Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРЕДСЕДАТЕЛЬ

Ел башланды. Ел дәвам итәр йе, һәр яңа елны без үткәндәге уңышларга сөенеп, киләчәккә тагын да зуррак өметләр баглап, бәйрәмчә каршылыйбыз. Аның бусагасына ныклап торып аяк баскач, уйлыйбыз: ел башланды, ел дәвам итәр, һәм ул, һәр вакыттагыча, зур эштә, көндәлек көрәштә узачак. Ә иң мөһиме: яңа елда тагын да күркәмрәк казанышлар яуланырга тиеш. Шулай уйлады Нурислам Кадыйров — районда иң зур хуҗалыкның җитәкчесе. Шулай уйлады ул ел тәүлеге башланганда, январь кичләренең берсендә, актив белән бергәләп бик мөһим документны укып тикшергәннән соң өенә кайтуынча. Кышкы җайсыз юлда да «газик»ны очырттырып кайткан шоферы Хафиз Гайнетдиновның, гадәтенчә, төрле мәзәкләр сөйләп баруына да председатель әллә ни колак салмады кебек. Чөнки әлеге документ — КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының 1973 елда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне һәм хәзерләүне арттыру өчен авыл хуҗалыгы работникларының Бөтенсоюз социалистик ярышын җәелдерү турындагы карары иде. Төнлә дә Нурисламны тиз генә йокы алмады, шактый вакыт уйланып ятты ул. Әйе, сигезенче бишьеллык заданиеләре әйбәт үтәлгән иде, биткә кызыллык килерлек булмады. Кесәсендә һәр вакыт йөртә торган калын дәфтәрендәге саннарны тагын бер мәртәбә күңеленнән кичерде. Ул бишьеллыкта колхоз дәүләт амбарларына пландагы 166 мең чамасы центнер урынына 329 меңгә якын центнер ашлык озатты. Ике миллион поттан артык икмәк бит бу! Шуңа өстәп 654 мең ярым центнер шикәр чөгендере сатылды. Элекке бишьеллыкларда мондый нәтиҗәгә ирешелгәне юк иде әле. Ит җитештерү ул еллардагыдан 42 процентка, сөт 40 процентка артты... Әйе, «Гигант» кебек эре хуҗалыкны җитәкләүчегә бик күп нәрсәләр хакында уйланырга, «баш ватарга» туры килә шул. Колхоз алты комплекслы бригададан тора, унике авылны берләштерә. Аның бер як чигеннән икенчесенә җитәр өчен 34 чакрым үтәргә кирәк. Бу авыллар- пың һәркайсы кайчандыр аерым бер колхоз булган. Төгәлрәк әйткәндә, күмәк хуҗалыклар оешуның тәүге елларында бүгенге «Гигант» территориясендә барысы унбиш колхоз булган. Хәзер исә Буа районындагы бу гигантның барлык авыл хуҗалыгы җирләре 12 мең гектардан артык, шуның 9 700 гектары — сөрүлек җир. Ә республика буенча сөрүлекләр бер колхозга уртача 4 мең ярым гектар чамасы туры килә. Тик әнә шул, кем әйтмешли, тәртә тыксаң тарантас үсеп чыгардай кара туфраклы шул җирләрдә илленче (колхозлар берләшкәнгә кадәр), хәтта алтмышынчы елларда да әле уңыш дигәнең беркемне дә канәгатьләндерерлек булмады. Терлекчелек буенча да эшләр хөрти иде. Әлеге вак хуҗалыклар күбесенчә дәүләттән бурыч алып яшәде. Авыл хуҗалыгын күтәрү өчен партиябез колхозларга техника белән дә. башка яктан да, шулай ук кадрлар белән дә төпле ярдәм итү чараларын күрде. Шул уңайдан партия райкомы 1955 елның җәендә хәзерге «Гигант» колхозының үзәге булган Бюрган авылындагы колхозга председатель итеп, утыз меңче сыйфатында, Хәзерләүләр министрлыгының район уполномоченные булып эшләүче Нурислам Җиһанша улы Кадыйров- ны тәкъдим итте. Колхоз членнары аны, үзләренең авылдашын, хуплап каршылады. — Нурислам абый, шундый зур, җаваплы эшкә җигелгәч, беренче адымнарны атлау бик җиңелдән булмагандыр?— дип сорадым мин аңардан. Председатель бераз уйланып торды, гүя илле бишенче елны бүгенге «Гигант»ның гигант уңышлары белән чагыштырып, көрсенеп куйгандай итте. — Ул елларны искә төшерәсе дә килми хәзер,— диде ул аннары. — Бер авыр төш кебек алар. Ләкин, ни әйтсәң дә, баштан үтте бит.. Ансат булмады, әлбәттә. һәм председатель сөйләп китте. Әйе, җиңелдән булмаган. Төп тарту көче булган атлар аз. Күбрәк үгез җигәләр. Яңа председатель кабул итеп алганда колхозның Дәүләт банкысындагы счетында нибары... 27 тиен акча була. Хуҗалык хәтле хуҗалыкта исә «юрганына карап аягыңны сузып» яши алмыйсың. Һәм Нурислам үзенең уполминзаг- тан киткәндә алган айлык эш хакын, тиешле ял акчасын, үзенә һәм семьясына бирелгән подъемныйларны — җәмгысе мең сум (ул чагында ун мең сум) акчаны колхозның хуҗалык мөдиренә тоттыра да аны сәнәк-көрәк, тырма кебек иң беренче кирәк нәрсәләрне алырга җибәрә. Монысы экономика ягы. Ә халык белән эшләү, йөзләрчә кешеләргә «ярау» — аннан да катлаулырак. Яңа башлыкка каршылык күрсәтүчеләр, аңа усал кеше ул, без аны авыл советы рәисе булып эшләгән чагыннан бирле бик яхшы беләбез, дип бәя бирүчеләр дә була. Эленкесалынкы эшләүчеләр, «колхоз — диңгез, без — корабль, чапылдатабыз гына» дип, мыек астыннан хәйләле елмаючылар, «үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын» дип фикерләп, җәмәгать милкенә «минекеме әллә ул» дип караучылар белән дә эшләргә — барысын тәрбияләргә, яхшыга юнәлтергә кирәк. Берсеннән-берсе зуррак кыенлыкларны җиңгәндә аңа, әле яшь, аз тәҗрибәле башлыкка, тумыштан, ата-бабадан килгән изге сыйфат— җир-анага, туган якка, аның кешеләренә мәхәббәт булыша. Бу изге сыйфатны егеткә утызынчы елларда колхоз төзешкән, аннары авыл советы рәисе булган. Ватан сугышында ил өчен баш куйган әтисе Җиһанша агадан күчкән сыйфат дип тә белергә кирәк. Нурислам үзе дә 1943 елдан башлап фронтта була һәм армия сафлаоыпда җиде ел рәттән хезмәт итә. Сапер-понтончы булып, ул Днепр. Березина, Неман, Висла, Одер елгаларын кичә. Күп тапкыр дошман тылына разведкага йөри. Җиңү көнен Берлин тирәләрендәге Штейтен дигән шәһәрдә каршылый. Озын юллардагы һәр адымда, походларда үткән һәр минутта егет йөрәгендә Ватанга һәм туган җирләргә әнә шул мәхәббәт ялкыны сүн- мичә-сүрелмичә дөрли. Ә хәзер ул икенче төр разведка остасы булырга тиеш: колхозны күтәрү чараларын һәм резервларын табарга! Алар, әлбәттә, бар. Тик «туфракның өске катламында» түгел, ә тирәндә яталар. Димәк, «казып ♦ чыгарырга» кирәк. Шундыйларның берсе итеп Нурислам колхозда механик тегермән салдыра, шунда эшләргә иң тәҗрибәле механизатор Михаил Горбунов- куя. Тегермән янында аның белән бергә үк төзелгән яңа ашханә эшли башлый. Чөнки ак он тарттырырга тирә-як авыллардан, күрше Тәтеш һәм ул вакыттагы Тархан районнарыннан гына түгел, бәлки Ульяновск өлкәсеннән дә кышынҗәен берөзлексез килеп торалар. Тегермән беренче елны ук хуҗалыкка 38 мең сум табыш китерә. Кадерле тиеннәрне шулай санау, аларны ишәйтү юлларын эзләү башлана һәм хуҗалыкны алып баруның топ законы буларак дәвам иттерелә. Кыш уңыш әзерли Нурислам, гадәтенчә, иртән сәгать биштә торып, идарәгә килгәндә, * бригадирларның күбесе анда иде инде. Кичтән бирелгән нарядларның Ф ничек үтәлергә тиешлеге турында конкрет киңәшләшеп, аларга өстәмә Э күрсәтмәләр биргәннән соң, председатель фермаларга китте. Хәзер анда аеруча җаваплы чак (хәер, терлекчелектә ул ел әйләнә шулай инде): кышкы суыкларда да сыерларның сөте кимемәсен, симертүдәге мал-туар тиешенчә көрәйсен. Моның өчен кырыс контроль булдырып та, фермада эшләүчеләргә киңәш белән дә, конкрет оештыру чаралары күреп тә ярдәм итәргә кирәк. Аннары — идарәдә киңәшмә. Шулай ук таңнан торып килгән партком секретаре Симунов, баш агроном Чашкин һәм бүтән берничә иптәш утыра. Кыш уңыш әзерли дип тикмәгә әйтелми. Җирле ашламалар туплау, аларны дөрес саклау, кар тоту, чәчүлек орлыкларның сыйфатын даими тикшерү, механизаторларны һәм бүтән кадрларны укыту, техниканы ремонтлау — болар барысы да көн кадагы итеп сугылырга тиешле мәсьәләләр һәм мәшәкатьләр. Арада тагын бер мөһиме; ярыш нәтиҗәлелегенең нигезе булган социалистик йөкләмәләрне җентекләп эшләү. Элегрәк колхозда башта хуҗалыкның бөтен коллективы, аннары бригадалар, фермалар үз йөк- кләмәләрен кабул итә иде. Аларны, гадәттә, колхозның һәм производство бүлекчәләренең җитәкче работниклары гына эшли, алар коллективларда киң тикшерелми иде. 1973 ел башыннан партком, колхоз идарәсе һәм профком индивидуаль йөкләмәләр әзерләүгә, аларны тикшерүгә игътибарны көчәйттеләр. Башта һәрбер терлекче, механизатор яки бүтән колхозчы үзенең шәхси план-йөкләмәсен эшләде һәм кабул итте, бер-берсе белән үзара социалистик ярыш договоры төзеде. Индивидуаль йөкләмәләр нигезендә бригадалар, фермалар һәм башка бүлекчәләрнең йөкләмәләре эшләнде. Аларның ярыш договорлары төзелү коллективлар җыелышларында тикшерелде һәм расланды. Шулай итеп, биредә һәркем һәм һәр коллектив ярыша һәм көч сынаша. Ярышның массовыйлыгы әнә шуннан гыйбарәт тә. Бүген исә идарә, партком һәм профком, индивидуаль һәм коллектив йөкләмәләр җирлегендә гомум колхоз социалистик йөкләмәсен, күрше «Родина» колхозы белән ярыш шартларын һәм договорын эшләп утыра. » «К. У.» № 12 113 САДЫ Л КОВ ф ПРЕДСЕДАТЕЛЬ Көз гамен язын уйла Халыкның зирәк әйтеме әнә шулай ди. һәрбер хуҗалыкта моны, әлбәттә, онытмыйлар. Әмма язга яз туры килмәгән кебек үк, төрле колхозларда әлеге «Көз гамен уйлауда»да аерым үзгәлекләр була. Кояш югарырак күтәрелеп, күңеллерәк елмая, шифалы җылысын юмартрак сибә барган саен, игенченең мәшәкатьләре, эштәге дәрте дэ арта бара. Мартның күңелләрне хуш итә торган якты, тын иртәләренең бер сендә председатель, баш агроном һәм партком секретаре кырларда йөреп кайтырга киттеләр. Кояш нурында күзне чагылдырып торган ап-ак кырларда кар эри башлап, күгелҗем төс алган урыннар шактый күренә. «Боларның боз катламына әйләнүе мөмкин. Уҗым өчен бик хәтәр нәрсә. Язгы үсүгә уянгач, аны тончыктыра, черетә торган боз ул. Шундый урыннарга көл яки торф сиптерергә дигән нәтиҗә ясала. Уҗым бодае басуына аеруча тукталдылар. Ничек икән моның кар ♦ юрганы?» Чатнама суыкларда өшетмәде микән? Тукталуның хикмәте менә нәрсәдә. 1972 елның көзендә колхоз, тәҗрибә өчен һәм беренче тапкыр, 50 гектарга «Мироновская 808» сортлы бодай чәчкән иде. Ләкин, көзге яңгыр вакытында булмау сәбәпле, ул урыны-урыны белән генә, бик сирәк тишелеп чыккан. Кадыйровның бервакыт моны: «Менә минем баш түбәмдәге сирәгәйгән чәчләр кебек»,— дип көлдереп аңлатканы бар. Нишләргә? Ничек кышлап чыгар бу? Әгәр берни җыеп алалмасак, җир әрәм китте дигән сүз. Әллә көздән үк культивацияләп ташлыйкмы? Язын кабат эшкәрткәч, сабан культурасы өчен менә дигән басу булачак. Әмма сынап карыйсы да килә. Председатель партия райкомының беренче секретаре Сәлимуллин белән киңәшләшә : — Без аңа тимәскә, сынап карарга уйлыйбыз. Сез ничек карыйсыз икән? — «Гигант» аннан гына ярлыланмас әле, сынарга дисез икән, сынагыз!.. Яңалык кертү өчен шундый сынап караулар биредә әледән-әле үткәрелеп тора. Колхозда иртә сабан культураларын чәчү алдыннан җирне ике тапкыр культивацияләү кагыйдә ителә. Басу беренче тапкыр, дым каплау артыннан ук, 14—16 сантиметр тирәнлектә, ә икенче тапкыр — чәчү алдыннан, орлык күмдерү тирәнлегеннән 9—10 сантиметрга тирәнрәк культивацияләнә. Бу агротехник алым чүп үләннәрне яхшырак бетерә һәм уңышны һәр гектардан 1,5—2,5 центнерга, хәтта аннан да күбрәккә арттыра. Ике мәртәбә культивацияләү орлыкның кирәкле тирәнлеккә күмдерелүен дә ышанычлы итә. Язгы кыр эшләре вакыты басуларда моторлар гүләве, орлык яки ягулык ташучы машиналарның тузан очыртып өзлексез йөреше, игенчеләрнең иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр аяк өстендә булулары белән, ыгы-зыгы килүләре белән, ничектер, фронт кырларын хәтерләтә кебек. Идарәдә, ягъни шул фронтның штабында — әледән-әле телефон шалтырый. Председатель шуны тыңларга һәм шуның аша тиешле күрсәтмәләр бирергә дә, кырда һәм фермаларда булырга да, кабинетында кешеләр кабул итәргә дә өлгерә. Бүлмәсендә өч телефон: берсе — районнан гадәти коммутатор телефоны, икенчесе — партия райкомыннан шунда турыдан-туры үткәрелгән телефон («СССР Верховный Советы депутаты булып сайлангач керттеләр»,— ди Нурислам). Мондый элемтә аңа райком бюросы члены буларак та бик кирәк. Өченче телефон — эчке АТС челтәренеке. Автомат телефон станциянең барлык производство объектларына (янгын депосыннан алып ку- нак йортына кадәр) 80 ноктасы бар. Барча белгечләр, бригадирлар, ферма мөдирләренең өйләренә теләсәң кайчан шалтыратып була. Председатель: «Үзем йөри торган «газик»ка да радиотелефон кертте- рәм әле»,— дип хыяллана. Чөнки эштә оператив булырга кирәк. Бу инде — АСУга (идарә итүнең автоматик системасына) таба бер адым. ♦ Агымдагы көндәлек эшләр... Председательнең эш көне көзге-кышкы айларда иртән сәгать биш- тәалтыларда, ә язын-җәен исә аннан да иртәрәк — кояш чыгу белән бергә башлана. Участокларны карап чыкканнан соң, ул — идарәдә. Менә экономист ярдәмчесе Валентина Землямерова килеп керде: — Нурислам абый, миңа характеристика кирәк иде. — Беләм, сеңелем. Хәзер язарлар. Кыз чыгып киткәч, Нурислам әйтте: — Сарык караучы булып эшли иде.— Колхоз хисабына Лаешка укырга җибәрдек, аена 45 сум түләп тордык. Бетереп кайтты. Әйбәт кенә эшли. Инде хәзер институтка керергә тели. Каршы килмәдек. Укысын. Без кадрларны үстерүгә биш куллап риза. Телефон шалтырады. — Кадыйров тыңлый. Биектаудан?.. Насос станциясе?.. Нинди? «СНП75/1007». Машина җибәрергә? Аңа ЗИЛ кирәктер инде, ГАЗ гына ярамас... Аннары бригадирлар җыелды. Инде Кадыйровның көнлек нарядлар язып куела торган, бик күп графаларга бүленгән калын журналы дчык. Заданиеләр бирү башлана. Кирәге язып барылырга тиеш. — Иртәгә карабодай һәм тары чәчүгә керешәбез. Тары орлыкларын суда чылатырга, юдырырга онытмагыз. — Мин иртәгә керешә алмыйм,— ди икенче комплекслы бригада бригадиры Степанов. Нәрсәседер әзер түгел әле, күрәсең. — Син,— ди председатель,— бишкә ярыл, әмма чәчүгә чыкмый калу мөмкин түгел! Аннары борчак, чөгендер шытымнарын тырмалауны башларга. Менә, эшкәртү һәм карау өчен, чөгендер участокларын бүлеп бирү турында күрсәтмә: — Партбюро һәм авыл советы вәкилләре белән бергә бригада советын җыегыз. Колхозчылар арасында тегеңәргә фәлән хәтле, ә миңа фәлән гектар бирәсез, дип, ризасызлык белдерүләргә юл куймыйк. Заготзерно «интеллигентларына» да участок бирергә кирәк. Ул әле урыныннан торып баса, әле яңадан утыра. Кайчак кызып- -дулап та алгалый, кемгәдер, нәрсәнедер бик кырыс, каты итеп тә әйткәли. Ә кайберәүләрне тавышын йомшартып нәсихәтли. Урыны белән шаяртып, көлдереп тә куя. Андый чакта гел чувашча сөйли торган гадәте бар (чуваш телен ул үзенең ана теледәй яхшы белә). Ләкин шунысы ачык: кемгәдер кызып, каты бәрелсә дә, кем беләндер мәзәк сөйләп шаяртса да, берәүнең дә аңа хәтере калмый, ул кырыс булганда — бик җитди тыңлап торалар, ә шаяртканда — үзе белән бергә рәхәтләнеп көләләр. Күрәсең, аны дөрес аңлавы бер дә кыен түгел. Димәк, авторитет ул — эш урыны, «башлык креслосы» түгел, ә шәхси үрнәгең, эшкә бирелгәнлегең, әхлакый җитлеккәнлегең, кешеләр белән мөнәсәбәттә гадел булуың белән яулана торган нәрсә. Нурислам, «колхозлар берләшкәнче, бу хуҗалык территориясендә миңа хәтле 138 председатель эшләгән» дип шаян һәм кызыклы сан китергән башлык, «Гигант»та бер алмашсыз инде егерменче ел эшли. Симунов белән Чашкинның да колхоздагы хезмәт стажлары шул чама. Шунысын да әйтү урынлы: Нурислам Александр Чашкин белән тугы ШӘҮКӘТ СЛДЫПКОВ ф ПРЕДСЕДАТЕЛЬ зынчы класска кадәр бер партада утырып чуваш мәктәбендә укыган, чөнки ул чакта биредә татарча башлангыч мәктәп кенә була. Колхоз тракторда һәм комбайнда инде унбишәр-егерме бишәр ел эшләүче Проворов, Сөләйманов, Кондратьев, Горбунов, Хөснетдинов, Терентьев, Кузьмин, Малышев кебек механизаторлары белән бик хаклы горурлана. — Бездә бөтен бер династия саналган механизаторлар бар.— ди Нурислам.— Мәсәлән, комбайнчы Семен Вериялов. Хатыны Вера — аның ярдәмчесе. Әтисе — комбайнчы, бабасы һәм энеләре — комбайнчы... Председатель андыйлар турында бирелеп, зур хөрмәт һәм ярат^ белән сөйли. Бригадирлар белән сөйләшү дәвам итә. — Сыерларга яшел арышны чабып, араннарына ташып ашатырга кирәк. «ЖБА-3,5» ургычлары белән. — Куалап кертеп кенә ашатыйк, кишәрлекләп... Элек шулай эшли идек бит,— диде берсе. — һич ярамый! Искергдн методка кире кайтмыйк. Сыерларның холкын беләсең. Алар, ашаудан бигрәк, бутап чыгалар. Яшел азыгыңны таптап, пычратып бетерә... Чабылган хәтлесен үлчәп, гектардан күпме яшел азык чыгуын чамалыйк. Наряд бирү тәмамлангач, бүлмәдә башлыклар үзләре генә һәм шулар җөмләсендә баш зоотехник Хәбибуллин калды. — Әйдә, энем, киңәшик-сөйләшик әле, савым сыерлар өчен яшел конвейерны син ни формадарак булдырырга ниятлисең? Зәет куен кесәсеннән блокнот чыгарды, андагы язмаларга, саннарга карап, үз планнарын бәян итте. Киңәшләшкәч, савым сыерларга күпме яшел масса кирәклеге ачыкланды. — Конвейерны тиешенчә гамәлгә ашыра алсак, сөт конвейеры — сөт чишмәсе дә саекмас,— диде Нурислам.— Башлыйк, оештырыйк, җитәклик, иптәшләр. Кояш баерга күп калмаган иде инде. Юл уңае булганга, колхозның кунак йортына чаклы Нурислам белән бергә атладык. Юлда бөкрәю-бөгелүдән ияге җиргә тия язган, кулына ниндидер тимер-томырлар тотып вак-вак адымнар белән ару гына килүче бер бабай очрады. — Нихәл, кәефләр ничек?—дип ягымлы эндәште аңа Нурислам. — Безнеке билгеле инде, скуры — тегендә китәргә,— диде бабай, туктап бераз сулу алгач. — Анда ашыкмыйк әле, бабакай, әле бер дә бирешкәнгә охшамыйсың. — Кая инде ул, этмә инде. Безнеке санаулы хәзер,— дип сөйләнә* сөйләнә атлавын дәвам итте карт. — Фомин бабай ул безнең, авылда шулай дип йөртәләр,— диде Нурислам.— Үзе рус, хәзер татарча гына сөйләшә. Яшь чагында, гражданнар сугышы елларында, кайдадыр Карпат якларында Буденный, Ворошилов командалыгындагы гаскәрләрдә сугышып йөргән. Монда кайткач, гомере буена тимерче булып эшләгән, менә дигән оста саналган. Әнә бит әле дә кулыннан тимер-томыр төшми. Үзе пенсиядә. Тик аны алырга беркайчан керми, өенә илтеп бирмәсәләр, айлар буе күренеп тә карамый. Колхоз түләүсез ашата үзен, йортын караша. — «Кешегә калган көнең — таң атмаган төнең»,— дип яшәми, димәк. Кунак йортына кердек. Анда безне пешекче һәм кунак йортын караучы Феня җиңги каршылады. — Ай-яй, Феня, 1азарга:1сың бу араларда!—диде Нурислам, сиздерми генә елмаеп. — Авырыйм әле, көлмә,— диде тегесе уфтанулы итеп. — Ни булган тагы? Белмим. Нәстәдер. кәеф начар. Каты авырып китмәсәм ярар ие. — Баш катырма юкка. Кияүгә бирерлек әле син. Тик кызыңның бәби туен үткәрәсең бар. — Анысы шулай шул.— дип көлеп куйды Феня үзе дә. Кунак йорты кайчан керсәң дә чиста һәм пөхтә булыр. Затлыдан g да затлы җиһазлар. Өстәлдә матур җәймә, чәчәкләр. Теләсәң — радио 5 тыңла, газетажурнал укы. Феня җиңги һәм аның кызы Галя аш-суны 2 ^гәмле һәм төрле-төрле итеп әзерлиләр. Бер булганнан барысы да була х икән шул. Мондагы ашханәдә, килүче-китүчедән тыш, колхоз идарә- g сенә башка авыллардан килеп эшләүчеләр дә туклана. Самолеттан - үсемлекләр тукландыручы очучыларга (алар кунак йортының бер ♦ бүлмәсендә тора) Феня җиңги яки Галя ашларны аларның эш урын- a нарына — кырга, аэродромга илтәләр... Е 3 ң Уруга кадәр—мең эш, ; уру—бер эш 5 > Узган елның җәе Апае, Тәтеш, Буа, Чүпрәле якларында авыл ху- 2 җалыгы культураларыннан әйбәт уңыш үстерү өчен яхшы килде. Лә- ~ кин бу як игенчеләрнең бөртеклеләрдән һәм башка культуралардан мул уңыш җыеп алуларын бары тик яңгырларның вакытында явуына ' яки төрле стихияле бәлаказалар булмавына гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Моны «Гигант» колхозы мисалында ачык күрсәтергә мөмкин. Яңгырлар һәр төштә бердәй диярлек яуды, ә шулай да. уңыш дигәнең, ни әйтсәң дә, төрле хуҗалыкларда төрлечә булды бит. Монда, димәк, көзге уңышны игенченең ел әйләнәсе буена куйган хезмәте хәл итә дияргә кирәк. Биек булып дулкынланган арышлар, бармак юанлык тук башаклы бодайлар яшь баланы карагандай тәрбияләп үстерелә бит. Шулай итеп, игеннәрне уруга кадәр башкарылганы — мең эш булса, уру үзе — бер эш. Ләкин игенченең бөтен тырышлыгына йомгак ясый торган, хәлиткеч эш ул. Шуның өчен дә «Гигант» колхозында уракка чыгуга фронтта зур штурмга хәзерләнгәндәй хәстәрлек күрделәр. Моңа җентекләп төзелгән эш планнары, комбайннар һәм ургыч ларның төзеклеген һәм көйләнешен кат-кат тикшерү, комбайннар группаларына автомашиналарны иң оста йөрткән шоферларны беркетүләр, күчмә мастерскойның сугышчан хәзерлектә булуы кебек бик күп нәрсәләр керә. Бригадирлар, белгечләр, сыйфат инспекторлары һәр басуда игеннәрнең өлгерүен көнләп түгел, ө сәгатьләп күзәттеләр. Чөнки уңышны югалтусыз җыеп алуның нигез кануннарыннан берсе — ура башлау моментын кулдан ычкындырмау. Бу көннәрдә Нурислам Кадыйров төн йокламады диярлек, бөтен игътибары белән әнә шул стартны уңышлы башлап җибәрү минутларын күзәтте. «Сине өйдә күреп тә булмый инде...» — дип, гадәттә зарланып та ала торган хатыны да андый вакытларда председательне борчымый торган була. Өлгерә-җитлегә барган басуларга ургыч агрегатлары бер-бер артлы чыга торды. Механизаторлар беренче көннәрдән үк вакыт белән исәпләшмичә, кара таңнан торып, кичке эңгер-меңгергә кадәр батырларча эшләде. Алдынгы агрегатлар, мәсәлән, көненә норма буенча 10 гектар урынына 15 эр гектар борчак чапты .«ТАССРпыи атказанган механизаторы» исеменә лаек булган комбайнчы Кондратьев «ЭКБА-3,5» ургы чы белән борчак чабуда үзен аеруча танытты. Коммунист Михаил Горбунов 20 елдан артык инде комбайнчы булып эшли. «Аның кебек комбайнчы Татарстанда юк»,— ди Нурислам. Шул җәйне ул 8212 центнер ашлык җыеп суктырды. Нәтиҗәдә һәркемне сөендерерлек, игенче күңелендә үзенең тырыш хезмәте өчен горурлык хисе уятырлык йомгаклау финишына киленде: колхозның 6080 гектар мәйданында бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 33 центнер булды. 3200 гектар сабан бодае исә 38 әр центнер бөртек бирде. «Харьковская 46» сортлы сабан бодаеның 80 гектарлы басуында һәр гектардан 48 әр центнер уңыш чыкты. Куанычлы рекорд димичә, нәрсә диярсең моны?! Сугышка кадәрге елларда гектардай 100 пот уңыш алу зур казаныш санала һәм җырларда җырлана иде... Гектардан 768 пот бит! Колхозда коммунистик хезмәт өчен хәрәкәт елдан-ел киң җәелә бара. Коммунистик хезмәт ударнигы исемен алу өчен 450 кеше ярыша. 182 кешегә бу мактаулы исем бирелде дә инде. Шунысы да гыйбрәтле: бу хәрәкәттә иптәшләрчә үзара ярдәмләшү, артта калучыларны алдынгылар дәрәҗәсенә кадәр күтәрү, алдынгылар тәҗрибәсен барысының да казанышы итү кебек әйбәт традиция туды. Мәсәлән, 2 нче комплекслы бригада узган елда басуларны туңга сөрүдә беркадәр артта калды. Аңа ярдәмгә 1 нче комплекслы бригада механизаторлары килде һәм эштә гомуми күтәрелешкә ирешелде. Яки менә икенче бер мисал. 6 нчы комплекслы бригадада шикәр чөгендерен казып алганда һич тә уйламаганнитмәгән кыенлыклар туды. Ярдәмгә ярыш буенча аларның «көндәшләре» — 5 нче бригада механизаторлары килде. Колхоз үзе дә күршеләренә булыша. Бөртеклеләрнең теземнәрен җыеп суктыруда Кыят тәҗрибә-производство хуҗалыгында «Гигант»тан җиде комбайн эшләде. Иптәшләрчә үзара булышуның кайберәүләргә үзе сайлап алган профессияне бик яхшы үзләштерергә һәм шул нигездә алдынгылар рәтенә чыгарга ярдәм итүе турында да мисаллар күп. Гөлфия Вәлито- ва мәктәп тәмамлаганнан соң ук фермага эшкә килде. Әлбәттә, кызның тиешле күнекмәләре юк иде әле. Башта ул шактый күп кыенлыклар кичерде, югалып калырдай булды. Шул чакны аңа ярдәмгә колхозның иң яхшы савымчысы. Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены кавалеры Тәнзилә Рәхимҗанова килде. Хәзер Гөлфия — колхозның алдынгы савымчысы, аның портреты — Мактау тактасында. Комбайнда 25 ел эшләгән Кондратьев оста механизатор булырга яшь колхозчылардан 7 кешене өйрәтте. Киң җәелеп киткән социалистик ярыш колхозда менә дигән хезмәт алдынгыларын тудыра. Коммунист Михаил Терентьев үзенең бишьеллык производство планын колхозда беренчеләрдән булып срогыннан алда, өч елда үтәде. Шушы вакыт эчендә ул «Т-40» тракторы белән, эталонлы сөрүгә күчереп исәпләгәндә, 5493 гектарлык эш башкарды — бу аның бөтен бишьеллык заданиесенә карата 120% тәшкил итә. Чөгендер игүчеләрдән Ольга Харитонова, Юлия Родионова һәм Александра Алексеева узган ел үз участокларының һәр гектарында 432—450 шәр центнер татлы тамыр үстерделәр. Тәнзилә Рәхимҗанова ун елдан артык инде сыер сава. Узган ел ул бер сыердан уртача 3888 килограмм сөт сауды һәм, Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыгучы буларак, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Лидия Тайгина җитәкләгән ферма коллективы һәр йөз сыердан 123 әр бозау алып үстерде. Мөдир күкрәген 118 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бизи. Бозау караучы Зоя Никитина симертүдәге һәр яшь терлекнең авырлыгын тәүлеккә 670 шәр граммга арттырырга иреште. Колхозның 27 хезмәт алдынгысы Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче значогы белән бүләкләнде. Почет грамоталары белән бүләкләнүчеләр дә аз түгел. Бөртекле ашлык һәм игенчелекнең башка продуктларын җитештерүне арттыру буенча ярышта ирешкән уңышлары өчен колхоз үзе КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПС һәм JJIKCM Үзәк Комитетының Кызыл Байрагы белән бүләкләнде. Хуҗалыкның 11 кешесенә хөкүмәт орденнары һәм медальләр бирелде. 1973 елның декабрен да республика партия активы җыелышында КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф. Ә. Табеев, СССР Верховный Советы Президиумы исеменнән, председатель Нурислам Ка дыйровка Ленин ордены һәм Социалистик Хезмәт Героеның Алтын йолдызын тапшырды. Хәзер аның күкрәгендә өч Ленин ордены һәм берничә медаль. Колхозда социалистик ярышның алгы сафларында коммунистлар бара, алар үзләренең шәхси үрнәкләре белән башкаларны да тырышып эшләүгә рухландыралар. Биредә партоешма 7 башлангыч оешмадан, 6 партгруппадан тора һәм 133 коммунистны берләштерә. Партком һәм аның секретаре Симунов авыл коммунистларының көчен, тырышлыгын, сәләтен производство бурычларын һәр вакыт арттырып һәм җиренә җиткереп үтәп баруга оста туплый. Коммунистларның күбесе — тармак җитәкчеләре, производство маяклары. 96 коммунистның турыдан-туры производствода эшләвен әйтү дә җитә. 1 Колхозның кешеләре дә, хуҗалык үзе дә әнә шулай нык һәм ышанычлы адымнар белән үргә менәләр, үсәләр. Колхозның «Игенчелектә югары культура хуҗалыгы» дигән мактаулы исеме бар. Бу аңа инде дүртенче тапкыр бирелде.