КИҢ КОЛАЧЛЫ ГАЛИМ
Күренекле тел белгече, тәнкыйтьче һәм педагог, татар тел белемендә бә-А рәнче фән докторы профессор Латыйф Җәләйнең тууына шушы елның 17 ноябренда 80 ел тулды. Аның биографиясе өлкән буын татар совет интеллигенциясе үткән юлдан берни белән дә аерылмый. 1894 алны Самара губернасы Иске Кызылсу авылының ярлы крестьян семьясында туган Латыйф Җәләйнең бала чак һәм яшьлек еллары байларда «малайлыкта», кышын караңгы мәдрәсәдә, ә җәйләрен, укыр, тамак туйдырыр эчен, аеыр кара эш эшләп, ялчылыкта, ярым ач-ялангач тормышта уза. Унсигез яшеннән ул авыл мәктәбендә укытучылык итә башлый. Ачы тормыш мәктәбен яшьли үткән, солдат окопларында империалистик сугышның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган татар егетенең күзләрен большевиклар ача. 1917 елны ул туган авылына кайта һәм тормышын үзе кебек изелгәннәргә азатлык бирүче большевиклар партиясе белән бәйли. Партия аны элекке укытучы буларак халыкны агарту өлкәсенә юнәлтә. Революциянең беренче көннәреннән алып ул авыл мәктәбендә укытучы, балалар йортында мөдир, совет-партия мәктәпләрендә, педагогия техникумнарында һәм Самара авыл хуҗалыгы институтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак меңәрләгән милли кадрлар — яшь укытучылар, совет һәм партия хезмәткәрләре тәрбияләүгә күп көч куя. һәр вакыт эзләнүчән табигатьле педагог милли мәктәпләрдә укыту методикасын камилләштерү турында уйлана, аерым фәннәрне укыту ысуллары турында методик журналларда, җыентыкларда мәкаләләр белән чыга. Л. Җәләйнең педагог-методист буларак иҗат эшчәнлеге край мәгариф бүлеге инспекторы булып эшләү дәверендә аеруча активлаша. 1929 елны Самарада ул үзенең беренче китабын—беренче баскыч мәктәпләрдә атеистик тәрбия мәсьәләләренә багышланган методик кулланма бастыра, зурлар мәктәпләре өчен «Ничек эшләргә», «Уку китабы», «Туган тел», «Урта Идел» һ. б. дәреслекләр яза. 8 нче класс өчен ул төзегән «Әдәбият», «Әдәбияттан хрестоматия» дәреслекләре илленче еллар башына кадәр бер генә татар баласының да кулыннан төшми. 1933 елны ул белемен күтәрү өчен Казанга, педагогия институты каршындагы аспирантурага укырга килә һәм, аны уңышлы тәмамлап, чирек гасыр буена башта Казан педагогия институтында, ө 1944 елдан Казан университетында яңа курслар — татар диалектологиясе, әдәби тел тарихы, тарихи грамматика фәннәрен алып бара, югары мәктәпләр өчен программалар төзи, төрле кулланмалар осәзерли. Аның турыдан- туры катнашлыгы белән шушы вакыт эчендә меңәрләгән югары белемле милли кадрлар тәрбияләнә, йөзәрләгән укытучылар, төрле курсларда аның лекцияләрен тыңлап, белемнәрен арттыралар. Бер үк вакытта ул яшь галимнәр тәрбияләүгә дә көчен кызганмый. Хәзерге көндә татар тел белемен әйдәп баручы фән докторлары һәм кандидатларының күпчелеге — Латыйф ага Җәләй мәктәбен үткән галимнәр. Фәннең яңа тармагын ачу бәхете бик сирәк галимнәр өлешенә тия. Латыйф ага Җәләй исә татар тел белеменең өч тармагына нигез салган киң колачлы галим. Аспирантурада укыган елларында ук ул борынгы һәм хәзерге әдәбиятны, иске язма ядкарьләрне тирәнтен өйрәнеп, татар теленең бик борынгыдан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш гарихын күзаллаган зур хезмәт яза. «Татар теле тарихына караган кай. бер материаллар» дип тыйнак кына исемләнсә дә, тарихи синтаксиска нигез салган бу хезмәте өчен 1942 елның декабренда Мәскәу университетының Гыйльми советы Л. Җәләйне ул елларда сирәк галимнәр генә ия булган филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә лаеклы таба. К Сугыштан соңгы елларда ул, туктаусыз эзләнүләр алып барыл, «Татар теленең та. рнхи фонетикасы буенча материаллар» (Казан, 1954), «Татар теленең тарихи морфологиясе» кебек монографияләр иҗат итә. Югары уку йортларында озак еллар буена та. рихи грамматика курсы хезмәтен үтәгән бу өч әсәр, аның төрле журналларда һәм җыентыкларда басылган аерым мәкаләләре белән берлектә, татар теленең тарихын киң күләмдә күз алдына китерергә ярдәм итә һәм бу өлкәдә киләчәк тикшеренүләргә ныклы нигез булып тора. Латыйф Җәләй утызынчы еллар ахырыннан башлап (бигрәк тә 1939 елны Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшләргә күчкәч) ел саен Татарстанның төрле районнарына һәм күрше өлкәләргә халыкның җирле сөйләмен өйрәнү өчен диалектологик экспеди. цияләргә чыга, махсус сораулыклар, программалар төзи. Күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсендә, 1947 елны ул «Татар диалектологиясе» дәреслеген бастырып чыгара, соңрак «Татар теленең урта диалекты» исемле монографик хезмәтен тәмамлый. Татар диалектларын өйрәнүче галимнәр Л. Җәләйгә кадәр дә күп була. Әмма татар диалектологиясен аерым күзәтүләрдән фән дәрәҗәсенә күтәргән, татар диалектларына беренче мәртәбә дөрес классификация биреп, һәр җирле сөйләш үзенчәлеген кардәш яки күрше телләр һәм борынгы язма истәлекләр белән чагыштырып, җентекле тасвирлаган һәм татар әдәби теленең нигезендә кайсы диалект ятуын ачыклаган галим, нең исеме Латыйф Җәләй иде. Татар галименең исемен гомум тюркология күләменде таныткан бу хезмәте өчен аңа 1954 елны фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Тиздән ул Казан дәүләт университетының профессоры итеп сайлана. Киң җәмәгатьчелеккә Латыйф ага күренекле телче-галим сыйфатында гына түгел, матур әдәбиятта әдәби осталык мәсьәләләрен күтәреп чыккан гаять принципиаль, үт- роле» (1940) исемле беренче мәкаләләрендә үк ул атаклы сүз осталары иҗатының кен телле тәнкыйтьче буларак та билгеле. -Киң җәймәдәге таплар» (1934), «Сурәтләү чарасы булучылыкта җөмләнең аерымланган кисәкләре» (1935), «Сиваш» (1938), «Тукай телендә фигыльләр» (1938), «Татар художество әдәбияты телен баетуда Ш. Камалның үзенчәлекле якларын ачарга тырыша, тормышчан, җанлы образлар, онытылмас харак. терлар тудыру өчен, кайсы тел-сөнгать чарасы куллану уңышлы булу-булмавын конкрет мисаллар өстендә күрсәтә. Соңгы елларда язылган «Совет чоры татар матур әдәбияты теленә бер күзәтү» (1951), «Тукай поэзиясенең кайбер синтаксик үзенчәлекләре» (1954), «Язучылар телен өйрәнү принциплары» (1960), «Әдәби тел һәм матур әдәбият теле» (1964) һ. б. мәкаләләрендә Л. Җәләй язучыларның тел.стиль үзенчәлекләрен өйрәнү принципларын анык, лый. Аның җиңел кулы белән татар тел белемендә яңа тармак — матур әдәбият теле фәненең беренче нигез ташлары салына. Ярты гасырлык иҗат дәверендә (ул 1966 елның 1 августында үлде) профессор Латыйф Җәләй тел белеменең аз өйрәнелгән тармакларын тикшерүгә, бәхәсле мәсьәләләрен (бигрәк тә хәзерге әдәби тел грамматикасы, әдәби тел тарихы, орфография, сөйләм культурасы) хәл итүгә зур өлеш кертте. «Татар теленең орфоэпик нигезләре» (1953) хезмәтендә әдәби әйтелеш нормаларын татар тел белеме тарихында беренче булып конкрет системага салды, татар филологиясендә киң колачлы галим буларак тирән эз калдырды.