Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮКЕНДЕРМӘС МИНЕ ҮТКӘН ГОМЕРЕМ

Шагыйрь дустым, гаҗәеп мөлаем һәм киң күңелле, эчкерсез һәм саф хисле Гали Хуҗиев искә төшкән саен, мин аның белән фронтта беренче очрашуымны хәтерлим. Бигрәк тә аның ихлас тойгылы, саф хисле шигырьләрен укыганы күз алдымда тора. Менә ул тонык кына ягымлы тавыш белән укый. Аның чын күңелдән чыккан йөрәк сүзләре безне туган якларга алып китә, илдә калган якыннарны, туганнарны, сөйгән кызларны күз алдына бастыра: Кошлар кайта теркем-төркем Агыйдел буйларына; Дустын сагынып карый һәркем Очар кош юлларына... — Әй, кыр казы, төш яныма. Полесье күлләренә. Хат кыстырыйм канатыңа. Илтерсең сөйгәнемә— Ул көннәрдән соң бик күп сулар акты инде. Шагыйрь белән без туган җирләрдә— Казанда, Уфада да күп тапкыр очраштык. Ләкин шул беренче очрашу, солдат дуслыгының тууы һаман да күңелдә, ул онытылмый да, җуелмый да. Гали Хуҗиев мин белгән кешеләр арасында иң ихлас, иң ачык күңелле, кайнар йөрәкле, юмарт тойгылы кешеләрнең берсе иде. Поэзияне җаны-тәне белән яратучы, аңа бетен гомерен багышлаган саф күңелле, тормыш сөючән кеше, үзенчә бер ягымлы чын дус иде ул. Дуслыгыбыз, утларны үтеп, тыныч тормышта тагын да ныгыды, һәм нинди аяныч: шагыйрь дустыбыз һич көтмәгәндә арабыздан китеп тә барды. Әле булса моңа ышанасы килми. Хәзер инде мин аның яшенә җитеп киләм. Ш Ә ул шул көенчә яшь көйгә кала бирә. Хәзер миңа иречсездән аның турында: •Ул шулай иде, ул мондый иде», дип уткән заманда язарга туры килә. Менә мин бүген шагыйрь һәм солдат дустымның дистәләгән китаплары белән сөйләшеп, серләшеп утырам. Алар миңа дусның тере, җанлы тавышы һәм йөрәктән чыккан васыяте кебек яңгырыйлар. Бу әсәрләрдә шагыйрьнең зур йөрәге — янар йөрәк, юмарт йөрәк тибә. Гали Хуҗиевның тормыш юлы, безнең барлык замандашларыбызга хас булганча, гади дә, якты һәм зур да. 1972 елда шагыйрьгә алтмыш яшь тулган булыр иде. Ул 1912 елның 12 Октябренда Татарстанның Кайбыч районы Карамасар авылында крестьян семьясында туа. Туган җирдәге кечкенә татар авылы турында ерак Польша җирендә. Сандомир плацдармында, безнең фронтташ дустыбыз шагыйрь Мөхәммәт Садри шундый сузләр язган иде: Карамасар яны кара урман, Җир җиләге пешә балланып. Сандугачлар сайрый, чишмә ага Таң кояшы белән алланып. Карамасар авылы — изге бишек! Сандомирда сине белдем мин. Җыр һәм штык белән сугышучы Солдатыңда сине күрдем мин. Шагыйрь Гали Хуҗиев үзе бөтен иҗат юлы буена туган ягына, Кайбыч урманнарына дан җырлады. Шушы урманнарны ул бөтен йөрәге белән ярата иде. Менә шушы Кайбыч урманнары шаулап торган яктан, алтын бала чагының изге бишеге булган Карамасар авылыннан булачак шагыйрь зур тормыш юлына чыкты. 1927—1930 еллар. Гали Хуҗиев җидееллык мәктәптә укый. Шул чакта, 1929 елда, ул комсомол сафына керә һәм шул көннән башлап үзенең бөтен гомерен комсомол белән, яшьлек белән бәйли. Чөнки, шагыйрь буларак, безнең дустыбыз һәр чак яшьлек җырчысы, иң яхшы, иң югары мәгънәсендә комсомол шагыйре булып калды. Ялкынлы яшьлек еллары югары уку йортына хәзерлек курсында үтә. ә 1937—1941 елларда яшь шагыйрь, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Бу еллар Гали Хуҗиевның комсомол газеталарында, яшьләр матбугатында дәртләнеп эшләү еллары иде. «Кызылармеец» газетасында әдәби сотрудник булып эшләгәннән соң. 1934 елдан «Яшь сталинчы» исемле комсомол газетасында җаваплы секретарь һәм редактор урынбасары, 1941—1942 елларда Гали Хуҗиев ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының пропаганда буенча секретаре булып эшли. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре. Танылган шагыйрь һөм журналист, күренекле комсомол эшчесе бу көннәрдә тыныч кала алмый. Сәламәтлеге бик ук яхшы булмаса да. ул үзе теләп фронтка китә һәм Воронеж, Беренче Украина фронтларында татар телендә чыгып килгән хәрби газетаның җаваплы секретаре була; биредә ул Кызыл Йолдыз ордены һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Сугышта җиңү яулап кайткач та шагыйрь дустыбыз әлеге комсомол матбугатында озак еллар эшли. Бу елларда без аны «Кызыл Татарстан.ның үз хәбәрчесе ГЫЙЛЕМДАР РАМАЗАНОВ ф ҮКЕНДЕРМӘС МИНЕ ҮТКӘН ГОМЕРЕМ , һәм «Яшь сталинчы»ның редакторы постында күрдек. Бик күп яшь талантларны үэ тирәсенә җыя иде ул. Язучылар союзында да ул байтак еллар яшьләр белән эшләде. Гомумән, шагыйрьне яшьлектән, яшьлекне шагыйрьдән аерып карау мөмкин түгел. Шагыйрьнең «Шатлык» исемле шигырьләр китабы 1936 елда дөньяга чыкты. Шул көннән алып утыз елдан артык вакыт эчендә шагыйрь дистәләгән китап чыгарды, татар совет поэзиясенең алгы сафында атлады. Яшьлек мәхәббәте, яшьлек романтикасы. Яңа гына иҗат юлына аяк баскан шагыйрьнең беренче китапларының төп юнәлеше шул. Ныклабрак баксаң, шагыйрьнең бөтен китапларында да шушы бетмәс- төкәнмәс яшьлек рухын, тормышка һәм заманга сүнмәс мәхәббәтне күрергә мөмкин. Яшьлек һәм батырлык. Бу ике төшенчә Гали Хуҗиев поэзиясенең пар канатлары иде. Шушы канатлар белән шигърият күгендә кыю очты ул. Бөтен гомере буена шагыйрь дустыбыз яшьлек һәм батырлык, сафлык һәм тугрылык җырчысы булды. Менә 1938 елда чыккан «Яшьлек тавышы» исемле җыентыкка кергән «Сагыну минутларында» исемле шигырь. Гадөти тема — кыз сөйгәнен сагына. Ләкин бу кыз — заман кызы, безнең көннәр кешесе. Сагындырган егет тә гади түгел, ул — солдат, чик сакчысы. Шулай итеп, бик традицион темага язылган әсәргә заман сулышы, бүгенге көннең давыллы-дәһшәтле сулышы бәреп керә: Казлар оча күлләреннән. Моңсу кала ул яклар; Алмагачлар алма коя, Алтынлана яфраклар. Казлар үтә безнең өстән. Казлар китә тезелеп; Алар күздән күмелгәнче Карап калам өзелеп. ...Җил каерса каурыйларны, Син табарсың, диләрме, Кич утырып, сөйгәнеңә Хат язарсың, диләрме!.. Безнең буын шигьриятькә шулай Ватанны җырлап, аны данлап килеп керде. Шул ук вакытта безнең буынга Ватанны сөюне — патриотлыкны сүз белән генә түгел, ә сугыш кырларында корал белән, кан белән расларга туры килде. Әдәбия*ка яшьлек һәм Ватанны җырлап килеп кергән Гали Хуҗиев та нәкъ шундый заман сынавын үтте. Дәһшәтле сугыш еллары утызынчы еллар поэзиясендә бер кадәр сизелә башлаган хуш күңеллелектән бик тиз арынуга китерде. Шигырь көрәш коралына, яуга чыккан халыкның сугышчан юлдашына әверелде. Шагыйрьләр утта-ялкыннарда бик тиз чыныктылар. Гали Хуҗиев поэзиясе дә бу чыныгуны тиз үтте. Шагыйрьнең сугыш чоры лирикасы — алгы чиктәге солдатның йөрәк сүзе, аның ихлас хисләре ул. Фронт шартларында туган нечкә тойгылар сугышчы йөрәгенә барып җиттеләр. Иң яхшы шигырьләрне солдатлар күңелләренә ятлап алдылар, фронттан җибәрелгән өчпочмаклы хатларда үзләренең җан сөйгәннәренә күчереп язып җибәрделәр. «Дүрт елга илендә син» (1944) шигырендәге хисләр, мәсәлән, һәр солдат өчен уртак иде: Ерактан, Идел буеннан Хат килә айда гына. Китмисең, иркәм, уемнан Булсам да кайда гына. Баш куйсам соры шинельгә. Чолгыйсың тешләремне; Ә карап язгы сиреньгә. Искә алам күзләреңне. -Син бүген миннән еракта. Дүрт елга илендә син. Икебез туган туфракта. Без үскән Иделдә син. Иделдә дулкын тынса да. Хисләр соң ничек тынсын!! Аралар ерак булса да, Йерәкләр якын булсын. Җиңүче гаскәрләр белән Европага азатлык алып килгән солдат-шагыйрь Эльба буйларында, Австрия Альпларында сәекле туган республикасын — «дүрт елга илен» сагына, үзенең бөтен барлыгын, бүгенгесен, кичәгесен һәм соңгы сулыш алу сәгатен дә туган туфрагы белән бәйли. Ягымлы лирик әсәрләрендә замандашның гүзәл тойгыларын ачу белән бергә, Гали Хуҗиев совет кешесенең, гомумән югары идеяле, сынмас ихтыярлы кешенең эпик образын тудыру өлкәсендә дә бик күп эшләде. Кешенең батырлыгы, үлемсеэ- леге, югары идеаллары — Гали Хуҗиевның эпик поэмаларының үзәгендә торган тема шул. Шагыйрь поэма жанрында иң актив эшләүче татар шагыйрьләренең берсе иде. Ул безгә замандашның гүзәл сыйфатларын, рухи батырлыгын һәм матурлыгын күркәм образларда сурәтләгән дистәдән артык поэма һәм балладалар калдырды. Шушы эпик әсәрләргә үзенә бер төрле шигъри увертюра-кереш булып, 1944 елда фронтта, «Россия» поэмасы туды. Мин әле дә бу көчле, югары тондагы канатлы шигырь белән язылган әсәрне шагыйрьнең үзе безгә ашкынып укыган чакны хәтерлим. Туган илгә, партиягә, совет солдатына гимн булып яңгыраган бу әсәрне шагыйрь аерым бер дулкынлану белән укый торган иде: Артта калды авыр сугыш юлы, Без әйләнеп кайттык кабаттан: Эчтек йотылып тагын Прут суын, Апрель җиле исте Карпаттан. Сулышың булып исә апрель җиле, Җиреңдә яз кабат. Россия; Йөрәктә яз,— Гомер китмәс яз бу. Туган илем, азат Россия! ГЫПЛЕМДАР РАМАЗАНОВ ф .КЕПДЕРМХ МИНЕ ҮТМИ ГОМЕРЕМ.. Фашизм белән хәтәр көрәшләрдә гомерен биргән үлемсез батырлар — Гали Хуҗиев поэмаларының иң күркәм геройлары. Үзенең поэмаларында шагыйрь бөек көрәштә һәлак булган каләмдәшләре Муса Җәлил, Фатих Кәримгә үзенчәлекле шигъри һәйкәл куйды, атаклы чех язучысы Юлиус Фучикның һәм Сталинградны яклап үлгән, рус солдаты һәм татар егете белән бергә туганнар каберенә күмелгән Испания улы Рубен Ибарруриның якты образларын тудырды. Бу әсәрләрдәге ялкын, дулкынлану, тирән хисләр укучыга да күчә. Батырларның үлемсезлеге Фатих Кәримгә багышлан-ач поэмада аеруча көчле образларда бирелгән: Менә рәсемең... Ни дип сорыйсың син, — Күзләреңдә нигә яшь. димсең! Мин шулай дим: — Син үлмәдең, дустым! Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең! Синең гомерең — илең өчен яну, Ә җырларың — гомер чәчәгең; Безнең йөрәктәге ялкынлану — Бу синең дә җирдә яшәаең. Сугыштан соңгы чорда язылган һәм тыныч хезмәт кешеләренә багышлангач «Каенсар» ■Салават күпере", «Тормышка кайту», «Янар йөрәкләр» кебек поэмалар- «ың геройлаоы да—кичәге сугышчылар, алар яуда күргән авырлыкларны, бирелгән корбаннарны онытмыйлар, бүгенге көндә сугыш геройларының батырлыкларын дәвам иттереп яшиләр. Шагыйрь кешеләргә бик игътибарлы, киң күңелле иде. Шуңа да аның дуслары бик күп иде. Үзенең иң кайнар хисләрен — иң ихлас шигырьләрен шагыйрь үзенең күп санлы дусларына багышлады. «Таныш күзләр, таныш карашлар» (1966) дигән шигырендә ул сугыш яланнарында гомерләрен ил өчен биргән каләмдәшләре Муса Җәлил, Абдулла Алиш. Фатих Кәрим, Хәйретдин Мөҗәй, Демьян Фәтхи, Мифтах Вәдүт, Хәбрэ Рахманнарны сагыну тойгылары белән искә ала. Гали Хуҗиевның утызынчы елларда башкорт даласына эшкә килгән ялкынлы комсомол шагыйре Сергей Чекмаревка һәм аягына баса алмый торган каты авыру килеш бик яхшы китаплар язган рус язучысы Николай Бирюковка багышланган балладалары бар. Иң ихлас шигырьләрен ул каләмдәш дуслары Зыя Мансур, Госман Бакиров, Риза Ишморат. Ләбибә Ихсачова, башкорт шагыйре Мостәй Кәрим, җырчы Фәридә Кудашева һәм башкаларга атап яза. Безнең арадан вакытсыз киткән шагыйрь дустыбызның Фатих Кәримгә багышланган иң яхшы поэмасы «Гражданин, солдат, шагыйрь» дип атала. Гали Хуҗиев үзе дә бөтен гомере буена чын мәгънәсендә гражданин, солдат, шагыйрь булды. Икенче бер поэмасын шагыйрь дустыбыз «Янар йөрәкләр» дип тикмәгә генә атамаган, күрәсең, ул үзе дә янар йөрәкле, юмарт йөрәкле кеше иде. Аннан безгә мирас булып калган әсәрләрендә чынлап та гражданин, солдат һәм шагыйрь Гали Хуҗиевның янар йөрә-е, юмарт йөрәге тибә.