Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ЕЛМАЕП —КӨЛЕП КЕНӘ...

КИНДЗЮЛИС1 килә дә әйтә... Костюм теккәндә — Шундый яхшы һәм затлы материалдан бик начар костюм тегәсез бит?1 Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Начар материалдан да тегеп карадык, костюмы барыбер шундый булды. Үзгәрми — Безнең ашханәбездә быел биш директор, өч пешекче һәм ике калькулятор алмашынды. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Аның каравы, менюның бер дә үзгәргәне юк. Таксистка сорау Статистика белән бик кызыксынып шөгыльләнүче берәү таксисттан сорый икән: — Сезгә бик күп төрле профессия кешеләрен машинада йөртергә туры килә. Әйтегез әле, нинди пассажирлар күбрәк эләгә? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Безгә утырганнары күбрәк исерекләр була. Әллә ӨЙДӘ ДӘ ЙОКЛЫЙСЫЗМЫ? — Нишләп тагын эшкә соңардыгыз?—дип сорый директор үзенең бер хезмәткәреннән. — Гафу итегез, йоклап калганмын. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Әллә сез өйдә дә йоклыйсызмы? ‘ Киндзюлис — хәзерге литм сатирик әдәбиятының зирәк һәм тапкыр мәзәкчесе, «Шлуота» журналы хезмәткәрләренең коллектив иҗатында әдәби герой. һава хәле — Минемчә, бүген һава нәкъ кичә синоптиклар әйткәнчә булды бугай. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Әллә сез прогнозлар бюросы ялгышмый дип беләсезме? Директор турында — Сезнең директорыгыз, минемчә, бик яхшы кешедер? — Зарланып булмый. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Зарланып кара—шул ук минутта эштән куачак. Эшкә алу — Сез төнге каравылчы булып эшләргә телисез, алайса? — дип сорый директор. — Әйе,—ди бер әби. — Бик шәп булыр иде дә бит, ләкин сез бик карт инде. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Төнлә бит аның картлыгы беркемгә дә күренмәячәк. Кайда очрашырлар? Арифметика дәресендә укучыларга мәсьәлә чишәргә кушыла. — Шәһәрнең ике читеннән үзәккә таба ике йөк машинасы кара-кар- шы юнәлештә килә. Берсенең тизлеге—сәгатенә 90, икенчесенеке— 100 километр. Машиналар кай төштә очрашыр? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Автоинспекциядә очрашачаклар. Приемныйда сөйләшү — Әйтә алмассызмы, иптәш, бу оешманың башлыгы бүген буш микән? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Әйе, буш ул хәзер. Кичә эшеннән алдылар. Эш урынын эзлә — Кайларга гына китеп югалды икән лә минем балакаем? Шалтыратмаган җирем калмады: ресторанын да, милициясен дә, айныткычын да айкадым... инде тагын каян эзлим икән дип башларым ката... Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Ә син аның эшләгән урынына шалтыратып кара!.. Ишеттермә — Беркайчан да кешегә күсәк күтәрмә син, чөнки кайберәүләр тәнкыйть сүзен ишетмәс өчен хәтта чукрак булып кылана беләләр, ә берәүләрнең исә... Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Сине ишетүләре мөмкин. — Сез бары тик минем мәетем аша гына бу газета бусагасын уза аласыз. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Шәп вариант бит бу, ә?1 Студентлар троллейбуста бик каты кычкырып-шаулап сөйләшәләр икән. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Тавышланмагыз! Монда сезгә лекция укымыйлар ич. Бердәнбер чара — Бәлки сез чәч агармасын өчен нинди дә булса чара беләсездер’ Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Пеләш булырга кирәк! Этикет — Нәрсә ул этикет? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Авызың ябык килеш исни белү дигән нәмәстә ул. Тыңлар ечен түгел... — Музыка белән шөгыльләнергә улыгызны ник болай көчләп кушасыз. Аның тыңлау сәләте юк,—ди музыка мәктәбе укытучысы малайның әнисенә. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Ә ул бит музыканы тыңларга җыенмый да: без аның уйный белүен телибез. Ялдан кайткач Ялдан кайткач, бер клубның художество җитәкчесе директорга рапорт бирергә ашыга: _ Карагыз нинди күңелле, клубыбыз тулы эшче бит! Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Әйе шул: алар клуб ремонтлыйлар. ф киндзюлис килә дә әптэ... Ярыйсы вариант «Тавышланмагыз!» Соң түгел Дәрескә соңга калып килгән бер укучыны пешекли укытучы. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Укырга бер вакытта да соң түгел. Курыкмагыз Бер композитор чибәр дамаларга эч серен сөйли: — Гениаль булу—ул үзе бер чир... Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Ә сез үзегез моңардан бер дә курыкмагыз, чөнки, һичшиксез, таза күренәсез. Ис китәрү Берәүнең туган көненә барышлый кунаклар: «Хуҗаның исен нәрсә белән китәрик?» — дип киңәшәләр. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Бер шешә дә аракы алмыйча барыгыз. Иң яхшы вакыт Бер кафеда ике кеше сөйләшеп утыра: — Минем иң яраткан вакытым нәкъ менә шул үзе инде. — Ә ник алай? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Чөнки бу вакыт—эшкә кире барырга инде соң, ә өйгә кайтырга әле иртә чак. Бәхетнең сере Ике күрше ханым үзләренең хәл-әхвәлләре турында гәпләшә: — Кичә безнең малай дүртенче каттан җиргә мәтәлде, әмма бер җиренә дә һич нинди зыян килмәгән. — Чынлап та шулаймы? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Чөнки сез яңа йортта торасыз, ә төзүчеләр аны салып бетергәч дүртенче каткача өелгән чүп-чар калдырып киттеләр. Каян белсен Йорт идарәсе башлыгы кабинетына каты йөгерүдән тыннары кысылган бер кеше килеп керә: — Яңгыр ява башласа, минем бүлмәмне су баса. Бу хәл тагын күпме дәвам итәр икән? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Моны белергә метеоролог түгел ич ул. Ник автор юк? — Автор! Автор! Сәхнәгә автор чыксын!—дип кабатлый тамаша залы, яңа спектакль карагач. Әмма пьеса авторы күренми. Шул чакны Киндзюлис чыга да әйтә: — Борчылмагыз, тамашачы иптәшләр. Пьесаны төзәткәндә анда авторның бер генә сүзе дә калмады. Автомат булырга теләү Бер фабриканың ике эшчесе сөйләшә: — Минем автомат буласым килә. — Ник? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Чөнки аның күп вакыты эшсез уза, ә акчаны барыбер ала... Интригалы әсәр Бер театрда яңа пьеса укыганнан соң, артистлар бик кызып бәхәсләшә башлыйлар. — Бу әсәрдә бернинди интрига юк!—ди берәү. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Интрига дигәнегез рольләр бүлешә башлагач килеп чыгачак... Ник кермибез? Бер төркем туристлар белән бергә Киндзюлис Вильнюс шәһәренә килә. — Менә хәзер без бу каладагы иң борынгы сыраханә яныннан узабыз,—ди экскурсия йөртүче белгеч. Шул чакны аның янына Киңдзюлис килә дә сорый: — Ә ни өчен узабыз гына?.. Черек бау Бау ныкмы икән дип сынарга теләп, ике өлкән агай аны икесе ике баштан тартып бик тиз өзәләр. Егылган урыннарыннан торгач, куанычлары эчләренә сыймый: янәсе, аларда да көч бар икән әле! Шул чакта Киндзюлис килә дә әйтә: — Черек бау өздегез бит сез. Кайсы жиңелрәк? — Укуы һәм тәнкыйть итүе бик җиңел ул, ә менә үзең язып кара син китапны!—ди язучы бер тәнкыйтьчегә. — Язуы һәм укуы җиңел, ә син менә тәнкыйтьләп кара!—дип каршы төшә тегесе. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Язуы һәм тәнкыйтьләве җиңел, менә сез, коллегалар, китапны укып карасагыз иде... ф киндзюлис килә дә әптә„. Кайчы белән... Хатынының пальтосын чистарткач, бер ир бик зур мактау ишетә: — Инде дә әйбәт булган бит бу, тапларын ничек бетерә алдың шул хәтле яхшы итеп?—ди хатыны. Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Кайчы белән эш итте бугай. Ата белән бала Нәни бала әтисенә сорау бирә: «Сөйләшергә инде өйрәнгән кеше тагын нәрсә белергә тиеш була?» Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә: — Дәшми тора белергә кирәк. Синнән кем чыгар? Нәни бала урамда уйный. Әнкәсе аны өйгә чакыра, әмма тыңлата алмый. — Үскәч синнән кем чыгар икән, балакай?—дип ачулана ана. Шул чакны аның янына Киндзюлис килә дә сорый: — Официант булыр бу,—менә дигән шәп һөнәр бит, ә?