Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

СССР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПЛЕНУМЫ Совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съезды булуга 40 ел тулу уңае белән 3—4 сентябрьдә Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында СССР Язучылар союзы правлениесе пленумы булды Пленумда катнашучылар В. В. Гришин, К. Т Мазуров, М. А. Суслов, П. Н Демичев иптәшләрне алкышлап каршыладылар Пленумны кереш сүз белән СССР Язучылар союзының беренче секретаре Г. М. Марков ачты. СССР Язучылар союзы правлениесе секретаре Социалистик Хезмәт Герое Н. С. Тихонов доклад белән чыкты Пленумда Татарстан язучыларыннан Г. Ахунов, 3. Нури, Г. Бәширов, М. Әмир һәм X. Туфан катнашты КамАЗда СЕМИНАРЛАР Республикабыз ижат интеллигенциясенең КПСС өлкә комитеты каршында даими эшләп килүче семинарының нәүбәттәге за- нятнесе сентябрь урталарында Чаллыда үткәрелде. Анда катнашкан күп санлы язучылар, композиторлар, рәссамнар, артистлар КамАЗдагы төзелеш объектларында булдылар, төзүчеләр белән очрашулар уздырдылар. Язучылар алты төркемгә бүленгәннәр иде. Беренче ике төркемдәге тәжрибәле әдипләр КамАЗдагы «Ләйсән» һәм «Ор фей» әдәби түгәрәкләрендә булып, жирле авторлардан X Хөснуллин, Ә Гайнуллин, Р Юнусов, Р. Гыйззәтуллин. Е Кувайцев, Н. Кандудина, Н. Олешков, В Сушко. Н. Чапкнно әсәрләрен тикшерделәр, яшь ка ләмнәргә матур-матур киңәшләрен бирделәр Г. Минский, М Хәбнбуллин. М Әмир һәм В Нуруллин житәкчелек иткән башка төркемнәрдәге язучылар тулай торакларда очрашулар уздырдылар, үзләренең әсәрләре буенча үткәрелгән әдәби конференцияләрдә катнаштылар БЕЗНЕҢ КУНАКЛАР Июль аенда Казанга Эстония коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының культура бүлеге мөдире урынбасары язучы Анте Саар килде. Монда ул Бөек Ватан сугышы елларында эстон хәрби часте оешкан урыннар белән танышты, яңа әсәре өчен материал туплады Чувашстан китап нәшрияты Татарстанда яшәүче чуваш һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен туплап, чуваш телендә «Ху- зан» («Казан») дигән альманах чыгарырга жыена Чабаксардан килгән шагыйрь Михаил Сэниль, әнә шул альманахка керәчәк шигырьләрне тәржемә итү өчен сайлап алганнан сон, башкалабызның культура яңалыклары белән танышты. Мәскәү шагыйре тәржемәче Александр Говоров татар әдипләренең балалар өчен язылган шигъри үрнәкләре белән танышты. Киләчәктә ул аларны русчага тәржемә итәчәк. Яңа уку елы башланыр алдыннан Казан дәүләт университетында Польша студентлары өчен татар әдәбияты һәм сәнгатенә багышланган кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрь Г Рәхим татар әдәбиятының бүгенге торышы турында сөйләде. Кунаклар ша- гыйрьләребездән Р Мннгалимов. Р Гатауллин. М. Зарецкий, филология фәннәре кандидаты Ф Сафиуллина чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар, яшь рәссамнарыбыз Э. Зарипов һәм Н Әльме- нов картиналарын, рәсемнәрен яратып карадылар. В. И. Ленин образы илебездәге барлык ижат көчләрен даими кызыксындырып тора Күптән түгел генә Әзербәйжан язучысы Бәйрәм Гасанов та бөек юлбашчы эзләреннән Казанга килгән иде. Казанда ул Ленин булган урыннар белән танышып йөрде Казан дәүләт университетында. Ле нин музеенда һәм башка урыннарда булды. Аның теләге — юлбашчы турында яна әсәр язу. ӘДӘБИЯТ БӘЙРӘМЕ Август аенда Коми АССРда совет әдәбияты көннәре булып узды Рус һәм илебездәге башка халыкларның әдипләре катнашында уздырылган бу әдәби бәйрәмгә Татарстан язучылары оешмасыннан Г Ахунов барды ЯЗУЧЫНЫҢ ИҖАТ ОТЧЕТЫ 29 августта язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында Татарстан язучылар союзы партия оешмасының ачык җыелышы булып узды. Анда коммунист-язучы, «Батыр егет», «Хикәяләр», «Сусыз дәрья» исемле китапларның авторы Габдулла Шәрәфинең ижат отчеты куелды. Әдипнең нжаты турында Татарстан язучылар союзы председателе Г. Ахунов доклад ясады. Фикер алышуларда катнашкан Б. Камалов. Д. Зебәерова, А. Хәсәнова һ. б. иптәшләр. Г Шәрәфи әсәрләренә уңай бәя биреп, киләчәктә ана тагын да активрак ижат итәргә кирәклеген әйттеләр. УТЫЗ ИМӘНИГӘ БАГЫШЛАП Шушы елның 1 августында күренекле татар шагыйре һәм галиме Утыз Имәнинең тууына 220 ел тулды. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми советының чираттагы утырышы әнә шул датага багышланып уздырылды. Утырышта Утыз Имәнинең тормышы, ижат юлы һәм аның әдәби мирасын өйрәнүнең бүгенге торышы турында институтның фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрнпов доклад ясады. Докладтан соң фикер алышуларда филология фәннәре докторы Г, Халит, филология фәннәре кандидатлары Ш. Абилов. Б Гыйззәт һ б.лар катнашты. Алар Утыз Имәнинең татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын алып торуын билгеләп үттеләр, шагыйрьнең 225 еллык юбилеена аның әсәрләрен аерым жыентык итеп бастырып чыгарырга кирәклеген әйттеләр. ИЛҺАМЫБЫЗ — ИГЕНЧЕГӘ Татар язучылар союзы менә берничә ел рәттән инде урып-жыю эшләренең барышын матбугатта яктырту буенча махсус бригада төзи. Быел әнә шул бригада составына кергән язучылардан Н. Дәүлн Пнт- рәч, Б. Камалов Чүпрәле, X. Сарьян Куйбышев. Ф Шәфигуллин Арча, С Шакир Актаныш. Т. Камалнев Әгерже районнарында булдылар һәм алдынгы игенчеләребез турында очерк-мәкаләләр яздылар. ЯҢА СПЕКТАКЛЬ Мннзәлә татар дәүләт драма театры үзенең яңа сезонын Габделхәй Сабитов әсәре буенча эшләнгән «Гарасат» исемле спектакль белән башлап жибәрде. Лена елгасы буендагы 1912 елгы тарихи вакыйгаларны чагылдыруга багышланган бу спектакльне Мннзәлә. Чаллы. Түбән Кама. Зәй һәм нефть районнары тамашачылары яратып карадылар. ТЕАТР—НӘНИЛӘРГӘ Казан дәүләт курчак театры быел кырыгынчы сезонын уздырды. Ул башка сезоннардан үзенең кызыклы спектакльләре. уңышлы гастрольләре белән аерылып торды. Гастрольләр Дагстанда, Киевта, Башкортстанда, Пермь өлкәсендә барды. Нәни тамашачылар Е. Чеповецкийнык «Әй, бу Мыцык», П. Амосова һәм Е. Петров авың «Атаклы үрдәк баласы Тим мажаралары* исемле әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләр карадылар. Республикабымың Сарман. Актаныш. Мннзәлә һәм башка районнарында Н. Фәттахның «Энжеле үрдәк». Т. Мицнуллинның «Азат» пьесалары нигезендә эшләнгән спектакльләр күрсәтелде. АРТИСТ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ «Советская Россия» газетасы үзенең 1974 елгы 199-санында редакция хәбәрчесенең РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Шәүкәт Бнктимеров белән әңгәмәсен урнаштырды. — Театр ул алкышлар һәм чәчәкләр генә түгел,— ди чирек гасыр буена меңнәрчә тапкырлар сәхнәгә чыгып, йөзгә якын рольдә уйлаган талантлы артиста,—сәнгать ифрат киеренке эш. Минем үземә заманыбызның уңай герое образын тудыру аеруча ошый. Мин һәр вакыт шул юнәлештә эзләнергә тырышам. ФӘННИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘР РАЙОННАРДА Татарстан Дәүләт музееның бер төркем хезмәткәрләре жәйге айларда Лаеш, Балык бистәсе. Чистай. Чаллы районнарында булып кайттылар. Алар үзләре белән бергә, авылларда күргәзмәләр оештыру өчен. Дәүләт музееның сирәк әйберләр фондыннан кызыклы экспонатлар алганнар иде. Музейның фәнни работниклары Р Трофимова. Ф. Нуретдинов, Л. Дмитриева, Н Белова, И. Хөсәенов һ. б.лар «Ленин һәм Татарстан». «Ленин Казанда», «КамАЗ — бишьеллыкның бөек төзелеше», «Герой-шагыйрь Муса Җәлил» дигән темаларга лекцияләр укыдылар. ҺӘВӘСКӘР РӘССАМНАР Бүгенге көндә безнең республикабызда 1500 дән артык үзешчән рәссам ижат эше белән шөгыльләнә. Алар Бөтенроосня һәм Бөтенсоюз күләмендә уздырыла торган күргәзмәләрдә катнашалар 1973 елның ноябрендә Мәскәүдә булып үткән шундый күргәзмәдә якташларыбыз беренчелекне яулап алдылар Анда катнашуга лаек дип табылган 48 әсәрнең II е Мәскәү халык ижаты музеена тәкъдим ителде, 10 үзешчән рәссамга бүләкләр, 20 әсәргә беренче дәрә- жә дипломнар тапшырылды. Казанда һәм республикабыз районнарында яшь рәссамнар ижатына багышланган күргәзмәләр уздыру матур традициягә әйләнеп бара. Быел жәй шундый күргәзмәләрнең берсе Мөслим культура йортында оештырылды. Экспозициягә йөздән артык картина куелган иде Татарстанның гүзәл табигатен оста чагылдырган пейзажлар, рәсемнәр, кү ренекле игенчеләрнең, терлекчеләрнең, интеллигенция вәкилләренең портретлары бик күпләрнең игътибарын үзенә жәлеп итте Күргәзмәдә инженер В. Кочунов, укытучы А. Свергузин, Арча районы агрономы А. Фомин. Әлмәттән Ф Моркович иҗатларына аеруча югары бәя бирелде. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Тугандаш чуваш халкы татар язучы- ларының әсәрләрен яратып укый, аларның ижаты белән һәр вакыт кызыксынып тора Шушы олы ихтирамга жавап йөзеннән татар язучылары үзләре дә чуваш укучылары белән әледән-әле очрашып торалар Сентябрь башларында Б. Камалов. Р Га тауллин. Р Әхмәтжанов, К. Латыйпов һ б. лар составындагы бер төркем язучылар Чувашстаннын Батыр районында булдылар Укучыларны яна хикәяләре, шигырьләре белән таныштырдылар. Шагыйрьләрдән Г Латыйп, Н Дәүли. драматург Р Ишморатова, прозаик Г. Шәрәфи, яшь шагыйрь М Галиен һәм Татарстанның халык артисты Ә. Яһудин Пнтрәч районы авылларында колхозчылар һәм мәктәп балалары белән очраштылар тына багышлады. Бу утырышта язучы Шамил Бикчурин үзенең иҗат тәҗрибәсе белән уртаклашты. Татарстан язучылар союзы Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре Әдип Маликов, СССР язучыларының 1 Бөтенсоюз съезды ачылуга 40 ел тулуга бәйләп, татар совет әдәбияты ирешкән уңышлар турында сөйләде, республикабызның нефть районнарында яшәүче әдипләрнең иҗатларына тукталып үтте. Яшь язучыларның иҗатларына багышланган җыелыш шулай ук Азнакай нефтьчеләр поселогында да уздырылды. Җыелышта Ә. Маликов, М. Хәсәнов һәм әдәбият берләшмәсе членнары чыгып сөйләделәр. Әлмәт язучылары узган айларда да күп кенә урыннарда укучылар белән очраштылар. Драматург Сәет Кәлметов, мәсәлән, районның Фрунзе исемендәге колхоз ындыр табагында һәм механизаторлар алдында чыгыш ясады. Язучы Рафаил Төхфәтуллнн «Әлмәтбурнефть» идарәсе тарафыннан оештырылган «Бораулау осталары* көнендә катнашты. Шагыйрә Клара Булатова Төмән өлкәсендә булып, анда уздырылган әдәбият атналыгында катнашучылар белән бергә, моторлар заводы эшчеләре алдында шигырьләрен укыды. Түбән Варта һәм Мигнон нефтьчеләр поселокларында яшәүче нефтьче якташларыбыз белән очрашты Өлкән драматург Р Ишморат моннан 45 еллар элек Зеленодольск якларында колхозлар оештырып йөргән. Быел жәй шул районның Ленин, Ильич, Киров, Тукай, Вахитов исемендәге, «Искра» һәм «Совет» колхозларында булып, игенчеләр белән очрашты. Анык белән бергә барган М Әгьләмов, Р. Ишморатова тыңлаучыларга шигырь һәм хикәяләрен укыдылар, очрашуларда ТАССРның атказанган артисткасы Җ. Сәләхова, үзешчән композитор 3. Гыйбадуллин да катнашты. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Август аенда Лениногорск шәһәрендәге әдәбият берләшмәсе членнары жыелышы булды. Лениногорск шәһәренең яшь әдипләре зур күләмле проза әсәрләре язу өстендә эшлиләр. Нефтьче инженер Хәким Хәйруллин «Ургыл» исемле роман төгәлләде Җәмит Рәхимов «Өлешемә тигән көмешем» повестен һәм Төмән нефтен чыгаруда катнашучы якташларыбызга багышланган «Гасыр могжизасы» исемле очерклар җыентыгын Татарстан китап нәшриятына тапшырды. Альберт Хәсәнов. Әсрар Галиев замандашларыбыз турындагы яңа хикәяләре һәм очерклары тупланган җыентыкларын әзерләп, язучыларның Әлмәт бүлегенә китерделәр. Шәһәрнең әдәби берләшмәсе август аендагы утырышын шушы яшь каләмнәр иҗаУрыпжыю башланган көннәрдә Татарстан язучыларының Әлмәт бүлеге, КПССның Әлмәт шәһәр комитеты һәм район культура бүлеге белән берлектә, район колхозларында һәм совхозларында әдәбият атналыгы үткәрде Елховой, Мәмәт, Кичучат, Салкын Алан, Кәләй авылларында язучылар механизаторлар. агитаторлар, китапханә хезмәткәрләре белән очраштылар. Кичен клубларда әдәби чыгышлар булды. Ә Маликов, Г. Афзал, С. Сөләйманова, С. Кәлметов, К- Булатова игенчеләргә багышланган әсәрләрен укыдылар. Язучыларның автографлары белән китаплар сатылды. Нефтьчеләр көне уңае белән. Казан радиосыннан Әлмәт язучыларының чыгышлары оештырылды. Ә. Маликов, Г. Афзал. С. Сөләйманова һәм К. Булатова хезмәт кешеләренә, нефтьчеләргә багышлап иҗат ителгән яңа шигырьләрен укыдылар. Татарстан радиосыннан шулай ук Азнакай әдәбият берләшмәсе членнары чыгышы да булды. Тапшыруны язучы Мәхмүт Хәсәнов алып барды. ГДР ФИЛЬМНАРЫ ФЕСТИВАЛЕ 25 сентябрьдә Казанга телевидение һәм радио, кино работниклары Союзы вицепрезиденты режиссер Гюнтер Райш җитәкчелегендәге ГДР кинематографистлары делегациясе килде Делегация составында режиссер Ирис Гуснер, кинодраматург Курт Белике, актер Джекки Шварц, актриса Микаэло Крайслер. режиссер Готфрид Кольдитц, актриса Эвелин Опочмнски иптәшләр бар иде. Шул ук көнне СССР Кинематографистлары союзы секретаре Алексей Баталов җитәкчелегендәге Совет киносы эшлекле- ләре группасы да килде Группа составында Ия Саввина. Тамара Кокова. Михаил Ножкин кебек күренекле актерлар. СССР Кинематографистлар союзының халыкара элемтәләр комиссиясе председателе урынбасары Леонид Булдаков. СССР Кинематографистлар союзының Идел буе бүлеге секретаре Вера Плотникова бар иде Татарстан башкаласының җәмәгатьчелек вәкилләре кунакларны җылы кабул итте Аларны КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М Мусин, партиянең Казан шәһәр комитеты секретаре А. Г. Кадыйрова. ТАССР Министрлар Советының кинофикация идарәсе начальнигы В Н. Макаров һәм башка иптәшләр каршылады «Татарстан» кинотеатрында ГДР фильмнары фестивален ачу тантанасы булды. Кунаклар Чаллыда. Түбән Камада автогигант төзүчеләр Һәм нефтехимия комбинаты коллективы белән очраштылар, үзләренең яна хезмәтләрен күрсәттеләр. Бер үк вакытта фестиваль барышында хезмәт ияләре яна совет фильмнары белән таныштылар. ГДР фильмнары фестивале 29 сентябрьгә кадәр дәвам итте МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Минзәлә дәүләт драма театры артисткасы Ания Гарифулла кызы Фәттаховага Татарстан АССРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде Казан телевидение студиясенең өлкән редакторы Фәүзия Габорахман кызы Бурнашевага Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде ЖУРНАЛИСТЛАР СӘЯХӘТТӘ 21 сентябрьдә Татарстанның газета-журнал редакцияләре, радио, телевидение, китап нәшрияты журналистлары республикабызның Куйбышев районында булдылар. Татарстан журналистлар союзы тарафыннан оештырылган бу сәяхәттә катнашучыларны КПССның Куйбышев район комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы җитәкчеләре каршылады Алар районның үсеш перспективалары турында сөйләделәр, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырдылар. Шул ук көнне журналистлар Болгар заповеднигында булдылар, тарихи истәлекләрне карадылар ПЕРМЬЛЕЛӘР ЯНЫНДА Җырчы һәм композитор Мәсгут Имашев Пермь һәвәскәрләре белән күптәннән бирле тыгыз бәйләнештә тора Кайчандыр ул биредә Свердлов исемендәге культура сараеның татар үзешчән көчләренә җитәкчелек иткән Моннан ике ай ярым чамасы элек М Имашев укытучыларның белемен күтәрү институтына килгән тамашачылар алдында чыгыш ясады Ул музыка һәм заман, хәзерге көйләр һәм профессиональ сәнгать турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Соңыннан куелган концертта аның үз әсәрләре дә башкарылды. НӘФИС СҮЗ КИЧӘСЕ Казандагы М. Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркы нәфис суз остасы, Татарстанның Халык артисты Әзәл Яһудин ижатына багышланган кичә үткәрде. Бу кичә «Яшәү рәхәт, яшәү күңелле» дип исемләнгән иде. Артист рус һәм татар язучы- ларынын юмористик шигырьләрен, хикәяләрен укып, тамашачыларның тирән ихтирамын казанды.