы утырып бер сөйләшик әле, ярыймы? Бер дә гөнаһсы булмас дип уйлыйм. Ни әйтсәң дә классташлар бит без. һәм нинди генә классташлар идек әле! Егерме бишләреннән соң почтага ешрак кергәләп йөр: капчан Ферганәгә киләсемне һәм кая тукталасымны әйтеп телеграмма сугармын. Кабат сәлам белән Равил.»
1970—1973