СӘРВӘРНЕҢ ТУГАН КӨНЕ
Тузылып киткән туп-туры таш юл, Чепья юлы. Сул ягын» да урыпсугылган бодай басулары. Бер җирдә сәлам җыеп яталар. Кызу-кьтзу шуып барган салам җыю машинале, рының кармавычлары бер күтәрелеп, бер тешеп тора. Кетер, кетер иткән машина тавышы олы бер хайванның кыштырда, тып салам чәйнәвен искә төшерә. Салам җыйгычлар артыннан ук, кара буразналар сузып, трактор үрмәли. Әллә сабан »ә« рәнендә, әллә дымлы буразна өстендә, елкылдап, кояш нур. лары чагылып китә. Уңда тәбәнәк тау тезмәләре Башларын вен'ер галимнәрен дә озата килде. Кариева бүген дә юлда. Тик бу юлы җыелышлар җыярга да, кемнәргәдер нин. дидер күрсәтмәләр бирергә дә түгел, бүген ул кунак булып бара. Районның алдынгы терлекчесе. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Ватан сугышы ветераны, унбер бала тәрбияләп үстергән Герой ана, коммунист Сәрвәр Гарипованың чакырылган кунагы булып, аның илле еллык бәйрәмендә катнашырга килә. Сәрвәр аны үзе килеп чакырды. Рәшидә күп мәсьәлә каралган һәм шактый озакка сузылган бюро утырышыннан чыгып, үзе эшли торган бүлмәгә узган гына иде. Биш-ун гына минут ялгыз калып, бераз тын аласы, бюрода сөйләшенгән сүзләрне күңеленнән үткәреп, фикерләрен бер тәртипкә китерәсе килгән иде. Артыннан ук ияреп дигәндәй, бүлмәсенә бер хатын керде. Керүен кыю керде үзе, рөхсәтфәлән дә кө-еп тормастан, секретарьның каршына ук килеп утырды, әмма Кариеваның талчыккан зәңгәр күзләренә карагач, уңайсызланып куйды. Вакытсызрак кердем, ахры, дигән уй килде аның башына. Тик уйлаган эшеннән чигенү гадәте юк иде бу хатынның, шуңа күрә генә сүзен башлыйсы итте. — Рәшидә Әгьлиулловна, Сез мине хәтерләп тә бетерми торгансыздыр инде,— диде ул кояшта янган нәзек бармаклары белән өстәл өстен сыпырып,— исегездәме, партия билетын алыштырган көнне, сез бик бәхетле ана дип әйткән идегез... Секретарь зәңгәр йон күлмәк өстеннән кара костюм кигән, костюмы өстеннән төшереп, чәчәкле шәльяулык бәйләгән юка гәүдәле, беленер-беленмәс кенә шадрасы булган чандыр йезле бу хатынны таныр-танымас утыра иде. Җитмәсә тагын, ишектә тузгак чәчле бер егетнең башы күренеп хәтерен чуалтты. яшел урман япкан усак, чыршы, чикләвек куаклары. Мари урманнарының итәкләредер алар, мәгаен. Биредән Мари чикләренә дә ерак калмый. Кешкәт, Чепья, Арбур авыллары... Арбур — ул барасы авыл. Күпме йермәде ул шушы юллардан. Шул минутларда, шул сәгатьләрдә күпме уйлар уйламады да, күпме планнар кормады. Балтач районы партия комитетының өченче секретаре Рәшидә Кариеваны нинди генә эшләр, нинди генә йомышлар китермәде бу якларга. Әзмени секретарьның эше, халык белән уртаклашасы киңәше. Колхозчы коммунистларның партия җыелышларында да катнаш» ты ул. Мәктәпләргә барып укытучылар белән дә киңәште, партия укуларын башлап җибәргәндә дә, терлекчеләр бәйрәмендә дә, яңа клуб ачу тантанасында да аның кирәге булды, хәтта берсендә Идел буе халыкларының җырларын өйрәнеп йөргән — Рәшидә Әгълиулловна, тиз бушыйсызмы әле Сез? — диде егет. Секретарь жавап биреп өлгермәде — Юк, бушатмыйм әле мин аны. энем,— диде Сәрвәр, кырт борылып. Кергән минутындагы кыюлыгы кире кайткан иде аңа,— эшеңне үзең карый тор. Шап итеп ишек ябылуга, Рәшидә көлеп җибәрде. Каршында утырган хатынны танып алган иде ул: менә характер! Сәрвәр бит. -Труд» колхозының сарык караучысы. Бер баруында колхоз председателе белән сөйләшеп торганы да исенә төште. — Сәрвәр апаның авызы бир дип ачылган инде аның,— диде председатель, зарланасы килеп әйтте, әмма тавышында хатын өчен горурлану бар иде,— салам бир, речәм бир, тегесен тап, монысын китер аңар. — Үзенә дип сорыймы соң ул?—диде Рәшидә, аңламаганга салышып. — Ферма өчен инде. — Ә бүтәннәр алай түгелме? — Алай ук бугазга басмыйлар. — Кайсысына алданрак бирәсең соң? — Ха, Сәрвәр апага бирми кара... — Андый кешеләр белән ваемсыз яшәп булмый шул,— диде секретарь. Председатель дә аны җөпләде: — Ярый әле, шундый тынгысыз кешеләр бар дөньяда. Менә шушы тынгысыз хатын, артыннан ук тагылып дигәндәй килеп керде дә аның бүлмәсенә, каршына ук барып утырды. Ни йомыш китерде икән үзен? — Тормышлар ничек соң, Сәрвәр? — Таныды бит, һай, җаным!—диде хатын шатланып,—Урындыгын өстәлгә тагын да якынрак тарта төште һәм әле генә өзелеп калган сүзен дәвам итте.— Син мине бик бәхетле ана дип әйткән идең, Рәшидә Әгълиулловна. Дөрес әйткән идең. Менә шушы бәхетле Сәрвәрнең тормышын күреп китсен дип кунакка чакырырга килдем үзеңне. Илле яшем тула бит, туган көнемә балаларым җыела. Илле ел... Шаян һәм чая кыз булып үсте Сәрвәр. Мәктәпкә таба иң беренче булып кем йөгерә дисәң, чандыр гәүдәле шушы сары кыз булыр иде. Арбур тавының иң биек җиреннән кем шуа дисәң, тагын шул ук Сәрвәр. Малайлар белән кызып-кызып бәхәсләшүче дә, тиктормас теле аркасында алардан кыен ашаучы да ул иде. Андый чакларда еламый иде үзе, зарланмый иде. Вакытында җавабын бирергә тырышты. Эчкерсез бала күңелеңдә ачу торамыни. Әле генә авыз-борын салпайтып үпкәләшкән булалар, шунда ук чыр-чу килеп көлешә-көлешә мәктәбенә йөгерәләр, концертын әзерлиләр, опорт ярышлары оештыралар, һәр җирдә, һәр вакытта Сәрвәрнең көмеш кыңгырау кебек яңгырап торган тавышы ишетелә. Күрше малае Мәлик белән генә тыныч яши ул. Йомшак табигатьле, уйга-хыялга бирелүчән зәңгәр күзле бу матур малай янында әллә ничек юашланып, сабырланып калган сыман була Сәрвәр. вакыт утө. Ләкин акрын үтә. Тау астындагы нәни инеш тә бер, ашыкмый гына үтәп торган еллар да бер. Инеш суы да бит, акмаган да төсле үзе, һаман бер көе борган сыман. Еллар да шулай... Ә карасаң, Сәрвәр дә инде буй җиткереп килә икән бит. Хәзер аны биюче Сәрвәр диләр, ә Мәликне—гармунчы егет. Нәкъ менә шул елларны йөгәнсез хыяллар биләп ала кызны. Аның күңеле әле- дән-әле Казанга, Мәгъсүм абыйсы янына омтыла. Полк мәктәбендә укытучы командир абыйсы бер җәйне, отпускага кайткач, Сәрвәрне дә шушы ерак шәһәргә үзе белән бергә кунакка алып киткән иде. Бармаган җире, күрмәгән нәрсәсе калмады кызның бу шәһәрдә. Зоопарктагы озын борынлы фил дә, кешеләрдән конфет теләнеп утыручы хәйләкәр маймыллар да. чын кеше тавышы белән сөйләшә торган кино да, шәһәрнең нәкъ уртасында диңгез күк җәелеп яткан Кабан күле дә исен китәрде аның. Аннан соң утлар, кичләрен шәһәр өстендә кабынган утлар калды исендә. Бу хәтле ут деньясын Сәрвәрнең әле беркайчан да күргәне юк иде. Шулерның беразын гына Арбурга алып кайтып, мәктәп каршына гына булса да элеп куясы килде. Әмма чик бозучылар турында хикәяләр укып, шигырьләр ятлап, Щорс һәм Чапаевлар турында кинолар карап үскән Сәрвәрнең күңеленә казармадагы кызылармеецлар тормышы күбрәк тәэсир итте. Аның да шулай сары каеш белән билен кысып буасы, пулеметчы Анка кебек, дошманнарга каршы көрәшәсе килде. ЛӘБИБӘ ИХСАНОВА ф СӘРВӘРНЕҢ ТУГАН КЧНЕ Сәрвәр генә белмәде ул чагында, сугыш серемен сулар көннәр якын, бик якын иде инде. Менә Сәрвәр дә хыялында түгел, ә чынбарлыкта солдат булды, корал алып Ватан сагына басты. Бөек Ватан сугышының икенче елы бара иде. Егетләр һәм ирләр барысы да дип әйтерлек фронтта. Бөтен эш, бар тормыш Сәрвәр һәм аның иптәшләре җилкәсендә. Сәрвәр инде комсомол комитеты секретаре. Оешма көннән-көн үсә, ныгый бара. Фронтка киткән егетләр урынына кызлар килә. Менә тагын сигез кыз, әле генә Ленин комсомолы сафына кабул ителгән сигез колхозчы. Сәрвәр аларны райкомол бюросы* на Чепьяга алып төшә. Бүген аларга комсомол билетлары тапшырачаклар. Кара печать сугылган кайгылы хәбәрне Сәрвәргә бюрога керер алдыннан җиткерү деләр. Үрлекырлы биегән хәрефләргә карап тора-тора кызның күз алмалары уттай кыза башлады. Ни булды соң әле бу? Әле генә хаты килгән иде бит. Инде менә бу кәгазь... Мәгъсум Таҗиез батырларча... һәлак... батырларча... Кайгы кәгазен тотып райкомол секретаре Ольга Волкова янына кергәндә кызның карары какшамас нык иде инде: — Иртәгә Чепья районыннан фронтка озаталар. Шулар белән җибәр син мине. Яшь булсам да, яшьтәшләрем авылда калса да китим мин. Яраткан абыемның ко. ралын алыйм. Ул көнне районга килгән сигез кыз Арбурга Сәрвәрсез генә кайтты. Ә Сәрвәр Мәскәүне дошман самолетларыннан саклаучы прожекторлар частена эләгә. Солдат тормышының бөтен авырлыкларына түзә ул. Кара болыт булып килгән дошман самолетларын каршылаганда, тыныч йортларның җимерелеп төшүен, янып көлгә әйләнүен, коралдашларының рәхимсез үлемен күргәндә кичергән кайгыга, йө. рәк әрнүенә түзә. Кайгы бәрабәренә дошманга карата нәфрәте арта Сәрвәрнең. Фронт сызыгы артында, дошман өере арасында калганда да, фашистларның котырынып бом. бага тотулары вакытында да, позицияне дошманга бирмәс өчен бозлы кар суында утырганда да көч бирә аңа бу нәфрәт. Тылдан ярдәм көтеп салкын суда өч тәүлек уты. ралар алар. Шунда Сәрвәргә каты салкын тия, госпитальгә эләгә. Бу вакытлар инде бик еракта хәзер. Дәһшәтле сугыш еллары һәм сугыштан соң. гы авыр көннәр йөрәк җәрәхәтендә каты җөй булып калды калуын. Вакыт-вакыт ул җәрәхәтләр әрнеп сызлый. Бигрәк тә балалар үсеп буй калкыта башлагач, күңелдәге борчулар арта икән. Еллар гына тыныч була күрсен. Аналарыбыз күргән хәсрәтне безгә күрергә язмасын. Ана хәсрәтен Сәрвәр үзе әни булгач бөтен тирәнлеге, олы. лыгы белән төшенде. Теге чакта, абыйсының үлем хәбәрен алгач, Сәрвәрнең күңе. лендә дошманнан үч алу кайгысы гына иде. Ул чакта әнисе кичерер дип уйлады. Үзе ана булгач исенә төшереп йөрәге сыкрана иде: райкомол бюросына төшкән сигез кыз Сәрвәрнең озын чәч толымнарын алып кайтып биргәч, бичара ана ничек чыдады икән? Бөек җиңүгә аналарыбызның кул көчләре генә түгел, барлык авырлыкларга да түзгән олы йөрәкләре дә ярдәм иткәндер, мөгаен. ...Яшьтән сыналган мәхәббәт белән кавышкан Мәлик белән Сәрвәрнең гаиләсе елдан-ел ишәя барды, һәркайсы үз бәхете белән бере арты бере балалар туа торды. Ләкин алар тырыш хатынның кулаягын бәйләмәделәр. Җыр-биюне яраткан, шаян холыклы, җор телле Сәрвәр элеккечә үк кеше арасында, элеккечә үк колхоз эшенең җаваплы участокларында. Менә ничә еллар инде ул районның алдынгы сарык карау, чылары белән ярыша. Тырыш хезмәте өчен аны хөкүмәтебез Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкли. Ә Мәлик гомере буе машина тирәсендә булды. Яшьтән үк тимер эшенә кулы ятты. Малайлары да үзенә охшап туды. Машина яраталар. Олы уллары Наилне машина докторы дисәң дә була. Техосмотрда мастер-наладчик булып эшли. Ватылганны-сүтелгәнне хәзер майлап, җайлап җибәрә. Икенче уллары Икрам — комбайнчы. Сигезенчене бетергән Әгъләменә хәтле комбайнер ярдәмчесе булып эшли. Абыйсы кебек комбайнчы булырга белеме генә җитеп бетми әле. Олылар киңәше белән ул механизаторлар мәктәбенә укырга керде. Төпчекләре Фәрит әле дүрттә генә. Бал чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, анысы да шул абыйларыннан калышмас, ахры. Өйгә кайтып керүләре була, әвәрә килеп, шулар янында йөри. Тормыш иркен, абзар тулы мал-туар, ишегалдын тутырып кош-корт йөри. Унбер баланы үстереп инде җиргә иңә башлаган өй каршында, алма бакчасы эчендә, башын шифер белән япкан яңа бура утыра. Әнә шулай эш һәм көрәш белән үткән тормыш. ның бер урынында туктап тын алырга, матур итеп бәйрам ясарга зур хакы бар бу семьяның. Килермен дип вәгъдә бирсә дә, секретарьны бик үк ышанып кетмәде Сәрвәр. Эш кешесе бит. Бер Сәрвәр генә кайгысымыни аның башында. Казаннан килеп төшүләре бар, җыелыш-фәләне булыр. Кайчагында барам дигән җиреңә семьяңнан гына да чыгып китеп булмый. Ә секретарьның җаваплылыгында бөтен бер район. Рәхмәт әле шунысына — мәктәп завучын махсус чакырып әйтеп җибәргән: Сәрвәрнең бәйрәмен бик матурлап оештырыгыз, бик хөрмәтле кеше ул, аның тугыз баласы сезнең мәктәп ишеген ачып кергән, дип әйткән. Юк, бик үк ышанып көтмәде ул аны. Шулай fa күңел төбендә әрсез өмет һаман-һаман үзен сиздереп торды. Капка төпләренә райком машинасы килеп туктагач, Сәрвәр чиксез шатланды. Секретарьны ул үзләренең колхозларында, район җыелышларында күреп гадәтләнгән иде. Аның өстендә я йон, я кремплин костюм булыр иде Ә бүген Рәшидә нәкъ бәйрәмчә киенгән. Инәдән-җептән төшкән зәңгәрсу күлмәктән, лаклы кара туфлилардан. Сәрвәрнең бүген иң олы байлыгы — унбер баласы — унбер шатлыгы белән уртаклашасы килде. Рәхмәт инде балаларына, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр. Бүген алар барысы да бәйрәм табынында булырлар. Чиләбедәге кызлары Фәйрүзә белән Суфия гына кайта алмады. Яллары үткән иде инде. Әниләренең бәйрәменә алар күп итеп күчтәнәчләр һәм бүләкләр салганнар. Боздай күңелләрне дә эретерлек матур сүзләр белән рәхмәт хаты язганнар. Райком секретаре үзе дә әни кеше, үзе дә бала җанлы. Килеп күрешкәч тә беренче сүз балалар хакында булды. — Егетләр кайда соң әле? — диде ул. алма бакчасындагы өстәл артына килеп утыргач. Аның уенча, өйдә дә, ишегалдында да, хәтта шушы алмагач төпләрендә дә Сәрвәрнең балалары мәш килеп йөрергә тиеш иде. Ләкин әле Рәшидә аларның унберен түгел, берсен генә дә очратмады — Эштә әле, Рәшидә Әгълиулловна, улларым басуда, кызларым әнә өйдә, әбиләре белән аш-су карыйлар,— диде Сәрвәр, зур бер горурлык белән.— Кулдан киттеләр инде. Өлкәннәре Чиләбедә тора. Суфиясы почтада эшли, Фәйрүзәсе яследә тәрбияче. Заочно укый. Педагогия институтында. Саниябез кибетче. Анысы хисап эшен булдыра. Улларыбыз барысы да машина эшендә. Фәрдәвес белән Фәүзия кызларым укыйлар әле. Берсе алтынчыда, берсе дүртенчедә. Миләүшәм дә икенчегә күчте. Сүз Миләүшәгә җиткәч, Сәрвәр иркенләбрәк сөйли башлады: — Монысы — отличница. Бездә әле болей чат отличница юк иде. Безнекеләр русчадан интектеләр. Миләүшәмне апалары янына Чиләбегә җибәргән идем, шунда русчага өйрәнеп кайткан. Сәрвәр тагын нидер әйтергә җыенган иде, бер ягына дүрт яшьлек Фәрите, икенче ягына алты яшьлек Фәридәсе килеп басты. — Абый кайтты,— дип пышылдадылар алар, икесе дә чем кара күзләрен кунак ападан ала алмыйча. t, — Кара инде бу өсләреңне,— дигән булды Сәрвәр, Фәритнең комга буялган чалбарын каккалап,— энеңнең битен юдырыр идең, Фәридә кызым. Наилнең эштән кайтуы кич җитүе иде. Колхоз клубында тантана башланырга да «үп калмый. Бу тантанада Рәшидә Кариева Сәрвәргә райкомның котлау һәм рәхмәт сүзләре язылган адресын тапшырачак. Адреста мондый сүзләр бар иде: «Хөрмәтле Сәрвәр ханым! Сез, тырыш хезмәтегез белән ил алдында хөрмәт казанган Һәм хөкүмәтебезнең олы бүләгенә лаек булган райондашыбыз, бөтен гомерегез, тормышыгыз белән яшьләргә үрнәк булдыгыз. Ватан сугышының иң авыр елларында авыл комсомол оешмасын җитәкләдегез, аннары үзегез дә, корал алып, илне чит ил баскыннарыннан сакларга киттегез. Сугыштан соңгы елларда Сез яңадан яшьләрнең җитәкчесе булдыгыз, колхозны аякка бастыруда күп көч куеп эшләдегез. Сез берсеннән-берсе тырыш булган унбер баланың әнисе дә әле. Аларны тәрбияләүдә, илебезнең лаеклы гражданнары итеп үстерүдә бетен көчегезне бирәсез. Партиянең Балтач район комитеты Сезне, тырыш колхозчы һәм эшлекле коммунистны, илле еллык бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итә Сезгә бетмәс сәламәтлек, бәхетле эш сәгатьләре, матур тормыш тели». Галим Шәйхиев БУА КАҺАРМАННАРЫ Дулкынлана чал Идел «Мокро-Савалеевка авылы крестьяннары Нефодий Андреев, Алексей Васильев һәм ялга җибәрелгән солдат Андрей Федорович Носов икмәк монополиясе турындагы законга көчле каршылык күрсәтәләр. 31 июльдә, авыл җыенында Андрей Носов хөкүмәткә ашлык бирүгә каршы пропаганда ясады, барлык икмәкне җәмәгать амбарларына салып куярга өндәде. Крестьяннар урган ашлыкны сугуны тоткарлыйлар. Югарыда күрсәтелгән кешеләрнең каршылык күрсәтүләре хөкүмәт өчен куркынычлы, шуңа күрә мондый коткы салучыларны, Вакытлы хөкүмәт боерыгы нигезендә, аңнарына кертергә кирәк. Буа өязе азык-төлек управасы начальнигы Г. Иванов 6 август, 1917 ел». Вакытлы хөкүмәт боерыгы. Аңа кем карый да, кем буйсына иде? Ул көннәрдә фронттан кайткан солдат сүзе Вакытлы хөкүмәт кәгазь* ләренә караганда халыкка көчлерәк тәэсир итте. Икмәк монополиясе крестьяннарның болай да ташып торган ачуын соңгы чиккә җиткерде. Бу — ирләрен үлемгә озаткан солдат хатыннарының, тәрбиячесез калган карткарчыкларкың, ятим балалары белән җыелып калган аналарның актык сыныкларын тартып алу иде. Ә бит сугыш сөреме бөтенләй орынмаган, бар хәсрәте кунак-кунак уйнаудан торган икенче полюс та бар. Ул — эре алпавытлар Головинский, Батанов, өяз җир управасы председателе БончОсмоловский, тегермән хуҗалары Вәли- товлар, өяз чиновниклары һәм башкалар өере. 1917 елның 15 сентябрендә Сембер губернасы управасы комиссары Федор Головинский Петроградка, азык-төлек министрына менә нинди телеграмма җибәрде: «Сембер һәм аның гарнизоны икмәк белән ике көнлек кенә тәэмин ителгән. Ачуы кузгалган халыкны һәм гарнизонны тынычландыру өчен җир биләүче Шапроннан 42 мең пот арыш алырга рөхсәт итегез. Ул Сембердән 18 чакрымда гына яши. Губкомиссар Ф. Головинский5 6 ». 5 ҮДА. ф 24 I тасвирлама. 18 эш. 6 ҮДА. ф. 1470—2131. I тасвирлама 4 эш. 42 мең пот! Ул кадәр икмәк 42 мең кешене ачлыктан вакытлыча коткарырга җитәр иде. Әмма бу телеграмманы җибәрүче Головинский да, аны алучы Вакытлы хөкүмәт министры да яхшы ният, нечкә күңеллелек белән эш итмәделәр. Курчак уены иде бу. Тик халык министрдан телеграмма килгәнне көтеп тормады. Әле ф анда, әле монда алпавыт утарлары яна башлады. Солдат хатыннары амбарларны, кибетләрне ваттылар. Гарнизондагы солдатлар отделе- 5 ниесе, взводы, ротасы белән кача иде. Алар урынына яңа мобилизация = үткәрелде. Буа өязе һәр атнада 300—500 солдат озата торды. Көзге чәчү җиткәч, крестьян чуалышлары яңа көч белән кузгал- £ ды. Ивашевка, Ягодная, Утинка, Протопопов һәм башка авылларның крестьяннары алпавыт җирләрен үзара бүлеп чәчә башлады. Имение- * ләрдән атларны, чәчү инвентарен тартып алдылар. Авылларга җибә- > релгән отрядлар халык ягына күчте. Буа гарнизонында революцион рух үскәннән-үсә бара иде. Солдат ♦ депутатлары Советларына яңа сайлаулар вакытында эсер калдыкла- ® ры төшеп калды. Өязнең Эшче, кретьян һәм солдат депутатлары Со- “ ветыпа гарнизон солдатларыннан Ежов һәм Юркин, халык училище- * лары инспекторы Забродин, шәһәр думасыннан Шадрин кертелде. а s Өяз крестьяннарының I съезды = «10 декабрьда власть Советлар кулына күчте. Работниклар җитми. Гарнизонда оештыру эше алып бару өчен көчләр кирәк*. 1917 елның 13 декабренда партиянең Сембер губерна комитетыннан Үзәк Комитетка җибәрелгән бу телеграмма Ульяновск дәүләт архивында саклана. Аңа Е. Стасованың ике җавап телеграммасы бар. Үзәк Комитет губкомга тәҗрибәле большевик, 1913 елдан РСДРП(б) члены Иосиф Михайлович Варейкисны, ә өязләрдә эш алып бару өчен эшче һәм солдат агитаторларын җибәрә. 19 волостьны берләштергән Буа өязе ул чакта 284 авылдан һәм 40 хутордан тора. Анда 236 мең 648 кеше яши, аларга 249 мең 933 десятина җир мәйданы туры килә. 1914 елгы перепись мәгълүматлары күрсәткәнчә, халыкның 10 проценты гына укый-яза белә.ә хатын- кызлар арасында грамоталылар 1,98 процент кына. 29 процент халык җирсез. 42 проценты — бер десятинага кадәр генә җир биләүчеләр, һәр хуҗалыкка уртача 6,40 десятина сөрүлек җир туры килсә дә, күпләр аннан файдалана алмыйлар. Барлык халыкның 0,12 процентын алып торган алпавытлар бер мең 700 десятина җир биләгән, бер десятиналы 42 процент халыкка да шул кадәр генә җир мәйданы туры килә. Өяздә бер генә промышленность предприятиесе дә булмый. Эшчеләр юк. Бар кадәр һөнәрчеләр дә бер урында тормый, авылдан авылга күчеп йөри. Өяздә 1914 елга 950 такта яручы, 1448 балта остасы. 1019 тире иләүче, 466 итек басучы, 427 тегүче, 215 итекче, 195 тимерче, 1167 тегермәнче була. Төрле волость үзенең төрле һөнәрчеләре белән аерыла: Тимбай волосте — тегүчеләр, Мунчали — мунчала ясаучылар, Шамкино волосте — дегет кайнатучылар. Большевик-агитаторларга менә шундый шартларда эшләргә, волостьларда крестьян съездларына әзерлек алып барырга туры килә. Урыннардагы контрреволюциячеләр — элекке управа хезмәткәрләре, төрле чиновниклар, алар коткысына бирелгән башка кайберәүләр, алпавытларның якыннары съездны учредительное собраниегә әйләндерү хәстәрлекләрен күрәләр. Хәер, төрле волостьта көчләр аермасы төрлечә була. Городище авылында губерна партия комитеты һәм Сов- депы агитаторы Афанасий Иванович Чурбашкинны 4 көн подвалга ябып торалар. Ул качып котыла. Кече Чынлы волостеның крестьян Хәлим Сәгъдетдинов председательлегендәге крестьяннар съезды исә менә нинди резолюция кабул итә: «1. Безнең ирекле Россия Федератив Республикасында бөтен власть Солдат, крестьян һәм эшче депутатлары Советлары һәм алар- ның Халык Комиссарлары карамагында булырга тиеш дип таләп итәргә. 2. Солдат, крестьян һәм эшче депутатлары Советлары йөзендәге халык властена каршы корал күтәргән буржуазиягә кискен протест белдерергә. 3. Халык Комиссарлары чыгарган барлык декретларның тормышка ашырылуын таләп итәргә, ә аларга каршыларны Хәрби революцион трибунал судына бирергә. 4. Алпавыт Мотовилов җирләрен һәм аренда участокларын яздан ук крестьяннарга кайтаруны таләп итәргә. 5. Без мөселман милләтче провокаторларына протест белдерәбез. Без һәрберебез—татарлар, руслар, чувашлар—бертуганнар икәнлегебезне нык истә тотарга тиешбез. 6. «Өяз земствосына сайлаулар турында Положение» дигән Керенский законы буенча сайланган барлык эш башындагы кешеләрне алыштыруны таләп итәбез. 7. Безнең волостьның ачыгучы гражданнарына 100 пот икмәк биргән өчен Сембер губернасының халыкны азык белән тәэмин итү комиссариатына рәхмәт белдерергә. Большевик иптәшләрдән безнең дусларыбыз булуларын сорыйбыз. Долой буржуйлар! Яшәсен халыклар туганлыгы! Яшәсен басып алусыз һәм контрибуциясез солых! Яшәсен Солдат, крестьян һәм эшче депутатлары Советлары һәм Халык Комиссарлары! Бу протокол Буа шәһәрендә бара торган съезд делегатларына наказ булып хезмәт итсен Февраль башында шундый ук съездлар Шамкино, Шомыршы, Шыгырдан, Мунчали волостьларында да булып үтә. Контрреволюция көчле булган Городище, Уби, Рунга, Иске Суксу, Хомбусь-Батырево волостьларында Совет властен урнаштыру съездлары Крестьян депутатларының беренче өяз съездыннан соң, инде Буада власть Советлар кулына күчкәннән соң була. Өяз крестьяннарының беренче съезды 1918 елның 15 февралендә большевик делегат Иван Кузьмич Скрипин председательлегендә ачыла. Президиумга Космовский, Карзанов, Солтанов, Розов, Хәмзин, Кочетков һәм башкалар сайлана. Беренче утырышта бәхәс бу органны съезд дипме яисә учредительное собрание дипме атау турында бара. Большевик делегатлар бердәмлеккә ирешү юлын эзлиләр. Скрипин. Космовский, Карзанов крестьяннар съездын яклап берничә чыгыш ясыйлар. Учредительное собрание яклылар утырган рәтләрдән: — Долой! — Фонарь баганасына асарга аларны! — Россияне немецларга сатарга җыеналар, ышанмагыз аларга!— дигән тавышлар кузгала. Көне буе да уртак фикергә килә алмагач, большевистик үзәк членнары Тимбай волосте делегаты Василий Таламановны Сембергә отряд ' «Известия Симбирск. Сов. Крестьянских, рабочих и солдатских депутатов» сорарга җибәрәләр. Иртәгесен губерна башкарма комитетыннан Першин җитәкчелегендә 40 кешелек Кызыл Гвардия отряды килә. Съезд барган бинаны (хәзерге Советлар йорты) камап алган фетнәчеләр качалар. Крестьяннар җыелышы күпчелек тавыш белән съезд дип игълан ителә. Председательлек итүче Иван Кузьмич Скрипин съездга ф Сембер губернасы партия комитетының һәм Совдепның котлау теле- - граммасын укый һәм өязгә үзәктән 115 мең 440 сум акча, 4 вагон шикәр. 20 мең 460 аршын мануфактура, 152 пот сабын, 60 такта чәй = җибәрелгәнлеген игълан итә. Делегатлар бу белдерүне кул чабулар, < ^ура!» тавышлары белән каршылыйлар. Бу хәбәр атмосфераны тиз | үзгәртә. Советларның җир, солых, хезмәтчел халыкның хокук Де1 а- S рациясе турында декретлары бертавыштан кабул ителә. Съезд 25 ке- * ше составында Советларның өяз Башкарма Комитетын сайлый. $ И. К. Скрипин—председатель, И. С. Космовский—председатель урына басары һәм финанс комиссары, Е. К. Карзанов һәм Вәлиев—председа- ♦ тель урынбасарлары, Солтанов секретарь итеп сайлана. Съезд биш көн a дәвам итә. Анда эчке эшләр, җир эшләре, халык хуҗалыгы, азык, финанс, * хезмәт, халык мәгарифе, юстиция, хәрби, почта һәм телеграф халык комиссариатлары төзелә. Контрреволюцион элементлар җиңелүгә ду- = чар ителәләр һәм съездны ташлап чыгалар. Буада Совет власте урнаштырылуның беренче көннәренә туры s килә торган түбәндәге боерыклар һәм телеграммалар тарихи кызык- =? сыну тудыра. * «6 март, 1918 ел. Буа өязенең атсыз крестьяннарына фронттан кайтарылган 2 мең 600 атны бирергә» '. «10 март, 1918 ел. № 576. Өяз милициясе начальнигына. Буа Совдепы карары нигезендә, Буадагы Сысоев типографиясен кичекмәстән комиссариат карамагына учетка алырга кушам. Эчке эшләр халык комиссары Кочетков». «16 март, 1918 ел. Буа өязе Эчке эшләр халык комиссариатына. Хәбәр итәм: миңа буйсынучы милиция членнары Совет власте — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы политик платформасында торалар. «Циркуляр — 891. 1 апрель, 1918 ел. Буа өязенең барлык волость Советларына. Өязнең барлык волостьларында Советлар оештырылуга һәм үз функцияләрен үти башлауларына карамастан, миңа фактта инде бе1 «Известия Симбирск. Совета № 36» Нагаткино милициясе участковые Алексеев». терелгән волость җир управалары исеменнән, алар штемпеле һәм пе- чате белән эш кәгазьләре килү дәвам итә. Кулланма итеп алырга һәм шуңа таянып эшләргә кушам: волостьта бернинди җир управалары юк, ә волость Советлары гына бар, учреждениеләр һәм кешеләр белән бөтен мөнәсәбәтләр Советлар исеменнән башкарылырга тиеш. Буа өязе эчке эшләр халык комиссары Кочетков». Хәзерге Батыр, Шомыршы, Чүпрәле, Буа районнарын, Тәтеш һәм Цильна (Ульяновск өлкәсе) районнарының яртылашын биләп» торган Буа өязендә Совет власте шулай нигезләнә. Әмма революцион көрәш дәвам итә әле. Өязнең беренче председателе Солдат кайтты. Сугыш бетте, диделәр. Герман фронтында солдатларга гына түгел, атларга да демобилизация башланды. Сугышка алынган атларны авылларга — җилкә белән сука тартучы ярлыларга тараттылар. Солдат киемен крестьяннарның киндер күлмәгенә, патронташны йомшак билбауга алыштырып, иген игәргә, үзенчә көн итәргә, тыныч дөнья көтәргә кайтты ул авылына. Ләкин болар бөтенесе дә уйда, хыялда гына калды. Чилим, Чокалы, Шамкино якларына революция сулышын алып кайткан солдат массалары бу караңгы почмакларда һаман да хакимлек итүче төрле управаларга, Вакытлы хөкүмәт комиссарларына башта ультиматум куйдылар, аннары бөтен өерләрен куып тарата башладылар. И. К. Скрипин солдат оешмасының җитәкче үзәгендә булды, башта Реввоенсовет председателе, аннары Шамкино волосте Советының башкарма комитеты председателе итеп сайланды. 1918 елның феврале. Буа өязе крестьяннарының беренче съезды. Скрипин — съезд председателе. Съезд җир управасын, Вакытлы хөкүмәт комиссарларын һәм учреждениеләрен туздырып ташлап, Крестьян, солдат һәм эшче депутатларының өяз Советын сайлый. Иван Кузьмин—Башкарма Комитет председателе. Өяздәге бөтен власть Советлар кулына бер үк көнне күчмәде. Контрреволюция көчле булган Городище, Уби, Иске Суксу, Рунга, Тархан якларында Советка каршы бандалар күтәрелә. Городище динчеләре Совет хөкүмәтенең чиркәүне дәүләттән аеру турындагы декретына каршы манифестациягә чыгалар. Суксу ягы татарлары «Мил1 ли шура» — аерым мөселман дәүләте оештыру таләбен куя. Менә шул көннәрдә Скрипин, аның көрәштәшләре Космовский, Кочетков, Герасимов халык милициясе, Кызыл Гвардия отрядлары оештыру эше алып баралар. Волостьларда бер-бер артлы крестьяннар съездлары җыела. Авыллардагы старосталар ярлылар комитетлары белән алыш- тырыла. Болар бөтенесе дә аяусыз көрәш — сыйныфлар көрәше шартларында бара. Беренче көннәреннән үк өяз Советы Башкарма Комитеты зур эш җәелдерә. Кулаклардан тартып алу юлы белән 121 мең пот ашлык туплана. Аның бер өлешен, кызыл олаулар белән, Курск, Мәскэү, Тула һ. б. шәһәрләр эшчеләренә озаталар. Алпавыт Тереховның, Бурунду- ковскийның мөлкәтенә һәм банктагы акчаларына арест салына, контрибуция тәртибендә 85 мең сум акча туплана. Губерна Советына җибәрелгән отчетта шундый саннар да бар: «1918 елның 1 маена кадәр чорда солдат семьяларына, инвалидларга һәм хезмәткәрләр профсоюзы членнарына 273 мең 600 сумлык 10 мең 206 паек бирелде. Ачлык кичерүчеләрдән 84 кеше эшкә урнаштырылды». Урман хуҗалыгын оештыру, бәяләрне нормалаштыру, кооперация эше, тәҗрибә кырлары һәм җәмәгать агрономия хезмәте, эчүчелеккә каршы көрәш, юл төзелеше, авыл хуҗалыгы машиналары эш- ♦ ләү һәм ремонтлау — башкарма комитет утырышында шундый һәм з шуңа охшашлы күп мәсьәләләр тикшерелә. Совет Буадагы профтехучи- < лищеда сука тимерләре, сабаннар ясауны оештыра. Шул ук вакытта = ДОызыл Армиягә кадрлар әзерләү, ирекле отрядлар төзү, коралланды- z ру эшләре дә алып барыла. * Советның беренче председателе И. К. Скрипин бөтенесендә дә < башлап йөри, оештыра, юнәлеш бирә. Аның кесәсендә газета, кулын- < да китап була. Председатель финанс эшләрен дә өйрәнә. «Кредит — £ латин сүзе, ышаныч күрсәтү, биреп тору мәгънәсендә. Дебитор — ул ф бурычлы кеше»,—дип яза Иван Кузьмич үзенең көндәлегендә. Анда в художество әсәрләреннән алынган өзекләр дә бар. «Яктылыкка омты- ш лыгыз, яктылыкта йөрегез, башкаларның юлын яктыртыгыз». «Һәр- = төрле ярсып китү, кычкырыну, ачу саклау, усаллык күрсәтү беркем- с гә дә киңәшче һәм юлдаш була алмый». «Данга бер генә юл — хез- ° мәт кенә китерә». 3 Бу өзекләрдә Иван Кузьмичның халыкка хезмәт итү үрнәге ча- < гыла. Ул һәр вакыт яктылыкка омтыла, кешеләрнең юлын яктырта. “ Буаны чехлар алганда өяз председателе партизан хәрәкәте оештыру- < да эшли. Аннары армиянең оператив штабы члены була. Конспираu тив паспорт — крестьян Иван Нефедов исеменә бирелгән документ — белән акгвардиячеләр басып алган Буа өязе авылларында җыеннар үткәрә, агитация эше алып бара. 1919 елның 20 июленнән ул — Сем- бер губернасы азык комиссариатының хәрби вәкиле, аннары Кызыл Армияне тәэмин итү Баш идарәсенең военпреды. Буа_ өязендәге беренче мәктәпләр, сәүдә кооперативлары, дәүләт учреждениеләре төзү, интеллигенция кадрлары әзерләү, халыкның акгвардиячеләргә каршы көрәшен оештыру — бөтенесе дә Иван Кузьмич Скрипин исеме белән тыгыз бәйләнгән. Ул Буада 1918 елның 20 февраленнән 1919 елның 20 июленә кадәр — ел ярым чамасы гына була. Ләкин башкарылган эшләре белән бу чор берничә дистә елга торырлык. «Без бөтенебез дә сукадан һәм тырмадан килдек. Укымышлылар- дан түгелбез. Властьны алганда земский кассасында бирәчәктән башка берни дә юк иде. Безгә күчеп барган йортсыз-җирсезләрнең, солдат хатыннарының, ярлы крестьяннарның төркемнәре икмәк, акча сорап килде. Ул чакта учет эшен, язусызуны белүче интеллигентлар бик кирәк иде. Алар эштән баш тарттылар. Хәл шундый иде. Хезмәтчел халыкның бердәмлеге мөмкин булмаганны эшләде, юкны бар итте»,— дип яза үзенең истәлекләрендә Иван Кузьмич Скрипин. Ульяновск крайны өйрәнү музеенда И. К. Скрипин исеменә бирелгән Кызыл гвардияче һәм Кызыл партизан таныклыгы бар. Гражданнар сугышы давыллары үтеп, инде беренче удар бишьеллыклар башлангач та Иван Кузьмич элекке гвардиядән аерылмый. Ул «Кызыл партизаннар һәм Кызыл гвардиячеләр землячествосы»ның бюро члены һәм җаваплы секретаре булып эшли, бу оешманың Самарада (хәзерге Куйбышев) уздырылган край конференциясендә катнаша. Өяз Советы Башкарма Комитетының беренче председателе Иван Кузьмич Скрипинның Буада Совет властен ныгытуга куйган хезмәте югары бәягә лаек. Ул эшләгән урынга мемориаль такта куелса яисә шәһәрнең бер урамына аның исеме бирелсә, бу аның зур хезмәтенә хөрмәт булыр иде. 9. «к. У.» № 12. 12S Космовский партизаннары 1918 елның май ахырында Буадан Сембергә ярлы крестьян иренлеләренең беренче отряды җибәрелә. 1 июньдә, Идел буена ябырылган баш күтәрүче чехларга отпор бирү өчен, губернаның бөтен өязләрендә коммунистик мобилизация башлана. Партиянең губерна комитеты үзенең гадәттән тыш утырышында барлык коммунистларны коралландыру мәсьәләсен куя. Сембердә, шулай ук Буа өязендә хәрби хәл кертелә. Ул көннәрдә Буа өязенең хәрби-революцион штабы начальнигы һәм губерна штабы члены Иван Сергеевич Космовский да зур оештыру эше алып бара. Кызыл Армиягә яңа көчләр туплый, өйрәтә, яшь сугышчылар арасында политик тәрбия чаралары үткәрә. Космовский- га губкомны һәм губерна башкарма комитетын саклауны тапшыралар. Вакыйгалар куера. Үзенең штаб-квартирасын Сембергә күчергән Көнчыгыш фронты командующие Муравьев шәһәрдәге коммунистик отрядларны тизрәк башка фронтларга күчерү чарасын күрә. Бу Идел буйлап килүче чехларга юл ачу өчен авантюра максатларында эшләнә. Тарихи материаллардан һәм тарих фәннәре кандидаты Б. Н. Чистов язмаларыннан күренгәнчә, Муравьев авантюрасын ачуда Космовскийның да роле зур. Ул Муравьевның отчетын тыңлаган губерна Советы утырышында катнаша. Күрше бүлмәләрдә Космовскийның комендантлык ротасы сугышчылары урнаша. Муравьев «Метрополь» (хәзерге «Москва») гостиницасыннан ике сакчы отделение белән кадетлар корпусына — губком һәм губиспол- ком урнашкан бинага килә. Урамда аны берничә бронемашина саклый. Командующийның уйлавынча, губком һәм губерна Советы членнары я Муравьев фикерен якларга, я кулга алынырга тиеш булалар. Ул инде, утырышка килгәнче үк, беренче командарм Тухачевскийны кулга алдыра. Ләкин бөтенесен дә алдан сизгән губерна Советы һәм Партия Комитеты фетнәне кабынып киткәнче үк бастыру чарасын күрә. Каршылык йөзеннән корал көче кулланган Муравьев утырыштан качканда атып үтерелә. Көнчыгыш фронтка яңа командующий — М. В. Фрунзе билгеләнә. Әмма Муравьев хыянәте яшь Кызыл Армиягә авыр яра ясый. Чехлар бу вакытны Сембергә якынлашалар. Шәһәр камалыш хәлендә кала. Совет һәм партия учреждениеләре Алатырьга күчә. Космовский отряды, Буага килү юлын каплап, Киндяковка станциясен җиде көн буена үз кулында тота. Бары тик чигенергә приказ алгач кына ул, ротадагы исән калган сугышчыларны Мороз отрядына тапшырып, партия заданиесе белән, партизан отряды оештыру өчен Сура урманнарына китә. 1918 елның 4 августы. Буа чехлар кулына күчә. Алпавыт Блинов йорты подвалы һәм төрмә тоткыннар белән тула. Өяз Советы Башкарма Комитеты члены Кочетков, коточкыч җәзалар кичереп, акылдан яза. Активистлардан Долгов, Бровкин, Павлов, Розов, Копылов та ерткычларча җәзалауга дучар булалар. Аклар армиясенә авылларда мобилизация башлана. Менә шул көннәрдә Сура урманнарында Космовскийның 75 кешелек партизан отряды туплана. Константин Михайлович Зиновьев, Алексей Петрович Рубцов, Павел Сергеевич Денисов группалары Хмельницкий, Зимний, Раменский кордоннарына урнаша. Партизаннар дошман тылына төнге налетлар ясыйлар, штабларына һөҗүм итәләр, җирле халык арасында аклар мобилизация сенә каршы агитация алып баралар. Партизан штабы Алатырьдагы регуляр армия белән элемтәгә керә һәм аннан алынган приказларны, чакыру кәгазьләрен авыллардагы ышанычлы кешеләр аша таратуны оештыра. Акгвардиячеләр халыкны үз якларына тартыр өчен төрле уйдырмаларга баралар. Буа җир управасы вакытында хәрби началь- ♦ ник булып эшләгән акгвардияче офицер Зиновьев шундый телефонограмма җибәрә: «Өяз Советы һәм кызыллар отряды казначействоны талап качканнар. Очраган берен тентегез, акчасын алып, үзен кыйнагыз, үтерегез яки талаучыларны Буага халык хөкеме ясау өчен китерегез». Фактта исә казна акчасы таланмый. Бөтен документлары белән аны өяз Советы Башкарма Комитеты үзе белән Алатырьга күчерә. Шул турыда дөреслекне халыкка партизан-агитаторлар җиткерәләр. Листовкада казначействоның Алатырьда булуы һәм акчасын алырга теләгән кешенең шунда килергә тиешлеге әйтелә. Бу, бердән, уйдырманы фаш итсә, икенчедән, андагы Кызыл Армия штабы килүчеләрне разведка максатларында да файдалана. Уби авылыннан Савельев дигән карт, аллага табынучы изге сыйфатында, кулына тәре алып юлга чыга. Аклар разъездларын читләтеп үтеп, ул отрядның беренче постына җитә. «У би да ике эскадрон солдат ялга туктады. Дүрт пулеметлары бар. Офицерлар эчә, типтерә. Солдатлары йорттан-йорт- ка әйбер талап йөриләр. Казан белән араны өзмәкчеләр, тимер юл күперен шартлатмакчылар икән», дигән хәбәр китерә ул. Сак көчәйтелә. Сура күпере төзек көе кала, задание белән килгән аклар отряды тар-мар ителә. Партизаннарның шундый ярдәмчеләре күп була. Айбеси һәм Сойгино авыллары арасында партизаннар разъезды акларның бер отряды белән очраша. Дошман солдатлары атларын һәм мобилизация буенча көчләп җыйган крестьяннарны ташлап качалар. Разъезд Бичурго-Баишево авылын һөҗүм белән ала, больницадагы телефонны кулга төшерә. Скрипин үзенең язмасында Мунчәли белән түбәндәге сөйләшүне искә алып үтә: «Баишево: Эшләр ничек бара? Мунчәли: (телефонда ак офицер): Начар, туган. Татарва безгә хезмәт итәргә теләми. Урманга кача. Баишево: Бездә тагын да начаррак. Мунчәли: Кем белән сөйләшәм соң мин? Баишево: Кавалерия разведкасы. Без Баишевода. Мунчәли: Кызыл башлы бандитлар турында нинди мәгълүматлар бар? Баишево: Котың чыгарлык. Меңләп штык, уннан артык пулемет. Алты пушкадан торган батарея. Буага һөҗүм итәләр, Тәтешкә чыкмакчылар икән». Шул сүзләрдән соң сөйләшү өзелә. Офицер Буага хәбәр итә һәм, мобилизацияне ташлап, үзе дә шунда сыпырта. Буага бер налет вакытында Космовский группасы чехлар штабын тар-мар итә. Андагы яшерен документларны, дислокация картасын кулга төшерә. Аны ашыгыч рәвештә Алатырьдагы регуляр Кызыл Армия штабына тапшырырга кирәк була. Бу операция — Космовский партизаннарының күп санлы батырлыклары арасында иң мөһиме. Чөнки кулга төшерелгән документлар Идел буендагы акгвардиячеләр һәм чехлар армиясенең санын гына түгел, бәлки кайда, ничек урнашуларын һәм хәрәкәт юнәлешләрен дә күрсәтәләр. Бу материаллар Кызыл Армиянең Көнчыгыш фронты штабына дошман армиясен бүлгәләп кыйнарга, кыю контрударлар хәзерләргә, СемберГАЛИМ ШӘПХИЕВ ф БУА КАҺАРМАННАРЫ не һәм Казанны ак бандитлардан тәмам чистартырга ярдәм итә. Партизаннар отряды аннары регуляр Кызыл Армия белән кушыла. Чехларга каршы генераль һөҗүм башлана. Комиссар Крепкое «Өяз комиссары Василий Крепкое 1918 елның 9 сентябрендә акгвардиячеләр бандасына каршы көрәштә геройларча һәлак булды. Революция корбаннарына мәңгелек дан!» Батыр авылының туганнар каберлегендә шундый сүзләр чокып язылган таш тора. Һәр язны пионерлар бу кабер өстенә чәчәкләр утырталар, аның янында партиягә һәм халыкка турылыклы булырга ант итәләр... Комиссар Крепковның мәңгелек батырлыгы турында халыкта күп легендалар йөри. Аларның кайсысы халык фантазиясе белән тудырылган, кайсысы булган хәл икәнен аеруы да читен. Хәер, 1918 елда Буа өязен басып алган чехларны калтыраткан партизаннар хәрәкәтенең кечкенә генә бер эпизоды да теләсә нинди фантазиядән өстенрәк. Сентябрь башлары. Өяз шәһәре Буа белән элемтә өзелгән. Анда инде августтан бирле чехлар һәм ак бандалар котырына. Алатырь- да — кызыллар. Алар Мәскәү — Казан арасындагы юлны үз кулларында тоталар. Сура урманнарында партизаннар берләшмәләре оешканлыгы турында хәбәрләр йөри. Батыр волостенда аклар да, кызыллар да юк. Ләкин барыбер тыныч түгел. Кулак, алпавыт малайлары прапорщик киемен алыштырганнар да яшерен агентлар булып алганнар. Халыкны восстаниегә өндиләр. Күптән инде Батырда җыен да булганы юк. Волость комитеты дружиначылар штабына әверелгән. Авылда постлар. Буа юлына көчәйтелгән каравыл куелган. Махсус задание буенча килгән өяз комиссары Василий Крепкое доброво- лецлар отрядына кешеләр җыя. Үзәк мәйданда аларны корал белән эш итәргә өйрәтәләр. Каршы як та йокламый. Исәк авылында атаман Жуков отряды тора. Җирле кулаклар — Нурулла, Николай Курмышлар аклар армиясенә вербовка үткәрәләр. Халык группаларга бүленгән. Кем алдыра?—Һәркемне шул сорау борчый. Кем алдыра, кем ягына чыгарга? Бер үк көнне килеп чыккан ике вакыйгадан соң, өяз комиссары, конкрет карарга килеп, отделение командирларын үз янына җыеп алды. — Беренче пакет Алатырьдан,— диде ул. — Оператив штаб чехларның һөҗүмгә әзерләнүен хәбәр итә. Аларны ике көнгә булса да Батыр янында тоткарлап торырга кирәк. Икенчесе — Рунгадан. Өяз комитеты инструкторы Васил Виковтан. Ул Жуков бандасының иртәгә таңнан безгә һөҗүм итәчәген яза... Оперативкадан соң, кич белән, Крепков отрядны түгәрәк оборонага урнаштыра. 50 кеше, ике пулемет тачанкасы. Көч зур түгел, әмма егетләрнең берсе икегә торырлык. Дошманга булган нәфрәт, ерткычларча җәзалап үтерелгән иптәшләре, туганнары өчен үч алу хисе арттыра ул көчне. Төн тыныч үтә. Икенче көнне дә ул-бу сизелми. Тик төш авышкач кына, Исәк авыл ягыннан акларның атлы разъездлары күренә. Окоплар буйлап команда яңгырый: — Әзерләнергә! — Патроннарны саклап тотарга! — Якынайгач кына ут ачарга! Батыр янындагы бу сугыш, дошманның көче икеләтә артык булуга карамастан, ике көнгә сузыла. Икенче көнне дошман, яңа көчләр өстәп, тагын атакага ташлана. Уң флангта крепковчыларньщ 5 кешелек бер отделениесе генә кала. Пулеметларның берсе сафтан чыга. Икенчесенең пулеметчысы авыр яралана. Крепков, пулеметны алып, җил тегермәне түбәсенә урнаша һәм шуннан авылны өч яклап ♦ ураган дошманга ут яудыра башлый. Кызыл Армиянең махсус җи- з бәрелгән отряды килеп җиткәнче, крепковчылар актык көчләре бе- < лән позицияне саклап калалар. Дошман, зур югалтулардан соң, чи- Е генергә мәҗбүр була. Тик... сугышчылар үз командирларының пулеметны каплап ауган үле гәүдәсен генә табып алалар. «= Буаны чехлардан азат итү өчен көрәш тарихына кереп калган < Батыр янындагы сугыш әнә шулай тәмамлана. Кызыл Армия гене- * раль һөҗүмгә күчә. S Советлар йорты өстендә * кызыл флаг Е «Чехларның Буа группировкасына каршы генераль һөҗүм s турында. = Советларның Буа һәм Алатырь Башкарма Комитетларының 4 берләштерелгән утырышы беркетмәсеннән. 93. 2 сентябрь, 1918 ел. * Алатырь группасы гаскәрләре командующие Пеньевскийның «Фронттагы хәл турында» докладын тыңлаганнан соң, утырыш карар бирә: 1. Генераль һөҗүмне 10 сентябрьдә башлау турында командование планын расларга. 2. һөҗүмгә җитәкчелек итү өчен Кустарников, Важдаев. Сабаев, Пенъевский һәм Скрипин составында оператив штаб оештырырга»'. Ульяновск дәүләт архивындагы бу саргаеп беткән документ моннан 56 ел элек булган тарихи көннәрне күз алдына китереп бастыра. Ул көннәр контрреволюциянең һәм эсерларның Идел буендагы соңгы таянычын — чехословак корпусы фетнәсен бастыру. Совет властен яңадан торгызу белән характерлы. 9 сентябрь. Кызыл Армиянең Алатырь группасы командующие Пеньевский штабы. Оператив группа генераль һөҗүмгә күчүнең планын тикшерә. Ул өч юнәлештән башланырга тиеш. Батырдан Васил Виков отряды. Ембулаттан Космовскийның партизаннар отряды. Тим- байдан регуляр армиянең үзәк группасы. Һөҗүмне 10 сентябрьдән 11 сентябрьгә каршы төндә башларга. Партизаннарның Герасимов җитәкчелегендәге дозор отряды, Буага үтеп кереп, мобилизация буенча җыелган крестьян яшьләре арасында эш алып барырга, үзәктә акларга каршы восстание күтәрергә тиеш. Отряд командирларына заданиеләр, маршрутлар һәм акларның дислокация планнары бирелә. Гаскәрләр соңгы һөҗүмнәр рубежына туплана. Шушы операциядә катнашкан Александр Михайлович Саблуков болай дип сөйли: «Буаны чехлардан һәм ак бандалардан азат итү сугышы ике яклап алып барылды. Тылга үтеп кергән Герасимов отряды акларның үз лагеренда восстание күтәрде. Мобилизацияләнгән крестьяннар группасы-группасы белән кызыллар ягына чыгалар иде. Без алга барган саен, азат ителгән авыллардан яңа көчләр кушылды. 1 ҮДА. Фонд 57а Тасвирлама 2. Саклау берәмлеге 343. Төп ядросы 75 укчыдан торган Космовский отряды Буага кергәндә инде 230 кешегә җитте...» Өяз шәһәре Буага беренче булып Космовский җитәкчелегендәге партизаннар отряды керә. Сугышчылар, 11 сентябрь төнендә 70 километрлар юл үтеп, 12 сентябрьдә штурм белән шәһәрне алалар. Дошман таркау хәлдә Тәтеш ягына кача. Партизаннар 250 мылтык, 10 меңләп патрон, 12 пулемет тачанкасын кулга төшерәләр. Советлар йорты өстенә отрядның Кызыл байрагы эленә. Өяз Советы Башкарма Комитеты Алатырьдан күчеп кайтканчыга кадәр властьны Революцион комитет үз кулына ала. Бу турыда Александр Михайлович Саблуков истәлекләрендә мондый юллар бар: «Вакытлы революцион комитетта без өчәү — Космовский, Герасимов һәм мин идек. Беренче башлап комендантлык сәгате керттек, халыктан корал кабул итүне оештырдык. Ревком тыныч тормышка күчү, дәүләт учреждениеләренең эшенә катнашу һәм булышлык итү һ. б. буенча халыкка мөрәҗәгать итте. Вакытлы революцион комитет дүрт көн эшләде. Аннары бөтен властьны Крестьян, эшче һәм солдат депутатлары Советының өяз Башкарма Комитетына тапшырды». Өяздә Совет власте урнаштыруда, аны эчке һәм тышкы дошманнардан саклап калуда исемнәре билгеле булган һәм әлегә билгесез йөзләгән каһарманнар катнашты. Өяз Советы Башкарма Комитеты членнарыннан Кочетков , Крепкое, Павлов, Хәмзин, Долгов, Копылов, Карзанов бу изге юлда геройларча һәлак булдылар. Буа өязе партия комитеты Колчакка каршы көрәштә үз сафларыннан 250 коммунистны җибәрде. Иреклеләр батальоны санитаркалары Александра Ефимова, Нина Утеева тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәттеләр һәм кеше бәхете өчен үзләрен корбан иттеләр. Өязнең революцион тарихында иң күренекле урынны алган легендар полководец Иван Сергеевич Космовский, үзенең кыска вакытлы тормышын мәңгелек данга күмеп, Урал далаларында башын куйды. Бу язмаларга кергән каһарманнар авыр елларда, халык белән бергә, хаклык өчен, Совет власте өчен изге көрәшкә күтәрелделәр. Аларның данлы үткәне безнең бүгенге казанышларыбызны яуларга көч бирә. Ул көн геройларының образы менә шуңа күрә дә сүнмәс маяк булып балкый. И. С. Космовскийның геройларча һәлак булы уңае белән партиянең Сембер губерна комитеты һәм Советларның губерна Башкарма Комитеты органы «Заря» газетасы 1919 елның 31 августында болай дип язды: «Синең исемең тарихка керер, киләчәк буыннар синең бөек эшләрең турында укырлар да, синең гүзәл тормышыңны хөрмәт итәрләр, мәңге сүнмәс истәлегеңне буыннан буынга җиткерерләр...» Бу соңгы саубуллашу сүзләре үзләрен революция эше өчен корбан иткән барлык каһарманнар алдында изге ант булып яңгырый