Логотип Казан Утлары
Роман

УРГЫЛ

куп икенче атнасын инде конвейер штрегендә заИК, X бойщик булып эшли Бер ай буе ат к>ып. көче сүлпәнәйгән, беләкләре, кәйлә урынына дилбегә тотып йөреп, йомшарган. Кичләрен бөтен тәне сул- ТЙ/уД.Jr кылдап сызлый, балтыр сөякләре авырта. Эштән туктаса, кузгалып китүе мең бәла. Мондый хәлләр Д элек тә, шахтада беренче көннәрен азапланып ят канда да, булган иде. Менә һәммәсе янадан ка- б атла на. Инде элекке эзенә төшеп килә иде, беркөнне Степанов аңа кичкә үз янына керергә кушып китте Забойщиклар кытлыгын шахта хуҗалары хатын-кызлар җир астына төшкәнче дә татыганнар иде инде. Әкияттәге саескан шикелле: томшыкны алсаң, койрык ябыша, койрыкны алсаң — томшык. Үз вакытында штрекләрне дә төзи барырга кирәк, лавадан анда кеше алсаң, күмер чыгарырга калмый. Штрекләр төземәсәң, ахыр чиктә лавалар бөтенләй килеп төртелә. Степанов Якупны үз бүлмәсенә әнә шул хакта сөйләшергә чакырган икән. Якупка берьюлы алты забойщик беркетеп, ике забойга җибәрде. Үзең дә тир түк, эшләтә дә бел дип, колагына киртләде. Проходка, тик проходка! Югыйсә, лавалар стенага килеп төртелә. Хәер, Якуп боларны үзе дә яхшы белә. Шахтаның законы шундый: кергәнче, чыгар юлыңны кара! Хәзер Якуп аңын җыя алмый: тышта ат белән икәү генә булса, монда алты забойщик. Анда ничек тә көнне төнгә аударып уздырды Шахтага кире кайткач, куанычтан авызы ерылды. Аңлый ул хәзер: йодрык төеп, аяк тибә-тибә гайрәт чәчүләр, сугыш вакыты булса да, күккә чөйми икән. Хәзер аның башына әнә шул хәсрәт төште ничек итеп алты кешене берьюлы, орышмый-нитмн генә эшләтергә? Ничек иттереп аларның барысын бергә бертигез тир түктерергә?.. Бик пошаман хәлдә ике забоен да җентекләп тикшереп чыкты: җаның нихәтле тели — шултикле күмер шартлатылган. Әле Талигага, әле Варяга текәлеп, беркавым карап торды: кайсын кая җибәрергә? Ахыры. Башы 10. 11 саннарда — Без Таня белән конвейерныйга барабыз.— диде Варя, анын уен сизенгәндәй. Якуп каршы килмәде: риза, болар махы бирмәс, конвейерныйга бик тә кулайлар. Шулай да кисәтеп әйтеп куйды: — Карагыз аны, көн саен икешәр тапкыр шартлатып, икесен дә җыештырып бетерәсе! Үзегезгә Шабанов белән Петяны да ияртегез!—Ә эченнән: «Наприенко авыр сөякле, үземә калыр».— дип уйлап куйды. Наприенко сүзгә катнашмыйча бер читтә тәмәке пыскыта. Моңарчы Ухановның стена газетасына төшерүе дә, Степановның җыен хатын-кыз алдында гарьләндерүе дә бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга барды аның, ә Якупны санга да санамады, тик газетага төшерүеннән генә бераз шүрләп йөри. Хәзер нишләр икән? Якуп аны Степановтан үзе сорап алды, тазалыгына кызыкты. Андрейга күз төшерде: монысына көрәк сабың гына чыдасын! Көр тавыш белән әйтте: — Ну, туганнар, сез икәүләшеп вагонеткалар китереп төйи торасыз, ә мин сезгә якынрак итеп ыргыта торам. Шулай итмәсәк, төяргә ерак, иртәгә рельсларны якынрак китереп салырбыз. Бүген янда гына рельслар юк. Өстен чишенеп атты да, эш тансыклаган кешедәй, көрәгенә ябышты, ни арада бер-ике вагонеткалык күмер ыргытып та өлгерде, бүтән урын юк иде. Наприенконың сөмсерләре коелды. — Мина дисә, бөтен штреген күмеп ташла. Барыбер тауны актарып бетерә алмассың, балаларыңның балаларына да җитәр. — Иренеп кенә урыныннан кузгалды: читкә китеп утырмакчы иде. Андрей аның алдына буш вагонетка китереп куйды да төяргә кереште. — Утырмый тор әле, — диде Якуп, Наприенконың шылыр юлын томалап. күмер ыргыта башлады. — Кулларыңны син дә уйнат, бабай!—диде Андрей хихылдап.— Иртәдән үк нәзегәеп китәрсең дә. теләсә кайсы ярыктан узыл йөри башларсың. «Мин сине биетермен әле. үжә*г», диде Якуп эченнән һәм Напрпенко- ның алдына күмерне өйгәннән-өя барды. Наприенко аңа усал бер караш ташлады, көрәген алып, иренеп кенә төяргә кереште, вагонетка белән стена арасын тизрәк бушатып, чыгып шылмакчы итә иде. Бер көрәк сала да Якупка карый, икенчесен сала да тагын карый. . Менә вагонетка туп-тулы булды. Якуп шундук бушын китереп куйды. — Наприенко агай, егет икәнсең! Теләсәң, күптән түшеңә орден тагып йөрер идең.—дигән булды. — Давай, давай, җиңел кулдан тагын бер шартлатырбыз. — Бригадир! Хәләл хатыным хакына үтенәм, ыргытмый тор азрак, сабыр ит! Тамак ялгагач та җитешербез, — дип ялынды Наприенко. — Утыр күмер өстенә, Наприенко агай, аша. Ләкин тиз тот! Забой сине көтми... — диде ана Якуп. Наприенкодан канәгать ул: кирәксә үгез егар, теләсә тауны ишәр. Моны өчаяк тагып йөргән Шабановка тинләп булмый. Наприенко шахтага көн саен ризык тутырган сумка күтәреп йөри, ипие дә. шикәре дә, чәе дә, ите дә бар. Хатыны бер җирдә дә эшләмәгәч, ашамлык эзләп әллә кайларга барып кайта... Бераздан тагын эшкә керештеләр. Якуп забойга унбишләп тишек бораулады. һәрберсе икешәр метр тирәнлектә, баш бармак кына сыярлык. Шартлатучы шул тишекләргә аммонал тутырачак та, тишекләрнең авызын кызыл балчык белән тыгызлап томалагач, детонатор шнурына ут кабызып. Прошка әйткәндәй, трах-бах иттерәчәк. Бораулап бетергәч, Якуп, шартлатучыны табарга, яки десятникка әйтергә дип. баш штрек буйлап ашыгаашыга конвейерныйга китте. Каршыга вагонетка этеп баручы Талига очрады. Болай икәүдән-икәү генә күптән очрашканнары юк иде. Талиганың кулыннан тотып, күзләренә карады. Күзләрендә аның сүнәргә торган таң шәүләсе, юк, сүнәргә торган түгел, балкып китәргә әзер торган ай нуры иде. — Талига! —дип пышылдады Якуп. «Мин синсез яши алмыйм», дияргә авызын ачты, тик... Талига, аның кулын сүзсез генә читкә этәреп. . китеп барды. * Алешасыннан хат килә башлаганнан бирле Талига көннән-көн үз кабыгына төренә бара. Гайбәтчеләр теленә юлыкмас өчен, көтүдән качкан кәжә шикелле, иптәшләрен читләтеп үтә, сүзләренә катнашмый, шаярмый, көлми. Кичә иртән Степанов нарядныйда: «Әхмәтҗановка ияреп барырга кем риза?» дип сорагач, ул да теләк белдерде. Варя да шушы бригадага кергәч, икәүләп эшләве уңайлырак булыр дип уйлады. Алар икесе дә үткән-сүткәнне сорашып, бер-берсенең теңкәләренә тимиләр. Иртән Варя әйтеп куйды. — Нык бул, Таня! Җебеп торсаң, бәян бер тиен бу дөньяда.— диде. Забойга килүгә, вагонетка китереп төяргә керештеләр Петя эре кисәкләрне ваклап аларга якынрак ыргытып торды. Күмерне төяп озатып бетергәч, Петя борауларга тиеш. Шабанов вагонеткалар йөртә, монда вагонетка алып килеп һәм аны илтеп йөрүләре озакка сузыла ара ерак иде. Шулай биш-алтыны төяп озаткач, Шабанов һаман килми дә килми. — Эшне юри өзмәкче, әшәке жан! Олакты да батты, — дип. Варя аны сүгәргә кереште, һаман күренмәгәч, Шабановны эзләп йөгерде. Монысы да китте дә югалды. Менә хәзер Талига штрек буйлап атлый. Варя Шабановны тукмап ташламагае дип курка ул. Штректә утлар җемелдәгән жиргә хәтле килсә, вагонетка рельстан төшкән. Варя аны куярга азаплана, аты-юлы белән сүгенә, тәгәрмәч асларына кыстырган такта кисәкләрен типкәләп кенә очыра. Бераздан тынды да көлә-көлә сөйләп бирде. Шабанов, мескен, төш вакыты житте дип, вентиляция штрегенә чәй кайнатырга китеп барган. Анда җиләс һава, ут-күз куркынычы да юк, кеше-фәлән дә йөрми. Рельстан төшкән вагонеткасын үзе генә куя алмагач китеп барган икән. Ул арада Шабанов үзе дә килеп житте. Кәефе ярыйсы күренә иде Бу карт гүя ашау өчен генә яралган, ашау өчен яши һәм ашап үләчәк икән диярсең: бөтен эше шуңа җайланган. сүзе дә шуңа корылган иде. — Тамак ялганды. Солы кибәгеннән тагын кесәл пешерергә куеп калдырдым, — диде, кулындагы чүмеч кадәрле агач кашыгын ялый- | ялый. м w Варя, ачуын йотып, әйтеп куйды: — Ярый, кесәлең пешеп җиткәч, бергәләп сугарбыз. — Дүртебезгә дә җитәр, мул куйдым. Пешекченең ире кайда? — Шабановнын шулай Петя турында сорашуы иде. колагын торгызды, нигәдер кәйлә тавышы ишетелми. Шуннан соң сөйләп китте: — Ул бичара ир заты хатыны белән минем күршедә генә тора. Көн саен ишегалдында ирле-хатынлы кәмит куялар. Бүген иртән Петя, бичара, эшкә жыена теге мичкәсе чәрелди: «Ирмени син! Квартирант кына шунда. Пешмәгән сөяк!» —ди. Ә бу. мескен, дерелди, калтырана Курәсен. буген дә борчаклары пешмәгәндер. Сугыш бетмичә өйләнмәскә ант итеп куйдым хатыннар. Такыр ашым, тыныч башым. — Ул пешекче түтәй үэеннеи дә бирер нде кирәгеңне! — дип хихылдый Варя^ та6ак аш куГ|Са а11ын янына ярты ч„Ләк бәрәңгесе белән бер ипиен дә кызгавмаса, без дә курыкмас идек әле. Нн әйт4, «к. У.» J* 12. ХӘКИМ X Ә Л Р У Л Л И н ф УРГ ыл сәң дә шахтер кисәге бит! — Шабанов борын киереп еш-еш иснәнә башлады, кесәле көйгәнгә охшый, тик бу ис өчаяк калдырган яктан түгел, забой ягыннан килә иде. Шабанов кинәт: — Кесәлне чәлдергәннәр! Мине кәкре каенга терәткәннәр! — дип ысылдый башлады. Варянын күзенә изүләрен чишеп, янып-пешеп өчаяктан кесәл ашап утырган Петя чалынды. — Ай, кесәлем! Хараплар гына иттең, булдыксыз ир! Күз яшем тотар әле бер, бәдбәхет! — дип, Шабанов Петяны куа китте. Петя урыныннан торды да өчаякны тибеп тә очырды. Кесәле Шабановның өстенә, битләренә чәчрәде, ә өчаяк штрек буйлап, колашаларга бәреләсугыла, «мич» буенча түбәнгә очты. — Каһәр суккан американец! Өйрәнгәнсен берьюлы йөзәр йомырка тыгынып... Талига белән Варя Петяны шелтәләргә тотындылар: карт кешене ник алай мыскыл итәсең? Хатыннар йомшак тел белән сөйләшә-сораша торгач, Петя эч серен ачып салырга мәҗбүр булды. Аны берничә көн хатыны ашатмаган икән. Ипи карточкалары да аның кулында ди. Карыны бик ачканга, кесәлгә кызыккан, шаярудан түгел икән. «Мич» буйлап менеп килгән Якупның кулында өчаягын күргәч, Шабанов сөенеп куйды, йөзе яктырып-ачылып китте. Бу забойда күмер бик аз калган, яңадан бораулап шартлатырга бик мөмкин. Якуп килгәч, Варяга штрек киңәеп, биегәеп киткән кебек тоелды. Соңгы көннәрдә аның һаман Якуп белән сөйләшәсе, аны гел күрәсе килә иде. Әмма егет Талигадан күзләрен алмый. Талига, бер дә исе китмичә, борылып та карамыйча, күмер төйи. Ихтимал, шуңадыр Якупның кәефе юк. ул Петяга җикеренә башлады — Нигә эт кырып йөрисең, бүкән! Син забойщик түгел. Сиңа кәйлә тоттырдың ни дә, тирес сәнәге тоттырдың ни...— Сүзеннән кинәт кенә туктап калды Бераздан җайлабрак эндәште: — Караны, Петя, мин икенче әйләнеп килгәнче бораулап бетермәсәң, үзеңә үпкәлә. Минем бригадага аяк басармын дип уйлама. Безгә бөтен участок күзен баглый, эшләп күрсәткәнебезне көтә. Петя, аңлашыла дигәндәй, ияк какты Якуп «мич» буйлап үзенең забоена, Наприенко янына төшеп китте. Хәзер ул, Андрейны лавага күчергәннән сон, Наприенко белән икәү генә эшли. Караңгылыктан аның: «Күмер кирәк, күмер!» дигән тавышы яңгырады. Аңа җавап биргәндәй, баш штректа гөрс-гөрс иткән шартлау тавышлары ишетелде. Гүя әллә кайдан сугыш авазлары, туп гөрселдәүләре биредә кайтаваз булып яңгырый иде. Икенче көнне Петя эшкә чыкмады. Якуп аны эзләп өенә барды, больницага сугылды, сорашты, белеште, беркайдан да тапмады. Бу вакытта Петя мунча чормасында төн җиткәнне көтеп утыра иде. Караңгы төшкәч, поездга утырып, фронтка китмәкче ул. Малай чагында урам буенча яшьтәшләре арасында өстенлек алып яшәгән, аларны һәр вакыт үзенә буйсындыра алган Петяны шахта якларындагы тормыш чанасы салулы юлда аударды да салды. Менә төн дә җитте, әмма Петя чормадан төшеп, капчыгындагы бер сынык ипие белән ыжгырган суыкка чыгып китәргә батырчылык итми әле. Ә монда ана ышык, җылы... Андрей, Якуп бригадасыннан лавага күчкәч, шулай ук авыр эштән сыгылып төште. Дүрт-биш көнен ничек кирәк алай уздырды. Ә Ургылда моңарчы гомер булмаган хәл туды. Бик каты салкыннар башланды. Урамда кешеләр йөрүдән туктады. Барысы да тизрәк өенә кайтырга яки шахтага, җылыга керергә ашыга. Анысы бер хәл әле: кеше суыктан җылы җиргә качып котыла ала. түзә белә. Поездлар йөрми, алдагы семафорлар, вагоннар күренми. Ьөтен тирә-якны томанлы сыкы баскан. Участокларга терәүлекләр та- * шу да тукталган. Тракторлар, автомашиналар, бәрелешүдән куркып. _ йөрмиләр, салкында тәгәрмәчләре әйләнми. Эстакаданы күмер баскан, 2 1өяп озатырга вагоннар юк. Ашханәләргә, кибетләргә китереп җиткер- £ гәнче, ипи бозга әйләнә. Суык баш штректәге су торбаларын эштән чы- * тарган, канауларны боз каплаган. ' ♦ Партия оешмалары һәм шахта җитәкчеләре бөтен Ургыл халкын = салкын белән көрәшкә чакырды. Бу көннәрдә карт-корысы, карчыгы- “ кызы, малай-шалае кәйлә тотып боз чаба, носилкаларга тутырып боз - ташый. Кешеләрнең күзләре генә җемелди. Башлары, аяклары, куллары £ кем нәрсә тапса, шуңа төренгән, һәммәсен ап-ак бәс чорнаган, урман- Е дагы чыршыга охшап калганнар. Ямауярыклардан, тишек-тошыклар- £ дан үтеп, суык сөякләргә хәтле чеметтерә. Тик кеше дигәнең барыбер * үзенекен итә: шахта эшли, һавасы да әкрен-әкрен генә тора, бозлары әрчелә, поездларны йөртергә дә әмәле чыга. Салкын көннәр айлар буе * тормас, туктар, эш тагын элекке җаена кайтыр, тормыш җайланыр. £ Тик Андрей гына... Кичә ул боз ташыганда уң кулының баш бармагын вагонетка тәгәрмәче астына кыстырып, эштән азат ител мәкче иде, көче җитмәде. Бармагы кешенеке түгел, үзенеке ич. Гитлернын басып керүенә ул гаеплемени?! Юк, бүтән түзәр әмәле калмады. Тизрәк башны алып качарга, бу газаптан котылырга кирәк. Өйдә бик озак эзләнгәч, капчыкка бер кат эчке кием, әнисенең ефәк күлмәкләрен тутырды, өйдә булган бөтен ризыкны — бер сынык икмәк белән бер ит консервасын салды, кирәк булып куюы бар дип, әтисе бүләк иткән аю тиресен дә алды. Өстенә каракүл якалы постау пальтосын, куян бүреге белән киез итеген киеп, караңгы төшкәч, мунча янына килде. Як-ягына каранып алгач, песи шикелле генә өскә үрмәләде. Мунча чормасын ул күптән чамалап йөри иде инде. Әнисе көндез боз чапса, төннәрен шушы мунчада кизү тора. Ана кеше ничек тә улын ташламас, ашарга-эчәргә китереп йөрер. Андрей чорманың эченәрәк, зур мичкәләр янына шуышты. Андый мичкәләр монда биш-алты. Бер дә бәсләнмичә, җылы бәреп торганнары да бар. Коридордан мунча җылысы да күтәрелә. Сүз дә юк. рәхәт, бик рәхәт. Әмма саклык кирәк, бик сизгерлек кирәк. Ничек тә тотылмаска! Җир астында унбишәр сәгать тубыктан пычрак ерып йөрисе юк, көрәк һәм кәйлә дә җелекне суырмас. Тик нигәдер бик шомлы, кемдер сагалап торадыр кебек тоела. Әле анда, әле тегендә чыж-пыж итә, нидер чылтырдый, сызгырып-сызгырып ала. Булмаса, тамак ялгап алырга кирәк. Бөтен запасы бетә бетүен, әнисе ни дә булса китерми калмас әле. Менә тамагы да тук. Мичкә өстенә менеп аю тиресен җәясе дә рәхәтләнеп сузылып ятасы. Юк. һаман әле күңеле үз урынында түгел. Анда кыштырдый, тегендә пытырдый. «Күселәр такта кимерә торганнардыр, йокыга талсаң, шыр сөякләреңне генә табарлар», — дип, ятарга коты оча. «Әллә берәрсе бармы? Шайтан мәллә?» , Ахырда ятарга батырчылык итте, ләкин тагын торды. Консерва тамагын киптергән, су эчәсе килә иде. Су алып булмасмы дип мичкәләрдән эзләде Ип читтәгесенең өсте ачык, бераз салкынчарак та бугай. Эх бәхет! Торбаларга басабаса, мичк» өстенә үрмәләде, аннары аска төште Бармакларының юешкә тигәне сизелде Авызын тамчы астына тотыш туйганчы эчте. Кире өокә үрләде, менеп җиттем дигәндә генә аяклары таеп, мәтәлеп суга чумды. Ярый әле, муеныннан гына икән Нишләмәк кирәк, шәрә калып, кием киптерергә мәҗбүр. Кайнар торбалар өстенә өс-башын элде. «Чормага менә башласалар, шушы мичкә эчендә качып калырга була икән». Җылы мичкәгә аркасын терәп басып тора, киемнәре кипкәнен көтә, калтырана, тешләре шак-шок итә. Шул вакыт теге башта аяк тавышлары ишетелде. Андрей, бөтен гәүдәсе белән мичкәгә сеңде. «Шайтан, шайтан!» дип кычкырганын үзе дә сизми калды ул. «Шайтан» чорма авызындагы яктылыкка килеп житте. Андрей танып алды: Петя икән ич бу. Күреп торган, ахры, нәкъ бире таба килә. — Бондаренко! Теш арасына кыстырырдай ниен бар? — Үземә дә юк. — Күзгә көл очырма, яме! Әлерәк кенә ит консервасы тыгындың. Андрей юеш киемнәрен киеп маташа иде. Көтмәгәндә Петя аның җиңеннән тартты: — Киттек! — Кая? —Прокурор каршына. Петяның шушы ике сүзе Андрейны тетрәтеп җибәрде, күз аллары караңгыланып, бөтен тәненә эсселе суык йөгерде. Үзалдына: «Куык очыра. Күрәләтә утка барып төшмәс. Таң атканчы күмер вагонына утырып кая да булса шылмакчыдыр. Бу вакытта нәкъ поезд китә, әнә кычкырта. Әллә аңа ияреп үземә дә чамаларгамы? Сабыр кирәк, сабыр! Тышта суык шатырдатып усакларны яра, ә монда җылы»,— днп уйланды. Петя киткәч, Андрей тагын ике көн шушында ятты. Ә карын үзенекен итә: ашарга сорый иде. Әнисе һаман юк та юк. «Ана улын ташламас, кич булмаса төнлә, төнлә булмаса иртән китерер»,— дип уйлады Андрей. Өченче төне дә рәхимсез узды. Ә әнисе Настяның эшкә чыкмавына да өченче тәүлек булды. Аны да үзе турында кайгырту мәшәкате йөгәнләп алган. Ул, Михаилга ияреп, Ургылдан китеп барган иде... УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК Хәмзә ике көннең берендә Хәертдин абыйсының өенә килеп йөри. Абыйсы аңа һәр вакыт улым дип эндәшә, ә үзе улының сорауларына рәтле жавап та кайтармый. Юк, малай үпкәләми моңа, аз сүзле кеше икәнен белә ич. Бер кемгә дә җикеренмәс, авыр сүз әйтмәс, эш күп дип беркайчан да зарланмас. Барлык буш вакытын китап укып уздыра. Кайчакта тальян гармунының каешын кулбашына эләктерә дә: «Күңел ачып алабызмы, улым?» — дип сорый. Хәмзәгә җыр гына булсын: көн-төн тыңларга да әзер, үзе дә кушылып җырлый. Кайтырга артык соң булса, Хәмзә кунып та калгалый. Мичкә яга, утын яра, су китерә. Хәертдин абыйсы моңа бик куана. Тик шунысы бик сәер: Хәмзәнең Оксана янына йөрүен бер дә өнәп бетерми ул. Бер көнне Хәертдин абыйсы уйламаганда-көтмәгәндә үзе үк сүз башлады: — Төсне табакка салмыйлар, улым. Үзеңнән үзгәне әүлия дип белмә. Башта аздыралар, аннары башны ашыйлар алар. Ашны сеңгәч, хатын-кызны үлгәч кенә макта икән... Ул шулай Оксанага төрттереп әйтә. Бирелеп тыңлаганны күргәч, яңадан тезәргә керешә: —Бәхет кошы тоткандай, алда-артны белми очынасың, җаныңны йолкып тоттырырдай буласың, ә ул бик матур гына кояшлы бер көнне сине төп башына утырта да калдыра. Йөрисен аннан: «Эх, сукыр булганмын икән!» дип. Хәмзә аптырый: «Нишләп болай начар уйлый ул безнең хакта?». Анары төшенеп ала: «Теге серле альбомның серен ача түгелме сон абзыисы?» 1 Тора-бара Хәмзәне Оксана янына жибәрүдән тыймый башлады карт. Ьик якты өмет чаткысы кабынды анда: улын, килене белән бергә, үз янына алып кайтырга була ич. Йорты иркен, яңа, жылы. Ә үзенең бү- ♦ ген-иртәгә Газраил якасыннан тотачак: жан биргәндә авызына кем су салыр да кемнән бәхиллек сорар? йорты тулы әйберсен кемгә калдырыр?... Хәмзә аның янына берничә көн килми торса, Хәертднн аны эзләп Ухановларга килә. Яшьләрнең күңел ачып утырганнарын күреп мыек астыннан гына елмая. «Булма икән күрекле, бул икән бүрекле. Ә минем кара сакалым кая гына барсам да артымнан калмый. Давыллап килгән яшенле яңгыр көнне туганмын, бөтен гомеремне давыллы елларда яшьнәп-күкрәп уздырдым, актык сулышым да күк күкрәп, яшен яшьнәгән минутларга туры килсен иде дип уйлана үзе. куера. Якуп та нарядныйдан бик күтәренке күңел белән чыкты бүген. Степанов аны яңадан десятник итеп куйды. Янарак кына төзелеп беткән лава беренче көннәрен генә эшли иде. Монда забойщиклар әле күнекмәгән, ияләнмәгән, әмәлен дә табып бетермәгәннәр. Яна лава берәзгәләнүчән дә була. Көтмәгәндә түшәмнән ком катыш су ага башлый. Колашалар һәм йөк ташу тасмалары, әле- гә көйләнеп бетмәгәнлектән, бик еш өзелеп торалар. Күмер дә монда тегеләреннән катырак, ярты смена селтәнмисең, кәйләң үтмәсләнә. Бораулаганда борау кермичә азаплый, кайчакта сынып ук кала Сай борауласаң, күмер аз шартлатыла, смена буена забойшикка төяргә дә. план тутырырга да житми, әле анда, әле монда терәүләр теткәләнеп ярыла, түшәмнән ком, таш сибелеп тора. Гел яман яклары гына түгел, уңайлыгы да күп: буй җитмәслек биек түгел, җирлек көзге боздай шоп-шома, көрәк шуып кына йөри, һава да ХӘКИМ ХӘЯРУЛЛИН ♦ УРЙЫЛ Бу көннәрдә нарядныйга яки шахта идарәсенә килеп керсәң, стенага эленгән газеталар һәм радио тирәсендә төркемләп кеше очратасың. Бөтенесендә дә бик зур сөенеч: безнең гаскәрләр Сталинград янында һөжүмгә күчкән һәм дошман оборонасын өзеп, Сталинград сугышчылары Көньяк фронт белән кушылганнар, фашистларның бик зур көчләрен камап алганнар. Шахтерларның да бу жиңүдә өлешләре бар ич. ничек куанмасыннар да ничек көлешмәсеннәр. Әнә. читтәрәк Гитлердан көлеп чыгарган жыр жырлаганнары да ишетелә. Җиңү көненә яңадан берничә адым атладык дигән сүз. Кузбасс, Урал шахталарына элек шунда эшләгән солдатларны фронттан кайтарып жибәргәннәр. Монда да күптән өзелеп көтәләр аларны. Әнә шул тиздән булачак шатлыклы кавышулар турында да сүз ТИЗРӘК жилли. v Якуп баш штрек буйлап барганда, каршысына Хәертднн очрады. Эшен бетереп, кайтып баруы авын. — Ну энекәш, кара аны. шахта тулы хәвеф-хәтәр. Маңгай күзләрен дә күнел күзләрен дә үз урынында булсын! Чабойлаонын торышын сөйләп бирде: күмер шартлатылган. тегене кудырылган, һавасы саф, конвейерлар сыналган, түшәм һәм җирлек кон.кооы Киткән чакта: .Степанов әйткәндәй, хәерле юл. җанкисәгем! Кергәләп йор. яме!.-дан. Якупнын аркасыннан сойде. Якуп бөтен забойларны үзе дә ныклап тикшереп чыкты. Терәүләр- нык, түшәм дә чатнамаган, такталар да сынмаган. Забойларның стеналарын да тикшерде: ул - бу күренми. Тик урта бер җирне узып киткәндә, аның күзе җирлектән түшәмгә таба сузылган кул яссылыгындагы ярыкка төште. Хәтта кул яссылыгы кадәр дә булмас, көрәк очы гына сыярлыктыр. Чү! Колак тояр-тоймас кына чыжлаган тавыш ишетелә түгелме?! Шундук бөтен тәненә салкын йөгерде. Борын төбендә генә куркынычлы газ сагалап ята түгелме? Әйе. бик мөмкин, метан газы шушындый җеп сыман ярыклардан чыжылдап чыга, дип сөйләгәннәре бар десятниклар курсында. Менә сиңа чүп өстенә чүмәлә! Хәзер үк начальникка һәм тау эшләре инспекциясенә шалтыратырга! Якуп баш штреккә телефонга йөгерде. Хәмзә Оксаналарда утыра. Маринаның да өйдә чагы. Өчәүләшеп «Священная война»ны җырлыйлар: Вставай, страна огромная. Вставай на смертный бой... С фашистской силой темною, С проклятою ордой. Жыр үзәкләргә үтеп керә, үзеннән-үзе йодрыклар йомарлана. Тышта жил улый, дөм караңгы. Тәрәзә пыялаларына өзлексез эре кар бөртекләре бәрелә, ирексездән күзләр шул якка карый. Мондый яман төндә әйбәт хуҗа этен дә урамга чыгармас. Шык-шык-шык!... Кемдер тәрәзә шакый. Кем икән? Әнә хәзер ишекне дөбердәтә, ә үзе керми — ишекнең бикләнгәне дә юк. — Зинһар өчен ачыгыз! «Апа янынадыр», — дип пышылдый Оксана Хәмзәгә, күрше бүлмәгә чыгып торырга ымлый. Алар чыгып киткәч, Марина калтыраган куллары белән ишекне ачуга, Андрей килеп керде. Анын бөтен битен сакал-мыек баскан, күзләре ерткычныкы кебек усал. — Мин аю түгел, күзләреңне алартма, ашамам! — дип, эчкә үтте.— Кырынырга пәке китер! Аннары берәр меңне табарсың бит? Сугыш беткәч тә исәп-хисапны өзәрмен. Әйдә, берәр нәрсә кабарга да бир тизрәк! Марина аптырашта калды, ничек хәл кылырга да белмәде. Беренче юл — булса, аны ашатып-эчертеп, акча тоттырып, каядыр озатырга' кирәк, яки, алай нтмәсәң, идән астында яшереп кенә асрап яткызырга. Өченче юл — хәзер үк милициягә озату. Нишләргә? Әллә куып кына чыгарыргамы? Теләсә кая олаксын. — Андрюша, — диде ул ахырда, — иртәгә үк прокурорга бар! Андрей беравык аңламый торды, тик Марина кабатлагач кына үз хәленә төшенде, күзләре шар булды. — Әгәр дә минем андый изге ниятем булмаса, ул чакта нишләтерсең? — Мәхәббәтем хакына бәйләп илтермен. — — Үзең генәме? — Хәзер инде Андрей каушап калырга исәп тотмый иде. Монда ул кызлар боерыгын үтәргә кермәде, тамак туйдырырга, җылы урын тансыклап керде. Мич янынарак елышып, карлыккан тавыш белән- — Марина... Марина... Мәхәббәт хакына дисен... Эх, син!... Марина отыры Андрейга якынайды, кулларын йодрыклады. — Без, дошманны тар-мар итү хакына, хатын-кыз башыбыз белән дә шахтага төштек. Ә син... Сатлык җан!... ХӘСР ӘТ’ — диде Андрей теш аралаш... — Көзгегә кара, ичмасам. Тәнеңдә песнәк чукырлык та ит әсәре калмаган. Битләреңдә — күмер тузаны. Я. нигә коелып төштең? Әллә дөрес түгелме? Марина чыннан да коелып төшкән иде. Үзенең яман хәлен күптән оелә, гарьләнә, азапланып йөри иде ул. Сөйгән егете авызыннан чыккан бу сүзләр аның йөрәгенә хәнжәр булып кадалды. Бу сүзләрне _ әйткәнче, буып үтерсен иде, ичмасам Мендәргә капланып, үкси-үкси еларга кереште. £ е Әйе, ул кыз бала. Сөяр һәм сөелер чагы. Анын бик матур киенеп * йөрисе, бизәнәсе, төс-битен чибәр күрсәтәсе килә. Тәннәрен чуан басма- * са, бөтен гәүдәсе төннәр буе ватылып сызламаса, эшләгән жире коры, = жылы, якты булса, мондый хәлләргә дучар булыр идемени? Ләкин кем- “ гәдер шахтада эшләргә, күмер чыгарырга кирәк. Корал заводлары. - электр станцияләре, шәһәр мичләре күмер көтә. Менә сугыш бетәр. * авырлыкларның барысы да үтеп китәр, гомерне бушка уздырмадык с дип, горурланып сөйләрлек истәлек калыр... £ Андрей үзенең артыкны ычкындырып ташлавын сизенде. Хәзер Маринаны юатып кына, иркәләп кенә матурлыгына, чибәрлегенә ышанды- _ рырлык түгел. «Ялынып-ялварып, гафу үтенеп караргамы?» — диде ул * эченнән, тик алай итәргә көче житмәде. Идәнгә ауды да үгез шикелле ® үкерергә тотынды. — Мин яшәргә тудым. Яшисем килә минем. Ник таптың мине, әнкәй? Шушындый газап утларына ташлар өченмени?! Кайда син, әнн?! Биредәге шау-шу, елашка әсәреп, эчке бүлмәдән Хәмзә белән Оксана килеп чыктылар, ни әйтергә дә белмичә туктап калдылар. Шул чак һич көтмәгән хәл булды. Андрей, кинәт сикереп торды да, куеныннан ниндидер тимер кисәге чыгарып, кыргый бер тавыш белән — Якын килмәгез!.. Тотып бирмәкче буласызмы?.. Юк. булмас! У-у... — дип кычкырды. Үзе арты белән ишеккә таба чигенә барды, тавышы әллә ничек кыргыйларча яңгырый, күзләре дә кыргыйланып елтырый иде. Ул арада Андрей томан пары эченә күмелеп юкка да чыкты. Хәмзә палаткасына кайтып кергәндә бик сон иде инде Оксана белән икәүләп, бөтен шәһәрне бетереп, Андрейны эзләп йөрделәр. Егетне жир йотты. Милиция бүлегенә кереп, булган хәл турында сөйләп чыг\ - бераз аксый. Хәмзә бераздан аңа сүз кушты: — Абый, эшен бак кызыклы икән! Мина да синен кебек оста куллы булырга иде. Мине дә «йрәтче? У Якын куреп суз катуга, үзенен эшен олылауга токарьның июе ачы лып китте станогын туктатып. Хәмзэнен карават читенә килеп утырды — П1ап һөнәр бу. агай-эне! Өйрәнсәк, мэнгегә үкенмәссен. Әмма, яшерен батырын түгел. үзем дә бүген үк шахтага күчәр идем. Госнидан бүтән чара калмады. Палаткада токарный станоклар дөбердәп эшләп ята. идән тулы тимертомыр. борылырлык та урын юк. Механически мастерскойда урый булмаганлыктан. яна кайткан станокларны вакытлыча шушында куеп торырга мәжбүр булдылар. Менә Хәмзә, кызыксынып, токарьне күзәтеп ята. Эшен белеп эшли кебек шулай да сүлпән, иренчәк кыймылдый. Фронтовик булса кирәк, «стенда яшел гимнастерка, аякларында обмоткалы ботинка, сул аягы тальдән чыккач, шахтага дип кайтардылар. Ә монда, син җир асты эшләренә яраксыз дип, шушы тимер-томыр арасына бастырдылар. — Алайса, алтын куллы кеше икәнсез. — Бик дөрес сукалыйсын, агай-эне. Бүгенге көндә шахтер күмер түгел, дан көрәр, авызы туйганчы ипи төяр. Хәмзә аптырап калды: менә сиңа кычытмаган башка тимер тарак! Әллә бу озын балтыр шахтерны уникешәр сәгать җир астында тамак ялына гына эшли ди микән?.. Шул турыда әйткәч, токарь ансат кына җавап кайтарды: — Ә син ни өчен дисең? «Менә сиңа вәт: елмаймый да, ичмасам. Бер ни дә аңламаган сабый дип уйлый микәнни мине?! —дип уйлады Хәмзә. Ә теге һаман үзенекен тукыды: — Забойщиклар бригадиры үзенә алса, начальстводан эш тормас иде. Тик менә бригадирны кайда очратырга? Хәмзәнең кинәт бу абый белән сөйләшәсе дә килми башлады. — Мин бригадир,— диде ул. кырт кисеп.— тик синең мина кирәгең юк, абый.— Шулай диде дә икенче якка әйләнеп ятты. Ул бригадир түгел, әлбәттә, әмма намуслы хезмәтне корсакка гына буйсындырганны вөҗданы кабул итми аның. Шундый уйларына чумып йокыга гына китә башлаган иде. токарь аны селеккәләп: — Әй. бригадир! Тор әле!—диде. — Бөтен палатка тирәсе шау-шу килә. «Сивак»та фаҗига булган, диләр. Әллә ниткән газ шартлаган. Бәла-казадан башаяк, барып кайтыр идең. Хәмзә сикереп торганын сизми дә калды. Төнге сменада десятник булып Якуп эшли иде, тагы ип булды икән?! Ничек болан килеп чыкты соң әле бу? Якуп исен-һушын да җыеп өлгермәде... коточкыч хәл! Телефоннан әле берсенә, әле икенчесенә шалтыраткан арада, тонык кына шартлаган тавыш колагын ярып үтте. Конвейерны моңарчы ук туктаткан иде туктатуын, әмма хатын-кызларны, лавага кермәскә кушып. кисәтә алмады, телефонга ашыкты ул. Шартлаган урынга әйләнеп килгәндә барысы да бер җиргә укмашкан иде. Эче «жу!» итеп китте Якупның, тамагына төер утырды. Зояның сөйләвенә караганда, яшь кенә бер кыз, лампасы сүнгәч, шырпы сызып ут кабыза башлаган һәм... коточкыч шартлау булган. Бу юлы фаҗиганең корбаны Талига икән. Ул ике учы белән йөзен каплап уртада басып тора, бармак араларыннан кан саркый, өстендәге бөтен киеме теткәләнеп беткән. Шырпы сызган кыз «яман да курыктым» диюдән бүтәнне белми, агарып каткан, дерелди, Варя аны тынычландырып маташа иде. Хатыннарны баш штреккә төшергәч, Якуп забойларны яңабаштан тикшереп чыкты, бүтән җирдә дә сизелер-сизелмәс кенә газ чыганаклары табылды. Моңарчы беренче шахтаның ике участогында да газ юк иде әле. Гомумән, шахта газлылар рәтендә саналмый иде. Күп тә үтмәде, комиссия ияртеп. Степанов килеп җитте. «Сивак» тулы шахта җитәкчеләре, тикшерүчеләр, белгечләр һәм тагын әллә кемнәр участокның һәм шахтерларның язмышын хәл итәләр. Бигрәк тә Әхмәтҗановка, тәҗрибәсе барыюгын төпченеп тормыйча, хатын- кызларны лавада эшләткән өчен бәйләнәләр. Якуп һушын жыя алмый каткан: ни белән бетәр бу хәл? Якадан дилбегә тоттырырлар микәнни? Алай гына булып калса... Егет башы белән нарядныйда утырыр иде дә үкси-үкси елар иде. Бар да бетте! Хуш, «Сивак!» Хушыгыз, дуслар! ундук күңеленә икенче уй килде: «Талиганын хәле минекеннән дә яман ич!» Хәмзә дә дустының хәлен белергә чаптырып килеп җиткән: «Койры- > гынны кыома, малай, юлың төзек, туп-туры»,— ди. Ә үзенең күзләрен- _ дә яшь бөртекләре. я Якуп больницага Талига янына китте. Хәмзәнең эштән буш вакыты хәзер уку-өйрәтү бүлегендә уза. Алар ч Оксана белән икәүләп электровоз машинистлары курсына йөриләр. Кү- 2 ңеле көр: сөйгәне янында утыра, парлап кайталар, озатып та куя. к Кайчакларда белмәгәнен Оксанадан сораша, ни әйтсәң дә, ул сигез 2 класс бетергән. Хәмзә, картайганчы, Хәертдии абыйсы шикелле шахта- s да эшләргә уйлый. Шахтада тамыр җәймәгән өстә черер, ди бит абый- - сы. Шуңа күрә егетнең дә өстә череп каласы килми. Сугыш беткәч, әти- * әнисен алып килмәкче. Оксанага да өйләнеп җибәрсә, дөньясы түгә- ® рәкләнер иде... «Туктале, нишләп Оксана укырга килмәде икән бүген? Әллә чирләгәнме?» Ухановларга йөгерде. Килсә, ишекләрендә йозак. Келт итеп башына Талига апасы килеп төште: җыйнаулашып аның янына больницага киткәннәрдер. Шунда юнәлде Хәмзә. ' Коридоры кысан булса да, больница тәрәзәләреннән кояш кереп тулган; чиста, пөхтә итеп җыештырылган, гөлләргә тикле үсеп утыра. Ул керүгә һәммәсе әйләнеп карады, үзләре пыш-пыш сөйләшәләр. — Каян табарга соң ул әҗәл даруын? — ди Фатыйма. — Шөшле сораганга балта бирмә, яме? — ди кайсыдыр.—Дару димиләр бит сиңа. — Сыерның карынындагы бер айлык бозавы кирәк диләрме? Әллә ниткән әкәмәтләр уйлап таба бу духтыр халкы! — Фатыйма башын ч а й к ы й -чайкый г а җәп л ә нә. — Ялт иттереп тиз генә барып кайтырлык авылы булсын икән якын-тирәдә.— Монысы Марина тавышы. Оксана да сүзгә катнаша: — Киек хайваннар ярыймы соң? Сорамадыгызмы? — Боланныкы яисә сарыкны да яраклы, диделәр. — Дуңгызныкы гына эләгә күрмәсен. Таняга аны ашау хәрам,— дип әйтеп куйды Фатыйма. Аңар игътибар итмәделәр. Хәмзәгә Оксана төшендереп бирде. Талига апаларының йөзе тулы кабырчык икән, тәне дә чи иткә калган. Врачлар-әйтүенчә, бер айлык карын бозавы яки карык бәрәне кирәк, ди Шуны ниндидер даруларга буташтырып пешкән жирләренә сыламакчылар икән. Биш йәз чакрымдагы болан совхозына хәбәр иткәннәр, тик кайчан китерәселәре бил- гесез: ара ерак, юл өзек чак. — Наприенконы җибәрергә кирәк иде. Ул аучы карт, тирә-якны яхшы беләдер,— диде кайсыдыр. — Әптерен бапмы! Аңар сүзең тыңлатканчы, тавыктан сөт саварсың Хәертдин маһирны дисәң әле бер хәл. —дип куйды Фатыйма. Врач әйтүенчә, бер айлыктан дүрт айлыкка тиклесе ярый икән,— ДИДБеразР шулай сүз кәрәштереп торгач, хатыннар нәтижэ чыгара алМЫ'2\йГба“амЬ ауга.- Днде Хәмзә Оксанага. - Җиденче класста укыганда «Тез атучы» дигән значок та биргәннәр иде. Канда кыр кә- җәләре барын да беләм. Оксана ана күтәрелеп карады. Хәмзәнең алып кантарына ышанды да, ышанмады да, шулай да дәшмичә генә битеннән үбеп алды. Хәмзә пошына да башлады. Теләге изге дә изгесен, тик үз белдеге белән генә эш ташлап чыгып китә алмый шул. Степанов җибәрәме әле, юкмы? Хәертдин абыйсы ни әйтер? Коногон булып кем калыр? Бу хакта Оксана белән шактый ара киңәштеләр һәм Хәертдин абыйлары белән сөйләшеп карарга кирәктер диделәр. Нарядныйга барып, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, йомышларын сөйләп бирделәр. Хәертдин малайга горур караш ташлады, авыз чите белән генә елмаеп алды. — Батырлык та батырлык дип хыяллана идең, тәки булырсың, ахры... Теләгең изге, юлың уң булсын! Кайчанрак сәфәрең? — Таң беленгәч тә. — Хәстәрен кичтән икәүләп карарбыз. — Хәертдин бераз хафага төште: «Исән-сау әйләнеп кенә кайтса ярар иде». Аның өчен үзе ауга чыгып китәр иде дә, урынына калып торырга кеше табылмас. Аннары егет тә китәргә атлыгып тора... Иртәгесен таң белән торып, Хәмзә күңеле ашкынган сәфәргә чыгыл китте. Талига больница караватында ята. Куллары, башы бәйләүле, бер күзе чәнчеп авырта. Күкрәге белән аркасына тикле ак марляга төрелгән. Бөтен җире өзелеп әчетә, сызлана, меңләгән инә кадап азаплыйлар шикелле. Аяклары селкенә, авыртмаган да кебек. Юрганын ачты да әкрен генә торып басты. Тиздән аны операция бүлмәсенә алып киттеләр. Аңына килгәч, самовар шикелле ялтыравыклы лампа абажурында \зенең йөзен күреп алды. Битләре чеп-чи кызыл ит, борыны яньчелгән, иреннәре асылынып төшкән, ияге дә ияккә охшамаган, колакларына тикле ертылып беткән, уң күзе күгәреп чыккан иде. Шунда ул тагын аңын югалтты. Янадан күзләрен ачканда, караваты читендә сестра утыра, аның авызына ниндидер дару сала иде. Талига үзенең уң кулы селкенгәнен сизә, күтәрә дә ала һәм ачык күзе янына китереп карый: бармаклары бәйләүсез, димәк, әйбер тотарга була. Күзләрен йомды да үзенең бор- чулы уйларына чумды. Әле шушы фаж.игага хәтле үк чем-кара чәчләре арасында ак бөртекләр күргән иде ул. Шуннан сон үзен тәмам сулган чәчәккә тиңли башлады. Моңарчы да коты очканы иртә картаю иде, Маринага карап йөрәге өзгәләнә иде. Ә хәзер үзе. . Чәчләргә чал төшкән, авыр эштәндер, алга таба бөкрәебрәк йөри, аз гына булса да йөзгә сарылык йөгергән... Үзеңнән ирләр затын читкә тайпылдыру дигән сүз түгелме соң бу? Кайсы хатын тели соң моны? Матур хатын иблистә дә вәсвәсә уятыр, диләр. Ә аның артыннан карап калмыйча түзә алган ирләр булмагандыр. Ул моңа куанып яшәде, шуны теләде, шуңа омтылды. Хәзер бо- ларның берсе дә булмаячак. Ичмасам, ир белән яшәп бала да тапмады. Нәселе-ыруын дәвам итә алмагач, дөнья пыскытып яшәүдә ни мәгънә!... «Мәхәббәтебез язгы ташкын кебек ярсулы, көчле иде, үкенечкә булган икән. Ел буе гел ташкынлы яз гына була алмый икән шул». Караңгы төшүгә, карават читенә утырып, тумбочка өстендә яткан китапның беренче буш битенә калтыранган куллары белән язарга кереште. «Зинһар өчен бәхилләгез шахтага «кояш ташучы» кызыгызны* 'генә^яии. "үАмпӨЗеМНе җыеР ЧЬ1К басачак, ә мина нибары егерме ике даХЛТ «арчыга охшап яшәргз телэмим А.1ешамнь1 кар. X б“п Л, бу й кн;1еш' килбәтем белая булдыра алмыйм. Намусым гы, бХ, Л Лбулмаса - ТҮ»Р идем, а бу килеш - юк. Сау булыL т ләгез - туганнар! Булдыра алса, Алеша да кичерсен мнне!> . "к1алига 6ашы" лагы . сул кулындагы бәйләүләрне чишеп алып. Оөтерә-бөтерә, бау ишә башлады Унҗиде яшенә җитеп, тавык та суйганы юк иде Хәмзәнең. Ә хәзер - ул иркендә йөргән кыр кәҗәсен атып үтерергә бара. Кеше гомерен ~ саклап калу өчен. * Ургыл утлары күптән артта калды. Әкрен генә таң атып килә, с тиздән кояш та шәфкатьле җылысын аркага бәреп җанны рәхәтләнде- ° рә башлар. Әле язның башы гына булса да, кар өстендә матур-матур * бизәкләр җемелди, бөтен җиргә челтәр җыеп куйган төсле. Усаклар да 5 өсләреннән ак җәймәләрен салып ташлаганнар. Яз яме Хәмзәнең йөрәген җилкетсә дә, күңеле пошынып бара. Та- ™ бармы ул «шүрәлеләрне», юкмы? Сыңар гына мөгезле булганга, мондагы кәҗәләр әкияттәге шүрәлеләргә охшыйлар. Ургыл аръягындагы таллыкта ФЗО га аяк баскан көнне үк бер көтү кыр кәҗәсе күргәннәр иде бит. Малайлар авызларына бармакларын тыгып сызгырып калганнар иде. Хәмзә ул урманны чыккач, тубыктан кар ерып, вак усаклыкка юл тотты. Бара торгач, кайрылары кимерелеп, кәүсәләре генә елтырап калган таллар очрый башлады. Әйләнә-тирәсе тапталып беткән. Кәҗә мәлгуньнән бүтән кем эше булсын? Мондый кимерелгән усаклар-таллар тагын, тагын очрады, кимерүчеләр үзләре кайда сон? Кояш инде өй биеклеге күтәрелде. Урман моң гына шаулый, кыштырдый, кайдадыр шартлап ботак сына. Ә «шүрәлеләр» күренми. һәм, ниһаять... Хәмзә, «эһе, эләктегезме!» дип, чак кына кычкырып җибәрмәде. Кечкенә генә аланлыкның теге башында бер көтү кәҗә тора иде! Ку- рыкмыйлар да үзләре. Җыенысы, әсәрешеп, аучы егеткә бер генә мизгел карап тордылар да яңадан усак кимерергә керештеләр. Хәмзә, җилкәсеннән мылтыгын алып, бик озак төзәп торды, урманны яңгыратып атып та җибәрде, көтү күз ачып йомганчы юк та булды. Беренче атудан ук тидерә алмагач, ни була инде бу? Буш кул белән ничек кайтып керер? Оксанага нинди күз белән карар? Күзләрен йомып бармаккабармак туры китереп карады яңадан табармы кәҗәләрне. юкмы? Тидерә алырмы? Бармакка бармак тия тиюен. Юраганы юш килә генә күрсен. Тагын бик озак каңгырып йөрде Хәмзә. Булмаса. тамак ялгап алырга кирәк. Капчыкны бик мул тутырып җибәргән Хәертдин абыйсы «Аучының тамагы ач булса, күзләре күрми башлый аның»,— дигән бУЛЦү! Ботак сынган тавыш. Усакка елышты Хәмзә. Әнә бит. бер көтү мал Юк биш-алты гына. ахры, кар астыннан күренеп торган былтыргы үләнне кыркып йөриләр. Көтүнең читендә сакалы тезенә җиткән олы гәүдәлесе чуала, аның янында кечерәкләре. Берсе кая атлый, икенчесе дә шунда ашыга. «Зурысы - тәкәсе, кечтекне - саулыктыр». Аучы соңгысына мылтыгын төбәп атып җибәрде. Җан ияләре кайсы кая чәчелеп сибелде ә челтәрле ап ак кар өстендә кан тамчылары күренде. Кызыл тамчылар буйлап атлый торгач, бозлы күлләвеккә килеп чыкты. Ты Ләкин пырчынып, яртылаш су эчендә яткан яралы кәжәне өстерәп чыгарды да пәкесе белән тиз генә чалып ташлады. Ут ягып җибәрде. Кулларын, аякларын җылытты, ыштырларын киптереп урады. Хәзер кәжәне эшкәртү мәшәкате калды. Әтисенең сарык суйганын күргәне бар иде, хәтта булыша да торган иде ана. Шуңа күрә артык аптырамыйча, эчен ярды да, актарынып, карын бәрәнен табып алды. Ярты түшкәне кисеп, бәрәне белән бергә тирегә төрде дә капчыгына тыкты. Калган итне чыбыкка кадап учак өстенә элде. Хәертдин абыйсы хәтта тоз тыгарга да онытмаган. Ипие, суганы, шикәре. Рәхәтләнеп сыйлан! Инде кайтырга да була. Җиңүче булып, сүзен сүз иткән, вәгъдәсендә торган чын ир булып кайта ул. Эңгер-меңгер чак. Җәяүле буран купкан. Урманны чыгуга, тездән кар ерып атлыйсы. Күз ачар хәл юк, пыяла китекләре кебек каты кар бөртекләре биткә китереп бәрә. Хәмзә җилгә бер артын куеп, бер кырын-кырын атлый. Җил дигәне бишмәт аша җелекләргә кадәр үтеп керә. Оксаналар өенә килеп кергән Андрей күз алдына килә. Ул, үләргә теләмим, яшәргә тудым мин. дигән иде. Хәмзәнең исә яшәү генә түгел, Талига апасын да үлемнән коткарасы бар. Оксана, Хәертдин абыйсы. Якуп аны өзелеп көтәләрдер, ул кайтыр юлдан күзләрен алмыйлардыр... Әнә, ерактагы йолдызлар кебек, эстакада утлары җемелдәп үзләренә таба чакырып торалар. Тау итәкләрендә — палатка утлары. Шул тирәдә больница, Ухановлар йорты, Хәертдин абыйсыныкы. Тик шул утларга, шул йортларга кайтып җитәргә, шуларга таба омтылырга кирәк!.. Үзенә-үзе сөйләнә Хәмзә, шулай иткәч атлаулары җиңеләя кебек. Әмма җил дә малайга бер карыш бирешергә теләми, кисәк-кнсәк бик каты китереп бәрә, котырынып, аяктан екмакчы итә, йөгеңне ташлап калдыр, җиңелрәк булыр, малай актыгы, ди гүя. Ә малай актыгының алай итәргә исәбендә дә юк, егылса да торып баса, атлый алмаса, мүкәли. ...Ул кайтып җиткәндә, төн урталары булгандыр. Больница ишегеннән кепүгә, сонгы хәлләре дә бетеп, идәнгә изрәп төште. — Булды... Капчыкта карын бәрәне. Алыгыз... Талига апага.— диде ул ишек ачкан санитаркага. Үзенең җилкәсендәге биштәрен салырга да, капчык актарырга да хәле юк иде. Сестра да килде. Биштәрне салдырдылар, үзен чишендереп, кулларын. аякларын уа башладылар. Нигә аның белән маташалар соң әле алар? Нигә капчыктан бәрәнне алмыйлар? Ул арада бер палатадан ике санитарка носилка күтәреп чыкты. Носилкадагы гәүдә башыннан аягына хәтле ак җәймә белән капланган иде. Хәмзәнең эче «жу!» итеп китте. — Кем? Кем ул?! — дип кычкырганын сизми дә калды. Санитарка сүзсез генә мәетнең йөзен ачты. Хәмзә бәгырь үзәкләреннән сытылып чыккан ыңгырашу белән «аһ!» диде дә яңадан идәнгә ауды. Әйе, Талиганы алып чыгып баралар иде санитаркалар. Талиганың хәлен Хәертдин генә акласа аңлар иде. Аның үзенең дә гыйшык тотып шашынган көннәре булды. Үзен бик бәхетлегә санап, бөтен шахтага рекордлар куеп, дан яулаган чакларында гына үлеп яраткан хатыны, бердәнбер улларын ияртеп, әниләренә кунакка дигән булып, «берәр атнага гына» китте дә бүтән кайтмады. Бик озак көтте аларны Хәертдин, хараплар гына булмадылар микән, дип ут йотып йөрде. Артларыннан эзләп барырга гына торганда, хатлары ки- бУ ып . та ташлар төсле иде. Азакта түзмәде, эш ур ныннан рөхсәт алмый-нитми, хатыны артыннан китеп барды. Әмма _ елларның шундый вакыты иде, эштән качканы өчен өч айга хөкем 3 иттеләр Аннан котылгач, яңадан малаен эзләп китте, тик алар ул £ белгән җирдә яшәмиләр иде иңде. Тапмый кайтты. Ахырда үзен-үзе * гаепләп, мең кат ярату-сөюләр кыстырып, көн саен хат язарга кереште, * язган берен җибәрмичә сандыгына сала барды. Шактый вакыт уз- — гач, милиция аркылы адресын тапты һәм барлык хатларын да берь- Z юлы салып җибәрде. Ә хатын җавап итеп менә ниләр язып бетергән г иде: «Җитте, Харитон Харитоныч! Синең кәйләң белән көрәгең арка- * сында тәүлекләр буе ут йотып уздырган йокысыз төннәремне кызганам. с Мин үз бәхетемне таптым, улың ятимлек тоймас. Син дә бәхетеңне ° эзлә, бәлки табарсың. Улыңа ярдәм итмәсәң дә ярый, үзебезнеке җитә- * се. Миңа бүтән хат язма», дигән иде. Мондый мәрхәмәтсез юллар- 5 ны укыгач, тынгысыз йөрәк бөтен хатын-кызны күрә алмас булды. Ку- 5 лыннан тәмам эш төште, төшенкеләнде: ике-өч тапкыр хәтта эштән ки- £ теп югалып торды. Ике тапкыр Уханов, бер мәртәбә Степанов эзләп табып алып кайттылар. Шулай итеп, ул аздан гына кешелектән чыкмый калды. Тора-бара эшкә чын күңелдән бирелеп, иптәшләренең дуслык кадерен белеп, аларга таянып, үзенең кирәклеген аңлап яши башлады. Бу фаҗигале мәхәббәт турында аның авыз ачып берәүгә дә сөйләгәне юк. Хәзер инде мәхәббәт тойгысы сүнгән. Анда икенче тойгы — ата буласы килү тойгысы уянган, аның үз баласы турында аталарча кайгыртасы килә. Шушы кайгырту нияте күңеленә ләззәт бирә, тынычландыра, шуның аркылы эшеннән дә ямь таба. Аның уйлавынча, үзенеке һәм Талиганыкы шикелле көчле сөю белән яшәп калу иң зур бәхет дигән сүз. Гомерең буе пыскып ятканчы, бераз гына булса да дөрләп януга ни җитәр! Менә хәзер аның улы бар — Хәмзәсе. Хәрби комиссариатта комиссия узарга апа повестка тоттырганнар. Әгәр дә аны сугышка алсалар, тагын ялгызы гына кала түгелме?! Клубнын тышкы һәм эчке стеналары тулы күп төрле лозунглар, плакатлар. Ниндиләре генә юк монда! «Канга — кан. үлемгә — үлем'» «Ватан-ана чакыра!», «Безнең урамда да бәйрәм булыр!» «Дошманны үз өнендә дөмектерербез!», «Шахтер! Синнән Ватан күмер таләп игә1 ». «Син бүген җиңүгә өлеш кертерлек нәрсә эшләдең?» һәм шундый бик - Вапн-ана сезне, солдатлар, хезмәт фронтында калдыра. Сез бүгеннән башлап Совет гаскәрләре сафында. Иртәдән башлап яка хәрби өйрәнүләр башлана. Көндез эшләүчеләр төнлә, төнлә эшләүчеләр XX та«« укуларга йөриячәкләр. Кирәк була калса. Ерак Канчы күлләр эленгән. „ Хәмзәне күрүгә, Якуп елмаеп килеп күреште. Аның инде чәчен дә кырыкканнар Яшьләрнең кайберләре инде комиссия каралып чыккан, документ көтеп утыралар. Моңарчы тылда яткыргач, кайберәүләр кимсенәләр иде Менә бүген аларның язмышы хәл ителә, хәзер комиссар бүлмәсеннән чыгар да, «иртәгә фронтка китәсез», дип. кулларына кәгазь тоттырыр шикелле. Юк. берсенә дә кәгазь тоттырмадылар, берсен дә фронтка озатма- гышны япон самурайларыннан саклау безнең өстә. Батальон белән үзем командалык итәчәкмен. Приказ сезгә дә. мина да закон! — диде комиссар. УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Михайлов «Сивак»тагы бөтен штрекләрне әйләнеп чыкты, көнен шунда уздырды. Бүлмәсенә кергәч, лампасын сүндереп тә тормыйча өстәлгә куйды, манма су булган брезент киемнәрен салып урындыкка ыргытты. Өстәлгә комбинаттан килгән кәгазьләрне таратып ташлады, арадан ике бит тутырып язылганын кулына алды. Бик озак текәлеп торды ул бу кәгазьгә. Арыганлыгын онытып, язудагы борчулы сүзләргә чумды. Эшче көчләре җитмәгәнлектән. «Сивак» участогын ябарга, диелгән иде анда. Тәүлекләр буе аяк өсте булып арылган, тез буыннары өздереп сызлый, күзләр йомылырга гына тора. Әкрен генә атлап Степанов килеп керде. Михайло® шундук аягүрә басты. Күрештеләр. Хәл-әхвәл сорашып тормадылар: болай да яхшы танышлар. Степанов куен кесәсеннән дүрткә бөкләнгән дәфтәр бите алып. Михайловка сузды. — Бу нәрсә? — Гариза. Михайлов кинәт кенә кашларын җимереп күтәрелеп карады, аннары укып чыкты, коры гына: — Мә. тыгып куй кесәңә.— диде. — Мин аны сиңа резолюция салырга дип бирдем. — Тык диләр кесәңә. Сугыш беткәч, көлә-көлә рәхәтләнеп у кырсын. — Мин, җанкисәгем, сугыш беткәнне күрә алмамдыр. Үз хәлемне үзем генә беләм. Куып чыгара белмәдегез, үземнең мондый гариза язарга көчем җитмәде. Вакыт, бик вакыт инде,— диде Степанов, чыраен сытып. Бик авыр иде аңа бу сүзләрне ычкындыруы, ашказаны авыруы газапламаган булса, түзәргә дә иде әле исәбе. Шул авыруы сәбәпле аны партия җыелышында парторг итеп тә сайламадылар, аның урынына Уханова Зоя сайланды. Әмма бөтен сәбәп картлык яки чирдә генә түгел. «Сивак»та һаман фаҗигаләр булгалап торуында ул үзен гаепләде. Якупның тукмалуын да. Варянын җәфалануын да һәм Талиганың дөнья куюын да үз өстенә алды, шулар аны тинтерәтте, йөрәген ашады. Бик озак дәшми торганнан сон. Михайлов сүз башлады: — Димәк. Федор Иванович, таярга булдың? Камытларны әкрен- әкрен сала барам дисең? Мич башына үрләмәкче буласың? — Шулай дияргә ничек телең бара?! Участок хәтле участокны сөйрәп барыр чагыммы соң минем. Лавалар күмер стенасына килеп терәлде, штрөкләр әзерләргә җитешмим, шахтерларның җанын кыям . Моннан ары нишләргә кушар идең тагы? Тәмам таркалып беткәнне көтәргәме? — Әллә миңа ансатмы? Хатын-кызларыңа, кордашларыңа? — Сугыш беткәнче түзәргә кушасың. Аңлыйм Курортларга барырсың, ялга чыгарсың, улларың кайтыр дисең. Юк, улларым кайтмаслар. Туган Донбасслары өчен башларын салганнар... Бу хакта авыз да ачканым юк иде. Борчыйсым килмәде. Ел буе карчык белән икебез генә көйдек... Михайлов Степановның бу олы кайгысын белә иде инде. Аны яңартуны кирәк тапмады, әйтә куйды: — Ә мин синнән. Федор Иванович, коелып төшү көтмәгән идем. Безгә болай һич тә килешми. Без—карт гвардия. Минем дә хәлем боо^огамы’^к К /ь? ГеЛ’ Ыңгырашырга кушасыңмы, тәртәне артка ке£ ™ бипм?Й’ ®?РМЫИК әле' Фашизмның жанын алмыйча үзебезне- м?ән cv, РЦЯ^2 - ГазР анлга Ә шахтадан чыгу - ул безгә жан бирү лерәк Ү совоиның сакта торганда һәлак булганы ил өчен кадер- ,.u~ ^S»BaK« HbI ташла!П «итүе, андагы бөркетләрне калдыруы әллә к-РШР оулыр дисе,1ме? Иптәш Михайлов, мин ике уйлый торган ® ® ҮГ - еЛ’ Реэолюциягезне салыгыз да участокны кемгә тапшырырга икәнен әйтегез. г — Гаризаңны тык кесәңә... — Эх! Эш андамыни хәзер!’ Менә монда яна башлады.— Степанов күкрәгенә сугып «күрсәтте. Михайлов икенче кәгазь сузды. — Монысы Әхмәтҗановны десятник итеп калдыру турында. Степанов, кәгазьне алып, дәш.ми-нитми чыгып китте. Аяклары үзен- нән-үзе «Сивак»ка таба атлый иде. Юл буе «Снвак» турында, Якуп хакында уйлап барды. Әйе, күңеленә Якуп ошаган иде. үзенә иялән- дермәкче иде аны, улы итмәкче иде. Булмады. Нибары бер генә тапкыр килеп китте дә бүтән эзен дә күрсәтмәде. Әнә Харитонга Хәмзә бик тиз ияләште. Җылы бөркемимдер, ахры. Бөтен дусларымнан, якыннарымнан Прошка гына калды. Эх, Прошка, ярый әле, син бар... «Оивак»тагы фажигадән соң Якуп атна-ун көн забойда эшләп торды. Иң курыкканы — яңадан шахтадан куып чыгарылу иде. Талиганың үлеме дә бик нык тәэсир итте, атна буе беркем белән сөйләшмәде, беркая чыкмады, кайтты да ятты, Хәмзә килгәләп йөрсә дә. барыбер юата алмады. Талиганың үлемендә ул үзен дә гаепле дип хис итте. Забойда күмер чапканда да, өенә кайтып яткач та, күз алдына һаман көләч йөзле, матур киенгән гүзәл хатын килеп баса иде. Аның күңелендә Талига якты истәлек булып калды. Фажигане тикшерү гаять озакка сузылды, нәтижәне һаман әйтмәделәр. Бу да Якупның йөрәгенә кадала торды. Соңгы көннәрдә ул тәмам ябыкты, саргая башлады, эштә дә сүлпәнләнде. Шул көннәрнең берендә Степанов, аның теләр-теләмәс кенә күмер төягәнен карап торганнан соң: — Әйе,—дип куйды. Аннары: — Җанкисәгем, аргансың бугай? — диде Аның кулына Михайловның приказын тоттырды. Якупка каты шелтә белдереп, якадан десятник итеп куярга карар кылынган. Моннан ары участокнык бу лавасын газлылар исәбенә кертергә, каты ре- жим урнаштырырга кушылган иде. Әйе кызулыгы белән хатын-кызларны кисәтергә онытып жибәргән ите УЛ’ Юк уйламаган иле якадан десятник булырмын дип. башына да китермәгән иде. «Авызын бер тапкыр сетка пешсә, суны да open эчәр, сек». дигәндәй, бу эштән баш тартып карады. Әмма участокта десятМихаилов аңа комбинатның приказын сузды Степанов аптырап торды-торды да, кәгазьне алып, эчтән генә укырга кереште. Бик озак укыды ул, тирләп чыкты, иреннәре калтыранды, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча тотлыгып торды. Тик бераздан гына: — Бөркү... Күгебез болытлы,—дип куйды. Аннары каты гына:— Ник чаң какмыйсын? — дип өстәде. Сер итеп саклыйм, Федор Иванович, шахтерлар кайгырмыйча торсыннар, ичмасам. Без капчыкта ятмый, иптәш начальник. Хәл кылырга туры киләчәк. инклар җитешмәвен яхшы белә. «Бүредән куркып, урманга бармый торырмыни?» Шулай итеп, ул Зоя бригадасын яңадан кабул итте. Десятник булып эшли башлаган беренче көннән үк Якуп күмер кистерү машинасы турында хыяллана башлады. Әйтеп калдырды бит ана Уханов: «Врубмашинаны кабат «Оивак»- та сынап карарга кирәк. Моңарчы «Сивак»ның күмере каты, машинаны гына харап итәрбез дип, кул селтәп килдек. Мең мәшәкать белән, үземнең чынлап тотынырга кулым җитмәде. Күрсәт егетлегеңне, Әх- мәтҗанов, шул машинаны «Сивак»та гөрләт! Синдәй егетләргә буйсынмый калмас ул машина — ышанычым зур», — диде. Фронтовикның бу васыятен тормышка ашыру эшенә чын-чынлап керешергә вакыт, бик вакыт. Якуп «Чаланык» участогына барып, бу машинаның эшләгәнен карап йөрде. Шул турыда китаплар эзләп тапты. Көчле машина икән! Гигант кәлтәгә охшаган. Гәүдәсе калынлыгы белән берәр метр чамасы булыр, ә озынлыгы ике метр. Ике кул яссылыгында койрыгы да бар. Күмер стенасы кырыйлатып шуыша-шуыша, шул койрыгына беркетелгән корыч тешләре белән күмерне кистереп бара. Күмер астыннан эчкә ике метрга хәтле үтеп керә. Ул кистереп узгач, бораула да шартлат кына. «Сивак»та бигрәк тә уңайлы: катлам тәбәнәк, җирлек тә, күмер дә каты, түшәме дә нык. Газ да әлегә бер тенә лавада. Якуп хыялга муеныннан чумды. Бу машинага гашыйк булды. «Шуны хутка салсак, кәйләне музейга куяр идек»,— дия башлады. Әмма теләккә ирешү өчен нишләргә соң? Мондый фикер башына килсә, әти нишләрие? Берәр нәрсәне хәл итәргә туры килсә, «Бу мәсьәләне әти ничек чишәр иде?» дигән уй башына төшә аның. Иптәшләрен дә, бүтәннәрне дә әтисе белән чагыштырып бәяли ул хәзер. һич онытасы юк — заманында, бөтен тирә-як халкын шаккатырып, әтисе колхозга агачтан борчак суктыру машинасы ясап бирде. Моңарчы елдан-ел борчакны тимер машина белән суктыра иделәр, борчак теткәләнеп, ярылып бетә иде. Агачыннан ник бер ярылган борчак заты чыксын. Гомумән, мәктәптә укулар тәмамлангач, әтисе җәй буе тимерчелектә кайнаша, чәчкечен дә, сабанын да төзәтә иде. Якуп яшьли шул тирәдә чуалырга яратты, я чүкечен китереп бирер, я машиналарның боргалар җирен боргалар иде. Әтисе колхоз кәнсәләренә кереп, хуҗалар белән киңәшә, бәхәсләшә, үзен дә бирелеп тыңлап утыралар иде. Авыл халкы аны якын итә, ярата. Гел дуслар гына булмый икән шул, арада дошманы да табыла. Ямьле җәй көннәренең берендә авылда, «Әхмәтҗанны каптырганнар бит», дигән яман сүз таралды. Амбардагы бодайны юри череткән, имеш. Чыннан да, шул җәйне глубинка амбарларында мөдир булып эшләгәндә шактый гына бодае күксеп янган, бозылган иде. Киптерелми салган чүпле ашлыкның бозылуы да гаҗәп түгел, аннан да битәре — амбарлар хан заманыннан калган, тишек түбәләреннән су үткән булган. Атасының җәзага тартылуы Якупка да газаплы көннәр китерде. Баштарак аналы-уллы аның кайтырын көттеләр, менә-менә ишекне киереп ачар да килеп керер кебек тоелды. Менә бүген дә күңеленә күмер кистергеч машина хыялы кереп утыргач: «Әти ярты юлда туктап калмас иде»,— дип, Михайлов белән Степанов янына юнәлде Якуп. Бәлки «Сивак»та машинаны сынап карарга рөхсәт итәрләр... Шахта идарәсендә берсен дә очрата алмагач, кире «Сивак»ка килде. Кирәкле кешеләре анда да юк иде. Аптырагач, иртәгә иртүк эшкә барасы дип тормыйча, төн уртасында участокка керде, һәр тәүлектә Степанов шунда килеп, забойларны тикшереп йөрергә яратучан. Якуп аны ныгытучылыкка өйрәнүче малайларга бер потлы чүкеч күтәреп булышып йөргән җирендә очратты. Үзенең хыялын сөйләп бирде. •ка ^апатГТлпы ЛТйт₽пНӘ чүкечен куилы ла, күзләрен шар ачып. Якуп- бик яман хлбдп’ай-^ е₽ГӘ теләгән савабы бугазында төртелеп калды: оик яман хәбәр әйтергә тиеш ул ана. г Ә Якуп ялынып сорый бирде: — Федор Иванович, сынап карыйк әле, зинһар өчен! Степанов егетнең өметен өзәсен белеп әйтте: «Сиваканын язмышы кыл өстендә тора, улым. Аны ябарга ниятлиләр,— диде. н Якуп ышанмады: ничек инде гөрләп күмер биргән шахтаны япсыннар?! * r г Бездән сорамыйча ялмакчылармы? Без бит монда хуҗа, Федор Иванович. Ник дәшмисез?.. Ниһаять, көндезләрен эшләп, кичләрен курста укыл уздырганнан * соң, куаныч та килеп җитте Хәмзәгә. Оксана белән икесе кулларына 2 «Электровоз машинисты» дигән таныклык алдылар. Әмма бүгенге ° көнгә хәтле «Сивак»ның язмышы хәл ителмәгәнлектән, Хәмзәгә элек- * тровоз утыргычына утыру тәтемәде. Степанов аны «Синдәй батыр егетнең урыны забойда. Менә фронтовик шахтерларыбыз кайта гына башласын, иптәш кавалерист, иң беренче сине утыртырмын корыч аргамакка»,— дип вентиляция штрегенә куйды. Ә «кавалерист» тарткалашмады, риза булды. Шулай да аның эчендә мәчеләр тырмаша. Оксана белән бергә эшкә барып, парлап кайтып йөрисе иде нияте. Кичә генә бүләк итеп бирелгән соры төстәге трико костюм, калын табанлы кызыл ботинка, күзнең явын алырлык яшеллезәңгәрле йон оекбашлар алып кайтты. Бу хәтле үк эләкмәс тә иде аңа, Хәертдин абыйсы: «Миңа кирәкми, минем өлешне Ибраевка бирегез»,— дип әйтеп киткән. Яшьләрнең һәммәсенә дә бераз өс-баш юнәтелде, юкса, тәмам умырылып беткәннәр иде. Хәзер палаткаларда чын бәйрәм кебек. Кызларга зәңгәр төстәге йон юбка, ак күлмәк, оекбаш һәм эш ботинкалары бирделәр. Оксана да үзенә тиешлесен алып кайткан. Хәмзәнең оекбашына бик кызыга ул, әллә тагын ун тапкыр киеп карагандыр. Ахырда яулыкка алыштылар. Яулыкның читләре чигүле, сүзләре мәгънәле иде: «Йөртерсең үзеңдә, сакларсың исеңдә». Костюмны киеп алгач, Хәмзә бөтенләй матур егеткә әйләнде. Хәзер б, «К. У,» № 12< инде ул дөньяның ачысын-төчесен татыган, хезмәттән, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә өйрәнә башлаган. Тормышны, тирә-якны матур итеп күрергә теләгән һәм күрә дә белгән, мәңгелек тунлыкта гөлбакчалар ясарга ниятләнгән егет ул бүгенге көндә. Шундый ук хыялларны Оксана да аңа сөйли, бергәләп тормышка ашырмакчы булалар Тик Хәмзә яздан бирле «тавык күзе» авыруыннан җәфа чигә. Шуның аркасында Хәмзә беркая да чыгып йөри алмый, эңгер-меңгер чак җиттеме, янып торган өлектр лампочкаларын да күрми. Яз башында рак булган зәңгелә авыруын ылыс суы эчеп ничек кирәк алай җиңгән иде ә «тавык күз»не фәкать атланмай белән генә җиңеп була икән Шундый көннәрнең берендә караңгы төшкәнче Хәмзә палаткасына кайтып керә алмады, аяк астын күрми башлады. Оксананың эзләп килгәнен көтеп, мунча янындагы терәүлекләр янына килеп утырды. Күп көттермәде, сөйгәне килде дә култыклап үзләренә алып китте. Менә Оксана сөйләнеп кайта: — Бчген Хәмзушка, тавыгыңны әтәч ител кычкыртабыз.—ди. Әнисе кайдандыр бераз бавыр юнәткән икән. Шуны суда кайнатып. Хәмзәнен күзләреншул пар эчендә тотарга икән исәбе. Кайтып жктү«. «тавык,- ны карават читенә утыртты да, бер җиргә дә кузгалмаска кушып, бавыр кайнатырга кереште. Чәй кайнатып куйды. Эшен бетергәч, көлә- көлә, егетнен битеннән үбеп алды. — Караны, кузгаласы булма! Ашханәгә ипигә чабам. Кузгалма, яме! «Эх, тавышларың чылтырап аккан чишмәнекенә охшый, йөзеңне генә ачык күрә алмыйм!» — ди Хәмзә. Кузгалып кая бара алсын, көтәргә кушылгач, көтә. Әллә кайда әллә нәрсәләр кыштырдый. Бер адым атлый, икене атлый һәм, урындыкка абынып, егыла. Үзе рәхәтләнеп шаркылдый. Кармалый-кармалый урындыкны күтәреп куя да^ утыра, бүтән кузгалмаска сүз бирә. Гарьлектән янарсың, үкереп елар-1 сың егет башың белән: ут чыкса, сүндерә алмыйча, янып үләрсең. Аптырагач, өстендәге бишмәтен идәнгә җәйде дә бөгәрләнеп ятты. Болай тынычрак, урын-җир дә пычранмый. Алҗыган кешенең йокысы сизгер икән,— төш күрә башлады. Төшендә авылына кайткан, әтисе- әнисе, сеңелләре янында йөри, имеш. Оксананы да ияртеп кайткан икән. Кояшлы матур көндә болында чәчәк җыялар, аннары ямьле арыш басуын карап йөриләр... Оксана кайтып кергәндә, бозау хәтле кара песи мыекларын ялап утыра, мискидәге бавырдан җилләр искән иде. Мияубикә сизде кемнең маен сукканын, шыпырт кына мич астына шылды да, күзләрен утлы күмердәй елтыратып, Оксана кулындагы кыскычны күзәтеп утыра башлады. Оксана көләргә дә, еларга да белмичә мәчегә яный: караны, мәнге анда ятмассың, янәсе, чыгарсың, кирәгеңне бирермен, уткүз! Хәмзәне уятып, бавырның язмышын сөйләп бирде. — Тотарсың койрыгын,— диде егет. Эченнән: «Әдәм көлкесе бит, күз алдыңда бавырны алып китсеннәр әле»,— дип ачынды. < — Хәмзушка,— диде кыз, кашык тоттырып,— бавырдан колак кактык, монысыннан да коры калмыйк! — Өстәмә ризыкка бәрәңге алып кайткан икән, шуны ашарга кушты. Әмма Хәмзә кашыгын кая китереп төртергә дә белмичә аптырады. Ә тегесе, аның мөшкелләнеп утыруын аңлап җиткермичә: «Нигә көйсез кияү шикелле, авыз күпертеп утырасың?» — дип шелтәләп тә алды. — Нигә уйга чумдың, Хәмзушка? — диде Оксана аннары.— Бер дә кайгырма, хәзер дәваларга тотынам.— Бавыр кайнаган сулы миски авызына Хәмзәнең башын тыкты, күзләрен ачарга кушты. Шулай шактый гына утырдылар. Башын алгач, Хәмзә яна гына күргән төшен сөйли башлады, аннары хыялланырга кереште: — Өй артында гына буа, аннан арырак — өстенә аварга торган каен урманы. Кайтсак су керер идек. Көймәдә йөрербез, урманда каен җиләге җыярбыз. Мин сиңа чәчәк җыеп тоттырырмын. Болын тулы чәчәк, урман тулы чәчәк бездә... Ярый, монда да үсәр әле. Үсмәсә, 1 чәчеп-карап үстерербез, ярыймы? — Ярый, Хәмзушка, үстерербез. Сөйлә, сине тыңлавы мина бик күңелле.— ди Оксана, якынрак елышып. — ...Безнең авылдан туп-туры Мәскәү янына китәрбез. Николай .Михайловичның каберенә чәчәкләр куярбыз. Минем әтинекенә дә... — Каберләрен кем күрсәтер? — Батырлар һәйкәленә куярбыз. — Үзен генә кайтып китсән, кире әйләнеп килерсеңме?—дип сорый Оксана. — Синнән башка кайтып та йөрмим, билләһи. Мина монда да эш муеннан Тау итәкләренә алмагачлар, чия, шомырт утыртасым бар. Чәчәкләр үстереп парклар ясарбыз. Үзең дә шулай хыялланасың ич... — Минем таулардан да биек йортлар саласым килә... — ...Паркның түренә ил батырларына һәйкәл куярбыз. Сезгә, кызларга да! Үзебез үстергән бакчаларда, кулга-кул тотышып, таң атканын 6 'Р’₽ А - а үзем лә шгляй үкиУпШКа' хыяллан! Син әйткәндәй, кеше күрмәгәндә мни үзем да шулай хыялланып, шашынып бетам — Хыялсыз кеше кешемени ул!.. —ди Хамза. «е«мБ ^уКЛ € ,’2СЭМ2 ,,1ПЛЫР- Көтүдән кайтмыйча интекД РД ■ ,а ?’Р 1вшкеР е ' Беркөнне шулай эзли эзли хәлдән таеп беттем. тп П1™Рам Артымнан килеп сөзеп торып җибәрмәсенме! Шушы җирем бер ай авыртып йөрде. Ата казыбыз да усал эт белән бер иде. дуңгыз. Ботымны бора да ала. бора да ала иде. Тәмам кара көйдереп бетерде... Шулай сөйләшеп туялмыйлар алар. Ялгызың кайталмассың бит. Хәмзүшка. Илтеп куйсам, берүзем ничек кайтырмын? — диде ахырда кыз. ' Бу төнне Хәмзә Ухановларда беренче тапкыр кунарга калды. Ә бер атнадан туй хәстәрен күрергә керештеләр. Шул көннәрнең берендә Марина Оксанага: Апаңнан алда кияүгә ашкынасыңмы? Мине кияү тапмас ди торгансыңдыр! Булмый торсын әле, ярыймы! —дип ачу белдерде һәм фырт итеп чыгып китте. Бер килмәсә килми, бер артка китә башласа, гел артка тәгәри икән ул: Якупның хыялы тагын тормышка ашмады. Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга? «Сивак»ны япмыйча һич тә булмый микәнни? Әллә бөтенебез җыелып Михайлов янына барып, япмавын үтенеп караргамы? Менә Якуп хәзер Михайлов бүлмәсендә. Хуҗа үзе стенада эленеп торган җир асты участокларының картасы каршына баскан да каткан. Кулында бер башы кызыл, бер башы зәңгәр карандаш. Шуның белән картага ниндидер билгеләр сыэгалый, төрткеләр куя. Бу карта янында ук СССР картасы. Анда бик күп кечкенә генә әләмнәр төшерелгән. Бу әләмнәр данлы Кызыл Армиябез фашистлардан азат иткән олы шәһәрләр. «Генерал һөҗүмгә әзерләнә».—ди Якуп эченнән. Шушы кеше ана бик якын. Әнә теге өстәл янындагы урындыкта, җир өстенә куып чыгарылгач. комачтай кызарып утырганы бар. Ярыйсы гына каты куллы карт. Калыная төшкән олы гәүдәле. Озын, куе чал кашлары түгәрәк коңгырт күзләре өстенә үк төшеп диярлек җәелгән. Кешегә төбәлеп караганда һәм ачуы килгәндә шушы кашлар еш кына җимерелә, шомлы карурманны хәтерләтә башлый. Кеше керде дип исе дә китми, ишек- ле-түрле салмак кына атлап йөрүен белә. Усал кебек күренә, хәтта аннан шүрлиләр дә. Мәсьәлә хәл иткәндә озак уйлап торучан, сөйләүчене бирелеп тыңлаүчан. Михайлов, Ургыл якларына күчеп килгәнче, берничә дистә елын Мәскәү яны шахталарында уздырган. Партия аны Ерак Көнчыгышка яңа күмер ятмалары ачарга җибәргән. «Сивак»ның беренче начальнигы булган, менә хәзер ике участоктан торган шахта начальнигы ул «Ничек батырчылык итеп «Сивак»ны ябарга әмер бирдең?» —дип сорыйсы килә Якупның, ә тегесе, телен йоткандай, бер сүз дә дәшми — Мин сезнең янга килгән идем, иптәш начальник,— диде Якуп, аптырап арыгач, тән көттем берэрегез килеп чыкмасмы дидем Синен күмеп кистерү машинасына гашыйк булуын да миңа билгеле Тик менә,-чал кашларын усал җыерып, дәвам итте:-юлына аркылы киртә корсалар, аны нишләтәләр? — Җимерәләр яки сикереп үтәләр. — Ә син нишләмәкче? Кире борылмакчымы? Якупнын телен ниндидер шайтан тотып тора, йомырка тавыкны өйрәтми дип, кырт кисәр төсле тоела. Аннары үз-үзенә: «Алайса, нигә кычытмаган жирне кашып йөрисең? Тотынгансың икән, ныгытып ябыш!» — ди. —■ Безгә ул кулай килер иде, — ди Якуп ахырда. — Машинаның эшләвенә ышанасыңмы?—Михайлов текәлеп карады. Якупта аңа туры карады, ышанам дип теш-тырнагы белән тартышырга исәбе. Нишләптер, каушап калгангамы, өздереп берни әйтә алмады. — Барып чыкмаса, яңадан дилбегә тоттырыр идегезме? — Бу синең сүз түгел, Әхмәтжанов. Кыюны кыстамыйлар, кыю юлны үзе яра. — Бүтән такылдап торырга вакыт юк дигәндәй, Михайлов, өстәл артына кереп утырды да кәгазьләр актара башлады. Ярты сәгать диярлек басып торгандыр Якуп. Гажәеп сәер кеше икән бу шахта начальнигы, ифрат үзсүзле. Әйтте—кисте, бетте. — Иптәш начальник, башымны кисәргә бирәм, машина «Сивак»та жил уйнатачак. — Якуп, шулай дисә дә, шикләнә калды: жиңәсе урында, тешләрен койса? Ул чакта яңадан «әйдә, бахбай!»га калырмы? Сүзне икенчегә борып җибәрде: «Сезнең «Сивак»ны ябарга хакыгыз юк! Ул безнең туган йортыбыз, сез безне, малайларны, анда егет иттегез». — Үскәнеңне сизмим. Үзең машина юллап килгәнсең, үзеңнең дилбегәдән котың оча. Тагын ни йомыш? — Әй, нигә сезгә сөйләп вакыт әрәм итәргә?! Барыбер үз туксаныгыз туксан. Лутчы машинаны сөйрәтеп «Сивак»ка китерәм дә лавага илтеп, эшкә тотынам. Михайлов торып басты, кашларын җыерып Якуп каршына килде. , «Башбаштаклык өчен судка бирермен!» — дип акырып җибәрер төсле иде. әмма алай итмәде, ипләп кенә егетнең башыннан сыйпады. — Сиңа укырга кирәк булыр, иптәш Әхмәтжанов. Синнән яхшы гына инженер чыгачак. Менә, Гитлерны гына дөмектерик, безгә бик күп катлаулы техника кайтыр. Бөтен эш яңа технология, яңача оештыру таләп итәчәк. Күмерне күп итеп кенә түгел, арзанга төшереп чыгару, аз кеше эшләтү инженерның төп бурычы саналыр. Якуп аны йотылып тыңлый, менә бит: таш-кыялы жир астына гына түгел, киләчәккә дә гашыйк икән! Михайлов һаман, каты чабып килгән ат туктый алмаган шикелле, әлеге сүзен дәвам иттерә: — Иң әүвәл, бөтен штрекләрне гигант адымнар белән төзергә керешергә кирәк. Лавалардан күмерне дә бүгенгедән күбрәк чыгаруны таләп итәләр. Ә киләчәктә жир астында шахтерлар бармак белән генә санарлык калачак, барлык эшне техника башкарырга тиеш. Бәлки | күмер урынына аның энергиясен генә чыгара башларлар. Менә кайда укымышлы, фәнгә гашыйк егетләр кирәк булачак. — Ә без «Сивак»та «кәлтә» сынап карарга да куркабыз... — Әлбәттә, әлбәттә... Синең яшьтә үзем дә «мин булдыра алмаган нәрсә юк» дип гайрәт ора идем. Машиналар бертуктаусыз ватыла, ә без төзәтә-төзәтә жәфа чигә идек. Әгәр син дә шулай шахтерның гайрәтен чигереп бетерсәң, машинаны өскә чыгарып ташларсыңмы? — Михайлов яңадан, күзгә керердәй булып, карашы белән кадалды. Әмма Якуп күзләрен читкә алмады. — Әгәр хәзер үк икебезне дә жир йотса? Шушында ук упса? Начальник шаркылдап, рәхәтләнеп көлде. — Ярый. Баш инженер белән киңәшербез. Парткомда сөйләшербез. Врубмашинанын «Сивак»ны коткарып калырга ярдәм итүе дә ихтимал. Якуп, биредән чытуга, «Чаланык» участогына, күмер кистергеч машинасы янына йөгерде. Бүген анын буш көне, эшкә кичкә генә чыгасы. Марина Андрейдан хат алды, әмма сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Андрейны хезмәт фронтыннан качып йөргәне өчен штрафнойга озаттылар. Госпитальгә эләккәнче ул Маринага хат язмады. Менә кыз исе китмичә генә конвертны ачты да укырга кереште. Бик * күп сәламнәрдән һәм үкенүләрдән соң Донбасста бергә укыган чакла- 5 рын, соңрак бергә уздырган кадерле минутларны искә алган. «Гомерем ? буе музыкант булырга хыялландым, шуны тормышка ашыра алмавыма * йөрәгем сызлана,— дигән.— Әти-әниләрнен кайда икәннәрен белмим. ♦ Терелеп чыксам, кая барып сыенырмын?] Алгы сызыкта ятып калган х булсам иде, ичмасам. Газап чигәсе минутларым бетәр дә китәр иде. “ Кичер мине, Марина, элекке мәхәббәтебез хакына гафу ит, мөмкинлек табып күрешергә телим. Уң аяксыз калуым ихтималы да бар. Сау * бул!» — дигән. £ Баштарак хатка бер дә исе китмәгән иде Маринаның. Ләкин торган » саен хәтеренә хат сүзләре ешрак килә башлады. Күз алдына бик мескеи к кыяфәттә Андрей килеп баса иде. Култык таякларын шыгырдатып, бик * азап белән Маринага каршы килә кебек егет. Күзләре бик борчулы. м хәсрәтле карый... Әллә ничә тапкыр жавап хаты язарга утырды. Ләкин яза башлады * да ертып ташлады. Ниһаять, Марина әнисе белән киңәшеп карарга булды. Бик озак укыды Зоя хатны. Әллә инде бөтенләй укымыйча хатка текәлеп кенә торамы? - — Нишләргә миңа, әни? —диде Марина, түземсезләнеп. Зоя башын күтәрде. Сиздермәскә тырышып кына авыр сулап #уйды. — Йөрәгең ничек кушса, шулай эшлә, кызым. — Аны кеше итәргә кирәк ич, әни. — Кеше итә алырыңа ышанасыңмы сои? — Мин аны яратам, әни. Яратсаң, хаталарны гафу да итәләр. Үзеңнең шулай дигәнең бар бит. — Кызым, эш сөймәгән кешегә изге нәрсә юк бу дөньяда. — Аның музыкага сәләте бар, теләге көчле. Бөтен кешегә дә шахтер гына булырга димәгәндер бит! — Кызма, балам—Зоя җитдиләнә төште —Сүзне син башладың, киңәш сорадың. Андрейны музыкага әти-әнисе. укытучылары көчләп өйрәттеләр, көчләп мәктәптә укыттылар, хәтта аш ату-эчертүләре дә көчләп кенә иде. Марина аны сүзеннән бүлдерде: _ Әни, ул үзенең хаталарын аңлаган ич инде, ел монда кайтырга тели. Аның бүтән кешесе юк. — Беләм, кызым. Яратасын микән соң син аны, әллә кызганасын гынамы? Күрәм, икеләнәсең, шикләнәсең... — Тик юләрләр генә икеләнә дә, шикләнә дә белмиләр. Марина байтак дәшмичә торды.-Мин аны шушында алып кайтам да эшкә >р- наштырам. Җиңелрәк, кулыннан килерлек эшкә. Сугыш беткәч, музыка мәктәбенә кертем. Син уйлаганча, ул алай ук томана түгел Зоя: «Урнаштырам... Кертәм...» — дин кызынын сүзләрен кабатлады Да - Балам"бЭ ерТ азга сабыр ит, госпитальдән чыксын, кая барырга икәнен V3C сайласын. Теләге булса килер, кумабыз. Й1арнна тагын әнисен бүлдереп, кыза-кыза тезеп кит — Алаймы? Кызына ныклабрак карале, әни кеше. Бекрәя барган аокама ла җыерчыклы йөземә дә кара! Билем, кулбашларым, беләклә- аркама да. җыерчы» яшемне моңарчы берегезгә дә £үрса™ә«м Өч елга якын юеш, караңгы штрекларда күмер твяү бер эзсез генә узмый икән ул! Ә сез, хуҗалар, бу кыз таза, көче җитәр диеп, мин шундый забойларга теләп барсам, куана идегез. Ә мин, юләр, үземне яклап авыз ачарга да котым очып йөрдем... Зоя кинәт урыныннан торды, яңадан утырды. Кызы әйткәннәрне белә Зоя, нишләмәк кирәк? Аның шикелле сөрән салып кычкырыргамы? Шахтага күрә һәм белә торып кердек. Менә кайда хикмәт һәм безнең өстенлек! Шулай да Марина хаклы бераз. Тик, нигә үзеңне кызгандырып торырга? — Сугыш вакытында бөкрәеп-саргаеп харап булган бу карчык дип, мине хәтта Прошка агай да хатынлыкка алмас. Ә... ә? Дәшмисеңме? Ошамыймы? — Кызым, бөтенесен дә йөрәгеңә авыр аласың. Тынычлан бераз, аннан сөйләшербез. Ана кызын ничек итеп юатырга да белмәде, сатулашып та файда юк иде. — Ә Оксана белән бер дә болай тарткалашмадың. Тоттың да ризалык бирдең... — Кызым, кеше бәхетенә кеше керми. Сугыш кына бетсен, ял йортына, курортка барып кайтырсың. Бер дә көяләнмә, сеңелеңнән һич ким җирен юк. Ирсез калмассың. Ана, шулай дисә дә. баласын юата алмаганын белә. Андрей турында салырга бар» дип тә, «кирәкми» дип тә әйтми. Күңеле ятмый аның бу егеткә. Тик... аяк тибеп, бугаз киереп кенә егет белән кыз арасын аера торган түгел шул. Тагын ике көннән соң Марина, Оксананың туен да көтәргә теләмичә, Андрей янына ерак юлга чыгып китте. Туйга ике генә көн калып бара. Сивакта «Күгәрчен оясы» дигән штрек бар. Күмер катламының иң югары башыннан барганга күрә кызык итеп аны шулай дип атыйлар. Моннан жир өстенә чаклы егерме-утыз метр чамасы гына кала. Көчле вентилятор шахтаның барлык забойларыннан исле һаваны, газны һәм төтенне шушы «Күгәрчен оясы» аша көнтөн туктаусыз суыртып тора. Менә айга якын инде Хәмзә белән Наприенко шушы «Күгәрчен оясын»да эшли. Бүген алар ике тапкыр шартлатырга йөкләмә алдылар. Җәй көне яшьләр бу штреккә шахта аша йөрмичә, тау итәге буйлап, кыя-ташларга, карагайларга тотына-тотына, турыдан гына үрмәлиләр. Хәмзә, нарядныйдан чыккач, тау башына үрмәләп менеп китте. Анда, I лампасын кабызып түшенә асты да, вагонетканы этеп, караңгыга кереп чумды. Забойга кадәр ярты чакрым бардыр, буш килеш шактый үр менәсе. Пөкләмә зур булгангамы, әллә йөрәге ашкынгангамы, бүген кешедән алданрак керде ул забойга. Хәер, жил уйнап торган бу забойга шартлатканнан соң ук та кереп күмер төйи башларга була. Менә вагонетка күмер өеменә килеп терәлде. Мул өелгән, Прошка агай аммона- лын да, төйгечләрен дә кызганмаган. Әх, тын алулары тыштагы белән бер диярсең. Ныклап басыбрак кимәсән, башыңдагы бүрегеңне очыртып шурф аша жир өстенә алып менеп китәрлек. Шулай да, бер яхшының бер яманы да була икән. Җир өстенә артык якын булганлыктан, күмер стенасы буйлап сузылган бармак яссылыгы ярыклардан сары буяу сыман балчык сыекчасы агып тора, болай да комлы, вак ташлы күмернең сыйфатын түбәнәйтә. Шуңа күрә бу күмер тимер юл вагоннарына төяп озатырга яраксыз, аны тау итәгенә чыгарып түгәләр дә шуннан атлар белән Упгычнын va киоәк- яракларына ташыйлар. р иелөн .ургылның үз кирәкХәмзә биредә Наприенко белән йөзләгән метр проходка бирде инде ^^&ЫЛ1?БХУЛЗУ " 6ИШ Мет₽ Ча" асы ерак--“ ы„! яр ка ш“рф Л Р ’ БеР гәләп тырышып эшләмәсәләр, 6v шурф булмый иде Коля! бЯпгЯ У ЫН ЯҢа Ш1 р ? казУ өчен чыбыркылыйлар бу штрекне. Б Ко оS ' шах1Ча саФ Навага кытлык бетәчәк дигән сүз Бөтен шгрек буйлап тышка кадәр рельслар сузылып киткән, йөк ?агонетканы бушату ансат артык көчәнмичә генә J P>T H v бер HKKv янтаитась|Н Да. бөтен күмер тау астына тәгәрәп төшеп бетә. Көн саен Хәмзә тышка вагонетканы ялгызы йөртә, Наприенконыи аяклары сызлый, бөгелеп йөрергә биле чыдамый Беренче көннәрдә озын, каткан гәүдәсен бөгә алмыйча, тәбәнәк җирләрдә бәрелеп, башын тишеп бетерде, бер чыгып керүдә әллә тагын ун тапкыр егылгандыр. Шундый чакларда булса да бер сукранып алсын иде ичмасам, юк, тынын да ишеттерми, мышный-мышный селкенеп йөрүен белә. Тыныч бу штректә. Көн буенча ник кенә бер җан иясе күренсен. Смена башында һәм смена бетәрәк десятник килеп киткәли дә, агач ташучылар шурф аша терәүлекләр төшерә. Хәмзә күмер төйи, Наприенко терәүлекләр алып калырга ашыга. Вагонеткасын тутыргач, Хәмзә лампасын түшенә асты да этеп китте. Вагонетка җиңел тәгәри. Кияү-балакай җырлап ук җибәрде. Шахтер егет күмер чаба, Кемнәр ала исәбен Гомерем булса, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем. Күңеле дә җырлый аның бүген. Өйләнә бит, башлы-күзле була, яраткан кызын ала. Хәзергә Оксанасы белән Хәертднн абыйсының өендә яшәп торачаклар, тора-бара үзләре дә йорт салып чыгарлар. Туйда әтисе белән әнисе дә булса иде. Аралары бик ерак шул. Әйдә, сугыш беткәч, тагын бер туй ясарлар. Барысы җыйнаулашып Күңел көр булганда, эш дигәне дә берни түгел икән. Вагонетканың тәгәрмәчләре җырлый, рельслар зыңлый сыман, Хәмзә дә җырлый. Ә Наприенко, җырның сүзләрен аңламаса да, ел.мая-елмая колак сала. Менә Хәертднн абыйсы да кияү балакайның хәлен белергә килеп җиткән. Наприенко белән икәүләп, түшәмгә, терәүләргә бармаклары белән төртә-төртә нидер сөйләшәләр. Хәмзә аларны тыңлап тормады, күмер төяп чыгаруын белде. Әйләнеп кергәндә Хәертднн абзыисы юк иде инде, ә Наприенко күмер алынып беткән урында терәүләр кую белән мәшгуль иде. Бераздан ул да көрәген тотып төяргә кереште. Ул үзенчә төйи, көрәген ашыкмыйча гына шудыра, чүмәкәи итеп тутыра да, бөртеген дә чәчмичә, вагонеткага сала. Ә Хәмзә көрәкнең тулу-тулмавын тикшереп тормый, кулы кулга йокмыйча, тиз-тиз төйи — Карале, йолкыш, болай эшләсәк, икенче тапкыр шартлатучыны алданрак чакыртырга туры килмәсен,—диде Наприенко. Тавышы Хәмзә моңарчы һич ишетмәгәнчә, ягымлы яңгырый иде аның Аяк аслары юеш лай. аяклар тая. өем астындагы җирлек кантарлы, бүселеп чыгып торган ташларга көрәк килеп тергезә лә керми азаплый. Маңгайдан тир ага, биткә, муенга түшәмнән тамчы тама, ком коелып куя вак таш төшкәли. йодрык кадәрле таш кисәге лайга килеп төште дә ыргагы белән терәүгә кадап куелган лампа пыяласына пычрак сыладытирә-як караңгыланып калды. Наприенко забойга күз салды ко- лагын шул якка борып, бнк озак тыңлап торды, аннары көрәген ташлады да забойга таба юнәлде. Ни булды аңа бүген? Корт чаккан кебек кылана. Шахта шахта инде ул. шытырдамый-чатырдамый тормый. Ярты йөкләмә үтәлде, тамак ялгап алырга да ярый. Коры җиргә утырып әбәт ашарга керештеләр. Оксанасы бигрәк мул салып җибәргән бүген ризыкны, әллә Зоя әбисеме? Чәе дә, бәрәңгесе дә бар. Әнә, тамчылар тама. Өй түбәсеннән тамган язгы тамчыларга охшап тып-тып итә. Шул тып-тыплар арасында шап-шоп иттереп таш. балчык кисәкләре төшкәли, болан да колакларын үтә торгызган Наприенконы бөтенләй тынычсызлый. Ул инде тамактан калды: ризыгын сумкасына тыкты да балтасын тотып забойга атлады. Шахтада болай гына була инде ул, күнегергә вакыт. Шарт-шорт итеп терәүләр сынганга да исләре китми, янәшә узып йөри бирәсең, эшеңне беләсең. Бер-бер артлы яңадан берничә вагонетка төяп чыгарып түктеләр. Забой түрендә калган берничә вагонеткалык күмерне Наприенко якынрак иттереп ыргытып ук бетерде. Төяргә уңайлырак булсынгамы? Әллә берәр хәвеф-хәтәр сизеп, хәзер үк ныгыта башларгамы исәбе? Әле вакыт шактый бар кебек. Ныгытырга да, бораулап шартлатырга да өлгерәчәкләр. Бу юлы вагонетканы майлап алырга кирәк, юкса тәгәрмәчләр бигрәк иләмсез шыгырдый. Менә Хәмзә яңадан тышта, тау башында. Эстакада, йортлар, кешеләр— барысы да аста, кеп-кечкенә булып күренәләр. Эх, рәхәт тә соң якты дөньяда! Тау итәкләрендә карагайлар шаулый, тирәяк ямь-яшел. һавасы да һавасы! Күкрәкләрне тутырып сулыйсың, барыбер иснәп туймыйсың. Карагайлар, карагайлар! Кош ояларыннан. кошлар моңыннан мәхрүм шул сез. Ярый, килерләр әле монда да, килми калмаслар, ерак-ерак җирләрдән без дә килдек ич... Вагонетка да майланды. Ләкин карап торсынчы тагын берничә генә минут! Әнә бит, бик тә матур булып, бормаланып-бормаланып Ургыл елгасы ага. Әнә, кычкырта-кычкырта пассажир поезды китеп барды. Сугыш беткәч, алар да хатыны белән шул поездга утырып авылга кайтырлар. Әнә Ургыл елгасы буенда Оксаналарның өйләре... Хәертдин абыйларыныкы да... «Сау бул. якты кояш! Сау бул. Ургыл тау башы! Карагайлар, сезнең җылы кочагыгызда ятып торулары бик рәхәт тә бит, тик минем эшем бетмәгән шул әле». Әнә бик ерактан, баш штректән, вагонеткалар дөбердәтеп электровоз килгәне ишетелә. Ара-тирә, тальян моңнары чыгарып, узган-барганга сигнал звоногы белән сәлам бирә торган гадәте бар Оксананың. Бигрәк тә йөрәккә үтеп керә шул тавыш. Йөрәк дәртен кая куярга белмәгән чакта, вагонетка да бик җиңел, тиз тула икән, забой белән тыш арасы да якынайган кебек. Менә яңа шурфны да узды, тиздән забой. Чү! Забойга ук килеп җитмәде ич әле, нигә вагонетка килеп терәлде?! Хәмзә түшеннән лампасын алып, баш очына күтәрде... Бөтен тәне эсселесуыклы булып китте. Вагонетка алдында аркылы-торкылы сынган терәүләр, олы ташлар өелгән иде. — Наприенко агай!!—дип аваз салды. Забой түрендә ниләр булганын вагонетка өстеннән күрә алмый иде ул. Ләкин нидер булганын сизенә. Яман нәрсә авария, завал. Әле дә шартлап терәүләр сынган тавыш ишетелә, шапшоп таш коела. Коточкыч- хәл ич бу!.. Кайда На- приенко агай?! Әйе, Наприенко агай шул богырдап кайнаган казан эчендә булыр. Әнә! Әнә ич ул! Уты җемелди. Исән, бик исән. Хәмзә стена белән вагонетка читенә тулган вак ташларны актара- актара эчкә үтә башлады. — Терәүлекләр! — Терәүлекләр китер тизрәк! Күбрәк! — дип кычкырды Наприенко. Шурф янында бер олау терәүлек. Хәмзә вагонетка өстеннән шулар- ны шудырды да яңадан эчкә үтәргә тотынды. Элгәре бик ансат кына үтеп йөри иде, ә хәзер сыярлык түгел. ■ — Кемгә әйтәләр?! Кермә монда! Якты дөньядан туймагансыңдыр ич! Кач бу җәһәннәмнән!.. Хәмзә бар көченә вагонетканы артка тарта башлады. Юк, бер генә * карыш та кузгалмый. Келт итеп башына: «Минем урында Якуп булса | нишләр иде? Әтием нишләр иде? — дигән уй килде. Наприенко абзый г да ташлап кача алмас идемени бу җәһәннәмне? Әнә, ул завалны шурф- * дка уздырып җибәрмәскә азаплана...» ♦ Хәмзә, кысыла-кысыла, вагонетка читеннән забой ягына керде. За- = бой танырлык түгел иде. Аяк астында олы таш кисәкләре ишәйгән, “ баш очында урталай сынган өрлекләр дә бар, терәүләрнең кайберләре - баш-башларыннан пумала шикелле булып чәрдәкләнеп беткән. Юк. * мондый хәлне күргәне юк иде әле Хәмзәнең. Шушы үзе микәнни «забой с уйнаклау» дигән тамаша?! Мондый уйнаклауны тыеп кала алмасаң. п берничә сәгать эчендә айлар буе эшләгәнеңне күмеп калдырачак... Бу * хакта карт шахтерлардан ишеткәне бар.. Нишләргә? Хәмзә Наприенкога ярдәмгә ташланды, терәүләр куярга кереште. * — Таш капчыкта каласың киләмени? Йолкыш! Тай тизрәк! Кемгә £ әйтәләр?!. Ләкин Хәмзә аны тыңламады. Икәүләп манма тиргә баттылар. Утлары гына сүнә күрмәсен — Ярдәм итегез! Завал... Авария... Ләкин аларны беркем дә ишетмәде. Алар авызын бәйләп кунган I капчыкта кебек иделәр. Шахтага кергәнче чыгар юлыңны кара дип, борынгы шахтерлар юкка гына әйтел калдырмаган. Хәзер бөтен өмет завалны вагонетка тирәсендә туктату. Күзләрне әчеттергән ачы тир тамчыларын сөртеп алырга да вакытлары юк. Наприенко өрлекне баш очында тотып тора, Хәмзә өрлек башына терәүләр кагып кертә. Чытырдаулар бераз кимегән кебек, әллә шулай тоела гынамы? Чү! Монысы нәрсә?! Забойдан читтә чытырдый, өрлекләр урталай сына. Наприенко агай! Тизрәк! Хәмзә кулындагы терәүне шул якка өстери, нибары ике-өч кенә адым. Ник килми Наприенко? Күренми. Кайда ул? Әнә! Бер стена сынык өрлекләр белән капланган. Әллә... — Наприенко агай! Наприенко!.. — Хәмзә кулындагы терәүне ташлады да өстенә коелган ком-таш. шарт-шорт сынып торган терәүләр янына ташланды, аннан вагонетка янына килде, Наприенконы тапмады. Менә кайчан ул үзенең чын фаҗигасен аңлап алды. Ялгызы калган. ’Иң яманы, иң коты очканы ялгыз калу иде аның. Штрекне саклап кала алса, кайчан да бер казып тере килеш табарлар. Әгәр завалны шушында туктата алмаса... — Наприенко агай!.. — дип тагын кычкырып карады ул, тавыш- тын ишетелмәде. Актык көчен җыеп, терәүлекләргә ябышты. Башына бер уй килде аның: вагонетка яныннан бер адым гына калдырып, баганадан стена корырга. Коткаоса шул гына коткарып калачак. Кызурак!.. Тизрәк кыймылда!.. Менә бер багана утыртылды. Икәү. өчәү... Тагын, тагын. Бүтәннәргә терәүлекләр юк. Бетте. Баганалар артында өскә ишелми әлегә. Теге яктагы, тере килеш җаныңны качырырдай тавышлар бу якта ишетелсә дә. ул кадәр өркетми. Ул якта өермә. Эх, Наприенко да шушында булса! Әгәр дә завал моннан узса, шурфка биш алты гына адым. Бар да бетә. Шахта һавасыз кала. Наприенко агайны тапса яңадан берәр әмәле чыгар иде дә... Кайда сон ул? Аны таш астында калдырып, үзе исән чыкса, шахтерлар ни диярләр? Якуп, Оксана нәрсә уйларлар? Хәмзә өермәле якка шуышып чыкты да забойга таба юнәлде. Монда завал һаман котыра, тынычлану сизелми. Менә сыңар галош. На- приенконыкы. Әйе, аныкы. — Наприенко агай! Кайда син? Наприенконың терәү куеп ятканда башына таш төшеп егылганын күрми калган иде шул ул, бу вакытта терәүлеккә дип иелгән иде. Наприенко нәкъ стена буендагы сынык өрлекләр артына туры килде, урыны иркен булып, өстенә ташмазар төшмәсә дә, аңын югалтты. Бераздан һушына килгәч, пышылдарга кереште: — Ибраев!.. Ибраев!.. — Ул кеше ярдәменнән башка чыгарлык^ җирдә түгел иде, кыймылдый да алмыйча ята бирде. Хәмзә Наприенконы ишетә алмады. Дөм-караңгы. Аяк асты тулы аркылыторкылы терәүләр, ташлар. Вагонетка тирәсен чамаларга, лампаны кабызырга... куллар кесәдәге шырпыны кармалый, сызарлык түгел: суга салып торгызгандай юеш. Нишләргә?.. Шуыша-шуыша, карма- лый-кармалый кайсы яккадыр мүкәләде. Үзе утырткан баганалар стенасы шушы якта булыр кебек. Шулчак башына шактый зур таш килеп төште, Хәмзә артына ауды, аягына тагын нидер китереп бәрде, кыймылдатмый да. Юк, ничек тә кыймылда, тор, үрмәлә, мүкәлә, куыш ягын чамала, кер шунда... Бөтен көченә тезләнмәкче итте, булдыра алмады, аны төрле яктан кысып алган иде. Шулай да әле куллары буш, кыймылдыйлар да. Тик тын алуы кыенлаша, өстәге таш күкрәкне кыса, әллә кайсы төшләре өздереп авырта. Иреннәре пышылдый: — Коткарыгыз!.. Юк, бирешмәскә! һушы бар ич әле аның. Бармаклары белән казынып, тирәягындагы балчыкны учлап алды да читкәрәк атты, учлап алды да читкә атты. Күз алдына Оксана килеп баса. Бүген кияү гомер эшләмәгәнне эшләмәкче иде, ике тапкыр шартлатып, ике көнгә тиешле проходканы бирү иде исәбе. Ике көннән туй. Менә ничек күңелле, матур була икән ул туй дигән нәрсә! Бөтен кеше бәхетле кебек... Уянып киткәндәй булды. Аякларының авыртуына түзәрлек хәле юк, куллар әле селкенә... Яңадан казынырга тотынды. «Ничек тә туйга чыгарга моннан! Чыгарга!..» Инде бу чакта, «Күгәрчен оясы»н бетереп, аларны эзлиләр иде. Забойщиклар, ныгытучылар, тау-коткару командасы белән берлектә башта вагонетканы казып чыгардылар һәм Хәмзә корып куйган баганалар стенасы каршына килеп керделәр. — Наприенко! Ибраев!.. Икесе дә исән иделәр әле. Икесен дә ашыгыч ярдәм носилкасына яткырдылар, врачлар үз эшләренә тотынды. Оксана, күз яшьләренә буылып, Хәмзәнең күкрәгенә капланды. Хәертдин бугазына төер булып утырган күз яшьләрен йота алмыйча катып калды. Наприенконың якыннары сырып алды. Хәмзәнең иреннәре селкенә башлады, хәтта бераз елмайган да кебек тоелды. Бу аның соңгы тапкыр күзләрен ачуы булды. Наприенко, носилкада килеш бераз күтәрелеп, Хәмзәгә таба иелгәндәй итте: — Эх, әҗәл, әҗәл! Нигә минем якадан тотмыйча, аныкына үрелдең?.. Наприенко үксеп елый иде. УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Ага да ага Ургыл. Ургылып-ургылып ага. Ургыл ага, ә Якупның аягын күтәреп бер генә адым да атлыйсы килми. иде. х Якуп сүзсез генә зират ягына ымлады. s — Әйе, шуннан, — диде Оксана. * Күпмегәдер, тагын тынлык урнашты, >> — Яша, мин билетлар алдым. Икебезгә дә. Иртән сәгать сигездән £ юлга. « — Нинди юлга? х — Әбәү! Конференциягә. Әллә оныттыңмы? s Ах, әйе. Аларның икесен, Оксана белән Якупны, комсомолның өлкә * конференциясенә делегат итеп сайлаганнар иде бит. Ни арада китәргә л> вакыт та җиткән... * Өлкә үзәгендә поезддан төшкәч, Якуп белән Оксана бергә атлап киттеләр. Киң генә олы урам. Кунак йортына урнашып беткәч, алар шәһәр карарга чыктылар. Монда үзеңне читлектән котылган кош кебек хис итәсең икән. Өч-дүрт катлы агач йортлар да галәмәт биек тоела. Ындыр табагыдай тап-такыр киң урамнар, кунак йортында олылап каршы алулар дисеңме, — һәммәсе дә яңа, ят нәрсә. Урамнарда вак алмагачлар, юкә. кәрлә карамалар үсә. Драма театры каршындагы зур мәйдан тулы аллы-гөлле бакча чәчәкләре үсеп утыра. Оксана шуларга сокланып туя алмый. — Үзебезнең Ургылда да гөлбакча ясарга кирәк, Яша. — Бездәге салкында чәчәк үсү түгел, баһадир карагайлар да шартлап ярыла. — Бәлки арада салкынга түземлеләре дә бардыр. Әйдә, вакыт барында белешик! Шәһәрне яшелләндерү бүлегендә күңелне юатырлык әллә ни әйтмәделәр, «андый сортлар белән шөгыльләнәбез, тик хәзергә биреп җибәрерлек чәчәкләребез юк әле»,— диделәр. Аннан чыккач, Оксана Якупны култыклап алды. — Чәчәк үстерергә бездә кемне табарбыз икән соң? — диде Якуп. Мондый эреләрне, йодрык хәтлеләрне күргәне юк иде әле аның. — Беләсеңме, кем? Минем әни. Донбасста чакта өй каршында гөлбакча үстергән иде. Егет аңа мөлаем гына елмаеп карады. — Гөлләрнең тиңдәшсезләрен Зоя Ивановна Донбасста гына түгел. Ургылда да үстереп җиткергән. Оксана бармак янады да башын аска иде. Шулай атлый торгач, базарга килеп җиттеләр. Бик озын өстәлләр рәт-рәт тезелеп киткән. Койма буенда капчыклап әллә нәрсәләр өелгән. Ниләр генә юк базарда! in төбе хәтле генә бәрәңге котлеты дисеңме, өстеннән пар бөркелгән, ярып пешергән бәрәңгенең үзен телисеңме, кабыклысынмы,— барысы да бар. Олы гына бер хатын әчегән сөткә хәтле сатып утыра. Чеметемләп тәмәке дә сатыла. Көнбагыш сатучылар да күренгәли. Шуларның берсеннән Бүген Хәертдин Хәмзәнен кырыгын үткәрде. Табын ярыйсы мулдан иде. Туйга дип әзерләнгән эчемлек һаман бетми... Якупны иң гаҗәпкә калдырганы шул булды: башка вакытта авызыннан бер кәлимә сүз тартып ала алмаслык Наприенко бу юлы бөтен мәҗлесне авызына каратты. Ә Хәмзәнең исемен бер генә тапкыр да телгә алмады. ♦ Рәхмәт, картлач, Якупның җәрәхәтле йөрәген авырттырмас өчен 5 шулай кирәген сизенгәнсеңдер син. £ — Яша, караңгы төшә бит инде. Кайтыйк. * Якуп сискәнеп китте. Әйләнеп караса, янында Оксана басып тора ♦ Якуп бәясен сорады. Стаканы егерме биш сум яки ярты кило ипи хакы тора иде бер стакан көнбагыш. Ә Ургылда илле сум. Аның каравы, мүк жиләге бер сум, ә монда биш. Тозлы кыяр, тозлы кәбестә сатучылар да: «Биш сум, биш сум», дип кычкырып торалар. Якуп икесенә дә берәр стакан көнбагыш сатып алды, аннары берәр стакан әчегән сөт тәкъдим итте. Оксана тозлы кыяр ашыйсы килүен әйтте. Аны да алдылар. Алай да күңелләре булып җитмәде. — Әйдә, Яша, туйганчы бәрәңге ашап кайтабыз! Яшел чирәм өстенә утырып берәр тәлинкә бәрәңгене дә ялт иттерделәр. Бәйрәм шикелле тоела аларга бүген. Әллә ят җирдә йөргәнлектән,, | әллә бүтән сәбәптән, монысын үзләре дә белмиләр. Якуп сиздерми генә Оксанага күз төшергәләп ала. Өстендә зәңгәрсу ситсы күлмәк, алсу кофта, башында карага ак юллар төшкән йон башлык, чәчен муенына тикле генә калдырып кистергән. Аякларында тәбәнәк үкчәле ак туфли. Бөтен киеме бик ятышлы. Ә күзләре тулы моңлы сагыш. Адымнары да элекке шикелле уйнаклап тормый, салмак кына, әкрен генә атлый. — Исеңдәме, өченче ел клуб әйләнәли йөргәндә мин сиңа ни дигән идем? — Якуп матур гына итеп карап алды. — Кирәкми, Яша! Иптәш булып каласың килсә, андый уйлар белән башыңны катырма, яме. Миңа сезнең дус булып калуыгыз бик кадерле. Янәшәмдә иптәшләр күп булганга куанып яшим. — Оксана алкалар, йөзекләр, тагын шундый әллә нәрсәләр сатылган төшкә юнәлде, бик озак нидер сайлап азапланды. Ә Якуп кызыл мал өстәлендәге ситсы* мазарны караштыра торды: кулмәк-чалбары былтыр ук сүсәргән иде, шуларны бөтенәйтмәкче. Андый әйберләрне урта яшьләрдәге, таза гәүдәле бер ир кеше сата. Өстендә яшел гимнастерка, аякларында кирза итек, бер кулында кәкре башлы таягы бар. — Метры күпме? — дип, Якуп күңеленә ошаган юллы-юллы ситсыны күрсәтте. Янәшә генә ак батист та ята, анысы хатын-кызларга әйбәт. Сатучы бәяне әйтте. — Нигә бик кыйммәт? Бу бит забойщикның айлык хезмәт хакы. Сатучы хәйләкәр генә карап тора иде, күзләрен кысып, йомшак кына итеп әйтте: — Теләсәң — алдың, теләмәсәң — артың! Көчләүче юк.—Әйберләрен өстәлгә әйбәтләбрәк жәйгәләде, үзе пышылдап кына: — Мондый алма кебек гүзәл хакына айлыгын түгел, еллыгын да жәлләмәссең! — дип кеткелдәгән булды. — Сез бит боларны миннән сораган хакка алмагансыз! — Анысы безнең эш, энекәш! — диде, әкрен генә кеткелдәп. Аннары бераз катырак итеп: — Ә син, тыл күсесе, яхшы чакта таеп кал! Фрон- | товик нервысында уйнарга телисеңме?!—дип җикеренде, үзе тирә-якка каранды, игътибар итүче күренмәгәч, тагын гайрәтләнде: — Бар, бар, юлыңда бул! Оксана Якупның җиңеннән тартты. — Яша, ташла әле шуны! Әйдә, китик! — диде. Якупның җиңелеп китәсе килми иде. Йөзгә бәреп әйткән пычрак сүзләре егетнең йөрәгенә барып кадалды. Моңарчы аның беркемнән дә «тыл күсесе» дип ишеткәне юк иде әле. Шахтер җир астында йөрсә дә, күсе түгел, кеше хакына тими. Бәлки Ургылныкылар кайбер фронтовиклар да күрмәгәнне кичерә торганнардыр. Әгәр сугышка алсалар, бүген үк китәргә риза Үзен фронтка җибәрмәгәнгә шахтер гаеплемени?.. — Анда, фронтта, без кан койганда, сез монда безнең солдаткалар белән типтереп ятасыз! һәммәгезне «ура» кычкыртып атакага ташлатасы... — Сатучы таягын болгый-болгый җикеренде. Чибәр генә бер хатын шыпырт кына килеп төртмәсә, телен тыярга исәбе юк иде, ахры — Миша, алдың-артыңны карап болган! Яшьләр бит әле, ни аңлыйлар? — диде хатын. — Син, Настя, кысылма!—дип хатынны тыйды сатучы. Аннары усал гына көлеп дәвам итте: — Нигә, дөрес әйтмиммени? — Кабахәт! — дип кычкырып җибәргәнен Оксана үзе дә сизми калды. ♦ Моңарчы тешен кысып түзгән иде Якуп. Хәзер чыдар чамасы | калмады, £ — Әй, син! Спекулянт! Шахтер синең кебек кизәнеп кенә калмас, * һселтәнсә, берәгәйле кундырыр, күзеңнән утлар чәчрәтер! ♦ — Ә сез уйнап әйткәнне аңламыйсыз икән. Сынап карар өчен генә - сүз кузгаткан идем бит, — дигән булды сатучы. Ситсыларын күрсәтте.— = Кайсын аласыз? Бәясен килешербез. — Рәхмәт, абый! Белеп тор. шахтерга тел тидергән кеше мең пот > сабын белән дә гөнаһсын юып бетерә алмас. Җир шарын уч төбе белән £ кулбашында тотып тора шахтер. Аның җилкәсенә таулар таяна, —диде о Оксана. * Кәкре таяклы нидер мыгырданды. Әлеге чибәр хатын, башын иеп, s тиз-тиз әйберләрен капчыкка тутыра башлады. Оксана белән Якуп, җи- 2 тәкләшеп, үз юллары белән киттеләр. ° Оксана да, Настя да бер-берсен танымаганга салышты. Ә яшел гимнастерка киеп алган бу кәкре таяклы кешенең үсмер чакта ук печәнлеккә күкәй урларга менгән җиреннән егылып төшеп аягын имгәткән, шунлыктан хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен дә белмәгән бер зат икәнлеген бу якларда, ихтимал, берәү дә белмәгәндер. УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК Ухановлардан кеше өзелеп тормый. Кайсы мүк җиләге, кайсы бәбәй чүпрәкчапрагы китерә. Яшь ананы котлыйлар, Оксананың үзенә дә, бәбәенә дә сәламәтлек телиләр... Степанов беренчеләрдән булып килеп җиткән, куанып бетә алмый, туктаусыз сөйләнә: — Җанкисәгем, кызым! — ди.— Әтиен, мәрхүм, Николай, хатын- кызларны забойда эшләтсәк, имгәнмәгәйләре дип курыккан иде. Тере бала табып, бөтенебезгә дә җан керттең. Рәхмәт! — Аннары бәбәй белән сөйләшкән була: — Син, улым, шәһәребезнең иптәш гражданины хәзер. Бабаең Николай, әтиең Хәмзә шикелле батыр бул! Төеп тутыргандай мул бәхет телим! Тизрәк терел, кызым. Җиңелрәк эшкә күчәргә теләмисеңме? Оксана баш тартты, бераз электровозда эшләп карыйм әле, диде. Менә ай буе инде эшкә йөри ул, сәламәтлеге ярыйсы шикелле. Өйгә кайткач улына карый да, ирен искә төшерә, сагыш өстенә юксыну килеп өстәлә. Яшьли, бик яшьли тол калды шул.. Шулай беркөнне өйдә ялгызы гына моңаеп утырганда, Хәертдин килеп керде. — Кызым, гафу ит мине, озак килә алмый тордым,—диде ул. Оксана үзе дә уңайсызланды, аның хәлен белергә бер генә тапкыр кереп чыкканы бар. Хәертдин бик озак больницада ятты, төсләре көзен агачыннан өзелеп төшәргә торган яфрак төсле сап-сары иде Дөньяның бөтен гүзәллеге Хәмзә белән бергә яшәү иде. Ул исән чакта: «Шахтер йөрәге чабыш аттай җилкенә башлады», дип сөенеп, шахтага эшкә ашкыныр, аннан өенә ашыгып кайтыр иде. «Саф һаваның тәмен, якты дөньяһың ямен җир астына төшеп карамыйча белә алмыйм мин», — дияр иде. Хәмзә вафат булгач, сынды сабыр канатлары, бөтенләй коелып төште янар чәчәк. «Кабереңдә тыныч йокла, япь-яшь шахтер!» Ул һәлак булган «Күгәрчен оясы»н хәзер шахтерлар «Хәмзә штре- ге» дип йөртәләр. Бу исемне район, шәһәр советлары да яки шахта җитәкчеләре дә карар чыгарып кушмады, егетләр һәм кызлар яраткан иптәшләрен хөрмәтләп искә алыр өчен шулай атадылар. Наряд биргәндә, десятник яисә бригадир «бүген сиңа «Хәмзә штреге»нә барырга» дип җибәрәләр. Ана белән баланы күргәч, Хәмзәне дә күргән кебек булды Хәертдин. Оныкны кулына алыр иде дә күкрәгенә кыса-кыса сөяр иде. Юк, ярамый: беләкләре калтырана. Чиреннән терелмәгәнгә түгел, ә ничәмә еллар бала тотып карамаганга. Оксана өстәл әзерли, улы «үә-үә-үә» итә, тавыш бирә. Бабай бишек тирбәтә, иреннәрен очлатып, үпкәндәй итә, чөңгерә, йөзенең яктырып киткәнен үзе дә сизә. Эченнән генә нидер мыгырдый, тора-бара аермачык итеп көйли: Әлли-бәлли итәр бу. Үсеп буйга жнтәр бу Үсеп белем алыр бу. Илгә хезмәт итәр бу. Оксана аңламый, бабайга карый да, елмаеп, жинел кулдан үз эшен эшләвен белә. Ә Хәертдин бишектәге сабый белән серләшә: «Менә кем укыр минем шүрлек тулы китапларымны. Галим булыр оныгым, зур кеше, әйе бит? Әһә, көләсеңме бабаңнан, бөтенләй аңгыраеп беткән дисеңме? Ә син акыллы булып үсәрсең, шахтер булырсың. Бәхетеңнең чите китек булмас, балакай, сезнең заманнарда...» — Әбәү, менла Хәертдин, нишләп үзеңә-үзең лыкылдыйсың? Хәертдин сискәнеп китте. Фатыйма икән. Күз чите белән генә карап кунса да, сүз дәшмәде: хыялларыннан бүлдергәнгә үпкәләде, ахры. Хатын-кыз дигәне оста да соң! Менә бит: килеп тә кермәгән, ипләп кенә бәбәйне кулына алды да чут-чут үбә, сөйләнә башлады: — Алла биргәне, сөбханалла, күз генә тимәсен, үсеп беткән ич малай!.. Карале, Хәертдин абзый, шахтерларны сугыштан монда, шахтага кайтаралар икән дип сөйләгәннәр иде. Нигәдер берсе дә күренми, әллә фронтта эшләр хөртигә киттеме безнең? — Безнең анда эшләр ал да гөл, Фатыйма. Тиздән Донбасс үзебезнең кулга кайтачак. Сталинградта немчураның арт сабагын укыттылар ич Маликлар. Киткән кошлар да әйләнеп кайта, Малигыбыз да... Фатыйманың куанычы эченә сыймый, биеп кенә тора. Саубуллашканда кунакка чакырып чыгып та китте. Караңгы төшеп килә. Аш табагы хәтле булып тулган ай тау башына менеп кунаклаган да шуннан Ургыл өстенә нурларын сибә. Тәрәзә аша Хәертдин узганбарганны күреп кала. Үзе һаман, тез башларына терсәкләрен кадаган килеш, ияген ике куллап учлаган да утыра да утыра. Ә бала изрәп йоклый, кисәк-кисәк көлгәндәй итә. Хәертдин үзенең кечтеки улын да, кабыктан бишек ясап, миләш сиртмәдә тирбәтеп утырган чакларын исенә төшерә. Ул чакта аның малае да, хатыны да, дәрт-дәрманы да бар, гел үз якларына кайтасы килеп кенә тора иде. Тау итәкләрендә чылтырап аккан улаклы чишмәләрне, авыл өстенә ишелеп үскән каен урманын, чәчәкле болыннарын, күрше-күләннәрен юксынды, сагынудан үзәкләре өзелә иде. Шул болыннарда печән чабасы, басуларда арыш камылларына басып тәпиләрен канатасы, җилкәсенә салып бодай капчыклары ташырга теләде. Тик боларның берсе дә насыйп булмады. Күнеле әле дә әрни: яшьли ахмак чакларда карт әбисенә явызлыклар эшләгәне бар, шуның каргышы төшмәде микән? Шаярып, кызык итеп, әбисенең тәһарәткә йөри торган җиз комганына кызыл борыч тутырды. Бермәл ахшам алдыннан тәһарәт алырга утырса, әбисе шырыл- дап кычкыра башлады. «Муеның астына килгере!» — дип, муен тамы- рына комган борыны белән кундырып та алды. Юк, еламады малай, авызын ерып, әбисенең сукранганын карап тик торды. Берничә көннән шул җиз комганны баскыч төбеннән чәлдереп, тимер-томыр җыючыга бер пипрузга сатып җибәрде. Тимер-томырчы арбасын чүмәкәй тутырып урам буйлап узып барганда, әбисе олау өстендәге комганны та- ф нып алды да тавыш куптарды. Комганны бер дистә йомыркага кире _ алыштырып алырга туры килде әбисенә. Шулай, рамазан аенда әбисе з бәләкәй Хәертдинен һәр кичне мәчеткә авыз ачар вакытны белергә жи- ? бәрә торган иде. Кояш баер-баемас борын ук йөгереп кайтыр иде дә, ~ «мәчеттә авыз ачтылар», дип әбисен алдар иде. Карчыкның авыз ачка- _ нын кызык итеп карап торыр иде. Ә әбисе, җитмәсә, бер уч йөзем жи- “ меше белән сыйлар иде. Шул гөнаһлар өчен әбисенең каргышы төшмә- = де микән... ч «Әйдә, забойда тир түгеп юарбыз гөнаһларны. Күктән күңел көрле- ? ге көтеп яту шахтер эше түгел». с Каткан буыннарын көч-хәл белән җыеп, ишек янына килде, саубул- £ лашкан булып, оныгына ияк кагып тел шартлатты. Шул арада Зоя ’ кайтып керде. * — Ыланнар! Туганнар! Безнекеләр Донбассны азат иткәннәр! — * дип хәбәр салды ул. " Оксана белән икесе бик сөенештеләр алар. Хәертдин дә йомшарды, күзләре дымланды: Горловка шахталары аның икенче туган йорты иде, икенче туган ягы, хәтта бүгенге көндә авылыннан да якынрак, кадерлерәк — анда аны кеше иттеләр ич. Ә Ургыл— өченче туган ягы. Саубуллашып чыгып китте. Урамда, клуб яныннанмы, җыр ишетелә иде: Спят курганы темные, Солнцем опаленные. В забой отправился Парень молодой... Хәертдин дә күңеленнән кушылып җырлый. Сүзләрен бик яхшы белә ул, үлеп тә ярата. Шахтерлар турындагы «Зур тормыш» дигән киноны берничә тапкыр карады. Бу җыр да шул фильмнан. Артыннан бәбәй күтәргән килеш Оксана белән Зоя килеп җиттеләр. Икесе дә агарып киткәннәр, күзләре дымлы, әйтәсе сүзләрен әйтә алмыйча тотлыгып торалар. Көчкә генә аңлатып бирделәр. Әле генә Степанов хәбәр иткән икән. Маринаны шахтадан һушсыз килеш больницага алып киткәннәр. — Ни булды икән?! —дип, Хәертдин дә, салмак адымнарын тизләтеп, алар артыннан больница ягына борылды. Зоя. кызын эшкә озаткач, оныгын сөяргә кереште. — Сагындым баламны! Көнозын күрмәдем бит бәбчегемне! Марина апаң да больницада ята. Авыр күтәрмәсә, үзең шикелле кечтеки сеңелең булыр иде...— Зояның бугазына төер булып хәсрәт утыра, еларга итә, күзеннән яшь чыкмый. — Вакытында тыя алмадым, сырландай ябышты шул җан көегенә... Култык таякларын шыгырдатып «җан көеге» үзе дә килеп керде. Баскан килеш тәмәке төреп кабызды. Бөтен хәрәкәте салмак, күз карашы моңсу, үкенүле. — Өйалдымда тартыр идең, кияү,—диде Зоя, ишек ягына ымлап. Андрей, дәшми генә, калтыранган куллары белән хат сузды. Бераздан әйтеп куйды: — Әнине кулга алганнар... Хатны укып чыккач, Зоя, авыр сулап: — Эх, Настя, Настя...— дия-дия киявенең борчулы йөзенә күз төшерде: элек тутырган тавык шикелле тулы иде, хәзер кипкән балыкка охшап калган. Тәмәке тартырга да өйрәнгән.— Язмыштан узмыш юк, әмма язмышыңны кулыңа ала белмәсәң, михнәтен дә китерә. Шулай дип әйтүенә Зоя үкенеп тә куйды: нигә кешенең җәрәхәтенә тоз сибәргә иде!.. Андрей әбисен тыңламый: үз кайгысы бугаздан иде. — Маринага да укыттым. Әнине барып күреп кайтырга куша. — Ә аякларың? — дип борчылып сорады Зоя.— Аксак килеш ничек әллә кайларга китеп йөри аласың?! — Анысына түзәрсең. Җан өзгәләнә, сулкылдап сызлый, Зоя Ивановна. Терсәк якын да якынын, тешләп булмый икән аны!.. Бик озак уйларына чумып утырдылар. Андрей мунча чормасында качып ятканнан бирле Настя сату итеп йөргән, эшен ташлаган. Ансат кына юл белән сугыш вакытын уздырып җибәрергә теләгән. — Әй, әни, әни... — дип куйды Андрей. — Әти дә исән икән бит. Аның да хаты бар, кайтыгыз дип язган, Донбасска. Марина каршы килмәсә, ул терелүгә үк китәрбез дип тора идем. Тик ни күзем белән күренермен?! Әни турында нәрсә әйтермен?.. Зоя бернинди дә киңәш бирә алмый иде. — Кияү, Марина больницадан чыкканчы үзебездә торып тормыйсыңмы? Тәрбия кирәк сиңа. — Рәхмәт! Иртәгә .Марина янына бара алмам, ахры. Бүген хәле бераз җиңеләйгән шикелле, сөйләшә дә. Әни янына китәрмен. Тик менә аңа әти турында нәрсә диярмен?.. — Настяга сәлам әйтерсең. Барыбыздан да, — дигәч, Зоя бишектәге балага иелде. — Улым, жизиәң Андрей шушы була инде. Андрей бәбәйгә елмаеп карап алды да чыгып китте. Әби яңадан оныгына сөйләнә башлады: — Шахтер чыкмады жизнәңнән. Бәхетенең чите китек мескеннең. Син андый булмассың, балам. Бәхетле булырсың... Китәм яныңнан, китәм. Эш муеннан: доклад язасым бар. Ул доклад язарга утыруга, ике баласын ияртеп Фатыйма килеп керде, телетелгә йокмый, сөйләнә башладьп — Зоя Ивановна, бәгырем, Малигымны каршыларга барабыз ич. Бөтен халык стансага җыелган, фронттан кайтучы шахтерларны каршы алалар. Менә, күз нурларым, өзелеп тә көтәләр, аталарын күрер көннәребез бар икән! Ярый әле. үзебезне саклый алдык, эштә дә махы бирмәдек, бирмәбез дә, иншалла! Син бармый торгансыңдыр? Зоя бераз дәшми торды. Аңа барырга кирәк, тик каршылар кешесе юк. Колясы кайтмас инде. Барса, фронтовикларны каршыларга барыр, бер-ике сүз әйтергә. Ә Фатыйма бөтен затлы киемнәрен кигән, ислемай да ягынган, улларын да киендергән, бөтен килешләреннән шатлык ташып тора. — Мин соңрак, Оксана кайткач. Поезд килеп җиткәнче җитешермен. — диде Зоя. • Фатыйманы урамга хәтле озата чыкты. Әйе, урам тулы халык станциягә ашыга, кайсы әтисен, кайсы туганнарын каршы алырга бара. Бәлки, барсыныкы да кайтып кермәс, нибары йөз фронтовик кына кайта Ургылга. Ярдәмгә генә. Тора-бара бүтән исәннәре әйләнеп кайтыр... Зоя күзләрен сөртеп алды. «Николай кайтса, оныгын күреп туя алмас иде». Алеша ашханә башындагы бүлмә ишеге каршына килеп туктады. Кесәсендә вагонны төшкәч тә Фатыйма биргән шушы бүлмәнең ачкычы ята. Әмма ишекне ачып керергә кулы бармый, тагын бер адым якынрак атларга аягы тартмый. Урам тулы кызлар шаркылдаша, куанышып гөрләшә-серләшә, ирләре белән парлап хатыннар үтеп бара. Берсенә дә игътибар итми ул. Шахтага эшкә фронтовиклар кайту хөрмәтенә клубта тантаналы жыелыш уздырыла. Боларның берсе дә аның күңелен күтәрми: көлгән кызлар арасында Талигасының чылтырап аккан чишмәдәй тавышы ишетелми... «Эх, Танюша, жир астына кояш ташучы кыз, син дә, бүтән хатыннар шикелле, иреңне каршы алсанчы!..» Менә хәзер дә ишекне киереп ачар да йөгереп чыгар, «Алешенькам!» диеп муенына асылыныр кебек. Үлгәннән соң терелде диярлек Алеша. Окопта танк күмеп киткәч, казып алдылар. Госпитальдә рәткә керттеләр аны. Әмма яман хәбәр Талигага тапшырылган иде инде... Алеша калтыранган куллары белән ишекне ачмакчы булып азапланды. Яртышар тәүлек берәр потлы отбой чүкече күтәреп күмер чапканда да, фронтта да ару-талуны белмәгән куллары бүген калтырый. Ачып кергәндә, ишеккә тикле моңлы шыгырдады, гүя ул да апаларын юксынып елый иде. Бүлмәнең тәрәзәләре тышкы яктан такта белән кадакланган. Эчтә караңгы. Түшәмдәге электр лампочкасын әз генә боруга, бүлмә эче яктырып китте. Лампочка өстендә Танясынын нәни куллары яшел ефәктән тегеп кигезгән абажур эленеп тора. Ишек кырыендагы чөйдә икесенең дә брезент киемнәре, каскалары, шунда ук Кузбасс истәлеге — шахта лампалары. Менә Таня тужуркасының куен кеонытылмаслык якты хатирә булып саклана. Менә хатынының йорт эшләренә кия торган ярым түгәрәк итәкле ак алъяпкычы, һич тә кер кундырмый торган иде ул мона. Әле дә шул чиста килеш. Икесе дә үлеп яраткан, туйга дип атап тектергән зәңгәрсу күлмәге. Бик килешә иде бу күлмәк йөрәккә жылы ташучы хатынына. Танюшасы шушы күлмәген киеп штольня авызына ирен каршыларга бара иде. Менә аның Кузбасста төшкән карточкасы, ябык, агарып калган чагы. Әйе, бик озак больницада ятты ул. көчкә терелеп чыкты. Берьюлы унлап лампа күтәреп шахтерларга илткәндә аягы таеп егылган иде дә үле бала китергән иде. Шуннан соң балага да узмады. Моның өчен икәүләшеп бик борчылып йөрделәр. Курортка барып терелергә генә йөргәндә, сугыш чыкты... Әйберләрне берәм-берәм ак жәймәгә төрә бара Алеша, ә күңеле һаман узган көннәргә әйләнеп кайта. Шушы минутларда чыркылдыи- чыркылдый ишектән Танясы килеп керер кебек тоела. Сандык тулы әйбер аны хәтерләтә, аны юксындыра, үкереп елап жибәрәсе килә фронтовикның. L «К, У,» М 18. X го X сәсендә ак яулыкка төрелгән кечтеки көзгесе, бөтен штрекләргә исен аңкытып йөргән бармак очы хәтле генә ислемай шешәсе һәм вазелин савыты. Алеша шул әйберләрне уч төбендә тотып күзләрен алмыйча карап торды. Фронтка озатканда, үзенә дә шушындый бәләкәй генә көзге биргән иде Талига: «Үзү г зеңне карап йөр, шамакай малай булма, бу көзгегә күз төшерүгә, мине дә күрерсең»,—дип калган иде. Киемнәр янында баш-башларын чачаклап ясаган, матурлап төрле- төрле жепләр белән чигеп бетергән озын-озын сөлгеләр, тастымаллар эленгән, өстәл өстендә юллы-юллы кызыл ашъяулык. Карават астында такта сандык. Хәтта ачкычы да йозак тишегендә килеш сакланган. Беренче тапкыр ул шушы сандык янында сөйгәнен кочып үпкән, шуның өстенә утыртып урам буйлап тартып өенә алып кайткан иде... Алеша жайлап кына сандыкны ачты. Монда бөтен нәрсә гомергә 81 Сандык төбеннән Талиганың зурайтылган фотосы килеп чыкты. Бөтен йөзеннән елмаю, тормышка мәхәббәт, куаныч бөркелә. Ике толым кара чәчен күкрәгенә асылындырган. Кайсы гына якка Алеша борылмасын, хатын һаман аңа карап тора, гүя бүтән беркайчан да, беркая да үз яныннан җибәрергә теләми ирен. Алеша тын гына пышылдый: «Исән, исән бит син, Танюша, җаным! Ник дәшмисең? Сине сагынып кайттым ич мин, алдында Алешаң басып тора ич! Күрмисеңмени, кояшым?»— ди. Ипләп кенә төреп фотоны үз урынына салды. Юк, йөрәге түзмәде, яңадан алды да, бик озак күкрәгенә кысып торганнан соң, куенына тыкты. Нишләп аның ялгызын гына сандык төбендә яткырсын! — Эх, каһәр суккан сугыш! Нишләттең син минем Танюшамны?! Нишләттең? Нишләп син мине көтмәдең, җир астына «кояш ташучы» кыз? Минем бу дөньяда синнән бүтән беркемем дә юк иде, тагын калмады. Шушы михнәткә юлыкканчы, нигә танк... — Алеша сабый бала шикелле үксеп җибәрде: күз яшьләре сандыктагы кызыл яулык өстенә тамды. Бөтен нәрсәне үз урынына куйгач, яңадан бүлмә эчен күзәтеп чыкты. Сөеклесе белән гомер итә башлаган бу бүлмәне, аның куллары тигән әйберләрне калдырып китүе бик авыр иде аңа. Монда яшәргә калса да, җаны көн саен өзгәләнәчәк. Әйберләрнең сыярдаен сандыкка тутыргач, калганын җәймәгә төреп төенчек ясагач, кайсын аркасына, кайсын кулына тотып, караңгы урамнар буенча Маликларга юл алды. УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Алеша ай буе шахта юлын таптый, тик әле һаман рухын тергезеп җибәрерлек очкын таба алмый. Сугыш ул шәһәрләр җимерелү, йортлар ишелү һәм корбаннар гына түгел икән, тереләрнең дә өметләре өзелү, бәгырьләре киселү дә икән. Таба алырмы ул, әллә мәңге таба алмасмы Танясына тиң мәхәббәтне? Кайтып төшкәннән бирле «Чаланык» участогында машина белән күмер кистерә ул. Атна эчендә күмер катламын ныклап өйрәнгәч, бер сменада бөтен бер лаваны буеннан-буена тураклап узды. Моңарчы мондый нәтиҗәнең булганы юк иде әле. Шул көннәрнең берендә, машинасының кистертү тешләрен алыштырып ятканда, янына Якуп килеп туктады. Алешаның Якупны машинистлар курсында да, конторда да, шахтада да күргәне бар, егет турында мактау сүзләре дә ишеткәләде. Тик явыз телләр әллә ниләр дә сөйли. Талига исеме белән дә авыз чайкыйлар... Бик озак басып торды Якуп, ә Алеша кырын карап алды да эшен дәвам иттерде. — Мин синең янга килгән идем. — Беләм. Терәүләр янына түгелдер, билгеле. — Үтенечем бар. — һе... — Теләсәң, тик син генә ерып чыгасың. — Ни кирәк тагы миннән? Чакырып китермәдем ич. Ишетмәсәң ишет — тирә-ягың ишек! — Шулай диде дә машинасын забойга таба бора башлады. Якупның һаман китәргә исәбе күренмәгәч, каты итеп сорады. — Ну, ни йомыш? — Бу машинаны «Сивак»та сынап карарга кирәк. Алеша иелгән җиреннән торып басты, маңгай чәчен каскасы астына кыстырды, битендәге тир тамчыларын җиңе белән сөртеп алды, анна ры, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, машинага бераз карап торды. нов. Үзе ике куллап эчен тоткан да алга таба бөкрәйгән. £ — Федор Иванович, ни булды сезгә?—дип сорый Якуп. Степанов җайлап кына терәүгә сөялә. — Гүләсен җир асты, улым, гүләсен. Туктатма минем аркада. Бу 5 картлачны да егып салдым дип әҗәл сөенмәсен әле! Без түгел, әҗәл үзе 5 калтырасын!.. о Хәертдин йөгереп кенә хатын-кызлардан бер шешә җылы су алып * килде. — Яткыр мине, Харитоша туган? Бераз югарыга карап яткач, җиңеләя торган иде. Әй, машинистлар! Гүләтегез, гүләт! «Сивак»та гына түгел, бүтән шахталарда да ишетсеннәр! Җир астын дер селкетегез!.. Авыру карт җир өстендәге кояшка карап ята, ул кояшны күрми, әмма өстәгеләрдән һич тә ким тоймый, бәлки күп тапкыр артык тадыр. Бераздан торгызырга куша. Прошка аны торгызып утырта. — Федя, Федюшка, бирешәсең ич, кордаш! Ничек, бик нык азаплыймы? Содаңны эчмисеңме? — Эчмим, җанкисәгем, эчмим хәзер. Бераз басылгандай итә. Ылан- яар, чылбырны эчкәрәк кертегез әле! — ди авыру һәм ипләп кенә чалкан ята. Моңарчы машина ярты көченә генә эшли иде, хәзер бөтен куәтенә сынап карамакчылар. Алеша күмер кискеч машинаны Якупка тапшырды да, Степановны култыклап, Хәертдин белән икәүләп баш штреккә алып киттеләр. Конвейерныйга җиткәч, Степанов утыртырга кушты. — Җир асты симфониясен тынлап калырга телим, — диде пышылдап.— Ишетәсеңме, Харитоша, Прокоп, безгә лаеклы алмаш үсә. Эстафетаны аларга ышанып тоттырырга мөмкин. Сугыш беткәч үк... Степанов сөйләшүдән туктый, тыңлап ята, йөзендә сизелер-сизелмәс елмаю. Баш штреккә хәтле үзе атлап төште, анда көтеп торган ашыгыч ярдәм машинасы аны больницага алып китте. Мәшәкатьләр һәм борчулар тулы, куанычлар тулы, жир астыдай караңгы төн узып бара. Якупның куллары машина идарә итү рычагларында, ә уйлары күптән станциядә. Аның еллар буе көтеп алган кадерле минутлары якынлаша. Әтисе белән очрашачак ул бүген! Юл уңаенда Якуп почтага сугылып хат сорады. Берьюлы икене тот* тырып чыгардылар. Берсе әнисеннән иде, тизрәк шунысын ачып укый башлады. Әниләре таза-саулар, бик сагынып яталар икән. Авылга бик күп яралылар кайткан. Үлү хәбәрләре дә һаман килеп тора. Әтисе турында сорашканнар. Икенче хат Судаковтан иде. Яраланып госпитальгә кергән. Ихтимал, яңадан мылтык тотарга ярамамдыр, дигән. Барып сыеныр кешем юк, дигән. Кайтсын монда, слесарь булып керер. «Сагынам»,—дип язган. Әллә мин сагынмыйммы синең тырпайган муеның белән җирән чәчләреңне! Әрләшсәк тә, үпкәләшсәк тә. без бергә идек бит.. Үз кешеләр, мәгарә егетләре. Кайт, дускай, кайт Ургылга! Фашистларны нык тукмагансыңдыр: «Кызыл йолдыз» орденын тикмәгә бирмәсләр?.. Кызарып кына кояш чыгып килә. Аның иртәнге нурлары, рельсларны ялтыратып, күзләрне чагылдыра. Бик озак паровоз кычкыртып тора. «Пыхпых» итә, тиздән кузгалып китәчәк. Озакламас, пассажир поезды да килер. Шуңа утырып әтисе дә... Аңарчы мунчада юынып чыгарга да өсне алыштырып өлгерергә кирәк. Тизрәк кыймылда, Якупжан. Фашистларның арт сабагын укытырга китә бит әтиең. «Ил язмышы хәл ителгәндә беркем дә читтә торып кала алмый», дигәне бар иде аның. Менә күрәсезме, Якупжан абзагызның да әтисе читтә торып калмый! Бик килештерергә тырышып, затлы дигән өс-башын да киеп алды, көзге каршында да әйләнде, ә колаклар һаман-һаман тышта—тимер юл буенда: поезд тавышы ишетелмиме? Менә ул, шпалдан шпалга сикереп. Ургылга, станциягә чаба, йөрәге дөпдөп тибә, үзе туктаусыз артына карана, ә поезд һаман күренми дә күренми. «Нигә килми соң инде поезд?» —• Килә! Әнә...— Иреннәре шулай дип пышылдап куйды.— Кайсы вагонда икән? Алдамы, арттамы?.. Ашыга-ашыга Варя да килеп җитте. Якуп якынаеп килгән поездны күзләре белән йотардай булып карый: әтисен дә күрер көннәр бар икән! Аның онытылмас сүзләре искә төшә: «Яшьлек таңыннан ук таштан салынган нигезебезне мүкләтмик. имән өрлекләребезне черетмик!». Шулай дигән иде ул бик күптән. «Тырышам, бик тырышам, әти». Якуп паровоз каршына йөгерде, күзләрен вагон ишекләреннән алмыйча өч-дүрт вагонны узып китте: юк, әтисе баскычта басып тормый. Менә поезд туктады. Пассажирлар вагоннардан сикерешеп төшә башладылар. Якуп арттагы вагоннарга таба атлады. Менә сонгы вагон, әтисе юк. «Әллә күрмичә үтеп киткәнме?» Алга таба йөгерде. Баштарак иреннәре пышылдап кына: «Әти, әти!» дисәләр, хәзер ул кычкыра. Аннан Варя калышмый, ул да: «Ахмет абзый!» дип кычкыра. Кинәт кенә өченче вагон каршында катып калдылар, һәм менә ата белән бала кара- каршы басып торалар. — Балам! Якупжан!.. Варвара!.. — Әти!.. — Ахмет абзый! Ата белән бала кочыштылар, күзләре юешләнде. Әйтәсе сүзләр бетәрлек түгел, тик бу минутларда сүз сөйләү артык. Ата аларның башларыннан сыйпап калырга ашыкты, ө алар ата кешедән күзләрен алмадылар. Әнә, жәелеп киткән кыйгач кара кашлар да, кысык кара күзләр дә, озын-озын керфекләр дә, текә маңгаендагы җыерчыклар да—барысы да элеккечә, берсе дә онытылмаган... Тик маңгайда җыерчыклар ишәйгән шул инде, атакай... Артка таба ятып торган кара чәчләре агарган... Озын гәүдәсе әле дә нык күренә. Кылыч борын астыннан кечтеки генә мыек та үстереп җибәргән. Башындагы картузын кыңгыр салган, монысы да элекке гадәте, күлмәк якасын ычкындырып җибәргән, җиңнәрен сызганган... — Улым! Варвара! Балалар... Сезнең өчен куанам, хатыгыздан барысы да мәгълүм. Менә мин дә фронтка китәм... Күптән сорый идем дә, тоткарладылар, тылда да кирәгем булган, күрәсең. Сезнең кебек үк. Сезнең шартлаткычларны без ясадык. Менә шул. Хәзер немецны тукмап карыйк, юкса, миннән башка... — Әти... Мине дә җибәрмәделәр... Әти! Әнә паровоз китәргә кычкырта... Шулай бик тиз аерылабыз дамыни?.. — Сугыш беткәч күрешербез, улым, бергә яшәрбез, әниегез белән бергә... — Әти... гел-гел исемдә син минем... Исән-сау әйләнеп кайт!.. — Исәнлектә күрешергә язсын, балалар... Сугыш беткәч... — Әнә поезд кычкырта... — Хушыгыз, балалар! Әниеңә, сеңелләреңә миннән бик күп сәлам әйт. Барып җиткәч, адресымны салырмын, язып тор, яме?.. Әхмәтҗан кузгала башлаган вагон баскычына сикереп менде. Якуп белән Варя вагон яныннан янәшә атлыйлар, поезд әкрен генә куз- гала-кузгала кызулый ук башлады. — Хушыгыз, балалар!.. — Хушыгыз!.. Әнә Әхмәтҗан вагон баскычыннан балаларның шпаллар буйлап йөгергәннәрен күреп бара, аларга бертуктаусыз кул болгый, иреннәре нидер пышылдый. Якуп ахырда туктады, күзләрен поезддан алмыйча, нәүмизләнеп: — Нәләт төшкән сугыш! — диде. — Рәхәтләнеп әти белән күрешергә дә ирек бирмәдең!.. Аңа тик паровоз гына үзенең моңлы тавышы белән ерактан җавап кайтарды. Ике рельс арасында, шпаллар өстендә басып торган Якуп янына кемнәрдер килеп туктады. — Кайтыр әтиең, Якупҗан, кайтыр, кайтмый калмас. Фашистларны тәмам юк итеп кайтачак. — Хәертдин абыйсы икән болай диюче. Ул ата белән балаларның кавышуын башыннан ахырынача карап торган. Якупның күзләре көнбатышка текәлгән, ике бите буйлап эре күз яшьләре тәгәри, иреннәре: — Кайтыр әти, кайтыр. Җиңеп кайтыр. Нигә балавыз сыгарга, иеме?! — дип пышылдый. Шахта ягында, кайдадыр яшьләр җырлый, тавышлар аермачык булып ишетелә. Там. на шахте угольной Паренька приметили. Руку дружбы подали, Повели с собойvwwwvww