Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Шәйхи Маннур Гомер белән гомер арасы Чыгыйк әле Идел ярларына, Дамбалары буйлап әйләник. Әллә нәрсә булды җаннарыма, Күңелем дә тынмый әллә ник... Чал Идел дә миндәй моңсу микән, Уйнаса да кояш көлтәләп. Шул дөньяны икәү гизеп иртән, Йөрик әле, әйдә, бергәләп. Җитәкләшеп, Бер сөйләшеп йөрик, Сабыйлардай чәчләр тузгытып. Сабыйлыктан ерак китсәк тә бик, Ераклыкны гел дә онытып... Мин аңламыйм, аңлый алмыйм һаман: Нигә болай килеп чыкты соң? Син тик уйнап әйткән татлы ялган Ирлегемне җиргә екты соң?.. Каршы килдем, инкарь иттем сине, Күрешмичә йөрдем күп көннәр... Тик барыбер җиңде, йотты мине Синең белән гизгән тын төннәр, — дигән иде. Тургай тыңлап каршылаган таңнар... Болар да соң ялган булырмы? Җуелырмы бар да эзсез алар, Ком баскандай яшел болынны?.. Бер нәрсә дә, Хәтта бер сулыш та Күңелләрдә уелып калмасмы? Җаннар җанга уртак омтылыш та Үкенечкә генә салмасмы? Юкка йөрәк сызып янмасмы?.. II Чыгыйк әле Идел буйларына, Дамбаларын икәү әйләник. Тынгы тапмыйм һаман уйларыма, Күңелем дә үсми әллә ник... Әллә нигә һаман боек йөрим, Нидер җуйган төсле эч поша. Сәбәпләрен эзлим, Мәгәр белмим, Капма-каршы хисләр тартыша. Җан теләмәс үкенечле көннең Бер киләсен алдан сизенеп, Биреләме гамьгә бу күңелем, Сызланамы шуңа өзелеп?.. Өзелүләр кирәк микән аңа, Кирәк микән җаның борчылу? Идел ага, Ярсыйтына, Туңа! Бар да уза — Нитә моңсыну?.. Соң узмасы бармы бу дөньяның? Кадерлесе бармы күңелгә — Тик үзенә матур бер хыялның Балкуыдай күкләр түрендә?.. Бармы синнән берәр сөенечем? Көенеч кенә мәллә көйдерә? Нәрсәң газиз икән минем өчен, Нәрсәң җанга якын китерә? Чыңлап чыккан бала тавышыңмы, Шуклык уты чәчкән күзеңме, һәлак булган сөю сагышыңмы, Сагыш кунмас ап-ак йөзеңме? Көлә-көлә җылап китүеңме — Уенчыгын җуйган сабыйдай, Ул яшьләрнең шундук кибүеме- Кояшлы бер энҗе яңгырдай... Күбәләктәй, чәчәк сайлап кына Очуыңмы яшел болында, Сайлап кына, Шулай сайрап кына Йөрүеңме яшәү юлында, Нәрсәң якын миңа?.. Җиңел генә итеп уйлавыңмы, Җиңел генә «җиңүләрең»ме? Малайнымы, Абый, бабайнымы — Үз чанаңа җигүләреңме?.. Нинди генә язмыш тукмаса да, Имгәнмичә калган җаныңмы, Әшәкелек сиңа йокмаса да, «Әшәке!» дип чыккан даныңмы? Өзгәләнгән күңел кылларыңның Өзелмичә калган береннән, Өзәләнеп чыккан йөрәк моңың Тамчы-тамчы булып түгелгән Җырларыңмы — Нәрсәң якын миңа?.. Җавап эзлим: Нәрсәң кадерле? — Ашыкма! — дип яный акыл миңа, Ә янар хис — өтә бәгырьне... Сөюме бу? Әллә юри генә Изге хисләр белән уйнаумы?.. Күпме көннәр ялгыз йөри бирәм, Чишә алмыйм авыр уйларны, Чишә алмыйм... Ill Чыгыйк әле Идел ярларына, Җитәкләшеп тагын әйләник. Әллә нәрсә булды җаннарыма, Рәхәт миңа бүген әллә ник. Юк, әллә ни түгел, Сөйлим әле, Төш белән өн тәңгәл килүен: Мин үзем дә белмәс серләремне Кинәт кенә ачып бирүен. Җырлап уяндым мин бүген иртән Әллә нинди матур бер көйгә. Тавышым да шундый көчле икән: Күкрәгемнән күкрәп бөркелә! Гомеремдә һичбер ишетмәгән, Җырланмаган бер көй иде ул. Әллә керде бикле ишекләрдән. Әллә кинәт күктән иңде ул. Көн буена Татлы исерүдән Мин онытып йөрдем юлларны, Гүя кемдер Чын дус хисе белән Бирде миңа бөтен дөньяны! Бирде миңа күкнең тулган аен, Йолдызларын, Киек каз юлын, Кояшка җыр илткән тургайларын, Ак чәчәкләр яуган яз моңын. Бирде миңа, Бирде барлыгын! Күп уйландым: тукта, нәрсә булды? Ник уяндым җырлап бу таңда?.. Кинәт бу Җир кояш белән тулды — Син икәнсең күңел уртамда! Син икәнсең! Йөрим, йөрим хыял юлларыннан, Куанычым сыймый дөньяга. Җир йөзенә Күкләр ерагыннан Мин белмәгән сихри моң ява! Инде күптән ал гөлләре көйгән Буш даладай йөрәк түрендә, Башлап Орфей кылларыннан килгән Көй яңарыр, диеп, бүген дә — Кем уйлаган? Кем соң?.. Хәзер инде Мең сорауга миндә бер җавап: — Ишет, дөнья! Миңа сөю килде! Мин яратам! Миңа кул янап Торма, гореф! Югал, йола, күздән, Баш күтәрмә, акыл, син миңа! Мин барыбер курыкмамын сездән, Кул сузмагыз изге тойгыма! Шул барлыгы белән кабул итәм, Шул «яманат» белән яратам. Кояшта да тап бар, имеш, күптән, Тик саф алсу булып яна таң! Без китәрбез җитәкләшеп бергә, Тар итсәгез бу киң дөньяны. Кошлар гына яши торган җиргә Тапмабызмы яшерен юлларны?.. Тау өстендә әләм җилфердәтеп Тукталгандай әкият батыры, — Тормасмыни сирпел сөю дәртен, Мәхәббәтнең зәңгәр чатыры? Тормасмыни?.. IV Тешик әле Идел ярларына, Дамбалары буйлап йөрербез Уралышып шәфәкъ алларына, Соңгы тапкыр бәлки бүген без Узабыздыр моннан синең белән >Ңмтәкләшеп, Көлеп, Шукланып. Күңелләргә тулган сөю белән Идел кичләренә сокланып... Акчарлактай ак лайнерлар килер, Тын көзгесен ярып суларның. Таулар тибрәндереп гудок бирер, Тавышлары моңлы шуларның... Гел аерылу төяп йөри алар, Кавышулар булса — йөзгә бер. Акчарлаклар нигә моңаялар? Сагышлары бәлки безгәдер... Безгә дә бит, ахры, шул таң ата. Котылуның бармы чарасы? Арабызда, имеш, Көндәш ята — Гомер белән гомер арасы! Диңгез давылыдай дуласам да, Акыл тоткан кысып якамнан: Тезләнеп, мин Колдай сорасам да. Ваз кичәргә куша «хатаминан. — Юк, алданма, мескен! — ди ул ммңа, Бу хисләрең— көлке фаҗига. Ут белән су бергә кушылмый ла! Билгесезме чалбаш сабыйга?.. Ни кылыйм соң? Алчак күңелемнең Каршылыгы җитәр күпмегә?.. — Иртәгәсе бар,— ди,— бүгенгеңнең! — Акыл — кансыз! Акыл — күп белә. Юк, ышанмыйм аның сүзләренә. Бу бөтенләй башка. Бөтенләй! Кабат төшеп яшьлек эзләреңә, Кабат сөеп, Янып бетүдәй Олы бәхет Кемгә тигән соң? Кемгә килгән соң?.. Чыгыйк әле Идел ярларына, Сулыйк аның җиләс һавасын. Яралы кош төсле җаннарыма Тапмасам да Өмет дәвасын, Йөрик әле бу кич буйдан-буйга, Дамбаларын кат-кат әйләнеп. 'Сулларыбыз кулга, Уйлар уйга Лианалар кебек бәйләнеп. Сөйлим әле сиңа «яңа» хәбәр, Әлмисактан килгән ул хәбәр. Ике ярым мең ел миңа кадәр Булган икән инде бу хәлләр. Илледәге мәшһүр философның Егермедә булган сөйгәне... Нидә икән сере бу гыйшыкның? Әллә картның Күп булганмы алтын дигәне?.. Юк, Афина буйлап, ялан аяк Калдырган ул сүнмәс эзләрен. Тик кулында булган артыш таяк, һәм ияртеп йөргән гүзәлен. Ник артыннан гизгән ул яшь хатын Бер бакырсыз булган картының?.. Әйтми безгә тарих артыгын... Бәлки җыры Кабызгандыр изге ялкын?.. Ул фәлсәфи җырны өзгәләп, Алып килгән Заман бәзгә дә: «Бөлмим, һични белмим, Нигә сине Бу хәтле мин өзелеп сөямен? Сорама син миннән, и таң җиле, Мин бит, һични, һични Белмәвемне генә беләмен!..» Дөнья гизгән Гашыйк ялан аяк, Шушы җырны көйләп гүзәлгә. Тик кулында булган артыш таяк Олимп тауларына менәргә... И Кешелек! Ник сабыйлык чорың Шулай бик тиз узып югалган? Ник килмәгән шул гадилек Чының Бу заманга Ерак еллардан, Ник килмәгән?.. Төкереп бер гореф-гадәтләргә, «Ярамый»га, «Яхшы түгел»гә; һәм төкереп зәһәр гайбәтләргә, Тик буйсынып сеяр күңелгә,— Йөрмәс идеммени Мин дә шулай Ялан аяк Идел итәкләп. Табигатьнең бәйсез баласыдай, Кулларыңнан сине җитәкләп. Көпә-көндез, Дөнья күз алдында Иңнәремә сине күтәреп, Сине генә назлап җырларым|да, Юлларымда Таулар түнтәреп Йөрмәс идеммени?.. VI Флейталар кайгы көен суза, Курайларда сагыш моңнары, Күңел умартамнан Кортлар туза... Булмады шул... Берсе булмады... Идел ярын урап Атлыйм ялгыз. Дамбалар буш, Дөнья күңелсез. Ник суына җырлар? Ник гөл җансыз? Ник берегез Мәңге түгелсез?.. Ник кабына сөю? Ник югала, — Мәңгелек бу! — дигән чагыңда... Ялгыз гизәм бүген бу юлларда. Син юк инде минем янымда. Кая киттең мине ялгыз итеп? Ничек кичерим мондый гарьлекне? Күңел китек синсез, Җаным китек... Юк, син түгел моңа гаепле... Үзем бирдем сине ят кулына, Тәхетемне үзем калдырдым, һәм салават күперен дә шуңа Үз кулларым белән яндырдым. Ул барыбер кавыштырмас иде, — Сүнә бит нур кояш иңүгә... Суык кулдай суык акыл җиңде, Үлем килде актык сөюгә. Көймәбезне Упкыннарга бордым, Шул эчке дау чиктән ашканда... Понти Пилат кебек Сукыр тордым, Мәхәббәтне акыл асканда. Дәшми калдым. Телсез... Ә үземнең Йөрәгемә сауды кара кан. Шулай үлде хыял җыры безнең... Үзем сине һаман яратам! Бу ярлардан һаман бергә узам, Бар да шул күк тирә-ягымда. Җитәкләргә теләп кулны сузам, Тик табалмыйм сине янымда... Ак сакаллы акыл изде мине, Теләмәде көлке булуны. Ә хәзер мин көлке түгелмени? Чыпчык алдым... Биреп былбылны. Ак сөенеч булып яшеренгән Ак былбылым очып югалды. Ник баш тарттым Синең яшьлегеңнән? Дөньям хәзер суык, Томанлы. Нигә бирдем сине Көндәшемә, И билгесез ана баласы!.. Юк идеме көчем көрәшергә? Юк идеме җиңү чарасы?.. Булмады шул... Чигенергә кушты Гомер белән гомер арасы. Тотып булмый бер очырган кошны> Мин китәсе, Ә син — каласы... Үпкәләмә инде, күңел яктым, Үкенүләр басмый яраны. Ялан аяк сөйгән теге Картның Узган икән гамьсез заманы... Узган гомер кайтмас, Җыр табылмас, Йолдызның да нуры сүрелә. Иртәгә кич бәлки Ул кабынмас, Кабат менмәс күкләр түренә... Гомер табылмаган гыйшкым сыны. Бар йөрәгем, Җаным синеке. Ямьсезме син, Белмим, матурсыңмы? Нинди генә булма — сөекле! Тик шулай да Синнән баш тартам, Үзем һаман үлеп яратам!.. Суламифен җуйган Сөләйманның «Җырлар җыры» килгән... чүлләрдән. Мин ни бирим?.. Өзгәләнгән җанның Актык моңы сиңа юнәлгән... Хуш инде, хуш... Идел ярын урап, Сабыйлардай чәчләр тузгытып, Сабыйлыктан китсәк тә бик ерак, Аермалар барын онытып, Төштәгедәй йөргән чагыбыз... Хуш инде, хуш... Күкнең тулган аен, Йолдызларын, киек каз юлын, Кояшка җыр илткән тургайларын, Ак чәчәкләр яуган яз моңын Безгә биргән сөю кичләре... Хуш инде, хуш, Кайнар яшьлек хисем, Бетмәс җырым, Актык сөюем. Актык көнем, Актык төнем килсен, Күңелемдә һаман син минем Таң йолдызым булып янарсың. Хуш инде, хуш... (хххххкчххххххх