АВЫЛ ПОЭМАСЫ
Авыллар, авыллар.- Шат балкып, Нур бериеп утыра һар авыл. Әйтерсең аларга бер кам та Орынып утмвган жил давыл. Кем уйный гармунда таң белән? Тәрәзәләр киереп ачылган. Әйтерсең шул көйдән пәрдәләр Кабарып урамга тартылган. Оча көй, күңелне җилкетеп, Авылның башыннан башына. Кем уйный гармунда таң белән, Кемнең соң йөрәге ашкына? Укучы малай ул. «Сарман»нан Күчә ул ярсынып «Уел»га. Бу тормыш аңарга һәр вакыт Тоташ җыр шикелле тоела. Белми ул әлөгә юлларның Кемнәрне кай якка илткәнен. Белә тик Бу иске гармунда Бабасы йөрәге типкәнен. Үкереп елаган ул гармун Хушлашу көйләрен сыкканда. «Дәртлесөн оныгым уйнасын, — Васыятем шул — юлга чыкканда»... Ә бүген яңадан сайрый ул. Теләсәң, кош итеп күккә чөй. Телләре өстеннән йөгереп Төшә көй, шаян көй, дәртле көй. Шул көйләр ургылып керер дә Басар күк йөрәкнең давылын. ..һәр көнне гармунын киереп, Йокыдан уяна авылым. Авыллар, авыллар— Картада Нибары кечкенә бер нокта. Ә афәт килгәндә һәркайсы Әйләнде утлы бер иодрыкн* Кем анда чаң суга таң белән? Әйтерсең кайдадыр ут чыккан. Куркытмый, Авылым корычтай Мең кызып, мең утта чыныккан... Басылмый тик йөрәк януы, Ялкыны яңарып киткәли... Кем анда чаң суга таң белән Бәгырьне теткәли-теткәли? Чал чәчле карт икән. Халыкны Чакыра ул клуб каршына. Туганнар кабере, йөзләгән Исемнәр язылган ташына. Йөзләгән каһарман! — һәркайсын Сагынган ана бар, бала бар. Чаң чыңы! Әйтерсең ул чаңны Йөрәкнең түрендә кагалар. Каксын карт, Бастылар уллары Көрәшнең иң хәтәр давылын. ...һәр көнне таң белән чаң сугып, Йокыдан уяна авылым. Авыллар, авыллар— Охшашлар Күп күбен, әмма һич юк игез. Зурмы ул, уч тебе хәтлеме,— Бәхете, шатлыгы бертигез. Кем быргы кычкырта таң белән? — Колакны кытыклый авазы: Шуңарга ияреп килә күк Көннәрнең яктысы, аязы. Капкалар тар кебек, Кәҗәләр Коймалар аркылы элдертә. Кем быргы кычкырта таң белән, Шатлыгын белдертәбелдертә? Көтүче агай ул. Командир Шикелле менгән дә атына. Быргысын уйнатып, малларны Дәшә ул карурман артына. Карурман артында болын бар, Үләне күмәрлек тезеңне. Кер дә чум, дулкыннар шикелле, Кочаклап тирбәтер үзеңне. Янында инеше. Кармак сал Чабаклар сикергән урынга... Төш җитү белән үк малларын Китереп туктатыр «борынга». Бәрәңге күмәр ул көленә, Тергезеп җибәргәч учагын. Орденнар тасмасын күрсәтер, Булды дип минем дә ут чагым. Авылда һәр кеше сугышчы, Игенче, терлекче тумыштан. Быргысын кычкыртып кайчандыр Болынга кайтты ул сугыштан, Ә быргы авазы кайчан да Юлдашы булмады давылның. ...һәр көнне быргысын кычкыртып. Йокыдан уяна авылым. Авыллар, авыллар... Кайсының Бары тик нвлларвм нүмделер. Һайналлар куясы бар ала: Солдат күк сугышып үлделар. Кем кага таң белән кыңгырау? Ишетелә чылтырап ерактан. Җил чаба, итәген күтәреп. Әйтерсең аңарга ут капкан. Шомыртлар, кемнедер көткәндәй, Башларын сузганнар урамга. Кем кага таң белән кыңгырау? Моны соң нәрсәгә юрарга? Кыз төшә авылга. Кыңгырау Ерактан ук сала хәбәрен. Сирень дә сөенеп түшенә Кадаган чәчәкнең зәңгәрен. Малайлар йөгерә, ялтырап Кала тик әй табан аслары Акбайлар, Сарбайлар чабалар Тоймыйча кай төшкә басканын. Кушылган шикелле кошларның Җыры да ул шаулы тавышка. Кыз төшә авылга, әйтерсең Берьюлы мең шатлык кавыша. Әбиләр тын гына озатып Калалар бизәлгән атларны. Барысы да безнеңчә! — дигәндәй, Кул изи авылның картлары. Кыңгырау чылтырый. Кыз төшә, Оланнар ишәер тагын да. ...Бу юлдан без күпме ирләрне Озаттык җәйнең бер таңында. Кыңгырау тагылган атларда Киттеләр, Моң калды күңелдә. Кыңгырау тагылган атларда Кайтырлар шикелле бүген дә... Кыз төшә, «Юлыңа — ак бәхет» — Дигәндәй, каеннар иелгән. Назлы җил биетә гөлләрне, Кочаклап алган да биленнән. Чылтырый кыңгырау, Әйтерсең Яшьләрдән көнләшә-көнләшә, Теле бер булса да, Бүген ул Йөзләгән телләрдә сөйләшә. Мариның такмагы аңардан, Башкортның моңнары коела. Тел төрле булса да, уй-хисләр Сүтелмәс йомгак күк тоела; Бер илнең баласы барысы да, — Удмурт та, чуваш та, татар да... Кыз төшә, Йоласын китереп, Кыңгырау чылтырый атларда. Әйтерсең мәңгегә тынмаска Кузгаткан ул шатлык давылын. ...һәр көнне кыңгырау чыңлатып, Йокыдан уяна авылым. 5 Авыллар, авыллар Әйтерсең Һәрнайсы үзе бер башкала. Барасы юллары аларның Игеннәр кырыннан башлана. Кем җырлый өздереп таң белән? Тирә-як бәхеткә туенган. Чыга күк бүгенге һәрбер җыр Ургылып җирнең үз куеныннан. Йөрәкне җилкеткән аһәңен Тоймаса тоймас тик таш кына... Кем җырлый өздереп таң белән, Кайгы-зар төшкәнме башына? Җыр суза яшь егет. Әйтерсең Җыр урып йөри ул кашлакта. Бөртекләр урнына җыр тулып Өлгергән шикелле башакта. Игеннәр сусаса, авылның Йөрәге кысыла шикелле, Амбарда сакланган ашлыкның Соңгысы сосыла шикелле... Басулар яныннан узганда Җиңел дә, рәхәт тә сулавы, Колакта чыңлый күк әле дә «Мәм-мә» дип балалар елавы. Әле дә хәтердә: Язларда Көз калган башакны җыйган чак. Черегән бәрәңге җирендә Саз ерып калды ул бала чак... Таянып авылның иңенә, Басты ил яңадан аякка. Теш чыккан көннән ук авылга Бурычлы булсак та кай якта. Шул бурыч әйтерсең җыр булып Ишетелә бүген дә һәр яктан. Бәхетне басулар өстенә Язабыз без алтын башактан. Стена шикелле калкынып Бүләр ул юлларын давылның. ...һәр көнне күңелле җыр сузып, Йокыдан уяна авылым. 6 Авыллар, авыллар... Берсе да Сайламый тормышның сайлысын. Әзер ул үзенең иңе на Алырга бвтен ил кайгысын. Кем шакый тәрәзне таң белән? Үтәме җил хәтер яңартып? Нык безнең хәтер дә, Йөри ул һаман да чәчләрне агартып. Онытылыр бары тик йөрәкләр Сукканда иң соңгы сәгатен, Кем шакый тәрәзне таң белән, Җибәреп йокының ләззәтен? Почтальон кыз икән. Йөри ул Әйтерсең таң нурын өләшеп. Бу фани дөньяда кешеләр Туймаслар, ахрысы, серләшеп. Туганнар язалар, танышлар, Ерактан язалар, якыннан. Хат килә хәтта күз күрмәгән Диңгезләр, океаннар артыннан. Хат килә күп еллар үткәч тә, Өзгәч тә бөтенләй өметне. Күпме хат Үлгән дип саналган Меңнәрчә кешене терелтте! Килә хат, Сер итеп эчендә Китерә хәбәрнең төрлесен. Берәве яралый йөрәкне, Берәве тазарта чирлесен, Харьковтан язалар, Мәскәүдән, Мишалар язалар, Павеллар... Утларның авызыннан аларны Каерып алдылар авыллар. Җәяүләп, Атларга төялеп Килделәр кышның бер кичендә. Украин, белорус, эстонга Аш пеште татарның мичендә. Татарның кунакчыл зур өе Барысын да үзенә сыйдырды. Бергәләп урдылар игенне, Бергәләп саудылар сыерны. Меңләгән йөрәкләр берьюлы Типтеләр гүя һәр кешедә. Бер максат күтәрде авылны Мең төрле батырлык эшенә. Үземә җил өрә димәде,— «Тик фашист явы тиз кырылсын!» Фронтка озатты авылым Киемнең яңасын, җылысын. Үзем ач димәде авылым,— «Тик фашист башы тиз ватылсын!» — Фронтка озатты авылым Ризыкның тәмлесен, татлысын... Хат килә элекке солдаттан: «Хәтердә гел Мәскәү яклары. Син бәйләп җибәргән оекбаш Аякны өшүдән саклады». Хат килә хәзерге солдаттан: «Торма син борчылып, аһ орып. Кайтырга чыгамын, әнкәем, Постымны энемә тапшырып»... Хат килә авылга, Аларда Шатлык та мең төрле, сагыш та. Авылны әйләнеп үтми һич Дөньяда бер генә язмыш та. Кичерде башыннан тормышның Ничәмә-ничә ул давылын. ...Шакып гел күңелләр тәрәзен, Йокыдан уяна авылым.