Логотип Казан Утлары
Публицистика

Юбилярларны котлыйбыз

Хөсәен Уразиковка 80 яшь

РСФСРның атказанган, ТАССРиың халык артисты Хөсәен Уразиков — татар совет театр сәнгатен үстерүгә күп көч куйган талантлы артист, режиссер. Ф. Шиллер әсәрләреннән «Мәкер һәм мәхәббәттә президент фон Вальтер, «Юлбасарларода Максимилиан фон Моор, В. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәрендә Капулетти, М. Горькийның «Соңгылар» пьесасында Коломийцев, Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдинвында Колый Тархан, Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы»нда Сәмигулла һәм моннан тыш тагын сәхнәдә X. Уразиков тудырган йөзләрчә образларны тамашачылар сокланып карадылар. Хөсәен Ибраһим улы Уразиков 1894 елның 7 январенкотылгач, туган авылына кайта һәм Кызыл Армиягә языла. X. Уразиковның сәхнә эшчәнлеге дә Кызыл Армия сафларында башланып китә. Хәрби округның политик идарәсе каршындагы театр студиясен тәмамлаганнан соң, X. Уразиков төрле труппаларда зшли. 1923 елдан X. Уразиков Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, ә 1944—49 елларда шул театрнын, сәнгать җитәкчесе була. X. Уразиков хәзер пенсиядә. Ул үзенең күп еллар буе жыйган тәҗрибәсен яшь артистлар белән уртаклаша, аларга эшлекле киңәшләр бире, сәнгатьнең олы юлына чыгарга булыша. Хөснул Вәлиуллинга 60 яшь Халкыбызның яраткан композиторы Хеснул Валиуллин 1914 елның 28 февралендә хәзерге Саба районы, Зур Саба авылында туып үсә. Казан музыка училищесында белем ала. Бөек Ватан сугышына катнаша. Сугыштан соң Казан консерваториясен тәмамлый. Консерваториядә укыган чагында ук инде X. Ве- лиуллин халык җырларын эшкәртә, үзе дә яңа җырлар иҗат итә. X. Вәлнуллии бигрәк тә күренекле татар шагыйрьләренең сүзләренә язылган җырлары һәм кантаталары белән җыр сөючеләр ихтирамын казанды. X. Вәлиуллинның зур әсәрләреннән берсе — 1957 елда М. Жөлил исемендәге опера һәм балет да Самара өлкәсе, Сафарка авылында туа. Элек авыл мәктәбендә, аннары Уральскида рус мәктәбендә белем ала. Беренче бөтен дөнья сугышында катнаша. Яраланып, әсир тешә. Әсирлектән театрында куелган «Самат» операсы. X. Вахит либреттосына язылган бу әсәр Мәс- көүде татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында зур уңьни белән барды. Сәләтле композитор X. Валиуллин «Муса Җәлил», «Миркәй белән Айсылу» (Н. Исәнбәт), «ТаһирЗәһрә» (Ф. Бурнаш), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т. Миңнуллин) һәм башка бик күп сәхнә әсәрләренә музыка язды. Хәзер ул «Самат» операсының яңа варианты естендә эшли; скрипка өчен лирик җырлар, тынлы оркестр өчен маршлар, баян өчен музыкаль әсәрләр иҗат итә. Әнәс Тумашевка 50 яшь Әнәс Тумашев 1924 елның 9 февралендә Чис- тай шәһәрендә дөньяга килә. Аның бала чагы да шушы шәһәрдә уза. Булачак рәссам 1938—1942 елларда Казанда художество мәктәбендә укый. 1945 елга кадәр, ягъни Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы, заводта эшли. Сугыштан соң өметле яшь рәссамны Ленинградтагы И. Репин исемендәге скульптура-архитектура институтына укырга җибәрәләр. 1953 елда Ә. Тумашев институтны уңышлы тәмамлап, Казанга кайтты һәм Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында художник булып эшли башлады. 1958 елда К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле тамашачылар арасында зур уңыш казана. Бу әсәрне сәхнәләштерүче һәм куючыларга, шул исәптән Ә. Тумашевка да, Тукай бүләге бирелде. «Таһир-Зөһрә» (Ф. Бурнаш), «Миркәй белән Айсылу» (Н. Исәнбәт). «Чикләвек төше» (Г. Ахунов), «Тол хатыннар, тол кызлар» (С. Шакуров), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т. Миңнуллин) һәм тагын дистәләрчә спектакльләрне тамашачылар Ә. Тумашев оформлениесендә карадылар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан художниклар союзы председателе урынбасары Ә. Тумашев бүгенге көндә, театрда художник булып эшләү белән беррәттән, Казан художество училищесында яшь рәссамнар укыта, төрле җәмәгать эшләренә катнаша.