БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
БЫЛБЫЛ ХӘБИР ЧИШМӘСЕ
Татар авылларының берсендә күп еллар элек, әле революциягә кадәр үк, бер егет яшәгән. Батыр йөрәкле, таза, матур сынлы, шук табигатьле, шул ук вакытта нечкә күңелле, моңлы егет булган ул. Сандугач булып бик оста сайраган, шуңа күрә авылдашлары аңа Былбыл Хәбир дигән кушамат биргәннәр. Гражданнар сугышы елларында ул ле- гендар Чапаев дивизиясенә эләккән, Колчак бандаларына каршы көрәшеп йөргән һем шунда һәлак булган. Аннан бирле күп гомер үткән, күп сулар аккан. Кем белә, башка берәр кеше булса, күптән оныткан да булырлар иде. Ә Былбыл Хәбирне онытмыйлар. Ник дисәң, бөтен авыл Былбыл Хәбир чишмәсеннән су эчә. Заманында бу чишмәне ул үзе эзләп таба, тебен чистартып, тирәли казыклар кага, читән үрә, ике такта сузып улагын куя. Кеше үзе күптән юк, ә менә чишмәсе калган. Иртә җиттеме, авылның сылу кызлары, яшь киленнәре Былбыл Хәбир чишмәсеннән саф көмештәй салкын су ташыйлар. Шушы бәләкәй генә хикәя Мәҗит Рафиков җыентыгыныңIV бөтен яңгырашын, төп үзенчәлеген билгели. Аның хикәяләренең нигезендә шаккатарлык сюжет та, үткен проблемалар һәм матур тасвирлар да түгел, ә нәкъ менә хис, тойгы ята. Аның барлык хикәяләре, шулай ук «Илһам авазы» исемле повесте да эчке моңнары, музыкаль яңгырашлары белән хәтердә кала. Бер сүз белән әйткәндә, елар — чын мәгънәсендә лирик проза үрнәкләре. Татар әдәбиятында лирик прозаның күптәннән килә торган бай традициясе бар. Бу төр әдәбиятның беренче үрнәкләре кайчандыр бездә бик популяр булган кеч- кеиә-кечкенә нәсерләргә барыл тоташа. Бүгенге яшь прозаиклар да бу жанрга шактый еш мөрәҗәгать итәләр. Әмма, никадәр генә җиңел күренмәсен, кылда ул — шактый авыр һәм хәтәр жанр. Лирик проза жанрына мөрәҗәгать иткән язучыны лиризмнан төчелеккә, фәлсәфи уйланулардан коры акыл сатуга, табигать күренешләрен тасвирлаудан арзан купшылыкка тәгәрү куркынычы сагалый. М. Рафиков, бәхеткә каршы, алардан котыла алган. Аның хикәяләре буш хыялларга. коры фантазиягә түгел, ә реаль тормыш фактларына нигезләнгән. Асылда алар — ярым документаль әсәрләр. Менә авторның авылдашы Рәхмәтулла абзый («Рәхмич» исемле хикәя). Беренче карашка, гомере буе саулыкка туймаган, бетен барлыгы, торышыкыяфәтө белән сыек кына, сырхау гына бер карт. Баксаң, читтән караганда гади генә, тыйнак кына күренгән шушы кеше батыр йөрәкле, курку белмәс солдат булган икән. Авторның Рәхмәтулла картка булган соклануы тора- бара безгә дә күчә. Шушы бәләкәй генә хикәя безнең әдәбиятиы тагын бер үзенчәлекле милли характер, гыйбрәтле язмышлы әдәби герой белән баета. Ченки автор тормыштагы реаль бер фактны сәнгатьчә гомумиләштерү югарылыгына күтәрелә алган. М. Рафиков акрын яза, чагыштырмача сирәк басыла. Күрәсең, шуңа күрәдер, безнең тәнкыйть аның иҗаты хакында дәшми килде. Хәлбуки, язучының әдәбияттагы урынын ул язган әсәрләр саны түгел, ә бәлки аларның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе, сыйфаты билгеләргә тиеш. Аерым IV М Рафиков. Родник Хвбпоа-Соловья. Повесть и рассказы. Рус «ленде. Татарстан катан наш ранты. Т очракларда, укучыларның акылына һам күңеленә тәэсир итү ягыннан бәләкәй генә хикәя дә кайбер калын романнардан көчлерәк булырга мөмкин. М. Рафиков хикәяләре тагын бер мәртәбә әнә шул фикерне раслый. Аның күп кенә хикәяләре үзәк матбугатта басылып килә, аерым хикәяләре чит ил телләренә тәрҗемә ителгән. Арадан берсе, «Шарлама» исем- лесе, мәсәлән, чит илләрдә унбиштән артык телдә басылып чыкты. Күрәсез, лирик прозаның новелла кебек бәләкәй генә төре дә теге яки бу әдәбиятны хәтта дөнья аренасына алып чыгарга сәләтле икән. Иң ахырдан тәрҗемә хакында берничә сүз. М. Рафиков хикәяләре татар телендә музыкальрәк, образлырак яңгырый, билгеле. Шул ук вакытта рус теленә тәрҗемәләре хакында да начар сүз әйтеп булмый. Алар җиңел укыла, автор стиленең төп үзенчәлекләре төгәл сакланган, милли колорит табигый һәм дөрес бирелгән. Бу күңелле хәл, чөнки бу очракта автор да, тәрҗемәче дә — бер үк кеше. М. Рафиков ике телне дә әйбәт белә торган тәҗрибәле тәрҗемәче, ул үз әсәрләрен үзе тәрҗемә итә. Бу — сирәк очрый торган күренеш, татар әдәбиятына килгәндә исә хәзергә бердәнбер очрак.
ШӘРЫКНЕ ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЯҢА ХЕЗМӘТ
Тормыш алга киткән саен, совет галимнәре алдына куела торган таләпләр дә үскәннәнүсә һәм катлаулана бара. Бүгенге чынбарлык тарих галимнәре, шул исәптән, Шәрыкне өйрәнүчеләр каршына да күп мәсьәләләр куя. Совет власте шартларында узган илле елдан артык вакыт эчендә Шәрык тарихын өйрәнү буенча бик күп материал тупланган. Хәзер шул материалны тәнкыйть күзлеге аша уздырырга, фәнни гомумиләштерүләр ясарга кирәк. Шәрыкне өйрәнүче тарихчылар алдында фән үсешенең аерым тармаклары һәм дәверләре буенча төпле историографик хезмәтләр язу бурычы тора. Бу эшнең төп кыенлыгы шунда, бер-ике китапны исәпләмәгәндә, бездә соңгы елларга кадәр Шәрык илләрен өйрәнүгә багышланган төпле, тулы хезмәтләр юк иде. Менә шуңа күрә дә В. Н. Никифоровның «Наука» нәшриятында чыккан «Совет тарихчылары Кытай мәсьәләләре турында» дигән монографиясе тарихчылар арасында зур кызыксыну уятты. Бу зур хезмәтнең кереш өлешендә революциягә кадәр яшәгән тарих галимнәренең Кытай турында язган китапларына төпле күзәтү ясала. Шул кадәресен дә билгеләп үтәргә кирәк, монография авторы Казан тарихчыларының Кытай турындагы историографик хезмәтләренә дә шактый киң туктала. В. Н. Никифоров монографиясенең икенче бүлеге Владимир Ильич Ленин хезмәтләрендәге Кытай мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган. Билгеле булганча, бөек юлбашчыбыз Кытайдагы революцион хәрәкәт мәсьәләләренә зур игътибар биргән. Аның хезмәтләрендә Кытай халкы турында, бу илдәге иҗтимагый строй турында кызыклы күзәтүләр, искиткеч тирән фикерләр бик күп. Монография авторы аларга тулы күзәтү ясый. Совет тарихчыларының Кытайны өйрәнүгә багышланган беренче хезмәтләре егерменче елларда чыга башлый. Н. В. Кю- нер кебек, революциягә кадәр формалашкан тарихчылар белән бергә, бу эшкә М. Н. Павлович, А. Е. Ходоров, В. Д. Ви- ленский-Сибиряков, К. А. Хариски, Г. Н. Вой- тинский кебек күренекле политик эшлек- леләр һәм публицистлар тартыла. В. Н. Никифоров алга таба шуларның хезмәтләренә туктала. 1925—27 еллардагы Кытай революциясе Шәрыкне өйрәнүче барлык тарихчыларның игътибарын җәлеп итә. Кытай җәмгыятенең асылын бу илдә барган милли-азатлык хәрәкәтенең үзенчәлегеннән чыгып аңлату мәсьәләсе көн тәртибенә баса. Бу елларда Кьггай тарихын өйрәнү эшө бик нык җанланып китә. Күп кенә галимнәр Кытайның үзендә фәнни хәзерлек узалар, башкалабыз Мәскәүдә Кытай хезмәт ияләренең коммунистик университеты һәм Кытайны өйрәнү буенча фәннитикшеренү институты ачыла, «Кытай мәсьәләләре» дигән җыентыклар чыга башлый. 20 елларТ иың ахыры һәм 30 елларның башы Кытай тарихын өйрәнү юлында барган күл төрле бәхәсләр белән аерылып тора. П. А. Миф. Л. И. Мадьяр һәм Коминтернның башка күренекле эшлеклеләре катнашкан бу бәхәсләрдә Кытай тарихына бәйләнешле бик күл мөһим мәсьәләләр тикшерелә. Бәхәстә катнашучыларның күбесе буржуаз галимнәрнең Кытай турындагы ялгыш карашларын кискен тәнкыйть ител чыгалар. Рецензияләнә торган хезмәтнең дүртенче һәм бишенче бүлекләре әлеге бәхәсләргә багышланган. 1934—1949 елларда, төрле бәхәсләрдән дә бигрәк. Кытай тарихы буенча очерклар язуга игътибар көчәя. Г. С. Кара-Морза — шундый тарихчыларның берсе. Бүгенге тарихчылар арасында аның хезмәтләренең фәнни әһәмиятен бөтенләй инкарь итүчеләр дә бар. Алардан аермалы буларак, В. Н. Никифоров аның эшчәнлегенә фәнни, объектив бәя бирә. Монографиядә Кытайны өйрәнүче совет тарихчыларының башлыгы саналган академик В. М. Алексеев хезмәтләре дә киң урын алган. Монографиянең соңгы җиденче бүлегендә Кытайның 1917—1947 еллар арасындагы халыкара бәйләнешләре турында сүз бара. Монография авторы фикеренчә. Кытайның халыкара бәйләнешләрен ейрәнү эшенә, бу ил тарихын махсус өйрәнүче профессиональ тарихчылардан да бигрәк, А. Л. Попов, Б. А. Романов, Б. Г. Курц кебек СССР тарихын өйрәнүче галимнәр зур өлеш керткән. В. Н. Никифоров китабының тагын бер күркәм ягы шунда, ул матур, популяр тел белән язылган, катлаулы фәнни концепцияләрне тикшерү совет галимнәренең тормыш һәм иҗат юлларына караган кызыклы фактлар белән чиратлашып бара. Китап бик күп рәсемнәр белән бизәлгән. Кытай тарихына караган гыйльми мәсьәләләрне яктырту белән бергә, ул бик кирәкле һәм файдалы белешмә ролен дә уйнаячак. Анда Кытай халкы, бу илнең экономикасы һәм культурасы хакында бик күп мәгълүмат тупланган. Шуның белән бергә, хезмәттә фактик характердагы аерым хаталар да очрый. Әйтик, П. Е. Скачков Кытайны өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институты китапханәсендә түгел, ә СССР Фәннәр академиясенең Ленинград Шәрык институты китапханәсендә мөдир булып эшли; Сафа- ровның инициаллары Г. И. түгел, ә Г. А.; академик Ф. И. Щербатский Ленинград блокадасында үлми, бәлки эвакуациядә үлә һ. б. Югарыда күрсәтелгән кимчелекләрнең күбесен хезмәтнең икенче басмасын матбугатка чыгарганда ук төзәтергә мөмкин дип уйлыйм. Ә аның яңа басмасын чыгару бик кирәк эш. Чөнки В. Н. Никифировның бу монографиясе Шәрык илләре тарихы буенча историография курсы алып баручы укытучыларның да. Кытай тарихы, шулай ук совет фәне һәм иҗтимагый фикер тарихының үсеше белән кызыксынучы укучылар массасының да өстәл китабына әйләнәчәк.