Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Рәшит Гәрәй Васыятен дә әйтеп калдырмаган Йокы диеп бер дә исем иитми, Бүленсә дә татлы төшләрем. Ничек инде күрми калыйм соң мин Үзәннәргә чыклар төшкәнен?! Таң беленмәс борын уянам да Аланнарга чыгып йөгерәм. Ә чыкларда эзләр... Инде кемдер Миңа кадәр торып өлгергән. Басып тора әнә юл читендә, Күңелем моны һич тә көтмәгән: Күп гомердән сырхау Гыйлаҗ бабай Офыкларга күзен текәгән. Исләренә әллә төште микән Ут уйнаткан егет чаклары. Ат ялларын җилдә җилфердәтеп Бәйгеләрдә алдан чапканы?.. Бу иртәнге изге сәгатьләрдә Бүлдермәдем аның уйларын. Шулчак бәлки дога кылгандыр ул Иминлеген теләп елларның. Күз яшьләрсез булсын, дигәндер ул, Бормаланып яткан су юлы. ...Гыйлаҗ бабай кичтән күзен йомган, Мәңгелеккә йомган бу юлы. Васыятен дә әйтеп калдырмаган. Тел яшергән гүя барсыннан. Серкәләнгән тик бер учма арыш Чыкты аның мендәр астыннан. Сездә калыр идем... Кырларыгыз сезнең иркен дә бит, Кызларыгыз сезнең матур да... Бакчаларда сайрар кошларыгыз Күңелемә бик-бик якын да... Бөтенесен мактап җырлый-җырлый, Сездә калыр идем гомергә... Туган якның җылы туфраккаен Онытырлык кына түгел лә. Суларыгыз сезнең тәмле дә бит, Таңнарыгыз сезнең алсу да... Йомшаклыгы кичке Шәфәкъларның Офык булып җәелә басуга. Шул шәфәкъка төреп хисләремне Сездә калыр идем, ихластыр,— Сезнең якта менә кояш кына Мин күнеккән яктан чыкмастыр. Тауларыгыз сезнең биек тә бит, Күкләрегез сезнең зәңгәр дә... Уйламас та идем ак биләүдә Яткан чагым булса әгәр дә. Ризалыгын алып әнкәемнең, Сездә калыр идем, билләһи! ...Чит җирдә бит йөрәк кунак кына, Йөрәктә бит туган җир яши! Барысы да шуп ук... Без аунап үскән үзәннәр, Без йөргән болын... — Саумы сез, саумы сез, — диеп, Сузамын кулым. Алар да, саумы син, диләр, Рәхәт соң җанга! Эх, яшьлек үтте дип, йөрәк, Янма син, янма. Шул ук бит әнә чәчәкләр, Уҗымнар шул ук. Шул ук кошларым сайраша Талларга кунып. Шул ук чишмәләр челтери, Тавышын тыңла: Без яшь чактагы кебек үк Бай алар моңга. Йөрәкләрнең тибеше дә Шул ук бит һаман. Бу җирдә кайнар эзебез, Җырыбыз калган. Җырлы эздә яшьлек сүнми, Син шуны аңла... Кылларың өзелгән булса, Шушында ялга. Епмаюлы таңнар хакына Кайчагында боек йөрүебезне Күрәләр дә әйтеп куялар: — Сезнең өчен, — диләр, — ят нәрсә ул Ашкынулы хисләр, хыяллар. Бишектә үк, имеш, еларгамы. Көләргәме диеп ятканбыз. Бәйгеләрдә читкә тайпылганбыз Йөрәк кагып килгән аттан без. Сабырсызлар, иигә ашыгасыз Безгә шундый мөһер сугарга?.. Чабышларның каеш тезгеннәре Төенләнде безнең кулларда. Кирәк чакта көмеш дагалардан Тубал-тубал утлар чыгардык. Булды көннәр... качып ят күзләрдән Ат ялларын сыйлап еладык. Тормыш безгә гел-гел елмаймады Сыйлы-җырлы бәйрәм шикелле. Бер шатлыгын бирсә, артыннан ук Тау-тау өеп кайгы китерде. Әтиләрен белгән малайлар без Ишетеп кенә кеше теленнән. Үзләренең сүзе ишетелмәгән Туп җимергән окоп төбеннән. Чын дуслардан иртә аерылдык Бөтенләйгә я бик озакка. Төзәлмичә калган җәрәхәтләр Йөрәкләрне һаман сызлата. Кайчак шуңа боек күренәбездер, Гаепләргә кемнең ни хакы?! Уйнап-көлеп яшәр өчен генә Киләмени җиргә ир заты?! Башкаларга бирми күтәрәбез Иңебезгә салган йөкне без. Елмаерга кирәк булган чакта Көр хисләрне бикләп йөртмибез. Елмаябыз... безнең елмаюдан Иң караңгы төннәр яктыра. Боексак та бары боегабыз Елмаюлы таңнар хакына! Ак канатлы иде казларың Казлар асырарга әвәс идең, Ак канатлы иде казларың. Шул казларсыз, әнкәй, бер ямен дә Тапмый идең, ахры, язларның. Бәбкәләрең кичтән борынласа, Төн буена янды утларың, Сабырлыгың җуеп көтә идең Тыкрыкларда чирәм шытканын. Күзсенерлек матур, шук бәбкәләр Синнәнме соң инде ятсына... Күңелең йомшаклыгын сизгән кебек Уралдылар аяк астыңда. Алар ничек шулай өйрәнгән соң Тавышыңнан сине танырга?! Тының белән өреп җылыта идең Күшексәләр җилдә-яңгырда. Безгә атап куйган казларыңның Бәбкәләре ишле быел да... Тик нишләптер быел аларның да Кайгысы бар сыман тоела. Сине, ахры, шулай юксыналар, Бер-берсенә сыенып таңнарда. Сүзләр өйрәт миңа... Нәрсә диеп Җавап бирим, әнкәй, аларга... «Үлде бит ул»... диеп әйтер идем, Ышанмаслар минем сүземә. «Әнкәң вафат», — дигән хәбәргә мин Ышанмыйча йөрдем үзем дә. Казлар турында мин бик күп яздым, Тик барысын ашыгып язганмын. ...Зират капкасына тияр-тимәс Очып уза бәбкә-казларың...