Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЛХОЗЧЫ ШАГЫЙРЬ ГАЛИМ НАСЫЙРОВ

Әнә анда тимер аргамаклар. Кәсләр ата тыр-тыр трактор. Иске илнең мирас сукалары. Музейлардан карап елап тор! Их, трактор, әйдә барсын бетер, Искелекне бетер, олактыр! у ялкынлы шигырь юлларының авторы — колхозчы шагыйрь Галим Насый- ров. Илебездә колхозлашу яңа гына башланган чорда, 30 нчы елларда, газета-журнал битләрендә, «Көрәш бүләк» колхозы исеме белән рәттән. Галим Насыйров исеме дә еш очрый иде. Галим Насыйров — Татарстанның көнчыгыш чигендә, хәзер нефть чыга торган якларда, иң беренче күмәк хуҗалык булган «Көрәш бүләк» колхозын оештыручы һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шул колхоз тормышында кайнап, аның өчен җаны-тәне белән көеп яшәгән кеше. «Көрәш бүләк» колхозы 1929 елда алпавыт Мөлековлар хуторында төзелә. Бу елны бирегә күрше Бәйрәкә, Колчан, Каразирәк авылларыннан, Абдекәш, Аитов поселокларыннан 26 крестьян семьясы күчеп килеп, күмәк хуҗалыкка берләшә. Оештыру җыелышында Галим Насыйров крестьяннарга колхоз тормышы, аның зур мөмкинлекләре турында дәртләнеп сөйли. Шунда ук ул үзенең бик күп конкрет тәкъдимнәрен дә әйтә. Колхозчылар бу җыелышта Галим Насыйровның күмәк тормышка өндәүче ялкынлы йөрәкле кеше генә түгел, ә яңа оешкан күмәк хуҗалыкны җитәкли алырлык, сәләтле оештыручы да икәнен күрәләр. Шул җыелышта аны колхоз председателе итеп сайлап куялар. Бергәләшеп яңа тормыш төзергә керешкән «Көрәш бүләк» крестьяннарының киләчәге якты, ниятләре зур була. Ләкин шул ук вакытта ул ниятләрне тормышка ашыру өчен каяндыр үрнәк алырлык тәҗрибә дә булмый. Шуңа күрә председатель булып сайланган Галим Насыйров алдына бер-бер артлы төрле сораулар килеп баса. Эшне каян, ничек башлап җибәрергә? Кем белән киңәшергә? Каян ярдәм алырга? Бу сорауларга җавап эзли торгач, ул Сөләйман Нуримановка мөрәҗәгать итәргә була. Сөләйман Нуриманов та шул ук Баулы районында, Әпсәләм авылында туып үсә һәм Мәскәүдә Тимирязев исемендәге Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң, белгеч-агроном булып эшли. Галим Насыйров белән алар гражданнар сугышында бер отрядта булалар, шул елларда бу ике большевик дуслашалар да. Ә Галим Насыйров бөтен көчен биреп авылда яңа тормыш төзү эшенә тотынгач, белем һәм тәҗрибә җитмәгән чакларда, агроном дусты аңа ярдәмгә килә. Шул олы дуслыкның шәһитләре булып Галим Насыйровның |Ьәхси архивында Сөләйман Нуримановка язылган бик күп хатлар саклана. Менә аның 1929 елның 23 июнендә язылган хатыннан бер өзек: «...Шул безнең оешып килә торган әртилдә нәрсәләр эшләргә мөмкин булачак. Шул турыда син фикереңне яз әле. Мин эшнең барышы турында һаман язарга сүз бирәм. Ничек эшләү, ничек каралты, йорт төзү турында да яз әле һәм ничек сәрмая тупларга? Б Кымызлык (кымыз эчү ял йорты) ачарга ярыймы киләчәктә? Тагын электрификация эшләренә ничек керешергә’ — һәрберсен язарсың инде. Гомумән, эшне кайдан башларга? Үрнәк булырдай колхозлар турында син миңа материаллар ♦ җибәр әле. Кайда ничек эшлиләр, шул а турыда брошюралар җибәрсәң, яхшы бу- X лыр иде... Сәламәтлеккә бик аяырлык киләчәген белсәм дә (Галим Насыйрое граждан- — нар сугышыннан туберкулез белән аяы- 5 рыл кайта.— Ф. М.). коммунистлыгымның £ соңгы көрәш тантанасы булыр дип, югарыдагы әртилдә ныклап, ахыр гомеремә ка- ь дәр эшләргә, юлбашчылык кылырга җөрьәт 3 иттем һәм бик зур мәсьүлиятле эшне ал- < дым. Дәрт, өмет, теләк чамасыз зур. Та- а тарстанда үрнәк колхоз ясауга кадәр өмет 3 бар, туган... Шуңа син тагын нәрсә дияр- " сең?» Шулай итеп, Галим Насыйроа үзенең g язмышын «Көрәш бүләк» белән аерылмаслык иттереп бәйли. Әртилнең яшәве һәм уңышлары аның иң зур шатлыгына әверелә. Билгеле, алпавыт утарында колхоз төзү җиңел эш түгел. Кулаклар һәм аларның күп төрле иярченнәре колхоз эшенә һәр э җирдә аяк чалалар, крестьяннарны колхозга каршы котырталар. Әнә шундый шарт- х ларда беренче мәртәбә күмәк язгы чәчү үткәрү яңа әртил өчен зур сынау була. * Чәчүгә ашыккандай, бу елны яз да иртә килә. «Көрәш бүләк» колхозчылары х 18 апрельдә үк чәчүгә чыгалар. Киң, иркен, ызаннар белән бүлгәләнмәгән басу- * ларга чәчүгә чыгу беренче колхозчылар өчен күптән көтелгән бәйрәм кебек шат- ' лыклы вакыйгага әйләнә. Ләкин шуның белән бергә, аларга бик күп кыенлыкларны * да җиңәргә туры килә. Иң зур кыенлыкларның берсе чәчүлек орлык җитмәү була, җ Ләкин Галим Насыйрое кебек оештыручыларның колхоз эшенә чиксез бирелгәнлеге * һәм күпчелек крестьяннарның тырышлыгы нәтиҗәсендә бу кыенлыклар җиңелә: орлыкны базардан сатып алалар, фуражны бераз киметәләр. Шулай да әртил чәчү планын үтәп чыга. Чәчү белән бер үк вакытта Галим Насыйров әртилне ныгыту, зурайту, аңа яңа крестьян хуҗалыкларын тарту буенча да туктаусыз аңлату эше алып бара. Ул тырышлыклар бушка китми: колхоз торган саен үсә. ныгый. Колхозның, авылдагы яңа тормышның шулай әкренләп күтәрелә баруын күрү исә Галим Насыйровны иҗатка, шигырьләр язуга рухландыра. Шушы елларда ул бик күл шигырьләр яза. Аларның берсе, «Ант итәбез, корыч партия» дип аталганы мондый юллар белән башланып китә. Суз бирәбез, корыч партия: Большевикча чыктык ярышка. Кыенлыктан куркып тетрәмәскә, Чигенмәскә артка карыш та. Галим Насыйровның ул елларда язылган шигырьләре — колхоз тормышы, аның иң әһәмиятле мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнгәннәр. Аларның һәрберсендә диярлек күмәк хуҗалык үсеше өчен бик кирәкле берәр тема күтәрелә. Ә кайбер шигырьләрен Галим Насыйрое турыдан-туры «Трактор», «Тракторлы молотилка», «Силос» дип атый Һәм әсәрләрендә шуларны җырлау аша крестьяннарга колхоз тормышының өстенлекләрен аңлата. Галим Насыйровның бу чордагы тормышына күз салсак, тынгысыз большевикның искиткеч бирелгәнлек белән халык, партия эше өчен янып йөргәнлеген күрәбез. Ул һәр вакыт халык арасында була, алар белән иң үткен, иң кирәкле темаларга сөйләшә, партиянең политикасын аңлата. Колхозчыларны большевистик рухта тәрбияләүдә дә аңа дусты Сөләйман Нуриманов күл ярдәм итә. Ул колхозга бүләк итеп 61 данә китап җибәрә, ә «Кереш бү- ләкотә алардан китапханә оештырыла. Авыл хуҗалыгына кагылган китапларны бергәләп укып өйрәнү өчен махсус түгәрәк тә төзелә. Шулай итеп, «Көрәш бүләк» һәр яктан көч җыя бара. Бу көрәштә Галим Насыйров, бер яктан, колхоз җитәкчесе буларак бөтен көчен куйса, икенче яктан, ул матбугат аша да колхоз тормышын кайнар яклап шигырь, мәкаләләр яза. Ләкин әнә шундый ярсу тормыш белән яшәгәндә Галим Насыйровның гражданнар сугышы фронтларында алган авыруы көчәя башлый. Ул берничә айга Кырымга китеп дәваланырга мәҗбүр була. Анда Галим Насыйров язучы Галимҗан Ибраһимов белән очраша. Бу турыда ул үзенең 1931 елның 8 ноябрь хатында болай яза; «Мин хәзер декабрьга кадәр Кырымда калырга — Ялтада «Чаевка» дигән санаторийга урын алдым™ Менә 10 ноябрьда шунда күчәм. Г. Ибраһимов белән райкомга барып, аның ярдәме белән урын алдым... башкача һичбер төрле рәт калмаган иде... Бик озак сөйләшеп утырдым... «Чаевка» санаториесе аның квартирасыннан ерак түгел. Аның янына барырга булыр әле». Кырымда дәваланып, бераз хәле әйбәтләнеп кайтса да, Галим Насыйров аннан соң инде колхозны җитәкли алырлык хәлдә булмый. Ләкин, шуңа да карамастан, кулыннан килгәнчә ул һаман колхоз эшләрендә катнаша. «...Өйдә аякка басып тора алмыйм... колхозның цифрларына анализ ясап җибәргән идем райкомга. Райком секретаре «үләргә яткан көенчә Насыйров менә нинди эшләр эшләп ята» дип, үрнәк итеп сөйләгән диләр. Мин кайтканга кадәр уполномоченныйлардан да күп кеше юк иде безнең колхозда. Хәзер берәү дә юк инде... Түшәктә яткан көенчә... шул уполномоченныйларны алыштыра алуыма (рәсми булмаса да) үземне бәхетле саныйм аптырагач! Колхозчылар яныма киләләр. Алар белән яткан җиремнән сөйләшәм. Дәртләрен күтәрәм. Үзләре дә: «Синең янга килгәч, күңелләр күтәрелә, шуның өчен авыру булсаң да киләбез инде, борчылма», дип чыгып китәләр. Кая миңа борчылу, шуның аркасында үземне терелгән итеп хис кылам. Темплар да күтәрелгәч, бу миңа борчылу түгел инде. Бу сезнең мине дәвалавыгыз. Колхозда тырышып эшләп, мине дәвалавыгыз өчен рәхмәт, иптәшләр, дим...» дип яза ул бер хатында. Галим Насыйровка аннан соң да Кырымга барып дәваланырга туры килә. Шул вакытларда колхоз тормышыннан аерылып, күз-колак булып тора алмаганга күрә, кайткач колхозда күргән хәлләр аны нык борчый. Ул еш кына колхоз җитәкчеләренең үз эшләрен башкара алмауларын, шуңа күрә зур кыенлык белән оештырылган хуҗалыкның таркала башлавын күрә. Мондый чакларда ул большевикларча принципиальлек белән үзен борчыган мәсьәләне күтәреп чыга. Шундый принципиальлекне без аның шул елларда язылган шигырьләрендә дә ачык күрәбез. Бөек сынау язгы хәзерлеккә. Кемнәр — лодырь, кемнәр — батырлар. Кемнәр — җебегән эштә, кемнәр — уңган. Сүздә генә кемнәр акырган. Андыйларга — позор! Андыйлар — хур! Алар — кумәк төзелеш дошманы. Чын колхозчы түгел алар берсе. Тик кулакның сатлык куштаны. Шул елларда «Көрәш бүләк» колхозының уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен «Кызыл Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе килә. Ул үзенең мәкаләсендә Галим Насыйровның тормыш-көнкүрешен түбәндәгечә тасвирлый: «...Ике бүлмәле, кечерәк кенә, барысы өч тәрәзәле, түбәсе калай белән япкан агач өй. Түрдәге бүлмәдә урыны җәюле бер кровать, китап этажеркасы, бер өстәл, савыт-саба шкафы, 4—5 урындык. Өстәл янында ике пионер тырышып-тырышып, алмаш-тилмәш стена газетасы язалар... Озынча битле, озынча борынлы, зәңгәр күзле, гадәттән тыш ябыккан «редактор» җәюле урыныннан торып утырган да язучыларга хәбәрләр, мәкаләләр әйтеп тора— ■Көрәш буләк» колхозында иргә культуралар чәчүгә әле бер атнадан артык яакыт бар. ә Галим Насыйров стена газетасының бнчы санын яздырып утыра». Ләкин Галим Насыйровның тагын да күбрәк эшлисе килә. Бер хатында ул: «Мин пролетариат ечен бикбик аз эшләдем шул. Мине туберкулез көрәштән аера, минем актив эшләвемә ирек бирми... Мине шигырь генә бер дә канәгатьләндерми. Бер § минут түшәктә ятмый торып колхозны җитәкләшәсе, социализм төзелеше үрнәге с ясасы килә. Бюрократизм, кулак калдыклары белән аяусыз керәшәсе, колхозчыларны j идея ягыннан иң югары баскычка күтәрәсе килә. Игенне әдәм ышанмаслык дәрәҗәдә $ уңдырасы, сөлек кебек таза атлар булдырасы, булганнарын саклыйсы, елтырап торган g кер, күп сөтле сыерлар үрчетәсе килә. Әнә шундый «киләләр» алар бик күп. Менә = шул «киләләрпне тормышка ашыруда актив катнашудан мин гаҗиз. Шуңа күрә 5 түшәктә булса да янып-көеп җырлап җибәрәсең... Мине түшәктә җырларга мәҗбүр д иткән сәбәп әнә шулар... «Минем даруларыманы (ягъни шигырьләрне.— Ф. М.) Е Азнакайда киңәшмәләрдән, җыелышлардан соң декламировать итәләр дип ишеттем. f Шулай ук Минзәлә. Актаныш, Мөслим районнарындагы мәктәп балалары минем g җырларымнан файдаланалар... хатлар алдым. Болар, әлбәттә, минем ечен күңелле _ хәбәрләр»,— дип яза. ? Язган шигырьләренең халык тарафыннан яратып кабул ителүе, аларның сәхнәләр- J дән сөйләнүе, җыелышларда яңгыравы колхоз шагыйре Галим Насыйров өчен зур g шатлык булса, 1932 елда Казанда басылып чыккан «Колхоз җырлары» исемле җыентыгы исә аның яңа тормышны котлаган зур иҗат букеты иде. ♦ Бу китапка шагыйрьнең 17 әсәре кертелгән. Китапның исеменнән үк күренгәнчә, a андагы шигырьләр авылның яңа тормышына, социализм тудырган яңа кешеләргә 2 багышланганнар. Шигырьләрнең барысына да диярлек крестьянның үткәне һем бүген- 2 гесе турында уйлану һәм шуннан туа торган дәртләнү, романтик күтәренкелек хас. X Менә китапка кергән «Ахун — колхоз, колхоз — Ахун» шигыре. Автор бу әсәрен * колхоз тормышындагы күңелле бер күренештән — Ык буенда колхозчыларның печән g чабуыннан башлап китә. х Суган кебек яшел печәннәрне н Эскерт-эскерт өйдек, әй, тезеп. Шундый юллар белән колхозчыларның күмәк хезмәтен тасвирлаганнан соң, шагыйрь фикерен конкретлаштыра, ачыклый тешә. Аның карашы аерым бер кешенең язмышына, анда нинди үзгәрешләр булуын ачыклауга юнәлә. Ул кеше Ахун дигән карт. Ахун карт элек боярларда тир түккән, бик күп газаплар кичергән. Ә аның бүгенгесен Галим Насыйроа болай тасвирлый: Ахун абзый колхоз аланында Күмәк маллар карый — үз малы. Ахун — колхоз! Колхоз — Ахун! Ничек Ахун хуҗа! Колхоз уз «җаны!» Шулай итеп, колхозчы шагыйрь крестьян язмышындагы төп үзгәрешне аның ирекле хезмәт кешесенә әверелүендә күрә һәм укучыга да шул фикерне җиткерергә тели. Гомумән, «Колхоз җырлары» җыентыгының шигырьдән шигырьгә кызыл җеп булып сузылган фикере әнә шул дияргә була. Аның шигырьләрендә сурәтләнгән уңай геройлар барысы да шул ук колхозда кен-төн тиргә батып, тырышып эшләүче, җирне яратучы, материаль байлык тудыручы конкрет кешеләр — хезмәт батырлары, ул үзе дә шундыйларның берсе иде. Галим Насыйровның соңрак язылган шигырьләреннән «Ударникларга хат» дигәненең язмышы кызыклы. Бу шигырь Татарстанда иң беренче тапкыр Бәйрәкәдә колхозчыларга җирдән мәңгелеккә файдалану турында Дәүләт акты тапшыру тантанасы уңае белен язылган. Анда Галим Насыйров та катнаша һәм тантанага җыелган колхозчыларны «Көрәш бүләк» исеменнән котлый. Шуннан соң ул тантана уңае белән махсус язылган шигырен укый. Аның бу шигыре тыңлаучыларга шундый көчле тәэсир итә, аны унлап мәртәбә бүлдереп кул чабалар. Ә сөйләп бетергәч, Галим Насыйровны Казаннан һәм Мәскәүдән килгән газета хәбәрчеләре уратып ала. Алар арасында «Правда» газетасының да хәбәрчесе була. Галим Насыйров аның белән таныша, аңа үзенең хәлләрен сөйли. Ә анда сөйләнгән шигырь, озак та үтми, 1935 елның 21 октябрендә «Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыга. Галим Насыйровның авыруы торган саен көчәя, ләкин шуңа да карамастан, ул зур иҗади планнар белән яшәвен дәвам итә һәм берничә сәхнә әсәре дә яза. Аның «Атлар өчен көрәшкәндә» дигән әсәрен район театры колхозларда куеп йөри. Колхозчылар бу әсәрне яратып карыйлар. Ә бер хатында Галим Насыйров үзенең «Мещанка» исемле пьеса язуын хәбәр итә һәм «Көрәш бүләкптә булган сыйнфый бәрелешләр, корткычлыклар нигезендә тагын яңа сәхнә әсәре язарга җыенуын әйтә. Гомумән, бу елларда ул тулысынча иҗат эшенә чума, көнне һәм төнне белми эшли. Аның кулъязмаларында «бу шигыремне төне буе утырып, бәрәңге лампасы яктысында яздым. Лампа сүнде, тәмамлый алмадым», дигән сүзләр дә еш очрый. Бу елларда Галим Насыйров иҗат итеп кенә калмый, ә бәлки язган әсәрләренең сәнгатьчә көче турында да җитди уйлана. Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен һәм Һади Такташ шигырьләрен бик яраткан Галим Насыйров аларның әсәрләрендәге осталыкка, поэтик көчкә соклана. Менә аның бер хатыннан өзек: «...әле Галимҗан Ибраһимов томнарын укыдым. Анда каләм шомалыгы, тасвирга байлык! Минем язулар хәзергә шома түгел, тасвирга да бай түгел_. Каләмне шомарту, яңа образлар табу — болар минем алдагы эшләр, терелсәм — болар булачак...» Әйе, колхозчы шагыйрь Галим Насыйровның киләчәккә планнары, алда эшлисе эшләре күп була. Ләкин эшләнгәне дә аз булмый инде. Аның исеме бөтен тирә-якка тарала, яңа тормыш җырчысы булып халык күңеленә кереп урнаша. Галим Насыйровның ул елларда никадәр танылган кеше булуын шундый факт та ачык сөйли. Аның авыруы көчәйгән вакытта Азнакай районында чыга торган «Коммуна» газетасында «Галим Насыйров иптәшкә» дигән шигырь басылып чыга. Ул шундый юллар белән тәмамлана: Безнең уңыш — Синең даруларың. Кызганмабыз аны, бирербез. Чирең белән Без дә көрәш ачтык, Ярдәмеңә килеп торырбыз. Ләкин шәфкатьсез авыру ялкынлы йөрәкле колхоз шагыйре Галим Насыйровны яшьли безнең арадан алып китте. Галим Насыйровның күп санлы кулъязмалары: шигырьләре, сәхнә әсәрләре, мәкаләләре һәм хатлары калды. Аларның саны йөздән артык. Кайсын гына алып карасак та, без анда бу кешенең ялкынлы йөрәге типкәнен тоябыз. Галим Насыйровның замандашы Һади Такташ үзенең бер мәкаләсендә шундый юллар язган иде: «Безнең идеалларыбыз күктә яшәмиләр. Алар безнең көнкүреш тормышыбызда, бүгенге бай көрәш вакыйгалары эчендә туалар, яшиләр һәм хәрәкәт итәләр... Пролетариат шагыйре шул хәрәкәтләрнең эчендә торып, бүгенге көрәш тәҗрибәсе белән якыннан таныш булса гына һәм шул көрәштә шул теләкләре өчен көрәшүче булып катнашса гына, үз әсәрләрендә бүгенге көрәшкә кирәкле булган актуаль идеяләрне вакытында күреп җанландыра ала һәм аларны үзенең иҗат аппаратында формалаштырып массага бирә ала». Галим Насыйров та нәкъ әнә шундый шагыйрь, әнә шундый җәмәгать эшлек- лесе иде