Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ

1973 елның январь-февраль айларында берникадәр вакыт миңа -эшсез» торырга туры килде. «Казан утлары» журналында «Күк күкрәр» романын басу тәмам хәл ителеп бетмәгән иде әле. Әсәрне, бигрәк тә зур әсәрне, журналда бастыруның тел максаты шунда, син гүя аны чакма ташка куеп, ныклыгын сыныйсың, меңләгән укучыларның карашын, фикерен беләсең. Укучы әсәрне ничегрәк каршы алыр, ашыккансың, тагын бераз эшләргә кирәк иде димәсме? Бигрәк тә Ленин темасы кебек аерата җитди темага тотынганда укуының фикере принципиаль әһәмияткә ия. Бездә бит бу теманы яктырту тәҗрибәсе зур түгел, е укучының күзе үткен, ул күпне күрә. Яшьрәк чагымда мин бер әсәремне тәмамлауга, шунда ук икенчесенә тотына идем, басылып чыкканын кетеп тә тормый идем. Күңелдә ышану шул кадәр кечле булганмы, темасы үзгәлекме, тәҗрибәсезлекме моны китерел чыгарган? Әмма хәзер саграк эш итә башладым. Яңа әсәргә тотынырга атлыгып тормыйм, картларча сабыр фикер йертәм: янәсе, алда гомер булса, язармын әле. Ә монысын тәмамларга кирәк, ярты юлда калмасын. Шул, «эш юктан» иске кәгазьләремне актарырга тотындым, басылып чыккай мәкаләләремне күздән кичердем. Әдәбият һәм публицистика мәсьәләләре буенча шактый куп нәрсә язылган икән. «Җил капканы ачканда»ны кабат укып чыктым. Моңарчы әдәбиятчылар аның белән кызыксынмаган иде. хәтта «Ялкын» журналында әзекләре басылып чыккач та игътибар итүче булмады. Бары тик соңгы вакытта гына бер әдәбиятчы иптәш кулъязманы үзе сорап алды һәм укып чыккач «Бу истәлекләрне язган эчен рәхмәт»,— диде. Шуннан минем башка уй килде: нигә бүтән истәлекләрне дә тәртипкә китермәскә? Алар вакытында язылган, мин алардаи файдаланганмын да. Мөстәкыйль әсәр булмасалар да, язучының иҗат лабораториясе материаллары сыйфатында әдәбият белән кызыксынучыларга кирәк булуы мөмкин. Китап укучылардан миңа байтак хатлар килә. Теге яки бу әсәрегезне ничек яздыгыз, материал каян алдыгыз, китаптагы геройлар бүген дә исәннәрме, аларның адресларын бирә алмыйсызмы, дип сорыйлар. Менә шундый хатларның берсе: «...Мин үзем Пермь өлкәсе, Барда районыннан... Авылда сигезенче классны тәмамлагач, Осага, авыл хуҗалыгы техникумына укырга килдем. Зоотехник булачакбыз... «Ак чәчәкләр» романын берничә тапкыр укып чыктым. Минем андагы геройлар: Гелшәһидә. Мансурның хәзерге вакытта Казанда яшәү-яшәмөүлерен беләсем килә. Ул геройлар үзләренең чын исемнәре белән язылганмы? Болар белен мин геие түгел, безнең бүлмәдә торучы башка татар кызлары да кызыксына. Хәзер бер кыз шул романны укый. Әгәр минем хыялым тормышка ашкан булса, мин, һичшиксез, Гелшәһидә, Мансур белән танышкан булыр идем. Мин бит Казандагы театр учив щесына керергә хыялланган идем™ Мемкинлек булу белен үземнең теләгемне үтер^Ь тырышачакмын... Гәлзадә». Кайбер тәнкыйтьчеләр мондый хатларны «җитдигә» санамый, янәсе, аларның авторлары зшләре юклыктан гына язучыга шундый беркатлы хатлар язалар Мин үзем башкачарак фикердә торам. Сүз юк, укучы бер генә төрле түгел, аның таләбен һәм зәвыгын өйрәнгәндә материалны мемкин кадәр киңрәк күлемдә алырга кирәк. Ләкин буген укучыларның хатларын бер җиргә туплау мәсьәләсе хәл ителмәгән бит. Ә укучы фикерен бары тик фактик материал нигезендә генә ачыкларга мемкин. Мин алай уйлыйм, мин болай уйлыйм диген сүзләрнең бәясе, кем генә әйтсә дә, әллә ни кыйммәт түгел, һәрхәлдә, укучыларны «җитдиләр һәм җитди түгелләр» дип икегә бүлү — узе үк җитди мәсьәләне артык гадиләштерү генә. Әгәр төптәнрәк уйласаң. тегеләре дә, болары да безнең укучылар лабаса. Алыгыз шул ук Гөлзадәне. Хаты беркатлырак, ләкин ул ихлас күңелдән язылган, хисләре саф, дөньяга карашы якты. Бүген ул студент, иртәгә —терлекчелек өлкәсендә белгеч. Ихтимал, яшьлек хыялы да тормышка ашар, дәртле тавышы, зур сәхнәләрдә булмаса да, үзешчән сәхнәләрдә яңгырар. Ничек инде, «җитди түгел» дип, шундый укучыдан кул селтисең? Аннары югары зәвыклы, матур әдәбиятны тирәнтен аңлый торган укучыны тәрбияләү эше дә безнең өстә тора бит. Берәү дә безгә күңелебез теләгән, коеп куйган, үзе зәвыклы, узе әдәбиятны тирәнтен аңлый торган укучылар тәрбияләп бирмәс— Минем бу язмаларым барысы бер әсәргә — «Ак чәчәкләрягә материал туплау турында. Медицина дөньясы минем хыялымны күптәннән уйнатып килә иде. «Алтын йолдызида, «Газинурида мин аларны беркадәр биреп тә карадым. Ләкин врачлар, үзенең темасы белән, аерым әсәр сорый иде. Материал җыю һәм, беренче чиратта, очерк язу нияте белән Әгерҗегә, тимер юл больницасына киттем. Анда минем авылдашым— хирург Әхмәт абый Айдаров эшли иде. Бардым, күрдем, больницасында йөрдем, операция ясаганын карап тордым. Бала чакларны искә төшердек. Ләкин— очерклык та материал җыя алмадым. Дөресрәге, медицина дөньясы үзенең зурлыгы, катлаулылыгы белән мине куркытты. Мин ул дөньяны бик өстән белә идем. Шулай еллар үтте. Ниһаять, минем үземне больницага илтеп салдылар... Беренче дәфтәрдән (Май — август, 1958 ел) у язмалар шифаханәдә туды. Миокард инфаркты кичергән кешеләр беләләр, сиңа өстәл янына килү түгел, караватыңда утырып торырга да рөхсәт ителми, хәтта төнлә ян-якка борылма, дип кисәтәләр... Язуларны чалкан ятып, дәфтәрне күкрәк өстенә куеп, карандаш белән генә сызгалаган идем. Бу, туры мәгънәсендә, көндәлек түгел, шуңа күрә вакытын күрсәтеп бармадым. Тик кайбер урыннарда гына көннәр теркәлеп узылган. Шифаханәгә — Алтынчы август урамына — мине ашыгыч ярдәм машинасы белән илтеп салдылар. Өйдән алып чыкканда Габдрахман Минский белән Хөршидә бар иде. Хәлем авыр иде, ниндидер сөрем эчендә яткан кебек яттым. Кайбер вакытларда миңа кояш тотыла кебек тоела иде. Бала чакта мин кояш тотылганны берничә тапкыр күрдем. Ап-аяз көн кинәт караңгылана башлый, этләр өрә, мал-туар борчыла, кешеләрнең йөзләрендә курку. Корым сөртелгән пыяла белән кояшка карыйсың: аның инде яртысы гына калган, ул һаман кими, җиһан әллә нинди куркыныч төскә кереп бара, күңелгә шом тула, карчыклар кычкырып елый... Шифаханәдә дә нәкъ шул хәл кабатлана иде кебек. Мин күзләремне йомам, шунда ук ачам да: көн тагын да караңгылана төшкән, кояшның инде чиреге дә калмаган. Минутларны саныйм бугай, күрәсең, бик кыска вакытка аңымны да җуям. Мин инде караңгы баз төбендә ятам, имеш, торырга маташам, булмый. Аннары маңгаемда сестраныңмы, врачныңмы салкын кулын тоям, күземне ачам... Атна- ун көн мин шул хәлдә ятканмын. Күз алларым яктыра башлагач, дәфтәр белән карандаш соратып алдым... Газаплануларымны күп язмаганмын. Ник? Тәгаен генә әйтә алмыйм. Язуларны бер дә укыдым, ике дә укыдым, өч тә. Каян бу кадәр оптимизм?.. Ул чакта миңа илле дә юк иде әле. Күрәсең, алда Б гомер барлыгына күңелдә нык ышаныч булган, төшенкелеккә бирелмәгәнмен. бу дөнья белән алыш-бирешне өзәргә уйламаганмын Эшне миннән өлкәннәр дә эшләп бетерә алмаган алуын, әмма мин бик аз эшләдем бит әле. Бу вакытта минем «Ак төннәр» повестем, «Алтын йолдыз», «Газинур» һәм «Сүнмәс утлар» романнарым басылып чыккан булса да, болар миңа бик аз тоела, минем яңадан тизрәк иҗат эшенә утырасым килә иде. (Бүген иске көндәлекләремне күчерергә утырам икән, мин моны гади һөнәрче кебек кенә эшләмим, алай булса, машинисткага гына бирер идем. Хәзер мин, яхшымы-яманмы, җиде роман авторы инде. Димәк, күп нәрсә уйланган, тәҗрибә тупланган. Шул югарылыктан артка борылып карасаң, элек томанлы булган нәрсәләр дә хәзер ачык төс ала. Ләкин шунысы шатландыра, үткәнем белән бүгенге көнем арасында бернинди идея каршылыклары булмаган. Бу хәтта көндәлекләр кебек үтә субъектив язмаларда да чагылмаган.) Башта дүрт кешелек палатада без өчәү яттык. Сул якта, тәрәзә янында, Исмәгыйл Хәлиуллин (Татсоюзның элекке җитәкчесе), аңа каршы Акташ райкомының секретаре. Ишек төбендә — мин, миңа каршы карават әлегә буш. Минем палатадашларның икесе дә торып йөри ала. Билгеле, беренче көннәрдә мин беркем белән дә сөйләшә алмадым, алар да минем яннан сүзсез генә үтеп китәләр иде. Аннары таныштык. Безнең палатага тәбәнәк кенә, юантык кына бер авыру кергәли J иде. Аңа карыйсың да, мәшһүр артист Игорь Ильинскийны күргән □ төсле, ул сүз әйтмәс борын ук, елмая башлыйсың. Аның гүя теле s түгел, кашы-күзе, борыниреннәре сөйли һәм син барысын да төше- 2 нәсең. Александр Александрович дип йөртәләр, подшипниклар a заводының директоры. Шул кадәр туры килер дә икән, гүя ул под- х шипниклар кебек тавыш-тынсыз һәм гаҗәп җиңел әйләнә. Авыруы я да гүя шулай шома гына узган. Башта аңарда инфаркт түгелме дип х шикләнгәннәр. Алай булып чыкмаган. — Шома гына әйләнеп үттем мин ул инфаркт дигәннәрен,— * диде ул, һәм авыз-борынын шундый итеп хәрәкәтләндерде, без елмай- < мыйча түзмәдек.— Йөрмә, утырма, диделәр. Миңа нәрсә, атаклы “■ ялкау кебек, сузылып ята бирәм. Үзем заводта ялкауларны пешерә j идем, ә монда сүз әйтүче юк. Менә рәхәт, мин әйтәм, нинди хәлләр < була икән дөньяда. Шәп нәрсә бу инфаркт дигән нәмәрсәкәй,— диде u Александр Александрович һәм авыз-борынын, кашын-күзен шундый уйнатып алды, без яңадан елмаеп куйдык. Безнең палатада сестра нигәдер бик озак күренмәде. Ниһаять, килеп кергәч, гаепле сыман итеп куйды: — Сез инде миңа үпкәләмәгез, каты авырулар күп, ә сезнең палата кырыйда — Сахалинда. Моңарчы мин безнең палатаның кайда икәнен күз алдына китерә алмый идем. Үз өеңдә, сәламәт кешеләр арасында, сиңа бар дөнья сәламәт кебек тоела. Авырулар турында уйламыйсың да, уйласаң да, ничектер бик җиңел уйлыйсың. Шифаханәдә башка. Менә Исмәгыйл Хәлиуллин. кара халатын ябынып, әйе, кимичә, шәл кебек ябынып, йоклый алмыйча, төннәр буе караңгы коридорда йөренә. Ятып та тора алмый, утырып та. Тәүлегенә өчәр-дүртәр тапкыр өянәге кузгала. Уколлар кадап, кислород иснәтеп кенә аңга китерәләр икән. Аның авыруы — сугышта яралану нәтиҗәсендә. «Миндә җитмеш җиде төрле авыру бар»,— диде ул, чак-чак тын алып. Шул хәлендә лә ул сер бирмәскә тырыша, үз хәле турында юмор белән сөйли. Кеше дигәнең гаҗәп, нинди авыр хәлдә дә яшәүдән туймый. Кан басымы ике йөз иллегә җитә, астмасы көчәйгәндә рәтләп сулыш та КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ ф ала алмый, күкрәгендә, тамырларында нәрсәседер тавышланып тора. Ул үлгәнче шулай газапланачак икән. Коточкыч сугыш мирасы! Мин яңадан сугышта йөргәндәй булам. Күңелдәге нәфрәтнең чиге юк. Исмәгыйлләр берәү, икәү генә түгел бит, шифаханәләрдә алар йөзәрләп тә меңәрләп. Тынычлык өчен көрәшнең кешелеккә никадәр мөһим икәнен монда тирәнрәк аңлыйсың! Акташ райкомы секретаре үзе белән булган бер гыйбрәтле вакыйганы сөйләде. Колхозлашу еллары, сыйнфый көрәшнең кызган чагы. Авыл Советы халык белән шыгрым тулы. Берәүләр колхозга каршы, берәүләр колхоз яклы. Бер ярлы егет кызып-кызып авылдашларын колхозга керергә димли. Бик эссе, егетнең битеннән тир ага. Ул әле- дән-әле тун җиңе белән йөзен сыпырып ала. Бер заман йөзе зәп- зәңгәр була. Кемдер кычкырып җибәрә: — Җәмәгать, карагыз, ходай орды моны, җен алмаштырды! Халык борылып карый һәм шакката: егетнең йөзендә кеше төсе юк. Кемнәрдер көлә, сызгыра, каһәр яудыра: — Синька — коммунар, ха-ха! — Ходай күгәртте үзен! — Шул кирәк лыгырдыкларга. Чәнчелсен колхозлары! Җыелыш өзелә. Бары соңыннан гына белеп алалар: кулак Ялчыларыннан кемдер егетнең тун җиңенә кер синькасы сипкән. Егет аны-моны белми, тирләгән йөзен тун җиңе белән һаман сыпыра биргән... Көл дә, уйла да! Мин караватта кузгалмыйча чалкан ятам. Ишек ачык чакларда каршы як тәрәзәдән урам, дөресрәге, бер катлы агач йортның түбәсенә беркетелгән озын колгада сыерчык оясы күренә. Көндез ул бөтенләй диярлек күзгә ташланмый. Ә кич, батып барган кояш яктысы аңа төшкәндә, ул миңа гаҗәп нәрсәләрне хәтерләтә. Миңа караватта яткан җиремнән морҗалар да рәтләп күренми, бары тик күк бушлыгында ниндидер могҗиза белән биеккә-биеккә ашкан шул сыерчык оясы гына асылынып тора. Колгасы юкка чыккан, күренми. Бер караганда, мин аны зәңгәр диңгез эченнән калкып чыккан серле кыяга (Баренец диңгезендә, фиордларда шундыйларны күргәнем бар иде), икенче караганда, дала уртасындагы таш әбигә охшатам,— Казагыстанда һәм Кыргызстанда аларны да күргәнем бар иде. Кояш нуры йөземә төшкәнче шул турыда уйланам, ә кояш нәкъ минем йөземә төшкәч, мием кайный башлый кебек. Күзләремне йомам, ләкин моның файдасы асла юк, ә кузгалырга, читкәрәк борылырга ярамый. Миңа бары тик ишекне ябуларын үтенергә генә кала. Палатада болай да бөркү, башка иптәшләрнең ишекне яптырасы килми... Тизрәк Даниянең яшел суын эчеп җибәрәм. Башка көннәрдә: бу яшел суыңны эчә-эчә үзем дә яшелләнә башладым, дип шаяртка- лый идем. Бүген тагы булса да эчәр идем. (Йөрәк белән авыручыларга бирә торган зеленинны без яшел су дибез.) Шифаханәнең үз теле бар икән. Анда яткан кешеләргә кирәгеннән артык аңлашыла, ә бүтәннәргә ул шигъри сүзләр генә булып тоелуы мөмкин: райские боли, симфоническая музыка... Тагын Александр Александрович килеп керде. Сүздән сүз чыгып, үзенең яшь чагы турында сөйләп алды. Укытучылары аңа, синнән бик әйбәт комик чыгачак, дип әйтә торган булганнар. Егет үзе дә артист булу турында хыялланган. Шундый теләге барлыгын әтисенә дә әйткән. Әтисе күп сөйләп тормыйча, дилбегәне урталай бөгеп, улын үкертә-үкертә бер ярган да әйткән: «Менә хәзер чын артист- булдың, я әле, көлдереп кара!..» Безнең палатаның, билгеле, үз тәрәзәсе бар. Тик мин аны күрмим. Башымны артка каерганда гына аның бер почмагы күзгә бәрелә. Минем аңа карыйсым килә. Тәрәзә почмагыннан берничә яшел яфрак һәм тәрәзә турыннан сузылган тимер чыбык күренә. Кайчак ул гади генә була, кайчак бик юанаеп китә. Бусы инде минем җайсыз каравымнан, күзләрем тала башлаудан килә. Шулай да карыйм, п ниндидер юаныч эзлим. Кешегә юаныч, өмет кирәк икән! Ул аңа = башын артка ташлап булса да карарга әзер. Кайчандыр укылган бер хикәя искә төшә. Бер кыз шифаханәдә и авырып ята. Көз була. Яфраклар коелып беткәч, ул үләргә тиеш. = Менә бер-ике генә яфрак кала. Иртән алар да өзелеп төшәрдер инде. £ Кыз, куркып, таңны көтә... з Хикәянең ахырын яхшы гына хәтерләмим. Кемдер тәрәзәгә тыш- 5 кы яктан өзелгән яфракларны ябыштырып куйган була. Кыз моны < белми, ә күңеле шул яфракларга карап юана... Бер генә минутка күңелем шомланып куя. Аннары бу ямьсез 5 уйларны тизрәк куарга тырышам. Нигә шикләнергә? Тышта көз | түгел бит — яз. Яз көне яфрак коелмый. Бераздан әлеге хикәяне g язган авторның талант көче турында уйлыйм. Ул язучы кеше күңе- •" лен бик тирән белгәндер, ихтимал, үзе дә шундый хәлгә дучар з булгандыр. Язучының халәте ниндидер күләмдә геройларының 5 халәтенә туры килмәсә, ул геройларын җанлы һәм тормышчан итеп * сурәтли алмый. Моны мин үз тәҗрибәмдә дә сынаганым бар... ♦ Кичәле-бүгенле хәл нигәдер начарлана тора. Кич. Күземне ачып ® җибәргән саен ишегебез яныннан карага бөркәнгән ниндидер кеше- х ләр узып киткәнен күрәм. Алар кешеләр дә түгел кебек, әйтерсең ° карачкылар гына. Гүя үлек янына җыелучы әбиләр. Кайда күргән идем үзләрен? Кинодамы? Нишләп алар безнең палата тирәсендә =» йөренәләр? Нигә гел минем караватка карыйлар? Әллә саташам. £ Түшәмдә электр чыбыгын тотып торган ролик астына үлем яшерен- _ гән кебек. Хәлем авырайган минутларда ул шуннан башын суза, мин “ аның коточкыч күзләрен генә күрәм, имеш, аннары, пәрәвез җебен- s нән төшкән үрмәкүч кебек, минем өскә төшә башлый. Иөзе маймыл- * га охшаган. Әнә үрлекырлы сикерә. Юк, туктады, төшми, бармак а. яный, бераздан тиз-тиз югары үрмәләп китә, яңадан ролик астына ** кереп поса. Нигә шул каһәр суккан роликны алып ташламыйлар дип < уйлыйм. Әгәр алып ташласалар, хәлем берьюлы яхшырып китәр u иде төсле... Врач Мансура ханымнан тыш, мине еш кына доцент Шолом Исаакович карый. Ул, карт яһүд, яхшы кеше булса кирәк, бик ипле сөйләшә, шаяртып та алгалый. — Киләчәк буын кешеләренә,— ди,— инфаркт бер дә куркыныч булмас, чөнки тапкан чакта ук әниләре аларны запас частьлар белән табарлар. Бу йөрәгең тузган икән, рәхим ит, яңасын куйдыр. Ә хәзер, туганкай, селкенмичә ят. Авыру үзе терелим димәсә, врач әллә ни кыра алмый. Бергәләп тотынсак, инфарктны һичшиксез җиңәрбез. Безнең палатага, буш урынга, артист Николай Иванович Яку- шенконы салдылар. Йөрәк, стенокардия. Элек мин аны сәхнәдә, төрле җыелышларда гына күрә идем. Артист үлем түшәгендә дә артист икән. Сестра-хозяйка Клавдия Ивановна һәр вакыт бүлмәсен бикләп йөри һәм һәр вакыт халат кесәсен капшый, янәсе, ачкычым мондамы. Ул зур кара күзле, карсак буйлы, юантык гәүдәле өлкән яшьтәге хатын. Мин аны татар хатыны дип уйлый идем. Руслар еш кына исемнәрне үзләренчә үзгәртеп әйтәләр бит. Безнең халык өлкән хатын-кызны шаяртмый, бу килешми, әдәпкә сыймый. Ә Нико- лай Иванович килгән көненнән үк сестра-хозяйканы шаярта башлады. — һәй-әй, кадерле Клавдия Ивановна, ачкычыңны төшереп калдырдың бит! Клавдия Ивановна «ах!» дип кесәсен капшарга тотына... Акташ райкомы секретаре да, Исмәгыйл Хәлиуллин да кайтып киттеләр. Берсе сәламәтләнеп, шатлыклы хезмәткә, ә икенчесе... тулмаган сәгатьләрен тутырырга, газабына чыдый алмыйча китте. Соңгы күз карашы бик озакка хәтеремдә калды. Әрнү белән тулы иде ул. Гүя исәннәрне кисәтә иде бу караш: беркайчан да онытмагыз сугыш михнәтләрен! Алар сугыш кырында гына бетми, сугыштан соң да алар дәвам итә. Менә безгә карагыз! Онытмагыз! Кешелек һәр вакыт моны исендә тотсын иде. Мине Хәлиуллин урынына, тәрәзә янына күчерделәр. Бу болай булды: инфарктлы авыруны урыныннан кузгатырга ярамый. Шуңа күрә, Хәлиуллинның караватын алып, мине, караватым белән, аның урынына этәреп куйдылар. Дөнья яктырып киткәндәй булды, тәрәзәгә кул сузсаң, кул җитәрлек. Яшел яфраклар да һаман шунда. Алар пыялага ябыштырылмаган! Тышта аз гына җил булса, әнә, ничек тибрәнеп торалар. Миңа каршы якта, Акташ секретаре урынында, хәзер Григорий Иванович Бакшаев ята. Ул атаклы авиатор, зур такыр башлы, гәүдәгә мәһабәт булса кирәк. Кычкырып сөйләшә, аз гына саңгыраурак. Аның да авыруы йөрәгендә. _ — Без бер бакча җиләкләре икән. Дүртенчебез кем булыр тагы? — диде артист Николай Иванович.— Алланың изге бәндәләре! Беләсезме, инфаркт тегенди-мондый гаврикларга эләкми ул. Мин көлемсерәдем. Бер көнне сестра сөйләгән иде: безнең палата үзенә күрә мәшһүр икән. Монда Салих Сәйдәш, Иван Заботин, Габделхәй Хәбиб. Закир Тинчурин, Газиз Иделле, Нәби Дәүли ятып чыкканнар. Иң яхшы истәлек композитор Салих Сәйдәш калдырган. Аның кешелеклелеге, йомшаклыгы, эчкерсезлеге турында сөйләп бетерә алмыйлар. Ә хәзер күрше палатада аның тормыш иптәше ята диләр... Салих Сәйдәш турында күбрәк уйлаган, күбрәк ишеткән саен, мин шундый фикергә киләм: бөек затларда талант һәм кешелеклелек аерылмас бер сыйфат икән, аларның берсе икенчесеннән башка була алмый. Нигә безнең тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчылар шуңа басым ясамый икән? Без бит гүзәл кеше өчен көрәшәбез. Әгәр яшьләр гүзәллеккә бөек затлардан өйрәнмәсә, кемнән өйрәнсен! Исемә төште: мин бит бу палатада элек бер булган идем, Иван Заботин янына килгән идем. Ул әнә Якушенко яткан урында ята иде. Без аңа әле яңа гына типографиядән килгән «Лобачевский» романын китереп бирдек. Хәзер ихтыярсыз уйлап куям: китабы калган, ә үзе.. Язучының үлемсезлеге аның әсәрләрендә. Бу бик дөрес сүз. Шулай да яшьли үлү бик кызганыч һәм гомумән кеше гомере бик кыска икән. Вакытның кадерен белеп яшәргә кирәк. Урының җирдә буш калмасын иде. Өстәлдә шешәгә утыртылган алсу чәчәкләр тора. Алар гаҗәеп матурлар һәм һич тә шиңмәсләр кебек. Берничә көн үткәч, палатаны җыештыручы няня аларга чак кына кагылган иде, чәчәкләр коелдылар да төштеләр. Шәрә сабаклар белән шешә генә торып калды. Няня аларны чиләккә сыпырып төшерә башлады. Мин берничә яфракчыкны сорап алып дәфтәрем битләре арасына салдым. (1973 елда да дәфтәр битләре арасында ул яфракчыклар бар иде. Хәтерлим, бу чәчәкләрне безнең авиаторга китергәннәр иде. Чәчәкләрдән бер яфракчык булса да калган, ә ул мәһабәт ир... юк инде...) Артист Николай Иванович түшәмгә карап ята. Эче поша булса кирәк, еш кына көрсенеп ала. — Җаның ни тели, барысы да бар, тик җир җиләге тоткан унтугыз яшьлек җанаш кына юк янда.— ди ул кинәт һәм тагын «эх, һи-һи!» дип сузып көрсенеп ала. Ә без елмаябыз. Картлач унтугыз яшьлек кызлар турында уйлый бит. Хәер, монысы бәлки хәйлә ♦ генәдер, ә чынында ул тормыштан китеп барудан курка торгандыр. £ Яшәү, нинди кадерле нәрсә ул яшәү, кешенең аннан һич аерыласы Е килми. 2 Кеше күңеле гаҗәп киң икән. Ул яткан хәлендә дә әллә нәрсәләр, ж әллә нәрсәләр сөйли, гүя хәят дәрьясында балык кебек йөзә һәм < тормышның матурлыгын никадәр тирән тоя. Бәлки ул, сүзгә мавы- 5 гып, бераз онытылырга гына тели торгандыр. Юк, алай булмаска J тиештер, игътибарлырак тыңларга гына кирәк. Әнә Николай Иванович... шәһәрне яшелләндерү турында сөйли, -е Ул Татарстан Верховный Советы депутаты. Бер заман, ди, шәһәр 5 башлыгы янына барасың, кабул итә, аяк өсте басып каршы ала, Z теге-бу, фәлән-фәсмәтән. Бу депутат берәрсенә квартир сорарга кил- § гәндер дип уйлап, квартир бирә аямаганлыгын башта ук искәртеп © куя. Мин агачлар турында сөйли башлагач, абзаңның авызы ерыла. н И, моны булдырабыз, Николай Иванович, моны аңлыйбыз, ди. Мин = сүздән туктыйм. Башлык аңласа, шул җиткән, агачлар шаулап о үсәчәк, имеш. Шулай гына булса икән. Без чыбык төртәбез, ә рәшәткә куймыйбыз, су сипмибез. Мин унбер ел депутат, унбер ел шул * турыда сөйлим, ләкин гади генә нәрсәләргә берәүне дә ышандыра ® алмыйм бугай. Нигә бездә чыбык утырталар, ә Куйбышевта, Горь- g кийда уникешәр еллык юкәләр? Үз башыбыз җитми икән, нигә күр- 2 шеләрдән үрнәк алмаска? Ел саен миллионнар җилгә оча бит. Биш- балтадан килә торган дамба буена никадәр агач утырттык, аннары u бер дә бер көнне барысын ком белән күмдек. Миңа: — Казанны бүген Рига ясар идеңме? Булмый ул, бер кырык _ елдан рәхим ит,— диләр. — Кырык елдан соң минем каберем дә җир белән тигезләнгән g булыр. Мин ул матур агачларны бүген, иртәгә күрергә телим,— * дим. Шундый сәяхәттән соң бер заман өйгә кайтып керәсең, хәл * беткән, температура 35,2. — Иптәш автор! — ди кинәт Николай Иванович миңа,— яз әле * шундый бер пьеса, мин шәһәр башлыгын шулай уйнар идем, сәхнә- «- дән үзен күргәч, бәлки ул ил алдында оялыр иде. Безнең палатадагы Петр Матвеевич Леонтьев дигән кеше кергәли башлады. Әллә ни күп сөйләшми дә, көлдерми дә, ләкин җанга якын шундый бер сүз әйтеп китә, палатага әйтерсең кояш тула. Тик шунысы кызык, аның сүзләрен кәгазьгә язып булмый. Николай Ивановичның сүзләрен менә язам, ә Петр Матвеевичның сүзләрен күпме тырышсам да булмый. Тик сулышың җиңеләеп китә, өметең яңара. Ул синең өеңә шалтыраткан була, гаиләңне тынычландырган, сиңа килгән иптәшләрең белән сөйләшеп өлгергән, хәлең начар булса, врачны, сестраны эзләп таба... Ул үзе йөри ала торган авыру. Башы чыңлый. Аны уколлар белән дәвалыйлар. Шифаханәдән тыш ул ничек киенеп йөри торгандыр, тәгаен генә әйтә алмыйм, монда өстендә буй-буй кызыл пижама, башы чал, буе озын, карашы үткен. Бүген палатабызның кәефе яхшы иде. Әллә шуны сизепме, Леонтьев, карават башына таянып, кызык бер вакыйга сөйләде. Шушы шифаханәдә булган хәл. Паралич суккан яшь кенә бер хатын ята. Бу хатын медицина фәннәре докторы икән. Аның янына абыйсы килеп йөри. Бик чибәр, мәдәниятле, сөйләшүләре әдәпле. Әмма эче... күгәргән. Әлеге чибәр, мәдәниятле кешебез өенә бер сестраны йөретә, яшәрергә теләп, новокаин уколлары кадата икән. Сеңлесе авыргач, квартирасына кереп утырган, бик күп акчасын үзләштергән. Сеңлесе ул килеп керүгә бәргәләнәсуккалана башлый. Бу бер дә исе китмичә бичара сеңлесенә карап утыра. Сеңлесе ул китергән ашларга кагылмый, агу кушкандыр, дип курка. Аңардан артык килмә дип үтенәләр, ләкин ул килә. Ул килгән саен сеңлесенең хәле начарлана... Беркөнне Леонтьев моның белән сөйләшә, бу кешенең барлык авыруларда нәфрәт уятуын яшермичә әйтә. Теге кеше әтәчләнә, миндә эшегез булмасын, ди. Алай булгач, синең дә бездә эшең булмасын дип, Леонтьев тегене якасыннан тотып ишектән төртеп чыгара. Мин моңа ышанырга да белмәгән идем, ләкин Леонтьев зур урыннарда эшләгән бик мохтәрәм кеше бит! Беркадәр вакыт Ленин белән Смольныйда эшләгән. — Ленин безгә әйтә торган иде,— диде ул бер көнне,— кеше ялгыша икән, аңа аңлат, төшендер, кеше адашкан икән, аңа дөрес юлны күрсәт. Әгәр ул бер явыз җан икән, аны үгетләп маташма, күрмәмешкә дә салынма, якасыннан эләктер дә читкә ат, яхшы кешеләргә комачауламасын! Леонтьевка хөрмәтем бермә-бер артты. Шундый асыл ирләрнең икенчесе Иван Федорович Антипкин иде. Мин элек тә аны бераз белә идем. Аның яратып кабатлый торган бер сүзе бар: «Выходит дело»... — Выходит дело, син дә авыргансың. Безгә, картларга, әзрәк ярый, ә яшьләргә килешми ул,— диде минем яныма утыргач. Революция эшенә якыннан катнашкан, Совет властен төзешкән, утнысуны кичкән карт гвардия баш очына килеп утырсын да дулкынланмыйча түз менә! Ул әкрен генә кулыма кагыла да: — Озак ятма, терел,— дип чыгып китә. Тагын кереп хәл беләсен әйтә. 12. 6. 1958 ел. Минем яныма берәүне дә кертмиләр иде. Бүген берьюлы ике кеше килеп керде: Закир ага Тинчурин һәм Абдулла Гомәр. Алар Николай Иванович янына киләбез дип алдалаганнар, чөнки алар алдыннан гына Сибгат Хәким белән Зәки Нури булганнар, аларны кертмәгәннәр. Закир Вәлиевич монда яткан кеше, бәлки шуңа күрә каршы килмәгәннәрдер. Сибгат Хатыйп Госманның юбилей билеты артына берничә сүз язган. Сестра билетны китереп биргәч, кертмәүләре өчен бик борчылдым. Сөйләшәсе килгән иде. Закир агалар белән сөйләшеп күңел әзрәк басылды. — Дөньяда Гомәр булырга кирәк. Алла каршында да туры юлдан гына йөрергә димәгән! — дип көлемсерәде Тинчурин.— Тагы- дак та килсәләр, өрәтеп җибәрербез үзләрен. Көннәр үтә торды. Күкрәк өстендә, «күрмичә» язу никадәр уңайсыз икән. Николай Островский ничек яза алгандыр? Иркен сулыш белән, хыялны кысмыйча бер язасы иде. Ә болай бик тиз кул тала, баш авырта, карандаш төшеп китә, аннары таба алмыйсың. Соңга таба җае чыкты, каләмне озын җеп белән карават башына бәйләп куйдым. Николай Иванович авыз эченнән әле Чайковскийның «Мой костер светит в тумане» романсын көйли, әле театр турында берәр мәзәк сөйләргә керешә. Хатын-кыз врач күренсә, чакырып алып, театрдагыча кулын үбә. Сестраларның гомумән теңкәләренә тия: кызарта, оялта, бүген иреннәрең кып-кызыл, җаным, бир суырып үбимче, ди. Артист халкын болай якыннан күргәнем юк иде, бигрәк тәкәллефсез кешеләр икән. Хәер, хатын-кызлар да аңа ачуланмыйлар. Тик Дания генә оялып йөгереп чыгып китә. Бүген Николай Ивановичның тарагы югалган. Барлык няняларны чакырып шуны эзләтә. Мин күзәтеп ятам: берәүләр йөрәкләре сызлаганда да сестраны борчымаска тырышалар, аңа бит болай да эш муеннан, ә артист каядыр төшкән тарагын эзләтеп баш катыра. ♦ Утыра да, йөри дә алмаган кешегә пычагыма кирәкмени ул тешсез тарак! Карчыгы Николай Ивановичка уенчык сыман бәләкәй чынаякларга салып балын, маен, вареньесын китерә. Николай Иванович шул савытларның әле берсен, әле икенчесен кулына алып, аларга баладай сокланып карап ята, җанлы нәрсәгә дәшкән кебек иркә сүзләр сибә. Мөгаен, алар кадерле истәлекләрдер. Артист халкының тормышын каплап торган чаршауны бер күтәрсәң иде. Анда әллә нәрсәләр бардыр! Николай Иванович бәләкәй чынаякларга шулай куанып ята-ята да бөтен палатага гына түгел, коридорга да ишетелерлек итеп кычкырып җибәрә: — Әй, Нюра, подать телевизор! Хәзер тикшереп карыйбыз, бу рәхмәтле клизма миңа тәэсир итәме, әллә минем үз тәэсирем көчлерәкме? Бер ун минуттан Николай Иванович бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләп китә. — Шифаханәләрдә мин, дуслар, күп яттым. Төрлесен күрдем, яхшысын да, яманын да дигәндәй. Ә бер тапкыр чын-чыннан могҗизага тап булдым. Авыру үләргә әзерләнә иде. Аның янына яшь кенә сестра килде. Пульсын тикшерергә. — һай, күкрәк алмаларыгыз нинди матур,— диде ул, иреннәрен чак кыймылдатып, һәм бер минуттан җан бирде. Артистның сүзе бетәсе түгел икән. — Пермь шәһәре зиратында, чиркәү артында гвтна, бер кабер бар. Кабер өстендә авыр чуен плита. Плитага елан сурәте төшерелгән һәм: «Будь проклята, дочь моя!» дип язылган. Төрмә начальнигының бик матур кызы булган. Ул каторжаннарны сөргенгә озатучы сакчыларның башлыгы — яшь офицерны яраткан. Офицер аны, әтисенә сиздерми генә, үзе белән алып киткән. Кирәге беткәч, юлда ташлаган. Кыз, хур булып, әтисе өенә кайткан, озакламый үлгән... — Ә менә Тула шәһәре зиратында, аерым төрбәдә, беренче гильдия купецы Балашовның... сыңар кулы җирләнгән. Ниндидер бер җәнҗалда купецның кулын имгәткәннәр, больницада аны кисәргә туры килгән. Күзгә төтен җибәрергә яраткан сәүдәгәр, поплар чакыртып, тәреләр күтәртеп кулын җирләттергән. «Мәрхүм» кулны бөтен шәһәр буйлап күтәреп барганнар ди... Икенче көнне Николай Иванович бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйләде: — Чыгыш ясарыңнан элек нәрсә турында сөйлисеңне бел. Оратор сәнгатенең беренче кагыйдәсе бу. Бездә, җыелышларда, шундый хәлләрне күрергә туры кплгәли: берәү чыга да алдан язган кәгазен укый. Тыңлаучылар аптырашта: бу кеше үзенең сүзләренә шатланамы, борчыламы? Шатланса — нигә рухы сүнгән, борчылса — иягә бу кадәр тыныч. Ул нәрсә турында сөйләгәнен белми! Шул!! Сез, агай-эне, җыелышларга йөргән кешеләр, беләсез, бар шундый кешеләр, нәрсә сөйләсәләр дә, ун сәгать буе кузгалмый утыра алалар, ә мин ике минут саен сикереп торам... 14. 6. 1958. Эч поша. Эч пошу шундый бер нәрсә ул, моны үзеңнән башка берәү дә аңламый һәм үзең дә башкаларга аңлата алмыйсың. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф КОЯШ ТОТЫЛГАНДА ТАБЫЛГАН ХӘЗИНӘ Авырганда эч пошу тагын да әшәкерәк. Болай да какшаган нервылар тәмам котыра. Үз-үзеңне, элекке заманнардагыча, туп авызына бәйләтеп аттырасы килә. Ярый әле, Николай Иванович тезгенне эләктереп ала. — Юк, валлаһи,— ди ул,— алдамыйм, чын дөресен әйтәм, ул туганда ук йөз тапкыр юләр булып туган. Югыйсә, көненә йөз тапкыр үбешмәс иде. Хатын-кызны үпсә, каян килеп кая китмәс иде, ир булып ирләрне үбә бит. Авызына кундырасы килә. Николай Иванович моны шактый билгеле режиссёр Б. турында әйтә. Менә аның төнге сөйләшүе: — Няня, кадерлем, ничек торасың? Бик кыен түгелме? — Торам әле шунда селкенеп, Николай Иванович. Менә минем белешем бал-май эчендә йөзә. — Кибеттә эшлиме әллә? — Юк, анатомичкада. Анда көн саен берничә мәет. Якыннары буш итми. Нинди генә кешеләрең юк, дөнья! — Шифаханәгә килеп кергәнче мин дә кеше идем, йөри, утыра ала идем. Монда китереп салгач, син авырыйсың, ятып кына тор, кузгалма, селкенмә, диделәр. Инде күпме ятабыз. Алда безне нәрсә көтә? Бу инде күңел төшенкелегедер. Мин бу уйларны куарга тырышам. Азмыни башка уйлар. Уйла! Башта мине сүзләрнең яңгырашы кызыксындыра иде: зәңгәр, алсу, яшел дисәм, алар бит һәрберсе үзенчә генә яңгырый, аларны кулга тотып карарга мөмкин төсле, һәр язучының теле холкына бәйләнешле була. Берсенең теле йомшак тәгәрмәчле файтун кебек, икенчесенең теле ташлы урамнан килгән буш мичкәдәй дөберди. Ха-ха! Врачлар сүзенә колак салырга теләмәгәнгә — ул урыныннан торып коридорга ук чыккалый башлаган иде — Николай Ивановичның пижама чалбарын алып киттеләр. Хәзер инде теләсәң, телә- мәсәң дә ятып торырсың, диделәр. Шифаханә тормышында күңел кайтаргыч нәрсәләр җитәрлек. Син бит ир башың белән тулысынча хатын-кыз кулында, хәтта битеңне иртә саен юалар, күлмәгеңне урыныңнан торгызмыйча гына алмаштыралар... Хатын-кыз күңелендәге шәфкатьнең зурлыгына һәм матурлыгына искитмәле. Ул няняларны, сестраларны, кулыңнан килсә, алтын белән коендырыр идең! Нинди шатлык: радио тыңларга рөхсәт иттеләр, һәрберебезгә наушниклар куйдылар. Дөнья хәлләре тыныч түгел икән. Әйтерсең җир шары тыгыз ләгыйннәргә! Николай Ивановичның үз туксаны туксан. — Я, ходай, ниндидер Вера Григорьевна яшәү законнарын билгели. Сөйләшергә ярамый ди. Ә мин сөйләшми тора алмасам? Әнә безнең изобретательгә сөйләшмәсә дә ярый, ник дисәң, бөтен уе сызымнарда, язучыга тагын... Аның өчен геройлары кирәгеннән артык такылдый. Артист үзе сөйләмәсә, кем аны тел батыры дияр! Ишектә дарулар өләшүче сестра Вера Григорьевна күренде. Ул инде олы яшьтәге хатын. — Вера Григорьевна, сезнең кайчан да булса бер елмайганыгыз бармы? — Иртә белән генә елмайдым, Николай Иванович. Башка сестралар булса, артист: «Во поле стояла березонька»ны бергәләп җырлыйбызмы ди, ә Вера Григорьевнага ни әйтсен? — Әй, алланың рәхмәте төшкере, Дания! Синең ал бант беркеткән киң кырлы эшләпә кигәнең бармы? Ак күлмәккә ал бант бик килешә бит. Бергәләп ялгыз каен төбенә барып утырыр идек. Утка янсын бу больница. — Эх, дуслар,— дип яңадан башлый Николай Иванович,— егетләр артист булырга җан атып тормый, ә кызлардан котылып булмый. Бер көнне берьюлы ике кыз килгән минем янга. Берсе кылый, икенчесе тотлыга. Сездән артист чыкмый дигән идем, үкереп елый башладылар. Сез, Николай Иванович, таш бәгырьле, диләр. Шул кызларның каргышы төшкәнгә менә авырып ятам. Билләһи. Бәла! Булмаса, художниклар турында сөйлим. Алар бездән акыллырак. Берсе минем рәсемемне ясады. Мин карадым да: — Бу мин түгел, бу ниндидер бер исерек баш,— дидем. Художник минем белән килешмәде. — Сезнең эстетик зәвыгыгыз юк, Николай Иванович,— диде. Комиссия бу рәсемне яхшы дип табып, Мәскәүгә, Бөтен Союз күргәзмәсенә җибәргән. Шул араларда миңа да Мәскәүгә барырга туры килде. Күргәзмәдә үз рәсемемне эзләп таптым. Матур гына урынга элеп куйганнар. Рәсем каршына туктаган бер кешедән сорыйм: — Ничегрәк? Төрлесе төрлечә җавап бирә, ләкин берсе дә бу рәсемнең оригиналы мин дип әйтми. Казанга кайткач, художникка шуны әйткән идем, ул: — Рәсем фотокарточка түгел, фотокарточка гына иясенә охшый. Иясеннән яхшырак чыккан булса, фотографны мактыйлар да әле,— дип авызымны каплады. Хәзер бу рәсем бүтән күргәзмәләрдә йөри, ди. Минем аны кабат карыйсым килми. Иртәгә Татарстан язучыларының дүртенче съезды ачыла. Съездга кыска гына хат яздым. Укысалар, шат булыр идем. Күңелемдә халыкка чиксез ышаныч һәм иман булмаса, бер юл язмас идем, чөнки бу мәгънәсез бер эш булыр иде. (Хатны укыганнар. Рәхмәт. Хат көндәлекләрдә булмаса да, мин аны архивтан табып алдым. Билгеле, русча язылган. Хәзер татарчалаштырып күчерәм.) «Иптәшләр! Әдәбиятыбызның зур бәйрәменә катнашырга сәламәтлегем начарлыгы комачаулады. Ләкин күңелем белән мин сезнең янда. Ышанам, съезд югары идея-политик дәрәҗәдә үтәр. Без укучыларыбыз, халкыбыз алдында зур бурычлы. Үзе бөек хезмәт иясе булган халык язучыларыннан да хезмәт батырлыгы көтә. Күзне дә, йөрәкне дә куандырмый торган буш сүз букетларына ул риза түгел. Безнең әсәрләр, һичшиксез, максатка юнәлдерелгән булырга тиеш. Тормышны өйрәнү иҗади командировкалар һәм литфонд акчасы булганда гына мөмкин, дип исәп тотучылар тирәнтен ялгышалар. Безнең геройлар һәр вакыт һәм һәр җирдә безнең белән, тормышны һәм хезмәтне яраталар, үзләре гаҗәп тыйнаклар. Мин андый, мин мондый дип, күкрәк сугып мактанмыйлар. Бары тик художник күзе генә аларның гади бөеклеген күрә һәм матур образларда гәүдәләндерә ала. һәр начарның яхшысы да була диләр. Мин күптән инде данлы медикларыбыз турында берәр нәрсә язу турында хыялланып йөри идем. Хәзер минем күңелемдә шундый тойгы, әйтерсең больницага иҗат командировкасына, булачак геройларымны өйрәнергә килгәнмен. Дөрес, тормышны шушы юл белән өйрәнүне мин бүтән беркемгә дә теләмим, инфаркт әшәке нәрсә. Атналар буе селкенми-нитми чалкан яту һәм гел бер төрле ак һәм җансыз түшәмгә карап тору — теләсә нинди җәзадан авыррак. Ләкин язучы йөрәге теләсә нинди шартларда да, соңгы сулышына кадәр, иҗат итәргә тиеш».

Дәвамы бар