Логотип Казан Утлары
Публицистика

 СУРӘТЛЕ ФИКЕР

Яшь авторга редакциядән хат килеп төшә: «Шигырегезне газетада файдалана алмадык. Аның әдәби эшләнеше начар, сурәтле фикере юк». Автор мондый хөкемне көтмәгән икән. Ул, ризасызлык белдереп, редакция белән бәхәскә керә, үз файдасына дәлилләр китерә башлый: — Шигырьнең рифмалары бармы? — ди ул һәм шунда ук җавап та бирә: — Бар. — Ритм дөрес сакланганмы? — Сакланган. Шулай булгач, әдәби эшләнеше начар дияргә нигез каламы соң? Аннары «сурәтле фикер» дигәне дә юк сүз бугай. Нишләп сурәтле фикер булмасын ди?.. Хәер, тукта әле, нәрсә соң ул сурәтле фикер?.. Менә шушы рәвешчә фикер йөртү башлап шигырь язучылар арасында еш очрый, һәм моңа гаҗәпләнеп тә булмый. Чөнки әдәбият мәйданына омтылучы яшьләрдә шигырьнең табигате, максаты, бурычлары кебек мәсьәләләр хакында кирәкле белем җитәрлек булып бетми. Шуңа күрә дә яшь авторлар белән шигырь язуга бәйле мәсьәләләр буенча әңгәмә башлау урынсыз эш булмас дип уйлыйм. Шигырь ни өчен языла? Әңгәмәне шундый сорау белән башлап җибәрәсе килә. Мәгълүм ки, шигырь укучыга йогынты ясау максатыннан чыгып языла. Бурыч шул: шигырь укучыга эстетик ләззәт бирсен, кешедәге матурлык хисен хәрәкәткә китерсен, ул хисне үстерсен, камилләштерсен. Алай гына да түгел, шигырьдә бәян ителгән вакыйга, күренеш, хис укучыны тетрәтсен, алга әйдәсен, матурлыкка чакырсын. Шигырь менә шуның өчен языла. Сүз дә юк, бу — бик зур һәм катлаулы бурыч. Укучыны тетрәтү, аны алга әйдәү өчен шигырь чын мәгънәсендә сәнгать әсәре булырга тиеш. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, башлап язучыларның шигырьләре гадәттә андый югарылыкта булмый. Алар язган шигырьләрдә рифма була, ритм була, аннары... коры информация була. Билгеле, бу сыйфатлар гына тезмәне сәнгать фактына әйләндерә алмый. Шигырьне нәрсә шигырь итә? Аны нәрсә сәнгать әсәре итә соң? Барыннан да элек, образлы, сурәтле фикер. Нәкъ менә сурәтле фикер аша шагыйрь чынбарлыкны танып белә, аны бәяли, хөкем итә. Мәгълүм ки, Габдулла Тукайның «Ишан»1 исемле мәшһүр парчасы бар. Аңарда ишан үтергеч каты тәнкыйть утына тотыла. Ләкин моны бөек шагыйрь «ишан болай, ишан тегеләй» дип хәбәр итү юлы белән эшләми. Парчада андый коры, шәрә фикер юк. Киресенчә, аңардан укучы алдына ишан сурәте килеп баса: Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган; Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван! ' Г. Тукай. Әсәрләр. !955, Той 2, 52 бят. һәм менә шулай сурәтләнгән ишан үзеиә-үзе хөкем укый, үзеннән-үзе биздерә. Кешедәге матурлык хисләре аны кабул итми, кире кага. Чөнки сурәт — шыксыз, килбәтсез. Бу инде коры фикер йөртү түгел, бу — сурәтле фикер. Тагын бер мисал. Монысы бүгенге татар совет поэзиясеннән: Ренат Харисовның «Өянке» шигыре: Өскә үсмәсен әле дип. Баш ботагымны киссәң, — Мин бит як-якка үсәм!.. Киңлеккә китмәсен диеп. Ян-якларымны киссәң,— Мин куелыкка үсәм!.. Куелыкка үсмәсен дип. Ябалдашымны киссәң, — Мин тамыр якка үсәм!.. Бәгъренә чабыйммы диеп, Казып тамырыма төшсәң, — Каберең өстендә үсәм!.. Тормыш, яшәү — үлемсез! Бу шигырьнең идея эчтәлеген кыскама шулай билгеләргә мөмкин. Ләкин шигырьдәге әлеге идея турыдан-туры кычкырып, маңгайга бәреп тормый. Шагыйрь аны күз алдына китерерлек, хис итәрлек конкрет күренеш аша тәгъбир итә. Мәгълүм бер күренешне сурәтләү ярдәмендә автор укучыда явыз көч барыбер бетәр, җиңелер, ә тормыш — үлемсез дигән ышаныч уята. Бу инде коры, абстракт фикер түгел, бу — сурәтле фикер, образлы фикер. Нәкъ менә шушы фикер югарыда китерелгән юлларны шигъри сөйләмгә, шигырьнең үзен исә сәнгать фактына әйләндергән чараларның берсе булып тора. Инде килеп, мондый сорау куйыйк: бу шигырьдә сурәтле фикергә ничек ирешелә соң? Барыннан да элек, өянке сүзен туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану юлы белән. Өянке —гади бер агач. Бу — аның туры мәгънәсе. Өянке — тормыш, яшәү символы; өянке— кеше, аның әрсезлеге, тырышлыгы, эшчәнлеге... Болары — аның күчерелмә мәгънәләре. Шигырьдә автор өянке сүзенең менә шушы ике төрле мәгънәсе белән эш итә. Өскә үсмәсен әле дип, Баш ботагымны киссәң, — Мин бит як-якка үсәм!.. Бу — агачның чынбарлыктагы табигый халәте. Әйе, аның башын киссәң, ул як-якка үсә, ян-якларын киссәң, куелыкка үсә... Ләкин агачның шушы табигый халәте ассоциация буенча укучыны икенче планга күчерә. Ул инде, өянкегә карап, гомумән кешенең әрсезлеге, яшәү, үлемсезлек кебек мәсьәләләр турында уйлана башлый, һәм шулай итеп өянке, үзенең туры мәгънәсе белән бер рәттән, икенче мәгънәне ала. Өянке тормышның үлемсезлеген гәүдәләндергән конкрет образга әйләнә. Шулай сурәтле фикер туа. Әлбәттә, фикер сурәтлелегенә төрле шагыйрь төрле юл белән ирешә. Әле генә карап үткән шигырьдә бу максатка автор сүзнең күчерелмә мәгънәсен ачу, шуннан файдалану юлы белән килә. Венгр халкының сөекле шагыйре Шандор Петефиның «Җитәр»X исемле шигырендә исә сурәтле фикер бөтенләй башка юл белән тудырыла. Биредә сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләренә корылган тоташ метафора алымы юк. Киресенчә, шигырьнең һәр юлы үзенең туры мәгънәсендә яңгырый: X Шандор Петефя, Җитәр, М, Садри тәржеяәсе, «Социалистик Татарстан» газетасы, 1973 ел, Т январь,ШӘРӘФ ӘХМӘДУЛЛИН ф СУРӘТЛЕ ФИКЕР Солдат булып сафка басыйк! Кем дә курчак булмасын! Флейта күп тынычландырды. Инде быргы уйнасын!. Буйдан-буйга публицистик пафос белән сугарылган бу шигырьнең беренче юлла, рыннан ук кеше рухының конкрет халәте ачылып китә. Шигырьне уку дәвамында безнең алга яшь керәшче — патриот образы килеп баса: Уйнау белән җиз быргылар Өндәп керәш таңына. Без җиңәрбез, коендырып Дошманны үз канына. Әйдә, баш күтәр, туган җир, Яңгырасын даннарың, Керәшчеләр ирек ечен Кызганмаслар җаннарын... Безнең алда — дошман өстене ташланырга әзер торган көрәшче образы. Аның рухи халәте — иң киеренке ноктада, хисләре — кайнар, һәр сүзеннән чаң тавышы ишетелә. Ул әйди, чакыра. Нәкъ менә шушы ялкынлы чакыру, утлы фикер әлеге шигырьне образлы итә, аны сәнгать фактына әйләндерә. Сурәтле фикер тудыруның юллары бик күп. Аларның барысын да күздән кичерү мөмкин дә түгел. Шулай да тагын бер мисал белән танышу кирәк булыр шикелле. Шагыйрь Нури Арслановның «Илһам» XI исемле шигырен укучылар хәтерлидер. Сүз анда илһам кебек иң абстракт төшенчә хакында бара. Ләкин шагыйрь беренче юллардан ук аны күз алдына китерерлек конкрет сурәткә әйләндерә алган: Нишлисең син, илһам дигән тинтәк, Мине үртәп шулай итәмсең: Шаян килен кебек, алларымнан Итәк кенә болгап үтәсең!! Дәртем дә бар әле, көчем дә бар Билләреңнән кысып кочарлык. Җилкән итеп җиләс итәкләрен, Дулкыннарда тибрәр, очарлык. Форсатыңны җилгә җибәрмә син — Кала күрмә кысыр, тол булып. Әйдә чыңла, чыңла бар тавышыңа, Җырларыма алтын кыл булып. Моңа ирешү өчен, ул төгәл һәм урынлы чагыштырулар, реаль тормышка нигезләнгән ачык мәгънәле метафоралар кулланган. Шагыйрьнең бөтен коралы — өн» шулар. Әйтергә кирәк, сурәтле фикер ни дәрәҗәдә тирән, әһәмиятле һәм актуаль булса, шигырьнең тәэсир итү көче дә шул кадәр зур һәм дәвамлы була. Киресенчә, сай фикер, уйланып җитмәгән идея-эстетик караш, кагыйдә буларак, вак, кыйммәте аз булган мәсьәләләр белән мавыгуга китерә. Хәлбуки, партиябез иҗат кешеләрен сәнгатьнең идея-эстетик кыйммәтен тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен даими көрәш алып барырга чакыра. Әсәрләрнең идея-эстетик кыйммәтен күтәрү исә, барыннан да элек, эчтәлектән башлана. Әдәби әсәрнең эчтәлеге тормыш хакыйкатен ачуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Ләкин шуны истән чыгармаска кирәк: тормыш хакыйкате дигән нәрсә бар, сәнгать хакыйкате бар. Болар бер-берләренә тәңгәл килеп тормыйлар. Дөрес, сәнгать хакыйкате тормыш хакыйкатенә нигезләнә, ләкин аның белән генә чикләнеп калмый. Мәсьәләнең тагы» XI <Казаи утлары» журналы, 1971 ел, 9 сав, 16 бит, бер ягын истән чыгармаска кирәк, факт дөреслеген тәгъбир итү белән чикләнеп калганда, социалистик реализм методына бары тик тормышны аның үз формасында сурәтли торган әсәрләрне генә танырга, ә инде шартлы алымнар кулланып язылганнарын танымаска туры килер иде. Болай эш итүне марксистик-ленинчыл эстетика кире кага. Чөнки сәнгать хакыйкате ул — фәлсәфи-эстетик категория. Ул, барыннан да элек, күренешнең асылын ачуга бәйләнешле дөреслекне эченә ала. Шулай ук ул ♦ күренешнең фәлсәфи-этик мәгънә дөреслеген ачып бирүне һәм, ниһаять, күренешне идөя-эстетик яктан чыгып бәяләүне эченә ала. Сәнгать дөреслеген тирән һәм тәэсирле итеп ачып бирү өчен, шагыйрь чынбарлыктагы күренешләрне хәрәкәттә, агышта, каршылыклылык хәлендә сурәтләргә тиеш. Нәкъ менә каршылык, аны ачу һәм •хәл итү әдәби әсәргә, шул җөмләдән шигырьгә дә, сәнгать хакыйкатен тирән итеп күрсәтергә ярдәм итә. Шигырьнең идея-эстетик яңгырашын көчәйтү — катлаулы һәм күпкырлы мәсьәлә. Ләкин аны һәрьяклап ачу теләген бер якка куеп, биредә яшьләр игътибарын эмоциональ төенләнешле шигырьләргә юнәлтеп үтү зарурирак булыр. Чөнки эстетик камиллеккә ирешү юлында андый шигырьләр күренекле урын алып тора. Бу төр шигырьләрне беренче булып ачкан һәм аларга нигезле аңлатма биргән кеше профессор Хатип Госман булды. Эмоциональ төенләнешле шигырьне ул шигъриятебез мәйданында «яңа казаныш»XII дип бәяләде. Галимнең эмоциональ төенләнешле шигырь турында, аның эстетик вазифасы турында әйткән фикерләре яшь авторлар өчен аерата гыйбрәтле: «Бу чараның,— ди ул,— бик көчле бер сыйфаты — шигырьнең барлык өлешләрен үз тирәсенә шактый кискен кырыслык белән җыеп алуында. Әйтерсең ул магнитлы үзәк: шигырьнең бөтен эмоциональ куәте аңа төбәлгән, аңа бәйләнгән. Яки, тупасрак димәсәләр, шигырьнең кендеге, күчәре дияргә мөмкин. Шигырь текстына ул тик аның үзенә бәйләнгән юлларын гына кабул итә, бәйләнмәгәнен кире кага, төшереп калдыра» XIII . Бүгенге исәндә мондый шигырьләрне Муса Җәлил, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Нури Арсланов кебек өлкән буын шагыйрьләр иҗатында гына түгел, бәлки урта һәм яшь буын шагыйрьләр иҗатында да күпләп табарга мөмкин. Шунысы да бәхәссез: эмоциональ төенләнешле шигырьләр бер татар шигърият дөньясына гына хас күренеш түгел. Алар тугандаш әдәбият вәкилләре иҗатында да тулы граҗданлык хокукы белән файдаланалар. Тугандаш әзербәйҗан шагыйре Искәндәр Ахундовның «Әзербәйҗаным» исемле шигыре — моңа ачык дәлил. Бу шигырьдә эмоциональ үзәкне рефрен тәшкил итә. Хәтта мине кулсыз калдырсыннар. Сукыр һәм дә чукрак итсеннәр. Йөрәк белән тоеп һәм ишетеп Мин кайтырмын сиңа — белсеннәр. Горурлыгым — Туган ягым, Туган йортым, Туган җирем, Туган Әзербәйҗаным! XIV XV Шигырьнең бөтен хис ташкыны менә шушы рефренга омтыла, аны яңгырата һәм раслый. Нәтиҗәдә шигырь бермә-бер камилләшә, үзенең тәэсир итү көчен арттыра. Билгеле, шигырьнең һәр күзәнәге: ритмы да, рифмасы да, композициясе дә камил булырга тиеш. Чөнки боларның барысы да шигъри эчтәлекнең яшәү формасын тәшкил итәләр. Алыйк ритмны. Аны шигъри сөйләмнең цементы дияргә була. XII Хатип Госман, Эмоциональ төенләнешле шигырь, «Казан утлары» журналы, 1972 ел, 4 сан, 135 б" г ■ Йскәндәр*'Ахундов' «ӘзербэЛжаным». Ә. Синеголов тәржемасе, «Социалистик Татарстан» газетасы. 1972 ел. 3 декабрь. ШӘРӘФ ӘХМӘДУЛЛИН ф СУРӘТЛЕ ФИКЕР Яшь гомерем, зәңгәр чәчәк, Узар димәгән идем— Халык җырыннан алынган бу юлларны коеп куйганнар диярсең. Алар ничек җиңел, ничек шома укыла! Ә бит моның хикмәте ритмда. Нәкъ менә ритм шигырь агышына әнә шундый сокландыргыч төзеклек, шомалык бирә. Ул бозылдымы, шигырь шунда ук аксый, чатанлый башлый. Матурлык югала, төзеклек бетә. Ирекле шигырьдә исә ритм тагын да зуррак вазифа үти. Ул биредә шигъри сөйләмне гади сөйләмгә, чәчмәгә әйләнеп китүдән саклап тора. Азмы кирәк яшәү өчен — ышаныч, көч, ихтыяр, дәрт! Бу юлларны нәрсә чәчмәдән аера, нәрсә аларга оешканлык, ныклык, шигъри куәт бирә? Билгеле, ритм, аннары интонация. Яки менә бу юлларны алыйк: Бездән — көн дә кешелеклелек, ныклык, сафлык. фидакарьлек! Бездән — көн дә янып сөю, тугры сүз, җылылык, нур! Биредә дә шул ук күренеш: охшаш конструкцияләр кабатланалар. Сөйләмдә ритм туа, оешканлык, төзеклек, ныклык туа. Мәгълүм ки, шигырь — билгеле бер калыпка салынган сөйләм. Әлбәттә, Һәрбер калыпка салынган сөйләм үз-үзеннән, ягъни калыплы булганы өчен генә сәнгать фактына өйләнми. Чын мәгънәсендә шигъри сөйләм тусын өчен, ул үзенең калыплы булуын сиздермәслек дәрәҗәдә табигый, шома һәм камил яңгырарга тиеш. Кабат югарыда китерелгән мисалга мөрәҗәгать итик: Яшь гомерем, зәңгәр чәчәк. Узар димәгән идем... Бу — калыплы сөйләм. Ә менә аның шундый сөйләм булуын укучы сизми дә диярлек. Хикмәт шунда, калыплы булса да, сөйләм — табигый, шома һәм камил. Шул ук вакытта рифма, ритм өчен сүзләрне «колагыннан» тартып-сузып китерү дә юк. Киресенчә, бар сүз үз урынында, барысы килгән, җитешле. Өлкән шагыйрьләребез иҗатында без нәкъ менә шундый камиллекне очратабыз. Түбәндәге юлларны Хәсән Туфан язган: Кил әле, кил, Кочыйм үзеңне бер, И кадерлем, и асыл Җирем! — Кочагыма минем сыймасаң да, Йөрәгемә сыясың минем—2 Болары — Сибгат Хәкимнеке: Сугышта һөҗүмдә белдем: Тылың нык булсын икән. ' Р. ФәЯзуллин Гадиләргә гимн. Казан, 1971 ел. 7 бит л. Туфан, Давыллы еллар лирикасы, Казан, 1970. 299 бит. Шигырьдә тылың — тарихың. Телең нык булсын икән '. Гайҗаи бабай сөйли, һаман сөйли— Чәе суына, — аны сизми ул; Куанычы эченә сыймаганга, һаман сөйли, һаман сөйли ул— 2 Болары инде Шәйхи Маннур иҗат иткән мәшһүр Гайҗан бабай турындагы эсэр- дан. Үзен шигърияткә багышларга карар иткән һәр яшь каләм иҗат эшчәнлегендә әнә шундый камиллеккә омтылырга тиеш. Чөнки шигырь техникасында камиллеккә ирешми торып, сәнгатьчә өлгергән әсәр тудырырга мөмкин түгел. Ләкин бу — беренче шарт кына әле. Иң әһәмиятлесе шул: чын шагыйрь булу өчен, югары культурага ия булу кирәк, кешелек дөньясының иң камил фикер хәзинәсе — марксизм- ленинизм тәгълиматы белән тирән кораллану кирәк. Өстәвенә, иҗат кешесе гомер буена яшьлеккә хас пакь, саф хис кайнарлыгын югалтмаска тиеш. Онытмыйк: шагыйрьләр борын-борын заманнардан бирле фәннең, философиянең, сәнгать белеменең алдынгы сафында атлаганнар. Гомәр Хәйям, барыннан да элек, бөек шагыйрь. Ләкин шул ук вакытта ул — зур математик, зирәк философ. Шагыйрь Имадетдин Нәсими Кавказ, Урта Азия халыкларының тарихын, культурасын белгән; мөселман, христиан диннәренең асылын өйрәнгән; математиканы, астрономияне, анатомияне, хокук фәннәрен белгән. Философия исә аның иң мавыктыргыч шөгыле саналган. Өстәвенә, И. Нәсими өч телдә — әзербәйҗан, фарсы, гарәп телләрендә шигырь язган. Болары — ерак үткәндәге шагыйрьләр. Ә менә Гете, Шиллер. Аннары Тукай. Хәер, шагыйрьне шагыйрь иткән сыйфатларны болай гына барлап чыгарга мөмкин түгел. Безнең көннәрнең таләбе исә тагын да зуррак, тагын да катлаулырак. Шул таләпләр югарылыгында торып иҗат итү — шагыйрьнең иң мөкатдәс бурычы. Шигърият мәйданына атлаучы яшь каләмнәр бу хакыйкатьне һич кенә дә истән чыгарырга тиеш түгелләр. ' «Казан утлары» журналы. 1973 ел. 2 сан • Ш. Маннур. Күнел йомгагы. Икенче кнтап. Казан. 1971 ел, II бит. КИТАП КҮЗӘТҮ АРАДАН