КӨРӘШЧЕ ГЕРОЙНЫ ЯКЛАП
Гариф Ахуновның «Зәңгәр чәчәк — гашыйклар төсе» дигән китабына нигездә соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре тупланган. Җыентык «Чикләвек төше» исемле повесть белән ачыла. Авторның бу повестен киң катлау укучылар массасы да, әдәби җәмәгатьчелек тә җылы каршылады. Газета-җурналлар битендә күп кенә мәкаләләр һәм рецензияләр басылып чыкты. Әсәр соңгы еллар прозасының мөһим бер казанышы дип бәяләнде һәм хаклы рәвештә олы бүләккә — Г. Тукай исемендәге премиягә лаек дип табылды. Минемчә, «Чикләвек төше» повестеның төп әһәмияте яңа чорның романтик героен иҗат итүендә, шушы өлкәдәге иң яхшы традицияләрне уңышлы дәвам иттерүендә. Романтиканың да төрлесе була, билгеле. Бар рыцарьлык романтикасы, революцион көрәш романтикасы, бар мәхәббәт романтикасы... Биредә исә социалистик җәмгыятьне ныгыту өчен көрәшүче геройның романтик характеры тасвирлана. Халикъ Саматов — әлеге көрәшнең бөеклеген, изгелеген гәүдәләндерүче образ. Әсәр баштан ахырга кадәр шул образның тормыш һәм көрәш юлын сурәтләүгә багышланган. Башка персонажлар исә повестька төп образның язмышына бәйләнешле рәвештә генә килеп керәләр. Дөрес, автор Халикъ Саматое тормышына бәйле вакыйгаларның да һәммәсенә бертигез дәрәҗәдә тукталмый, ул үз героеның тормыш юлыннан аның характерын ачарлык иң киеренке моментларын гына сайлап ала. Шуңа күрә Самзтовның тормыш юлы безнең күз алдына киеренке бәрелешләр тезмәсе рәвешендә килеп баса, һәм бу хәл бөтен әсәр сюжетына үзенә бер төрле киеренкелек бирә, аны мавыктыргыч итә. Мөстәкыйль рәвештә дөнья көтә башлаган еллардагы тәүге адымнарыннан ук автор аны тормышның каты сынаулары алдына китереп куя. 18 яшьлек егет үз язмышын партия белән бәйли. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән ук үзе теләп фронтка китә. Каты яралана. Госпитальдән чыккач та әле, өйгә кайту ягын карамый, җиң сызганып артиллеристлар әзерләү эшенә керешә. Болары — повесть башланганчы үтелгән юл. Әсәргә ул күренешләр геройның искә төшерүе рәвешендә килеп керә. 1948 елда демобилизацияләнеп Казанга кайткач, партия райкомы аңа МВД органнарын ныгыту эшенә керешергә тәкъдим итә. Шулай итеп, Халикъ Саматов милиция органнарында эшли башлый. Сөйгән кызы — Ә сез нигә... милициягә кердегез? — дип сорагач, ул өзеп кенә: — Тәртип урнаштырыр өчен... (8 бит) — ди. һәм әсәрдәге вакыйгалар барышында без бу сүзгә тирән мәгънә салынганлыгын аңлыйбыз. Партия кая гына куймасын, ул һәр җирдә бөтен сәләтен һәм көчен куеп, барлык талантын җигеп эшли, һәм нинди генә урында эшләмәсен, ул һәр вакыт ныклы, принципиаль коммунист булып кала. Әмма тәртип урнаштыру, кимчелекләрне бетерү, эшне коммунист намусы кушканча оештыру җиңел генә бармый, билгеле. Моның өчен коры тәвәккәллек кенә җитми, характер ныклыгы, ихтыяр көче дә сорала. Халикъ Саматовта тегесе дә, монысы да җитәрлек. Сез аның берьюлы ике җирдә — югары хуҗалык мәктәбендә һәм юридик институтта укып йөргән чагындагы тиңсез тырышлыгын гына искә төшерегез: Г берсеннән имтихан биреп чыга да икенчесенә йагерә. «Чыкмаган җаны да ишелмәгән сөяге генә» (26 бит) торып калган. Алга таба нинди генә җирләрдә эшләми ул: Идел — Балтик каналы төзелешендә кадрлар бүлеге начальнигы, Әлмөттә һөнәр мәктәпләре башлыгы, төрмәдә политик- тәрбия эше начальнигы... һәм һәркайда тәртип урнаштырып йөри. Поәестьта Халикъның колхоз авылын тагын да үстерү, ныгыту юлындагы эшләрен сурәтләүгә чагыштырмача күбрәк урын бирелгән. Бу очраклы хәл түгел, әлбәттә. Авыл хуҗалыгы — көрәшнең алгы сызыгы, партия иң күл кайгырткан, күл көч салган катлаулы өлкә. Бу игътибар соңгы егерме ел эчендә аеруча ачык күренде. Татар әдәбиятында, табигый, бу зур теманың аерым якларын алып сурәтләгән байтак әсәрләр иҗат ителде (А. Расихның «Язгы авазлар» романы, Р. Төхфәтуллинның «Йолдызым», В. Нуруллинның «Күпер чыкканда» повестьлары һ. б.). Боларның һәммәсендә дә партия кузгаткан яңа рух, XX съезд рухы чагыла. Гариф Ах)уновның Халигы да көрәш юнәлешен съезд карарларыннан ала. Биредә аның тагын бер яңа сыйфаты — җиргә, игенче хезмәтенә булган мәхәббәте ачылып китә. Дөрес, баштарак бу эшендә дә күл төрле кыенлыклар күрергә туры килә аңа. Колхозның экономикасы да, колхозчыларның материаль хәле дә ифрат начар була. Авыл кешеләре арасыннан аңа аяк чалучылар, хәтта каршы чыгучылар табыла. Ләкин Халикъ Саматов каушапюгалып калмый. Явыз ниятле бәндәләргә, колхоз милкенә кул сузучыларга карата каты чаралар куллану белән бергә, ул колхозчыларның күңелен күрүне дә истән чыгармый. Аңарда таләпчәнлек белән хөрмәт бергә яши. Иң әүвәл ул колхозның экономикасын ныгыту, колхозчыларның материаль хәлен яхшыртуны үзенә бурыч итеп куя. Ул артель хуҗалыгын тмз арада тернәкләндереп җибәрердәй доходлы статьялар таба, табыш бирердәй культуралар (җитен, клевер һ. б.) чәчтерә, олы, изге максат хакына кыю тәвәккәллекләргә бара, моңа кадәр хәл ителүне көтеп тә хәл ителмичә яткан мәсьәләләрне күтәреп чыгып конфликт тудыра, шул юлда үзен шактый кыен, катлаулы хәлләргә китереп куя. һәм нәкъ менә шул урыннарда — колхозны һәм колхозчыларның тормышын рәтләү өчен көрәш дәвамында Халикъ Саматов характеры аеруча ачылып китә, аның гражданлык әитивлыгы күренә. Безнең алга ул Корчагиннар. Давыдовлар, Фәхриләр, Нәфисәләр юлын дәвам иттерүче көрәшче герой булып килеп баса. Без биредә, әлбәттә, колхоз тормышындагы кыенлыкларны беренче булып Гариф Ахунов күтәрел чыкты, дип расларга җыенмыйбыз. Аларның хәл ителешен тормышта да, әдәбиятта да күргән идек инде. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: автор үзенең игътибарын чорның актуаль мәсьәләләренә юнәлтә, героеның характерын иҗтимагый эчтәлекле киеренке көрәш ситуацияләре эчендә ача. Нәтиҗәдә повесть бик җитди иҗтимагый яңгыраш ала. Бер караганда, Халикъның шушы юнәлештәге эш-гамәлләрен, көрәш-бәрелеш- ләрен әсәрдә әллә никадәр дәвам иттереп булыр һәм дәвам иттергән саен образ ныграк яктыра барыр төсле. Ләкин автор повестен шушы ноктада төгәлли. Чөнки нәкъ шушы урында әсәрнең буеннан-буе- на сузылып килгән, әмма аның сәнгатьчә тукымасында артык чекерәеп, күзгә бәрелеп тормаган бик мөһим бер конфликт хәл ителә, дәвамлы ситуация чишелә, һәм шушы нәрсә әсәргә төгәлләнгәнлек, бөтенлек бирә. Хикмәт шунда: әсәр сюжетында Халикъ Саматов язмышы икенче бер геройның конфликтлы мөнәсәбәте фонында, шуның бәясе, мөнәсәбәте белән үрел бирелә. һәм шушы мөнәсәбәт әсәрдәге күренешләрне гүя ки элмәкләп ала. «Чикләвек төше» автор исеменнән түгел, персонаж теленнән хикәя ителә (мондый форма, роман жанрына караганда, повесть, хикәядә ешрак очрый). Ә хикәяләүче герой Рокыя — Халикъ Саматоәка контрастлы мөнәсәбәте белән генә түгел, язмышы белән дө бәйләнгән кеше. Ул аның тормыш иптәше. Әмма бергә торсалар да, Рокыя озак вакытлар иренең карашларын уртаклашмый. Рокыяның әтисе «Гыйбадулла — вак сәүдәгәр. НЭП заманында үз йортында кибет тоткан. Сәүдәгәрлек аның канына сеңгән» (18 бит). Ә вакыйга барган дәвердә меховой да эшли, тире кыйпылчыклары алып кайтып, бүрек тегә. Шактый иркен яши. Әсәрдә ул яши белүче, тормыш рәтен ярыйсы ук тирән төшенгән кеше ител бирелә. Телендә еш очрый торган халык гыйбарәләре аның практик акылын, психологиясен һәм фикер сөрешен шактый ачык төсмерләргә мөмкинлек бирә. «Салам ялгыз казыкка түгел, парлы казыкка эләгеп кала» (4 бит),—ди ул булачак кияве Галсөметкә. Партия өлкә коммтөты- на барырга җыенучы кызына болай ди: «Бәк әллә ни чәпчемә, чи-чи килмә, ипләп кенә, җаен-җайга китереп кенә сөйлә, галимнәр утыра анда, башлы халык, синең белән мин белгәнне киртәгә чыгарып элгән»... (35 бит). Рокыя әнә шул ата кулында тәрбияләнә. Төскәбиткә чибәр, буйга зифа була. Артык михнәт чикмичә үсә, шактый хәлле семьяда бердәнбер кыз булып үсә. Аның күңеленә дә менә шушы тормышның кайбер начар яклары йогып кала. Бергә тора башлагач, карашлардагы аерымлык конфликт чыганагына әйләнеп китә. Елга тамагында ике елганың суы озак кына кушыла алмый аккан шикелле, Халикъның коллективизм карашлары белән Рокыяның индивидуалистик карашлары контраст тудырып бара. Халикъның мөһим иҗтимагый эшләрен Рокыя тик шәхси тормыш, семья күзлегеннән карап кына бәяли, бу бәя белән зур эшләр ярашмагач, иренең омтылышларына (укуына, кимчелекләрне бетерү юлындагы көрәшләренә) каршы килә. Карашлар аерымлыгы, шулай итеп, реаль конфликтка әйләнә. Халикъка эшендә очраган җитешсезлекләргә генә түгел, хатынының тар караш-мөнәсәбәтләренә каршы да көрәшергә туры килә. Татар әдәбияты өчен бу тема бөтенләй үк яңа түгел, әлбәттә. Әмирхан Еникинең «Саз чәчәге» повестенда да коммунистик принципиальлек белән обыватель-мещан- лык стихиясе бәрелешкә керә. Идият Бай- гузин, Майпәрваз, чибәр Наҗия кебекләр, оста хәрәкәт итеп, райком секретаре Шакир Мостафинны үз якларына аударалар. Автор Мостафинның, үз позицияләрен биреп, обыватель рәхәтлекләрен кабул итә баруын сазга бату күренешенә тиңли. Мос- тафинга сазның суыру көченә каршы торырлык характер ныклыгы һәм коммунист принципиальлеге җитешми. Автор моны гаепли һәм коммунистик идеал яктылыгыннан карап каты тәнкыйть итә. «Чикләвек теше»ндә шул ук ситуация башкача хәл ителә. Биредә дә Халикъка йогынты ясарга тырышу, аны дөнья рәхәтлекләре белән алдарга омтылу аз булмый. Рокыя аңа, мәсәлән, зур универмагта коммерческий директор урынын табып бирә. «Менә дигән хезмәт хакы, почеты-даны, менә дигән машинасы булачак... Гыйбадулла кызы Рокыя да бер лимузинга утырып йөреп карасын әле!» (33 бит). Ләкин мещаннарның сыналган методы Халикъ Саматовка карата көчсез булып кала. Киресенчә, бу бәрелештә Халикъ ягы куәтлерәк булып чыга. Үзенең дөрес тормышы, янып яшәве, изге омтылышлары, караш-лринципларының ныклыгы белән Халикъ үзе Рокыяга йогынты ясый, аңарга индивидуалистик карашларыннан арынырга булыша. Рокыя аның принципларын кабул итә, ул принципларның бөеклеген таный. Хаксыз рәвештә Халикъны колхоз председательлегеннән алгач, элеккечә, шөкер, бу тынгысыз эштән дә котылдык, дип кул кушырып утырмый. Халикъның хаклыгын даулап, өлкә комитетына бара, колхозчылар белән бергә ул да зур хакыйкатьнең җиңеп чыгуына ярдәм итә. Караш-принциплар көрәше, психологик эволюция үзе генә дә әсәр сюжетын кие- ренке-мавыктыргыч итүдә мөһим роль уйный. Моңардан тыш әле аның эстетик йогынты җәһәтеннән дә зур әһәмияте бар. Әдәбият практикасында гадәттә тискәре геройлар исеменнән хикәяләү очрамый. Вакыйгакүренешләр күбесенчә уңай персонаж карашы белән яктыртыла. Биредә исә баш герой язмышына бәйле вакыйгалар тискәре герой исеменнән хикәя ителә. Халикъ яхшы дип тапкан эш-гамәлләр хикәяләүче тарафыннан сантыйлык дип бәяләнә. Яктылык, шулай итеп, караңгы фонда бирелә һәм ул фонда тагын да ачыграк күренә. Мәсьәләнең тагын психологик ягы да бар. Даими киеренкелек, Халикъның һәр кимчелеккә каршы аяусыз көрәшүе, карашлар уртак булган хәлдә дә, Рокыяда тирән кичерешләр тудырмый калмас иде. Көрәштә бит гел җиңү генә түгел, җиңелү ихтималы да бар. Рокыя үз язмышы, өч баласы язмышы хакында уйлана, уйланмый кала алмый. Карашлар контрасты исә кичерешләрнең кызулыгын тагын да ныграк арттыра төшә. Аннары автор мещан карашлы кызны һич тә алай бер генә яклы итеп, кешелек сыйфатларыннан мәхрүм итеп күрсәтү юлына басмый. Киресенчә, Рокыя безнең күз алдына сизгер күңелле һәм күзәтүчән кыз булып килеп баса. Бу яктан аның мәхәббәт хисләре игътибарга лаеклы. Рокыя үз мәхәббәтенә, Әмирхан Еникинең Зөһрәсе кебек, яратмау аркылы килә. Әти-әниләре аны Гапсамат дигән егеткә ярәшәләр. Ләкин Рокыя аны яратып китә алмый. Әмма шул ук вакытта утырып калу ихтималы да уйландыра аны. «Гапсаматның кай төше кемнән ким? Кулында һөнәре бар, мал кадерен белә торган холкы бар. Ярый, дорфарак та булсын, ди. юнылмаган букай булсын, ди. Аннан кемгә зыян?.. Мин, ун класс укыган кыз, Галсаматны тәрбияли алмаммыни? Аны дорфа кыланышларын- нан арындыра алмаммыни?» (11 бит) дип фикер йөртә ул. Кызның Халикъ Саматовка мөнәсәбәте шулай ук төрле чакта төрле юнәлеш алып китә. Болай ул аны, озын зифа буйлы, җете зәңгәр күзле яшь лейтенантны, баштан ук ярата. Ләкин шул ук мәлдә милиция лейтенантының «тәртип урнаштыру» нияте аны өркетә, ул егеткә кимсетүле дорфа сүз әйтеп ташлый. Шул ук вакытта Рокыя Халикъ йөрәгендә дә капмакаршы тойгылар кисешүен шактый төгәл чамалый. Алар шактый уңайсыз шартларда очрашалар. Кызның ярәшелгән кияве Гапсамат кулга алыне. Ә Халикъ, кызны яратып йөрүче лейтенант, шуның хакында Рокыядан сорау алырга мәҗбүр. Кыз Халикъның намуслы, тактлы булуын күрмичә кала алмый. «Юк, ул миннән уч алмый, аның хәле минекеннән авыррак, — дип уйлый Рокыя. — Ул мине яратканы хәлдә, мине авыр тойгыларга салырга һәм мин бигүк өнәп бетермәгән интим мәсьәләләргә дә кагылырга мәҗбүр иде... Ул кәгазь өстенә иелеп, шатыр-шотыр яза башлый, озаклап, ярсынып яза, каләм сабы тоткан бармаклары артык кысудан агарып китәләр» (16 бит). Капма-каршы хисләр бәрелеше каләм сабын кысып тоткан һәм агарып киткән бармакларга күчәләр — рухи халәт тышкы детальләр аркылы белдерелә. Күзәтүчән кешегә алар күп нәрсә турында сөйлиләр. Инде Халикъ Саматовның теленә килсәк, без аның сөйләмендә иң әүаәл тирәндәге, күңел түрендәге олы тойгыларны аңлатырдай ягымлы авазлар ишетәбез. «...Күрше Хәерниса түтәйләрнең урыс капкасыннан ялт итеп килеп чыга да минем дә көянтә-чиләк күтәреп капкадан килеп чыкканымны үтә сокланып каршы ала. — Исәнме, күрше, суга барасыңмыни?!— дип. бик тә үз иткән ягымлы тавыш белән дешеп кала» (5 бит), — дип хикәяли аның турында Рокыя. Икенчедән, Халикъ теленә үз эшенең дәреслегенә бик ышанган кешеләрдә була торган ачыклык, җыйнаклык, конкретлык хас. Без инде аның ни ечен милиция органнарында эшләгәнлеген белеп киткән идек. Колхозчыларга аванс бүлүдә электән урнашып килгән тәртипне үзгәрткән ечен, аны райком бюросында тикшерәләр. «— Я, турама бәгыремне, әйт, ни булды?— дидем, эш җылытып китерергә дә онытып, төпченә башладым. — Колхозчы икмәкле, мин... «строгачлы» булдым, — диде тыныч тавыш белән һәм әз генә елмаеп та куйды, әйтерсең аңа яхшы эшләгәне өчен бүләк биргәннәр» (45 бит). Колхоз председательлегеннән төшерү турындагы хәбәрне дә Халикъ бик сабыр, җыйнак сөйли. «Халикъ теләр-теләмәс кенә әйтте. Бюро булган. Аны председательлектән алалар икән. Бар сөйләгәне шул булды. Мин бик ялынгач, тагын ике суз өстәде: «Дөбердәтеп алырбыз!»—Дигәннәр» (54 бит). Телнең җыйнаклыгы, җегәрлекле, образлы, эмоциональ төсмерле булуы, һичшиксез, уңай күренеш. Биредә һәр сурәт чарасы зур эстетик функция башкарып килә, образны ачык итеп күз алдына китерергә, сюжет киеренкелеген арттырырга ярдәм итә. Башкача әйткәндә, әсәрдә сурәтләнгән мөһим иҗтимагый күренешләр дә, динамик сюжет та. эстетик тәэсирле тел-сурәт- ләү чаралары да бер максатка — образны мәһабәт, калку ител сурәтләүгә, теманы образлы рәвештә ачуга хезмәт итә. Әгәр дә повестьта сүзгә саранлык белән сюжет мавыктыручанлыгы һәм характер ачыклыгы бергә кушылган икән, бу — автор әсәр стиленең ачкычын таба белгән, дигән сүз. Озыилык-кыскалык, җыйнак яки тәфсилле сурәтләү мәсьәләсе — чама хисен аеруча төгәл тоюны сорый торган мәсьәлә. Художество әсәрендә детальләр укучыны ялыктырырлык та булмаска, шул ук вакытта тормышны схемалаштырмыйча тулы канлы итеп сурәтләү өчен җитәрлек тә булырга тиеш. «Чикләвек теше»н укыганда әлеге җыйнак һәм тәфсилле тасвир мәсьәләсендә каршылыклы хисләр дә кузгалып куйгалый, ягъни телнең эчке киеренкелегенә соклану белән беррәттән. картиналарның җентеклерәк, детальлерәк, тәфсиллерәк яктыртылуын да күрәсе киле. Болай иткәндә, киеренке вакыйгаларның аерым буыннары арасына ит куна тешәр иде. исеме генә әйтелеп кителгән кайбер күренешләр укучы күэ алдына үзләренең реаль сурәтләре белой килеп басар иде Югыйсә, кайбер урыннарда эскизлык, ашыгычлык эзе сизелгәндәй булып кала. Автор үзе сурәтләгән чынбарлыкның аерым өлкәләрен әллә бөтен нечкәлекләре белән белеп җиткерми микән дигән шик тә туып куя. Ләкин бу уңайдан тагын бер сорау туа. Әсәрдә тасвирланган тормышны тагын да детальлерәк күрәсе килү—нәрсә бу? Повестьның кимчелеген раслаучы фактормы, әллә көчле ягын исбатлаучы дәлилме? Бу сорауга кистереп бер генә яклы җавап бирү дә мөмкин түгел. Гомум планда алганда, укыган чакта у< китапның ялыктыра башлавына караганда, укып чыккач та игътибарны тартып торуы, әлбәттә, әйбәтрәк, һәрхәлдә, бу мәсьәләдә тәнкыйтькә уйланырлык нәрсәләр бар. Әдәбият тарихында тормыш картиналарын җыйнак, җегәрлекле ител сурәтләгән әсәрләр дә, детальләп, тәфсилләп яктыртканнары да очрый. Инде килеп хикәяләүче теле турында берничә сүз. Гадәттә хикәяләүче теле персонаж сөйләме белән автор теле арасында уртадарак тора торган күренеш. Ягъни бу тел хикәяләүче персонажның характерына яраклаштырып индивидуальләш- терелә дә образлы тасвир өчен кирәк булган дәрәҗәдә автор теле мөмкинлекләрен дә үзенә җыя. Рокыя хикәяләвендә без тегесен дә, монысын да күрәбез. Ул үзенең караш-фикерләрен, уй-хыялларын, кимчелекләрен, иренә хаксызга бәйләнеп баруларын, юлына аркылы төшүләрен яшермичә, тартынмыйча сөйли. Хикәяләүче телендә герой күңелендәге психологик эволюция дә шактый ачык төсмерләнә. Әсәрнең ахырына тэбарак Рокыя болайрак сөйли: «Ир бирмәк — җан бирмәк, ди, мин дә җиң сызганып тотындым, киптергән ашлыкны чутлап кабул итәм» (53 бит). Бу сүзләрдән гомер буе иреннән аерылам дип яшәгән хатыннын, ахыр килеп, шул иренең дә, эшенең дә үтә якын, кадерле икәнен аңлаганын сизү кыен түгел. ...Шулай итеп, әсәрдә, башлыча, үзәк герой Халикъ Саматов язмышына бәйләнешле хәл-вакыйгалар, чикләнгән сандагы персонажлар тасвирлана, чынбарлыкның чагыштырмача таррак бер өлкәсе дәвамлы хәрәкәттә бирелә. Автор биредә социалистик җәмгыятьнең соклангыч сыйфатларга ия булган кешесен, киң карашлы, дәүләт күләмендә фикер йөртүче коммунистны, саф күңелле көрәшчене, героик- романтик характерны тасвирлаган. Мондый типны тудыру — һәр язучының изге омтылышы. Гариф Ахунов әсәрендә ул омтылыш реальлеккә әйләнгән, әдәби яктан уңышлы хәл ителгән. Хикәяләүче образы да үзенең оригинальлеге, яңалыгы белән аерылып тора. * * * Китапка кергән хикәя, очерклар төрле темага карый, аларның төрлесе төрле характерда язылган. Биредә «гомерлек буйдак булып калырга, кызларның хыянәтчел кармагына беркайчан да капмаска, гомумән, кыз-кыркыннан ерак йөрергә» ант иткән штукатур егетнең күңелендә яңа хисләр бөреләнүен сурәтләгән «Зәңгәр чәчәк — гашыйклар төсе» хикәясе дә, билгеле бер тормыш ситуацияләрендә кеше характерының, холкының аерым сыйфатларын яктырткан «Фатих малае», «Сабыр табигатьле Сабирҗан» хикәяләре дә, Әгерҗе яклары, андагы хезмәт кешеләре турында язылган очерклар да бар. Ләкин, шундый төрлелек булган хәлдә дә, күпчелек хикәяләрне һәм очеркларны берләштерә торган бер уртак проблеманы да күрми үтү мөмкин түгел. Ул — сәнгать һәм хезмәт мәсьәләсе, ягъни сәнгатьнең безнең тормыштагы урыны, чынбарлыкка мөнәсәбәте мәсьәләсе. Хикәя, очерклар шушы зур һәм катлаулы теманың аерым якларын алын сурәтлиләр. «Ут эченнән чыкканда» хикәясендә, мәсәлән, режиссер Камил Фәттаховның үз кул астындагы театрны сугыш эченнән алып чыгу мәшәкатьләре тасвирлана. Әсәр шуңа күрә «Ут эченнән чыкканда» дип аталган да. «Соңарып килгән бәхет» хикәясе балетмейстер Сөбхан- куловның нефть якларында, эшчеләр арасында илһам алуы турында сөйли. Очеркларның да кайберләре сәнгать тормышын яктырталар. «Башкалада очрашулар» дигән очеркларда, мәсәлән, 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы, 1964 елда уздырылган татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы турында яза автор. Очеркларның һәммәсе дә җыйнак һәм, Г. Ахуноө каләменә хас булганча, җанлы, образлы тел белән язылганнар. Гомумән китапка кергән барлык әсәрләр, бигрәк тә «Чикләвек төше» повесте кызыксынып укырлык, гыйбрәтле-мәгьнәле итеп язылган