Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИЖАТ СОЮЗЛАРЫНЫҢ БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ПЛЕНУМЫ 29—30 Октябрьларда КПСС өлкә комитетының Политик мәгариф йортыңда Татарстандагы ижат союзлары һәм ижат оешмаларының берләштерелгән пленумы булып узды Ул КПССның XXIV съезды карарлары яктылыгында яшь талантларны тәрбияләү буенча ижат союзларының бурычлары турындагы мәсьәләне тикшерде Пленумда Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе, шагыйрь Зәки Нури, Композиторлар союзы идарәсе председателе. СССРнын халык артисты Нәҗип Җи- һа нов. Художниклар союзы идарәсенең председатель урынбасары, Татарстан АССР- нын атказанган сәнгать эшлеклесе ӘнәсТумашев, Бөтенроссия театр жәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе, РСФСРның атказанган артисты Рәшидә Ж.нһаншина яшь алмаш тәрбияләп үстерү өлкәсендә башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында докладлар белән чыктылар. Яшь язучылар, яшь рәссамнар, музыка һәм сәнгать осталары отрядының сан һәм сыйфат ягыннан үсешен нинди чаралар белән тәэмин итү мәсьәләсе,— диде үзенең докладында 3. Нури, — барлык ижат коллективлары өчен ифрат мөһим, беренче дәрәҗәдәге мәсьәлә булып килде һәм шулай булып калачак та. 1970 елдан 1973 елга кадәрге вакыт эчендә без 29 яшь авторны Язучылар союзына член итеп алдык Хәзер Татарстан язучылар союзы членнарының саны 140 кешегә житте. Союз членнарының саны ягыннан безнең оешма РСФСРда өченче урында тора. Бу — безнең язучылар коллективы НЫК күп еллар дәвамында армый-талмый алып барган тырыш хезмәт нәтнжәсе Алга таба докладчы өлкән буын язучыларыбызның яшь алмаш тәрбияләп үстерү өлкәсендә башкарган хезмәтләренә тукталды. Безнең аксакалларыбыз, днде ул, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән әдәбият фидакарьләре, партиянең турылыклы көрәшчеләре. Аларның күбесенен тормыш һәм ижат юллары Октябрь революиняседавыл- лары. Бөек Ватан сугышы гөрелтеләре, удар бишьеллыкларның ашкынучан пафосы белән аваздаш. Р. Төхфәтуллин, Ю Әминов, Ә. Маликов кебек урта буын язучыларның беренче китаплары әнә шул өлкән әдипләрнең якыннан ярдәме белән дөньяга чыкты. Алар хәзер татар совет әдәбияты тарихында ныклы урын алдылар, үзләре үк яшь алмаш тәрбияләүче укытучыларга әйләнделәр. Бераз соңрак, шундый ук даими кайгырту- чанлык, игътибарлы мөнәсәбәт нәтижәсея- □ә, безнең сафларга Г- Ахунов, Н. Фәттах. И. Юзеев, Ш Галнев. А. Гыйләжев, Б Камалов, Э. Касыймов. Ш. Рәкыйпов. Р Мос- тафнннар кушылды Әдәби алмашыбызның сугыштан сокгы икенче буыны тагын да ишлерәк. М. Шабаев, Т Миннуллин. Р Гатауллин. Р Фәйзуллнн, Р. Әхмәтжанов, Г. Рәхим кебек яшь язучылар безнең зур һәм дус коллективта тәрбияләнделәр Партия безнең һәммәбезне илебез тормышында барган зур вакыйгаларда актив катнашырга, замандашларыбызнын тормышын һәм батыр хезмәтен бөтен тулылыгында сурәтләнгән әсәрләр ижат итәргә чакыра. Бүгенге катлаулы тормышның төрле күренешләрен сәнгатьчә сурәтләү, ул күренешләргә коммунистлар партиясе һәм эшчеләр сыйныфы позицияләреннән карап дөрес бәя бирү өчен, һәр язучы дөньяга марксисгнк- ленннчыл караш белән коралланган булырга. аның тормыш күренешләре турыма үз карашы булырга тиеш Чонын өчен исә ижат кешесе үз хезмәтенең нечкәлекләрен тирәнтен үзләштергән булырга, тормыштагы яна процессларны жентекләп өйрәнеп барырга. барыннан да бигрәк, үзе сурәтли торган геройлар тормышын яхшы белергә, үзе дә шулар арасында яшәргә тиеш Яшь язучылар арасында, кызганычка каршы, бу эшнең җитдилеген анлап җиткермәүчеләр дә очрый. Соңгы дүрт ел вакыт эчендә, дн докладчы. Татарстан китап нәшрияты киләчәктә безнең сафларны тулыландырырга тиешле өметле яшьләрдән 38 авторның беренче җыентыкларын бастырып чыгарды. Алар апасында әйбәт-әйбәт шигырь китаплары бар Әмма безне яшь прозаикларның азрак килүе, яшь драматургларның булмавы борчый Яшьләр прозасында нигездә авыл темасы өстенлек итә Өстәвенә. сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышын сурәтләгәндә. кайбер прозаиклар авыл тормышындагы кыенлыкларны һәм кимчелекле якларны күрсәтү белән артыграк мавыгалар. Шигырь җыентыкларының күбесеңдә бүгенге тормыш сулышы җитәрлек сизелми, яшь шагыйрьләр интим хисләрне сурәтләү, үз биографияләрен сөйләудән ерак китмиләр Сюжетлы шигырьләр һәм позмаляр бик аз языла Яшь язучыларның иртә профессией аллашуы — зарарлы һәм начар күренеш. моның ахыр чиктә ижат торгынлыгына китерү куркынычы бар, ди докладчы Булачак язучыларның күбесе әдәби ижат эше белән мәктәптә укыган елларда ук шөгыльләнә башлый «Яшь ленинчы> газетасы, «Я.ткын» журналы балалар кулы белән язылган әдәби әсәрләрне сайлап алу һәм бастырып чыгару эшенә бик җитди карыйлар Сонгы елларда Татарстан китап нәшрияты балалар язган хикәяләрдән һәм шигырьләрдән тезелгән ике китап чыгарды. Тиздән өченчесе дә чыгып житәчәк. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә 25 әдәби түгәрәк һәм берләшмә эшләп килә. Ул түгәрәкләрдә һәм берләшмәләрдә бик күп яшь эшчеләр, игенчеләр, хезмәткәрләр үзләренен сәләтләрен һәм талантларын сынап карыйлар, белемнәрен һәм осталыкларын үстерәләр. Түгәрәк утырышларында танылган язучылар катнаша, алар башлап язучыларның беренче әсәрләре турындагы фикерләре белән уртаклашалар, киңәшләр бирәләр. Аеруча игътибарга лаеклы әсәрләрнең авторлары Казанга индивидуаль семинарларга чакырыла «Казан утлары» журналы каршыңда ике ел буена яшь рецензентлар түгәрәге эшләп килә. Язучылар союзы идарәсе һәм партия бюросының эш планнарын төзегәндә яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләренә зур урын бирелә. Әйтик, бер 1973 елда гына да Язучылар союзы каршындагы партия оешмасының, ике жыелышы шушы мәсьәләгә багышлап уздырылды. Ижат секцияләрендә 37 авторның яна әсәре укып тикшерелде. Язучылар союзының Г. Тукан исемендәге клубында планлы төстә яшьләрнең ижат кичәләре булып тора, аларнын радио һәм телевидение буенча чыгышлары оештырылып килә. Язучылар союзының «Идел» альманахы үзенең һәр санында диярлек ччнарча яна авторлар белән таныштырып бара. Яшь язучыларның хикәя һәм шигырьләренә республика газеталарында да киң урын бирелә. КПССнын XXIV съездында һәм бераз соңрак Үзәк Комитетның «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындаэгы махсус карарында бик дөрес күрсәтелгәнчә, әдәбият һәм сәнгатьнең унышлары күп кенә дәрәжәдә тәнкыйтьчеләребезнең никадәр актив эшләвенә дә бәйле. Сүз яшьләрне тәрбияләү турында барганда, тәнкыйть аеруча игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Бездә сәләтле тәнкыйтьчеләрнең бөтен бер отряды яши. шулай да яна чыккан китапларның, шул исәптән яшьләр язган китапларның да, зур өлеше тәнкыйть игътибарыннан бөтенләй читтә кала Бу нормаль хәл түгел. Проблема күтәргән, әдәби хәрәкәтнең үсешен күзәткән, шулай ук аерым язучыларның әдәби осталыкларын җентекләп тикшергән мәкаләләр дә азрак басыла. Яшь язучыларның политик белемнәрен күтәрү эшенә Союз зур игътибар бирә. Татарстан язучылар союзы каршында марксистик ленинчыл эстетика мәсьәләләре буенча теоретик семинар эшли. Күп кенә язучылар КПССнын Татарстан өлкә комитеты тарафыннан ижат интеллигенциясе өчен оештырылган семинарга йөри. Быел 10 кеше кичке марксизм-ленинизм университетында югары политик белем ала. Кызганычка каршы, арада бу эштән читтә калырга тырышучылар да бар Талант җәмгыять байлыгы санала. Талант иясе һәр вакыт зур тормыш ритмы белән яшәргә, даими төстә ижади эзләнергә, үзенең талантын камилләштерү өстендә эшләргә тиеш Шундый ук теләк һәм дәрт белән без әдәби ижатны пропагандалаучылар буларак та эш аль!п барырга бурычлы. Халык һәм художникның бердәмлеге дигән төшенчәгә язучының даими төстә укучылар белән очрашып торуы да керә. Сәнгать әсәре алдына куела торган таләпләр. берберебезгә булган таләпчәнлек көннән-көн үсә барырга тиеш. Чын талант бары шундый шартларда гына ныгый, өлгерә ала. һәм. ниһаять, язучы алдына куела торган тагын бер таләп. Сүз иң үткен гражданлык хисләре белән коралланган булуның кирәклеге. тормыштагы үзгәрешләрне вакытында күзәтеп баруның зарурлыгы турында бара. һәр яшь автор һәр жирдә һәм һәркайда аның үсүе, аның киләчәге өчен коллективның чын-чыннан кайгыртып торуын сизсен. 3. Нури үзенең докладын «Әйдәгез, нжа- дн яшьләр белән эшлекле дуслыкны көннән- көн ныгыта барыйк, үзебезгә алмашка киләчәк буынны бергәләп үстерик, бергәләп тәрбиялик». — дип тәмамлады. Татар музыкасының киләчәге күп кенә дәрәҗәдә бүгенге яшь композиторларыбыз- ның нинди булуларына бәйле. — дип башлады сүзен Н Җнһанов.— алар ни белән яшиләр, аларны нәрсә дулкынландыра, нәрсә борчый, аларнын ижат омтылышлары һәм перспективалары нинди — музыкабызның иртәге көне әнә шул нәрсәләргә бәйле. Бездә яшь композиторлар белән эшләүнең төрле формалары кулланыла Боларга традицион пәнҗешәмбеләр дә. ижат отчеты белән идарә утырышларына чакырулар да, өлкән композиторларның яшьләргә бирә торган консультацияләре дә. ижат йортларына командировкалар бирү дә керә. Яшьләр ижат иткән әсәрләр концерт программаларына кертелә. Бездә яшьләр иҗатына гына багышланган махсус пленум да үткәрелде. Без һәр яшь авторны художник гражданин итеп үстерергә тырышабыз. Ижади яшьләребез партия мәгарифе челтәрендә идея-политик дәрәҗәләрен күтәрәләр. Аларны жәмәгать эшләренә тартабыз Идарә членнары, съезд делегатлары арасында, кагыйдә буларак, яшь композиторлар да була Яшьләребез КамАЗда. Татарстанның нефть районнарында һәм колхоз-совхоз эш- чәннәре янында еш булалар. Казан шәһәренең һәм үзебез шефлыкка алган Әгерже районы үзешчән сәнгать коллективларына даими төстә эшлекле ярдәм күрсәтеп киләләр. Татарстанның яшь композиторлары кемнәр5 Аларның ижади йөзләре, татар музыкасын үстерү эшенә керткән өлешләре нинди соң? Алар арасында ижади өлгергәнлек баскычына күтәрелгән һәм исемнәре бөтен республикага билгеле, талантлы композиторлар бар: Ф Әхмәтов. Р. Билалов. Р. Ени- кеев. И. Якупов. М. Яруллин һ б. Билгеле, яшь композиторлардан бары шедеврлар гына көтеп утыру дөрес булмас иде. Төрлечә эзләнүләр, шатлыклы табышлар. ниндидер дәрәжәдә ялгышулар да — алар өчен табигый хәл. Әмма бер нәрсә бә хәссез: яшь композиторлар халык алдындагы жаваплылыкларын яхшы акларга, бүгенге музыка сәнгате казанышларыннан иркен файдалана белергә, үзләрен бай һәм күп милләтле совет музыка сәнгатенең тулы хокуклы вәкилләре игеп сизәргә тиешләр Бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк, артык акрын темп белән иҗат итү куркыныч нәрсә, бушка узган гомерне берничек тә кире кайтарып алып булмый. Композитор- нын иҗат мөмкинлекләре бары армыйталмый туктаусыз эшләгәндә генә тулы көченә ачылырга мөмкин. Вакыт-вакыт кына эшләү дилетантлык билгесе Бер кешенен дә үз талантын юк-барга әрәм-шәрәм итәргә хакы юк, чөнки талант ул халык байлыгы! Яшьләрнең игътибарын спектакльләр өчен музыка язуга, бигрәк тә милли опера өлкәсенә юнәлдерәсе килә Яшь композиторлар татар музыкасын һәрьяклап үстерү мәсьәләләренә дәүләт күләменнән карап якын килә белергә, бүгенге көндә беренче чиратта торган мәсьәләләрне күрә һәм чишә белергә тиешләр Әле күптән тугел генә сәләтле яшьләрдән өч кешене — 111. Шәрнфуллннны. Л. Хәй- ретдинованы һәм А Миргородскнйны без Композиторлар союзына член итеп алдык Әмма әлеге композиторларның, шулай ук студент-композиторларның аерым әсәрләрен тыңлаганда күкелдә канәгатьсезлек хисе туа. Сүз дә юк. алар заманча, бай музыкаль тел белән язалар, әмма зур. масштаблы темаларга сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр Яшь музыка белгечләре газеталар битен дә һәм радио аша рецензияләр, популяр мәкаләләр. яшь композиторларның ижат порт (ютлары белән чыгышлар ясыйлар. Ләкин бу эшне книрэк колач белән алып барырга кирәк Музыка тәнкыйте секциясе каршында яшьләр өчен даими эшли торган семинар оештырырга кирәктер, ихтимал. Ин яхшы тәнкыйть мәкаләләренә һәм рецензияләргә конкурс оештыру турында да уйлап карарга ярый. Филармониядә эшләүче талантлы җырчыларыбыз һәм музыкантларыбыз Казанда да. Советлар Союзының башка шәһәрләрендә дә сольный концертлар белән чыгыш ясарга тиешләр. Андый концертларның программаларын җирле авторларның әсәрләреннән генә төзергә ярамын Яшьләребез классик музыканың һәм бүгенге музыка сәнгатенең иң катлаулы үрнәкләрен башкарырга сәләтле кешеләр. Без яшьләр язган әсәрләрне тагын бер кат күздән кичерәчәкбез, үзебезнең яшьләр белән ничек эшләвебез хакында тагын бер кат уйлап караячакбыз. Бу пленум әнә шуңа этәргеч бирде Бүгенге көндә мөстәкыйль иҗат тормышларын башлап җибәргән яшь художниклар — сәнгатебезнең киләчәге Алар турында кайгырту Художниклар союзы эшчәнле- гендәге мөһим бурычларның берсе булып килде һәм шулай булып калачак та. диде Ә. Тумашен. Әгәр монарчы республиканың сәнгать көчләре бер Казан шәһәрендә генә тупланган булса, хәзер сәнгать коллективлары Бөгелмә. Түбән Кама, Зеленодольск. Чаллы шәһәрләрендә, берничә генә ай элек Лениногорск шәһәрендә дә барлыкка килде Сочгы елларда яшьләр белән эшләүнең оештыру ягына игътибар сизелерлек яхшырды Художниклар союзы каршында яшьләр комиссиясе төзелде. Әлеге комиссия Казанда һәм республика районнарында яшәүче 70 кә якын яшь художникны исәпкә алды шуларнын 20 се югары белемле кешеләр Бу — зур мөмкинлекләре булган ижадн көч Комиссия үзенең төп бурычын яшьләрнең ижат активлыгын арттыруда, аларны күргәзмә эшчәнлегендә катнашуга тартуда күрә Шуңа күрә 1967 елдан башлап без ел саен яшьләрнең республика күргәзмәләрен оештырып киләбез. Соңгы елларда яшь художниклар «Зур Идел» зона күргәзмәсендә. В И Ленинның тууына 100 ел. республикабыз төзелүгә 50 ел тулу уңае белән оештырылган күргәзмәләрдә. .Мәскәүдәге 16 автономияле республика художниклары. Ленинградта үткәрелгән «Совет Татарстаны». «Сатира тынычлык өчен көрәштә» исемле халыкара күргәзмәләрле актив катнаштылар. Бу елларда В Скобеев. И Зарипов. В. Федоров. Р Имашев. А. Абзгильдин. Л. Насыйров. А Садыйков. В. Денисов үзләрен кызыклы һәм үзенчәлекле художниклар итеп таныттылар Аларның кайберләре Союзга член итеп кабул ителде һәр художник, яшьме ул. әллә өлкән яшьтәге, танылган кешеме, теологик фронт эшчесе Беренче чиратта, ул партия эшенә ышанган һәм бирелгән, маркснстнк-ленннчыл дөньяга караш белән коралланган кеше булырга. үзенең әсәрләрен социалистик реализмның төп агымында ижат итәргә тиеш Яшь художник безнен карамакка мәктәп. учнлнше. югары уку йортын тәмамлагач килә, әмма бу әле аларны тәрбияләү буенча безнең өскә төшә торган жаваплылыкны киметми. Союз членнарын һәм художество фонды системасында эшләүчеләрне үзебездә булган политик укуларның барлык төрләренә тартабыз Союзга һәм Фондка тартылмаган яшьләр белән эшләү кыенрак. Киләчәктә андый яшьләр белән эшләүнең дә ниндидер формаларын табарга туры киләчәк. Яшь художникларның профессиональ белемнәрен күтәрү дә мөһим мәсьәләләрдән санала Яшьләрне Художниклар союзы каршындагы квалификацияне күтәрү студиясенә чакырабыз, барлык ижат секцияләре аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. Ләкин без монда яшьләргә үпкә белдерергә дә хаклы алар студияләрдә сирәк булалар, секция утырышларында тәҗрибәле художниклар белән аз киңәшәләр. Профессиональ осталыкны күтәрүнең тагын бер мөһим формасы — тормышны өйрәнү, этюдлар, натурадан рәсемнәр ясау, нжадн командировкаларга бару. Художник тормышны тирәнтен өйрәнергә, үзе сурәтли торган хәлләрне үзе күрергә, йөрәге аша кичерергә тиеш Сәнгать белгечләренең хезмәтләре дә яшьләребез өчен бер мәктәп ролен үти алыр иде Ләкин, кызганычка каршы, сәнгать белгечләре художниклар белән индивидуаль эшләмиләр .Матбугатта басыла торган рецензияләрнең күбесе өгтәнөстән языла. аларның төгәл адресаты булмый, алар комплиментар характерда булалар. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, күп кенә яшь художникларыбыз ижат эшенә жнтди карыйлар, кызыклы темаларны чишәргә алыналар. Алар үз геройларын Казан һәм Чаллы тезелешләрендә, республика колхозларында һәм нефть районнарында табалар. Әмма бу актив белән яшьләрнен төп массасы арасында шактый зур аерма бар. Күргәзмә комитетына тәкъдим ителгән эшләрне карагач, очраклы вакыйгаларга һәм вак темаларга караган әсәрләрнен шактый булуы күзгә ташлана. Яшьләр иҗтимагый эшләрдә азрак катнашалар. күбесе тормышта гади күзәтүче булып калырга яраталар. Алар монын белән гражданин булып өлгерүләрен тоткарлыйлар. Ижади яшьләр гражданлык жа- ваплылыгын. зур эш өчен жаваплылыкны арттырырга, идеология керәшенен алгы сызыгына чыгарга тиешләр Тормыш белән никадәр тыгызрак элемтәдә торсалар, аларнын дөньяга карашлары шул кадәр тизрәк камилләшер, талантлары шул кадәр тизрәк ныгыр Безне алда яңа маршрутлар һәм яңа эшләр көтә. Без. республиканың яшь художниклары совет сынлы сәнгатенең үсешенә лаеклы өлеш кертерләр, дип ышанабыз Яшь актер, уку йортын тәмамлагач, нинди театрга эләгә — аның алдагы язмышы шуңа бәйле, диде Р. Җиһаншина. Яшь актерның язмышы репертуарга, режиссерның осталыгына һәм башка күп нәрсәләргә бәйле. Монда бөтен нәрсә театр җитәкчеләренең нихәтле сизгер булуына, театрларның үзләрендәге яшь кадрларга нихәтле игътибарлы булуларына бәйләнгән. Яшь актерларның табигый сәләтләре һәр очракта да дөрес файдаланыламы? Аларга ашыгып төп рольләрне бирү һәр очракта да үзен аклыймы5 Еш кына бит шулай да була. режиссер актер талантының бер ягын күреп ала да. аны көн-төн эшкә жигә башлый. нәтижәдә яшь актер үз-үзен кабатларга тотына. Менә монда инде яшь кадрларның профессиональ осталыкларын үстерүгә игътибарлы мөнәсәбәт кирәклеге ачык күренә Актерларның профессиональ осталык дәрәҗәсен. аларнын идея-теоретик белемнәрен күтәрү мәсьәләсе театрларның һәм ВТОның игътибар үзәгендә булырга тиеш. Соңгы өч елда ВТОның Татарстан бүлеге яшьләр өчен сәхнә теле. бию. сәхнә хәрәкәте, фехтование, грим буенча меңгә якын консультация оештырды Моннан тыш яшьләр Мәскәүдә һәм Ленинградта даими эшләүче семинарларда булалар Без шулай ук район театрларының яшь актерларын Казанга чакыруны да практикага кертә башладык. Кызганычка каршы, бу өлкәдәге барлык мөмкинлекләр дә тиешенчә файдаланылмый әле Яшь тамашачылар театрында, курчак, Минзәлә театрларында яшь актерлар белән эшләү планлы төстә алып барылса, Татар дәүләт академия һәм Зур драма театрларында бу эш үз агымына куелган, ә Опера һәм балет. Республика күчмә театрларында мондый ярдәм бөтенләй оештырылмый диярлек. Югары профессионализм чын кешелек культурасы, интеллигентлык, иҗтимагый активлык кебек сыйфатлар белән чиратлашканда гына актер үз эшенең чын остасына әйләнә. Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм Актерлар йорты советы каршында яшьләр өчен төрле секцияләр оештырылды. Алар үзләренең эшләрендә ижади яшьләрнең төрле ихтыяҗларын исәпкә алырга тырышалар. Ул секцияләр ВЛКСМ өлкә комитеты белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Яшьләр белән ВТОның Татарстан бүлеге дә. театрлар да. ижат союзлары да эшләргә тиеш Бары тик шул вакытта гына яшь актер үзенең бөтен сәләтен ача алыр 1969 елдан башлап үткәрелә башлаган республика смотрларының нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Әлеге смотрлар нәтиҗәсендә яшьләр белән эшләү яхшы куелган биш театр һәм тугыз артист бөтен Союз смотрында катнашу хокукы алдылар. Ләкин, кызганычка каршы, смотрның файдалы булуын күрә торып та. кайбер театрлар аны үткәрү буенча инициатива күрсәтмиләр, өстән күрсәтмә биргәнне көтеп яталар. Инде ВТОның яшьләр белән эшләү өлкәсендәге кимчелекле якларына килсәк, төп кимчелек шунда, без үткәрә торган чараларда яшь актерларның барысы да катнашмый. безнең активыбыз зур түгел. Өлкән буыннар тудырган традицияләрне ижади үстерү' һәм дәвам иттерү, халыкка идея-эстетик тәрбия бирүдә партиянең ышанычлы ярдәмчеләре булу — яшьләребез алдында торган төп бурычлар әнә шул. Докладлардан сон фикер алышу башланды Фикер алышуларда «Казан утлары* журналының баш редакторы Г. Ахунов. В. Качалов исемендәге театр партия оешмасының секретаре. ТАССРның атказанган артисты Е. Кузин. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. скульптор В. Маликов, яшь композитор Л Хәйретдинова. ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретаре И Рахманкулов. яшь тамашачылар театры директоры А. Кичигин, тәнкыйтьче Р Мос- тафин. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты. ТАССРның атказанган артисты К Гайнуллин, музыка белгече Г Касаткина, драматург Т. Миңнуллин, Казан кинохроника студиясенең баш редакторы Р Колосов. Татарстан язучылар союзының Әлмәт бүлеге секретаре Ә Ма- ликовлар катнашты. Пленумның икенче көнендә эш секцияләрдә дәвам иттерелде. Пленум ижади яшьләр белән эшләүне тагын да яхшырту юнәлешендә бик күп конкрет чаралар билгеләде, эш планы кабул итте. Пленумда КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев зур речь белән чыкты. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Узган елның ноябрь башларында Татарстан язучылар союзы партия оешмасының отчет-сайлау җыелышы булып узды. Республикабыз язучыларынын ике сайлау ара сындагы нжат эшчәнлеге турындагы докладны партия бюросының секретаре, язучы Г Минский ясады. Доклад буенча фикер алышуларда шагыйрьләрдәй М. Садри. Ш. Маннур һәм М Мазунов. Казанда яшәүче рус язучысы Т. Журавлев, тәнкыйтьче Р. Мостафин. Татарстан язучылар союзының пропаганда бюросы директоры М. Шәймөхәммәтов. Татарстан китап нәшриятының яшьләр балалар әдәбияты редакциясе мөдире Ш Рәкыйпов. Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе 3 Нури катнашты Алар партия бюросының эшендәге унай һәм кимчелекле якларга тукталдылар, республикабыз азучыларының ижат эшчәнлеген тагын да активлаштыруга юнәлдерелгән кызыклы фикерләр. файдалы тәкъдимнәр әйттеләр. Отчет-сайлау жыелышы жиде кеше составында партия оешмасының яна бюросын сайлады Партбюро секретаре итеп язучы Г. Ахунов сайланды. ИЖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Татарстан язучылар союзы идарәсе каршындагы драматургия секциясенең чираттагы утырышында Азат Вергазовның яна пьесасы укып тикшерелде Әсәр буенча фикер алышуларда М. Мостафин. Р Ишморат. А. Гыйләҗев. Т. Миннуллин һәм башка иптәшләр катнашты Алар авторга әсәрен камилләштерү юнәлешендә файдалы кинәшләр әйттеләр. Проза секциясенең октябрь ахырларында уздырылган утырышында Ә. Гаффаровның «Тозлы прәннекләр» исемле яна повесте тикшерелде Фикер алышуларда Г Баширов. Б. Камалов. X. Сарьян. М. Насыйбул- лин һәм башкалар катнашты Чыгыш ясаучыларның барысы да яшь авторның беренче повестеның шактый уңышлы булуын билгеләп үттеләр, авторга әсәрен тагын да яхшырту юнәлешендә кинәшләр бирделәр. Шул ук секциянең ноябрь аенда уздырылган утырышында А. Вергазовның юмористик хикәяләре укып тикшерелде. Фикер алышуларда Ә. Еники. Ф Хөсни, X. Сары Г. Шәрәфетлниов. Ф Шәфигуллин. М. На- сыйбуллин. М Хужин һ. б. катнашты Ноябрь ахырларында «Казан утлары» журналы каршындагы яшь рецензентлар түгәрәгенең чираттагы утырышы уздырылды Утырышта түгәрәкнең эш планнары тикшерелде. оештыру мәсьәләләре каралды. Шул ук түгәрәкнең декабрь урталарында уздырылган тагын бер утырышы вакытлы матбугат битләрендә чыгып барган рецензияләрне тикшерүгә багышланган иде «Казан утлары» журналында, «Социалистик Татарстан» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында басылган рецензияләр турында фикер алышуларда уннан артык кеше катнашты. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, ОЧРАШУЛАР Мәскәү шәһәренең Некрасов исемендәге китапханәсе әледән-әле милли республика- лараа яшәүче әдипләр белән очрашулар үткәреп килә Ноябрь аенда тагын бер шундый очрашу уздырылды. Ул татар шагыйрьләре X. Туфан һәм С. Хәкимнәр ижатына багышланган иде. Кичәдә татар шагыйрьләре яна шигырьләрен укыдылар, башкала укучыларын үзләренең нжат планнары белән таныштырдылар. Мәскәүлеләр Татарстан шагыйрьләрен ифрат жылы каршыладылар, очрашу жанлы үтте. 12 октябрьда язучы А. Гынләжев Казан авыл хужалыгы институты студентлары белән очрашты Ул студентларга үз нжаты һәм татар әдәбияты турында сөйләде, алар- нын күп санлы сорауларына жаваплар бирде, 15 октябрьдән 19 Октябрьга кадәр Пермь шәһәрендә театр жнтлкчеләре һәм драматургларның зона киңәшмәсе уздырылды. РСФСР Культура министрлыгы. Бөтен- россия театр жәмгыяте>һәм Язучылар союзы оештырган бу киңәшмә 1973—1974 елгы театр сезоны йомгакларына багышланган нде Татарстан язучылары исеменнән киңәшмәдә Р. Ишморат. X Вахит. А Гыйләжев һәм Т. Микнуллиннар катнашты. Октябрь аенда Минск шәһәрендә белорус язучыларының әсәрләрен башка телләргә тәржемә итү һәм пропагандалау буенча симпозиум үткәрелде. Ана. Татарстаннан вәкил булып. Ш Рәкыйпов барды Ул. симпозиумда катнашучылар белән бергә. Минск чит телләр институты студентлары алдында чыгыш ясады Илебезнең төрле республикаларыннан һәм өлкәләреннән килгән кунаклар герой шәһәр Брестта. Хатынь мемориаль комплексында булдылар. Минск шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар Октябрь аенда язучы Г Ахунов һәм шагыйрь И Юзееа Башкортстанда булып кайттылар Алар Башкортстаи язучыларының VII съездында катнаштылар, күренекле башкорт шагыйре Муса Галигә 50 яшь тулу унае белән үткәрелгән кичәдә булды- лар^ Башкорт дәүләт университеты студентлары белән очраштылар * * ВЛКСМнын Татарстан өлкә комитеты әледән-әле Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясе' лауреатларының ижат кичәләрен үткәреп килә. Шундый кичәләрнен берсе 26 ноябрьда шагыйрь И. Юзеев һәм Качалов исемендәге рус драма театры артисты 1! Федотовлар ижатына багышлап уздырылды. Лауреатлар кичәсе тамашачыларда жылы тәэсир калдырды. * * * 27 ноябрьда «Казан утлары» журналынын поэзия бүлеге мөдире, шагыйрь И. Юзеев һәм журналның тәнкыйть бүлеге мөдире Ф Миннуллин Казан дәүләт педагогия институты студентлары белән очраштылар. Институтның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, тәнкыйтьче Ф Хатипов 1973 елда «Казан утлары» журналында басылган тәнкыйть материалларына күзәтү ясады. И. Юзеев яна шигырьләрен укыды. Ф. Мин- нуллин тәнкыйть бүлегенең эше турында сөйләде. 1973 елнын август аенда профсоюзлар Үзәк Комитеты секретариаты. СССР Язучылар союзы идарәсе белән берлектә. «Китап һәм бишьеллык* дигән темага китап укучылар конференцияләре оештыру турында махсус карар кабул иткән иде. Анын төп максаты — эшче образын чагылдырган иң яхшы әсәрләрне пропагандалау. Татарстан язучылар союзының пропаганда бюросы әлеге карарны тормышка ашыру йөзеннән күп төрле чаралар оештырып килә Ноябрь ахырында татар язучыларынын Н. Дәүли. М. Мәһдиев. Б. Камалов. Р Мингалнмов. К. Тимбихова һәм М. Шиһа- повлар составындагы бер бригадасы Түбән Кама. Яна Зәй. Әлмәт. Азнакай. Ленино- горск. Бөгелмә районнарында булып кайтты Алар әлеге районнарның хезмәт ияләре белән очраштылар, мәктәп һәм техникум укучылары алдында чыгыш ясадылар. 15 ноябрьда Р. Ишморатова Казан шәһәренең Вахитов исемендәге китапханәсендә укучылар белән очрашты. Очрашу вакытында ул «Милиция лейтенанты» исемле әсәрен ничек язуы турында сөйләде, укучыларның сорауларына жаваплар бирде Шундый ук очрашулар Казан шәһәренең Совет. Вахитов һәм Идел буе районнарындагы. республиканың Кукмара. Апае, Балтач районнарындагы милиция идарәләренең хезмәткәрләре белән дә үткәрелде. ӘДӘБИ-МӘДӘНИ БӘЙРӘМНӘР Узган ел күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Гайнуллинга 70 яшь тулды. Республикабыз җәмәгатьчелеге галимнең ижат бәйрәмен киң күләмдә билгеләп үтте. Газетажурналларда аның ижат эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр басылды. Татарстан радиосы һәм телевидениесе махсус тапшырулар оештырды. Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәре үзләренең октябрь аендагы бер утырышларын М. Гай- нуллинның ижат эшчәнлегенә багышлап уздырдылар Каләмдәш дуслары галимнең хезмәтләренә югары бәя бирделәр, ана кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, тәбрикләү хатлары укылды. Филология фәнен үстерүдәге хезмәтләре, нәтнжәле жәмәгать эшчәнлеге өчен һәм 70 яшь тулу уңае белән, филология фәннәре докторы, профессор. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни сотруднигы Мөхәммәт Хәйрулла улы ГАПНУ.ПЛИН КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. * * • 1973 елда дөньяның бик күп илләре молдаван халкының бөек улы. талантлы язучы, күренекле жәмәгать эшлеклесе, күп кырлы галим Дмитрий Кантемирның тууына 300 ел тулуны билгеләп үттеләр. Безнен илебездә Дм. Кантемирның тууына 300 ел тулуга багышланган бәйрәм тантаналары башкалабыз Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең тарих институты оештырган фәннн конференция белән башланып китте. Аннары бу бәйрәм Молдавиягә күчте. 15—23 октябрьдә Молдавия фәннәр академиясенең төрле институтларында, югары уку йортларында галимнең тормышына һәм ижатына багышланган фәнни конференцияләр. симпозиумнар үткәрелде. 26 октябрьдә А. С. Пушкин исемендәге дәүләт театры бинасында республика күләмендәге тантаналы жыелыш булды. Дм. Кантемирның 300 еллыгына багышланган тантаналарда катнашу өчен илебезнең төрле өлкәләреннән һәм республикаларыннан бик күп кунаклар чакырылган иде. Безнен республикадан бу бәйрәмдә Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы, филология фәннәре кандидаты Ә. Кәримул- лнн катнашты. Ул фәнни конференциядә «Дмитрий Кантемир — Россиядә гарәп шрифтлары белән китап басуга нигез салучы» дигән темага доклад белән чыкты. Молдавия фәннәр академиясенең гомуми жые- лышында «Дм. Кантемир һәм Шәрыкне өйрәнү» дигән темага информация ясады. ф # 16 ноябрьда Язучыларның Тукай исемендәге клубында күренекле татар совет язучысы Мөхәммәт Галинең тууына 80 ел тулу унае белән әдәбимузыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә язучының тормыш юлы һәм ижа- ты турында филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Гайнуллин эчтәлекле доклад ясады. Язучының замандашлары истәлекләр белән чыктылар. Кичәнен тантаналы бүлегеннән сон зур концерт булды. КҮЧМӘ ТЕАТРГА 40 ЕЛ Татар дәүләт республика күчмә театрының төзелүенә 40 ел тулды. Беренче адымнарын данлы бишьеллыклар чорында атлаган театр, илебез, халкыбыз белән бергә, зур үсеш юлы узды. Оешунын беренче көннәреннән ут< Күчмә театр югары идеяле чын сәнгать әсәрләренә йөз тотты. Тамашачыны татар драматургларының, рус һәм дөнья классикларының, шулай ук тугандаш халыклар драматургиясенең иң яхшы әсәрләре үрнәгендә тәрбияләде. Культурабыз үсешендә тирән эз калдырган күп кенә режиссерларыбызнын, художникларның, композиторларның ижат эшчән- леге Күчмә театр белән якыннан бәйләнгән. Оешып эшли башлаган елларда театрның ижат көчләре нибары 10—12 кешедән тора иде. 40 ел дәвамында аның составы гел үсә, тулылана, ныгый барды. Бүген Күчмә театр үз составында утыздан артык артисты булган зур бер ижат коллективына әйләнде Алар арасында бөтен гомерләрен шушы театрга багышлаган фидакарь кешеләр күп. Сәхнәдә озак еллар эшләп, тамашачыларның тирән мәхәббәтен яулаган сәнгать осталарыннан М. Рахматуллина, Б. Галиуллина, 3. Камалова, М. Хәмзин. Г. Гыйма- тов, М. Шаһидуллина, С. Исмәгыйлова, Ф Юнусов, Л Фарсина, Ф Фарсин, Г Нуруллипнарга Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде. Геатрның режиссерларыннан Ә. Мә- житов Татарстан АССРның атказанган артисты, К. Тумашева белән Р. Тумашев һәм театрның баш художнигы П. Баландин Татарстан АССРның атказанган сәнгать эш- леклесе дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Үзенең 40 еллыгына театр һәр яктан өлгергән, житлеккән, таза ижат коллективы буларак килде Бәйрәмне ул зур планнар, якты өметләр белән каршылый Татар дәүләт республика күчмә театрының 40 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе ноябрь аенда Актерлар йортында үткәрелде. ЯҢА БЕРЛӘШМӘ Алабуга шәһәрендә чыга торган «Яна Кама» («Новая Кама») исемле газета редакциясе каршында әдәби берләшмә төзелде. Ул үз тирәсенә унбишләп яшь һәм башлап язучыны туплады Алар арасында Алабуга дәүләт падагогня институты студентлары, Алабуга культура агарту училищесы укучылары. милиция мәктәбе курсантлары, шәһәр предприятиеләренең эшчеләре һәм хезмәткәрләре, журналистлар бар Әдәби берләшмәгә СССР Язучылар союзы члены М. Лукин жнтәкчелек итә. Күптән түгел әдәби берләшмәнең беренче утырышлары уздырылды. Анда милиция мәктәбе курсанты Ю Измсстьсвның, педагогия институты студентлары С Семин һәм В Путятинскийнын, Түбән Кама нефтехимия техникумы укучысы Н. Шәриповның, икмәк заводы шоферы В. Платоновнын. тегү фабрикасы эшчесе Р. Батырованын яна әсәрләре тикшерелде. Берләшмә членнарының ин яхшы әсәрләре «Яка Кама» газетасы битләрендә басылып барачак. ЗӘКИ НУРИ ШИГЫРЬЛӘРЕ КАЗАКЪ ТЕЛЕНДӘ Каэагыстаннын «Язучы» нәшрияты, «Ак Идел» дигән исем белән, татар совет шагыйре 3. Нуриның шигырьләрен аерым жы- ентык итеп бастырып чыгарды Җыентык өч бүлектән тора («Күнел дәфтәреннән». «Мәхәббәт дәфтәреннән» һәм «Сатира һәм юмор дәфтәреннән»). Шигырьләрне казакъ теленә күренекле шагыйрьләр тәржемә иткән. Тәржемәчеләр арасында Ж. Молдагалнев. С. Сәетов, А. Дуй- сембиев кебек шагыйрьләр бар. Китапның тиражы 6800 данә, бәясе 53 тиен. КАЗАКЪ-ТАТАР ӘДӘБИЯТЛАРЫ БӘЯЛӘНЕШЕ Алма-Атаның «Наука» нәшрияты «Казакъ әдәбияты һәм аның интернациональ бәйләнешләре» исемле яна китап чыгарды Ана казакъ әдәбиятының башка тугандаш әдәбиятлар белән булган бәйләнешләрен яктыртуга багышланган мәкаләләр тупланган. Филология фәннәре кандидаты Б Исхаков мәкаләсе исә казакъ һәм татар әдәбиятларының үзара бәйләнеше хакында сөйли. «Казакъ-татар әдәби бәйләнешләренең үсеш этаплары» днп исемләнгән ул мәкаләдә безнең әдәбиятлар арасындагы үзара бәйләнешләрнең барлык этаплары яктыртыла. ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР Узган елның ноябрь аенда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры тамашачыларга күренекле язучыбыз М Әмирнең «Агыйдел» повесте буенча эшләнгән спектакль күрсәтә башлады Спектакльдә театрның төп көчләре катнаша Гаяз ролен Наил Дунаев. Ильяс ролен Хәлим Җәләлов, Артыкбикә ролен театрның яшь артисткасы Рәмзия Хисамова башкара. Татарстанның атказанган сәнгать эшлек- лесе. Г. Тукай исемендәге премия лауреаты М. Сәлнмжанов тарафыннан сәхнәгә куелган бу спектакльне тамашачылар жылы каршылады. ТАТАРЧА ФИЛЬМ Республикабыз экраннарында «Надежда» исемле яна нәфис фильм күрсәтелә башлады. Бөек юлбашчыбыз В И. Ленинның һәм Н К- Крупскаяның яшьлек елларын, алар- нын революцион көрәш юлындагы тәүге адымнарын сурәтләүгә багышланган бу фильм Казан кинохроника студиясендә та- тарчалаштырылган. Фильмда В. И. Ленин ролен Татарстанның халык артисты. Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Р. Тажетдинов. Н. К. Крупская ролен Татарстанның атказанган артисты. Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Н. Гэ- рәева татарчалаштырган Фильмның сценариен татар теленә РСФСРның халык артисты Г. Шамуков тәрҗемә иткән, режиссеры — Татарстанның халык артисты Ф. Шәрәфиев. ТУГАН ЯК МОҢНАРЫ Казан спорт сараенда өч көн дәвам иткән зур концертта Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәхнә йолдызлары катнашты. Концертны Татарстан жыр һәм бию ансамбле башлап җибәрде. Башка еллардагы берләштерелгән концертлардан аермалы буларак, бу юлы нәфис сүзгә тиешле урын бирелгән иде. Концертны танылган сүз остасы Фәйзи Юсупов һәм Наҗия Минкина алып барды. Аларнык юморга бай чыгышлары күңелле кичәгә тагын да ямь өстәде. Һади Такташ. Муса Җәлил кебек күренекле шагыйрьләребезнең юмористик шигырьләре концертны баетты, эчтәлеклерәк итте. Бу концертта ТАССРның халык артистлары Илһам Шакиров. Әлфия Афзалова. ТАССРның атказанган артисты Габдулла Рәхимкулов, филармония солисткасы Флера Сөләйманова репертуарында күп кенә яна жырлар бар иде М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Фәйтүнә Абдуллина. Ревдар Садый- ковның «Су буенда очрашу», шулай ук бертуган Рәис һәм Фәрит Кәбировларның кашык белән русча бию һәм «Әтәчләр» исемле биюләрен тамашачылар җылы каршылады. Концерт Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбленең «Туган ягым» (Р. Яхин музыкасы. Р. Байтимеров сүзләре) исемле жыры белән тәмамланды. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Узган елның октябрь аенда нефтьчеләр шәһәре Әлмәт үзенең 20 еллыгын бәйрәм итте. Шул уңай белән нефтьчеләр предприятиеләрендә, төзелеш оешмаларында, мәктәпләрдә тантаналы җыелышлар, юбилей кичәләре үткәрелде. Бу тантаналарда Әлмәттә яшәүче язучылар да актив катнашты. Ю. Әминов 14 нче мәктәп. Ә. Маликов 16 нчы мәктәп, Р. Төхфәтуллин 1-ГПТУ укучылары янында булдылар. Алар укучыларга бүгенге татар әдәбиятындагы яңалыклар турында сөйләделәр, үз әсәрләреннән өзекләр укыдылар. * * * Октябрь аенда Әлмәт мәктәпләрендә та- та.р әдәбияты һәм татар теле укытучыла- рының семинары үткәрелде. Семинар эшендә драматург Ю. Әминов та катнашты. Ул «Казан утлары» журналының 1973 елгы саннарында басылган әсәрләргә кыскача күзәтү ясады, үзенең ижат планнары белән уртаклашты.