ДИНИ ТӘГЪЛИМАТКА ҺӘМ СУФИЧЫЛЫККА КАРШЫ
Россия империясе составындагы татарларны капиталистик мөнәсәбәтләр ташкынына тартып кертү (бу эш бигрәк тә XIX йөзнең икенче яртысында киң колач ала) халыкның рухи тормышында тирән үзгәрешләр китереп чыгара. Татар халкының алдынгы вәкилләре, иҗтимагый фикер мәсьәләләрендә Шәрык йогынтысыннан йотыла барып, көнбатыштагы фәнни-философик фикер һәм культура казанышларына, барыннан да элек, алдынгы рус иҗтимагый фикеренә һәм культурасына йеэ белән борылалар. Халыкның рухи тормышындагы әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе буларак, бездә мәгърифәтчелек хәрәкәте туып-усә башлый. Башка халыкларның мәгърифәтчелек хәрәкәте кебек үк, татар мәгърифәтчелеге дә феодализмга каршы идея хәрәкәте төсендә барлыкка килә. Мәгърифәтчеләр урта гасырчылык калдыкларын, торгынлыкны, искелекне, караңгылыкны фаш итәләр һәм шул ук вакытта иҗтимагый яңарышны, фикер хөрлеген алга сөрәләр. Шөрыктагы күп кенә башка халыклардагы кебек үк, татарлар арасында да иске иҗтимагый-икътисади мөнәсәбәтләрнең идея терәге булып ислам дине тора. Үзенең авторитеты белән ул һәр төрле искелекне, торгынлыкны һәм караңгылыкны изге нәрсә дәрәҗәсенә күтәрә, сыйнфый каршылыкларны яшереп калдырырга, изелгән халыкның хәерчелеген һәм газаплы тормышын акларга тырыша. Коръәнгә таянып, дин башлыклары язмышка буйсынып яшәүне алга сөрәләр, хезмәт ияләрен күндәмлеккә һәм өстен сыйныфларга буйсынып хезмәт итәргә өндиләр. Иҗтимагый яңарыш юлында киртә булып торган һәм массаларны коллыкта тотуны мәңгеләштерергә ярдәм иткән һәр нәрсә дини пәрдә артына яшеренә. »Дин ул,—дип яза К. Маркс.— бу тормышның гомуми тәгълиматы, аның энциклопедик сөземтәсе, популяр формадагы логикасы, —энтузиазмы, әхлакый санкциясе, тантаналы әстәмәсе, тынычланыр һәм акланыр өчен гомуми таянычы» (К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Әсәрләр. Рус телендә. 1 том. 414 бит). К. Марксның бу сүзләре мөселман диненең татарлар арасында тоткан урынын дэ ифрат тегел билгели. Дини һәм дөньяви законнарны бергә кушу, аларны берләштерү—мөселман динемә хас үзенчәлекләрнең берсе. Бу, үз чиратында, аның халык тормышындагы ролей бик нык көчәйтеп җибәрә. Нәтиҗәдә дини күрсәтмәләр иҗтимагый тормышның бөтәй якларын иңләп ала, халык арасында: -хокук һәм әхлак нормалары, сәяси тезелешләр тормыш ихтыяҗларына бәйләнмәгән, җәмгыять тәкъдир кушканча йөри икән, дигән караш тамыр җәя. Моның аянычлы нәтиҗәсе буларак, «узган йөзнең икенче яртысыиа кергәндә, татар дөньясы һәр төрле дини хорафат, фикер тоткынлыгы, чиксез бер дини Р фанатизм, бөтен руханиларга, ишаннарга сукырларча тәкъдим астында башаягы белән күмелеп калган; шулар тоткынлыгында изелүнең дә чигенә җиткән иде. Бөтен нәрсәне тәкъдиргә тапшыру да татар игътикадының үзәгендә иде» (Г. Сәгъди. Татар әдәбияты тарихы. Казан. 1926 ел. 65 бит). Реакцион дин башлыклары фәнни эзләнүләрне һәм хөр фикерне төрлечә эзәрлеклиләр. һәм үзләренең бу кара эшләрен фәннең абсолют характерда булуы белән акларга тырышалар: фән, янәсе, тормыш шартларына карап үзгәрә, заманнар узуга карап үсә бармый. Кеше акылы аңа берни өсти дә, аннан берни ала да алмый. Бу абсолют фән, имештер, бабаларыбыздан калган изге китапларда бәян ителгән, бүгенге кешеләр, иң яхшы дигәндә, аларны аңлата һәм шәрехли генә алалар. Шуның аркасында, татар мәгърифәтчесе 3. Бигиев сүзләре белән әйткәндә, Шәрыктагы мөселман халыклары фәнни һәм философик белемнәрдән тәмам читләштереләләр, мәдрәсә дәресләре файдасыз шәрехләүләрдән һәм иске фәлсәфәләрне кабатлаудан узмый (3. Бигиев. Мавараэннәһергә сәяхәт. 1908. 10 бит). Кыскасы, тормышның һәр өлкәсендә диярлек фәнни тәгълимат — кәлям һәм суфи- чыл-мистик карашлар шактый нык тамыр җәя. Кәлям—спекулятив алымнар белән исламның догмаларын һәм инануларын нигезләргә тырышкан дини система. Гарәпчә бу сүз сөйләшү, гәпләшү, коръәнне шәрехләү дигән мәгънәне белдерә. Фәлсәфи бәхәсләр алып бару һәм логик нәтиҗәләр ясау юлы белән, кәлямчеләр дин өчен файдалы карашларны ныгытып калырга, ә дини инануның төп догмаларына каршы килерлек фикерләрне юкка чыгарырга тырышалар. Кәлямдә алланың асылы һәм аңа хас сыйфатлар, әйберләрнең шәригать законнары буенча барлыкка килү, яшәү һәм юкка чыгулары турындагы схоластик өйрәтмәләр зур урын тота. Мөселман дөньясында ныгып алган кәлям системасы ортодоксаль ислам кысаларына сыймаган бернинди үзгәрешләрне танымый, дини догмалардан аз гына читкә китүне дә, хакыйкатьне мөстәкыйль рәвештә эзләргә һәм чынбарлык күренешләрен акылга муафыйк төстә дәлилләргә омтылуның теләсә нинди чагылышын диннән ваз кичү, аның асылын шик астына алу дип бәяли, андый кешеләрне рәхимсез эзәрлекли. Нәтиҗәдә хөр фикерле кешеләргә яшәргә бернинди мөмкинлек калмый. Мондый шартларда фән белән һәм нинди дә булса кәсеп, һөнәр белән шөгыльләнү дингә каршы эш дип бәяләнә һәм каһәрләүгә дучар ителә. Кәлям шактый ук дәрәҗәдә суфичылык идеяләре белән дә аралашкан була. Дөрес, башта суфичылык халык массаларының феодаль изүгә каршы протестларын чагылдырган идеологии көрәшнең бер формасы буларак туа. Суфилар арасында дини өйрәтмәләрнең чынлыгын шик астына алган хөр фикерле кешеләр шактый була. Аерым татар суфилары да социаль изүне, хакимнәрнең комсызлыгын һәм ерткычлыгын гаепләп чыгалар. Мондый тенденцияләр, мәсәлән, мәгълүм татар шагыйрьләреннән Мәүла Колый, Әбелмәних Каргалы, Һибәтулла Салихов һәм Шәмсе дин Суфи иҗатлары өчен характерлы була. Әмма, тулаем алганда, суфичылык ул — мистик һәм аскетик агым. Тәсаувыф суфичылыкның төп теориясе булып тора. Бу караш буенча, дингә ышанучы кешенең бөтен уйлары алла турында гына булырга тиеш. Суфилар фикеренме, кеше алланы акылы белән түгел, ә бары йөрәге һәм хисләре белән генә танып-белә ала. Аллага якынаю өчен, дип өйрәтә суфизм, кеше фани дөнья мәшәкатьләреннән ваз кичәргә, үзенең табигый хис һәм теләкләрен тезгенли белергә тиеш. Суфичылыкка хас мондый мистик тенденцияләр халык массаларының игътибарын чорның үткен социаль мәсьәләләреннән читкә алып китә, аларда буйсынучанлык, басынкылык кебек сыйфатлар тәрбияли. Мулла һәм ишаннарның тырышлыгы бушка китми, кәлям, шулай ук суфичылык идеяләре халык арасында шактый киң таралыш таба. Ят гарәп телендә язылган булганга күрә, коръән һәм хәдисләр татар халкының күпчелегенә аңлашылмаган. Бөтен дини пропаганда кәлямчеләрнеңмөтәкәллимнәрнең дини әсәрләренә һәм суфичылык карашларына нигезләнеп аңлатылган. Шуңа күрә XIX йөздә яшәгән татарлар арасында нәкъ менә кәлямне һәм суфичылыкны тәнкыйтьләү аеруча мөһим һәм җитди әһәмияткә лаек эш була. Үз ватандашларының игътибарын шушы мәсьәләгә башлап юнәлтүче кеше Г. Кур- сави (1770— 1814) була. Аның заманы өчен файдалы һәм елдынгы идеяләрен алга таба татар мәгърифәтчелегенең Ш. Мәрҗани, К. Насыйри һәм Ш. Көлтәси кебек күренекле вәкилләре дәвам иттерә. Бу соңгылары татар халкы яшәгән тынчу атмосфераны һәм дини тәгълиматның реакцион идеологиясен кискен фаш итеп чыгалар. Татар мәгърифәтчеләре кәлямне бетен афәтләрнең һәм ялгыш фикерләрнең тел сәбәпчесе, кеше куңелен боза, аның акылын богаулап, яңалыкны һәм хакыйкатьне эзләү юлында киртә булып тора торган көч дип саныйлар. Хәр фикерне басып тору, ♦ динне тормышка, фәнгә һәм һөнәрчелеккә каршы кую һәм соңгыларының үсешен тоткарлау, мәгърифәтчеләр фикеренчә, кәлямчелек идеяләренең таралуы аркасында килеп чыккан күренешләр. «Әльхикмәтельбалига», «Назурательхак» һәм «Әльгазалбельфират» кебек хезмәтләрендә Ш. Мәрҗани кәлямне философик төшенчәләрне ясалма төстә дин догмалары белән бутау, берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күренешләр дип исәпли. Аның фикеренчә, ул реаль мөнәсәбәтләрне чагылдыра алмый, аның бөтен әһәмияте бәхәс алып бару ысулларын эшкәртүгә кайтып кала. Татар мәгърифәтчелек фикеренең икенче бер вәкиле Ш. Көлтәси кәлямне үләксә белән, ә гыйлем чыганагы буларак кәлямгә таянуны соң чиккә җиткәндә үләксә ашау белән тиңли, «һөйәте җәдидә» исемле хезмәтендә, кәлям һәркемгә мәҗбүри дини кагыйдә һәм кешеләргә файда китерүче белем чыганагы, дип фикер йөрткәне өчен, ул Имам Газалины кискен тәнкыйть итә. Мондый карашлар, дип яза Ш. Көлтәси, бик аяныч нәтиҗәләргә, кәлямне өйрәнеп, яшьләрнең кадерле вакытларын бушка сарыф итүгә китерә. Газали мөтәкәллимнәрнең сүз һәм дәлилләрен сырхау кешеләргә файдалы дару белән чагыштырган була. Ш. Көлтәси бусын бөтенләй нигезсез эш дип бәяли. Дөрес, кәлямнең дә кемгәдер файда китерүе мөмкин, тик халык массаларына гына түгел, ди ул. Кәлям белән килешеп яшәү үз янында, кара көнгә дип, үләксә йөртү белән бер. Үз янында үләксә йөрткән кеше, иртәме-соңмы, әлеге үләксә тараткан йогышлы чирдән үләчәк. Кәлям белән килешеп яшәүнең дә нәтиҗәсе шундый ук. «Бу юл (кәлямчеләр тоткан юл.— Я. А.) илә халыкка килә торган зарар.— дип яза Ш. Көлтә- си,— кәлямчеләр килеп чыкканнан вә кәлям сәнгате таралудан бирле туып тора торган фетнә вә зарарларны күрү белән генә дә исбат ителәдер» (Ш. Көлтәси. һөйәте җәдидә. Казан. 1896 ел. 52 бит). Кәлямне һәм мөтәкәллимнәрне фаш итү белән бергә, татар мәгърифәтчеләре шулай ук суфичылыкны һәм аның тарафдарларын — ишан һәм шәехләрне тәнкыйть утынэ тоталар, суфичылык һәм ишанлык белән шөгыльләнүнең зарарын аңлаталар, әлеге мистик агымның таралуы никадәр зыян китерүен ачыл салалар. Татар мәгърифәтчелегендә суфичылыкны тәнкыйтьләү Г. Курсааидан башлана, суфи булырга тырышкан наданнарны ул бозык һәм әхлаксыз кешеләр дип бәяли, ә суфичылык теориясе —тәсаувыфка таянуны тирән чоңгылга илткән юл белән чагыштыра. «Халык арасында безнең гасырыбызда һәм үткән гасырларда,— дип яза Г. Кур- сави,—тәсаувыхка мәнсүб булу һәм «иршад» вә «истиршад»ны дәгъва кылу таралып китте. Ләкин алар тәсаувыфның мәгънәсе һәм аннан максат нәрсә икәнен белмиләр. Шуңа карамастан, һаман алар берсе өстене икенчесе булган катлаулы караңгылык эчендә томаланалар: яки болар төпсез диңгезгә батканнар да, анда дулкын естенә дулкын күтәрелеп аларны һаман каплый, баса бара». (Өзек Г. Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» буенча китерелә. 23 бит.) Ш. Мәрҗани әсәрләрендә суфичылык доктринасын турыдан-туры тәнкыйть итүләо очрамый диярлек. Әмма замандашларының истәлекләренә караганда, мөтәсаувыф- лар хакында сүз чыкса, Мәрҗани аларны яратмавын сиздергән, ә суфичылык белән шөгыльләнүне файдасыз эш дип санаган. Шулай бер вакыт Дагстаи ишаны Мәхмүт аңардан: «Сез тәсаувыфны бик кямил беләсез, нигә мөритләр тотмыйсыз?» — дип сораган. Мәрҗани «Минем андый эшкә вакытым юк»,—дип җавап биргән. «Мөкадди- мәте...» исемле хезмәтендә ул яңалык һәм фәнни белемнәр таралу юлында торган киртәләрнең берсе төсендә надан ишаннарның баш булып утыруларын күрсәтә. «Күп вакыт,—дип яза ул,—үзендә гыйлем дә юк. сәлях та юк. сөннәткә дә иярмәгән, та- рикага (суфиларның дини камилләшү юлы.— Я. А.) да кермәгән гавамның берсе шәехлек дәгъва кылырга тотына, иршад вә тәрбиягә иҗаэәт алганлыкны дәгъва кыла; аның бар тәрбиясе дөнья өчен этләшмен аә дөнья ияләре өчен ялганнан хошугъ күрсәтмек ва дәшмичә генә тормактан гыйбарәт була. Моңа наданнар мәел итәләр аә аның ЯХЪЯ АБДУЛЛИН ф ДИНИ ТӘГЪЛИМАТКА ҺӘМ СУФИЧЫЛЫККА КАРШЫ тирәсенә коршыйлар, ишанның дәрәҗәсе күтәрелә, кече арта, сүзе үтә, кешеләрне мәсхәр кыла» («Мәрҗани» җыентыгы. 496 бит). Шундый надан ишаннарның йогынтысы көчәю аркасында, ди Ш. Мәрҗани, чын галимнәр күләгәдә кала, бу исә гыйлемнәр таралу һәм яңалык эшенә зур зыян ясый. Суфичылык һәм ишанлыктан аеруча ачы көлгән кешеләрнең тагын берсе К. На- сыйри була. Тәсаувыф тарафдарларын ул икейөзле булуда һәм ялганчылыкта гаепли, алар кеше алдында үзләрен тәкъва итеп күрсәтергә тырышалар һәм моны бик күп дини булмаган максатларда — дөнья байлыкларын кулга төшерү өчен файдаланалар, ди. Тәсаувыф тарафдарлары теләсә нинди очракта икейөзле бәндәләр: әгәр аларның начар киемнәре тәкъвалык омтылышларына тәңгәл килсә, ул чагында бу кием халыкка аларның тәкъвалыкларын хәбәр итү өчен кирәк. Суфи бу очракта эчкерле максатлардан азат түгел. Әгәр инде аның киеме теләк-ниятләренә бөтенләй туры килми икән, суфиның икейөзлелеге тагын да бәхәссезрәк. «Суфиларның, — ди ул, — тыйнаклыклары киемнәрендә, тәкәбберлекләре күкрәкләрендә». К. Насыйри фикеренчә, суфилар җәмгыять өчен бөтенләй файдасыз кешеләр. Теләсә нинди кеше яшәү өчен кирәкле байлыкны үз хезмәте белән — я сәүдәгәрлек итеп, я һөнәр белән шөгыльләнеп, я булмаса җир эшкәртеп табарга тиеш. Ә суфилар исә боларның берсе белән дә шөгыльләнмиләр, ә соры корт кебек башкалар хисабына туеналар. Суфичылыкны тәнкыйть иткән кешеләрнең фикерләренә таянып, К. Насыйри тәсаувыф узган заманнарда мистик экстаз булса, ахырдан акыруга һәм шау-шуга әйләнә, хәзер исә экстазы да, шаушуы да юк, коры хәҗлә генә калды, ди. Әлеге фикерен үстерә барып, ул татар халкының «суфи суган сөймәс, күрсә кабыгын да куймас» дигән мәкален китерә, бу мәкаль суфиларның теләсә нинди этлеккә барырга әзер булулары хакында сөйли, дип өсти. Суфичылыкны һәм ишанлыкны тәнкыйть итеп, татар мәгърифәтчеләре халыкка дини идеологиядәге әлеге агымның чын йөзен ачып бирәләр, халык массаларын мистицизм йогынтысыннан һәм дини томаналыктан азат итү өчен җирлек хәзерлиләр. Татар мәгърифәтчеләре кәлямне һәм суфичылыкны рационализм принцибына таянып тәнкыйтьлиләр. Әлеге принципны кулланма итеп алып, мәгърифәтчеләр дини-мч- стик доктриналарга кеше акылын, аның дөньяны танып-белүдәге чикләнмәгән мөмкинлекләрен каршы куялар, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә якын килгәндә, ул мәсьәләләр нинди генә характерда булмасыннар, кеше акылына һәм фәннең бәхәссез хакыйкатьләренә таянып эш итәргә чакыралар. Ф. Энгельс тарафыннан XVIII йөздәге француз мәгърифәтчеләренә бирелгән бәяне безнең мәгърифәтчеләргә карата да кулланып була. Алар фикеренчә, дип яза ул: «һәр нәрсә акыл хөкеме каршына килеп басарга һәм шул юл белән үзенең яшәргә тиешлеген акларга, яки аннан баш тартырга тиеш иде. Уйлый торган аң бөтен тереклек ияләренең бердәнбер үлчәвенә әйләнә» (К. Маркс и Ф. Энгельс. Об искусстве. Рус телендә. 1967 ел. 349 бит). Бу дини-догматик кануннарга да кагыла. Теләсә нинди тәгълимат, теләсә нинди фикер аек акылга каршы килмәслек дәлил һәм ышаныч уятырлык мәгълүматлар белән исбат- ланган булырга тиеш, шулай булмаса, аның бернинди әһәмияте калмый. Хәтта шәригать кануннарына үзеңнең мөнәсәбәтеңне билгеләгәндә дә акылга колак салырга һәм әйберләрнең фактик хәленнән чыгып эш итәргә кирәк. «Әгәр шәригатьтә аңа (фәнни мәгълүматларга.— Я. А.) каршылык була икән, дөреслеге ачык мәгълүм нәрсәне инкяр итүгә караганда, шәригать күрсәтмәсен үзгәртеп аңлау яхшырак»,—ди. Ш. Мәрҗани (Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивы. 22 фонд. I тасвирлама. Саклау берәмлеге 20. 64 бит). Бу очракта галим кеше акылы җимешләрен — чын гыйлемне 'һәм фәнни мәгълүматларны — объектив төстә шәригать кануннарыннан өстен куя. Татар мәгърифәтчеләре күренешләрне һәрьяклап өйрәнүне һәм аларга объектив бәя бирүне алга сөрәләр. Көфер сүз дигән булып, һәр төрле яңа фикерне туган чагында ук буарга тырышкан кәлямчеләрне тәнкыйтьләп, Ш. Мәрҗани болай яза: «Бер фикерне ачыклап, нигезенә төшенеп җитмичә кире кагу — сукыр килеш ук ату һәм наданлыктан килгән аңсызлык ул» (шунда ук, 63 бит). Ул, шәригать кануннарына таянган булып, кешенең тормышын һәм үз-үзен тотышын чикләргә тырышучыларга кискен каршы чыга. Кешенең хәрәкәтләрен теләсә нинди чикләү дини күрсәтмәләргә таянып түгел, ә акылга ятышлы дәлилләргә таянып исбат ителергә тиеш, ди. Кәлямчеләрнең аерым фикер һәм карашларын тәнкыйть иткәндә дә мәгърифәтче- ♦ ләр рационализм принципларына таяналар. Әйтик, кәлямчеләр арасында Мөхәммәтнең пәйгамбәрлеге ул башкарган могҗизалар белән раслана, дигән караш киң таралган була. Ш. Мәрҗани бу карашның нигезсез булуын әйтә, таякның еланга, күзсезнең күзлеге әйләнүе, ташларның телгә килүе кебек әкиятләрдән ачы көлә. Аның өчен Мөхәммәт, башкалар шикелле үк, гадәти кеше, аның пәйгамбәрлеген тикшергәндә башга гади кешеләрнең эшчәнлеген бәяләгәндә кулланыла торган принципларга таянырга кирәк, ди. «һәрбер санагать иясенең хәле үзенең әсәрләре илә беленә. — ди ул. — Мәсәлән, Ибн-Синаның хакимлеге аның хикмәт вә тыйбын тикшерү илә... беленә. Шул кабилдән әгәр бер рәсүлулланың сәер, әхлак вә әүсафына карасак вә аларны тикшерсәк, аның турында дөрес гыйлем хасил итәрбез, һәм дә бу гыйлем башкаларга тәкъ- лид илә түгел, бәлки аның әхвален тикшерү вә әфгален тәҗрибә илә хасил булган чын мәгърифәт буладыр» («Мәрҗани» җыентыгы. 248 бит). Ә кәлямчеләрнең бу уңай белән әйткән фикерләренә ышанып булмый, чөнки алар акылга ятышлы шундыйрак дәлилләр һәм практик мәгълүматлар белән расланмыйлар. Дини-мистик идеяләрне тәнкыйть иткәндә, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең икенче бер күренекле вәкиле К. Насыйри да кеше акылына таяна. Әсәрләренең берсендә ул. «Бакырган», «Фәзаиләшшөһүр» кебек халык арасында киң таралган китапларда язылган хәлләрдән көлә, аларны укытып балаларның башын бутарга ярамый, ди. Иҗтимагый күренешләрне һәм дини карашларны бәяләүдә рационалистик юл белән якын килү мәгърифәтчеләрнең мөселман диненең тәкълид, ягъни сукыр килеш башкаларга иярүне алга сөргән принцибыннан баш тартуны таләп итүләрендә дә ачык чагыла. Шушы принципка нигезләнеп, дини тәгълимат уйлал-нител тормый гына традицияләргә һәм борынгылар сүзенә буйсынуны алга сөрә, бүгенге кешеләрнең иҗат зшчәнлегенә булган хокукын кире кага. Мөселман дөньясында фикъһене — дини юриспруденцияне һәм аның белән бәйләнешле башка фәннәрне камилләштерү аеруча мәшһүр закон белгечләре — мөҗтәһидләр кулыннан гына килә, дигән караш киң таралган була. Кәлямчеләр фикеренчә. мөселманнарның калган массасы тәкъ- лидкә бәйле һәм сукыр килеш борынгы автопортретларга иярергә тиеш булып чыга. Моңа өстәп, алар мөҗтәһидләр үзләренең тырышлыклары аркасында дини инануга һәм юриспруденциягә бәйләнешле бөтен мәсьәләләрне чишеп, хәл ител бетергәннәр, актив уйлану һәм эшчәнлек күрсәтү заманы узган икән, дип тукыйлар. Бу идея «иҗтиһад мөнкариз», ягъни иҗат гасыры үтте, дигән тәгъбирдә үзенең чагылышын таба. Иҗтимагый идея һәм теорияләрнең үсеше иҗтимагый яшәешнең үсешенә бәйле. Өмма, чагыштырмача мөстәкыйль булганлыктан, алар үзләре дә иҗтимагый тормышның төрле якларына көчле йогынты ясыйлар. Иҗтиһад гасыры үткән дигән идея белән дә шулай килеп чыга, татарлар арасында бер тамыр җәеп алгач, ул халык тормышына шактый нык йогынты ясый, караңгылыкны, артталыкны, торгынлыкны яклап чыга. Г. Ибраһимов бик дөрес язганча, бу идеянең татарлар арасында киң таралуы аяныч нәтиҗәләргә китерә. Янәсе, «хәятта яхшылык вә изгелек наменә ни нәрсә, нинди эш булырга мөмкин, аларның һәммәсе булып үткән, киләчәк көндә алар булырга мөмкин түгел. Үткәндә сәләф салихин бар, изге голәмәләр бар. Алар диннең, дөньяның һәммә серен аңлап, безгә ачып киткәннәр. Безгә аларныкына бер хәреф арттырырга имкян юк, иске китапларда ни бар—без мөселманлыгыбыз буенча шулерны турындатуры кабул итәргә тиешлебез... һәр яңа — бидгать вә генаһ, һәр искелек мөкатдәс. балигъ булып, дөньяга үз күзе белән карый башларга тиешле бер вакытта ислам угылларының фикери хәятлары менә шундый игътикад, менә шундый авыр ташлар белән бастырылган, аның фикере шундый богаулар илә богауланып, мәңгелек таш зинданга бикләнгән иде» (Г. Ибраһимое. Бөек остазыбызның кайбер тәэллифләре. «Шиһабетдин Мәрҗани» исемле китап. Казан. 1968 ел. 52—53 битләр). Шулай ител, актив эшчәнлек гасыры үткән дигән караш фикер торгынлыгына китерә, урта гәсырЯХЪЯ АБДУЛЛИН ф ДИНИ ТӘГЪЛИМАТКА ҺӘМ СУФИЧЫЛЫККА КАРШЫ лардан калган иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең яшәвенә булыша, халыкның икътисади һәм мәдәни үсешен тоткарлый. Рационализм байрагын күтәргән һәм кеше акылына хөрлек даулаган татар мәгърифәтчеләре, үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, тәкълидчелек һәм борынгылар сүзенә сукырларча иярү белән килешә алмыйлар. Бу идеягә каршы башлап Курсави күтәрелә. Авторитетларга иярүне мәҗбүри дип санау, бу юлдан читкә чыгучыларны мең төрле гөнаһ кылуда гаепләү, Г. Курсави фикеренчә, хакыйкатькә күз йомудан башка нәрсә түгел. Ул сукыр килеш кеше сүзен кабатлаучылардан, уйлап-нитеп тормый кеше фикеренә иярүчеләрдән көлә, аларны хуҗасы артыннан тагылып йөргән эткә тиңли. «Мең әмир яисә гыйлем киеме белән киенеп галим күренергә тырышкан меңнәрчә адәмнәр гамәл кылсалар да, — ди ул «Әльиршадимильгыйбад» исемле хезмәтендә, — аның белән гамәл кылырга, аңа ышанырга ярамый. Гамәл кылучыларның һәм әмио- ләрнең гамәлләрен дәлил итү һәм галимнәр эченнән шулерның ишек төпләрендә буталучыларның гамәлләрен таяныч ясау бу гафләт вә җәһаләт әһелләренең вәһемнәре ясап чыгарган бер нәрсә генә». (Өзек Г. Сәгъдинең «Татар әдәбияты тарихы» буенча китерелә. 23 бит.) Иҗтиһад гасыры үтте дигән карашка һәм тәкъдидчелеккә каршы иң көчле ударны Ш. Мәрҗани ясый. Күп кенә хезмәтләрендә ул әлеге идеяләрнең халыкка никадәр зарар китерүен күрсәтә, аларның торгынлык һәм фанатизм өчен җирлек булып хезмәт итүләрен әйтә. «Мокаддимәте...» исемле хезмәтендә ул Шәрыктагы мөселман халыкларының артта калу сәбәпләренә туктала, аны нәкъ менә әлеге идеяләрнең киң таралган булуы белән аңлата һәм бу хәлне Шәрык халыклары тормышындагы зур афәтләрнең берсе дип саный. «Бу афәтләрнең берсе,— дип яза ул,— иҗтиһад гасыры үтте, мөҗтәһидләр бетте, ә дәлил китереп сүз сөйләү, фикер әйтү бары мөҗтәһидләр эше, хәзер исә мөҗтәһидлек дәрәҗәсенә ирешү юллары киселгән, китап язучылар арасында сүзләрендә Ьич ялгышу ихтималы булмаган пәйгамбәр дәрәҗәсендәге кешеләр юк._ Әгәр кем дә булса шундый юлга керергә батырчылык итсә, ул кеше ялганчы, аның сүзләре дөрес булу ихтималы юк, шуңа күрә кире кагылырга тиеш, дип карау» киң таралган (Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивы. 106—107 битләр). Г. Курсави башлаган эшне дәвам иттереп, Ш. Мәрҗани тәкъдидчелек идеяләренең нигезсез булуын ачып сала. «Назурательхак» исемле хезмәтендә «мөҗтәһидлар бетте, алар вакыты күптән үтте» дигән карашның тамырдан ялгыш икәнлеген күрсәтә. Аныңча, кешенең дөньяны танып-белү юлындагы актив иҗат эшчәнлегенә бернинди чик юк, кеше үзенең уйларында да, хәрәкәтләрендә дә азат булырга тиеш. Ш. Мәрҗани иске традицияләргә һәм борынгылар сүзенә, шул исәптән, мөҗтәһидләр сүзенә дә, сукырларча иярүне һәрьяклап кискен тәнкыйть итә. Мөҗтәһидләргә ул гади кешеләргә караган кебек карый һәм «мөҗтәһидләрнең дә хатасы булырга мөмкин», ди. Бу сүзләре белән дини даирәләрдә изге дәрәҗәсендә йөртелгән кешеләрнең абруен шик астына ала. Мәгърифәтчеләр кәлямчеләрнең һәм дини культ вәкилләренең иҗтимагый тормыштагы бөтен мәсьәләләрне шәригать кануннары буенча хәл итәргә тырышуларын гына тәнкыйтьләп калмыйлар. Дини догмаларның кулланылыш дәрәҗәсен чикләү белән бергә, алар алгы рәткә фәнне һәм фәлсәфәне чыгаралар, аларның иҗтимагый тормышта эур әһәмияткә ия булуларын ачалар һәм шуның белән бер үк вакытта кәлямчеләрнең һәм дини культ әһелләренең фәнни-философик белемгә һәм аның вәкилләренә карата дошманлык позицияләрендә торуларын фаш итәләр. Дин галимнәре — кәлямчеләр фәнни-философик мәсьәләләрне чишкәндә бары дин кануннарыннан гына чыгып эш итәләр. Ә мондый хәл белән килешмәгән, фикер хөрлеге күрсәткән, табигать һәм иҗтимагый тормыш күренешләрен фән ноктасыннан торып аңлатырга һәм фәнни-философик белемнәрне халык арасында пропагандаларга җөрьәт иткән кешеләргә кяфирлек. мөртәтлек, монафыйклык мөһере сугалар. Мөселман инквизициясенең бу үзенчәлекле формасы тәкфир (кяфирлектә гаепләү) дигән исем ала. Кэлямчелэр һәм дини культ хезмәтчеләре кулында тәкфир озак гасырлар буена фән һәм философия вәкилләренә каршы юнәлдерелгән коточкыч корал хезмәтен үти. Кяфирлек һәм дәһрилек мөһере сугылган кеше законнан тыш дип игълан ителә һәм һәртөрле эзәрлекләүләргә дучар була. Кыскасы, аңа мөселманнар арасында яшәргә рәт калмый. Шуңа күрә тәкфир мөселман дөньясына яңа фикер ♦ һәм фәнни белемнәр үтеп керү юлында торган иң җитди киртәләрнең берсенә әверелә. Татар мәгърифәтчеләре тәкфирне кискен кире кагалар, фәнни-философик мәсьәләләрне хәл итүне дини тәгълиматтан аералар, галимнәрне һәм философларны кәлям- челәрнең һөҗүменнән яклыйлар. Бу мәсьәләләр дә үз юлының кэлямчелэр позициясеннән тамырдан аерылуын күрсәтел, LU. Мәрҗани болай ди: «Без хәкимнәр вә әһле мәгърифәтне, гакыл вә хикмәтне дошман күрмибез һәм аларның дәлил илә исбат ителгән нәрсәләрен шәрә фанатизм вә дошманлык белән инкяр итмибез. Әһле мәгърифәтне, гакыл вә хикмәтне дошман курмәк, дәлил белән сабит булган нәрсәләрне шәрә фанатизм белән инкяр итмәк әһле кәлям вә ялган философлар гадәтедер. Әһле кәлям вә ялган философларның сүзләре гаять зәгыйфь вә хаклыктан ерак» («Мәрҗани» җыентыгы. 247 бит). Тәкфирчелек практикасын тәнкыйть иткәннән соң, галим, фәннең һәм философиянең әһәмиятен инкяр итү, аларны белгән һәм аңлаган кешеләргә кимсетүле мөнәсәбәт, үз башы белән фикер йөртергә сәләтле кешеләрне кяфирләр, денсезләр дил күңелләрен кайтару соңгы гасырларда мөселман халыклары өстенә төшкән иң әшәке афәтләрнең берсенә әйләнде, ди. Әгәр кеше алланың берлеген һәм Мөхәммәтнең пәйгамбәр булуын таный икән, фәнни-философик белемнәрне яклап чыккан өчен генә аны диннән аерырга ярамый, ди. Шул караштан чыгып, Ш. Мәрҗани Шәрыкта киң билгеле булган Әбугалисина, Әль-Фараби кебек күренекле галимнәрне һәм философларны кяфирлар, монафыйклар дип сүккән дин галиме Эль-Газалины тәнкыйть итә. Әль-Га- зали китабындагы Аристотель, Әбугалисина, Әль-Фараби кебек галимнәрне монафыйклар, кяфирләр дил сүккән битләрнең кырларына Ш. Мәрҗани болай дип языл куя: »Имам Хөҗҗәтелисламның мондый сүзләр сөйләве, хосусән Фараби вә Иб-Сина кебек көфердән пакъ затларны тәкфир итүе аның гыйлем вә мәгърифәтенә._ һич монасыйб түгелдер. Ул үзе Шәрыкта лязим булмаган эш дил, хәтта шайтанга ләгънәт кыйлудан да тыядыр. Имде аның боларны тәкфир кылуына нинди дәлил сәбәп булды икән? Әлбәттә, моңа философларга каршы тиешеннән артык фанатизмнан башка сәбәп юктыр» («Мәрҗани» җыентыгы. 266). Фән һәм философиягә каршы көрәштә динчеләр аерым галимнәрнең хезмәтләрендә киткән хата фикерләрдән файдаланмакчы булалар. Ш. Мәрҗани мондый алымның нигезсез булуын күрсәтә. Аерым галимнәрнең хезмәтләрендә хата фикерләр чыннан да очрарга мөмкин. Ләкин бу факт фәннең кәйсезлеге хакында сөйләми. «Бербер нәрсәне ясаучылар яки күзәтүчеләр ялгышалар икән, — ди Ш. Мәрҗани, — бу әле әйбернең үзенең кимчелеген, аңа бәйләнешле фәннең дөрес түгеллеген күрсәтми, бәлки эшләүчеләрнең ялгышуы дип каралып, шуларга кире кайтарыла... Барлык гыйлемнәр дә шуның кебек. Бер гыйлемне белүченең шул гыйлемгә нисбәт биреп сөйләгән сүзләрендәге яки аңа нисбәт бирүдәге хаталарын гыйлемнең үзенә сылтаога ярамаган кебек, гыйлемнең үзен дә хурларга ярамый» (Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты архивы. 62 бит). Фән. дил яза галим үзенең «Хаккыл- мәгърифәт» исемле хезмәтендә, гыйлемнәр эзләү чарасы, шуңа күрә аңа карата дош- мани мөнәсәбәтне берничек тә аклап булмый. «Фәнне вә гыйлемне хурлау, аларның әһәмиятен инкяр итү — ул наданлык күренеше» (Ш. Мәрҗани. Хаккып-мэгърифәт. Казан. 1880 ел. 54 бит). Ул фәннең һәм философиянең әһәмиятен инкяр итүче кеше гакылга каршы чыга һәм гыйлемнең ни икәнен, аның кеше тормышындагы әһәмиятен бөтенләй аңламый дип саный. Алда әйтелгәнчә, дини тәгълимат иҗтимагый тормышның бөтен мәсьәләләрен, шул исәлзән, фәннифилософик мәсьәләләрне дә шәригать кануннарына таянып хәл ит- мәкче була. Мондый караш фән һәм философиягә бөтенләй мөстәкыйльлек бирми аларны дини тәгълиматның иярчененә, хезмәтчесенә өйләндерә. Шушы мәсьәләгә тукталып, мәгълүм дин галиме, Петербург мәчетенең имамы Гатаулла Баязитов болан яза: «Иң бөек, һәр җирдә бар алла — бөтен гыйлем һәм фәннәрнең чыганагы. Фэнгв ЯХЪЯ АБДУЛЛИН ф ДИНИ ТӘГЪЛИМАТКА ҺӘМ СУФИЧЫЛЫККА КАРШЫ хезмәт итү аны бар иткән аллага хезмәт итү. бетен гыйлемнәр арасыннан иң беренче* се һәм иң бөеге — алланы танып-белү, фән — диннең кызы. Кыз бала үз әнисе алдында беркайчан да мактанырга һәм масаерга тиеш түгел» (Баязитов Атаулла. Отношение ислама к науке и к иноверцам. Спб. Рус телендә. 1887 ел. 100 бит). Мәгърифәтчеләр дини тәгълиматның бу дәгъвасын да кире кагалар, фән һәм философия шәригать кануннарыннан азат булырга тиеш, дип чыгалар, фәнни эзләнүләр иреген таләп итәләр. Әлеге карашны нигезләп, Ш. Мәрҗани, бер яктан, фән һәм философиянең, икенче яктан, диннең үзләренә генә хас өлкәләре, үзенчәлекле дәлилләү һәм исбатлау алымнары бар, дип чыга. Дингә бәйләнешле мәсьәләләрне хәл иткәндә, ди ул, изге чыганакларга — коръәнгә һәм пәйгамбәрнең сөннәтенә таянабыз. Инде фәнни мәсьәләләргә килгәндә, аларны исбатлау өчен гакылга таянырга һәм әйберләрнең фактик хәленнән чыгып эш итәргә кирәк. Пәйгамбәр фәнни мәсьәләләр белән шөгыльләнмәгән, шуңа күрә коръәнне һәм хәдисләрне фән өлкәсендә кулланып булмый. «Хәдис китапларында әйтелгән дәвалау ысулларын нәкъ шулай булуы мәҗбүри дип исәпләргә ярамый. Әгәр болар хөрмәт һәм иман ныклыгы йөзеннән кулланылсалар, иман сүзе булу ягыннан, аның тәэсире булырга мөмкин, әмма табигать кануннарына туры килә торган врачлык ягыннан боларның файдалары юк. Чөнки пәйгамбәрләр шәригать өйрәнү өчен җибәрелгәннәр, фәннәр өйрәнү өчен түгел» (Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивы, 88—89 битләр). Кәлямчеләрнең китаплары да чын фәнни чыганак булып исәпләнә алмый, чөнки аларның карашлары күпчелек очракта буш хыял җимеше булудан узмый. Фән һәм философиянең мөстәкыйль үсеш юлы белән барырга тиешлеген яклап. Ш. Мәрҗани, күренешләрнең эчке табигатеннән килә торган һәм кеше акылы белән исбатланган нәрсәләрне шәригать үзгәртә алмый, ди. «Шәригать гакыл һәм зарурлык белән исбатланган хөкемне кире какмый. Шәригать белән казыяи гакъмия вә әхкәм зарурия арасында каршылык булганда да зарурәт вә хаҗәт кадәригә дәлил сәмгыйны тәэвил тиеш буладыр» («Мәрҗани» җыентыгы. 267 бит). Димәк ки, Ш. Мәрҗани фи- керенчә, мондый очракларда шәригать кануннарын гына исәпкә алу җитми, фәнни караш файдасына сөйли торган дәлилләрне дә исәпкә алырга кирәк, беренчеләрен гел кире кагу, икенчеләренә сүзсез ышану юлына басарга ярамый. Ш. Мәрҗанинең фәннең диннән бәйсез, дин һәм фәннең һәркайсының үзләренә генә хас мәсьәләләре булуы турындагы карашын алга таба Ш. Көлтәси дәвам иттерә. Ул инде фәнни мәсьәләләрне дини мәсьәләләрдән тагын да кискенрәк төстә аера, динне фәнгә катнаштыруны катгый кире кага. Пәйгамбәрләр тарафыннан калдырылган нәрсәләр бары дингә кагыла, ди ул, «әйберләрнең хакыйкатен бәян итү аларның вази- фаи шани җөмләсеннән түгелдер» (Ш. Көлтәси, һәйәте җәдидә. Казан. 1896 ел. 36 бит). Аның фикеренчә, дини мәсьәләләр, әхлак тәрбиясе һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне юлга салу белән шәригать шөгыльләнергә тиеш. Инде чынбарлыкның асылын ачыклау, андагы эре вә вак кисәкләр, аларның тәртибен өйрәнү, дөньяның барлыкка килүендә бәйле мәсьәләләрне хәл итү — фән эше. Әлеге фәнни мәсьәләләр бары тик акыл көче белән хәл ителә, монда диннең катнашы юк, Әлеге фикерләрен ачыклап, икенче бер хезмәтендә Ш. Көлтәси болай яза: «Җисемнәрнең сөкүн вә хәрәкәтләрен, күләм вә зурлыкларын, шәкел вә һәйәтләрен һәм аларның араларындагы богыд вә мәсафәтләрен бәян итмәк шәригатьнең максады түгелдер... Мәсаил фәния вә мәвадди риязия кеби омур дөньяәидән булган шәйләргә китап вә сөннәт вә иҗмал өммәт кеби шәригать дәлилләре белән истидмал итмәк һич урынлы түгелдер» (Ш. Көлтәси. Мөфассал һәйәте җәдидә. Казан. 1900 ел. 2—3 битләр). Коръәннәр һәм дини риваятьләрне өйрәнеп, дин галимнәре мөселман юриспруденциясен — фикъһене язган кебек үк, ди ул, галимнәр һәм философлар, табигатьне җентекләп һәм һәрьяклап өйрәнү юлы белән, аның бөек серләрен ачалар, табигый процессларның нигезендә яткан закончалыкларны ачыклыйлар, гыйлем һәм философияне тудыралар. Дин галимнәре һөҗүменнән фәнни-философик карашларны яклау һәм гыйльми эзләнүләр иреген саклап калу белән бергә, татар мәгърифәтчеләре фән һәм философиянең җәмгыять тормышында тоткан урынын һәм ролен ачып бирәләр. Фән һәм философия, диләр алар, белемнәрнең иң ышанычлы чыганагы, ө белем — кеше эш- чәнлегенең зарури нигезе. Гыйлемгә таянып, ди К. Насыйри, кеше чынны ялганнан аерырга өйрәнә; ул, ягъни гыйлем, күңелсез чакта тынычланырга булыша, ялгыз чакта сердәшен була, бәхет һәм шатлыкка юл ача. бәлаләрдән коткара, дусларыңның мәхәббәтен яуларга ярдәм итә. дошманнарга каршы көрәшерлек корал бирә. Татар мәгърифәтчеләре фән һәм философияне иҗтимагый иминлек өчен зарури булган алшарт дип. ә аларның чәчәк атуын иҗтимагый прогресс өчен кирәкле зарурият дип саныйлар. Тарихтан күп мисаллар китереп, Ш. Мәрҗани фән һәм философиянең халыклаэ тормышында мөһим роль уйнавын нигезли. Аның фикеренчә. бер-бер артлы грек, рим һәм иран халыкларының күтәрелүе, габассилар чорында гарәп дәүләтенең чәчәк атуы бу илләрдә фән һәм философиянең нык үскән булуы белән аңлатыла да. = Бу дәүләтләрнең куәте артуда, мәдәниятләре үсүдә һәм халыкның тормыш-көнкүреше яхшыруда бу илләрдә фәнни-философик белемнәрнең киң таралган булуы мөһим ат роль уйнады, ди ул. Гыйлем дулкыннары аларда шәһәрләр белән генә чикләнеп кал- J мый, илнең ерак почмакларына кадәр тарала. Кеше акылы белән табылган гыйлемнәр if алар тормышында әһәмиятле урын тота һәм аларны югары күтәрә. Мәгърифәтчеләр фән һәм философиянең җәмгыять тормышындагы гомуми урынын = һәм ролен ачыклау белән генә чикләнмиләр, алар фәнни белемнәр системасында 5 аерым фәннәрнең, әһәмиятен һәм аларның иҗтимагый функцияләрен дә ачыкларга С омтылыш ясыйлар. Бу өлкәдә Ш. Мәрҗанинең роле аеруча зур, ул татар иҗтимагый ? һәм философик фикер үсеше тарихында беренче булып фәннәргә классификация - ясый. Татар мәгърифәтчелегенең икенче бер күренекле вәкиле булган К. Насыйри фәнни белемнәрне халык арасында пропагандалау буенча зур эш башкара. Сүз дә юк, татар мәгърифәтчеләренең кәлямчеләргә һәм суфичылыкка каршы көрәше эзлекле характерда булмады һәм була да алмый иде. Алда әйтелгәнчә, алар » атеистлар булмыйлар һәм динне инкяр итмиләр, үз дошманнарына каршы көрәштә _ еш кына коръәнгә һәм пәйгамбәрнең хәдисләренә мөрәҗәгать итәләр. Алар эшчән- — легендәге мондый чигенешләр хакында сүз йөрткәндә, мәгърифәтчеләр тормышының ег һәм эшчәнлегенең тарихи шартларын истән чыгармаска кирәк. Әгәр мондый эзлек- ссзлек диннең позицияләре нык какшаган, массалар материалистик һәм атеистик идея- г; ләрне ачыктан-ачык кабул итәргә өлгереп җиткән шартларда күрсәтелә икән, бу — бер хәл. Инде диннең позицияләре нык булган, массалар алдынгы идеяләрне үзләштерү- _ дән ерак торган чакта күрсәтергә икән, бусы бөтенләй башка мәсьәлә. Татар мәгъриj фәтчеләре халык урта гасырчылык карашларыннан арынырга өлгермәгән, массалар х аңында дини карашлар өстенлек иткән бер чорда дини тәгълиматны — кәлямне һәм суфичылыкны тәнкыйть ител чыгалар. Ф. Энгельс сүзләре белән әйткәндә, узган гасырның уртасында «массаларның аңы бары тик дини азык белән туендырылган иде. шуңа күрә, давыллы хәрәкәт тудыру өчен, әлеге массаларның үз интересларын дини тышча ярдәмендә күрсәтергә кирәк иде». (К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Сайланма әсәо- ләр. II том. 1952 ел. 79 бит.) Бу —дини тәгълиматны тәнкыйть итү өчен иң кулай тышча булды. Шундый тышчада булганда гына ул массаларны кузгата һәм аларның аңнарын уята ала иде. Моңа чал тарих үзе мисал. XVIII йәздә, мәсәлән, Франциядә хөр фикернең таралуына Гольбах түгел, ә Руссо күбрәк йогынты ясый. Ә бит беренче карашка киресенчә булырга тиеш иде. Чөнки Гольбах атеист була һәм ачыктан- ачык атеистлыкны алга сөрә, Руссо исә динне бөтенләй үк инкяр итми. Шуның кебек үк, XIX йөздәге татарлар арасында да атеизмны һәм дәһрилекне ачыктан-ачык алга сөрү әллә ни зур уңышка китермәс иде. Г. Ибраһимов дөрес күрсәткәнчә. И. Гас- принский «Тәрҗеманиы аша. Р. Ибраһимов «Чулпан» һәм «Мират» газеталары аша. күпме тырышып та. халык аңында дингә нәфрәт тәрбияли алмыйлар. «Алар аркылы,— дип яза ул, — без Европаның шәплеген, әһле исламның бетеп барганлыгын белсәк тә. бу фактта аларга кушылсак та. бу факттан туачак нәтиҗәдә ал ардан аерыла идек. Борынгы китаплар исламның хур вә замин булып бетүен хәбәр бире Бәс алда ниндидер төрәкъкый, мәдәният гаугаларына мәйдан калмагаи. Үзенең алган юлында сабаты, тө- гассыбы чиктән тыш куәтле булган пишкадәм мантыйкчы, меддәгый егетләргә тәэсир итә алудан «Тәрҗеманинар, «Чулпан»нар гаҗиз иде. Ул меддегый вә мәтәгассыйблер- ны үзләре утырган позициядән чыгарырга, иң элек шул үзләре дә ышанырга тиешле ислам галимнәренең сүзләре ярдәме белән аларның башындагы тәгассыбны куып чыгарырга кирәк иде. «Нәзурә...»ләр менә шул хезмәтне үтәде» («Шиһабетдин Маржами». Казан. 1968 ел. 55 бит). Димәк ки, XIX йөз шартларында, дини тәгълиматка һәм схоластикага каршы көрәшү өчен, татар мәгърифәтчеләре сайлаган корал кулай- рак була. Мәгърифәтчеләр сайлап алган тышчада, алар кулланган корал ярдәмендә яңа карашлар татар халкына тизрәк ишетелә, халыкның аңын уята, алар арасында материалистик һәм атеистик идеяләр таралуга җирлек әзерли. Шуның белән бергә, татар мәгърифәтчеләре, субъектив яктан алганда да, атеистик идеяләрне кабул итәргә һәм массалар арасында пропагандаларга әзер түгелләр иде. Алар үз чорының уллары булалар, шул чорда татарлар арасында өстенлек иткән дөньяга караш аларга да йогынты ясамый калмый, аның белән араны өзү өчен әле вакыты килеп җитмәгән була '. Әмма шул ук вакытта мәгърифәтчеләр дини догмаларга сукырларча баш иючеләр дә түгелләр. Рационализм тарафдарлары буларак, алар кискен төстә схоластикага каршы чыгалар, дини китапларның абруен шик астына алалар, фикер хөрлеген яклап чыгалар. Динне тулаем кире какмасалар да, аның төп принципларын шик астына алалар. Алар коръәнгә таяналар, шул ук вакытта төп ударларын фанатизмга һәм мистикага каршы юнәлтәләр, изге китаплардан алынган өзекләрне дин галимнәренең тезисларын җимерү өчен файдаланалар. Ш. Мәрҗанинең карашларындагы каршылыкларга тукталып һәм аның иҗтимагый фикер үсешендәге урынын билгеләп, Г. Тукай болай дигән иде: Ул итсә дә аять — хәдисне күп мәкыль. Булып бетми аның акылы мәкыльгә кол; Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул Бар дип белә хаким акыл һәм хөр акыл. Революцион-демократик карашларда торган бөек шагыйрьнең бу сүзләре башка мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеген бәяләү өчен дә ярый. Кешегә, аның акыл көченә ышану, аны дини караңгылык кочагыннан араларга тырышу — мәгърифәтчеләр эшчән- легенең иң характерлы ягы. Дини тәгълиматны һәм суфичылыкны тәнкыйть итеп, мәгърифәтчеләр урта гасырлардан калган иҗтимагый-икътыйсади мөнәсәбәтләргә каршы чыгалар. «Дингә каршы көрәш,— дип яза К. Маркс,— читләтеп алганда, динне үзенең рухи юанычы итеп алган дөньяга каршы да көрәш. Шул рәвешчә, күкне тәнкыйтьләү җирне тәнкыйтьләүгә, динне тәнкыйтьләү законны тәнкыйтьләүгә, теологияне тәнкыйтьләү политиканы тәнкыйтьләүгә әйләнеп кала» (К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Әсәрләр. 1 том. 414— 415 битләр). Алда күренгәнчә, дини тәгълимат урта гасырлардан калган тәртипләрне яклап чыга, милли тормыштагы караңгылыкны һәм торгынлыкны хуплый. Шуңа күрә татар мәгърифәтчеләренең дини тәгълиматны тәнкыйть итеп чыгуы үзенең бер очы белән котылгысыз рәвештә урта гасырчылык калдыкларына һәм аларны саклап калырга тырышучылар өстенә килеп төшә. Менә шуңа күрә дә мәгърифәтчеләрнең һәр чыгышы искелек тарафдарларының кискен каршылыгына очрый. Дини кануннарга тәнкыйть күзлеге белән караган өчен, Г. Курсави Бохара әмире тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә, аннан ул туган иленә качып кына котыла. Искелек тарафдарлары аңа биредә дә тынгылык бирмиләр, ул, туган илен ташлап, чит җирләргә китәргә мәҗбүр була һәм шунда яшьли үлеп кала. Ш. Мәрҗаниның «Назурательхак» исемле китабы дөньяга чыккач (анда ул күп кенә дини мәсьәләләрне күтәрә һәм кәлямчеләрнең карашларын тәнкыйтьли), Казан шәһәренең 12 мулласы И. Юсуповлар акчасына «Җаруда» исемле җыентык чыгаралар. Алар анда Ш. Мәрҗанины төрлечә мәсхәрәлиләр, аны монафыйклыкта, көферлектә гаеплиләр. 1 Дини тәгълиматны тәнкыйть итүдә мондый эзлексезлек бер татар мәгърифәтчеләренә генә хас түгел. Күренекле немец мәгърифәтчеләре >1 Лессинг, И. Гредер, И. Гете дә дин белән араны өзә алмыйлар. Н. И. Новиков, II. Я Чаадаев кебек мәгърифәтчеләр эшчәнлегенә күз салсак, без анык кайбер рус мәгърифәтчеләренә дә хас булуын күрербез Динне, чиркәүне, карагруһчыларны тәнкыйть иткәндә изге китапларга таяну да ижтимагый фикер үсеш тарихында шактый еш очрый торган күренеш. Ләкин реакцион даирәләрнең искелекне якларга тырышулары, халык аңына мәгърифәтчелек идеяләре үтеп керүне тоткарларга маташулары барып чыкмый. Бу хакта Акмулланың Мәрҗанига багышланган бер шигырендә ифрат матур әйтелә; Яхшыны сүккән гелән аты китмәс. Яман сүзнең күңелдән заты китмәс; Саф алтынны нәҗескә буяу илән Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс. Кыйек ук, аткан менән, туры китмәс. Күңелдән яман сүзнең коры китмәс. Котырган эт һава карап ергән менән, Асьманда торган айның нуры китмәс. Дини тәгълиматны һәм суфичылыкны тәнкыйтьләп чыгып, татар мәгърифәтчеләре ул вакытта өстенлек иткән дини идеологиянең кимчелекләрен ачыл салалар, кеше аңын үле традицияләр һәм гореф-гадәтләр коллыгыннан азат итәләр татар халкын алдынгы культурага тарту, алар арасында фәнни материалистик карашлар тарату эчен офыклар ачалар, алга таба марксистик-ленинчыл карашларның үтеп керүе эчен җирлек хәзерлиләр. Узган ел илебез халыклары СССР төзелүнең 50 еллык бәйрәмен билгеләп уздылар. Ирекле халыкларның тату семьясында яшәп, татар халкы үзенең экономикасын, культурасын үстерү өчен киң мөмкинлекләр алды. Бүгенге казанышларыбыз югарылыгыннан без, горурланып, үткәннәргә әйләнеп карыйбыз һәм алдынгы фикер ияләренең фидакарь хезмәтенә баш иябез. Алар үзләренең кыю эшчәнлекләре белән, бер яктан, царизмның колониаль политикасы һәм тырышлыгы, икенче яктан, реакцион мөселман руханиларының тырышлыгы белән халыкларның үзара якынаю юлында корылган ясалма киртәләрне какшаттылар. Татар мәгърифәтчеләре милли чиклөнүчәнлеккә кискен каршы чыктылар һәм дин догмаларына таянып аны акларга маташучыларны аяусыз фаш иттеләр. Алар халыкларның үзара якынаюга булган омтылышларын, барыннан да бигрәк, алдынгы рус культурасына якынаюны хуплап каршы алдылар. Совет строе шартларында татар халкының алдынгы улларының бу хыяллары чынга ашты һәм бүген татар халкы, Советлар илендәге башка халыклар белән бергә, якты коммунизм үрләренә атлый.