Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢГЫР ШАВЫ

Әниемә багышлыйм енә... безне каршы алучы да булмады,— диде әни. — Бәлки алар вагонны ялгыштырганнардыр. — Алай булуы да бар. Вокзал шау-гөр килә, килүче-китүче халык ишекләрдән ташкындай агылып тора. Йөк ташучылар арбалары беҗҗ ojp-берсенә бәреләләр, гадәтләреңчә, ачуланып кычкыралар. Беркемнең дә бездә эше юк, икебезне дә почмакка китереп кыстылар, аннары тагын үзләре белән ияртеп алып чыктылар. Һәм соңга таба әнием бөтенләй югалып — Киттек. Ни дә булса уйларга кирәк. Монда торып булмый бит Аннары кулга чемоданны алдым дә гәүдәм белән әнине ышыкладым. Әгәр берәрсе катырак бәрелсә, әни бөтенләй хәлсезләнер, яулыгы иңбашына шуып төшәр, һәм барысы да әниемнең чал чәчен күрерләр дип уйладым мин. Поезд вокзалга килеп җитәр алдыннан әни, тешләренә чәч каптырмаларын кыскан килеш, купедагы көзге каршында озак кына басып торганнан соң: — Яулыгымны кысыбрак бәйләрмен. Шулай итсәм, чал чәчләремне берәү дә күрмәс,— дигән иде. калды: менә-менә хәле бетәр дә чемодан өстенә утырыр төсле иде. Ул бер мизгелдә картаеп та киткән кебек булды. Халык арасына килеп кергәч кечерәеп калды, иңбашлары салынып төште. Тамчыга охшаган колак алкалары калтыранып куйды. инде,— дидем мин. Моңа кадәр аның картлыктан оялганын күргәнем юк иде. Яулыгын башына бәйләгәннән соң, ул тәрәзә янына утырып, шактый вакыт сүзсез торды. Бик авыр, серле тынлык иде бу. Әйтерсең әни, миңа күренергә теләмичә, шул тынлыкка кереп яшеренде. — И аллам, кая бара бу халык!.. — Син кабаланма,— дидем мин, канатларым белән саклагандай, ♦ кулларымны аның өстенә күтәреп. — Атла, әни. Әнә теге мәйданга чыккач ял итәрбез. Мин тәмәке тартып алырмын. Атла инде, күп калмады бит. Минем ирләрчә каты тавышым халык шау-шуы эчендә бөтенләй көчсезләнеп калды, тик шулай да әни кайбер сүзләрне ишетә иде. Мин, уңга да, сулга да борылып, елмая-елмая бертуктаусыз гафу үтендем, ләкин моңа игътибар итүче дә булмады. Чемоданнар һаман саен кулларымны аска тартты. Мин булдыра алган кадәр әнине сакларга тырыштым, битемнән аккан тир күлмәк якасын юешләп бетерде. Күз алдымда бары тик әнинең юка яулыгы гына күренә. Калган бар нәрсә яңгыр яуганда юеш тәрәзә аша күренгән сыман иде. Ниһаять, без кечкенә генә мәйданга килеп чыктык. Чемоданнарны стена буена куеп, алар өстенә әнине утырттым. Тыгынлыктан котылуыбызга сөенеп, бер-беребезгә карап куйдык. Әни яулыгын чишеп миңа сузды. — Бөтенләй тиргә баткансың. Мә, битеңне сөрт. Тәмәке тартып ал,— диде. — Барысы да җайланыр. Кабаланма гына. Ашыгыр җиребез юк,— дидем мин. — Әле байтак юл үтәсе бар бит. — Барып җитәрбез,— дидем мин. — Чәчәкләр бөтенләй сулып бетте. Суын да алыштырган идек, югыйсә: барыбер шиңделәр. — Ике көн үтте бит. Кыр чәчәкләре... Башларын салындырган ромашкалар әниемнең тезләре өстендә ята иде. Әниемнең чәчләрен җил тузгыта. Йөзе дә яктырыбрак китте. Әнием елмаеп куйды, һәм ике җыерчыгы бите буйлап аска, муенына таба сузылып төште. Ул вокзал шау-шуыннан арынгач тынычланган кебек булды. — Яңгыр гына ява күрмәсен инде,— диде әни. — Беләсеңме, монда яңгырлар бик еш була бит, бездәге шикелле түгел. Әтиең язган иде. Аннары юллар яхшы дип язган иде. Ява-нитә калса, узып киткәнен көтәрбез. Мин аның хатларын тагын бер кат укып чыктым. — Казаннан киткән чакта ничек койды!.. — дип куйдым мин. — Хәрефләрне эре итеп яза иде ул,— диде әни. — Плащларны хәзер үк алып куйык. Бер авырлыгы да юк бит аның. — Энҗе килгән иде, хатларны аның белән укыдык. Нигә яратмыйсыңдыр син аны, аңламыйм. Елап та алды хәтта. Син каядыр чыгып киттең, ә без аның белән бик озак укып утырдык. — Тәмәке тарта ул,— дидем мин. — Аңа тартса да ярый, ул артистка. Бер ялгызы яши, шул ялгызлыктан тарта инде... Мин дә сугыш вакытында «Казбек» тарттым. Операциядән соң кабинетка керәм дә яшереп тартам. Энҗе апаң чибәр иде, аннан бераз көнләшә дә идем. Хәзер онытылды инде. Көнләшмим... Әтинең онытып калдырган куен дәфтәрендә берничә сүз бар: «Энҗе сөйкемлем, аерылабыз. Озата барма...» дигән. Әти бу кәгазьне иясенә тапшырмаган. Оныткан. Бәлки шулай кирәк булгандыр. РӨСТӘМ КУТУП ф ЯҢГЫР ШАВЫ — Хатын-кыз тартканны яратмыйм. Сугыш вакытында... — анысы башка эш,— дидем мин. — Аның да... Әни сүзен әйтеп бетермәде. Күк буйлап таралган болыт җәймәсе каракучкыл төстәге яңгырны үзенә җыя иде кебек. Өй түбәләре тонык кына ялтырый иде. — Ә син полякча белмисеңме? Билет белешерлек кенә булса да. Кайсы кассада саталар икән. Аларча сорашырга кирәк бит. Әни минем полякча сөйләшә алуыма ышанмый, гадәтенчә, мине һаман да кечкенә малайга саный һәм шуңа күрә бары тик үзенә генә исәп тота иде. Әнә, тезләренә таянып, инде нишләргә? дигәндәй, тын калды. Ян-яктан җил искәнгә, мин әнине гәүдәм белән ышыкладым. Аңа карагач, күз алдыма ап-ачык булып Россиядәге бер станция вокзалы килеп басты. Шундагы көтелмәгән бер хәлдән соң, ни өчендер, дөнья кинәт гаҗәеп буш һәм кайгы баскан кебек тоелды, хәтта бугазым кысылып куйды. Әйтерсең менә хәзер әни, каршыма килеп баскан да дымлы күзләрен миңа төбәп, тотлыга-тотлыга әйтә: «Аңла улым, сугыш бит, аңла.— ди. — Ела инде, аз гына булса да ела. Шулай итсәң, бәлкем поездга билет бирерләр...» — ди. Ул минем муеныма мамык шәлен урый, ә мин уратмаска тырышам: фонарь утларыдай, каршымда әнием күзләре чайкала. «Ела инде, нәнием. Ни авырлыгы бар аның сиңа? Ела, инде зинһар өчен», ди. Минем күңелем болгана башлады, баш очымда, шөпшә өередәй, меңләгән тавыш чыңлый, алар бернинди кызганусыз-нисез мине чагалар һәм күз алдымда саргылт түгәрәкләр хасил була. Мин соңгы чиккә җитеп сусадым, кычкырасым килә башлады, ләкин суыктан, ачлыктан, җилкәләренә капчыклар аскан коточкыч кешеләрдән, винтовкалы хәрбиләрдән куркып, тын тордым. Һәм кычкырмый калдым. Идәннән күтәрелгән әшәке ис борыннарга бәреп керә иде. Әни шунда: «И аллам, үлә бит!» — диде дә башымны күкрәгенә кысты, һәм мин төпсез бер упкынга төшеп киткәндәй булдым. Менә инде хәзер, ничә еллар үткәннән соң, шушы чит шәһәрдә, шау- шу, ыгы-зыгы эчендә кечерәеп калган әниемнең зәгыйфь тавышын ишеттем. Халыкны аралап чыгарга хәленнән килмәсен күргәч, ул авыр сулап куйды. Һәм шул вакыт мин аңа сирәк, хәтта бик сирәк «әни» дип эндәшкәнемне искә төшердем. — Хәл алдыңмы?— дип сорадым әнидән. — Әйе. Минем арганым да юк әле, болай каушап кына калдым. Яулыкны бәйләп тормам инде. Бик тирлисең син, тиреңне сөртерсең. Үзебезгә кайткач, рентгенга барып килербез... Болай булгач, килеп җиттек инде. — Килеп җиттек,— дидем мин дәртлерәк тавыш белән. — Югалып калмадык. — Гел егет булып җиттең бит,— диде әни. — Сине тапкач, әтиең ялан аяк йөгереп килеп җиткән иде. Малай туса иде дип бик көткән иде... — Сумканы тот. Чәчәкләрне кәгазьгә төр,— дидем мин. Борчылма. Тик менә бераз шиңгәннәр. Җае шулай туры килде бит... — Барыбер болын исе килә алардан. Болын исе,— диде әни. — Сиңа ике чемодан белән авыр түгелме? — Алга уз, югыйсә, тагын китереп кысарлар. Тизрәк буш урынга утыр. Уйлап торма. Аптыраган синең белән. Әйдә, кузгалдык. Ул, аз гына алга таба иелә төшеп, җиргә катырак, ныграк басарга тырышатырыша, вак адымнар белән атлап китте. Чәчләре костюм якасына төшеп таралды. Аннары, артка борылып, баш кагып куйды. Мине нәрсәдер сорады дип уйлады, ахрысы. Ишек пыяласында аның шәүләсе чагылып китте. Әни йодрыклары белән ишекне этүгә, без төтен тулган биек залга килеп чыктык. Кешеләр, тәмәке тарта-тарта, ашый-ашый, билет кассасы белән ф сыра буфеты арасында йөриләр. Шушы ыгы-зыгы өстендә, бөтенләй = башка дөнья авазыдай булып, репродукторның «пш-ш»лап, «дз-з»лап ® торган коры тавышы яңгырый. Радио кешеләргә ниндидер күрсәтмә- S ләр бирә, нәрсәдер искәртә, ә алар аны бөтенләй ишетмиләр, я ишет- = ^мәгәнгә салышалар иде. Вокзалда һәр вакыт шулай: анда һәркем бары £ тик үзе турында гына уйлый. 5 — Шушында утырып тор. Мин хәзер белешеп киләм,— дидем ♦ әнигә. Е — Берүзем генәме? Ә чемоданнарны урласалар? * — Башта сиңа мороженое алам. — Акылдан яздыңмы әллә? Тапкансың кирәк нәрсә... Мороженое... * Ләкин мин сатучы янына килеп бер бармакны күрсәткән идем ин- * де. Ул, аңлагандай, башын селкеде. Учымда злоталар чыңлады. — Менә,— дидем мин, әнине шаккатырып. — Моңа кадәр башыңа килгәне юк иде. Һе... мороженое. — Моңа кадәр... — дидем мин. — Чирләгән вакытта балаларны «терелгәч, үзеңә мороженое алып бирермен» дип алдыйлар. — Ашый тор. Мин монда гына булырмын,— дидем мин. — Тик озак йөри күрмә. Күз алларым томаланып тора. Җитмәсә, менә мороженое... Берүземә генә күп бу, әллә инде йөз ел ашаганым юк иде. Кирәк бит, ә. Бөтенесенең авызында тәмәке, ә мин мороженое ашыйм. Йөгер,— диде әни. Ул, үзе дә сизмәстән, күзләрен каядыр төбәде, кулларын чемодан өстенә куйды да нидер көтеп, сагаеп, һәр авазга колак салып, тын калды. Чал чәчләреннән төшкән яктылык аның йөзен тагын да аграк күрсәтә иде. Касса тәрәзәсеннән, кабыгы эчендәге әкәм-төкәмнеке кебек, билет сатучы кызның башы күренде. Мин, кулларымны болгый-болгый, ашыгып сөйләргә тотындым, ә ул кыска чәчләрен сыпырып куйды. — Аңлыйсызмы, Згеж. Варшава—Згеж поезды... Ике билет. Әнием белән мин. Булышыгыз инде. Пани... Бигрәк сөйкемле кеше сез. Варшава—Згеж. Сез аңлыйсыз бит, әйеме? Кассир кыз башын чайкады да утыргычына чумып көлеп җибәрде. Шул кадәр тырышып сөйләвем кызык тоелды, ахрысы. Мин тагын аңлатырга тотындым, ләкин ул көлүеннән туктамады. Үзем күз кырыем белән генә әнине күзәтәм. Ул, мороженое тотып, мине көтеп утыра иде. Яныма мәһабәт кыяфәтле, чиста йөзле бер кеше килеп басты. — Сез русмы? — Әйе,— дидем мин. — Мин кассирга аңлатырмын... Кабатламагыз, барысын да ишетеп тордым. Добже, добже... — Дзенькую, пан,— дидем мин. — Нинди пан булыйм, рус мин,— диде ул, кулларын җәеп. — Әниегезме ул? — Әйе,— дидем. һәм шул вакыт әнинең ашыга-ашыга ниндидер хәрәкәтләр ясавын күрдем. Кәкре каенга терәп калдыралар бит инде, и аллам, чемоданнарны кая куйым, дип борчылып, коты очып калган иде ул. Мин әнигә карап: — Эш пеште,— дидем. һәм шатланганымны сиздермәскә тырышып елмаеп куйдым. Билгеле, ул берни дә ишетмәде, ләкин минем ишарәне күреп, бераз тынычланды бугай. Жакет төймәләрен ычкындырып, зәңгәр блузкасының якасын рәтләп куйды. Мороженое ашаганнан соң, сулышы да бераз иркенәеп китте бугай... Бигрәк кызык итеп әйтте инде: — Әллә йөз ел ашаганым юк,— диде. Ә аңа мороженое алу минем башыма да килгәне булмады. Күптән, инде бик күптән без аның белән бер кечкенә генә кафеда утырган идек. Кафе стеналары кызыл таш белән бизәлгән, өстәлләре дә көзгедәй ялтырап тора. Әни шул көнне ике мороженое ал- ' ган иде. Күптән, бик күптән булган хәл инде ул... Әлеге таныш булмаган кеше мине култыклап алды да мина кыры аша үткәндәй сак кына атлап касса янына алып килде. Бала чактан бирле борынымны кытыклый торган яңа карандаш исеме, әллә вареньесы исеме— ниндидер тәмле ис аңкып тора иде аннан. — Россиядәнме?— дип сорады ул. — Россиядән. — Озаккамы монда? — Юк. Берничә көнгә генә,— дидем мин. — Саратов гимназиясендә укыдым мин. Ә аннары... әтиләр шулай кирәк тапты. Ә гомер үтте дә китте. Синнән сорап тормый икән ул. — Аңлыйм,— дидем мин. — Саратовта хәзер эссе, тузан. — Юньләп хәтерләмим дә инде ул шәһәрне. Ничектер, бөтенесе буталып бетте. Ә менә яңгыр шавын ишетәм. Без киткәндә, шаулап яңгыр явып калды. Су өстендә яңгыр тавышы аерата каты ишетелә бит. Идел һәм яңгыр. Ә сез ничек монда килеп чыгасы иттегез? — Шырпыгыз юкмы? Минем беткән икән,— дидем. — Ярый, ярый,— дип кабалана башлады ул. — Хәзер билет алам. Тартмыйм мин. Ул кечкенә тәрәзә янына җитез генә үтеп керде. Һәм мин шунда кисәк кенә уйлап куйдым: «Әгәр дә ул минем әтием булса. Юк, юк, ул түгел...» Мин аның һәр хәрәкәтен, иелеп сөйләшүен, ничек итеп акча санавын карап тордым. Терсәк янына эленгән аксыл төстәге таягы, сорау билгесенә охшап, селкенеп тора иде. Мин әнигә кул селтәдем, җавап итеп ул да ым какты. — Менә билетлар. Егерме минуттан поезд китә. Әниең белән танышасым килә минем. Мөмкиндер бит?— диде ул. — Рәхмәт сезгә... әлбәттә, мөмкин,— дидем мин. Без әйләнеп килгәч, әни җиңел сулап куйды һәм таныш булмаган кешегә үзенең кечкенә кулын сузды. Әлеге кеше иелеп әнинең кулын үбеп алды. Әни кинәт җыелып, бөрешеп калды. — Нигә инде?— диде әни. Пани Польшада беренче тапкыр... Улыгыз бик шәп сезнең. Мин көчемнән килгәнчә булыштым. Гафу итегез, миңа вакыт... Ни әйтсәң дә бер җир өстендә яшәүче туганнар бит без. Рәхмәт. Бик зур рәхмәт... — диде әни каушап. —- Соңга калам,— диде ул. — Беләсезме, һәр вакыт соңга калам мин. Рус кешесен күрүемә шатмын. Бик шатмын. — Мин татар,— диде әни ашыгып. — Күзләрегез якты сезнең... Барыбер бик шатмын. һәм ул тагын әнинең кулын үпте. Аннары, ераклашкан саен әкренләп гәүдәсен турайта-турайта, таягына нәзакәтле итеп таяна-таяна, китеп барды. Бәлки яңгыр эзләп киткәндер ул... — Ни уйлыйсың син?— диде дә миңа күтәрелеп карады. — Аның турында. — Поезд китәр вакыт җитә. Катлаулы нәрсәләр күп ул дөньяда. Уйланыр чакларың да булыр. — Мороженое тәмле булдымы? — Бездә яхшырак,— диде әни. Поездда ул тын гына утырды. Алма ашый-ашый, тирә-ягындагы кешеләрне күзләде. Әнинең йөзе — әле генә шатлык кичергәндәй, якты һәм уйчан. Өйдә дә шундый чаклары була иде — өстәл артына утыра да башын иеп, керфек тә какмыйча, күзләрен бер ноктага текәп онытылып тора. Шундый вакытларда нәрсә күрә икән ул? Бервакыт без аның белән көймәдә йөрдек. Иртәнге вакытлар иде. Тик торганда әни кулларын җәеп сорап куйды: «Нишләп син бер дә көймәдә йөртмисең мине? Көне нинди бит, улым, көне. Ишкәкләр ал. Мин койрыкта утырырга яратам»,— диде. Билләһи, күзләренең ничек кабынганын күрсәгез иде, ул бөтенләй җиңеләеп китте — туфлиләрен кулына тотып, яулыгын иң өстенә ташлады да тар сукмак буйлап, бер таштан икенче ташка сикерә-сикерә баргандай, йөгереп китте. Эзләре аермачык булып ком өстендә ятып калды. Аның кәефен һич тә бозасым килми иде. Шуңа бернәрсәне дә күрмәгәнгә салыштым, әйтерсең барысы да: аның шатлыгы да, кояшлы көн дә, аяк астында кыштырдаган җылы ком да һәр вакыт булган һәм моннан соң да булачак. Көймә койрыгына утырганда әни чайкалып китте. «Башым әйләнде»,— диде дә кинәт тынып калды. Суда чагылган кояш нуры аның куллары, йөзе буйлап йөгереп үтте. Ул, менә хәзер тын торган кебек сүзсез калды, аның күңелен миңа таныш булмаган хис—яктылык хисе биләгән иде. Вагон каты селкетә. Борынгы дилижанска охшаган состав иде бу. Күрше купеда шау-гөр килеп кәрт сугалар. Каршыда бер карчык тыныч кына оек бәйләп утыра. Әни уйга чумган. Кулындагы алмасын да оныткан. Алма төшеп китәр дә әни сискәнеп куяр төсле. Күзләремне аның кулыннан ала алмыйм. Станциядә безне чәчәкләр тотып каршы алдылар. Кечкенә генә кызыл гөләпләр... Алардан иртәнге бакча исе аңкып тора иде әле. Әни, чәчәкләрне күкрәгенә кысып, таныш булмаган телдә сөйләшүче кешене башын селки-селки тыңлап тора. Башын шул кадәр тырышып селки иде ул, хәтта, моны күреп, кешеләр елмаеша ук башладылар. Җитез генә бер яшь егет фотоаппаратын туктаусыз чыртлата. Без кечкенә шәһәрнең тыныч перронында басып торабыз. Көн болытлы. Рельслар, тонык ялтырап, чиксез киңлеккә — яңгыр якынлашып килгән якка таба сузылганнар. Каршылаучылар төркеме эчендә калган әни, кызыл гөләпләр белән кыр чәчәкләрен бергә кушып, зур бәйләм ясады. Аның чәчләре яшь каен тузы кебек ап-ак иде. — Каушап беттем,— диде әни. — Синең яшьтәшең ул. Саратовтан. Эмигрант, ахрысы. Әйдә, платформага чыгабыз. «Ул Саратовтагы яңгыр шавын ишетә,— дип уйладым мин. — Менә инде ничә ел... Йоклаганда да ишетә. Яңгырга чыланганын күреп, ләззәт таба. Россия күге астында зонтиксыз-нисез басып тора. Яңгыр шавы. Йокыдан уянгач, күңелсез буладыр аңа. Хәер, бәлки миңа гына шулай тоеладыр. Ул бит гади генә итеп: «Идел һәм яңгыр»,— диде, һәм шул вакыт күзләрендә әллә нинди чиксез бер бушлык чагылып китте. Бушлык читендә, комлы яр буенда бер малай утыра. Аякларына юеш балчык ябышкан аның. Ә еракта-еракта, җир читендә тавышсыз пароход узып бара. Кеше гомере...» Әни: РӨСТӘМ к У ТУП ф ЯҢГЫР ШАВЫ — Хәзер юлдан соң бераз ял итеп алырсыз. Барысы да әзер.— диделәр әнигә. — Юк, юк... Арымадык без. Шулай бит, улым? — Арымадык без, аз гына да арымадык,— дидем мин дә. Әни дә: — Хәзер үк барыйк... Ял итеп тормыйк... Ял итәргә өлгерербез әле,— диде. Бөтен җире ялтырап торган, утыргычларына йомшак келәм җәелгән машинага утырганда ул никтер каушап калды: яңакларына алсулык йөгерде. Аннары тезләрен җыеп, гәүдәсен туры тотып, утыргычның аргы башына утырды. Машина, җил этеп җибәргәндәй, салмак 1 кына кузгалып китте. Әни күзләренә төшкән чәчен бер читкә сыпырып куйды. — Бик ерак түгел. Бездә бар нәрсә дә якын,— диделәр аңа. — Әйе, әйе... — Өч урам үтәсе. — Өч урам.— дип кабатлады әни. Якын. Ә яңгыр һаман килеп җитми. Ләкин күз алдымда яңгыр күрә башлаган идем инде мин... Яңгыр шавы. Бәлки машина тигез юл буйлап бер дә селкетмичә, кыштырдап торган яфракларга бәрелә-бәрелә, тын гына барганга шулай тоелгандыр ул. — Ачуланмассыңмы, мин бер тапкыр гына. Кеше күрмәгәндә,— диде әни. Ул, күзләрен йомып, иреннәренә тидерер-тидермәс итеп, сигарет капты. Аннары утыргыч аркасына сөялде. Зәңгәрсу төтен югарыга күтәрелде. — Искә төште,— диде әни. — Монда юллар яхшы дип язган иде шул. Әй, әйткән идем бугай инде. Ни булды соң миңа... Мин, әнинең терсәген тотып, бармакларым белән әкрен генә беләгеннән кыстым. — Менә килеп тә җиттек, әни, — дидем. — Тәрәзәгә кара. Күрәсеңме. нинди кызык йорт. Балалар рәсемендәге кебек. Киоск янында туктыйк, су эчәрсең. Эчәсең килмиме?! Ә-әнә анда... — Анда койма. Анда койма башлана,— диде әни ашыгып һәм йөзен минем битемә якын китерде. — Әйт әле аларга. Әйт инде. Башта без үзебез генә. Үзебез генә... Ул чәчәкләрне кулына алды да утыргычтан аз гына күтәрелә төште. Машинаны балалар урап алды. ...Әни буш аллея буйлап, тавышсыз-тынсыз, минем алдан бара. Кабер ташына таба атлый иде... I Русчадан РАЗИЛ ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе.