КИТАП УКЫГАНДА.
Яктылык спекторы теп җиде төстән тора: зәңгәр, яшел, сары... Элегрәк рәссамнар үз иҗатларында күбрәк шушы конкрет җиде төс белән генә эш иткәннәр. Әмма вакыт үтү белән гаҗәеп дәрәҗәдәге бай дөньяны чагылдыру өчен бу төсләр генә җитми башлаган, һәм рәссамнар буяуларны бер-бер- сенә кушып яңа төсләр (төсмерләр) тудырганнар. Шигърияттә дә шулай. Коры риторикага корылып, гади хикәяләү стиле белән язылган, кәфия-вәзенгә төренгән, прозага тартым шигырьләр урынына тирән образлылыкка нигезләнгән яңа формалы әсәрләр туа. Төрле алымнар куллану, кыю эзләнүләр уңышлы нәтиҗәләргә китерә. Ниһаять, шигърияттә интеллектуаль агым да көчәеп китә. 60 нчы еллар татар поэзиясендә бер төркем яшьләр шул агымга кушылдылар. Болар арасында Рөстәм Мингалимов та бар иде. Хәзер инде аның татар әдәбиятында үз мәйданы, үз хезмәте күренә. Беренче әйберләре белән үк үзен өметле, үзенчәлекле шагыйрь итеп күрсәткән Р. Минга- лимовның быел тагы бер китабы дөнья күрде. Ул «Күз карасы» дип исемләнгән. Соңгы елларда язылган әсәрләреннән төзелгән бу яңа җыентык шагыйрьнең оригиналь тавышлы булуын, татар шигъриятенә үзенчә яңа матурлык алып килүен чагылдыра. Бер үк күренешне төрлечә тасвирлап була. Әмма иң төгәл, иң тәэсир итә торган вариантны табу шагыйрьнең күңел күзе белән күрә белүеннән, үзенчә образлы фикерләү осталыгыннан тора. Ә образлы фикерләү ассоциатив тою белән тыгыз бәйләнгән. Бер карасаң, игътибарга лаек була алмаслык нәрсә, кечкенә генә деталь шагыйрьдә әллә нинди тойгылар уята, аңа илһам бирә. Р. Мингалимовның үз сүзләре белән әйтсәк: Тамчы күрсәм дә тешәсен исемә. Дннгез күрсәм дә киләсең уема — Дөньяда ин яшел, ни йомшак, синен яр, (Касады елга,) Нәтиҗәдә, кечкенә генә бер авыл елгасы шагыйрь күңеле аша зур диңгезләр рәтенә баса, шулай сәнгать әсәре барлыкка килә. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, ассоциатив тойгыга корылган әсәрләр укучының аң-беле- менә, эстетик зәвыкларына карап төрлечә кабул ителә икән, бер дә гаҗәп түгел. «Тамчы күрсәм дә...» Кемдер шушы тамчыларда күз яшьләре күрер, кемдер алар- ны кояшта ялтыраган чыкка тиңләр, кемдер... Шагыйрь күзенә күренгән әйбер белән мондый хәл дә була. Күрегез: учымнан Кешелек өстен ә очырам. Шигырем белән ак күгәрчен ител очырам ак Кремльне. (Ак Кремль.) Шушы юлларны укыгач, бер төрле укучы аптырап калуы һәм шагыйрьне гаепләае мөмкин. Ләкин тәнкыйть итәргә ашыкмыйк әле. Кискен нәтиҗәләр ясаганчы шагыйрьнең әлеге образлы фикерләү мантыйгын, үзенчәлеген кабул итәргә тырышып карыйк. Әгәр дә шуңа төшенсәң, шигырьләр су агымы кебек шигърият киңлегенә үзләре алып кереп китәрләр, һәм син моңарчы сизмәгән матур-матур бизәкләр, мәгънәви төсмерләр күрерсең, тойгылар, образлар артында тормыш фәлсәфәсен табарсың. Үзеңчә образлы күрә белү яңа сурәтләү чараларын сорый,- охшатым (сравнение), читләтем (аллегория), күчмә (метонимия), арттырымнарның (гиперболалар) оригиналь булуын таләп итә: «кояш көйрәде», «кара алтын» төсле кара толымнары иңнәреннән Иделемә ташып тора .................................................. , «зур күзләре — Татарстан күзләре бит...» һ. б. Боларның, беренче карашка, сәеррәк тоелулары да бар. Моңа бер дә гаҗәпләнергә кирәк түгел. Халыкның сөйләм теленнән бер генә мисал китерик: өче яшькелт тавыш (белән кычкырды) диләр. Без моңа бит шаккатмыйбыз, чөнки күнеккәнбез. Ә уйлап карасаң, халык тавышта төс һәм тәм күрә алган! Ярый әле, бу сүзләрне халык әйткән, әгәр дә моны яшь язучы язса, кайберәүләрнең тел бозуда гаепләнүләрен көт тә тор... Бездә кайчакта игътибарны эчтәлеккә юнәлдереп, шигырьнең бүтән якларына тиешле дәрәҗәдә илтифат итмиләр. Ә бит коры фикер генә әйтү өчен мәкаләләр, фәнни хезмәтләр язып була. Аннары сәнгатьнең үзенә күрә бер могҗиза булуын онытмыйк, матурлык кануннарына буйсынуын искә алыйк. Аның сихри көче дә шунда. Я Әйтәсе фикер тәэсир аша иңдерелсен, шигырь акылга йөрәк аша үтсен. Кемдер әйтмешли, «күңеле каткан» кешенең дә эчендәге бозлары күз яшьләренә әйләнсен. Моңа ирешү өчен акыл белән хиснең органик берлектә булуы шарт Р Мингали- мовның күп кенә шигырьләре моңа мисал була ала. Снн каршымда горур кыя булма. Булма нәни чишмә яктысы.. Ерактагы зәңгәр офыгым бул. Тормыш таным синдә яктырсын. (Ерактагы зәңгәр офыгым бул.) Яки менә яңгырлы бер төн турындагы юллар: Күргәнем юк нде мондый тонне,— Төн днсән дә бүген төн менә' Су төбендә яткан шәһәр төсле Казан бүген яцгыр төбендә... Бу китапта традицион шигырьләр белән беррәттән, ирекле стильдә язылганнары да байтак. Безнең әдәбиятта ак шигырь үзенә юл яра башлаган чорда, тәнкыйтьчеләр арасында төрле фикерләр булып алды. Күпләр аның татар шигъриятендә урын алуын шик астына куйдылар. Инде исә, ул шактый тамыр җәйгәч тә, ара-тирә икеләнүле сүзләр ишетелгәләп куя: менә ирекле шигырь язучылар шаулап йөрделәр-йөрделәр дә, хәзер инде бөтенесе дә барыбер шул ук иске традицион калыпка кайтып баралар. Димәк, бу форма безгә хас түгел... Дөньядагы һәр нәрсә үзгәреш кичергәндәй. әдәбият та туктаусыз үсеш хәлендә. Аерым алганда, шигырь дә бер калыпта гына тора алмый. Эчтәлек иске формага сыеша алмау нәтиҗәсендә яңа форма туарга мәҗбүр була, һәм ул форма эчтәлек таләпләреннән үзеннән-үзе килеп чыга. Ахыргы чиктә, ирекле форманың барлыкка килүе иҗат шартларының артуы, шигъриятнең баюы турында сөйләмимени? Хәер, Р. Мингалимовның һәм башка шагыйрьләрнең ирекле формада язылган шигырьләренең сан ягыннан кимүе хак. Әмма бу аларның элеккеге карашларыннан баш тартулары түгел, киресенчә, сан ягын киметеп, сыйфат ягын үстерүдән киләдер. Эзләнүләр дәвам итә. Р. Мингалимов ирекле форманы тирән эчтәлекле, зур күләмле әйберләргә дә кыю рәвештә алып керә. Моны В. И. Ленинның 100 еллыгына багышланган «Минем дәүләтем» дигән поэмада күзәтергә мөмкин. Шушы ук алымны ул Чаллыдагы гигант төзелеш турындагы «Күз карасьь дигән яңа әсәрендә дә киң файдаланган. Поэмаларда ирекле һәм традицион форма берберсен тулыландырып, тыгыз үрелеп бара. Әмма Р. Мингалимовка һәм бүтән шагыйрьләргә дә ирешкән уңышлар белән генә чикләнмичә, яңа эзләнүләргә омтылу һич комачауламас иде. Бездә яшьләрдән берәрсен мактаганда ул инде формалашкан шагыйрь диләр. Ә бәлки бу сүзләр аңа мактау булып яңгырамыйдыр? Бәлки шагыйрьнең бары гражданин булып җитлегүе турында гына сөйләргә кирәктер? Әгәр дә инде кем дә булса берәү шагыйрь булып формалашкан дибез икән, димәк, ул максатка ирешкән, тауга менеп җиткән һәм хәзер әкренләп төшәсе генә калган дигән сүз түгелме соң? Бу аның эзләнүсез, янусыз, бер төстәге, монотон шигырьләр чыгарып, мыштым гына, Пегас артыннан өстерәлүе булмыймы? Сорауларны болай артык кискен төстә куюыбызның нигезе бар. Чөнки андый шагыйрьләр дә бездә җитәрлек бит. Болардан бернинди яңалык көтеп булмый инде. Алар нинди генә актуаль темага язмасыннар, һәр әсәре бер үк шигырьнең икенче вариантын гына хәтерләтә. Шуңа күрә эзләнүчән, яңалыкны аңларга тырышучан, сәнгатьне изге эшкә санап, матурлык һәм вөҗдан кануннарына буйсынып эшләүче шагыйрьләрдән генә чын әсәр өмет итеп була. Яшьләр «формалашырга» бик ашыкмасыннар иде. Форманың эчтәлек һәм тема таләбеннән чыгып тууы хәерлерәк бит. Ә бу гаҗәеп кызык һәм катлаулы дөнья темаларга никадәр бай1 Нинди генә күренешләр шагыйрь күңелен җәлеп итми. Табигатьне алыйк: кешене сафландыра, чистарта, кешелек сыйфатларын үстерә торган табигать күренешләре китаптагы байтак шигырьләргә тема биргән. Ләкин шагыйрь зәңгәр күккә үрелеп үскән ботакларны гына түгел, ә шул ботакларга бик нык охшаган җир астындагы тамырларны да күрә. Шагыйрь күңеле күк кебек киң. Җирдәге үзгәрешләр бөтен матурлыгы, каршылыклары белән аның йөрәгендә кайтавазын таба. Ул тормышны битараф күзәтүче генә булып кала алмый, үз мөнәсәбәтен белдереп, һәр нәрсәдә актив катнаша. Менә ул, Р. Мингалимов Чаллы нигезенә җыр сала: Милләтләрдән ионда кем генә юк! Хезмәт көне тора янгырап. Яка Чаллы! Сниең нигезенә Татар җыры салып калдырам, (Куа карасы.) Киләчәгебез бүген яулана. Киләчәгебеэ яшьләр кулында. Шагыйрь аларга мөрәҗәгать итә: Өйрәнәбез! Кадерлеләрем. киләчәкнең күп өлеше өйрәнүдә хәл ителә. Бүгем хәл ителә. шушында, хәзер! (Күз карасы.) Туган як темасы да бу җыентыкта зур урын Хатадырмы, юкмы— һич сөйләмим көлеп: Миңа Татарстан — җир үзәге кебек... Бу юлларны туган җирен чын күңелдән, ихлас яраткан шагыйрь генә яза ала. Әмма аның яратуы тар территориаль рамкалар белән генә чикләнми. Мин дөньяны сөйдем. Дөнья торсын белеп Ьл да Татарстанның Бер өлеше кебек! Шагыйрь хәятнең төрлелегенә һәм шул төрлелеге белән кызык булуына мәдхия җырлый: Яшик әле сокланышып, Сокланырга күпме төс бар Күпме илләр, төрле милләт — Нинди келәм, матур, чуар! Түм-түгәрәк җир шарыбыз Чәчәк тулы болын кебек.— Бер чәчәген югалтсак та. Зур хатабыз булыр кебек. Чынлап та, ярый әле, бу дөньяда төрле төсләр бар, төрле авазлар бар. Ярый әле, без сандугач, тургай, хәтта күке тавышыннан мәхрүм түгел. Яшь кызга охшаган каен нәфислеге, су буенда үскән тал зифалыгы, мәһабәт имәннең горур ныклыгы белән соклана алабыз! Дөньяви гармония тудырган бер авазны, төсне югалту — зур югалту, саклый алмау — мәңге гафу ителми торган җинаять булыр иде. Р. Мингалимов олыларга адресланган бу китапка балалар өчен язылган шигырьләрен дә керткән, һәм бик дөрес эшләгән. Күпме сафлык, самимилек аларда! Бу шигырьләрне укыгач, яланбаш, тузаннар туздырып, балачак иленә чабасы килә... Менә бер кызчык кечкенә генә зәңгәр чиләген, «узучылар иркен сулап басып эч. сеннәр дип», инеш буенда калдыра. Иртәгесен килсә, узучылар элеккечә суны ятып эчә. Кыз аптырашта кала: Мин бнт сезгә чиләгемне Калдырдым кичә?!. Нигә инде, узучылар. Шулай иттегез? Минем зәңгәр чиләгемне Кая илттегез? (Узучылар,) Без дә шулай беркатлы түгел идекме? Дөнья белән шулай таныша башламадыкмы? Ләкин шулай да «түбәтәйгә утырып күктә йөзгән» малайның матур сыйфатларын хәзергегә кадәр саклый алдыкмы? Үзебезнең җирдә яшәвебез белән «Бәхетле исемядәге кыз сыман кешеләргә шатлык китерәбезме? Дәү абыйларга, апаларга мондый шигырьләрне укыганда бала чак иленә әйләнеп кайту бер дә зарарлы булмас. Кыскасы, Рөстәм Мингалимовның «Күз карасы» — әдәбият сөючеләр өчен әйбәт бүләк булыр. Алар аның актив, тулы канлы, бүгенге көннең актуаль проблемаларын тирән аңлап, киләчәкне кайгыртып яшәүче лирик каһарманы белән бергәләп шатла- ныр-кайгырырлар. Шунысы гына күңелне борчый, ул да булса елдан-елга үсеп килгән шагыйрьнең китабы саен тиражы кимүе. Җыентыкның бары ике мең данә белән чыгуы күпме укучыны кызыклы шагыйрь белән тачышу- дан мәхрүм итә.