ЛЕНИНГРАД ӨЧЕН СУГЫШЛАРДА
Ленинград стенасы янында дошманны тар-мар итүгә утыз ел тулды Нева буендагы боек шәһәр 900 көнлек камауга чыдады һәм эциңеп чыкты Шушы канлы сугышларда илебезнең барлык халык лары белән бергә татар егетләре дә үзләрен сынатмадылар, арысландай сугыштылар Түбәндә без журнал укучыларына үзәк хәрб ■ архив документлары белән бергә Ленинград фронтының еВатанны саклауда» һәм Волхов фронтының ефронт правдасы» газеталары ның төрле жанрдагы материалларын тәкъдим итәбез Материалларны тарих фәннәре кандидатлары Җ Гыйльманоө. А Айнетдинов әзерләделәр. зге бурычымны үтәрмен,— дип башлый гвардия ефрейторы Д. Искәндөров үзенең «Фронт правдасы» редакциясенә язган '' хатын.— Мәгърур Ленинград минем туган Татарстанымнан ерак булса да, миңа якын һәм кыйммәт ул. Бөек Ленин тудырган хакыйкать яктылыгы, халкымның азатлыгы һәм бәхете шушыннан. Нева буйларыннан килде безгә. Сугышка кадәр мин укытучы идем. Хәзер минем кулымда сугыш коралы, фашистлар шәһәрне күп тапкырлар кинәт бәреп алырга маташып карадылар — булдыра алмадылар. Алар аны интектереп җиңмәкче булдылар — барып чыкмады. Без блокаданы өздек, ләкин хәлиткеч бәрелеш алда әле. һәм без яңа һөҗүм сугышларына хәзерләнәбез. Ленинград янындагы сугышларда мин ике тапкыр яраландым. Үз яраларым өчен. Ленинград яралары өчен мин егерме фашистны дөмектердем. Бу бик аз. Ватаным алдында өле мин бурычлы». Батарея күзе ...Ленинград дошман боҗрасы белән камап алынган. Немецлар шәһәрне ачлык һәм артиллериядән атулар белән буарга маташты лар. Шушы авыр көннәрдә Ладога күле аркылы боз трассасы — «Яшәү юлы» төзелде. Зариф үзенең зенит часте белән бергә боз И трассасына чыкты. Ут ноктасы күлнең уртасына, боз өстенә урнаштырылды. Зариф биноклен кулга алып үзенең үткен күзләре белән һаваны туктаусыз күзәтә. Бик каты салкыннар да, сөякләргә кадәр үтеп керә торган ачы җилләр дә, дошман атулары да батыр разведчик Зарифның сизгерлеген йомшарта алмадылар. Личный состав тәүлекләр буена эшләде. Орудиеләрнең басымы, атулар нәтиҗәсендә боз шартлап, кайбер урыннарда су бәреп чыкты. Ут позициясе бик еш бер урыннан икенче урынга күчерелде. Зариф бу чакта тәүлеккә 12 шәр сәгать постта торды. Аяклар бер урында басып торганлыктан туңа, күзләр бертуктаусыз күзәтеп торганлыктан арыйлар иде. Ләкин Зариф күзәтүне туктаусыз алып барды. Зарифның дөрес һәм ышанычлы мәгълүматлары нәтиҗәсендә аның ут алып баручы сугышчан дуслары дошманның цельләрен уңышлы рәвештә зарарладылар. Автомашиналар колоннасы боз өстендә туктаусыз хәрәкәт итеп тордылар. Ленинград яшәде һәм сугышты. ...Сугышлар Карелия бугазында башланып китте. Һөҗүм итүче гаскәрләрнең девизы: «Алга — Выборогка!» иде. Зарифта үзенең сугышчан дуслары белән анда ашыкты. Зенитчиклар су аша кичүче гаскәрләргә ярдәм итәргә тиешләр иде. Часть немец-фин самолетларына каршы бер ай сугыш алып барды. Ут позициясе һәр вакыт дошман артиллериясе һәм минометларның уты астында торды. Зариф сугышчан хезмәтне намуслы рәвештә алып барды. Өч атна эчендә ул дошманның 563 самолетын таныды. Танылган самолетлар арасында сугыш барышында батарея 29 самолетны бәреп төшерде. Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыгы өчен Зариф Ерижипов (Рәҗәпов) «Батырлык өчен» һәм «Ленинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнде. «Ватанны саклауда» газетасыннан Ленинград фронты герое— Гыйльми Баһаветдинов Армиягә Гыйльмине озаткан чакта: «Батыр бул, улым, немецны рәхимсез кыйна!» дип калалар Афзал ага белән һөмәйрә апа. Ата белән ана улларының Советлар Союзы Герое исеменә лаек була алуын бәлки күз алдына да китерә алмаганнардыр. Шөгер егете, 21 яшьлек комсомолец Гыйльми Баһаветдиновның батырлыгы турында полкташлары арасында гына түгел, ә бөтен Ленинград фронты күләмендә телдән-телгә сөйләнелә, листовкаларда, газеталарда языла. Безнең частьлар һөҗүмгә бара иде. Алда — дошманның ике елдан артык төзегән ныгытмалары. Анда тимер-бетон корылмалар, таш надолбалар, чәнечкеле тимер чыбык киртәләр һәм башка бик күп төрле оборона корылмалары бар. Безнең артиллерия сәгать ярым буена дошманның алгы сызыгындагы ныгытмаларын утка тотты. Батареяләр утны йөз метрлар чамасы дошман оборонасы тылына күчерү белән, атака рубежына тупланган сугышчылар өстеннән һавага кызыл ракета күтәрелде. — Ватан өчен, алга! — дигән тавыш яңгырады. Озын буйлы, башына корыч каска кигән автоматлы егетнең яткан урыныннан сикереп торып алга ташланганын күреп, сугышчан тәртиптәге барлык сугышчылар берьюлы дошман өстенә ташландылар. Ике-еч минут үтүгә атака җитәкчесе булып алга йөгергән шул ук егетнең расчеты, үз пулеметын дошман окобына урнаштырып, озын нәүбәтләр белән ут ачты. Ул өлкән лейтенант Онищенко подраз- делениесенең станоклы пулемет расчеты командиры сержант Гыйльми Баһаветдинов иде. Көтмәгәндә икенче флангтан дошман пулеметы безнең һөҗүм итүчеләр юлына кыйгач прицеллы ут ачты. Бер минутка соңга калу никадәр күп кан түгү булуын яхшы аңлаган Гыйльми алты граната алып дошман дзотына таба шуышты. Бер-бер артлы ташланган гранаталар дошман дзоты амбразураларына очып, пулеметны тончыктырдылар. Дошман пулеметы тыну белән Гыйльми дзот башына менеп ал байрак кадады да тиз генә дзот эченә керде. Ул анда пулемет янында аунап яткан өч дошманның үле гәүдәсен күрде. Дзот башындагы кызыл байрак барлык сугышчыларны алга чакырган төсле алланып җилфердәде. Рота үзенең герое артыннан тагын алга ташланды. Икенче рубежда, урман чатында дошман тагын каршылык күрсәтергә маташты. Баһаветдинов «Максим»ының артына үзе ятты. Траншея эчендәге кызу сугышларда дошман снаряды ярчыгы аның аркасын яралады. Баһаветдинов перевязкадан соң санчастька китмәде, дошманны тагын да көчлерәк ачу белән кырырга тотынды. Кечкенә елганы кичкән вакытта дошман снайперы рота командирын сафтан чыгарды. Баһаветдинов пулеметтан нәүбәт биреп чыршы башына урнашкан дошман «күкесен» бәреп төшерде. Аннан соң, рота белән командалык итүне үз өстенә алып, якында күренгән авылдагы дошманны штурмлау өчен китте. Алар тиздән авылдан фашистларны куып чыгардылар. Сержант Баһаветдинов ротаны төркемнәргә бүлеп, урман эче белән әйләнеп чыгарга һәм дошманның чигенү’ юлларын кисәргә кушты. Арыслан йөрәкле батыр командир Баһаветдинов, бер төн эчендә ике тапкыр яраланса да, ротаны калдырып тылга китмәде. Ул шушы сугышта автоматчылар төркеме белән дошманның өч пушкасы янына барып чыкты. Безнең автоматчыларны күреп дошман ездовой- лары атлары белән бергә качарга маташсалар да, безнекеләр юлны кисеп дошманның 7 артиллеристын (3 пушка һәм атлары белән) пленга төшәргә мәҗбүр иттеләр. Татар халкының данлыклы улы — каһарман сугышчы сержант Гыйльми Баһаветдиновка Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелде. Аның туган районы — Шөгер районы хезмәт ияләре һәм ул туып үскән Сарабпккул авылы колхозчылары үзләренең яшь батыр улы белән хаклы рәвештә горурланалар. Герой туган җиренә кайта алмады. Ленинградны азат иткәч, фашистларның үз өннәрендәге сугышларда катнашты һәм бер бәрелештә каты яраланып һәлак булды. Батыр гвардияче 1941 елның июль аенда Смоленск шәһәрендә кызылармеец Тимерхан Булатов башкалардан үзенең җитезлеге, батырлыгы белән аерыла. киң күкрәкле, таза беләкле, ачык йөзле бу егетнең исеме үк корыч-тимер булуын әйтеп тора. Бер көнне дошманның һөҗүмен туктату өчен лейтенант Стоянов- ның взводы җиде тапкыр контратакага бара. Анда Булатовтан баш VVdVIfniRJAS Н31.Ө tfVdJHHHaU* ♦ ка Әхметов, Хисамов фамилияле татар егетләре була. Дошман юлында алар стена кебек торалар, йөзләгән фашистларны дөмектерәләр. Бу сугышта Тимерхан штык һәм приклад белән өч гитлерчыны юк итә. Икенче бер сугышта Булатов каты яраланып госпитальгә эләгә. Терелеп чыккач, Булатов Ленинград фронтына җибәрелә. Тәҗрибәле сугышчы Булатовка сержант исеме бирелә. Отделение командиры Булатов сугышларның берсендә сафтан чыккан рота командиры Логиновны алмаштыра. Атака уңышлы тәмамлана. 1943 елда Тимерхан хезмәт иткән полкка гвардиячеләр исеме бирелә, ә сержант Булатовның погоннарына берьюлы икешәр йолдыз тагыла. Гвардия лейтенанты Булатовның ротасы Ленинград янындагы Пулково биеклегеннән ерак түгел шоссе юлын саклый. «Бутылка» дип аталып йөртелгән бу участоктан гитлерчылар шәһәргә үтә алмыйлар. Бу урынның куркынычлы булуы дошманның өч яктан уратып кечкенә бер биеклектә урнашкан ротаны һәр вакыт пулемет, миномет утлары астында тотуында була. Шунда Тимерхан Булатовның ротасы унлаган дошман атакасын кире кайтара, үз позицияләрен нык саклый. Ләкин гвардиячеләр бүгенге көн белән генә яшәмиләр, ә яңа һөҗүмгә хәзерләнәләр. 1944 елның январь көннәрендә Булатов ротасы беренче булып дошманның тимер чыбык киртәләрен, миналы кырларын үтеп, дошман өстенә ташлана. Булатов тәрбияләгән өлкән сержант Әхмәдул- лин, кызылармеец Әхмеров бу сугышларда унлаган фрицны юк итәләр. Дошман позициясе алына һәм сугышчылар тагын алга омтылалар. Шушы җирләрдә гражданнар сугышы елларындагы кызыл- гвардеецлар кебек дошманны тукмыйлар һәм Ленинград өлкәсен азат итүдә дан казаналар. Тимерхан Булатовның погонында тагын бер йолдыз өстәлә. Ул Кызыл Йолдыз, «Кызыл Байрак» орденнары һәм «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Онытылмас көннәр 1944 елның 19 январь көнендә Ленинград фронты сугышчылары Пулково һәм Ораниенбаум районнары буенда һөҗүмгә күчәләр. Нәтиҗәдә фашистларның 7 пехота дивизиясе тар-мар ителә, күпләгән авыр артиллериясе кулга төшерелә. Моннан соң гитлерчылар Ленинградны тупка тота алмыйлар. Менә ничек башлана ул 19 январь көне лейтенант Ибраһим Галиев өчен... — Иптәш лейтенант! Сезгә взводыгыз белән дошман тылына үтеп керергә туры киләчәк,— дип приказ бирә комбат. Тактик әзерлек вакытында үткәрелгән өйрәнүләр үзенең җимешен сугыш кырында күрсәтә. Лейтенант Галиев взводы немецларның борын төбеннән тавышсыз-тынсыз аларның тылына үтә. Алдан билгеләнгән сигнал буенча, Галиев автоматчылары кинәттән дошман позицияләренә ут ачалар. Траншеялардан сикерешеп чыккан гитлерчылар, кемгә атарга, кая таба качарга белмичә, буталыша башлыйлар. Безнең подразделениелар, дошман оборонасындагы туган бу паникадан файдаланып, һөҗүмгә күчәләр һәм, моңа кадәр ныклы каршылык күрсәткән немецларның көчен сындырып, алга омтылалар. Батальон сугышчан бурычны үти. Лейтенант Галиев үзенең взводы белән йөзләгән фашистны юк итә һәм 18 ен пленга ала. Яшь офицер комсомолец Ибраһим Галиев үз өстенә йөкләнгән бурычны сокланырлык осталык белән башкара һәм аны хөкүмәтебез II Дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли. Лейтенант Вәли Галимов 131 гитлерчыны дөмектерде Татар халкының татар фронтовикларына язган хатында шундый сүзләр бар: «Иөз немецны дөмектергәч, туктап калма, йөз дә беренчесен мушкаңа ал!» Татар халкының данлы улы лейтенант Вәли Галимов (Татарстанның Шөгер районы, Керкәле авылыннан) ай ярым эчендә йөз немецны үтерә. Икенче көнне 101 нче фрицны эзләп позициягә чыга. Тимер юл янында ком тутырган капчыклар артыннан немец снайперының каскасы күренеп кала. «Әһә! Син минеке!» — ди Галимов һәм винтовкасын чыбыклар, яфраклар белән маскировкаланган бруствер өстеннән немец каскасы күренгән ноктага төзәп куя. Каска тагын бер күтәрелеп чума, бу юлы фрицның күзләренә терәгән бинокль пыяласы ялтырап күренеп кала. Галимов үзенең ярдәмчеләренә «дәшмәгез» дигән ишарәне аңлатып, күз кысып куя. Ләкин немецның бер күтәрелеп, бер чума торган башы, аның куркаклыгы көләсене китерә: «прх!» итеп куя берәү. «Көлмәгез, шайтаннар!» — дип кисәтә Галимов. Ул фрицка тагын бер тапкыр күтәрелергә һәм = үзен сизмәүләрен күреп тынычланырга мөмкинлек бирә. Тынычлан- ф ган фриц кыюланып китә, башын тагын да югарырак күтәрә һәм... винтовка шартлавы артыннан ук кыйгаеп авып төшә. «Менә хәзер көлегез инде!» — ди Галимов иптәшләренә. 101 нче үтерелгән фриц артыннан шулай ук 102 нчесе, 103 нчесе, 104 нчесе... тезелеп китә. Туры килгәндә Галимов винтовканы автомат, кул пулеметы белән алыштыра, фрицларны берәмләп кенә түгел, икешәрләп, өчәрләп, күпләп кырып ташлый. Томанлы көннән файдаланып, Галимов бер көнне кул пулеметы алып, немец позицияләренең алдына килеп урнаша. Җиде фриц үзара нидер гагылдыйлар. Араларында берсе, калын мыеклы офицер, кулларын эреләнеп кенә кесәләренә тыгып тора. Галимов пулеметны каен ботагына җайлап, ярдәмчесенә: «Миша, тотып тор пулеметны, чайкалмасын!» — ди. Үзе фрицлар өстенә бил тиңентен төзәп, берьюлы ярты диска җибәрә. Офицер кинәт кулларын кыяфәтсез чайкап авып төшә. Немецлар егыла башлагач, Галимов аларның аякларына төзәп ата. Җиде немецтан икәве генә качып котыла. Шунда ук исләрен җыеп, фрицлар Галимов торган урынга рота минометыннан котырган ут ачалар. 47 мина ташлыйлар фрицлар, тирә-яктагы каеннар теткәләнеп бетә, брустверның яртысын мина җимереп китә. Галимов үзенең ярдәмчесе Миша Лукьянов белән дискаларны атып бетерми торып позициядән китмиләр. Галимовны снайперларның армия күләмендәге слетында «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгәндә ул инде 106 фрицны дөмектергән була. Аның данлыклы снайпер исеме армия күләменнән тыш та, тылның ерак почмакларына барып җитә. Моңарчы таныш булмаган кешеләр аңа соклану һәм котлау хатлары язалар. «Иптәш Галимов, сез яраланмадыгызмы, сәламәтлегегез, кәефегез ничек?» — дип кайгыртып яза аңа таныш түгел бер кыз. V класста укучы Рая Пыховская Уралдан яза: «Кадерле Вәли Шакирович, сезгә, сөекле Ватаныбызның данлыклы сакчысына хат язуым белән мин горурланам. Сезнең сугышчан хисабыгызда 129 үтерелгән фриц барлыгын белдем. Данлыклы эшегезне дәвам иттерегез, мөкатдәс совет җирендә немец ерткычларының исен дә калдырмагыз!» VtfdVinnn 1ЛЭ ИЭҺӨ TfV-l ппш Лейтенант Галимовның сугышчан исәбендә 131 дөмектерелгән фриц. Ләкин бу аның рәсми исәбе. Снайперлыгына кадәр ул Волхов фронтындагы бик күп каты сугышларда, гитлерчыларны Тихвиннан куып чыгаруда, аларны Волхов елгасы артына ыргытып ташлауда катнашкан. Винтовка һәм штык белән ул анда бик күп фрицларның башына җиткән. Аның 131 исәбе менә шушы сугышларда кырган фрицларның дәвамы булып китә. Үзенең снайперлык хезмәтен ул яшь сугышчыларга өйрәтә. Үзләренең сугышчан исәпләрендә дистәләрчә үтерелгән фриц булган Локтионов, Касимкулов, кече лейтенант Шестопалов һәм башкалар — аның шәкертләре. Иптәш Галимов хезмәт иткән частьның командованиесе батыр снайперның атасы Шакир абзыйга улының сугышчан батырлыгы белән котлап махсус хат язды. Үзенең туган авылы Керкәледән командование исеменә Шакир абзыйның җавап хаты килде. Бу хатта түбәндәге сүзләр бар. «Минем дүрт улым Ватан сугышының төрле фронтларында немец илбасарларына каршы сугышалар. Бар да коммунистлар һәм комсомолецлар. Күптән түгел кече улым Гатаның «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүен ишетеп шатланган идем. Инде Вәлинең шундый зур батырлык белән дан алуы — минем өчен шатлык өстенә шатлык». Лейтенант Галимов фрицларны берәмләп, парлап, күпләп юкка чыгаруын 1944 елны январь аендагы сугышларда дәвам итә. Татарстан кызлары Казан шәһәренең Беренче гинекология клиникасында эшләүче профессор Зәйнәп Шәйхиевна Гыйләҗетдннованы күргәч, аның Ленинград блокадасында булуын күз алдына китерү дә кыен. Шат йөзле, тормышны яратучы, яшәү яме таба белүче кеше ул. Ә үзе сугыш, ачлык күргән, меңнәрчә кешеләрнең үлемен күргән. Хәрби врач Гыйләҗетдинова 239 нчы укчы дивизиядә була. 18 январь көнендә Синявино районында ике яктан һөҗүм итеп килгән Ленинград һәм Волхов фронтлары очраша. Гыйләҗетдинова бу көнне әле дә хәтерли — йөзләгән яралы сугышчылар аның кулы аша үтә. Аның өчен һәр сугышчы кадерле. Ә каты яраланганнарның күңелен табу, тормышларын саклап калу җиңел түгел. Ләкин 26 яшьлек Зәйнәп ару-талуны белми, дошман бомбаларының шартлавын да ишетми. Зәйнәп Шәйхиевна өчен иң кадерле минутлар — сугышчыны үзенең частена озату. Күпме рәхмәтләр әйтелә!.. Кызларга ял вакытында да эш күп. Сугышчан дусларының гимнастеркаларын ямыйлар, керләрен юалар, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Ике орден кавалеры 1943 елның җәендә ак төннәр башланды. Аны безнең очучылар оста файдалана. Еракка хәрәкәт итүче бомбардировщиклар эскад- рильясе командиры кече лейтенант Н. Корбанов Ленинград өлкәсендә урнашкан дошман аэродромын бомбага тотарга дигән приказ алды. Берничә минуттан Корбанов экипажы һавада иде. Ике мең метр биеклектә самолет уңышлы рәвештә фронт линиясен үтте. Цельгә җитәр алдыннан экипаж командиры Корбанов үзенә бирелгән биеклектән дүрт йөз метр югарылыкка күтәрелде. Шуннан соң ул, моторларны туктатып, цельгә таба тавышсыз атылды. Штурман, команда бирелгәч, бомбаларны дошман аэродромына яудырды. Аннан тагын бер атака ясалды. Нәтиҗәдә: биш урында янгын күтәрелде, шартлау тавышлары ишетелде... Ак төннәр вакытында уңышлы очышларның бу беренчесе түгел иде. Кызыл Байрак һәм Ватан сугышының II Дәрәҗә орденнар кавалеры Н. Корбанов экипажы июнь төннәрендә тугыз очыш үткәрде. Шуларның дүртесендә ул гүзәл нәтиҗәләр күрсәтте. Туры төшерелгән бомбаларның куәтле ударлары белән дошманның бик күп складлары һәм амбарлары көлгә әйләндерелде. 1944 елның һөҗүмнәре алдыннан батыр татар егете Корбанов 150 дән артык сугышчан очыш ясады. Аның Ленинград янында дошманны кыруда үз өлеше бар. «Фронт правдасыо газетасыннан Онытылмаслык тантана Җиңү көннәрендә сугышчылар кабат-кабат дәһшәтле көннәрне хәтерләренә төшерәләр. Гвардия өлкән лейтенанты К. Яһудин (ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, I, II Дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән) һәм гвардия сержанты 3. Гайфуллин (II Дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Батырлык өчен», «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән) менә нинди истәлек язалар. «Без тугыз йөз көн буена ленинградлылар белән кулга-кул тотынып, җилкәгәҗилкә торып Нева ярындагы шәһәрне саклап, явыз фашистларга каршы сугыштык. Без бөтен кайгыларыбызны, Шатлыкларыбызны бергә уртаклаштык. Бер теләк белән Ленинградны саклап калырга, дошманны тар-мар итәргә һәм җиңүне яулап алырга омтылдык. Шушы теләк һәм уй белән Неваның сул як ярында дошманның боҗрасын өздек һәм аны җиңдек. Ленинградлыларның бәхете өчен Синявино биеклегендә, Пулково янында, Карель бугазында сугыштык. Безнең һәркайсыбыз уннарча тапкыр атакага барды. Безнең һәрберебез солдат бәхетенә төшә торган авыр сынауларны кичерде. Ленинградлыларның туган шәһәрне саклауда батырлыкларын онытмабыз. Алар ачлыкта, ял итүне белмичә, тәүлекләр буена артиллерия уты астында станоклар янында безне корал белән тәэмин иттеләр. Бу безгә көч бирде һәм яңа батырлыкларга рухландырды. в. «к. У.» м 2 ф ЛЕНИНГРАД ӨЧСН СУГЫШЛАРДА 113 8 июльдә иртән сәгать 9 да (1945 ел) без кабат шәһәр урамнарына, аяк бастык. Без шәһәр урамнарында ленинградлылар каршында: үзебезнең бурычыбызны намуслы үтәвебез белән горурланып йөрдек. Күп сугыш кырларында җилфердәгән сугышчан байракларыбыз батыр ленинградлыларны котлыйлар. Пулково биеклегеннән алып Сарай мәйданына кадәр ленинградлылар чын күңелдән безне котлыйлар. Алар безне йөз меңләгән чәчәк букетлары белән күмделәр, туган уллары итеп, иң кадерле хөрмәт күрсәттеләр, безне кочтылар: «Рәхмәт сезгә, гвардеецларбөркетләр, сез рус коралының данын арттырдыгыз»,— диделәр. Рәхмәт хөрмәтегезгә, батыр ленинградлылар!» «Ватанны саклауда» газетасыннанПовар-сугышчы № берләшмәсенең ял йортында торып ял итеп киткән сугышчылар һәм командирлар үзләренең бу йорт турындагы фикерләрен һәм тәкъдимнәрен ял йортының аерым дәфтәренә язып китәләр. Бу язмаларның һәрберсендә аеруча урынны ял йортының ашханәсе һәм повары тота. «Без ял иткәндә аш һәр көнне төрле, туклыклы һәм бик тәмле булды». ♦Повар безгә бик ягымлы һәм кунакчыл булды. Ул безне беренче класс ресторан ашлары белән сыйлады». «Повар безне һәр вакыт туклыклы, тәмле сыйлавы белән генә чикләнмәстән, һәркайсыбызга килеп, ашны тагын да ничек яхшыртырга кирәклек турында фикерләр һәм киңәшләр сорап торды». «Ашханәдә һәм кухнядагы чисталык мондагы хуҗаларның ял итүчеләр турында аеруча кайгыртучанлык күрсәтүләрен әйтеп тора». Бу язмалар эчендә шулай ук ял йортының эшен тикшергән командирларның имзалары бар һәм алар да шулай ук ашханәнең эше турында югары бәя бирәләр. Атаклы повар Казанның зур гына бер эшчеләр ашханәсендә эшләгән Хәбибулла Имаметдинов булып чыкты. — Сезне монда бик яраталар икән, Хәбибулла абзый! — Яманлаганнары юк. Үземә килгәндә, мин эшемне намус белән үтәргә яратам. Мин үзем сугышларда шактый булдым, тормышның ачысын да, төчесен дә татыдым. Мин сугышчыга нәрсә кирәклеген беләм,— диде ул. — Нинди сугышларда булдыгыз? — Мин Ленинградны саклау сугышларының башыннан алып диярлек катнаштым. Пулково обсерваториясе янында сугыш белән ясалган разведкада катнаштым. Ленинград янында минометчы булып сугыштым. Немецлар безне чолгап алырга теләгәннәр иде, бирмәдек. Аннары без немецларны Тихвиннан бәреп чыгардык... Менә дигән повар, батыр сугышчы Хәбибулла иптәш Имаметди- новның Кызыл Армия сафындагы хезмәт юлы, кыскача гына итеп әйткәндә, менә шундый. Кыскасы, кая гына, нинди эшкә генә куйма, булдыра торган егет ул! Административ хезмәт өлкән лейтенанты Ә ФӘИЗИ. Комсомолец Фосих Гыйльмоновның батырлыгы Безнең подразделение халык яши торган пункт янында дошман белән очрашты. Пулеметчик комсорг Гыйльманов, сугышчан бурыч ф белән танышкач, ротаның комсомолецларын җыйды. Беседа сугыш вакытындагыча кыска иде. Комсомолецлар пехотаның сугышчан тәртибендә үзләренең урыннарын алдылар. Атакага сигнал булды. Гыйльманов үзенең «Мак- сим»ын алга тәгәрәтеп, юл янына уңайлы позициягә урнаштырды. Аңардан йөз метр ераклыкта дошман пулеметы ата башлады. Гыйльманов ату белән җавап бирде. Немец пулеметы мәңгегә тынды. Ләкин сул яктан дошманның икенче пулеметы ата башлады. Гыйльманов пулеметын уңайлы позициягә урнаштырып, дошман пулеметына чират бирде. Немецларның пулеметы сафтан чыкты. Батыр пулеметчик Гыйльмановны гитлерчылар күрделәр һәм аңар автоматлардан ут ачтылар. Фасих Гыйльмановны дошман пулясы авыр яралады. Батыр комсомолец дошманның контратакага җыенганын күрде. Гыйльманов актык тамчы канына кадәр дошманга каршы сугышырга карар итте. Гитлерчылар совет пулеметчысын үлгән дип санап, безнең подразделениенең тылына әйләнеп үтмәкче булдылар. Ләкин җиңүгә ышанган комсомолецның кайнар йөрәгендә дошманга каршы нәфрәт яши иде. Ул бөтен көчен җыеп пулеметка тотынды һәм контратакага килүче фашистларны кырды. Гыйльмановның иптәшләре ярдәмгә килеп өлгергәч, аны кан эчендә күрделәр. Гыйльмановтан ерак түгел 30 лап гитлерчының үлә гәүдәләре ята иде. Безнең подразделение авылга бәреп керде, һәм Фасихның каны өчен комсомолецлар фашистлардан рәхимсез рәвештә үч алдылар. «Ленин шәһәре өчен сугышларда татарлар» Ленинград фронтының политик идарәсе татар телендә «Ленин шәһәре өчен сугышларда татарлар» исемле брошюра чыгара. Брошюрада басылган очерклар данлыклы татар сугышчылары, Ленинград фронты геройлары турында сөйлиләр. Танк йөртүче механик, өлкән сержант Хәмидуллин сугышта дан яулап ала. Ул үзенең дәһшәтле машинасы белән фашист илбасарларны рәхимсез рәвештә юк итә. Сугыш операцияләренең берсендә дошманның мина кырлары аркылы, снарядлар белән казылып беткән, сазлык җирләр аркылы үтәргә кирәк була. Танкист Хәмидуллин, юлдагы барлык тоткарлыкларны җиңеп, үзенең машинасын һич тә ялгышмыйча, туп-туры дошман дзоты өстенә алып бара. Аннан сикереп чыккан бер немец танкның чылбырына граната ыр- гытмакчы була. Ләкин Хәмидуллин фашистны юк итә һәм дзотны таптап үтеп, анда булган гитлерчылар группасын күмеп калдыра. Юлны дәвам итеп батыр танкист дошманның тагын ике дзотын, берничә землянкасын җимерә һәм ике пушканы сафтан чыгара. Шул арада немецлар да Хәмидуллин танкысын сафтан чыгаралар — мотор эшләми башлый. Батыр йөрәкле егет куркып калмый, тиз-тиз моторны карый һәм ток килә торган чыбыкның өзелгәнлеген күреп ала. Шул арада немецлар танкны камап алалар. Ф ЛЕНИНГРАД ӨЧЕН ОУГЫШЛАРДА — Бирел! — дип кычкыралар фашистлар. Ләкин шул чакта машина яңадан эшли башлый һәм бөтен көче белән алга омтыла. Куркуга төшкән немецлар төрле якка сибеләләр. Татарстанның батыр улы Камил Акчурин да Ленинград янында дан казана. Татар халкының турылыклы улы Заһит Рәхмәтуллин үзенең частенда снайперлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе була һәм кырып ташлаган фашистларның санын көн саен арттыра бара. Заһит Рәхмәтуллин үзенең төз атылган пулялары белән 200 гә якын немец солдатын һәм офицерларын юк иткән. Ленинград фронты командующие Советлар Союзы маршалы Л. А. Говоров татар халкының тормышын якыннан белә. Ул үзе дә безнең якташыбыз, I империалистик сугыш елларына чаклы Алабугада реаль училищеда укый. Л. А. Говоров татар сугышчылары турында болай яза: «Татар солдатларының сугышчан эшчәнлекләре иң югары бәягә лаеклы. Алар, үзләренең рус туганнары һәм Советлар Союзында яши торган башка халыкларның уллары белән бергә, терсәккә-терсәк булган хәлдә, Ватаныбызның намусы һәм бәйсезлеге өчен, бөек Ленинград өчен немец илбасарларга каршы батырларча сугыштылар. Ленинград фронты гаскәрләре составында алар блокада көннәрендә дошманга каршы үзүзләрен аямастан нык сугыштылар. Ленинград янында, Карелия тамагында гитлерчыларны тар-мар итү сугышларында һәм, ниһаять, Советлар Эстониясен азат итү өчен барган соңгы сугышларда батыр һәм үтә кыю хәрәкәт иттеләр... Татар сугышчылары сугыш кырларында үзләренең иң яхшы сыйфатларын — Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңеп чыгу өчен үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди авырлыкларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Алар Совет Ватаны алдындагы үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр... Советлар Татарстаны немец-фашист илбасарларга каршы чын совет патриотларыча кыюлык һәм фидакарьлек белән көрәшкән фронтовик уллары белән горурланырга хаклы».