Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Җайлашмыйбыз Кайберәүләр, шулай, өстән генә Сугып китә безнең иңнәргә. Нигә, имеш, бераз җайлашмыйсыз Аркан исә торган җилләргә. Җайлашмыйбыз! Менгән манарабыз Булса булсын, әйдә, тәбәнәк. Җирнеке без! һәрчак җиргә гашыйк, Хисләребез, җаныбыз сәламәт. Җил уңайга салган манаралар Күренә, дөрес, төрле тарафка. Хуҗалары ләкин җирнең ямен Күрә алмый шуннан карап та. Бәхет хакында Дөнья куйган чакта бабам миңа Таш пулатлар мирас итмәгән. Солдат әткәм соңгы сулышында Васыять әйтү белән чикләнгән. Ата-бабам нигезе такыр булгач, Ярлылыкка шактый бай булдым. Тик кешеләр бәхетен көнләмәдем, Алар кайгырсалар — кайгырдым. Шушы көнгә кадәр белмим әле Тулы бәхет нинди булганын. Мин киткәндә җирдән әзер бәхет Сорамасын миннән улларым. Канатлар ныгысалар да Якты дөньяга килдек тә Канат чыгардык җирдә. Кырыс күңелле булырга Кирәктер кыю иргә. Өзәңгеләрне зыңлатып Чаптык елгыр атларда... Ә соңыннан җылы сүзләр Яздык сәлам-хатларда. Уттан алып, суга салып, Сынады безне заман. Канатлар ныгыдылар, тик Күңелләр йомшак һаман. Дилбегәләр Киттеләр, ил-йортны яклап, Иң хәвефле елларда. Киттеләр... дилбегәләрен Биреп безнең кулларга. Атларга камыт кидердек, Арба өстенә басып... Тормышка без шулай кердек, Җил капкаларны ачып. Атларыбыз һаман давыл Эченнән җилдерәләр. Чыдаса да чыдый икән Кулдагы дилбегәләр! Башка чыгучылар ашыктыра Киң җилкәле ирләр киң урамда Бура күтәрәләр язларын. Бу шигыремне алар күтәрәчәк Бүрәнәгә утырып язамын. Сагыз исе аңкый тирә-якка Гәрәбәдәй сары нараттан. Авыл, авыл, сиңа ямь өстәгән Биек бураларны яратам. Башка чыгучылар ашыктыра, Син аларга тел-теш тигезмә. Көтелмәгән яңа бәхет иңсен Алар кора торган нигезгә. Разил Вәлиев Туган як Таныш ярлар, якын ярлар, туган җир — Уйна да көл, шатлан, сөен, җырлап йөр. Куптән качкан моннан дошман яулары, Шуңа горур, шуңа мәгърур таулары. Туган җирдә безгә һәрчак кадер бар, Адым саен анда таныш каберләр. Үткән көннәр — безгә сагыш-истәлек. Бу сагышлар тормасачы өстәлеп. Җылырак шул туган якның кояшы. Монда безнең юл азагы, юл башы. Чакыра тик ерак чүлләр, себерләр... Тимер булды эштән сезнең сеңерләр. Җылынды күк хәтта Себер кояшы. Тик туган як һаман хәтер юлдашы. Гөлгә күмдек ач даланы, чүлләрне. Безнең тирдән тозланды ил күлләре. Туган якның сулары да тоз иде. Алыштырмый ләкин күлләр диңгезне. Җылытсак та салкын Себер җилләрен, Кошлар көзен монда очып килмәде. Язлар саен кабатлады гел алар, Сау-сәламәт, диеп, анда оялар. Дәртләнеп без тагын эшкә тотындык. Колак тыңлый ил хәбәрен йотылып. Кайтырбыз без, салкын Себер гөл булгач. Сагышыңнан үлә күрмә, сандугач. Ә хәзергә ташка тамсын кайнар тир. Түз, егет бул, «туган як» дип җырлап йөр. Диңгездә ява яңгыр Чүлләрнең кипкән ирене, Сөяк булган саксаул. Оеп утыра барханнар — Диңгездә ява яңгыр. Саргайган йөзе болынның, Иелгән бодай башы. Күзе күктә игенченең, Моңсу аның карашы. Тын калган басу юллары, Юк бер юлчы узганы. Бер көндә куна тарихның Бер гасырлык тузаны. Искереп бетте кояш та, Уңды күкнең буявы. Күңел төбенә күмелгән Авыр уйлар уянды. Саекты тирән елгалар, Инешләр корыр инде... Диңгезгә барып егылды Даланың кайнар җиле. Кунды йөзгә җыерчыклар — Җир-анага, ай, авыр... Әлсерәгән басу-кырлар... ...Диңгездә ява яңгыр.