Поэзия
Шамил Анак Тыйнак табын Алар ашыкмыйча, берәм-берәм ►ңыелалар кичләрен минем бүлмәмә, килеп утыралар тартына-тартына сыйшәрабсыз өстәлем артына. Хас булганча кунак халкына, шау-гөр килмиләр, табын яңгыратып көлмиләр, тостлар күтәрмиләр очрашу хакына, шаулы бәхәсләр дә кормыйлар бүлдерә^бүлдерә бер-берсенең сүзләрен. Утыралар алар тын гына, һәркайсысы үз урынында, тик тирән сагыш белән карый күзләре... Бөтенесе сәер бу кунаклар — минем туганнарым, минем якыннарым: менә — әти, менә — абый, ә болары — ике туган, өч туган абыйларым... Ничәү алар — бишме, унмы, әллә күбрәкме — хатирәләрдә миңа кунакка килгәннәр: мең тугыз йөз кырык беренчедә, мең тугыз йөз кырык икенчедә, кырык өченчедә, дүртенчедә үлгәннәр? Ниһаять, күпме еллар үтеп, җыелдылар алар минем тар бүлмәмдә, һәм без бергә менә тагын... Хатирәләрдә генә мөмкин булган сагышлы һәм тыйнак табын. Карбыз Чыпчыклар качып беткән. Тышта — минус утыз— кар, боз... Утырабыз кухняда. Өстәл өстендә — җәй, челлә, Өстәл өстендә — карбыз. Утырабыз гаҗәпкә калып, исүз текибез кызыгып — җир шарыдай йоп-йомры, буй-буй кара юллары — (меридиан сызыгы... Өстәл өстендә — дөнья: җиләс сулар, шәфәкъ утлары, бөтен юанычлар, вәгъдәләр, иң татлы сөю минутлары... Утырабыз гаҗәпкә калып: тышта — салкын, кар-боз, өстәл өстендә — җәй, челлә, өстәл өстендә — карбыз, пычак ал да яр урталай, телемтелем итеп кис — балкыр кояш, сайрар кошлар, җәелер җәйге хуш ис... Чыпчыклар качып беткән. Тышта — минус утыз, декабрь кары. Өстәл өстендә — карбыз, олы дөнья, бөтен җир шары.