«ЯШИ АЛМЫЙМ ШУЛ МИН ЯНМЫЙЧА»
Киң катлау укучылар алдында үзен татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныткан Шәйхи Маннурга бу көннәрдә җитмеш яшь тулып килә. Шушы гомернең ярты гасырлык өлешен ул әдәби иҗат мәйданында, олы максат һәм хыял-теләкләр белән янып яшәп, социализм төзү эшенә «җыр белән кирпеч салышып» үтте. Шәйхи Маннур таланты әдәбиятыбызның төрле-төрле өлкәләрендә, жанрларында ачылды. Егерменче һәм илленче еллар арасында ул барыннан да бигрәк социалистик җәмгыять шартларында яңа шәхес формалашуын сурәтләп биргән эпик поэмалар шагыйре буларак уңыш казанды. Шәйхи Маннур авыл тормышын, кешеләрен яхшы белә. 1905 елда туып, ун яшькә | кадәр Тулбай авылында (хәзерге Мамадыш районы) тора һәм ятим тормышның (аңа җиде яшь чакта әнисе үлә) ачысын татый. Сезонлы эшче Фәрхулла абзый улы Шәйхине бер кайтуында шахталы җирләргә—«Ерак күмергә» — алып китә. Октябрь революциясе миллионлаган Шәйхиләрне — эшче һәм крестьян баласын— ачлы-туклы тормыштан коткарып, уку, яңа җәмгыять төзү өчен көрәшүчеләр булып үсү мөмкинлеге тудыра. Яңа революцияне «яңа җыр» итеп кабул иткән, күңеле , ашкынулы дәрт белән тулы Ш. Маннур да белемен күтәрү уе белән яна, үзешчән сәнгатьтә бик теләп катнаша, газеталарга хәбәрләр яза. Тукай, Гафури, аеруча Такташ әсәрләре белән ныклап танышу, Свердловскида гөрләп торган культура тормышы, йөрәкне биләп алган романтик хис-кичерешләр аны шигырь язуга алып килә. Аның беренче шигъри тәҗрибәләре 1923—24 елларда Урал, Себер газета-журналларында дөнья күрә. Талантлы шагыйрь булып Ш. Маннур 1928—29 елларда таныла, бу чорда аның иҗат активлыгы да бермә-бер арта. Рухи дөньялары «елмаюлы кояш» нуры белән яктыртылган кеше образларын тудыру юлында беренче уңышлы адымын Ш. Маннур «Чуен ташкыннар» (1930 ел) поэмасы белән ясый. Бригадир Хисмәт образында бишьеллыклар чорының ашкынулы атмосферасы, гражданнар сугышында җиңеп чыгып, тыныч тезелештә дә фронттагыдай ярсу һәм дәрт белән көрәшкә күтәрелгән гади кешеләрнең күркәм сыйфатлары калку гәүдәләнеш таба. «Чуен ташкыннар» поэмасын шагыйрь социалистик төзелешнең алгы сызыгында торып яза, Донбасста прокатчы, Днепростройда бетончы булып эшләү аңа үз әсәрләрендә чорның героик сулышын тулырак сурәтләргә юл ача. Утызынчы еллар башы крестьян тормышында да тарихта тиңе булмаган гигант үзгәрешләр килеп чыгу белән характерлана. Күмәк хуҗалыкларга берләшү, ата-баба- дан калган гадәт-йолалардан арыну авыл кешесенә җиңел генә бирелми. 1932—33 елларда «Коммунист» газетасы (Мәскәү) редакциясе хезмәткәре, ә аннары Казан педагогия институты студенты Шәйхи Маннур да, башка татар шагыйрьләре кебек, коллективлашуның зарурилыгына, якты тормышка чыгуда бердәнбер юл икәнлегенә төшенә баручы крестьян психологиясен аңларга омтыла һәм, «Меңнән бер кичә» поэмасын язып, Гата образын иҗат итә. К чоры татар поэзиясенең күренекле әсәре булып танылды. Утлы елларда тупланган тормыш тәҗрибәсе, солдат батырлыгын, рухи матурлы, гын күрүдән туган хис-кичерешләр материалны иңләбрәк ала торган жанрга мөрәҗәгать итүне сорый. Сугыш тынуга бер ел да үтми, аның «Казан кызы» поэмасы басыла Дилбәр образы аша канлы көрәшнең фаҗигале чынлыгын сурәтләп, хатын-кызлары- бызның ирләр белән янәшә геройларча сугышуын җырлап, Ш. Маннур сугыш темасына язылган җитди әсәр тудыра. 60—70 еллар әдәби хәрәкәтендә Ш. Маннур прозаик буларак катнаша Дөрес, әле егерменче елларда ук, иҗатының яңарак кына башланып килгән чагында, ул берничә чәчмә әсәр бастырган иде. Ләкин ул вакыт поэзия җиңде, һәм менә хәзер дистә, ләрчә еллар буе бөтен күңелен шигърияткә багышлаган әдибебез прозага килә. Иҗат эшчәнлегенең характеры үзгәрүгә тормыш тәҗрибәсе дә йогынты ясады булса кирәк. Ул үз гомерендә күпне күргән, төрле-төрле шәхесләр белән очрашкан: сугыш кырларында аның дистәләрчә каләмдәшләре һәлак булды. «Муса» романының туу-язылу тарихы турында уйланып, Ш. Маннур: «Муса үзе сорады кебек»,— .дигән иде. Бу сүзләрдә дә проза жанрына, аеруча аның роман кебек катлаулы формасына мөрәҗәгать итүнең очраклы түгеллеге ачык күренә. Муса Җәлил образын Шәйхи Маннур яратып иҗат иткән, ул романның беренче битләрендә үк күңелгә кереп урнаша һәм соңгы битенәчә уй-хисләрне үзенә тартып яши. Аеруча Мусаның героик характерын, көрәштәшләренә мөнәсәбәтен күрсәткән вакыйгалар Ш. Маннурның прозаик буларак көчлелеге турында сөйли Күптән түгел әдибебез укучылар игътибарына өр-яңа әсәрен — «Агымсуларга карап» повестен тәкъдим итте. Анда чирек гасыр эчендә автор башыннан узганнар тасвирлана. Авторның тормыш юлы—татар ярлы-ябагае баласына Бөек Октябрьның ни бирүе ачык мисал бит1 Шул сәбәпле ул үзенең малайлык, яшүсмерлек елларын (1910—1920) бигрәк тә тәфсилләп сурәтли. Әсәрдә сезонлы эшче Фәрхулла малаеның революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы язмышы төп урынны биләсә дә, автор аның янәшәсендәге тормышны, авыл крестьяннарының, шахтада бил бөгүчеләр, нең истә калырлык образларын да биреп бара Шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннурның балалар өчен язган әсәрләре дә күп. Ул кечкенәләр һәм мәктәп яшендәгеләр психологиясенә хас үзенчәлекләрне яхшы белә, шигырь, поэма, хикәяләрен кызыклы итеп, бала күңеленә үтеп керерлек итеп яза Ш. Маннур фидакарьлек, зур осталык сорый торган әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә бирелеп эшләде. Пушкин, Лермонтов, Шевченко, Җамбул, Стальский, М. Бубенноэ, Гата образында Ш. Маннур социалистик чынбарлыкта хезмәт кешесе күңелендәге хыяломтылышларның чынга ашуын шактый нечкә психологик детальләрдә күрсәтүгә ирешә. Шулай да Маннурның үзенчәлекле шигъри таланты бар куәтенә «Гайҗан бабай» әсәрендә ачыла. Азат, коллектив хезмәтнең кешене күтәрүен, аңа канатлар куюын күргән, яшәү тәмен татыган хөр күңелле, җор телле Гайҗан бабай менә кырык ел буе безнең күңелләрдә яши. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Бу чорда иҗат ителгән «Шофер һәм малай», «Моңар нинди исем табарга», «Халык улы» кебек шигырьләре һәм балладалары безне хәзер дә дулкынландыра. Ә «Чәчәкләр һәм снарядлар» балладасы исә олы мәгъ- нәлелеге, эмоциональ көче белән сугыш С. Михалков, К. Паустовский әсәрләрен татар телендә яңгыратуы ечен китап укучы- ларыбызның аңа рәхмәте зур. Ш. Маннур ярты гасырлык иҗат гомерендә очерк һәм публицистик язмалар, «ык> Тәнкыйть мәкаләләре авторы сыйфатында да актив чыгыш ясаучы әдип. Әнә шундый күпкырлы иҗат кешесе ул Шәйхи Маннур. Аның әдәби эшчәнлеге хөкүмәтебез тарафыннан югары бәя алды: ул 1939 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, <957 елда «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнде. Әдәби тәнкыйтьтә, әдәбият тарихында да (Г. Ахунов, Н. Юзиев һ. б. мәкаләләре) Ш. Маннурның «Чуен ташкыннар», ■Гайҗан бабай», «Казан кызы» һәм башка күп әсәрләре татар совет әдәбияты хәзинәсендә урын алган әсәрләр итеп карала. ...Моннан егерме еллар элек әдибебез: «Ник янасың!» — диләр дуслар миңа. Яши алмыйм шул мин янмыйча; Кешеләрнең күңел почмагына Энҗедәй дә якты салмыйча. «Кешеләрнең күңел почмагына якты салу» дөньяда иң мактаулы эшләрнең берсе бит ул!