Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТТАШ ДУСТЫМ

Рус язучылары татар гдгбияты турында шь шагыйрь сугышны илебезнең көнбатыш чигенде каршылый һем Витебск, Смоленск, Ярцеа тирәсендәге канлы бәрелешләрдә катнаша. Сугышларның берсендә, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Госпитальдән чыккач, туган авылына кайта; колхозда эшли. Ләкин Ватаныбыз азатлыгы эчен рәхимсез көрәш барганда шагыйрь җаны тынычлана аламы соң! Озакламый Ш. Мөдәррис, врачларның киңәшләренә каршы килеп, уз теләге белән яңадан фронтка китә. Шәрәф Хәсият улы Мөдәррисов 1919 елны ярлы крестьян семьясында Түбен Каракитә авылында дөньяга килә. «Минем әнием әле бик яшь иде һәм, әлбәттә, аңа ике бала тәрбияләп үстерү җиңел булмады»,— дип яза ул соңыннан, үткән көннәрен искә алып. Ш. Мөдәррис мәктәпкә йөри башлаганчы ук укырга-язарга өйрәнә. Әти кеше, семьясы янында яшәмәсә дә. балалар язмышы эчен һәр вакыт кайгырып, борчылып тора. Аларга китаплар, газетаҗурналлар җибәрә, аларның ничек укуы белән кызыксына. Чөнки ул үзе дә әдәбиятка гашыйк кеше була. Шигырьләр яза. Әмма уп алар- ны беркайда да бастыра алмый. Әтисенең әнә шундый игелекле мөнәсәбәте тәэсирендә Шәрәф тә тирә-юнь белән бик иртә кызыксына башлый, белемгә омтыла. Башлангыч мәктәпне ул яхшы билгеләренә тәмамлый. Шәрәф күңелендә иҗат дәрте бик иртә уяна. Сигез яше тулар-тулмәс ул үзенең беренче шигырьләрен яза. Шигырьләр әле бик йомшак булсалар да, малай бетен җаны-тәне белән шатлана, үзен чын шагыйрь итеп хис итә. Стена газетасы һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләренә язган сатирик парчалары эчен кайчагында яшьтәшләреннән йодрык та эләккәли аңа. Шәрәфкә унөч яшь тула. Аның беренче шигырьләре инде район газетасы битләрендә дә күренгәли башлый. 1935—36 елларда уздырылган «Уку ударнигы» газетасы конкурсында аның шигырьләре беренче урынны ала. 1937 елны Шәрәф Мөдәрриснең беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 17 яшьлек шагыйрь өчен бу, әлбәттә, куанычлы хәл! Сугыш башлангач, ут сызыгына якын ук торган килеш, ул бик күл шигырьләр, поэмалар, очерклар, хикәяләр, мәкаләләр язып өлгерә. Солдат тормышы, сугыштагы батырлык, Ватанга мәхәббәт — авыр, утлы елларда Ш. Мөдәрриснең иҗат кредосын енә шундый мотивлар билгели. Без Шәрәф Мөдәррис белән 1956 елны таныштык һәм беренче сүздән үк күкрәп узган сугыш теленде, утлар-сулар кичеп, беек җиңүләргә барган шагыйрьләр телендә сөйләшеп киттек. Кызу канлы, тиз кабынып китүчән кеше булуга карамастан, бер-беребез гә бик тиз ияләштек һәм дуслашып та елгердек. Я 1957 елны Казанда басылып чыккан «Яшәү хакына» дигән китапның йомгак өлешендә мондый сүзләр бар: «Соңгы елларда Ш. Мөдәррис укучыны чын-чынлап дулкынландырырлык әсәрләр иҗат итте. Бу әсәрләр хәзерге татар поэзиясендә бик хаклы рәвештә мактаулы урын алып тора». Кызганычка каршы, әлегә рус укучысы бу искиткеч үзенчәлекле татар шагыйрен аз белә. Әле күптән түгел генә мин Татарстанда булдым. Бу юлы Казанга «Через пепел дней» дигән шигырьләр җыентыгының тәрҗемәсен эшләп бетерү нияте белән килгән идем. Шәрәф Мөдәррис 1963 елны вафат булды. Аннан соң инде 10 ел гомер узган. Элекке каләмдәшләре, шәкертләре шагыйрьгә карата нинди мөнәсәбәттә соң? Ш. Мөдәррисне күреп белмәгән, әле әдәбият мәйданына яңа гына аяк баскан яшь буын шагыйрьләре аның турында нинди фикердә? Татарстанның өлкән шагыйрьләреннән берсе Сибгат Хәким Шәрәф Мөдәррис турында болай диде: «Ул поэзиягә атлап түгел, метеор кебек атылып килеп керде. Аның табигать биргән үзенчәлекле таланты бик тиз күзгә ташлана иде... Ул лириканы, сатираны, публицистиканы бергә үреп бирә белә һәм нәтиҗәдә әсәр гаҗәп үткен, тапкыр. Мөдәррисчә ачык һәм аңлаешлы килеп чыга... Шәрәф Мөдәррис — Муса Җәлилнең иҗаты үсеп, тәмам ныгып җиткән чорда формалашкан шагыйрьләрнең берсе. Ул чагында Муса Җәлил Мәскәүдә «Октябрь баласы» дигән журнал чыгара. Нәкъ менә шушы журнал тирәсенә Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗиев, Җәүдәт Тәрҗеманов кебек сәләтле яшь әдипләр туплана да инде. Шәрәф Мөдәррис үзенең иҗат юлын шушы журналдан (балалар өчен шигырьләр язып) башлый. Хәер, ул соңыннан, фронтлардан әйләнеп кайткач, ягъни күренекле фронтовик-шагыйрь булып танылгач та, берсеннән-берсе гүзәл әсәрләре белен балаларны еш куандырды. Поэзиясенең характеры буенча Ш. Мөдәррис татар классиклары традициясендә генә тәрбияләнмәде. Ул рус поэзиясен тирәнтен һәм җентекле өйрәнде, исемнәре бөтен дөньяга билгеле булган чит ил шагыйрьләре иҗатына искиткеч дәрес һәм төгәл бәя бирде. Ул гарәпчәдән турыдан-туры тәрҗемә итә, немец телен яхшы белә һәм немецчадан татарчага тәрҗемә итә иде. Шулай ук ул инглиз телен ныгытыл өйрәнде. Шекспир сонетларын тәрҗемә итүгә күп көч сарыф итте. Бу тәрҗемәләр талантлы каләм иясенең зур һәм фидакарь хезмәте буларак кына түгел, акыл һәм илһам кушуы буенча эшләнгән эшнең нинди күркәм, куанычлы нәтиҗәләргә китерүен күрсәтүче бер мисал буларак та татар әдәбияты тарихында күренекле урын алды. Ш. Мөдәррискә чит телләр гаҗәеп тиз бирелде, ул үзенә таныш булмаган нинди дә булса телне берничә ай эчендә өйрәнә ала иде. Шәрәф Мөдәррис, шигырь төзелешен, гомумән, әдәбият теориясен яхшы белүче әдип буларак, әдәбият теориясе проблемаларына багышлап мәкаләләр язды, конференцияләрдә докладлар белән чыкты һәм һәр вакыт нинди дә булса яңалыкны, үсеп килә торган прогрессив фикерне алга сөрде. Шуңа күрә аның мәкаләләре, докладлары еш кына зур бәхәсләр кузгата торган иде. Ш. Мөдәррис журналист буларак та тынгысыз кеше иде. Ул һич тә уйламаганда җәһәннәм артындагы берәр авылга китә дә, таныш булмаган тормышка тиз генә җайлашып, моңарчы күрмәгәнбелмәгән кешеләр белән тиз генә танышып-сөйләшеп, әһәмиятле фактлар җыя һәм редакциягә кеше кичерешләренә, тормышчан эпизодларга корылган очерк язып кайта... Ш. Мөдәррис кешелек бәхете өчен теләсә нинди авырлыкларга әзер торучы интернациональ шагыйрь иде. Аның гомере иҗатының чәчәк аткан чорында өзелде»... Ә менә яшь шагыйрь Ренат Харис фикере. «Кайчагында без, яшь шагыйрьләр, бергә җыелабыз да әдәбиятыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләшәбез. Күп әсәрләр, күп исемнәр, шулар арасында 166 Ш. Мөдәррис исеме дә телгә алына. Башка әдипләрдән Ш. Мөдәррис нәрсәсе белән аерылып тора соң? Аның иҗатына, иҗат методына әле үсеп кенә килә торган яшь шагыйрьләр буынының көннән-көн якынрак килүе, көннән-көн ныграк тартылуы беләидер, мөгаен. Ул үз заманы өчен кискенрәк кеше булган. Кайберәүләр аны аңлап та җиткермәгәннәр. Ә без аны аңладык, яраттык һәм яратабыз. Талантлы шагыйрь булганы өчен генә түгел, хезмәтне яратуы, эрудицияле булуы, татар теленең бөтен нечкәлекләренә төшенеп иҗат итүе, чит әдәбиятларга, чит телләргә зур хөрмәт белән каравы, чит телләрне өйрәнүе, тәрҗемә өлкәсендә ат кебек эшләве өчен дә яратабыз без аны. Шәрәф Мөдәррис безнең өчен талант һәм хезмәт, ирлек һәм гражданлык үрнәге». Яшь шагыйрьләр Ш. Мөдәррис турында әнә шулай диләр. Әсәрләре халык күңелендә онытылмаслык урын алган татар шагыйренең танышы һәм дусты булуым белән мин үземне бик бәхетле саныйм. ■Через пепел дней» дигән китап шушы елның азагында Мәскәүдә «Художественная литература» нәшриятында басылып чыгарга тиеш. Мин шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен һәм поэмаларын үзе исән чакта ук тәрҗемә иткән идем инде. Әлеге китапка кереш сүзне мин яздым. Форматын үзем сайладым. Мин аның тышлыгын әзерләдем, титул битен бизәдем, рәсемнәрен ясадым. Безнең арабыздан бик иртә киткән талантлы татар шагыйренә, дустыма зур бул- маса да матур истәлек булсын ул китап!