«ЧИКЕРТКӘ»-ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ САТИРИК ЖУРНАЛ
<ллг елгы Беренче рус революциясе ItlUu Р°ссия халыклары тормышында зур җанлану тудырды. Революциянең шифалы йогынтысы нәтиҗәсендә илнең күп кенә почмакларында яңа газетажурналлар чыга башлады. Күбесенең бик кыска гомерле һәм аз тиражлы булуына карамастан, алар илдәге иҗтимагый фикер үсешендә әһәмиятле роль уйнадылар, массаларны үткән революция сабакларында тәрбияләү буенча зур эш эшләделәр. 1906 елның 23 апрелендә Оренбургта чыга башлаган «Чикерткә» дә үз өстенә әнә шундый мактаулы бурыч алган журнал булды. «Чикерткәпнең дөньяга килүе русларның «Саранча» журналы белән бәйле. «Саранча» уртача форматта 36 биттән тора торган журнал булып, «Чикерткә» аның эчендә татар тексты белән басыла. Бу журналның бары биш саны чыгып кала. 190ъ елның ахырында «Саранча» һәм аның б»пән бергә «Чикерткә» дә чыгудан туктатылалар. «Чикерткә», һичшиксез, татар телендә чыга башлаган беренче сатирик журнал булып исәпләнергә тиеш. Чөнки Уральски- да «Уклар» журналын чыгаруга рөхсәт алданрак алынган булса да, аның чыга башлавы «Чикерткәидән соңгарак кала. «Чикерткә» беренче санында ук үзен «көлке вә әдәби журнал» дип тәкъдим итә һәм укучыларына «Оренбург вилаяте мәгыйшәтеннән рәсемнәр, һөҗүиләр вә ачы кинаяләр, гомуми кызык шәйләр, әдәбият вә мәгыйшәт хакларында вак-вак мәкаләләр» биреп барырга вәгъдә итә. Халыкның азатлыкка бару юлында беренче зур киртә самодержавие булуын, әлбәттә, журнал редакциясе яхшы аңлый. Ләкин цензура рөхсәте белән чыгарыла торган басмада самодержавиегә каршы ачыктан-ачык көрәшү бик кыен эш була. Шулай булса да «Чикерткә» мондый көрәш мөмкинлекләрен таба. Бу — журналда басылган материалларны укыганда ачык аңлашыла. «Чикерткәпнең самодержавиегә мөнәсәбәтен белү өчен аның дүртенче санында басылган «Манифест» дигән сатирик әкиятI бигрәк тә характерлы. Әкият болай башлана: «Борын-борын заманда бар иде. юк иде бер патша илә хатыны. Патша бөтенләй кешегә охшаган: борыны бар, сакалы бар, башы җилкәсе өстендә. Башка җирләре дә бар. Нәкъ кеше диярлек». Шушы беренче юлларда ук авторның патшага карашы ачык чагыла: патша адәм кыяфәтендәге хайван ул, дип әйтергә генә калган! Аннан соң китерелгән детальләр сүзнең Россия патшасы турында барганын төсмерләргә, аның образын күзалларга мөмкинлек бирәләр. Патшага илнең халкы да хайван булып күренә. Түрәләргә ихтирамның әсәре дә юк аларда. Шулай да патша «мәрхәмәтле». Ул аюларга «яхшылык кыла»: «Үрчегез. күбәегез!»—ди. Аюларның саны, чыннан да, арта. Әмма, һәрбер җан иясе шикелле, аларга да ашарга кирәк. Аю иртә тора да аяк табанын ялый, көндез аяк табанын ялый, кич тагын шулай. Көн үтә, төн үтә. Бер заман аюлар ачлыктан акыра башлыйлар. Патшага бу ошамый, акырмаска кушып фәрман тарата. Ике көн тынлык. Ләкин ач корсак чыдатмый: өченче көнне болар тагын да катырак акырырга тотыналар. «Тыныч патшалык» итәргә теләгән патша үзенең министрын чакырып ала. Министр, бик озак уйлагач, шундый киңәш бирә: урманда кандала, бет кебек корчаңгылар күп бит, әйдә, туларны аюларга I «Манифест» ны. «Чикерткә» дан алып. «Чүкеч» журналы да урнаштыра (1906 ел. № !)■ Русчасы «Саранча» нык өченче санында басыл- башлык итеп куябыз, аларга аюларны күзәтү эшен тапшыоабыз. Патша белен министр шулай эшлиләр да. Ләкин файдасы күренми. Аюлар элеккедән дә ныграк акыра башлыйлар. Тагын озак кына баш ватканнан соң бер вакыт патша: «Хәйлә таптым бит!»— дип кычкырып җибәрә. «Әйдә, синең белән икәү манифест языйк».— ди ул министрына. Күп тә үтми, бетен шартларына туры китерел язылган, бик күп нәрсәләр вәгъдә иткән манифест барлыкка килә. Манифест беркатлы аюларга башта нык кына тәэсир итә. «Аюлар авызларын ачтылар да торган урыннарында катып калдылар. Ачлык та онытылды... Йөрәкләр тынычланды...» Шуның артыннан ук зәһәрле ирония: Аюларның яртысы шунда ук үлеп калды: шатлыктан булса кирәк». Монда 1905 елгы 17 октябрь манифесты турында сүз барганлыгы бик ачык. Халыкның бер өлешендә патша манифестына ышаныч һаман да сакланып килгән чакта, журнал аның революцияне туктату өчен хәйлә генә булганлыгын әкият жанрына хас аллегорик алым белән әйтеп бирә. «Ватанпәрвәр язу» (патриотик язма) дигән фельетонда (I сан) манифестның асылы тагын да ныграк ачыла. «Эчке дошманнар Россиядә хөррият юк дип кычкыралар. Нинди зур усаллык! Бездә булган хөрриятләр башка җирләрнең һич каю- сында юктыр» диелә анда ачы ирония белән. Ә бу хөрриятләр нидән гыйбарәт соң! Менә Россиядәге сүз азатлыгы. Патша вәгъдә иткән бу азатлыкның асылы фельетонда ике сүз белән: «авызыңны да ачма!» дип билгеләнә. Илдә җыелышлар уздыру иреге дә бар икән — гражданнар зинданнарга җыелалар! Матбугат азатлыгын да юк дип булмый — чөнки судебный приставларның повестка язу хөррияте бар! Шулай итеп, фельетонда бер-бер артлы манифест биргән хөрриятләрнең асылы ачыл салына. Самодержавиөга, патша хөкүмәтенә нәфрәт журналның башка саннарындагы материалларның да төп рухын тәшкил итә. Менә беренче санның «Телеграммалар» бүләгеннән бер хәбәр: «Юк шәһәр. Жир- ле халыклар хөкүмәттән гаять разилар Хосусан, алар Витте белән Дурноаны II араталар». Биредә «разилар». «яраталар» сүзләренең ирония белдергәнен аңлау кыен түгел. Телеграмманың «юк шәһәрдән», ягъни булмаган җирдән сугылуы үзе үк аның чын мәгънәсен аңлатып бирә. Ә икенче урында бу патша чиновникларыннан «Чикерткә» мәкальләр калыбына салып көлә: «Дурное кайдан барса, Витте да шуннан бара». Бишенче елгы революция палачы Тре- повка «Чикерткә» биргән характеристика да бик тапкыр. II Витте—1905—1906 елларда министрлар кабинеты председателе Д у р и о в — »чкс хшләр министры Алар монархия режимын ныгыту, ре волкщияне бастыру нчен күп кеч куйдылар пам калыкныц ачы ЯӘфрӘТеЮ дуяар булдылар, Зур сарай алдында адәм башлы, сакал-мыеклы, ерткыч һәм хәйләкәр күзле эт ята. Башында кокардалы фуражка. Янында кимереп ташлаган сөякләр. Җентекләбрәк караганда, этнең муенсасында «Трепов» сүзен укырга мөмкин. Патшаның ышанычлы ярдәмчеләреннән берсе. Петербург генерал-губернаторы Трепов Лотфулла Мостафии карикатурасында шулай сурәтләнә. (Лотфулла Мостафин турында сүз чыккач, бу һәвәскәр художникның татар сатирик графикасы пионеры икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк. Соңрак аның таланты «Чүкеч», «Карчыга» журналларында тагын да киңрәк ачыла) Патша ялчыларының революцион хәрәкәттән, һәрбер азат фикердән куркуы «Мәҗбүри низамнар» фельетонында (I сан) бик ачык чагыла. Менә губернатор проекты буенча һичсүзсез үтәлергә тиешле кагыйдәләр: — һәркем йокыдан торгач та, городовойга барып, шул көнне нинди фикердә булырга тиешлеген белсен. Үз фикерендә, үз карашында калырга теләгән кешеләр, өч гербовой марка ябыштырылган прошение биреп, губернатор канцеляриясенә кимендә 500 мең сум залог кертәләр; — һәр кеше гакылның дәрәҗәгә (чинга) карап үскәнлеген баласына һәм баласының баласына тукып торырга тиеш; — төш күрү катгый тыела. Карышучыларга 200 мең сумга кадәр штраф салыначак. Шулай да җирле губернаторны төштә күрүдән зыян юк. Тик аның парадный формада булуы шарт. Бу соңгы пунктка искәрмә дә бар: теш күрәсе килгән кешеләр башта аны цензурага күрсәтергә мәҗбүр ителәләр. «Чикерткә» патшалык тәртипләре сагында торучы аңгыра чиновникларны да нык кына тешли. Мәсәлән, беренче санда ук бер чиновникның үз начальнигына: 'Яңа туган балалардан политик ышанычлыгы турында кәгазь таләп итәргә микән!» — диген сорау белән мөрәҗәгать итүе хәбәр ителә. Россиядәге деспотик режимнан журнал әнә шулай ачы көлә. Кызыл төс, кызыл байрак — революция, көрәш, азатлык символы. Шуңа күрә патша ялчылары һәр кызыл нәрсәгә куркып, котлары очып карыйлар. Журнал моннан да мәсхәрәле итеп көлә. Ул үзенең беренче санында ироник хәбәр урнаштыра. Бер станция каравылчысы пассажир поездын һәлакәттән коткарып калу өчен кызыл флаг күтәргән. Ә аны җавапка тартып, төрмәгә утыртканнар! Шул ук кызыл төс турында тагын бер игълан игътибарны җәлеп итә. Журнал бу игъланда музыка кибәгендә яңа җырлар сатылуын, арада «Текмәсәнә, әнкәем, миңа кызыл күлмәк» дигәне дә барлыгын яза һәм моның да революциядән өркү галәмәте икәнлегенә ишарә ясый. һәрбер азат фикернең авызы томаланган, кулга алулар массовый төс алган бер чорда «Чикерткә»нең әнә шулай яза алуы, әлбәттә, зур батырлык иде. Самодержавиега каршы көрәшне оста алып барган журнал тормыштагы башка вакыйгаларга да игътибарсыз калмады. Мәсәлән, ул патша - мәрхәмәте», буржуазия тырышлыгы белән җыелган Думаның ярлы халык көткәнне бирмәячәген башта ук ачык күрде. Татар байларының, руханиларның Думага сайланган үз депутатларыннан нәрсә көткәнлеге "Каргалы мөселманнарына ни кирәк?», «Оренбург мөселманнарыннан Государственный Думадагы мөселман членнарына телеграмма» дигән материалларда бик ачык чагыла. Аларда Каргалы һәм Оренбург реакционерларының Думага биргән наказлары фаш ителә. Наказда хезмәт халкы файдасына бер генә сүз дә юк. Консерватор байларның, кире беткән муллаларның иң беренче теләге: "Мөфти, духовное собрание элеккечә калсын. Мәктәп, уку тугрылары әүвәлгедән үзгәртелмәсен. Үземезнең тереклек вә тормышларымыз борынгыча булсын». Иң курыккан нәрсәләре — алдынгы рус культурасы. «Сак булыгыз, русча укырга риза була күрмәгез», дип кат-кат кисәтәләр алар. «Думада түбәтәйсез утыра күрмәгез, урамда эшләпә киеп йөрмәгез, ...рус пешергәнне ашамагыз». Бу реакционерлар татар телендә пазетэ- журнал чыгаруга, мәктәп-мәдрәсәләрдә татарча укытуга да каршы. Алар уйлавынча, һәммәсе гарәпчә генә булырга тиеш. Наказ авторларының һәр төрле азатлык дошманы икәнлеге аларның хатын-кызларга булган карашларында да ачык күренә: «Мөселман хатыннарына язу өйрәтелмәсен... Хатыннар урамга чыкканда, чапан бөркәнгәннән соң, битләренә ат кылыннан ясалган рәшәткә киеп, күзләре генә күренеп калсын». Журнал халыкка аң-белем бирүне, аны һөнәрле III Бу фельетонны. «Чикерткә»дан алып. «Чүкеч» журналы да басып чыгара (1906 ел. № 1), ’ Биредә, японнар иеселман динен кабул итәргә жыеналар. дигән ялган хәбәр күздә то тыла булса хирәк. итүне халык тормышын яхшыртуда, җәмгыятьне үзгәртеп коруда җитди чара дип исәпли, бу өлкәдә руслардан, Европа илләреннән һәм Япониядән үрнәк алырга чакыра. Әнә шул фикер «Төшемдә төрле-төрле татарлар» дигән фельетондаIII (4 сан) аллегорик образлар аша үткәрелә. Анда японнарның белемле, һөнәрле булулары күрсәтелә дә, алар белән чагыштырганда, татарларның кызганыч хәле тасвир ителә. Татарлар черек такталар өстендә басып торалар (ә черек такта ул — ■наданлык һәм белемсезлек»). Такталар астында тәмуг кебек төпсез тирән баз. Ләкин кешеләр моны сизмиләр. Алар японнар ашый торган җимешләрдә коръән сүзләре кебек ниндидер язу күреп калганнар да2, шуңа шатланышып сикерәләр. «Анлар шушылай юкка шатланып сикерә торгач, аяк асларындагы тактаны сындырып, җиде кат җирнең астына китү ихтималы бар!» — дип искәртә автор. Ләкин, бау ташлап, аларны черек такталар өстеннән сөйрәп чыгарырга хәзер торучы кеше дә бар: «Ул исә газетачы татардыр». Шулай итеп, халыкны белемле, мәгърифәтле итүдә, аны һәлакәттән коткарып калуда «Чикерткә» матбугатны, газетаны бик югары бәяли. Вакытлы матбугатны революциянең зур казанышы итеп исәпләү белән бергә, журнал аларның барысын да бер төсле итеп карамый. «Бәянелхаканың беренче номерына репликасында ук журнал аның «карагруһчылар газетасы» булуын, «мулла вәгазьләре, әби хикәятләре, әлфе-әйлә хыяллары» белән тулып чыгуын әйтә. «Әгәр «Бәянелхакпның кулыннан килсә, ул татарларга гарәпчә генә сөйләшергә закон төзеттереп һәм «Бәдәвам»ны гарәпчәгә тәрҗемә кылып. Думага биреп утвердить кылдырыр иде», — дип яза. Журнал «Йолдыз», «Таң йолдызы» (ул аны «Саз дуңгызы» дип атый) газеталарын де чеметеп-чеметеп ала. «Йолдыз» нашире һем мөхәррирә Һади Максудиның үз газетасын, башлыча, табыш һәм эгоистик максатларда чыгаруын (4 сан), «Таң йол- дызы»н чыгаручы татар эсерларының прин- ңилсызлыгын (2 сан) күрсәтә. Журнал үзенең битләрендә ишаннарны, фанатик муллаларны рәхимсез камчылый. Мәсәлән, Буа шәһәрендәге иске һәм яңа мулла арасындагы талаш гыйбрәтле (2 сан). Башта алар арасында күп «дипломатик мезәкәрәләр була», бераздан «икәве дә куштаннарны сыйлап, фатиха белән алдап», берсенә-берсе «сугыш» игълан итәләр. Ләкин бу һич тә искелек белән яңалык көрәше түгел, ә муллаларның, динне корал итеп, күбрәк байлык җыю чарасы гына. Журнал алар арасындагы низагның табигый нәтиҗәсен болай хәбәр итә: «Инде хәзер яңа мулла-иске мулла ширкәт илә әфиюн, вак тәмәке, тәсбих фабрикасы ачу шарты белән солых иткәннәр». Журналда надан муллалар карамагындагы мәктәпмәдрәсөләрнең аянычлы хәле турында да байтак материал бар. Менә «мәдрәсә эчендәге бозык һава берлә буталып, мантый берлән төшләнеп яткан Вәли мулла шәкертләре» һәм •'мәдрәсәләрне тозәтергә кирәк, дөрес китапларымыз юк, дигән кешеләрне мөселман дәфтәреннән чыгарырга» тәкъдим итүче Каргалы муллалары (2 сан). Ә «Шәкертләр чүбек чәйнәрме! Кызлар «Мөхәммәдия» җырлармы!» дип аталган фельетонда (4 сан) иске мәдрәсә тәртипләрен кыюсыз гына тәнкыйтьләгән бер мәкаләнең дә муллалар өерендә нинди шау-шу кузгатуы сурәтләнә. Фельетоннан күренүенчә, мәдрәсәләрне искечә дәвам итү, өстәмә табыш чыганагы итеп файдалану көннән-көн кыенлаша. Дин исеме белән байлык артыннан куучы бер фанатикның фикеренме, «иң табышлы нәрсә: Аэия тарафына китеп, һәртөрле рәвештә сарт вә кыргызларны алдамакта вә анларга үзеңне сөйдереп инаныр өчен һәр өйгән тулракны шәехләр кабере дию дәгъва кыйлып, суфилык сатмакта». Әйтергә кирәк, журнал татарлар тормышын яктырту белән генә чикләнми, шул ук вакытта Урта Азия мөселманнары арасындагы караңгылык, артталык, йомыклык күренешләрен дә кискен тәнкыйть итә. Бохара әмиренең, Хива ханының ахмак эшләреннән көлә. Менә дөнья эшләреннән бихәбәр булып, үзенең зиннәтле сараенда кәефсафа белән гомер кичерүче Хива ханы (4 сан). Бервакыт Иран шаһының Европага, Бохара ханының Кырымга һәм Кавказга сәяхәт итүе турыида ишетеп, аның да Ташкентка сәяхәт ясыйсы килә. Ләкин «юлда суык тию ихтималы булганга күрә, кузгалып чыга алмый». Хива белән Ташкент арасында «мунчалы, госелханәле һәм җылы тимер юл вагоннары йөри башлагач барыр, ахрысы», дип тәмамлый автор үзенең усал фельетонын. «Чикерткәпнең берничә генә саны чыгып калса да, аларда без жанрларның искиткеч байлыгын күрәбез. Журнал сатираның бик күп жанрларын татар матбугатында беренче булып куллана. Аның битләрендә, сатирик әкият, сатирик шигырь, фельетон, мәзәк кебек жанрлар белән бергә, лөгать, игълан, диалог, мәкаль формаларын да табарга мөмкин. Эчке һәм тышкы хәбәрләр, телеграммалар бүлекләрендә кыска һәм тапкыр язылган сатирик миниатюралар күп. Самодержавиегә, азат фикерне буучыларга каршы көрәштә, журнал аларның барысыннан да оста файдалана. Әйе, «Чикерткә» Октябрьга кадәр үк киң колач алган татар сатирик журналистикасының көчле бер үзәге булды. Аны, һичшиксез, хәзер чыгып килә торган «Чаян» һәм «һәнәк» журналларының элгәргесе итеп исәпләргә кирәк