Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ДУСТЫМ ТУРЫНДА

Достум»... Бу сүзне тырнаклар эченә алып язуымның бердәнбер сәбәбе шунда, мондый җылы сүз белән миңа беренче тапкыр күренекле әзербәйҗан язучысы Мәһди Хөсәен эндәште, мине дус итеп, якын күреп, үз телендә «достум» дип эндәште. Шуннан соң, бик тиз вакыт эчендә, бу достум сүзе бер-беребезгә ихлас якынлык тудырган уртак исемгә, хәтта, мин әйтер идем, мулла кушкан исемем белән беррәттән, Мәһди «кушкан» икенче исемемә әйләнеп китте, һәм институтта бергә укыган әзербәйҗан язучылары Рәсүл Рза, Сабит Рәһман, Әнвәр Мәммәдханлы иптәшләр дә, Мәһдигә ияреп, миңа достум дип эндәшә башладылар. Шул рәвешчә, рәхмәт яугыры Мәһди Хөсәеннең кешелеклеге аркасында, минем кебек шул елларның кайбер вакыйгалары шаукымы белән иҗат ялгызлыгы кичергән берәүнең болытлы көндәй боек күңелен ачып, яктыртып җибәргән дуслары ишәеп китте... Институтны тәмамлап, 1938 елның көзендә Баку киностудиясенә эшкә килгәч, дуслар тагы күбәйде. Ә инде Ватан сугышы елларыннан соң ТАССның әзербәйҗан бүлеге (АзТаг) редакциясендә эшләп, журналист буларак, күп кенә әзербәйҗан авылларында, шәһәрләрендә, аеруча, күңелемдә якты истәлек калдырган автономияле Нахичиван республикасы районнарында, аның Неһрәм, Ордубад, Карабаглар, Бөек дөз, Шаһбуз кебек ямьле почмакларында гизеп, Араз елгасы буендагы бу яшь республиканың хезмәт кешеләре белән очрашкан саен дуслар саны артканнан-артты. Әле бүген дә, ул истәлекле көннәргә 30—35 ел вакыт узуга карамастан, исемнәре күңелем түрендә сакланган әзербәйҗанлы дусларны хәтерләгән саен, миңа мондый рухи байлык — дуслык хәзинәсенә юл ачкан газиз дустым Мәһди Хөсәен каберенә рәхмәтләремне чәчәкләр урынына сибәрдәй булам... Югарыда әйтеп узганымча, шул чорның кайбер хәлләре аркасында, әдәби күгемне беркадәр болыт каплаган көннәрдә башланган бу дуслык алгы язмышым өчен шул хәтле якты, шул хәтле бай сәхифәләр ачты, ул сәхифәләрдә үз күзем белән күреп, тавышларын ишетеп калган һәм иҗатларына баш игән мәшһүр композитор, драматург Үзеир Гаджибеков, атаклы романист Мәммәд Сәед Ордубады, зур шагыйрь Сәмәд Вургун исемнәре язылган. Бу бөек шәхесләрнең берсе — Сәмәд Вургун белән истәлекле очрашуларым, зур шагыйрьнең миндәй бер татар баласына күрсәткән игътибар вә хөрмәте турында шагыйрьнең алтмыш еллыгы уңаеннан «Социалистик Татарстан» газетасында басылган «Бөек гашыйк» исемле истәлегемдә язып чыккан идем инде. Аннары шагыйрьнең туганнарыннан берсенең соравы буенча махсус истәлек язып биргән идем. Бара торгач, еллар узып яшьлегебез бакчасына кырау төше баш* лагач, бу дуслык, чал Идел елгасы буендагы Казан белен зәңгәр Хаэар диңгезе ярындагы Баку арасының ераклыгына да карамастан, безне якынайтканнан-якынайта барып, туганлык дәрәҗәсенә җитеп үсте. Шуңадыр инде, 1958 елның декабренда, Татарстан кунагы сый- ф фатында әэербәйҗан язучы шры г>.4 — Сәлам! — диде ул керә-керешкә һәм, иске танышны күргәндәй, “ елмаеп миңа карады: u — Сез Татарстаннанмы? Егетнең минем каян булуым белән кызыксынуының сере шул минутында ук чишелде: татар әдәбиятының бөек шәхесләре Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов иҗатларына гашыйк икән. Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр», «Казакъ кызы», «Кызыл чәчәкләр» әсәрләренә карата фикерләре белән уртаклашты. Мин исә аңа татар әдәбияты һәм театры сәнгате дөньясында Мирза Фәтәли Ахундов, Җәләл Мәммәд Кули-Задә, Нариман Нариманов, Үзеир Гаджибеков. Җаббар Җаббарлы исемнәренең популярлыгы турында сөйләдем. Ике халыкның бөек сәхнә реформаторларыннан Араблин- ский белән Габдулла Кариев труппалары арасындагы иҗади дуслык турында сөйләгән тарихи документларны телгә алдым. Табигый, халыклар дуслыгы нигезендә корылган социалистик культурабызның рухи хәзинәсендәге мондый якты фактлар без ике яшьне, һичшиксез, үз тәэсиренә алырга тиеш иде һәм бу шулай булып чыкты да. Озак та узмады, без — украинлы Микита Шумило, грузин Грнгол Чиковани, белорус Илларион Барашко, үзбәк Сабир Мөхәммәтов һәм югарыда исемнәрен атаган әзербәйҗанлы иптәшләр— бер-беребезгә «достум!» дип эндәшә башлап, чын мәгънәсендә дуслашып киттек. Татар халкының бер әйбәт мәкале бар: «дус дуска авызыннан өзеп бирер», ягъни кабасы ризыгын үзе капмыйча дустына бирер... Мәһди Хөсәен шундый дусларның берсе иде. 1938 елның язында Ватаныбыз башкаласы Мәскәү шәһәрендә өзербәйҗан әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге үткәрелде. Бу зур бәйрәмгә М. Ф. Ахундов исемендәге әзербәйҗан дәүләт опера һәм балет театры үзенең яңа хезмәтен — либреттосын М. С. Ордубады, музы- IX Га pi а■ ы м Раһмава, ядвкаралараг — кардәшем Габдрахманга, ■стал ек area. дигән автограф белән бүләк итте. з Бер безнең шәхси дуслыгыбыз гына булмыйча, гомумән, әдәбият- £ лар дуслыгы — халыклар дуслыгы көченнән илһамланып язылган f шушы юллардан соң. еллар артында калган яшьлегебезгә әйләнеп з кайту кирәк булды... Ь 1936 елның көзе. 3 касын Үзеир Гаджибеков язган «Кероглы» операсын алып килгән иде. Мин бу спектакльгә эләгергә теләп, билет эзли-эзли, кассадан кассага күпме генә чапсам да, тырышлыгым бушка чыкты. Мондый үкенечле хәлне Мәһдигә сөйләгәч, ул мине юатырга теләп: — Кыен булыр, достум, кыен булыр эләгүе. Бакуда булса бер хәл иде... Әмма монда билет табу кыен булыр. Зарары юк, күрерсең әле,— диде. Нишләмәк кирәк, башка чара калмагач, аның белән килешергә туры килде, әлбәттә. Әмма бу «килешү» кыска гомерле булып чыкты. Икенче көнне иртән Мәһди мине институтта очратып, сере бар кешедәй, бераз елмаеп торгач: — Достум, « Кероглы »ны бик карыйсың киләме? — дип сорады. Мондый сүзләрнең төбендә нинди мәгънә ятуын шунда ук абайлап, мин елмаеп җибәрдем. — Менә сиңа билет,— диде ул, бик пөхтә эшләнгән чакыру билетын сузып,— өчебезгә бер билет биргәннәр иде, без аны сиңа бүләк итәргә булдык. Аның бу тәкъдиме шул хәтле ихлас, шул хәтле дустанә һәм җылы булып чыкты ки, мин, «рәхмәт, дустым!» диюдән башка, әйтер сүз дә таба алмадым. Үз гомеремдә онытылмас тәэсир калдырган «Кармэн», «Аида» операларыннан соң караган гаҗәеп матур опера «Кероглы» булды дисәм, һич арттырып әйткән булмамын. Соңыннан инде бу операны мин Бакуда яшәгән елларымда берничә тапкыр карадым һәм бүгенге көнгә кадәр Кероглы (мәшһүр әзербәйҗан җырчысы Былбыл), Нигяр (Кнарык Григорян) арияләре, искитмәле моңга бай агышлы музыкасы белән, күңелемдә саклана... Институтта уку елларында миңа Мәһди белән совет кинематографиясе һәм театрның атаклы осталарыннан С. М. Эйзенштейн, Вл. Вольненштейн, В. Шкловский, А. Кулешов, Г. Александров лекцияләрен тыңлаудан, Мәскәүнең МХАТ, Вахтангов, Мейрхольд театрларында Качалов, Москвин, Хмелев, Тарасова, Бабанова кебек сәхнә йолдызлары катнашындагы спектакльләрне караудан туган фикерләребез турында кызыклы әңгәмәләр, күңелле бәхәсләр алып барырга, бу бәхәсләрдә Мәһдинең эрудицияле һәм таләпчән художник булуын күреп, яхшы мәгънәдә аңа сокланырга туры килә иде. 1938 елда институтны, аның академия тибындагы сценарий факультетын тәмамладык. Укулар тәмамлангач, төрлебез төрле якка, һәркем үз республикасына эшкә билгеләнде. Бакуга кайтып китәр алдыннан, Мәһди минем киләчәгем, алган белемем буенча кайда эшләргә чамалавым белән кызыксынды. Чөнки Татарстанда нәфис фильмнар студиясенең булмавын ул да белә иде. Әлбәттә, миңа Казан кинохроника бүлегенә кайтып та булачак иде, әмма академия тәмамлаган берәү өчен мондый тар профильдә эшләүне үзем дә, Мәһди дә кулай тапмадык. — Әйдә, теләсәң, алып кайтабыз Бакуга,— диде Мәһди һәм бу тәкъдимнең җитди әйтелүен аңлаткан сыман сөйли башлады,— мин дә, Әнвәр дә Баку киностудиясе өчен сценарийлар язсак та, әмма аның штатында торып эшләячәк кешеләр түгел. Ә аларга синең кебек кино буенча махсус югары белемле кадрлар бик кирәк, син студия штатында эшләрсең, ә без сиңа булышырбыз... Кызыктыргыч тәкъдим иде бу. Озак та узмады, миңа Баку киностудиясе директоры Баһрат Григорьевич Асриевтан студиядә эшләргә чакырып рәсми телеграмма килде. Моның дустым Мәһди инициативасы белән эшләнүен аңлавы артык кыен түгел иде. Телеграмманы алып, барыргамы юкмы дип икеләнеп йөргән көннәремдә Мәһдидән хат килде. Дусның гаять җылы язылган хатында: «...Кнлегеа, мотлак килегез, Каспий дулкыннары сезне сәламләп каршылаячак!» — кебек юлларны укыгач, бердән канат үсте һәм без хатыным Сәлимә белән Баку сәфәренә хәзерләнә башладык... Баку киностудиясендә хезмәт итү еллары минем өчен гаять эчтәлекле һәм иҗади бай үтте. Студиягә эшкә килгән көннәремдә Әзер- бәйҗан кинематографиясенең күренекле остасы, кинорежиссер Сәмәд Мардановның «Кәндлеләр» фильмын тәмамлаган чагы иде. Студия өчен Мәһди Хөсәен. Әнвәр Мәмәдханлы, Сабит Рәһман. Микаэль Рафиям иптәшләр яңа сценарийлар язарга керештеләр. Кинорежиссер Ага* Рза Кулиев талантлы һәм сәләтле яшь кинодраматург Имран Касумовның «Яңа горизонт» сценариесе буенча фильм төшерүгә хәзерлек башлап җибәрде. Кыскасы, Баку киностудиясендә иҗади атмосфера көчәеп китте. Шул көннәрнең истәлекле вакыйгаларыннан берсе булып студия худсоветы утырышында мәшһүр композитор Үзеир Гаджибековнең «Аршин мал алан» комедиясе буенча Сабит Рәһман язган киносценарийның тикшерелүе күңелдә калган. Әрмәнстан кино сәнгатенең күренекле вәкиле Амо Бекназаровның М. Рафил и сценариясы буенча «Сабухи» фильмын куюы да истәлекле вакыйгаларның берсе булды. Аеруча сценарийның худсовет утырышында. язучылар җәмәгатьчелеге катнашында, кат-кат укылуы, бу укуларда Микаэль Рәфилинең искитмәле бер эмоциональ көч белән нәфис укуның югары осталыгын күрсәтүе ул чагында бер мине генә түгел, бик күпләрне сокландырган иде. Ә инде соңыннан, сценарий укылып фикер алышулар башлангач, кызып киткән кайнар бәхәсләрдә Сәмәд Вургун, Рәсүл Рза. Мәһди Хөсәеннәрнең булачак фильм герое — әзербәйҗан халкының данлы улы. мәгърифәтче, әдип Мирза Фәтәли Ахундов образы турында, бу бөек шәхеснең Пушкинга, аның поэзиясенә булган мәхәббәте турындагы фикерләрен ишетеп утыру минем өчен М. Ф. Ахундов иҗатын өйрәнүдә бай һәм практик мәктәп тә була алды. Гомумән, шул еллар әдәби хәрәкәтендә Мәһди Хөсәеннең, бу хәрәкәтнең үзәгендә торып, принципиаль таләпчәнлек, партиялелек белән, коммунист язучы буларак зур активлык күрсәтүе каләмдәш дусларына яхшы мәгълүм. Әгәр дә инде мин бу мәгълүм хакыйкатьне кабатлап язам икән, моны бары мәрхүмнең күп кырлы эшчәнлеге үз язмышыма да уңай йогынты ясавын күрсәтү өчен, иҗат утымның суынып, сүнеп калмавына тибәргеч үрнәк булуын аңлату өчен язам. Мәсәлән. Баку киностудиясендә эшли башлавыма дүрт-бнш ай вакыт узгач. Мәһди миңа үз иҗатым турында онытмаска киңәш бирә, хәтта бу турыда студия җитәкчеләре белән дә сөйләшә. Шуннан соң студия җитәкчеләре миңа Бакудан 100 километрлар читтә, диңгез эчендә утырган Артем атавы турында фильм-очерк төшерү өчен сценарий язуны тәкъдим итәләр. Минем өчен бу бик күңелле факт иде һәм мин атна-ун көн буе диңгез уртасында, җил-давыллар эчендә утырган бу атауда булып, диңгез төбеннән нефть алу кебек, ул чагында әле яңалык саналган һәм шул яңалыкның Аникин кебек пионерлары турында сценарий яздым. Ике-өч ай узгач, студия минем сценарий буенча «Остров Артема» исемле документаль фильм чыгарды. Бу фильм Мәскәүдә кинематография комитетында югары бәя белән кабул ителде. Мондый иҗади уңыш бер минем өчен генә түгел, бөтен студия коллективы өчен дә шатлык китерде. Мондый шатлык исә «Долина новый жизни» («Яңа тормыш үзәнлеге») исемле икенче фильм сценариесын язарга дәртләндерде. ГАБДРАХМАН МИНСК ИП ф ДУСТЫМ ТУРЫНДА Иң истәлекле вакыйгалар Ватан сугышы башланган көннәргә бәйләнгән. Ватаныбыз чикләрен бозып, хаиннәрчә һөҗүм^иткән фашизм көчләре илебезгә зур хәвеф тудырган көннәрдә, әзербәйҗанлы Кемал Касумов Прут елгасы буенда батырлык күрсәтеп, дошман танклары чыгып килгән күперне шартлатып, дошманның мәкерле хәйләсен өзә. Бу турыда «Известия» газетасында зур мәкалә басыла. Баку киностудиясе бу кыю сугышчы турында фильм чыгару теләге белән сценарийлар язуга ашыгыч конкурс игълан итә. Конкурс срогы бик кыска, ялгышмасам — 10 көн. Конкурста мин дә катнашам һәм язган эпизодларымны Мәһдигә укыйм, аның киңәшләрен тыңлыйм. Мәһдинең ярдәме зур була. Нәтиҗәдә, конкурста мин язган сценарий яхшы дип табыла. Шулай итеп, студия коллективы фильм төшерүгә керешә, ә мин, военкомат повесткасында күрсәтелгән срогым җитеп, фронтка китеп барам. Тылда калган дуслар, чын мәгънәсендә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, ике ай эчендә минем сценарий буенча «Сын Родины» («Ватан оглы») исемле нәфис фильм чыгаралар. Соңыннан, хәрби частьның сәяси бүлеге инициативасы белән, бу фильм мин хезмәт иткән полкка китереп күрсәтелә. Мәһди белән булган иҗади дуслык Ватан сугышы тәмамланып, мин фронттан кайткач тагы да көчлерәк дәвам итте. Ул үзе редактор булган әдәби журналда минем «Еракта... еракта» исемле новелламны, «Шәрык капусында» исемле очеркымны татарчадан әзербәйҗан теленә тәрҗемә иттереп басты. Миндә тагы да теләк-дәрт уянды. Үз ана телемдәге әдәби журнал — Татарстан язучыларының «Совет әдәбияты» (бүгенге «Казан утлары») битләрендә «Остаз», «Эзләр», ♦ Батырлыкта матурлык», «Лейтенант Хәсәнев» кебек хикәяләремне язып бастырдым, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Бакудан язып җибәргән «Гөлчәчәк» исемле комедиям уйналды. Шул рәвешчә, әзербәйҗан әдипләре, аеруча дустым Мәһди Хөсәеннең иҗади дуслыгы аркасында, мин, иҗатта яңадан туган кешедәй дәртләнеп, канатланып йөри торгач, туган Казаныма кайтып яңа көч, якты теләкләр белән әдәби хәрәкәткә кушылдым. Әзербәйҗан әдипләренең, аеруча дустым Мәһдинең, миңа карата мондый эчкерсез дуслык мөнәсәбәтләренә бурычлы калмау теләге миндә әле Бакуда яшәгән чагымда ук бөреләнә башлаган иде. Казанга кайтып эшли башлавыма, бу теләгемне үтәүгә киң юл ачылды һәм мин Мәһди Хөсәеннең совет әдәбиятында күренекле урын алган, Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән «Апшерон» романын татарчага тәрҗемә итеп бастырдым. Романны татар укучыларының яратып каршылавы минем өчен дә шатлыклы булды. Шулай ук Җаббар Җаббарлының «Айдын» драмасын һәм бүгенге замандаш язучыларның хикәя-пьесаларын тәрҗемә итүем дә минем өчен иҗат ләззәтен кичерү булды... Казанга кайтканнан соң Мәһди Хөсәен белән элемтәбез өзелмәде, киресенчә, көчәйде генә. 1963 елда булса кирәк, «Социалистик Татарстан» газетасының редактор урынбасары Флорид Әгъзамов белән, газетада «Дуслык сәхифәсе» оештыру максатын күздә тотып, Бакуга килдек. Сәхифәне оештыруда Мәһдинең ярдәме зур булды. Безнең үтенечебез буенча язган мәкаләсе газетабызны бизәгән парчаларның берсе булды. Мәһди Хөсәен бу мәкаләсендә дә татар әдәбиятына, аның классигы Галимҗан Ибраһимов иҗатына дан җырлады. Дустым Мәһди белән 1964 елның август аенда Ялтада, язучыларның Иҗат йортында көтмәгәндә-уйламаганда очраштык. Бу чагында биредә революцион төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең хатыны Мөнәввәр ханым улы Мәммәд белән, СССР Язучылар союзы- ның кунагы сыйфатында, ял итә иде. Мәһди исә Ялтага Мөноввәр ханымны ! акка а или кннци.» дип килгән иде. Кызганычка каршы, ул килгәндә минем ял срогым тәмамланып, кайтасы көннәр җиткәнгә, туйганчы сөйләшә дә алмадык. Әмма очрашуыбыз кыска вакытлы булса да. күп кенә истәлекле вакыйгаларны сагынып телгә алдык, бер-беребезнең иҗат планнары белән уртаклаштык. Бер аянычлы хәл истә калган, шуны хәтерләгән саен йөрәгем әрнеп-әрнеп китә: кайтасы көнем иртәсендә озатучылар арасында Мәһдине күрмәгәч, тиз генә үзем аның өченче каттагы бүлмәсенә килдем. Ул бик күңелсез хәлдә караватында утырып уйга чумган иде. Мин керүгә, ул йөзендәге кайгысын елмаюы артына яшерде һәм хәлен сорашкач: — Достум, син гафу ит, зинһар, озатып чыга алмамдыр, нишләптер йөрәгем чәнчешә, — диде. Мин моны аның самолетта очып килүеннән булган вакытлы кичереше дип уйлап, дустыма борчылмаска, ял итәргә кушып, саубуллашып чыгып киттем... Бу соңгы очрашуыбыз, соңгы саубуллашуыбыз булган икән... 1965 елның март аенда РСФСР язучыларының чираттагы съезды булды. Съезд тәмамланып, Казанга кайтыр сәгатьләрем иде. Мин яшәгән «Москва» гостиницасындагы бүлмәнең телефоны шалтырады. Трубканы алсам. Мәскәүдә яшәүче дусларның берсе шагыйрь Әхмәт Ерикәй икән. Ул миңа тетрәткеч хәбәр — Бакуда Мәһди Хөсәеннең вафаты турында ишетүен әйтте... Мондый зур кайгыны ишетү хәтсез авыр булды. Икенче көн иртәсендә «Татарстан» поездында ничаклы ялгыш эшләвемне абайлап әрнүемнән нишләргә белмәдем, яраса, шунда ук поезддан сикереп төшеп, киредән Мәскәүгә әйләнеп кайтырдай булдым... Миңа, кичә Ерикәй хәбәр иткәч, кичке поезд белән Казанга кайтып китмәскә, ә Мәскәүдә калып мәрхүмнең җеназасына баручы делегациягә кушылырга һәм алар белән бергә Бакуга очарга кирәк булган лабаса!.. Нишләмәк кирәк, кешенең зур кайгыга дучар минутларында, әзербәй- җанлылар әйткәнчә, башы карыша, күрәсең... 1969 елның май ае азакларында, Казанда булачак әзербәйҗан сәнгате көннәре уңаеннан, мин өлкә газетасы редакциясе тапшыруы буенча махсус материаллар оештыру өчен, Бакуга килдем. Үтисе йомышларны үтәгәч, Әзербәйҗан язучылар союзы идарәсенә, иске дусларның берсе Имран Касумовны күрергә ашыктым. Аңа Мәһди Хөсәен күмелгән зиратка барып кайту теләгемне белдергәч, Имран Ашумович шул ук сәгатендә миңа машина һәм юлдашка кеше билгеләп, мәрхүм дустымның каберен тәваф кылу мөмкинлеген тудырды... Мәһди Хөсәен гаҗәп сәләтле, ташып торган энергияле, тынгысыз, принципиаль, таләпчән коммунист язучы, драматург, ялкынлы публицист, әдәбиятчы, киң диапазонлы редактор, ару-талуны белмәс җәмәгать эшлеклесе иде. Мәһди Хөсәен барыннан да элек үз Ватанының кайнар йөрәкле патриот гражданины иде. Бу истәлегемне мәрхүм дустымның миңа язган хатларындагы сүзләре белән түгәрәкләр идем: «Онытма, без иҗади дуслык белән бәйләнгәнбез, ә бу, минемчә, иң ихлас дуслык»... Әйе, ихлас дуслык онытылмый да, сүнми дә ул... Каза», сентябрь, 1973 ел, эаовсэас