Логотип Казан Утлары
Повесть-истәлек

ӘГӘР СИН БУЛМАСАҢ

.Бу лебездәге меңнәрчә яшь галимнәр кебек, гап-гади ■ Л бер фәнни хезмәткәр иде ул. Туган-тумачаларын- I нан, дус-ишләреннән һәм үзе белән бер институтта ■ВЛ аХ I эшләүче танышларыннан башка, физика-матема- У Д тика фәннәре кандидаты Равил Нәжметдиновныи исеме юньләп беркемгә дә билгеле түгел иде. ^әм мона гаянда, физика фәне өлкәсендәге уңышлары өчен, бер төркем галимгә, шулар арасында Равил Нәжметдиновка да, Дәүләт премиясе бирелде Башта Равилне котлап телефоннан шалтыраттылар, аннары телеграммалар килде, аннары илнең төрле якларыннан хатлар ява баш лады. Бер хат аны сискәнергә мәҗбүр итте. Илле икенче елдан бирле күрешкәннәре булмаса да, гел Равилнең күңелендә йөргән Рухия хаты иде бу! Равил, бар дөньясын онытып, шул хатны укырга тотынды: «Равил абый! Иң элек сиңа бик күп кайнар сәлам озатып калам. Аннары үзеңне чорыбызның иң акыллы, иң башлы кешеләренә генә бирелә торган зур бүләккә — Дәүләт премиясенә лаек булуың белән котлыйм! Молодец, классташ! Әлбәттә, сине миннән башка кешеләр дә котлар. Котлаганнардыр да инде. Ләкин мин сине чын күңелемнән, синең иң якын кешең буларак котлыйм! Синең бу зур бүләккә лаек булуыңа миннән дә ныграк куанган кеше юктыр. Чөнки синең менә шушындый зур галим булып китүеңдә минем дә өлешем бар бит, Равил абый. Бар бит. әйеме? Хәтерендә микән, бервакыт син миңа: күрдең — безгә дә әйтеп кит әле? Өстенә кара юбка, изүе чигелгән ак кофта кигән, иптәшләре белән ♦ уйнапшаярып килгәнлектән бит алмалары алсуланып киткән, кап-кара “ күзләре очкынланып торган бу кызның үтенечен кире кагу мөмкин х түгел иде. Равил шатырдатып тормоз салды да, ялт итеп сикереп төшеп, < кыз каршына басты. Ләкин авыз ачып сүз әйтә алмады Кызның калын һәм озын чәч толымнарына карап шаккатып калды Аның шаккатып торганын кыз үзе дә сизенде булса кирәк: — Әй, абый, нигә карга күк авызыңны ачып калдың? Әллә чәч күргәнең юкмы? дип, ниһаять, телгә килеп, тубыгына тикле төшеп торган толымнарын күкрәгеннән аркасына алып салды Унҗиде яшенә җитеп, кызлар белән танышып караган кеше түгел иде Равил. Кызның чаялыгы алдында ул гел дә менә каушап калды. — Әллә бөтенләй телсез инде бу абын!—диде хыз иптәшләренә карап. Тегеләре пырхылдап көлеп җибәрделәр. Әле һаман чая кызның толымнарына һушы китеп, Равил кызлар шактый ерагайганчы карап торды. Велосипедына атла :ып, ул аларны эһ дигәнче куып җитә ала иде, сүз куша ала иде, ләкин тагын хур булудан куркып, сабыр итәргә булды Янында гына күренеп торган урман буена килеп, велосипедын җиргә аударды да чикләвек куагы төбенә чалкан ятты Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Уктай сузылып киткән самолет эзеннән башка, тырнак очы кадәр дә болыт әсәре күренми. Тирә-як тып-тын. Бары Равилнең йөрәге генә күкрәк читлегеннән атылып чыгарга теләгәндәй ашкынып тибә. Их, буласы иде аңа хәзер әнә шул эзен калдырып үткән самолетның очучысы! Күрәсе иде җирне шул биеклектән! Аннары кинәт, яшен ташыдай, түбәнгә ыргыласы иде дә әнә теге «телсез» дип көлеп киткән озын толымлы кызыйның баш түбәсеннән генә кул болгап үтеп китәсе иде! Янсын иде йөрәге . Равил шулай хыялга чумып ятканда, тып итеп, маңгаена нидер килеп төште Сискәнеп китеп торып караса — чикләвек нкән. Сап сары. Тукта, бу чикләвекнең иптәшләре дә юкмы икән монда?.. Р.звнл, эзли торгач, унбиш чикләвек табып алды. Боларны бит теге кызларга бүләк итәргә була, сүз башларга җай да табыла. Хәзер тиз генә артларыннан буйсынып агыла башлады һәм иң элек ул үз-үзенә менә шушы сорауны куйды: «Җавап язаргамы, юкмы?» Шунда ук: «Язарга!» дигән фикергә килде. Ләкин ничегрәк итеп язарга? Аны һаман да оныта алмавын туп- туры әйтепме? Әллә, юк инде, чибәр апай, мин элекке беркатлы Равил түгел хәзер, синең өчен тилереп йөрер чаклар үтте инде, элек йөргән- ф нәремә дә үкенеп бетә алмыйм дип, кырт кисәргәме? Яки, тегесен дә, бусын да өзеп кенә әйтмичә, икеле-микеле уйларга урын калдырыбрак язаргамы икән? 1 Бүгенгедәй хәтерли әле Равил: мең тугыз йөз кырык тугызынчы елның уникенче сентябре, сизелер-сизелмәс кенә рәшә дулкынланып торган җылы, аяз көн иде. Равил Гобәй урманы буенда өч кызны куып җитте. Алар, акрын гына атлап, шаярыша көлешә мәктәптән кайтып ӘГӘР син ЬУЛМЛГЛҢ,, куып җитеп, озын толымның, кайсы авыл чибәре икәнен генә булса да белеп калырга кирәктер бит инде... Равил куып җиткәндә, кызлар, аның туган авылы Ташый елгага борыла торган юлны үтеп, шактый җир киткәннәр иде. Равил бер генә мизгел икеләнеп торды да, тәвәккәлләп, кызларны куып җитте һәм, баягы шикелле куркытмас өчен, сигнал бирмичә генә: — Әй, алыгыз сыерларыгызны — ат килә! — дип кычкырды. Велосипедын шып туктатып, җиргә сикереп төште. Әмма кызлар барыбер куркышып-чырылдашып читкә сибелделәр. Тик куркулары озакка бармады Равилне танып алуга тагын көлешә башладылар. Озын толымлысы бик нык гаҗәпләнгән сыман итеп: — Бәй, теле бар икән ич, кызлар, бу абыйның! — дигәч, тагын да кычкырыбрак көлешергә тотындылар. Ташый елга кызлары шушылай итеп үзеннән көлеп торса, җен ачулары чыккан булыр иде Равилнең. Ләкин боларга тамчы да хәтере калмады. Киресенчә, гомерендә беркайчан да болай булмаганча кызык иде аңа. Ул үзе дә аларга кушылып рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Аннары: — Теле генә түгел, чикләвеге дә бар әле абзагызнын!—дип, чалбар кесәсенә каккалап, теге куак төбеннән җыеп алган чикләвекләрен шылтыратып куйды. — Чынлап әйтәсеңме, абый җаным? Кая, чын булса, берәрне генә бирче, зинһар? — диешеп, кызлар Равилне шундук урап алдылар. — Бик ашыйсыгыз киләмени соң? — дигән булды Равил. — Бик ашыйсыбыз килә шул, абый җаным! — диде әлеге озын толымлысы. — Алайса, башта барыгыз да исемнәрегезне әйтегез! — Мин Рухия булам! — диде Озын толым.— Чүкәй мәктәбендә укыйм, сигезенчедә. «Өчле»ләрне исәпләмәгәндә, билгеләрем «дүрт» тә «биш». Комсомолга керергә әзерләнәм. Әтием дә, әнием дә, туган-тумачаларыбыз да чит илдә булмаган, хөкемгә тартылмаган. Кая, абый җаным, тизрәк бир инде чикләвегеңне? һәркайсына аерым-аерым бирсә, чикләвекнең бик аз булуыннан курыкты Равил. Шуңа күрә үзенчә хәйлә корды: кесәсендәге чикләвекне кепкасына салды да юл читендәге чирәмгә куйды. Ашагыз дип әйткәнне дә көтеп тормастан, кызлар, чыр-чу килеп, кепка тирәсенә утырыштылар һәм Равилгә рәхмәт укыйукый «эшкә» керештеләр. Өч кешегә унбиш чикләвек — малмыни ул? Равил әле Озын толымга туйганчы карап калырга да өлгермәде, ә кепкадагы чикләвектән инде җилләр искән иде. Дөрес, кызларның исемнәрен дә, кайсы авылдан икәнлекләрен дә белде ул белүен. Ләкин аның өчен хәзер бу мәгълүматлар гына аз иде шул. Тагын нәрсә кирәген ул үзе дә ачык кына белми, әмма һич кенә дә бу кызлардан аерылып каласы килми иде аның. Тик ничек итеп аларны тагын бераз тоткарлау чарасын табарга соң?.. — Кызлар, тагын ашыйсыгыз киләме чикләвек? Ни әйтүен үзе дә бик үк белештермичә, Равил әнә шулай дигәч, Рухиянең болай да очкынланып торган үткен күзләре тагын да ныграк ялтырап китте һәм ул: — Булса, тагын икешәрне генә бирче, абый җаным? Бигрәк тәмле икән чикләвекләрең, телләреңне йотарлык! — дип, сикереп торып, Равилнең каршына ук килеп басты. Равил бүген көн буе урманда йөреп җыйган һәм, ак киндер капчыкка төреп, велосипедының багажнигына бәйләп куйган алты-җиде стакан чикләвеген чишеп алды да кепкасы янына барып утырды. — Әйдәгез, бергәләп ашыйк әле, кызлар! Вәсимә белән Таня, ышанырга ярый микән бу кешегә, дивана түгел микән бу адәм дигән сыман, аптырашыбрак калдылар. Ләкин бу хәл озакка бармады. Рухия капчык янына чүгәләп: — Әйдәгез, нигә шаккатып торасыз, күрсәтергә түгел, ашарга дип куйды бит ул бу чикләвекне! Шулай ич, абый? — дигәч һәм Равил тагын бер тапкыр шулай икәнлеген әйткәч, янә «эшкә» керештеләр. Чикләвек ашаганда ниләр сөйләшенүе Равилнең хәтерендә бик ачык сакланмаган. Әмма ашап бетергәннән соң Рухиянең әйткән сүзләре хәзер дә ишетелеп тора әле. — Бәй, сыптырып та куйдык ич без моны! — диде ул, кинәт куркып киткән сыман итеп,— Ничә стакан иде, абый, чикләвегең’ — Бездә чикләвекне санап җыймыйлар'— диде Равил, бер дә исе китмәгән атлы булып. Алдагы атнада Равилнең әнисе Казанга йомырка сатарга барырга җыена иде Казанда чикләвекнең стаканы өч сум тора дип сөйлиләр. Ун гына стакан чикләвек алып кайтсам да, утыз сум акчасы булыр. Шул акчага бераз йомырка саткан акчаны да өстәп, әни аякка ботинка алып кайтыр дип өметләнгән иде Равил. Ботинка очты болай булгач. — Әй, абый жаным, булмаса булган икән, тагын бер изгелек эшлә инде. Велосипедыңа утыртып Укмаска илтеп куй инде мине. Укмаста бернинди дә йомышы юк иде Равилнең. Шушындый чибәр кыз аның иске велосипедына утырып барырга бик куанып риза булыр дип уена да китермәгән иде. Ул арада Рухия: — Кая утырыйм, абый җаным, багажнигынамы, әллә алга утыртасыңмы?— дип, балаларча түземсезләнеп, велосипедның руленә үк тотынды. Бу көтелмәгән бәхеттән әле һаман айнып җитә алмыйча, Равил багажнигына ымлады. Кыз: Иртәгесен Равил ат көтүеннән кайтканда, Мәсрурә түти кәҗә савып кереп килә иде. — Гомерең озын булыр әле, улым,— диде ана, улын күргәч чын күңеленнән куанып — Җылы сөт эчәргә кайтып керсә әйбәт булырые дип, сине уйлап кына кереп киләдернем әле. Хәзер сөзеп кенә бирим дә җылысы белән эчеп куярсың. — Мәгез әле. дуслар, зинһар, чиратлашып алып кайтыгыз әле шушы имгәкне! Капка төбенә ташлап китәрсез шунда! —дип, сумкасын тиз генә Вәсимәгә тоттырды. Аннары ялт итеп багажникка менеп кунаклады һәм, егылып төшмәс өчен, Равилне кочаклап — Әйдә, абый җаным, элдерт! — диде. Кызның җылы кулын, сикәлтәле урыннарда аркасына кагылып-кагы- лып киткән күкрәкләрен тоеп бара торгач, Равил Укмаска килеп җиткәнен дә сизми калды Тик авылларына кайтып, велосипедны тапшырырга баргач һәм Йосыф абыйсы, иртән сөйләшенгәнчә, велосипед хакына чикләвек сорагач кына аңына килде. Чикләвек очрамады дисә, Йосыф абыйсы барыбер ышанмаячак иде. Шуңа күрә Равил алдашырга мәҗбүр булды — Теләсәң ни эшләт, Йосыф абый, ләкин мин сиңа чикләвек алып кайта алмадым Биш-алты стакан җыеп, капчыкка салып, багажникка бәйләп куйган идем, капчык тишек булган да юлда бөтен чикләвегем коелып беткән! — диде. Йосыф абый алай зурдан кубып тавышланмады. Әмма әйтте — Ярый, энекәш, син бу әкиятеңне тавыкларга сөйлә, яме. 11 бүлше биләсәпнт дип минем яныма киләсе булма! — диде. BAKU ПФ НУРУЛЛИН ф ӘГӘР СИН БУЛМАСАЦ Ләкин әнисе бер-ике атлау белән шып тукталып, кинәт кире борылды да, Равилгә текәлеп һәм хәвефләнеп:— Әллә төнлә берәр хәл булдымы, улым? Бөтенләй ябыгып, суырылып киткәнсең ләбаса! — диде. Ярты көн эчендә күңеле дә, уйлары да бик нык үзгәргәнен үзе дә сизенгән иде Равил. Ләкин ул үзгәрешләр йөзенә үк бәреп чыккандыр дип, башына да китермәгән иде. Ә менә хәзер, әнисе дә аның хәлен чамалап алгач, аңа бик кыен, оят булып китте. Бит алмалары, колаклары ут кебек кызышып чыкты. Мөгаен, бик зур хәзинә чәлдереп кайтып кергәннән соң, артыннан килеп тотып алгач, угры да менә шушылай Равил кебек аптырап-югалып кала торгандыр; хәзинә урлавын да әйтергә теләми, минем эш түгел дип танудан да мәгънә чыкмаячак. Әйе, Равил дә нәкъ угры хәлендә калган иде: ана да гашыйк булганлыгын әйтергә ярамый, асарга дип муенына элмәк салсалар да алай дип әйтергә йөрәге җитмәячәк иде аның. Шул ук вакытта бөтенләй үк дәшми калу да мөмкин түгел. Ничек тә бер җаен табып, үзендәге үзгәрешнең сәбәбен аңлатырга — мәсьәләне укуга китереп терәргә кирәк иде. Шунлыктан Равил әнисенең борчылып соравын бөтенләй ишетмәгәнгә салышты һәм, тәвәкәлләп: — Теләсәң ни эшләт, әни, мин иртәгә сигезенче класска укырга барам! — диде. Әнисе, шаккатып, беркавым сүзсез-өнсез булып торды. Аннары, барысын да аңлап алгандай итеп: — Әһә-ә! Менә ни өчен төсең-битең качкан икән синең! — диде.— Инде онытты, инде тынычланды дип куанып кына йөри башлаганыем, тагын шул уку җенең кузгалган икән алай булгач! Мине тагын кыш буена япа-ялгыз калдырып китәргәмени исәбең! Өч кыш бер ялгызы яшәп чиләнүе җитмәгән, тагын чиләнсен әле бу әни дисеңмени? Әй, бала-бала, бүтән ягың ярый, ну шушы укуың белән чәчләремне агартасың инде, билләһи! Син укый башласаң, кем кышлык утын хәзерләшер суң инде миңа? Кем, хезмәт көне эшләп, түләүләрне түләргә ярдәм итәр? Әйе, әнисенә дә кыен Равилнең. Ул да дөрес әйтә. Аның шушы сүзләренә каршы куярлык бер генә дә ныклы дәлиле юк Равилнең. Ул тик бер генә нәрсәне аермачык белә: ничек тә укый башларга кирәк аңа. Рухия укын торган мәктәптә укый башларга кирәк! — Утын өчен кайгырма, әни! — диде ул, мөмкин кадәр ипле һәм сабыр булырга тырышып.— Утынсыз калмассың. Мин ул эшне үз өсте- мә алам. Ял көннәрендә, айлы төннәрдә булса да утын әзерләп, үзем алып кайтып бирермен мин сиңа, әни. Аннары мин бит хезмәт көне эшләүне дә ташламыйм. Чүкәйдә торып укымыйм мин, көн саен кайта- килә йөрмәкче булам. Кар төшкәнче ат көтәрмен, ә кышын фермага каравылчы булып керермен. Әле шушы көннәрдә генә Хәбир бабай белән сөйләшеп утырган идек. Ул әйтә, картаям инде, тагын берәр ай гына мәтәшәм дә ташлыйм бу каравыл эшен. Кыш көне мәшәкате бик күп була: сыерлар бозаулый, сарыклар бәрәнли, бөтенесен вакытында күреп, җылы урынга алып керергә кирәк — түзә алмам мин апа, ди. Рөхсәт ит инде, әни бәгырем? Бер генә ел булса да укыйм инде! Әнә шулай инәлеп ялынгач та, укырга рөхсәт бирергә ашыкмады әнисе. Равил аны һич тә ризалаштыра алмагач, кызып китеп: Әгәр яхшылык белән ризалык бирмисең икән, тотам да авылдан чыгам да китәм һәм бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмыйм! — дип ычкындырды. Шуннан соң әнисенең дә түземе төкәнде булса кирәк: — Әй. балакай-балакай! — дип. елап ук җибәрде.—Болай ук үзсүзле буласыңны белсәм, валлаһи дип әйтәм, теге чакта сиңа карап — Эһем, Мәгъсүмә, чык әле бу якка. Бер чибәр егет килеп керде ♦ әле монда. Синең малаең шушы буламы әллә инде? — дип эшне бозды. = Әнисе тиз генә түр якка чыкты. Равилне күреп, кинәт әллә нишләп = каушап, кызарып калды. Аннары, әйе, минем улым шушы була инде, * дип елмайгандай итте. Ләкин бу Равилгә таныш елмаю түгел, ничектер, читрәк, оялчанрак, гаепле кеше сыманрак елмаю иде. Хәтта көн - дә әйтә торган: - — Нихәл, улым, кайттыңмы? — дигән сүзләрен дә әнисе бүген кау- * шабрак, калтыранган тавыш беләнрәк әйтте. с Әнисенең аш өлгертеп йөргән чагы булган икән. Равил букчасын 3 чөйгә элеп куеп, бит-кулларын юган арада ул табын әзерләде. Аннары < өчәүләп ашарга утырдылар. Аш янында алай телгә алып әйтерлек сүз ® булмады. Теге агайның кем булуын һәм нишләп йөрүен тәгаенләргә бик теләсә дә, Равил барыбер иң кирәклесен ишетә алмаган иде әле. Шулай да, утыра торгач, кайбер нәрсәләрне ачыклады агай сугышның беренче айларында ук яраланып кайткан. Шуннан бирле үз колхозларында хисапчы булып эшли икән. Узган кыш хатыны үлеп киткән һәм ул ике бала белән торып калган. Агай, сүз уңаенда, Равилнең ничек укуы турында да сораштырды. Равил аңа бер — Ә түләү өчен кайгырма, Равил Анысын җайларбыз.— диде. - 4 Равил белән бергә Качкалак мәктәбен тәмамлаган малайларның а да кайберләре сигезенчегә килгән икән. Директор кабинетыннан килеп чыгу белән Равилне шулар урап алды. «Нишләп йөрисең5 Укырга килдеңме әллә? Нишләп моңарчы килми тордың, авырдыңмы әллә?» — дип, төрлесе төрле яктан сорау яудырырга тотындылар. Равил аларга жавап биреп барса да, күңелендә гел Рухия иде. Мәктәп залында тыз да быз килеп кайнашып торган йөзләрчә укучы арасыннан ул һаман шул Озын толымны эзләде. Аның да сигезенче класста укыганын белә, ләкин кайсы сигезенчедә икәнлеге мәгълүм түгел иде әле. «Кнчә велосипедка утыртып авылларына илткәндә никадәр сүз сөйләштек, ә менә иң кирәклесен сорарга онытканмын бит. юләр баш!» —дип, үзен-үзе орышып та куйды ул. Эзли торгач. Вәсимәне дә күрде. Таня да күзенә чалынып үтте, ләкин Рухияне таба алмады. Иөз төрле сорау биреп, күктән иңгән чит-ят затка карагандай кызыксынып, менә шушы янында басып торган малайлардан сораса, әйтеп бирерләр иде дә. аларга серне ачарга ярыймы соң?.. Дәресләр башланырга тиешлеген белдереп, звонок та бирелде, әмма Рухияне тәки күрә алмады Равил Узган елгы классташ дуслары. Равилнең быел бүтән класста — сигезенче «б»да укыячагын белгәч, ничектер кинәт суынышыпчитләшебрәк киткән сыман булдылар һәм тиз генә таралышып та беттеләр. Равил бер ялгызы торып калды. Тәнәфес вакытында ул сигезенче «б»ның класс җитәкчесен күрергә һәм кайсы партада утыру мәсьәләсен ачыклап калырга тиеш иде. Ләкин һаман шул Рухияне уйлап башы катканлыктан, аны да онытып җибәргән булып чыкты. Ә класска тиктомалга барып керү ничектер уңайсыз да, килешми дә шикелле тоелды Кулына теге дүрт дәфтәрен тоткан килеш, ул сигезенче «б» ишеге төбенә килде дә дәрескә керергә тиешле укытучыны көтә башлады. Укучылар классларга кереп бетүгә, укытучылар бүлмәсеннән укытучылар чыга башлады. Ләкин алар да үз уйлары белән мәшгуль нделәр булса кирәк — аңа игътибар да итмичә узып киттеләр. Тик директор бүлмәсеннән килеп чыккан бер укытучы хатын гына, чыгу белән, Равилне күреп алды, елмаеп аның янына килде: — Нәҗметдинов Равил син буласынмы, энем? — Мин. ' — Әйдә, алай булгач, танышыйк инде: мин сигезенче «б»ның класс җитәкчесе Суфия апаң булам. Фамилиям Хәсәнова,— диде дә:— Ә хәзер, әйдә, дәрескә керик! —дип, Равилне класска ияртеп керде. Класстагылар, дәррәү кубып, башта укытучы белән исәнләштеләр, аннары барысы да Равилгә текәлде. Кемнәрдер үзара пышылдаша башлады, кайсыларыдыр пырхылдап көлеп җибәрде. Равил бик нык уңайсызланып, күтәрелеп карарга да кыймыйча торды. Шул арада класс җитәкчесе түргә үтеп, дәрес барышында кирәк булачак әсбапларын өстәлгә куйды да, әле һаман тынычлана алмаган класска мөрәҗәгать итеп: — Я, җитәр, укучылар! Калганын киләсе тәнәфестә сөйләшеп һәм көлешеп бетерерсез! — диде. Ишек төбендә аптырап басып торган Равилне үзе янына чакырып китерде дә әйтте: — Менә, укучылар, безнең класска тагын бер укучы өстәлде. Бүгеннән алып ул сезнең белән бергә укыр. Исеме — Равил, фамилиясе — Нәҗметдинов. Ә бүтән яклары белән уку барышында үзегез танышырсыз,— диде. Аннары арткы рәттәге бер буш партаны күрсәтеп, Равилгә шунда барып утырырга кушты. Суфия апа рус теле һәм әдәбияты укыта икән. Ул алдагы дәрестә үтелгән материалны сорый башлагач, класс тып-тын булып калды. Бары шуннан соң гына Равил азрак җиңеләеп, иркенрәк сулап куйды, һәм ул таныш булмаган класс алдында басып торганда нибары бер-ике минутка гына онытылып киткән Рухиясен яңадан исенә төшереп, күзләре белән аны эзли башлады. Бик үткен һәм күп сөйләшүчән булгач, Равил аны алдагы рәтләрнең берсендә утыра булырга тиеш дип уйлаган иде: чаярак укучыларны гадәттә укытучы күз алдына утыртучан булалар. Ләкин бу очракта Равил уйлаганның киресе булып чыкты: Рухия, Равил кебек үк, иң арткы партада, тик өченче рәттә генә утыра икән ләбаса! Рухия аны инде байтактан күзәтеп-көтеп торган, ахры: Равилнең күзе үзенә төшү белән, башта хәйләкәр генә елмайды, аннары кинәт прых итеп көлеп җибәрде. Равилнең тәне эсселе-суыклы булып китте. Бер Рухия генә түгел, бәлки класстагы барлык укучыларда аны юләргә санап, эчләреннән генә көлеп утыралар шикелле тоелды. Шунда ул үзен дөньядагы иң бәхетсез кеше итеп тойды һәм үзен-үзе орышырга тотынды. Хәтта ул, әле соң түгел, әллә шыпырт кына чыгып сызыйм микән, дип урыныннан куба да башлаган иде. Ләкин шул чак яңа дәрес аңлатырга тотынган Суфия апа аның борсалануын күреп. — Мин синең өчен дә сөйлим, Нәҗметдинов! — дип искәртеп куйгач, тынып калырга мәҗбүр булды. Тора-бара укытучының дәрес аңлатуы белән чын-чынлап мавыгып китте. Ә теге хыянәтче кыз — Рухия турында бүтән беркайчан да уйламаска, аны күңеленнән бөтенләй чыгарып ташларга, хәтта ул үзе килеп сүз катса да, аның белән сөйләшмәскә карар кылды. 5 Ләкин Рухия Равил уйлаганча хыянәтче түгел икән: тәнәфескә звонок булып, укытучы класстан чыгып китәргә дә өлгермәде, күбәләктәй җиңел генә очынып, Равил янына килде дә, бөтен классны балкытып елмаеп: ярылды да кире кайтарып куйдым,— диде Равил. «Бер алдашкач, ♦ тагын бер алдашудан гына әллә ни зур гөнаһ булмас», дип уйлап = алды да;— Шуның белән мәшәкатьләнеп йөреп, беренче дәрескә дә = соңта калынды,— дип өстәде. — Шулаймыни-и-и!—дип сузып куйды Рухия.—Ә иртәгә төзәтеп* килә алырсыңмы икән, Равил абый? х — Иртәгәме?.. Юк, иртәгә үк булмас әле, Рухия. Камерасы бик иске = инде аның — ябыштырып кына игә китерә торган түгел. ө — Ә нигә яңаны алмыйсың? — Каян аласың аны? — диде Равил, кыюланып. Кыюлануының* хикмәте шунда, ул әле моннан берничә көн элек кенә Иосыф абыйның, < велосипед камерасы өчен Казанга махсус барып та таба алмыйча и кайтуы турында бик каты сүгенеп, колхоз идарәсе алдына җыелган ирләргә сөйләп торуын ишеткән иде. — Сиңа ничә камера кирәк, Равил абый? — диде Рухия. — Икәү кирәк,— диде Равил. Берне генә сорасам, тәки табып бирер дип шикләнде. Әмма кыз бу юлы да аптырап калмады гына түгел, хәтта аеруча бер эчке куаныч белән: — Булды, Равил абын! — диде.— Бүген дәресләр беткәч икебез бергә безнең авылга кайтабыз да мин сиңа ике камера биреп җибәрәм. Син аларны өегезгә алып кайтып, велосипедыңны бүген үк төзәтеп куясың. Ә иртәгә иртән, безнең авылга килеп, мине утыртып мәктәпкә алып барасың! Ризамы? — Ә син ул камераларны кайдан аласын? — диде Равил. Ул кызның мондый тәвәккәл тәкъдименә шаккатып калды — Әнием кибетче дип кичә әйткән идем бит инде! — Ә сатуда бармы икән соң? — Сатуда юк, ләкин кибеттә бар! Әле шушы араларда гына «бик кирәкле кешегә» дип, әти үзе әнидән бер камера сорап алды. Тагын биш камера калганын шунда үз күзләрем белән күрдем Хәер, сиңа каян алсам да барыбер түгелмени. Равил абый,— диде Рухия. Егет кеше шулай вакланып торамыни дигән сыманрак итеп, чак кына турсаеп та куйды. Шулай итеп суйды да салды ул Равилне. Булмаган велосипедына ни пычагыма кирәк ди аңа камера? Бала түгел ләбаса инде ул: белә иде, ишеткәне бар иде бит ялган белән ерак китеп булмаганын!.. Нишләргә соң менә хәзер? Бу коточкыч авыр хәлдән ничек чыгарга’ Шушы хәтле алдашып та хәзер дөресен әйтсә — кыз алдында ахмакның да ахмагы булып кала бит инде ул! Әһә, беткән баш беткән, муен калса җиткән: алдагысын алла белгән, ә бүген, форсаттан файдаланып, бу — Молодец, Равил абый! Килеп яхшы иттең. Беренче уку көнен белән котлыйм үзеңне! — дип искиткеч йомшак һәм кайнар кулын сузды. Рухия бүген кичәгедән дә чибәррәк иде. Димәк, бая дәрес вакытында да ул мыскыллап түгел, бәлки якын итеп, үз итеп көлеп җибәргән, ф дип уйлап алды Равил. Башка вакытта алай ашыгып нәтиҗә ясарга ярамас, дип күңеленә беркетеп куйды. — Велосипед белән килдеңме, Равил абый? — диде Рухия, Равил әле һаман сүз әйтергә кыймыйча торгач.— Бүген тагы утыртып алып кайтасыңмы мине? — Минме! Мин... Велосипедым юк минем, кешедән алып торган велосипед кына иде ул, дияр иде — болай да кылтаерга гына торган иркә кызның кәефе кырылып, бөтенләй читләшеп китүе мөмкин. — Җәяү генә килдем шул бүген. Урман буена җиткәч камерасы ӘГӘР СИН БУЛМАСАЦ. кызый белән бергә кайтырга кирәк. Югыйсә, мондый бәхетнең бүтән тәтемәве дә бик ихтимал... Башына шушы әйбәт фикер килгәнгә куанып, рухланып китте дә, эченнән бик нык борчылса да, тыштан шат күренергә тырышып: — Син әйткәнгә мин риза, Рухия!—диде. — Ләкин бер шарт белән,— диде кыз — икебез дә физкультурадан сорап, бер сәгать алдан китәбез, яме! һәм ул, Равилнең «я» дип әйтүен дә көтеп тормастан, ялт итеп класска кереп тә китте. 6 Ул көннән сон инде егерме елдан артык гомер узды. Равил башыннан йөзләрчә, меңнәрчә хәлләр үтте инде. Тик аларның берсе дә шул көнне мәктәптән кайтышлый кичергән хисләр, сөйләшенгән сүзләргә торырлык түгел. Барысы да менә әле хәзер генә булгандай хәтерендә Равилнең. Рус теле дәресеннән соң тагын дүрт сәгать укырга тиеш иде алар. Нинди’дәресләр булганлыгы да онытылмаган, тарих, инглиз теле, тригонометрия һәм физкультура сәгатьләре иде. Рухия ул көнне тәки бер сәгать алдан кайтып китте. Физкультура укытучысы Валентин Иванович класска кереп, укучыларны барлагач: — Димәк ки болай: бүген малайлар футбол уйный, кызлар волейбол,— дигән иде. Рухия тиз генә кулын күтәрде дә, йөзенә бик кызганыч кыяфәт чыгарып, русчалатып: — Валентин Иваныч, мине, пожалуйста, занятиедән азат итегез. Башым әйләнә бүген. Үзегез беләсез, мин волейболны начар уйнамыйм бит,— дигән булып, укытучының ризалыгын тиз генә алып, кайтып китәр өчен, китапдәфтәрләрен җыештырырга тотынды. Узган тәнәфестә Рухия Равилне дә физкультура сәгатеннән китәргә өйрәтеп куйган иде: — Класс журналында әлегә синең исем-фамилияң юк, ә Валентин Иванович сиңа игътибар итмәячәк. Менә күрерсең, үзең дәшмәсәң, сине күрмәячәк,— дигән иде ул,—Ә син дәшмичә утыр да, класс спорт мәйданчыгына чыга башлагач, шыпырт кына таю ягын кара. Синең сумкаң да юк бит әле бүген, берәү дә сизми калачак. Әгәр дә инде алай-болай Валентин Иванович сине күреп алып, класс журналына теркәп куя икән — ул чакта шулай ук каушап калма. Ипләп кенә янына бар да. шушы алыпныкы хәтле резин итекләреңне күрсәтеп, әйт Валентин Иваныч, диген, бу итекләр белән футбол уйнап булмас бит, диген. Аннары минем сигез километр җир кайтасым да бар бит әле, диген. Шулай диген дә, әллә кайтарып кына җибәрәсезме, барыбер җәяү атлыйсы ич ул сигез километрны — футбол уйнаганнан бер дә ким булмас, хәтта артык та булыр әле, диген. Безнең Валентин абый искиткеч әйбәт кеше ул. Менә шушылай мин өйрәткәнчә матур итеп сорасан, сине дә һичсүзсез җибәрер. Рухия — хәйләкәр кыз! — хаклы булып чыкты: Валентин Иванович класста яңа укучы барын бөтенләй сизмәде. Хәер, Равил үзе дә сиздерергә бик тырышмады, хәтта посыбрак та утырды әле. Хәзер ана шыпырт кына чыгып китәргә дә була иде. Ләкин... бер көн эчендә күпме алдашырга мөмкин соң инде? Әнә шул турыда уйлап алды да: — Валентин Иванович, ә мин! — дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. — Что за «аминь» там? — дип, Валентин Иванович шактый кырыс кыяфәт белән әйләнеп караган иде, Равилне күреп, гаҗәпсенеп, сирәк сары кашларын сикертеп куйды да, кинәт йомшал-яктырып кител:— А.*,, да, мин сине онытканмын да, гафу ит, пожалуйста. Мина бит Суфия Гайнутдиновна әйткән иде,— дип сөйләнә-сөйләнә, Равилне класс исемлегенә теркәргә кереште. Ә шул арада Рухия Равилгә, эх, син, нигә куштанланып утырасын, дигән сыман итеп, канәгатьсезлек белдереп, зур кара күзләрен тутырып бер карады да, горур гына атлап, ишекне юри шапылдатып ябып, ♦ чыгып китте. = Яздан бирле уйнамый торгангадыр, күрәсең, сагынылган икән фут- ; бол. Итекләре авыр дип тормады Равил, үзәк һөҗүмче булып уйнады. < Онытылып, рәхәтләнеп уйнады. Хәтта каршы яклар капкасына туп та 5 кертә язды әле. Әгәр Әнәс дигән, башы-күзе акайган дуамал малай аяк * чалып екмаган булса, туп, һичшиксез, тегеләр капкасына барып керә- ж чәк иде... □ Физкультура сәгате бетеп, Равил кайтырга чыкканда, көн инде в. кичкә авышкан иде. Җилнең әсәре дә юк, кояш, жәй көнендәгечә үк 2 булмаса да, хәйран нык кыздыра. Офыклар киң, һава биек һәм суларга рәхәт иде. Иртәдән бирле ашаганы булмаса да, сәгатькә якын туп ♦ артыннан чабып йөрү үзенекен иткән икән: авылны чыгып, күпер = төбенә барып җитү белән авызлары кипшеп, эчәсе килгәнен тойды = Равил, йөгереп төшеп, күпер буенда гына челтерәп агып яткан салкын чишмә суын чөмерә башлаган иде: * — Эй, дяденька, бу чишмәнең суын бушка эчәргә ярамый, иң элек £ түләргә кирәк! — дигән тавыш ишетеп, тукталып калды Аңа бик х таныш тавыш — Рухия тавышы иде бу. «Ах, чукынган кыз. тәки бер е сәгать буена көтеп утырган бит!» Бер үк вакытта сөенеп тә һәм апты- с pan әнә шулай дип уйлап алды Равил. Аннары, кызга күтәрелеп ~ карамыйча гына: « —- Курыкма, кызыкай, бурычлы булып калмам, мин андый егет ® түгел,— диде дә юри озаклап, тешләре туңып чатный башлаганчы су эчте, һәм шуның бик зур файдасы булды: Рухия тавышын ишеткәч читлегеннән чытардай булып тырпылдый башлаган йөрәге шактый тынычланып калды, фикерләре яктырып китте. Югыйсә, хөрти иде егетнең хәлләре. Равил чишмә яныннан купканда Рухия елганың аргы ягында бер кулына сумкасын, икенчесенә тал ботагы тотып басып тора, ләкин йөзендә гадәттәге сихри елмаю юк иде. Киресенчә, үпкәләп, турсаебрак тора иде ул. — Шушыңарчы мине көтеп утырдыңмы, Рухия? — диде Равил, аның янына барып җиткәч. Кыз горур гына итеп башын чөеп куйды — Ә кем әйтте әле сиңа мин сине көтеп утырган дип? Бәлки мин монда су сатып тора торганмын! Ягез әле, әфәндем, түләгез әле рәхим итеп! Шунда ялт кына, йомшак кына итеп кочып кына аласы да, менә сииа, менә сиңа! дип, ике битеннән суырып үбеп кенә куясы бит инде Равилгә. Кыз сизми дә калган булыр иде. Сизсә дә, бер үпкәләгән булыр иде дә шуның белән үтеп китәр иде әле. Хәзерге кырык яшьлек акылы булган булса, Равил, әлбәттә, нәкъ менә шулай иткән булыр иде. Ике генә тапкыр белән дә чикләнмәс, дүрт, биш, ун тапкыр үбәр иде. Ләкин Равил ул чакта кыз-кыркын белән юньләп сөйләшеп карамаган һәм аларны бөтенләй җене сөйми торган, ә Рухияне алла урынына күреп йөргән саф, риясыз яшь егет иде Шунлыктан ул кызның шаяртуын аңламады һәм ни әйтүен үзе дә белештермичә — Кем әйтте дип, белмәмешкә салышып торма инде син, Рухия Бая мәктәптә үзең бергә кайтырбыз дип әйттең ич,—дип ычкындырды Тупасрак килеп чыкканын үзе дә шундук сизенеп алды алуын, әмма эш узган иле инде. Рухия, үз колакларына үзе ышанмагандай, берничә 17 секунд шаккатып, авызын ачып Равилгә карап торды. Аннары үтергеч итеп елмайды һәм: — Шулай дип әйткән идеммени?! Рәхмәт инде искә төшерүең өчен! Эх, син...— диде дә, кырт борылып, Чүкәйгә таба китеп тә барды. Хәзерге акылы ул чакта булган булса, кыз әнә шулай үпкәләп китеп барганда да югалып калмас иде Равил. Тиз генә куып җитәр иде дә, юләрләнмә, Рухия, мин ялгыш кына әйттем бит, әйдә, матур гына сөйләшеп кайтыйк әле бергәләп, югыйсә, без бер-беребезне рәтләп белмибез дә ич, дип ипләп кенә култыклап алып, кайтыр юлга борыр иде. Ләкин ул вакытта хәзерге шикелле сабыр һәм салкын канлы түгел иде шул әле Равил. Дорфарак иде, тәҗрибәсез иде. Башы-аягы белән гашыйк иде. Ә гашыйк кеше барысын да уйлап-үлчәп эш итә алмый икән шул. Аннары аны велосипед мәсьәләсе дә бик нык борчып тора иде. Шуңа ул Рухия артыннан бара алмыйча, аның нигә кинәт үзгәреп китүен дә аңлый алмыйча, кадаклап куйгандай, баскан урынында катты да калды. Үпкәләгән килеш, жилт-җилт атлап китеп барган килеш тагын да матуррак иде Озын толым. Бер дә килмәгән жире юк иде аның! Нәфис аяклары белән жиргә түгел, йомшак кына итеп, Равилнең йөрәгенә басып бара төсле иде. Равил аны авылга кереп китеп күздән югалганчы карап тормакчы иде. Болай булгач моның артыннан йөрүдән мәгънә юк, минем белән барыбер сөйләшергә теләмәс, дип уйлап тора иде ул. Бәхетенә каршы, бу юлы да Равил уйлаганча килеп чыкмады. Күперне үткәч, күп тә бармады, кыз башта адымнарын акрынайтты, аннары бөтенләй туктап калды. Туфли башы белән юл тузанына нидер сызгалап, бер-ике минут уйланып торды. Аннары гәүдәсен бормыйча гына артына әйләнеп карады. Әле һаман бер урында басып торган Равилне күреп, авыз чите белән генә, әмма тирә-якны барыбер балкытып, елмаеп куйды һәм ялт итеп борылды да, тагын шулай йомшак кына Равилнең йөрәгенә басып, кире килә башлады. Равил, коты алынып, тагын нинди хикмәт китереп чыгарыр икән инде бу кызый, дип уйлап алган арада Рухия килеп тә житте һәм зур, дымсу кара күзләрен тутырып карап: — Нәрсә, Равил абый, китте инде бу, котылдым бу бәйләнчектән, дип сөенгән идеңме әллә? Ә мин, юри үч итеп, сиңа ияреп кайтам бүген! Әйдә, киттек! — дип, култыклап ук алды. Кызның кул жылысын тоюы булды — күз аллары караңгыланып китте, башлары әйләнә башлады Равилнең. Шул минуттан тулысынча Рухия ихтыярына буйсынды: ул ни сөйләсә, шуны тыңлап, ул нәрсә сораса, шуңа жавап биреп барды. Үзлегеннән фикер йөртер хәлдә түгел иде ул. һәм шулай булуы аңа әйтеп бетергесез рәхәт иде! Ә кыз сөйләде дә сөйләде. — Бигрәк тә томана инде бу авыл халкы,— диде ул, ничектер сүз арасында жаен табып,— бигрәк артка калганнар инде культурадан: иртән торалар да эшкә чабалар, кич кайталар да ятып йоклыйлар. Бүтән бер нәрсә белән кызыксынмыйлар да, кызыксынырга теләмиләр дә! Ә иң яманы шул: үз хәлләрен үзләре белеп, тик кенә тормыйлар, кешедән гаеп итеп, көлеп яткан булалар. Егетләрен әйтер идем! Китап укыганыңны күрсәләр, җинаятьчегә карагандай, «интеллигент» дип мыскыллап китәләр, кичләрен клубка перчатка миеп чыксаң, «хан кызы» дип авыз ерган булалар. Әйтерсең авылда тумаганыма мин үзем гаепле!.. Авыл мәсьәләсен хәл иткәч, шулай ук җентекле итеп, шәһәр тормышын мактады: — Менә шәһәрдә тормыш дисәң дә ярый, ичмаса! Бер-берсеннән гаеп тә итешмиләр, кая телиләр — шунда баралар, нәрсә телиләр — шуны эшлиләр, ничек телиләр — шулай яшиләр. Беркемдә беркемнең 18 эше юк. Перчатка гына түгел, җәй көне тун киеп чыксаң да, һичкем синнән көләчәк түгел. Ә егетләре турында әйткән дә юк инде: шундый культурный, шундый вежливыйлар! Кызларның өйләренә килеп, әти- әниләренен рөхсәте белән генә кинога алып баралар, кинодан соң баскыч төпләренә тикле китереп куялар. Аннары, хәерле төн, тыныч йокы теләп, матур гына кайтып китәләр. Ә кайбер кызларны хәтта җәяү дә ♦ йөртмиләр, машина белән генә килеп алалар да машина белән генә китереп куялар! Ул чакта әле үзләренең район үзәгеннән арыга киткәне булмаган һәм дөньяда Казан дигән зур шәһәр бар икәнлеген кешеләрдән ишетеп кенә белгән Равил өчен болар искиткеч зур яңалык иде, әлбәттә. Шуңа ул Рухиянең һәр сүзен йотлыгып тыңлап барды. Ләкин, шул ук вакытта, бу Озын толымның гел шәһәрне генә мактап, авылны бөтенләй юкка чыгарып калдыруы белән бик үк килешә дә алмады ул. — Алай бик тә әйбәт, бик тә рәхәт булгач, нигә Казанда гына яшәмисең соң син? Нигә монда — бөтен яктан артта калган авыл жирен дә чиләнәсең? — диде. Бу сорауга жавап бирү кыен иде булса кирәк —Рухия башта бер сүз дә әйтмичә, тын гына уйланып барды. Аннары күтәрелеп карамыйча гына әйтте: — Соравыңны жавапсыз калдырсам, үпкәләмәссеңме, Равил абый? Әллә нигә бер сүз кушып, анда да кызның авырткан җиренә кагылуы өчен Равил күңеленнән тагын үзен нык кына битәрләп алды да: — Ә мин гомумән үпкәли белмим! — дигән булды.— Шулай да син минем икенче бер бәләкәй генә соравыма җавап бир әле, Рухия? Кыз, ризалыгын белдереп, керфек какты. — Әйт әле, Рухия, синең үзеңне шәһәр егетләре ничек килеп алалар һәм ничек озатып куялар иде? Җәяү генәме, әллә машина беләнме? — Минеме?..— Секунд эчендә кызның бите мәк чәчәгедәй кызарып чыкты. Озын керфекләре тагын аска сирпелде. Тик ул үзен тиз арада кулга алды һәм Равилнең күзләренә туп-туры карап:—Минем моңарчы китереп куйдыртканым да, килеп алдыртканым юк иде әле,— диде.— Яшь бит әле мин, уналты да тулмаган бит әле мина, Равил абый! Әгәр әти шул эшендә эшләп, без киләчәктә дә Казанда яшәгән булсак, әлбәттә, машина белән йөртәчәкләр иде. Бер завод директорының малае һәр көн телефоннан шалтырата иде. Машина белән капка төбенә үк килеп алам, шәһәр күрсәтәм, шәһәр читенә һава суларга алып чыгам дип кыстый башлаган иде. Тик ул чакта миндә андый кайгы түгел иде әле. Ә менә хәзер каршы килмәс идем. Эш узды шул инде. . Аңа да үкенмим. Югыйсә, авыл тормышын кайда күрер идем дә, кайчан синең белән сөйләшеп йөрер идем? Ә кеше үз гомерендә күпне күрергә, үзе хис итеп, татып карарга тиеш.— Кыз үзалдына елмайды. Аннары тирән итеп көрсенде дә әйтте:— Шулай да мин кичергәннәрнең кайберләрең бүтән кешеләрнең, хЛта дошманым да, кичерүен теләмәс идем, Равил абый. Бүтән ул хакта сорамаска әле генә сүз биргән булуына да карамастан, Равил тыелып кала алмады: — Син сөйлисең дә сөйлисең, ә мин һаман берни дә аңлый алмыйм, Рухия: шушылай яшь кенә башыннан ул тикле көрсенерлек нәрсәләр күргәнең бар соң әле синең? Яшермичә генә әйт әле, зинһар, нигә Казан тикле Казанны ташлап, авыл җиренә киләсе иттегез соң сез’ — Сер саклый беләсеңме син, Равил абый? — Саклап карарга туры килгәне юк югын. Шулай да, туры килсә, сынатмам дип уйлыйм. — Әгәр без иртәгә үк бер-беребезгә үпкәләшеп, яки бөтенләй дошманлашып китсәк тә — тьфү, тьфү, алай булырга язмасын, әйттем исә кайттым! — шулай да, иртәгә яки башка берәр вакытта ачуланыВАКЫЯФ НУРУЛЛИН ф ӘГӘР СИН БУЛМАСАҢ шып китәргә туры килсә дә, минем серемне саклый алырсыңмы, Равил абый? — Хатын-кыз түгел ич инде мин сиңа, әйттем бит инде саклыйм дип! — Ярый, ышанам мин сиңа, Равил абый. Мин аны беркемгә дә сөйләргә тиеш түгеллегемне дә бик яхшы белеп торам үзем, ләкин нигәдер сина сөйлисем килә. Тукта, кайдан башларга соң әле? Әһә, мәле, джентельмен булып, минем сумканы тот әле башта! «Миннән дә юләр кеше юктыр бу дөньяда! Чүкәй күпере буеннан кузгалып киткән чакта ук үзем сорап алып тотып кайтырга тиеш идем ләбаса мин аның сумкасын!» — дип, оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды Равил. Шулай да, соңлап булса да, гомер эчендә бер егетлек күрсәтергә башы җитте үзенең: — Әйдә, без аны менә болай гына итик, Рухия! — диде дә, җиңел генә итеп, кызны сумкасы-ние белән күтәреп алып та китте. Рухия башта бик нык курыккан булды, тыпырчынган булды, җибәр яхшы чакта, җибәрмәсәң кычкырам, Равил абый, дип куркыткан булды. Ләкин Равил аларның берсенә дә игътибар итмәде. Дөресрәге, игътибар итәрлек хәлдә түгел иде. Чукрак иде, куанычыннан телсез-өнсез калган иде ул бу минутларда. Кызның ай-ваена исе дә китмичә, күтәреп баруын гына белде. Хәер, кыз үзе дә алай озак карышып азапланмады. Җәяү баруга караганда, Равил абыйсының көчле кулларында тирбәлеп баруның күп мәртәбәләр кызыграк та, рәхәтрәк тә икәнлеген сизенеп алды булса кирәк: — Әһә, мин әйткәндә төшермәдеңме? Менә хәзер үзеңә үпкәлә инде, алайса: Укмаска җиткәнче күтәреп алып кайт мине! — диде дә, егылып төшеп китмәс өчен, Равилнең муенын уттай кайнар кулы белән кочаклап, йокыга киткәнгә салышып, күзләрен үк йомды... Я, хода! Бар иде бит, булды бит Равилнең бәхетле минутлары! Шул озын толымлы кызның толымнарын, җиргә тиеп сөйрәлеп бармасын өчен, үз иңенә салып күтәреп алып барган чакта кичергән рәхәтлекләрне, шул чакта татыган ләззәтне һәм шул чакта күңелендә булган горурлык хисен тагын бер мизгелгә генә яңадан кайтарып алып булса икән! Әгәр яңадан кайтарырга мөмкин булса һәм Равилгә әйтсәләр: икесенең берсен сайла — бөтен белемең, дәрәҗәләрең белән хәзерге хәлеңдә каласыңмы, әллә шуларның барысыннан да ваз кичеп, озын толымлы кыз белән Чүкәйдән Укмаска бергә кайтасыңмы, дисәләр, ул, һичшиксез, соңгысын сайлар иде. Ләкин бу мөмкин түгел шул инде! Ә ул көнне... Рухиянең юри генә йоклаганга салышуын бик яхшы белеп торса да, Равил, аны «уятудан» куркып, шактый араны бер сүз дә әйтмичә, тыныч кына атлады. Кызның озын керфекләренә, нәфис ак маңгаена бик тә килешле итеп урнаштырылган карлыгач канатлары — кашларына, алсу алмадай алсу битләренә, чиядәй кызыл иреннәренә карап һәм сокланып бару бик тә, бик тә рәхәт иде аңа. Шуннан башка берни дә кирәк түгел иде. Әгәр кыз шулай йокымсырап кына барган булса, Равил аны Укмаска илтеп җиткергәнче бер сүз дә дәшмәячәк— борчырга кыймаячак иде. Ләкин, гадәтенчә, бу юлы да Рухия тынлыкны үзе бозды. Башта ул күзләрен ачты. Күзләре кояшта чагылганга, озын керфекләрен каккалап, иркә генә елмаеп куйды. Аннары сорады: — Я, булдымы инде, Равил абый, арыдыңмы? Төшер инде мине! — Арысам, ат яллармын, Рухия,— диде Равил, кызны өркетмәс өчен мөмкин кадәр йомшак һәм якын итеп,—ләкин хәзергә бер тамчы да арымадым әле. Бигрәк җиңел икәнсең син — мамык кебек кенә. Теге сереңне сөйләмичә һич тә ычкындырачак түгел мин сине. Әйдә, сөйлә, Рухия! - Бик үк уңышлы чыкмаса да, Равилнең бу шаяртуын ошатты булса кирәк — Рухия көмеш тавышы белән рәхәтләнеп көлеп куйды һәм шундук җитдиләнеп китте дә әйтте: — Ой, әйе, мин бит сиңа ни өчен бу якларга килеп чыгуыбызны сөйләмәкче идем! Тик син мине иң элек жиргә бастырырга тиеш! — дип, каршы килергә һич урын калдырмыйча, ялт кына Равил кулын- ♦ нан сикереп төште һәм ипләп кенә сөйләргә кереште.— Мин әниемне • күбрәк яратам, шуңа аннан башлыйм әле. Унөч ел балалар укыткан 5 һәм Казанда әйбәт педагоглар исәбендә йөргән кеше ул минем әнкәй, i? Ләкин хәзер Укмаста кибетче булып эшли. Үз предметы — татар теле ' һәм әдәбияты буенча Укмас мәктәбендә сәгатьләр булмады, ә башка * фәнне әни үзе укытырга теләмәде. «Белер-белмәс укыту — акча алыр = өчен генә укыту булыр иде, ә мин алай теләмим, балаларга тиешле = белемне бирә алмыйча, гөнаһлы булып калыр хәлем юк», дип, сату с. эшен яратмаса да, кибеткә керде. Ә менә әти...— Кызның кинәт күңеле £ сүрелеп, йөзендәге матурлык балкышы тоныкланып китте, дымсу кара ' күзләре дә уйчанланып калды:—Сугышка кадәр, мотор төзү заводында ♦ мастер булып эшләгән чагында, безнең әти дә бик әйбәт кеше булган. = Вакытында киткән эшенә, вакытында кайткан. Өйдә дә бик ипле, бик = йорт жанлы булган. Әниемне дә яраткан, ә мине бөтенләй кулыннан да төшермәгән инде — шул тикле сөйгән. Мине түшәмгә тикле чөя-чөя > уйнатуларын, эшеннән кайтышлый көн саен конфет-шоколад алып £ кайтуларын үзем дә яхшы хәтерлим әле... Аннары ул сугышка китте. х Фронттан килгән хатлары да искиткеч әйбәт иде. Ә менә сугыштан е кайтып, яңадан шул заводта цех начальнигы урынбасары булып эшли с башлагач, әллә нишләп бик нык үзгәреп, усалланып китте ул. Әнием 3 белән дә бер дә юктан талашып китә, минем белән дә салкын гына сөй- < ләшә торган булды. Ә инде моннан өч ел элек шул үзләренең заводын- « да тагын да югарырак урынга — цех начальнигы булып күтәрелгәч, бөтенләй бозылды: эштәй сонга калып кайта, эчә. Кайта да бер сәбәпсез әниемә җикеренергә тотына. Миңа да юньле сүз юк. Тора-бара кайдадыр кунгалап та кала торган булып китте. Командировкага дип чыгып киткән була да Казанда яшеренеп ята икән. Әни никадәр генә белгертмәскә тырышса да, аның хикмәтләрен күрше-күләннәр дә чамалый башлады. Барысын да эчеңә генә җыеп ятма, Мәрьям, завод директорына бар да бөтенесен сөйләп бир, аңа гына көчләре җитәр, бик тиз авызлыкларлар аны анда, дип, әнине үгетләд тә караганнар иде. Тик әни, белмим, кызгангандырмы, әллә курыккандырмы — беркая да бармады. Әни ябыкты, сүзсез калды Миңа да иптәшләрем арасында бик уңайсыз, атааналар җыелышына бүтәннәрнең әтиләре килә, минекенең бер тапкыр да килеп караганы юк. Менә шул хәлләрдән сон минем түзәр чамам калмады: быел кыш тоттым да, әтинең үземә мәгълүм булган бөтен-бөтен кыланышларын әйтеп, әгәр тиз арада аңа чара күрелмәсә, мин артык түзеп тора алмыйм — үземә бер-бер хәл эшләргә мәХбүр булачакмын дин, бер үк төрле итеп, берьюлы өч хат яздым Шуларның берсен обкомга, берсен «Комсомольская правда» газетасына, берсен әти эшли торган завод директорына адреслап җибәр дем. Кайсылары алдан тикшерә башлагандыр, белмим, әмма мин хат язып җибәргәнгә ике ай да үтмәде — әтине эшеннән бушаттылар. Әнине чакыртып сораштырганнардырмы, юкмы, анысын* әйтә алмыйм, минем белән сөйләшмәделәр. Күрәсең, кирәк дип тапмаганнардыр Әтинең эшендә дә гөнаһлары җитәрлек булган, ахрысы, судка барып җитсә, эш зурга китә дип. директоры йолып калган, диделәр. — Әйдә, бераз авыл җирендә эшләп гыйбрәт алып кайтсын. Шуннан соң бәлки белер дөньяның кадерен! — дип, Авыл хуҗалыгы министры белән сөйләшеп, шушы Укмас МТСына баш механик итеп җибәрткән ул аны. ' Менә шулай итеп сезнең якларга килеп чыктык инде без, Равил абый. Күрәсең, минем аркада эшләнгән эш бу. «Кара син аны, яшь кенә булса да, әллә никадәр борчу кичергән икән ләбаса 6} кыз! Шуңа шушылай барысын да бик белеп, олы кешеләрчә сөйләшә торгандыр инде»,— дип уйлап алды Равил. Аннары кызны кызганып: „ — Ничек соң, Рухия, файдасы булыр төслеме әтиеңә? Гыйбрәт алыр чамасы күренәме? — дип сорады. — Гыйбрәт алырмы-алмасмы, белмим,— диде кыз.— Ләкин кикриге шиңде. Хәйран яхшырып китте хәзер. Әнигә дә «әнкәсе» дип, миңа да «кызым» дип кенә тора башлады. — Ә хатны син язганны беләме атаң? — Юк, Равил абый, сизмәде бугай ул аны. Тикшерүчеләргә рәхмәт инде, алар минем хәлне аңлаганнар — сиздермәгәннәр булса кирәк. — Ай-яй. батыр йөрәкле кыз икәнсең син! —диде Равил.—Минем егет башым белән дә шул эшкә тәвәккәллегем җитмәс иде. — Комплиментың өчен рәхмәт, Равил абый. Ләкин минем бүтән чарам юк иде ул чакта. — Ә хәзер шул кызулыгыңа үкенәсең, ахры, шулаймы? — Каян чыгып әйтәсең әле син моны? — Әле яңа гына авылны яманлап, шәһәрне мактап килдең түгелме соң? Кыз рәхәтләнеп көлеп алды. — Ә-ә-ә, син әнә нәрсәне әйтәсең икән! Чынлап әйтелгән сүзләр түгел лә ул. Просто шаярып, син ни дияр икән дип кенә шулай сөйләдем мин, Равил абый. Ә авыл миңа ошый.— Ул әсәрләнеп китеп, очарга талпынган аккош шикелле кулларын жәеп җибәрде:— Карагыз әле бу иркенлекне! Күрегез әле бу кырларның матурлыгын! Ә һавасы, ә һавасы —сулап туймаслык бит! Юк, үкенмим мин монда кайтканыбызга! Алар Укмасның басу капкасы төбенә кайтып җиткәннәр иде. Велосипед камералары биреп жибәрәм дип, Рухия Равилне өйләренә үк алып бармакчы иде. Ләкин Равил якын да килмәде. Басу капкасын керү белән тукталды да: — Юк, Рухия, мин сезгә бара алмыйм: оялам, йөрәгем җитми,— дип терәлде дә катты. Ә тегесе гел кыставын белде. Инде бик аптырата башлагач, Равил серне ачып:— Дөресен генә әйткәндә, миңа бернинди камера да кирәк түгел, чөнки минем велосипедым юк! — дип әйтеп тә караган иде. Ләкин Рухия аны ишетергә дә теләмәде. — Димәк, син мине иртәгә утыртып алып барырга теләмисең? Эх, син, классташ дип, мин сиңа ышанып кайткан булдым тагы! — дип үпкәли үк башлады. Эшләр болайга ук килеп житкәч, Равил авыл уртасындагы күпер төбенә тикле барырга мәжбүр булды һәм кызны шунда көтеп утырды. — Сорап алдыңмы боларны? — диде Равил, Рухия бик тиз әйләнеп килгәнгә гаҗәпләнеп. — Курыкма инде, зинһар! —диде кыз, һич тә шик калдырмаслык итеп.— Әлбәттә, сорап алдым. Әни минем математикадан йомшак икәнне белә, шуңа күрә, математика укытучысына кирәк дип сорасаң— жанын да бирергә әзер! Бар, Равил абый, кайт та бүген үк велосипедыңны көйләп куй. Кара аны, иртән мине килеп алырга оныта күрмә! Сәгать җиде туларга егерме минутта мин басу капкасы төбенә барып көтеп торырмын, яме! — Тырышып карармын, Рухия. S Әй, егетләр, бар бит дөньяда вакчыл бәндәләр! Равил ялынып- ялварып Йосыф абыйга велосипед сорап керде, ә теге нәрсә ди? Камераны ярып кайткансың, имеш! Якасыннан каптырып кына аласы иде дә хәзер, теге көнне үзең тикшереп алдың бит, нигә шунда күрмәдең, ♦ күзең чыккан идемени дип, акылына утыртасы иде азрак!.. Ләкин юк. j ярамый. Йосыф абый ни генә әйтсә дә, тешен кысып түзәргә мәжбүр ? иде ул көнне Равил. Чөнки аның бөтен киләчәге, бөтен өмете менә ? шушы камера игәүләп утыручы дәү башлы, нечкә муенлы, кашларына Е ук диярлек тоташып үскән куе кара чәчле һәм киң танаулы адәмгә g бәйләнгән. Равилне кыен хәлдән коткарса, ул гына коткара ала иде. х Шуңа ул аңа сукыр бер тиенлек тә үпкәләмәде. Киресенчә, аның хәлен 5 аңлап алып, әһә, бу агай «ашыгыч ярдәм» күрсәтергә ашыккан булган а. икән дә, эше барып чыкмаган икән, дип кызганып та куйды әле. хәзерлисе иде дөньяда!.. = Ләкин, юк, тәтемәс шул инде ана андый бәхет. Велосипедка утырып е йөрисе булмагач, Рухия кайта-килә йөрүдән туктар да, иптәш кызлары с кебек, мәктәп интернатында торып кына укый башлар. Ә иң курки- нычы шул: велосипедның Равилнеке булмаганын белгәч, ялганчы кеше < икәнсең син дип, Равил белән бөтенләй сөйләшмәс булыр. Иртәгә ® иртән Рухия басу капкалары төбендә көтеп торачак бит аны .. Посыф абыйга барса да файдасы булмас шул. Кичә дә, велосипедын илтә баргач: — Ике кулсыз иттең син мине, сабакы малай! Биш көн генә түгел, биш ел йөрткән шикелле булдың.—-дип мыгырданып калды. Кая барып бәрелергә соң инде хәзер?.. Уйлады-уйлады да. ниһаять, аккордеонын Иосыф абыйның велосипеды белән алыштыру турында сөйләшеп карарга булды Равил. Әйе, аккордеоны бар иде Равилнең. Кырык өченче елны сугыштан кунакка кайтып киткән чагында Искәндәр абыйсы калдырып киткән иде аны. Бик шәп булып чыкты ул нәрсә: күрер күзгә дә искиткеч матур — гел пыяладан гына эшләнгән төсле ялтырап тора Тавышы да бик чиста һәм моңлы иде аның. Искәндәр абыйсының кулы жинел булды ул китүгә өч-дүрт ай да үтмәгәндер — хәйран гына уйный да башлады Равил. Ул чакта Равил бәләкәй, алдына алып утыргач, аккордеон артыннан башы гына күренеп тора торган иде. Еллар үткән саен Равил үзе дә үсте, аккордеонда да яхшырак уйный башлады Инде менә ике-өч ел рәттән Октябрь һәм Май бәйрәмнәрендә колхоз хисабына үткәрелә торган һәм. әйтергә кирәк, гаҗәеп күңелле үтә торган мәҗлесләргә гармунчы итеп авыл ир-атлары гел Равилне дәшәләр иде. Әнә шул мәҗлес кичләренең берсендә бераз кызып алганнан соң, әлеге дә баягы, Посыф абый әсәрләнеп киткән иде дә — Их, энекәш, уйныйсың да соң' Ятим бала моңлы була диләр иде, тәки хак икән. Ну, әйттерәсең дә инде, сабакы малай: прәме йөрәкнең әллә кай җирләрен \мырып алган шикелле итәсең' Әгәр теге патифун пластинкасында уйный торган Мохтар Әхмәдиев белән ярышып карарга туры килсә, иманым кяфер китсен дип әйтәм, җиңә үк алмасаң да, аннан бер тамчы да калышмас идең! — дип кычкырып әйтеп куйган иде. Аның шул сүзләреннән соң авыл халкы да, үз итеп, яратып, Равилгә Мохтар Әхмәдиев дип йөри башлаган иде инде. Хәер, бер ул гына кызыкмый, башкаларның да күзе төшә иде аның аккордеонына. Әле узган көз көне генә Качкалакның армия хезмәтеннән кайткан бер гармунчы егете килеп, сат-сат дип канын корткан иде Равилнең. Нинди генә зур бәя тәкъдим штеп тә Равилнең акчага кызыкмавын белгәч, бер сарык белән җәй йөргән бер бозауга алышырга да бик тырышып караган иде. Бозауның киләчәктә сыер буласын күз алдына китереп, башта Равил үзе дә ымсынып куйды ул чакта. Әмма аккордеонының гади аккордеон гына булмавын, Искәндәр абыйсына фронтташ дусты васыять итеп калдырган, димәк, күз карасыдай сакланырга тиеш әйбер икәнлеген хәтеренә алу белән ул ымсындыргыч фикереннән кире кайтты һәм — Юк, агайне, булмый! йөге белән алтын китерсәләр дә, беркемгә дә бирмәячәкмен мин моны! — дип, теге егетне борып җибәргән иде. Ә менә бүген... Искәндәр абыйсының әманәтен бозу булса да, аннары килеп үзенә дә бик кызганыч тоелса да, Равил аккордеонын Йосыф абый белән велосипедка алыштыру хакында сөйләшеп карарга булды. Равил килгәндә велосипед хуҗасы капка буендагы эскәмияләрендә тәмләп кенә тәмәке тартып утыра иде. Берәрсенә «ашыгыч ярдәм» күрсәтеп кайткан иде булса кирәк: эчкә батып торган яшькелт күзләре ялтырый, йөзе бөтен шарты килеп пешкән бәрәңге пәрәмәченеке шикелле кызарып киткән, чигә тамырлары зәңгәрләнеп бүртеп чыккан иде. Йосыф абыйсын беренче тапкыр гына күрүе түгел, белә Равил: салмыш чакта кыяфәте гел менә шушылай була аның. Аннары тагын шунысы да мәгълүм Равилгә: мондый вакытта кәефе әйбәт була Йосыф абыйның. «Капмаган» чагында гына бик кырыс ул. Мондый чагында сөйләшеп була аның белән. — Нихәл, Йосыф абый?—диде Равил, тегенең янына ук килеп утырып.— Көтү кайтканын көтеп утырабызмы? «Капмаган» чагы булса, синең ни эшең бар минем нишләп утыруда, дип кенә җибәрер иде ул. Ә хәзер кәефләнеп, бер тирән итеп тәмәкесен суырды да: — Хәлләр изге, энекәш, тик менә Һәдия апаң гына бизде! — диде. Үз сүзеннән үзе тәм табып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Көләсе юилмәсә дә, тегенең күңеле булсын өчен, Равил дә кушылып көлгән булды, һәм шунда, форсаттан файдаланып, әйтә куйды: — Һәдия апа музыка ярата бит ул, ә соңгы вакытларда сезнең өйдә гармун тавышы бөтенләй ишетелми башлады: шуңа бизмәде микән аның күңеле, Йосыф абый? — Белеп сукалыйсың бит син, сабакы малай! — диде теге, Равилгә гаҗәпләнеп карап.— Тучны, Һәдия апаң әле кичә генә, нигә бер дә уйнап карамыйсың ул гармуныңны, телләре күгәреп бетә бит инде аның, дип мыгырданып утырганые чәй эчкәндә. — Шулай булгач, нигә азрак уйнап күрсәтмисең соң үзенә? — һей, уйнарлыгы калганмыни соң минем ул гармунның — тәмам кибепкоргаксып беткән бит инде ул, чыгарып ташлыйсы гына калган аны! — диде Йосыф абый, кулын селкеп, һәм шундук әсәрләнеп китте дә — Синеке шикелле әкәрдиун булсыные ул! Вәт уйнап карарга булырые ул чакта! — дип телләрен шартлатып куйды. — Ә нигә әйтми утырасың аны? —диде Равил, җай чыкканга сөенеп.— Әйдә, син миңа велосипедыңны бирәсең, ә мин сиңа аккордеонны китереп бирәм дә — эше бетте! — Мә бишне дә, бар, йөгер әкәрдиуныңны алып килергә? — дип кулын күтәргәч, Йосыф абый нигәдер кинәт туктап калды да, барма- гын Равилнең борын төбендә үк селкеп:— Юк, малай, булмас, барып чыкмас синең бу махинатсияң,— диде.— Биләсәпитсез калдырып, син мине ике кулсыз итмәк буласың бит. Әкәрдиунсыз тора алам мин. ну, биләсәпитсез — булмый, агайне, извини пужалысты! Көненә икешәр- өчәр рәт барып кайтырга туры килә бит мина Качкалакка. — Соң, алла бәндәсе, тиздән «барыбер жәяүгә каласың лабаса, пыч ♦ рак башлана, кар ява бит озакламыйча! — дип тә әйтеп караган иде j Равил. Ләкин Йосыф абый ишетергә дә теләмәде. — Әйттем — бетте! Бүлше ул турыда авыз да ачасы булма! — диде ; дә, тәмәкесен тиз генә таптап сүндереп, өйләренә үк кереп китте. Равилнең соңгы өмете дә өзелде һәм ул, шуңа бик нык кайгырып, £ гадәттә берәр солы яки бодай кибәне буена ятып йоклап ала торган = өч-дүрт сәгать йокысын да йоклый алмады ул төнне. Иртән атларны “ көтүлектән жыеп алып кайткан чагында да Рухиягә бирәчәк жавабы * әзер түгел иде әле аның. Дөресен әйтеп бирергәме яки тагын берәр * сәбәп тапкан булып алдашыргамы икәнен тәки хәл итә алмаган иде Шулай да бөтенләй үк бәхетсез жан түгел иде, ахрысы, ул. Бу юлы да мәсьәлә һич тә көтмәгәнчә ансат хәл ителде: Равил кәнүшнидән кайтып = килгәндә Йосыф абый аның каршына үзе килеп чыкты да — Кичә теге син әйткән сүзне Һәдия апаңа әйткәнием, тач сагыз “ урынына -ябышты бит, наный көннән-көи картаюга барасың, кеше 2 йомышын йомышлап йөрер чакларың узып бара, алыш биләсәпитеңне - әкәрдиуига, ди. Аннары кичә үзең дә бик борлыгып кайтып киткәннең “ бит, сине дә жәлләп куйдым да, үзең туганрак та тиешле кеше булгач. е аллага тапшырып, тәвәккәлләргә булдым. Ьар, наный, алып кил әкәр- 3 диуныңны да агткитәрсең минем биләсәпитне! — диде. * «Монысы шәп булды бит әле моның! Тик менә әни ни дияр икән 2 соң?» дип хәвефләнебрәк кайткан иде Равил. Гажәпкә каршы, әнисе — изге жан — бу юлы бөтенләй сүз көрәштереп тә тормады — Искәндәр абыең сиңа бүләк иткән әйбер бит. Шулай булгач, үзең чамала инде, улым. Алай-болай абыең кайтып төшеп, кая куйдың мин калдырган әкәрдиунны, дип сораганда аның хәтерен калдырмаслык җавабың әзер булса, алыштыр,—диде дә чишмәгә суга төшеп китте. Ә Равил: «Ярар, Искәндәр абый кайтсын гына иде әле, ничек- н и чек булганын сөйләп биргәч, ачуланмас, хәлемне айлар <иде»,— дип, тәвәккәлләп, күңел юаткычы булып хезмәт итеп килгән иң якын дус ты — аккордеонын шул сәгатендә үк Йосыф абыйның иске велосипедына алмаштырыл кайтты. Равилнең бәхетенә каршы, ул елны көз коры килде. Әле дә хәтерендә Равилнең, алар окятбрьның җидесенә кадәр кайта-килә йөрделәр Дәресләрен дә, гадәттәгечә, әлеге куш имән төбендә хәзерләп кайталар иде. Тагын шунысы бик яхшы хәтерендә калган: Рухия әдәбият белән тарихны бик ярата иде. Кечерәк кенә тарихи вакыйганың да кайда, кайчан һәм ни сәбәчггән булганлыгын сора — шундук әйтә дә бирә. Әдәбиятны аеруча ярата иде ул кыз. Мәүла Колый, Габделҗәббар Кандалый, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Һади Такташлар кебек әдәбият дәреслекләренә кертелгән язучыларны әйткән дә юк инде, хәтта Равилнең ишеткәне дә булмаган бик күп әдипләрнең биография ләрен, язган китапларының исемнәрен, ул китапларның эчтәлекләрен дә бик яхшы белә иде Рухия. Рус әдәбияты хакында сүз чыкса, шулай ук судагы балык иде инде. Әле дә хәтерендә, бер көнне шулай, сүз җаен туры китереп, Равил аңа: — Әгәр син укыган китапларның яртысын гына укып чыккан булсам да, мин үземне бик бәхетле санар идем, Рухия! Ләкин авылда китапханә булмагач, миңа бөтенләй диярлек укырга туры килмәде шул,— днп офтанып әйтеп куйды Рухия кинәт кенә моңсуланып китте. _ — Әй, кызыкмасана миңа, Равил абый! Шул китап укыи-укый ш\шы көнгә калдым инде мин: күреп торасың ич, математикага бөтенләй тешем үтми хәзер. Куыш имән төбендә дәрес хәзерләп утырган чакларында сөйләшкән сүзләреннән Равилнең хәтерендә тагын шунысы ачык сакланып калган. Инде өчдүрт көн бергә кайта-килә йөргәннән соң да, Рухия үзенә әле һаман таныш түгел кешегә эндәшкәндәй «абый» дип йөргәнгә сәерсенеп, Равил аңа: — Нигә син миңа абый дип әйтәсең, кызый? Минем синнән бер генә яшькә олырак икәнлегемне беләсең бит инде. Аннары классташлар да ич без. Ә классташлар бер-берсенә абый-апа дияргә тиеш түгел! — дигән иде. Кыз чиядәй алсу иреннәрен искиткеч матур итеп бөрештерде дә, берәр шаянлык эшләгәннән соң әтисеннән гафу үтенгән иркә бала сыман: — Ачуланма инде, Равил абый! — диде.— Беләм, барысын да бик яхшы беләм. Ләкин барыбер сиңа «абый» дип йөрисем килә. Минем кече-кечкенәдән абыйлы буласым, кемне булса да абый дип йөрисем килде. Тик андый кешенең очраганы юк иде әле. Ә син мина нәкъ менә үз абыем шикелле тоеласың, Равил абый! Ачуланма инде син миңа, икебез генә булган чакларда гел «абый» дип йөрергә рөхсәт ит инде, яме. Ә класста мин сине просто Нәжметдинов дип кенә йөрермен, ярыймы, Равил абый? — Ярый, тик шуны исеңдә тот: сеңелләр абыйларының сүзен тыңларга тиеш! — Бүтән теләсә нәрсәгә риза, әмма монысын үти алырмын дип вәгъдә бирә алмыйм, Равил абый. — Нигә, син шулай тыңлаусызмыни? — Юк, алай бер сүз белән генә әйтеп биреп булмый аны, Равил абый. Хикмәт тынлаусызльгкта гына түгел монда. Ничектер даиМилек житми миңа. Кайчакта үзем дә сизмәстән һич уйламаган юләрлекләрне эшләп ташлыйм да ахырдан айлар буе үкенеп йөрергә туры килә. Хисләнеп, әсәрләнебрәк китүчән мин. Менә шундый чакта эшләргә тиешле нәрсәләрнең нәкъ киресен эшләп ташлаган чакларым да була. — Анысыннан гына зыян юк, Рухия. Анысын гына аңларга тырышырбыз. Авылда туып үссәк тә, бөтенләй үк юләр егет түгел ич без. 9 Бәхетле, иксез-чиксез бәхетле иде ул көннәрдә Равил. Бәхете бер дә өзелмәс, гел шулай дәвам итәр төсле иде. Ләкин материя мәңгелек булса да, бәхет дигән нәрсә мәңгелек түгел икән. Октябрьның уннарында яңгырлар башланып, юллар пычрангач, Рухия иптәш кызлары Таня белән Вәсимә янында — мәктәп интернатында торып укый башлады. Ә Укмаска атнага бер тапкыр, анда да иптәш кызлары белән бергәләп кенә кайта. Шимбә көнне яңгырлап торса— бөтенләй кайтмый калган чаклары да булгалый. Ә менә Равилгә алай йөрүне уйларга да ярамый. Яңгыр түгел, таш я^са да, иртән сәгать сигезгә мәктәпкә барып житкән булырга тиеш ул. Мәктәп директорына дәрес калдырмыйм дип кем сүз бирде? Ә егет сүзе бер булырга тиеш! .. Шулай ук таш яуса да, Равил кичкә үзләренең Ташый елгасына кайтып житеп, атларны төнге көтүгә алын чыгарга тиеш. Алып чыкмый кара, колхоз председателе Фәйрүзә апа иманынмы укытыр. Дөрес, ул ат көтүен Равил үзе генә түгел, Самат абый белән бергә көтә. Ләкин анысы да ышанычлы кеше түгел. Я ярты төн үткәннән соң гына килә көтүлеккә, я берәр ышык урынга башын төртеп йоклап китә... Менә хәзер шул заманнарны күз алдына китергәч, үзе дә аптырап китте ничек түзелде икән шул тамашага? Салкын жилле» яңгырлы октябрь таңы. Хәер, таң диярлеге дә юк әле аның. Чөнки караңгы әле, J сәгать дүртләр чамасы гына. Халыкның ин тәмле йокы вакыты. Мондый < яңгырлы иртәләрдә авыл халкы яктырып беткәч тә жылы урыннан < кубарга ашыкмый: колхоз эшенә барасы түгел, көтүчеләр көтүне алып ч чыгып китәргә шулай ук атлыгып тормый. Кыскасы, сәгать җиделәрсез 3 авылга җан керәчәк түгел. Ә хәзер бик иртә әле. Хәтта яктыра да баш- = ламаган. Янына ук килеп төртелмәсән, салам эскертен дә күреп булыр- □ лык түгел. Яңгыр шыбырдавыннан һәм кисәк-кисәк аеруча нык коты- 5 рып исепкуя торган ачы җилдән башка, дөньяда бернинди тавыш, бернинди хәрәкәт юк. Барча җан иясе үлеп беткәндер төсле... ф Менә шул шомлы, шул чирканыч чакта, кулына йөгән тотып, лач- _ лоч пычрак ерып, Равил атлар эзләп йөри. Салам эскертенә яки башка 2 берәр җиргә ышыкланып бер генә минут та торырга ярамый ана. ч Кичтән үзе кырга алып чыгып, үзе тышаулап җибәргән кырык сигез * баш атны җыеп, иртәнге сәгать алтыга алып кайтып җиткерергә тиеш а. ул. Шулай булмаса, мәктәпкә соңга калачак. Ул алып кайткан атларны * бәлки бүген бөтенләй җикмәсләр дә — бу пычракта эш эшләп буламыни?.. Ләкин анысы инде икенче мәсьәлә, анысы аның Равилгә * кагылмый. з Ул — төнге көтүче. * Ул иртәнге алтыга атларны алып кайтып җиткерергә тиеш! а Ә атлар, үч иткәндәй, әллә кайларга таралышып беткәннәр. Бу җилгә, бу салкынга ул бичаралар да түзә алмаган, күрәсең. Кичке унберләрдән сибәли башлаган иде, шуннан бирле яңгыр көчәйгәннән- көчәя бара. Ичмаса, берәр атны тотып алып, бүтәннәрен шуңа атланып кына эзлисе иде дә бит, ни хәл итмәк кирәк, тоттырырга һич кенә дә теләмиләр шул. Тышаулы булсалар да, яннарына килә башлау белән кушаяклап сикереп, дөп-дөп чабып китәләр. Чөнки белә алар: әле кайтырга иртәрәк, вакыты җитмәгән әле. Тагын берәр сәгатьтән, яктыру белән, шул атларның теләсә кайсысы янына кил — берсе дә өрекмәячәк. Тышауларын чишкәндә дә рәхәтләнеп торачаклар. Хайван-хайван дибез дә, әмма алар да ахмак түгел шул. Кайчан үзләрен ничегрәк тотарга икәнлеген чамалый алар, бик яхшы чамалый... Ә Равилнең яктырганчы ук көтеп торырга чамасы юк. Атларны хәзердән үк бер тирәгәрәк җыйнап куярга кирәк аңа. Яңгырның туктар исәбе сизелми әле. һаман шул бер килеш коя да коя Ичмаса. Самат абый да килмәде. Аның белән икәүләп йөрсәләр дә. азрак күңеллерәк булыр иде. Тагын шул кичтән салгандыр да көтүгә чыгар рәте булмагандыр инде. Хәер, мондый ямьсез төннәрдә аек булса да бик ашыгып йөрми ул. Равил атларны мең бәла белән җыйнап, конюшняга алып кайтып килгәндә каршы очрады: — Теләсәң ни әйт. наным Равил, тотып яңакласаң да бер сүзем юк! Тик бу эшне прсидәтел Фәйрүзәгә генә җиткерә күрмә, яме? — Син бит ннде моны миңа бер әйткән идең — Монысы, билләһи дип әйтәм. соңгысы, наный. Кичтән, әз генә ятып торыйм дип, хатыннан качыбрак кына чоланга кереп, башны төрткән булганыем — эрегәнмен дә киткәнмен бит. тинтәк баш! Менә күрерсең, бүтән чакта үлсәм үләрмен, ну. бер минут та сояга кал мам. Дөресен генә әйткәндә, яңгырлы төннәрдә генә түгел, яңгырсыз әйбәт төннәрдә дә әллә ни эш майтара торган бәндә түгел ул. Кая инде аңа, иллегә җитеп килгән чулак кешегә, Равил белән рәттән ат эзләп йөрү. Шуның өстенә көн аралаш диярлек көтүгә бөтенләй чыкмый калуларын да Фәйрүзә апасына әйтсә — берсүзсез эшеннән алып атачаклар аны. Ләкин Равил алай итә алмый шул. Кызгана ул Самат абыйны. Йомарлап алсаң, учка сыярлык кына бер адәм иде ул. Ә инде дүрт ел төрмәдә утырганнан соң бөтенләй корышып, тире белән сөяккә генә калып кайтты. Җитмәсә, биш баласы бар үзенең! һәм аларның берсе дә әле кул арасына керерлек түгел — барысы да бәләкәй һәм кызлар. Әнә шул балалары хакына кызгана аны Равил, шуңа түзә. Ат көтүеннән дә куып чыгарсалар, ул чулак кулы белән бүтән беркайда да эшли алмаячагын белеп кызгана. Шуңа менә шушылай берүзе пычрак ерып йөрергә мәҗбүр. Әнә шундый яңгырлы, җилле, салкын һәм караңгы чакларда ялгызлыктан аптыраган чакларда Равил Рухияне искә төшерә. Рухия Равилгә әйтеп бетергесез көч-куәт, түзем-сабырлык биреп тора. Сукаланган кырлар, сазлыклы болыннар буйлап йөрүдән туктап, ниндидер бер күзгә күренми торган илаһи көч ярдәмендә җилне дә, яңгырны да сизмичә, канатланып йөри башлый. Ә инде берәр атны ничек кирәк алай тотып, бүтәннәрен шуңа атланып эзләргә керешкәч исә, күңеле тагын да күтәрелебрәк китә дә, хисләре эченә генә сыешып тора алмыйча, тышка бәреп чыга — Равил бөтен тирә-якны яңгыратып, кычкырып җырлап җибәрә: Сөям сине, сө-ям си-не, Сө ө-өям сине чә-чә-гем шул! Сонгы су-лы-шыма-а ка-дәр Гел си-и-и-не сө ө-өя-чәгем! 10 Ә аннары Равил ике күзен дүрт итеп көткән чираттагы шимбә көн килеп җитә. Ул көнне алар икесе бергә кайталар. Рухия — хәйләкәр кыз — тәки җаен таба: кайтырга я Таня белән Вәсимәдән алданрак кузгала, яки нинди дә булса «бик мөһим эш»е килеп чыга да, арткарак кала. Рухия соңрак кузгаласы көнне Равил аны әлеге Чүкәй күпере тирәсендәге әрәмәлектә көтеп тора. Башта Таня белән Вәсимә үтеп китәләр. Ә кайтыр юллары нәкъ әрәмәлек буеннан гына уза. һәм менә шул чакта, теләсә-теләмәсә дә, Равилгә ул ике кызның үзара сөйләшеп барган сүзләрен ишетеп калырга туры килә. Башка кызлар да шушылар кебек була микән, ләкин Таня белән Вәсимә әрәмәлек турыннан үткәндә гел малайлар турында сөйләшеп үтәләр. Әле менә шушы узган атнада гына кайсы малай кайсы кызга ни дип әйткән; кайсы малай кайсы кызга дәрестә хат язып биргән; кайсы малайның күзе кайсы кызга төшкән — сүз һәр вакыт шул тирә- дәрәк бара. Бу ике кызның үзенә карата нинди мөнәсәбәттә булуларын да белде инде Равил. —Син шул Ташый елга Равилен ярата алыр идеңме? — диде бер көнне Танясы, нәкъ Равил торган әрәмәлек турыннан үтеп барышлый. —Юк! —диде Вәсимәсе, кырт кистереп.—Ярата алмас идем мин аны. йомыкый бит ул. —Мин аны беренче очраган көннән бирле яратып йөрим инде, беләсең килсә! —диде Танясы.— Ә ул мине бар дип тә белми. Рухиядән башка берәүне дә күрми ул. — Әйе шул, нәрсәсенә шаккаткандыр инде шул җилбәзәкнең? Аннары... Тагын нәрсә әйткәндер, анысын Равил ишетә алмады — кызлар шактый ераклашып өлгергәннәр иде. Кызык: ә Равил үзе бу кызларның кайсысын ярата алыр иде икән сон? Юк, Рухиядән башка берсен дә ярата алмас иде ул! һәркемнен өзелеп сөйгәне бер генә булырга ♦ тиеш!.. Әһә, әнә Рухия үзе дә килеп житә! Атлап килүләрен генә күрегез < әле сез аның! Юк, жир йөзендә шушы кыздан да сылу гәүдәле, моннан < да чибәррәк кызның булганы да юк, булачак та түгел. Рухия әле =■ Равилне күрми. Күрсә, елмаеп куйса —болытлы көннәр кояшлыга 3 әйләнеп киткәндәй була инде. Тукта, сиздерми генә каршына килеп = чыгып, куркытып алган булсын әле бер... Әмма Равил куркытырга өлгермәде. Кыз аны үзе күрел алды да, £ шып тукталып: g — Кәк-кү, Равил абый! Әйдә, чык!—дип, көмеш тавышы белән ф көлеп жибәрде. Аннары:—Уф, арыдым! Әйдә, азрак ял итеп алыйк _ әле,— дип, бөтенләй хәлсезләнгән атлы булып, юл читендәге чирәмгә Z утырды. — Нинди ару ди әле ул — юлга чыгып кына киләбез бит. Рухия. а. — Андый физик ару түгел, Равил абый. Рухи ару белән арыдым * мин бүген. Бигрәк тә соңгы физика сәгатендә, Габдуллыч миннән сора- ~ маса гына ярар иде дип, котым алынып утырдым. Сораса — беткән * иде баш! — Дәресеңне әзерләмичә, кино карап йөрсәң шулай була ул! * Равил моны белеп түгел, просто сүз кушып жибәрү өчен генә әйт- д кән иде. Ләкин кыек атып та туры тидергән булып чыкты Рухия бер мизгел гажәпсенеп Равилгә карап торды. Аннары бармагын селкеп көлеп җибәрде дә әйтте: — Син әле шулай минем арттан шымчылык та итеп йөрисеңмени? — Шул гына калганые! — Ә мин тагы кызыксынасың дип сөенеп киткән идем! Рухия үпкәләде. Кайтырга кузгалгач, рюкзагын да Равилгә теләр-теләмәсрәк кенә бирде. Башка вакытта Равилгә авыз ачарга да ара калдырмый — юл буе гел үзе сөйләпсорашып кайта торган иде ул. Бүген никтер сөйләргә дә ашкынып тормый, хәтта Равил сүз кушканда да кыска гына җавап бирү белән чикләнеп кала. Ә Равил аның гадәттәгечә туктаусыз сөйләшеп баруын, ачык йөзле, шат күңелле булуын тели иде. — Син ничек уйлыйсың, Рухия? — диде ул, кыз күңелен күтәрердәй сүз таба алмый аптырагач.— Минем кебек юләр, беркатлы тагын берәр кеше бар микән дөньяда? Ниһаять, Рухия пырхылдап көлеп жибәрде. — Ә син ничек уйлыйсың? — Мин үземме?..— «Барын бардыр инде ул анысы. Бар дисәм тагын килешмәс бит бу көйсез фәрештәгә».—Мин үзем менә болай уйлыйм минем кебек үк юләр кеше бүтән юктыр! Кыз бу юлы кычкырып ук көлеп куйды. — Нигә кимсетәсең үзеңне? — Юньләп сөйләшә белмәгән өчен! Алдын-артын чамаламыйча, нәрсә уйласам — шуны туп-туры әйтеп биргәнем өчен. Менә шуның өчен юләр дип саныйм мин үземне. Бая син, шымчылык итәсеңмени, дип сорагач, «әйе, шымчылык итәм» дип әйткән булсам, яки, «ә син ничек теләр идең соң?» дигән булсам, син мина үпкәләми идең бит! Ә мин менә үземнең беркатлылыгым аркасында синең хәтереңне калдырдым. Шуңа күңелсезләндең бит син, әйеме? — Карале, әүлиямы әллә син, Равил абый? — диде кыз, кинәт ачылып китеп.— Ничек белдең син минем уйларымны? — Эш узгач белүдән ни мәгънә? Алданрак чамаларга кирәк иде мина моны. Хәзер син миңа барыбер үпкәләдең ич инде! — Әйе, уйларымны укып әйтеп биргәнче, мин сине, чыннан да, гамьсез һәм хиссез кешегә санаган идем. Ә хәзер аңладым: ялгышканмын икән. Бүтән беркайчан да үпкәләмәм мин сиңа, яме, Равил абый! Равил, ни эшләвен белештермәстән, кызны күтәреп алды да_ зыр- зыр әйләндерергә тотынды. Кыз: «Үләм, Равил абын, башым әйләнә, җитәр»,— дигәч кенә тукталды. — Менә хәзер шушылай сине күтәргән килеш очып кына китимме? — Кирәкми, Равил абый. Очасың икән — үзең генә оч, ә минем егылып төшеп үләсем килми. — Ә минем үлгәндә дә синең белән бергә үләсем килә! — Мин әле озак, бик озак яшәргә тиеш. Дөньяның бөтен рәхәтлекләрен күрел калырга телим мин, Равил абый! — Мин дә гел михнәт чигеп кенә яшәү ягында түгел анысы. Минем дә үләсем килеп тормый. Ләкин син булганда гына яшәү кызык минем өчен. Кыз көлүеннән туктады. — Әй, ул кадәр төче телләнмәсәнә, Равил абый! Тагын үпкәләтәсең, югыйсә. «Я, әйт инде син мине юләр түгел дип! Хәйран гына жайланыл, ипле генә сөйләшә башлаган кызның кәефен тагын кырдым бит. Их, Равил, Равил! Кайчан кеше төсле итеп, һәр сүзеңне уйлап-үлчәп сөйләшергә өйрәнерсең икән соң син? Хәзер аны ничек көлдерергә инде менә?».. Равилнең каушабрак калуын сизенде, ахрысы, кыз аңа карап хәйләкәр генә елмайды да үзе сүз башлады — Әйдә, азрак хыялланып алыйк әле!—диде ул, кинәт әсәрләнеп китеп.— Әйт әле, Равил абый, унынчыны бетергәч кем булырга, нинди югары уку йортын тәмамларга телисең син? — Минме? — диде Равил һәм тотлыгып калды. Чөнки аның бу турыда бөтенләй уйланганы юк иде. Дөресрәге, андый зур эшләр хакында уйларга ук курка иде. «Хыялланганда да чама беләнрәк кенә хыялланырга кирәк бит инде!» — дип, үзен мәжбүри рәвештә тыя килә иде ул. — Я? — диде Рухия түземсезләнеп.—Көтәм мин, Равил абый? — Минем алда торган иң зур хыялым — ничек тә сигезенчене өзмичә тәмам итү! Рухия, шаккатканын белдереп, күзләрен зур ачып Равилгә карап алды. — Бары шул гынамы хыялың? — Ә бу минем өчен кечкенә мәсьәлә түгел, Рухия. Әни алай-болай авырып китсә яки кышкы бураннарда кайта-килә йөрүләр мөмкин булмый башласа, синең өчен бик бәләкәй тоелган шушы хыялымның да тормышка ашмыйча калуы бик ихтимал әле! — Юк. син укуыңны ташларга тиеш түгел, Равил абый! Син бул- масаң — бетәм ич мин. Ә мин, беләсеңме, сине кем итеп күрергә телим? Мин сине Казан университетының хөрмәтле укытучысы, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент итеп күрергә хыялланам. Математиканы су урынына эчәсең бит син... Карале син аны, дөрес чамалаган бит. Ә ул чакта, «факультет», «кафедра», «доцент» дигән сүзләрне газеталарда очратканы булса да. Равил аларнын мәгънәләрен бөтенләй белми иде әле. Университетны да дәреслекләрдә басылган рәсеме буенча гына күз алдына китерә иде. Шуңа ул, артык тирәнгә кереп, сүз озайтып тормыйча гына: — Математиканы ярату белән генә эш бетми торгандыр шул анда. . Белгәненне менә синең шикелле итеп, чатнатып русча сөйли белергә дә = кирәктер. Ә минем русча белүем ипилек-тозлык кына бит,— диде - Рухия бу юлы да сүзсез калмады. * — Анысы өчен кайгырма, Равил абый! Иң мөһиме — башың эшлә- * сен дә белемең булсын. Булган белемне аңлату берни түгел аны. Әнә, - атаклы химик, профессор Нурый Садыйковнын да русчасы әллә ни = түгел. Ә студентлар шуның лекцияләренә атлыгып торалар ди. с. «Бу шәһәр кызлары барысы да шушылай күп белә микән? Барысы да бәйләнчек була микән?» . Равил, Рухиянең әлеге фикерен хупларга да, кире кагарга да бел- _ мичәрәк, беркавым уйланып барды. Дөрес, Нурый Садыйков дигән 3 исем колагына кергәне бар иде барын. Ә менә шул кеше нинди про- ч фессор, кайда һәм нинди фәнне укыта — Равил аларыннан һич тә * хәбәрдар түгел иде. Ә сораштырып үзенең наданлыгын күрсәтәсе о. килмәде. Шуңа ул бу юлы да бәхәскә кермичә, уенынчынын бергә * кушып — Булды, кызый, ышандырдың. Ә синең хыялларың кай тирәдә Е соң? — диде. з — Минем хыял зурдан, Равил абый. Ничек кирәк алай унынчыны < тәмамлап, шул женем сөйми торган физикалардан, математикалардан ° котылсам, университетның филология факультетында укып чыгар идем дә, я, әнием кебек, укытучы яки журналист булыр идем мин! — Минемчә, тормышка ашмас хыял түгел бу, Рухия. — Амин, Равил абый, амин'. Кырык тугызынчы елның октябрь азакларында әнә шундый матур- матур теләкләр теләшкән иде алар. Әйе, Рухия Равилгә теләгән теләкләренең күбесе кабул булды. Рәхмәт аңа! Ләкин үзенең хыялларын тормышка ашыра алды микән ул? Илле икенче елда ук Үзбәкстанга китеп барган бит алар. Анда кайда укый алсын икән? Хәер, нигә укый алмасын әле? Үзбәкстан вузларында укып чыгып, үзбәк галиме булып киткән әллә ничә татар егетен белә бит Равил. Кем белә, бәлки Рухия дә хыялына ирешкәндер, бәлки ул да Ташкент университетын тәмамлап, берәр газетада яки журналда эшлидер. Сүзгә бик тапкыр, телгә бик оста, дөнья хәлләре белән бик нык кызыксынып бара торган тынгысыз кыз иде бит ул. Шулар өстенә тагын кыюлыгы да жнтеп ашкан иде. Журналист булу өчен тагы ни кирәк инде?. Яки әнисе шикелле укытучы булып киткәндер. 11 Равилнең уйлары күңелендә мәңгегә уелып калган мәктәп елларына янә әйләнеп кайтты Классларында Әнәс исемле бер малай бар иде Тик торганда теләсә кемнең эченә китереп төртә торган гадәте булганга, Тәкә Әнәс дип йөртәләр иде аны Равилнең үзенә кагылмый кагылуын. Әмма бүтән малайларга, бигрәк тә кечерәкләренә, бер дә көн күрсәтми иде инде. Ә кызлар турында әйткән дә юк яннарыннан үткәндә ялгыш та орынмыйча яки чеметмичә үтми. Менә шул Әнәс Рухиягә аеруча хөсет33 J, .к. У,» м 2. ләнә: юл өстендә туры килмәсә дә, үзе эзләп табып, аның Равилне һушсыз иткән озын толымнарыннан тартыл китә. Шуңа бик ачуы килә Равилнең. Ботарлап ташлардай булып карап тора. Ләкин шул карап торудан ары китә алмый, чөнки Әнәстән шикләнә иде ул. Шуңа шикләнә, Әнәс бишенче классны тәмамлаганчы район үзәгендә яшәгән малай Ә район һәм шәһәр малайлары сугышка да, телгә дә бик маһир була. Шуның өстенә буйга Равилдән кайтышрак булса да, тәнгә бик таза иде ул Әнәс. Бөтен мускуллары уйнаклап, хәрәкәтләнеп тора. Көч тә бик күп: мәктәп ишегалдында ята торган ике потлы герне унар тапкыр рәттән күтәрә. Әй кыланып та карый торган иде соң үзе дә! Бүтәннәрне этеп-төр- теп кимсетүе генә җитми, русча белүен дә атлаган саен күрсәтергә тырышып, бер сүзен татарча әйтсә, бишне русчалатып кына җибәрә. Русча белүе әйбәт, әлбәттә. Ләкин, белим дигәч тә, ул тикле үк йөгәнсезләнергә ярамый бит инде. Рухияне аеруча нык кимсетә торган иде ул. Шулай бер көнне Тәкә Әнәс оятсыз рәвештә Рухиянең күкрәгенә орынып киткәч, һәм толымыннан тартып, кызны тәмам интектерә башлагач, Равил бу хәлгә чик куярга булды. Хәбир бабайдан ике потлы гер алып кайтып, бик тырышып, күнегүләр ясый башлады. Беренче көнне нибары бер генә тапкыр күтәрә алды ул аны. Анда да шактый озак азапланганнан соң гына күтәрде. Әмма хикмәт көче җитмәүдә булмаган икән. Рәтен генә белмәгән икән аның Равил. Бер җаена төшенгәч, эше яхшы ук алга китте аның. Герне алып кайтканга дүрт көн дигәндә рәттән биш ярым тапкыр күтәрде. Тагын атнаун көн шулай тырышса, мөгаен, Әнәсне куып та җитәр — унар тапкыр күтәрә башлар иде. Ләкин... Герне алып кайтканга алтынчы көнне, тәнәфес вакытында Рухия иптәш кызлары белән тыныч кына сөйләшеп торганда, Әнәс сиздермичә генә аның артына барды да, ике куллап нечкә биленнән тотып: — һоп-ля! — дип кычкырып куйды. Бу көтелмәгән вәхшилектән коты алынып, Рухия чырылдап кычкырып җибәрде. Ә Әнәс, авызын ерып, бик зур эш башкарган кешедәй тантаналы елмаеп, акрын гына китеп барды. Менә шунда Равилнең түземе төкәнде инде. Уктай атылып, тегенең каршына килеп басты да, изүеннән эләктереп алып: — Җиттеме сиңа, тәкә тәре, юкмы? — диде. Әнәс башта бик азга гына аптырап-югалып калды. Аннары шундук кукраеп китте дә, кулыннан килсә кабып йотар дәрәҗәдә мыскыллы елмаеп: — А тебе чего надо, петух галанский? — диде. Шул уңайдан, дынк иттереп, Равилнең ияк астына китереп тә сылады. йодрыгы нык икән каһәрнең —шәп эләктерде. Чак кына авып китмичә калды Равил. Бүтән урында Әнәс шушылай суккан булса, ихтимал, егылып та киткән булыр иде. Әмма монда, бөтен мәктәп укучылары күз алдында, һич тә сер бирергә ярамый иде аңа. Чөнки монда Рухия бар һәм ул барысын да күреп тора иде. Шуңа Равил аягында басып калды һәм үзе дә тегенең ияк астына берне ямап алды, йөрәге җитеп, Равил аңа каршы кул күтәрер дип уйламаган идеме, әллә җан ачыйгысы белән Равил үзе бик нык тондырдымы, ни булса да булды, кисеп аударган агачтай ауды да китте Әнәс. Шуннан ары ниләр булганын Равил күрмәде. Әнәскә бер-бер хәл ясамадым микән дип, коты алынып класска кереп китте ул. Икенче тәнәфестә дә класстан чыкмады. Менә-менә директорга — Хәнифә Вәлиулловна янына алып керерләр дә башта тәмам тирләткәнче тир- гәрләр, аннары, безгә мондый сугыш чукмарлары кирәкми дип, мәктәптән куып чыгарырлар дип, башын иеп, ут йотып утыра иде ул. Менә шул чакта, һич тә көтмәгәндә, кинәт могҗиза булып алды: башта Равилнең уң күзеннән йодрык хәтле ут чәчрәп чыкты һәм колагы чыңлап куйды. Аннары бөтен дөнья караңгыланып китте. Ни булганын да аңлый алмыйча, Равил берничә секунд өнсезләнеп торды. _ Ул аңына килгәндә, итәгенә ут капкандай өтәләнеп, Әнәс класстан йөгереп чыгып бара иде. Равил аның артыннан куып җитәргә ниятләп ыргылган иде дә — барып чыкмады: башы әйләнеп китеп, хәлсезләнеп, урынына сыерылып төште. Хәтәр эләктергән иде аңа Әнәс. Коры кул белән генә сукмаган иде бугай ул Коры кул белән генә суккан булса, Равилнең колаклары алай ук чынлап тормас иде. Колаклары чыңласа да, теше исән калган булыр иде. Ә аның уң як өске казнасындагы бер теше дә сынган иде ул чакта. Бер теш сынганга карап кына дөнья харап булмый, анысы чүп тә түгел иде Равил өчен. Хәнифә Вәлиулловна янына алып кермәсәләр генә ярар иде, дип коты алынган иде аның ул минутларда. Әнәс кебек калай әтәчләр үзләре башкаларны кыерсытканда гына бик батыр булып кылана бит алар, ә үзләренә кыенга туры килә башласа, хәзер дөньяны сасытып кычкырырга, мескенләнергә тотыналар дип уйлаган иде. Дөрес хәвефләнгән икән. Шул тәнәфестә үк Равилне Хәнифә Вәлиулловна янына чакырттылар Әнәс, үлем хәлендәге кешедәй куырылып-бетәшеп, директор кабинетында утыра иде инде. Равил килеп кергәч, бөтенләй елар дәрәҗәгә үк житеп, Хәнифә Вәлиулловнага әләкләргә тотынды. Аның сөйләвенә караганда, үзендә бернинди дә гаеп юк, ә Равил аңа тик торганда бөтен укучылар алдында китереп суккан икән. «Теләсә кайсы укучыны чакырып сорасагыз да әйтерләр: мин ана тырнак белән дә чиртмәдем»,— диде ул. Әнәс бөтен зарын сөйләп бетергәннән соң Хәнифә Вәлиулловна, әй, малаймалай, мин сине шуның өчен дип укырга алдыммыни, шулмыни синең миңа рәхмәтең, дигән сыман үпкәле итеп, Равилгә карады да: — Моны ничек аңларга инде, Нәҗметдинов? — диде.— Бүтән теләсә кайсы укучы шушы эшне эшләгән булса да, бу тикле гаҗәпләнмәс идем. Ләкин синең, җиткән егетнең, бала-чага шикелле сугышып йөрүең сәер, бик сәер мина! Я. ничек дип аңларга кушасың бу кыла- нышларыңның сәбәбен? Равилнең шаһите юк иде. Чөнки апа Әнәс сукканны берәү дә расламаячак — аннан куркалар. Килдеков Рухияне кимсетте, шуңа суктым мин аңа, дип әйтү шулай ук егетлек булмас иде. Шунда ана, бәхетенә каршы, бая Әнәс сугып сындырган теше ярдәмгә килде. Равил аны, истәлек булыр дип, кәгазьгә төреп кесәсенә салып куйган иде. Равил Хәнифә Вәлиулловнага башта шул тешен, аннары авызын ачып ул тешнең сынган урынын күрсәтте: — Менә, миңа «тырнак белән дә чиртмәгән» шушы Килдеков эше бу, Хәнифә Вәлиулловна! — Нәрсә син выдумываешь? — диде Әнәс, тешне күргәч, елак тавыш белән чәрелди башлап — Ялган сүли ул, Хәнифә Вәлиулловна, мин аңа даже тырнак белән дә тимәдем. Шунысы гаҗәп: ул бу сүзләрне әйткәндә аз гына да кызармады. Равил, хәзер нәрсә булыр икән инде дип, коты алынып утырганда Хәнифә Вәлиулловна ипләп кенә — Ярый, булды, аңлашылды, Килдеков. Сиңа чыгарга мөмкин. Ләкин кара аны, бүтән вакытта алдашма, ярыймы? —диде ВАКЫПФ НУРУЛЛИН ф ӘГӘР СИН БУЛМЛСАҢ — Ә кем монда алдашкан әле? — дип, Әнәс якадан чәрелди башлаган иде дә, Хәнифә Вәлиулловна: — Бар, бар, Килдөков! — дип, эшне бик коры тотты. Ул чыгып киткәч, Хәнифә Вәлиулловна Равилгә карап, башын чайкап куйды: — Ай-яй, Нәжметдинов! Килешә торган эшме соң инде шушылай итеп ямьсезләнешеп йөрү. Я, әйт әле? — Бик туйдырган иде бит, Хәнифә Вәлиулловна. Бөтен мәктәп баласын кимсетеп, жәберләп йөри иде бит ул. Кичерегез инде, Хәнифә Вәлиулловна, кызыбрак киткәнмен. Ләкин барыбер шулай бер өйрәтеп алу кирәк иде аны. Шунсыз тыначак түгел иде ул. — Мин сине аңлыйм, Нәжметдинов. Ләкин кабатлап әйтәм: ничек кенә булмасын, бөтен мәктәп укучылары күз алдында кул күтәрергә тиеш түгел идең син аңа! Сез бит өлкән класс укучылары, түбән класслар сездән үрнәк ала бит! Син бүген нинди үрнәк күрсәттең инде аларга?.. — Әйбәт үрнәк түгел инде, Хәнифә Вәлиулловна. Хәнифә Вәлиулловна шул сөйләшүдән соң ул мәсьәләгә бүтән әйләнеп кайтмады. Иң мөһиме шул—үпкә саклап йөрмәде, мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Ә Әнәснең исә кикриге шиңде шуннан ары. Равилгә генә түгел, бүтәннәргә дә алай бик кагылмый башлады. Рав1ил үзе дә унынчыны тәмамлаганчы Хәнифә Вәлиулловнаның кәефен кырмаска, гел тәртипле генә булып йөрергә уйлаган иде. Тик ул уйлаганча барып чыкмады. Тагын бер тапкыр оялып-кызарып Хәнифә Вәлиулловна каршында басып торырга туры килде әле аңа... Ахыры бар