Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНКЕТА БИТЛӘРЕННӘН

Революциянең беренче көннәреннән үк большевиклар партиясе һәм совет хөкүмәте марксистикленинчыл матбугатны үстерү эшенә җитди игътибар биреп килделәр. Партиянең VIII һәм XI съездларында совет матбугатының эшен юлга салуга бәйләнешле күп төрле мәсьәләләр каралды, вакытлы матбугатның сыйфатын һәм авторитетын күтәрү буенча конкрет чаралар билгеләнде. Партиянең Татарстан өлкә комитеты да матбугат эшләре турында даими кайгыртып торды, марксистик-ленинчыл матбугатны яңа тормыш төзү, революция эшенә туплау буенча бик күп чаралар күрде. Партия өлкә комитеты членнары җитәкче партия-совет газеталарының редакторлары итеп расланды. Партия өлкә комитетының агитация-пропаганда бүлеге каршында вакытлы матбугат белән идарә итү буенча махсус совет оештырылды, агитация- пропаганда бүлегенең әдәбиятнәшрият бүлекчәсе матбугат бүлекчәсе итеп үзгәртелде. Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы матбугат эшләре буенча вакытлы комиссия матбугатка ярдәм итү буенча даими комиссиягә әйләндерелде һәм аның функцияләре шактый киңәйтелде. Газета-җурналларны тарату эшен яхшыртуга юнәлдерелгән эшлекле чаралар күрелде. Моңардан тыш, республика партия оешмасы редакцияләрне тәҗрибәле һәм сәләтле кадрлар белән ныгытуга игътибарны көчәйтте. Партия өлкә комитеты танылган татар язучыларын һәм журналистларны газета-журналларда актив катнашырга чакырды, партия поручениесы тәртибендә, кайбер иптәшләрне аерым газеталарга беркетте. Мәсәлән, «Татарстан» һәм «Кызыл яшьләр» газеталарына Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Шамил Усманов, Фәтхи Бурнаш, Салах Атнагулов һәм башкалар беркетелделәр. Моңардан тыш, җитәкче партия-совет работниклары, комсомол, профсоюз һәм хуҗалык оешмаларының җитәкчеләре газеталарга актив язышып торырга мәҗбүр ителделәр. Бу чаралар газеталарның эчтәлеген баетырга, аларның идея-политик дәрәҗәләрен күтәрергә ярдәм итте. Газеталарның массалар белән элемтәләре ныгыды, акрынлап тиражлары күтәрелде, дәүләт һәм хуҗалык оешмаларының даими ярдәм итүләре нәтиҗәсендә материаль хәлләре сизелерлек ныгыды. Шулай итеп, вакытлы матбугат акрынлап тиешле югарылыкка күтәрелде. Архив материалларыннан күренгәнчә, партиянең Татарстан өлкә комитеты 1921 елның декабрендә һәм 1922 елның май аенда республикадагы партияле журналистларны исәпкә алуны уздырган. Бу уңай белән журналистлар махсус анкеталар тутырганнар. Бу анкеталар матбугат тарихын һәм күренекле татар журналистларының, язу- чыларының биографияләрен өйрәнүдә файдалы материаллар була алырлар, дип уйлыйбыз. Түбәндә 1922 елның май аенда тутырылган анкеталарның кайберләрен узучыларыбызга тәкъдим итәбез. Анкеталарның сораулары махсус бланкаларга машинкада басылган. Сорауларга җаваплар исә кулдан тутырылган. Аларның төп нөсхәләре Татарстан өлкә комитетының партия архивында саклана. (15 фонд. 2 тасвирлама. 450 эш.) Урынны күп алмас өчен, анкетаның сораулары беренчесендә генә китерелә, калган - нарында сорауларның тәртип номерлары һәм җаваплар гына бирелә. Анкеталарны татарчага әлеге мәкаләнең авторы тәрҗемә итте. Кыскартылган сүзләр тулы итеп бирелде.

 

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ АНКЕТАСЫ ИбраһнмОВ ГәПИМҖАН ГымрфВК улы. 2. Яше: 14 - X Партия стажы: 1917 елның 1S апреленнән. 4. Өи һәм хезмәт урыны адресы: 2 нчо Совет йорты, номер 21. $. Социаль чыгышы: Крестьян. 4. Белеме: Югары — йончыгыш мөселман уку йорты. 7 Журиалмстаык эшен нинди телдә алып бара ала: Татар теленде. «.Февраль революциясенә кадәр нинди газета һәм журнал- яардаһәмкем булып эшләгән: 1908 елдан революцион татар яшьләре ерганы «Әльислах» газетасында эшл әдем. Аннан соң төрле-төрле бутан газеталарда һәм журналларда тәикыитьче-фельетончы һәм библиограф, ара-тирә җәмәгать публицисты сыйфатында катнаштым . 9. Ә Октябрь революциясенә кадәр һәм бүгенге ко игәч ә: 1917 еяиың мәрт ахырыннан Уфада «Ирек» исемле социалистик газетаның редакторы булдым. Октябрьдан соң Милләтләр Халык Комиссариаты каршындагы Үзәк меселман комиссариаты органы «Чулпан« газетасының фактик редакторы. 10. Хәзерге вакытта нинди матбугат органнарында һәм кем булып эшли: Аннары «Эшчем, «Кызыл Армиям газеталарында һәм «Кызыл шәрык» журналында һәм башка коммунистик органнарда тәнкыйтьче һәм марксист-теоретик булып эшләдем. Хәзерге кондә РКП(б]ның Татарстан олкә комитеты органы «Безнең юл>да редакция коллегиясе члены һәм редактор урынбасары булып торам. 11. Әгәр дәэшләмәс ә, инечен: — 12. Журналистикадан башка эш белән шогыльләнәме, кем булып һәм кайчаннан бирле: Газетада эшләүдән башка, даими һәм системалы рәвештә үземнең әдәби революцион һәм фәнни-марксистик хезмәтләрем остендә эшлим *. 11. Тулысынча журналистлык эшенә күчәргә телиме: — '. Имза: Г. Ибраһимоа. 6 май, 1922 ел. Искәрмәләр: Анкетаның сораулары разбивкада бирелгән. 1921 елның 4 декабренда тутырган анкетасында «Туган елым —1887» дип язган. 1 1921 елдагы анкетасында: «Вакытлы матбугатта 1903 елдан бирле туктаусыз, революцион яшьләр органы «Әльислах», «Йолдыз», «Вакыт», «Аң» газеталарында һәм журналларында күбесенчә тәнкыйтьче-фельетончы булып эшләдем», — диелгән. 4 1921 ел анкетасында: «РКП(б) теориясе буенча лектор булып эшлим», — диелгән. РКП(б)ның өлкә комитеты төзегән коммунист-журналистлар исемлегендә бу сорауга «әйе» дип җавап бирелгән. ФАТЫЙХ СӘЙФИ АНКЕТАСЫ 1. Сәифи Камалетдин улы Фатыйх. 2. 11 яшь. 3. 1920 ел. декабрь. 4. Өченче Аркылы Тукай урамы, 12 иче йорт, 3 иче квартира. Жуковский урамы, 4 иче йорт (Мәгариф Халык Комиссариаты!. 5. Крестьян. 6. Урта, Кенчыгыш-меселманча — югары. 7. Татар теленда. 8. 1906 елда татар газетасы «Таң йолдызы»нда, 1910—1914 елларда «Йолдыз»да вакытлы хезмәткәр сыйфатында эшләдем. Юморист-журналист буларак яздым. 9. Уфада «Ирекннең җаваплы секретаре, «Безнең юлиның редакторы. 10. «Чулпан» (Мәскәү), «Эш», «Эшче» газеталарында даими сотрудник, «Кызыл шәрык» журналының җаваплы секретаре, «Мәгариф» журналының һәм «Татарстан»ның редколлегия члены. Хәзерге вакытта Социаль тәрбия баш идарәсенең начальнигы. 11. Өлкә комитеты билгеләве буенча. Халык Мәгариф Комиссариаты коллегиясе члены булып торам. 12. Мәктәптә укытучы сыйфатында эшлим, Социаль тәрбия баш идарәсе начальнигы булып торам. 13. Бик телим. Имза: Ф Сәйфи. ШӘҺИТ ӘХМӘДИЕВ АНКЕТАСЫ 1. Әхмәдиев Шәһит Гыймадетдин улы. 2. 31 яшь. 3. 1919 елдан. 4. Икенче Совет йорты. Жуковский урамы, 4 нче йорт. Халык Мәгариф Комиссариаты. 5. Крестьян. 6. Урта. 7. Татар, үзбәк телләрендә. 8. «Ак юл», «Аң», «Хокук-хаят», «Ялт-йолт», «Сөембикә», «Иолдыз»ларда тәрҗемәче. сотрудник булып эшләдем. 9. «Аваз» газетасының редакторы булып. 10. Аз эшләдем '. 11. — 12. Җаваплы совет эшләрендә эшлим*. 13. Совет эшен, партия эшләрен журналистлык эше белән бергә алып барырга телим. Искәрмәләр: 1 1921 елның 7 декабрендә тутырылган анкетасында: 4 газетаның: «Аваз», «Эш», «Кызыл Армия». «Кызыл шәрык»ләрнең редакторы булдым».— диелгән. 2 1921 елдагы анкетасында: «Хәзерге вакытта Татарстан республикасының Халык (.Мәгариф Комиссары булып эшлим»,— диелгән. ВӘЛИ ШӘФИГУЛЛИН АНКЕТАСЫ 1. Шәфигуллин Вәли Сәлим улы. 2. 1894 елда тудым. 3. 1917 елның апреленнән. 4. 1) Элеккеге Щетинкин номерлары, 21 нче йорт (яки Казан өлкә авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе — элеккеге Архиерей дачасы, телефон номеры 3-27 (һәм 2) авыл хуҗалыгы тәҗрибә эше буенча өлкә идарәсе. 5. Элеккеге крестьян. 6. Урта. 7. Башлыча, татар телендә. » 1911—1913 елларда үзбәк «аламда чыга «орган «Теркстан таеышы» («Садам Терттстаи») газетасында сотрудник булып эшләдем. 9 Казанда Месепман коммунистлар һәм социалистлар органы «Кызыл Байрак» «озатасында сотрудник 10. 1910 алдан 1919 елның октябренә кадар Казанда «Эш» газетасының редакторы буядым. 1910 елдан 1911 елга кадар бер ук вакытта ике газетаның — «Татарстанпның һәм «Эшче«мең редакторы булдым. 1911—1911 елларда «Мәгариф» журналының редакторы булып тордым. 11. Хәгергс вакытта 1911 сп башыннан бирле, уз гаебем булмаган сәбәпләр аркасында. журналистлык эше белан шогыльләнмим. 11. Хәзерге вакытта авып хуҗалыгы опкәсендә авыл хуҗалыгы тәҗрибә эшләре буенча елка идарәсендә эшлим. 11 Эне. Имза 5 май, 1922 ел. САЛАХ АТНАГУЛОВ АНКЕТАСЫ I. Атиагүлоя Салах Садри улы. I 29 яшь. 3. 1919 елның январеннан. 4 Икенче Аркылы Тукай урамы. 7 иче йорт, 1 нче квартира. Эш урыны: Тат- проф совет. «Хезмәт йорты». 3. Профсоюз хезмәткәре-мнтеллигент 6. Урта (татарча). 7. Татар телендә 8. Февраль революциясенә кадәр юмористик журналларга, һәвәскәр сыйфатында. татарча кечкенә-кечкеиә мәкаләләр яздым. 9. Октябрьга кадәр — юк. Революциядән соң социалистик газеталарга языша башладым һәм «әрле вакытта партия, совет һәм хәрби оешмалар тарафыннан нәшир ителә торган 7 газетада редактор булып эшләдем. 10. «Татарстан» газетасында «Эшче сәхифәсе»нең модире һәм «Коммунистический путь» журналында ирекле сотрудник сыйфатында II. — II Әйе, ТСПС члены һәм ТСПСның оештыру бүлеге инструкторы һәм лектор булып. 13. Юк. Имза: 9 май, 1922 ел. НУР СӘЙФИ АНКЕТАСЫ 1. Сәйфи Нур Сибгатулла улы. 1 23 яшь. 3. 1922 елдай, 1919 елның 15 июненнән РКСМ члены. 4. Аркылы Верлен урамы, «Гранд-отель» номерлары. 28 нче бүлмә. ГПУның Татарстан политбүлеге. 5. Крестьян. 6. Урта. 7. Татар телендә. 8. — 9. Чистай кантонында башкарма комитет органы «Берлек» газетасында эшләдем. Ю. «Кызыл шәрык яшьләре» журналының һәм «Кызыл яшьләр» газетасының җаваплы секретаре булып эшләдем. 11. Хәзерге вакытта бүтән эшләрдә мәшгуль [совет органнарында). 12. Матбугатта политик һәм хәрби цензор. 13. Юк. 6 май, 1922 ел. ИСХАК РӘХМӘТУЛЛИН АНКЕТАСЫ 1. Рахматуллин Исхак Шиһабетдин улы. 2. 25 яшь. 1897 елның июлендә тудым. 3. 1921 елның 25 мартыннан [икенче тапкыр керүем, беренче керү буенча стажым 1918 елның 20 июненнән). 4. Лобачевский урамы, 24 нче йорт. Коммунистик университет. 7 нче бүлмә. 5. Крестьян. 6. Урта. 7. Татар телендә. 8. Юк. 9. Октябрь революциясеннән соң: 1917 елның декабреннан 1918 елның августына кадәр «Кызыл Байрак» газетасының редакторы: 1918 елның сентябреннән декабренә кадәр—Мөселман коммунистлар үзәк комитеты органы «Эшче» газетасының редакторы; 1919 елның сентябреннән 1920 елның июненә кадәр «Башкортстан хәбәрләре» газетасы редакторы. 10. «Татарстан» газетасында һәм «Безнең юл» журналында <Коммунистик мәгариф» мәсьәләсен яктыртуда катнашам. 11. — 12. 1921 елның октябреннән Көнчыгыш халыкларының югары өлкә партия мәк тәбе лекторы, 1922 елның мартыннан Татарстан коммунистик университетының уку-укыту эшләре бүлеге мөдире булып эшлим. 13. Коммунистик университет хезмәткәре булып тору белән бергә, татар газеталарына һәм журналларына язышып торачакмын, мәкаләләр язудан туктамаячакмын. 6 май, 1922 ел