Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

ФЕВРАЛЬ, 1973. «Быел Питтсбургтан (АКШ. Ред.) барган инженерлар Мәскәүдән 600 миль көнчыгыштарак булган Чаллы шәһәре янына урнашачаклар. Рус монтаж бригадалары белән бергә, алар Кама автогигантының кою җайланмаларын урнаштырачак. Америкалыларның Россия территориясенең үзәгенә, Идел елгасы бассейнына барып чыгулары АКШ белән Советлар Союзы арасындагы үсә барган сәүдә-экономик бәйләнешләрнең яңа этабы булып тора». • Бизнес унк». Нью-Йорк («За рубежом» журналыннан). Хәзер бетен илебездә «Алтын шайба» призына ярышлар бара. Бу ярышларда Чаллы шәһәре балалары да катнаша. Уеннарга 16 команда катнашты, һәр очрашу зур спорт омтылышы белән узды. Әлбәттә, уңыш иң яхшы әзерлек күргән спорт коллективлары ягында булды. Ярышлар тәмамлангач. КамАЗга килгән Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионнары Игорь Ромишевский белән Валерий Харламов җиңүчеләрне тәбрикләделәр. аларга грамоталар, шәһәр комсомол комитетының махсус призларын тапшырдылар. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». 51 нче номерлы төзү-монтаж идарәсе коллективы Татарстанның атказанган төзүчесе. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Гевор Ашапович Геворгянның • Жилстрой» трестында 20 ел эшләвен тантаналы төстә билгеләп үтте. Ул Татарстан нефтенең беренче башкаласы Бөгелмә шәһәрен, Лениногорск шәһәрен төзешкән, хәзер Чаллы шәһәрен төзи. Хезмәттәшләре бригадирга зур бүләк әзерләделәр — мәктәп бинасын төзүне бер ай урынына 24 эш көнендә тәмамладылар. •Труд». Мәскәү. КамАЗдагы яшь төзүчеләр адресына беренче бишьеллыклар ветераннары А. Стаханов. М. Виноградова. П. Кривонос, А. Бусыгин һәм И. Гудовларның ачык хаты басылып чыкты. Моннан бер ел элек безнең теләктәшлек сүзләребезнең Чаллы шәһәрендә җылы каршы алынуы белән горурланабыз,— дпелгән^ул хатта.— Быел да. тугызынчы бишьеллыкның хәлиткеч елында да, «һәр көннең, һәр атнаның, һәр айның заданиесен һәр объектта яхшы сыйфатлы итеп арттырып үтәргә!» лозунгысы астында социалистик ярышны тагы да киңрәк җәелдерерсез дип ышанабыз. КПССның Чаллы шәһәр комитеты бюросы Социалистик Хезмәт Герое А. Б. Новоладский, М. Д. Харитонов, Гыйниятулла Шәйдуллин, Г. П. Новгород- скийларның патриотик башлангычын яхшы дип тапты. Алар бишьеллыкның өченче елы заданиеләрен сугышчан, чын-чынлап иҗади ярыш шартларында арттырып үтәү йөкләмәләре алдылар. •Соцналнствческая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Советлар Союзы җитәкчеләре белән президент Р. Никсон, СССР Тышкы сәүдә министрлыгы белән АКШ Сәүдә министрлыгы арасында Совет-Америка экономик һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшырту турындагы сөйләшүләр нигезендә Нью-Поркта сатып алу комиссиясе булдырылды һәм эшкә кереште. Бу комиссиянең төп бурычы —Кама автомобиль заводы өчен җиһазларга һәм технологик процессларга заказларны хәл итүдә совет тышкы сәүдә wwa -’ярыня булышлык күрсәтү. Сатып-алу комиссиясе булышлыгы белән 2 февральд? Питтсбург шәһәрендә (Пенсильвания штаты) КамАЗның кою заводы өчен автомат линияләр җибәрү турында зур контрактка кул куелды. Хәзерге вакытта ГФРда Советлар Союзы белән теге яки бу формада эшлекле бәйләнешкә кермәгән зур фирмалар юк. Узган ел ахырында ГФРның ике зур фирмасы булган «Липхерр» станоклар төзү заводы һәм «Хюллер» машиналар төзү заводы СССРдан 400 миллион маркалык заказлар алдылар. Алар Кама буенда. Чаллы шәһәрендә төзелә торган Европада иң зур йөк машиналары заводына җиһазлар сатачаклар. Кама предприятиеләренә шулай ук «Рейншталь АГ» концерны да җиһазлар җибәрәчәк. Бу — ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлекнең матур үрнәге. «1972 елда безнең станоклар төзү промышленносте, әгәр Камадагы завод өчен безнең фирмаларга тәкъдим ителгән заказларны кабул итмәсә. очны очка ялгый алмаган булыр иде»,— дип язды «Франкфуртер альгемайне» газетасы. ТАСС. «Татар драматургы Д. Вәлиевнең «Дәвам» исемле пьесасы КамАЗ төзүчеләр тормышы материаллары буенча язылган. Казанда В. И. Качалов исемендәге зур драма театры бу пьесаны сәхнәгә куйды». «Театральная жнзиь». Мәскәү. «КамАЗ өчен театр. Ул нинди булырга тиеш?» — «Соцналмстнческая ■ндустрия» на строительстве Камского автозавода» газетасында шундый баш астында КамАЗ комсомол комитеты хезмәткәрләренең Ленинград дәүләт театр, музыка, кинематография институты вәкилләре һәм завод җитәкчеләре белән әңгәмәсе басылып чыкты. «Сезнең шәһәрдә театр булсын һәм мөмкин кадәр иртәрәк булсын өчен без барысын да эшләрбез.— дип җавап бирә яшь КамАЗ төзүчеләр соравына институтның комсомол комитеты секретаре Вячеслав Ларионов.— Безнең институтта бу эш белән шөгыльләнү өчен оештыру комитеты булдырылды. Аның бурычы — театр ачу мөмкинлекләрен ачыклау. Институт өчен шул нәрсә ачык: булачак театр өчен без труппа әзерли алабыз». Сәнгать социологиясе секторы аспиранты Лариса Солоницина бу мәсьәләгә фәнни яктан килә. • Без Чаллыда театр булдыру мөмкинлекләрен киң планда өйрәнергә тиешбез.— ди ул.— Чөнки сүз вакытлы театр турында түгел, даими театр турында, үзешчән театр турында түгел, профессиональ театр турында бара. Без тамашачының зәвыгын, дәрәҗәсен, яшен, белемен, кайдан килгәнлеген, киләчәктә аның нинди булачагын белергә телибез». • Әлбәттә, бик табигый, театрның матди ягын да истә тотарга кирәк.— дип сүзгә кушыла институтның экономика һәм оештыру бүлеге студенты Владимир Григорьев.—Труппаның составы, булачак театрның урыны, тамашачы залының реаль сыйдырыш проценты, финанс чыганаклары — берсен дә онытырга ярамый». Автозаводның гепераль директоры Л. В. Васильев, аның урынбасары Ф. С. Раимов. партком секретаре А. А. Родыгин һәм завком председателе И. Б. Закирҗановлар да әңгәмәгә катнашучыларны күп кенә яңалыклар белән таныштырдылар. • Ул кичә тамашачыларда да. «Мечте навстречу» спектаклендә уйнаучы артистларда да зур тәэсир калдырды. Башкаланың Цветной бульвардаг. цирк бинасында күрсәтелде ул спектакль. Бу спектакль үз иҗатлары белән Кама автомобиль заводын төзүчеләрне таныштырырга теләгән цирк артистларының теплоходта Чаллыга сәяхәте турында сөйли». Артистлар бу спектакль барган көнне Болгариядан сәяхәттән кайтышлый Мәскәүгә тукталган өч йөздән артык КамАЗ егетләре һәм кызлары белән очрашканнар. Мәскәүдә чыга торган «Советская эстрада в цирк» журналы бу җылы очрашу турында кызыклы мәкалә биргән.