Логотип Казан Утлары
Роман

УРГЫЛ

 ханов тагын көнозын шахтада йөрде. Бер штректан чыгып, икенчесенә керде, участоктагы барлык забойларны баштанаяк тикшерде. Өмете бөтенләй үк өзелмәсә дә, һәр җирдә эшнең өстерәлеп кенә баруын күреп, күңел юанычы тапмады. Бөтен шахтаның терәге дип саналган вентиляция штре- гөндә ике забойщик беренче тапкыр шартлатылган күмерне дә төяп озата алмаганнар. Шушы арада шурф белән тоташырга һәм ике участокка берьюлы саф һава өрдереп торырга тиешле штрек иде кермәсен, әле дә тын алырлык түгел — зәп-зәңгәр төтен, шартлатканнан соң сәгатьләр буена забойдан китми тора. Конвейерный штректә Шабанов дигән карт ярты күмерен дә төямәгән, ул эшләгән җирдә кичә үк ныгытыласы штрекләр әле бүген дә ныгытылмаган. Баш штреккә төшүгә, кәефе тагын да кырылды Ухановның. Вагонетка этеп йөртүче малайлар, бишмәтләрен бөркәнеп, туңудан калтырана- калтырана, терәүлекләр өстендә ауныйлар. Коногон кайдадыр юлда, вагонетка тәгәрмәчләре рельстан ычкынган, батып ята, диделәр ана. Малайларны төрткәләп торгызды да коногонны эзләргә чапты. Тиз тапты ул аны: вагонеткаларын рельска куярга азапланып ята иде. Икәүләшеп, тездән пычрак ярып, көчкә-көчкә куйдылар. Уханов бик озак барды коногон артыннан, юлны күзәтте, ә юл бөтенләй яраксыз диярлек иде, люк янына житәрәк, яңадан берьюлы ике вагонетка юлдан төште. Бусында Уханов люкта торучы малайларны җилтерәтеп алып килде. Җыйнаулашып сәгать буе азапландылар. Забойщикларга эшне башлап җибәрергә дә мөмкин иде, әмма смена да беткән иде шул. 1 Дәвамы. Башы 10 нчы санда. ул. Болай барса, эш атналар буена сузылачак һәм Беренче шахтада һава кытлыгы башланачак. Кайсы гына забойга Җен ачулары чыкты Ухановның, забойщиклар артыннан саженлы адымнар белән тышка, нарядныйга, ашыкты. Анда да күңелсезлекләр көтеп торасын ул яхшы белә: я берсе авырып эшкә чыкмаган, икенчесе фронтка киткән. Кайбер забойлар шартлатылмый калды. Ә бу инде яна сменага эшләргә урын юк дигән сүз. . Шахтага җылы һава өрдереп торырга тиешле штректән аның кар- * шына Хәертдин килеп чыкты, десятник булса да, ул анда үзе күмер § төягән, Хәмзәгә булышкан. fc — Харитонов, йөкләмә үтәмәгәннәрне минем янга! — диде Уханов, * аны күрүгә үк. А — «Мунчаң» шифалы булсын! — дип җавап кайтарды Хәертдин. Ул яхшы белә: хәзер начальник йөкләмә үтәмәүчеләрне чакырып пешерәчәк, утлы табага бастырачак. Моны шахтерлар «Уханов мунча кертә» диләр. Арган-алҗыган, тәмам әлсерәгән хәлдә Уханов нарядныйга кайтып керде дә күптән җыелып аны көткән яңа смена янына килде. Участоктагы хәлне инәсеннән җебенә чаклы сөйләп бирде, аннары наряд биреп чыгарып җибәрде. Шуннан соң гына үзенең бүлмәсенә аяк басты. Җиде төн уртасы. Стена сәгате вакытны келт-келт чутка сала гына бара. Бүлмәдә шул келт-келттән башка тавыш ишетелми. Тик ара-тирә эстакадада вагонеткалар бушатканда гөрселдәп күмер коелганы ишетелә. Ухановның өч тәүлек инде өенә дә кайтып керә алганы юк. Өстәл читенә башын төртеп кенә бераз черем иткәли. Куелган срок якынлаша, ә бер генә участок та күмер чыгарырга әзер түгел. «Сивак»та хәл бүтәннәргә караганда да яманрак: егермеләп забой тезелешеп утырган күмер стенасы — лава кистерелсә дә, әлегә чаклы конвейер куелмаган, су түккеч насослар килеп җитмәгән, тимер юл төзелеше тоткарлана. Торбалар, рельслар, кабельләр һәм бүтән төрле җир асты җиһазлары әллә кайда сәяхәт итәләр. Штрекләр ераклаша, озыная, шуның белән бергә, куәтле вентиляторлар да куелырга тиешле, ә алар җитешми. Исле һаваны суырып торачак шурфны тизрәк казырга лебедка кирәк, ә ул — участокта бер генә. Иң хәвефлесе: кыш көннәрендә су торбалары һәм канаулар катмасын өчен җылы өрдергеч штрек ярты юлда тукталган. Берәр айдан чатлама суыклар бөтен штольняне бозга күмәчәк, Беренче шахтада бөтен эш тукталачак... Участокта шушындый зур эшләрне башкарып чыгарлык забойщиклар, ныгытучылар, күмер төяүчеләр һәм вагонетка йөртүчеләр бармак белән генә санарлык. Десятниклар курсына тәҗрибәле забойщикны җибәрергә, барлык штрекләрдә дә эшне кызулатырга кирәк. Кирәк, кирәк, кирәк... Ни генә кирәкми! Бераздан бүлмәгә Якуп килеп керде. Уханов сүзне кыска тотты: — Иртәгәдән башлап, эштән соң десятниклар курсына йөри башлыйсың! Якуп чатлатып җавап кайтарды: — Була, иптәш начальник! — Аның эштән кайтышы, ашханәдә тамак ялгап алган да чыгара башлаган стена газетасын төгәлләргә кергән. Ухановның тәкъдиме бераз күңелен үстереп җибәрсә дә, азрак шом да салып куйды. Ни әйтсәң дә, десятник сменада барысы өчен дә җаваплы, ни генә булмасын, аннан сорала, планны да аннан «таптыралар». Бүлмәгә баш штрек терәүләре кебек озын буйлы карт керде, началь нигы каршына басты. Күзләре әйтә: «Я, картлач, арт сабагыңны укытам бит!» — ди берсе. Ә икенчесе җавап кайтара: «һич тә исем китми, булган көч-куәтемне забойда калдырдым». — Наприенко, сиңа җир бит дими ни дим! Яшьләрдән ояла белер идең! Сугыш вакытында аяк чалуың өчен ни кылырга белмиләр дисен* хәким ХӘЛРУЛЛИН ме? — Картлачның күзенә керердәй булып, һәр сүзен кадап әйтә УхановНаприенконың ялкаулыгы ташып чыкканын ул күптән белә. Участокта аннан да әйбәт ашаган-эчкән адәм юк: үз йорты, сугышка хәтле дөнья хәтле әйбер җыеп калган, хатыны зур шәһәрләргә барып алыш-биреш итеп йөри. Бу картның нык беләкле икәне әллә каян сизелеп тора. Тик нинди этәргеч табып кызурак кыймылдатырга аны? Уханов Якуп янына килеп басты. — Әхмәтжанов! Наприенконы забой түрендә яткызып йоклат! Гыр- лата, гырлата. Аякларын күселәр кимерә, ә ул сизми дә. Газетаның урта бер жиренә сурәтен яса. Ямьсез иттереп. Хәзер үк, үз күз алдында. һәр вакыт балыктай телсез Наприенко корт чаккандай сискәнеп китте. — Ассаң ас, киссәң кис, начальник, тереләтә суй, ә сурәтне ясатма да, элдертмә дә. — Клубка элдертәм. Бөтен дөньяны синнән көлдертәм, Наприенко. — Син мине фзошникларга тиңләмә, яме! Колга буе гәүдәмә бер утырып ашаганда бер мич ипи кирәк. Ач бәндә мин. тилмерәм, корсагым буп-буш. Олы кешене юкка рәнжетәсең, гөнаһ жыясың... Якуп көлемсерәп башын күтәрде. «Алдый картлач, тук ул. Ялкау тамыры бүрткән, үгез муен!..» Аны уйларыннан Уханов бүлдерде: — Әхмәтжанов, эшеңдә бул! Җен кебек ямьсез итеп яса үзен! Менә, газетаның урта бер жиренә Шушында.— Өстәлгә жәеп салган кәгазь уртасына төртеп күрсәтте.— Моннан ары да аяк чалсаң, милиция белән туп-туры юлың төрмәгә, Наприенко! Ишетсен колагың! Сугыш заманының законы каты! Картның түгәрәкләнгән күзләре ишекле-түрле йөгерә. Хатын күрсә, егыл да үл. Уклау аркамнан төшәчәк түгел. — Начальник, безләрнең олы атасы,— ди ул ыңгыраша-ыңгыра- ша,— яман атымны сатмасаң иде! Тәнемдә жан әсәре бар чакта, тагын тилпенеп карармын. Әгәр алдасам, телем корысын! Уханов аңа ышанмый. — Тукран тәүбәсе! — Аны бер читкә бастыра. Аннары ишекне ачып боера: — Барыгыз да керегез! Бүлмә эче шыгрым. Хәлдән тайган малайлар да, таза күренгән картлар да бар. Хәмзә дә монда. Күз читләре белән генә газетага карап алалар. Уханов үз каршына тәбәнәк буйлы, юан гәүдәле, күз төбенә «капчыклар» асылынган, шешенгән сымак битле, олы яшьләрдәге картны сайлап бастыра. Эченнән: «Туры кара, туры, Шабанов! Нигә йөзеңне яшерәсең! Оятың кайда?» — ди. Ә гаеплесе: «Миннән план ала алмассың, болай да аякларым калтырана. Килешең ат белән чыпчык куган шикелле бит, тиңең белән тибеш»,— ди, шулай булса да башын читкә бора, әле бер аягында, әле икенчесендә генә басып тора. Хәмзә бу адәмне күптән белә: бер палаткада торалар. Аның чуен өчаягы бар, шуны бер дә үзеннән калдырмый, һәр вакыт янында асып йөртә. Астына ягып су җылыта, чәй өчен үлеп тора ул. Анысы ярар иде әле, атлар алдыннан солы чәлдергәли. Ат ризыгын өчаякта киптерә дә төннәр буе киледә лап-лоп төя. Шул төйгене кайната-кайната да, иләктән сөзеп, кесәл пешереп ашый. Кайчакта Шабанов кесәлне малайларга да каптырып карый. Шабанов заманында Америкага да барып кайткан. «Йомырканы бәрәңге урынына ашадык».— дип мактанып сөйләргә ярата. Малайлар ышанмый, икеләнә: аркасы тулы камчы эзе, тәм-том тәтеде микәнни?! Аларны анда кешегә дә санамауларын сөйләгәне бар ич. йомыркаларын шул чакта битләренә атарга ие!.. — Я, кыяр карачкысы! Судка биримме үзеңне, әллә Наприенко яны- ' на яткызыйммы? — Ухановның матур йөзе бик усал. — Теләсәң нишләт! Тереләй тотып ашасаң да әйтерем юк.— Шаба нов кулындагы өчаягын биленә кысыбрак тота, янәсе, тия күрмә, үземне ашасаң да, монысын миңа калдыр. ф — Судка бирәм, Шабанов, пычагым да эшләргә теләмисең! е_' Шабановның шешенгән йөзендә аз гына да үзгәреш сизелми. з — Бир, бир. Карышыр гадәтем юк,— ди. £ — Наприенко янына яткызып көлкегә калдырырмын!—Уханов ф өстәлдәге газетага күрсәтә, сурәткә бармагын төртә.— менә шушылай _ итеп гырлый-гырлый ятарсың, аякларыңны күселәр кимереп китәр... = — Яткыр, яткыр, укам коелмас. Туйганчы бер йоклармын, ичма- ч сам.— ди Шабанов. * Малайлар эчләре катып көлә. °- — Көрәк хәтле кашык тоттырып иң уртага бастырырмын! — Уха- ® нов, картның килбәтенә түзә алмыйча, көлүен көчкә тыеп тора, авызын х учы белән каплый. г Шабановның йөзе ачыла. “ — Көн-төн рәхмәтләр укыр идем, начальник. Мәрхәмәтсез бәндә п дип, ачу тотып йөрүчеләр әйтәдер, әүлиядыр син.— Картның сүзләре * бугазына утыра. — Стена газетасына ямьсез » — Караны, Яшка, иске ярлар яңаларның икесенә тора, диләр. Кире t әйләнеп кайтмакчы булырсың... Үкенерсең... Малайлар шаулаша калды, Якуп чыгып китте. * Урам буйлап атлый иде, Хәмзә куып җитеп янәшә бара башлады, г — Якуп дим! Рәхмәт әйтеп Ваняның кулын кысарга ие! Өстенә = ишелмәсен дип, ул синең забойга терәүлек ташып түшәмеңне ныгытып Л торган. Петя вагонетка китереп, йөклесен озата барган. х — Үзеңнең нормаңны тутырырга да тез буыннарың калтырый, акыл саткан буласың,— дип, Якуп адымнарын кызулатты. — Көлке көлә килер, арттан куа килер, диләр, Якупжан. — Алдыңа кара да атыңны куала. — Туры әйткән — туганына ярамаган, диләр. Хак икән... Шуннан соң Хәмзә шактый ара ияреп барды да аннары, юньле сүз алып булмаячагына ышангач, палаткасына таба кире йөгерде. Якуп, яңа йортның баскычы төбендә тәмәке көйрәтеп торучылар белән «нихәл?» дип исәнләшкәч, комендант күрсәткән ишекне ачып эчкә үтте, ут кабызды. Стеналар ап-ак итеп буялган, матурлап җыештырылган дүрт тимер карават куелган, йодрык-йодрык чәчәкләр төшкән тәрәзә пәрдәләре күзнең явын алырлык, һәр карават янында ялтыратып буялган тумбочка, уртада ак җәймә җәелгән түгәрәк өстәл, аның тирәсендә күн тышлы урындыклар. Электр плитасы өстендә чәйнек тора. Хәтсез әйбер, ә утырырга урын тапмассың, кузгатырга кыймаслык затлы тоела Якупка. Көнозын аяк өсте булып, тагын иртәнгә чаклы басып тора алмый ич: бер стакан салкын су белән янган йөрәген баса төште дә, өстендәге тужуркасын җәеп, идәнгә сузылып ятты, йокларга кирәк, иртәгә тагын эш күрсәтү көтә Уханов. Бүтәннәр дә. Менә як-ягында бар нәрсә дә бар, әмма иптәшләре юк Ямансу. Кем аның шатлыгын уртаклашыр, кем? Җансыз стеналармы? Ефәк пәрдәләрме?.. Кемдер ишек шакыды. «Әллә Хәмзәме?» Авызы бераз ерылгандай итте. «Мөмкин» диюгә, кәрзиннәр, төенчекләр күтәреп Талига килеп керде. Керде дә як-ягына каранды: нишләп бүтән кеше заты юк, нибары — аптырашта калып, нишләргә белмичә идән уртасында катып калган Якуп кына. Болытлы көнне кинәт калыккан кояштай. Талига килеп кергәч, Якуп бераз ачыла төште. — Талига, килүеңә рәхмәт!—диде —Ашы бәя түгел, чисы бәя. — Инде икенче тапкырын килүем. Көттем, көттем, кайтмыйсың да кайтмыйсың. Палаткадагы малайлардан «Яша кайтмадымыни әле? — дип сорагач, сәер генә итеп: «Кара син аны, рекордсменга кармак сал- макчы бу солдатка»,— диделәр. Талига шулай сөйләнә-сөйләнә өстәл әзерләде. Кыздырган балык, итле бәрәңге, тозлы кыяр куйды, аракы шешәләре бастырды. Бермәлгә- икесе дә яңадан уңайсызланып калдылар. — Бәлки берәрсе керер әле, Уханов та вәгъдә биргән иде,— диде бераздан Талига. Якуп сиздермәскә тырышып кына аны күзәтә: ябыккан, агарган, әмма элекке матурлыгы сулмаган әле. Ачык якалы алсу күлмәге аша калкып торган күкрәге, йоп-йомры иңбашлары үзенә тарта. Сызылып киткән кара кашларын тагын да каралтып җибәргән. Бөтен гәүдәсе коеп куйгандай зифа. «Бу хатын сөйдерә дә, көйдерә дә беләдер,—ди Якуп үз-үзенә.— Эштә үзеңне күрсәтү хөрмәт белән бергә хур кызларын да китерә икән!» — Тот, сәмруг кош баласы! Әйдә, кунак кызыдай ятсынып утырма! — Талига аракыдан авыз итеп Якупны кыстады. Үзенең бит алмалары тагы да алсуланып киткән, күзләре матур елтырый иде. Ярты стаканны каплагач, Якупның да теле ачылды. — Мин сине бу хәтле юмарт дип уйламаган идем. Алдан калганчы ризык! Бурычлы булып калмам, бел аны! — диде аннан бер, моннан бер капкалап. — Кулында ут уйнаткан егет кайсы хатын-кызга ошамас?! Караны, күзләреңне алартма, яме! — Сиңа ничә яшь? — дип сорады Якуп. Талига, уймак авызындагы алтын тешен елтыратып: — Хатын-кызга андый сорау бирмиләр,— диде.— Үзеңә? — Көзгә унсигез тула. — Миңа узган ел ук егерме иде. Син әле чебеш кенә.— Йомшак кулы белән Якупның битләрен иркәләп чәбәкләде. «Урта бармагында алтын йөзеге дә бар икән, иренең бүләгедер»,—• дип уйлады Якуп, хатынны беләгеннән эләктереп, үзенә таба тартты. Ә Талига күз алдына ирен, Алешасын китереп бастырды: аның да битләре шушылай түгәрәк, тулы һәм шома иде. Тырпайган чәченә тикле аныкына охшаган. Ачулануы да, үпкәләве дә, хәтта беләккә ябышуы да. Ихтирамлы елмаю белән егеткә болай диде: — Сина ОРС складында костюм сайлап куйдым. Тиешле язуым да бар. Иртәгә барып аласы булыр. Икәүләп карарбыз, яме? Күзләр күзгә очрашты, кыенсынып бераз тын тордылар. Сүзләре ялганмады. Якупның йөрәге ярсына, күңеле ашкына. Талига анда моңарчы тоелмаган хис уята иде. Хәзер үк аның күкрәгенә сыеныр иде дә кысып-кысып кочар иде. Тиктомалга гына алай кылана башларга кыюлыгы сай шул. — Иртәгә парлап барып кайтырбыз, алайса,— диде Якуп.— Минем өчен борчылмаска иде. Язусыз-нисез кулыма китереп тоттырырлык итәрмен әле мин аларны! Менә күрерсең!.. Аның соңгы сүзләре Талигага ошап бетмәде: чыраен сытты. Якуп, моны күреп: — Әйдә, үз сыең белән сыйлан, Таня, тешең сызламас,— диде.— Ә мин бу хөрмәтеңне забойда ун итеп кайтара торган егет. Уханов белә кемгә ышанырга! Рекордка кайсын җибәрә алсын? Өчаяк асып йөрүче Шабановнымы? Ишәктәй үшән Наприенконымы? Юк шул... Талига, күзләрен очлайтып, гаҗәпсенеп карап куйды. «Моның акылын төтен капларга өлгергән. Монысы бөтенләй Алешаныкы түгел». — Юлыңа ак жәймә!—диде җитди генә.— Мул уңыш казана барасың, тик бөтенесен дә отам икән дип уйлама: көн агышы агызып китүе бар! Бүгенгә сау бул! Якуп дәртле шашу белән аның иңбашларыннан эләктерде, үзенә таба тартты, ә Талига ансат кына ычкынды да: — Акыллы кылан, яме, Якуп, дус булып каласын килсә. — Тагын кайчан күрешербез? — диде егет. Талига, көлүен яшереп, авызын учы белән каплады. ф — Әйбәт кыланырлык булсаң, иртәгә үк. Ашханәнең теге башын дагы бүлмәдә торам. Сөйләшеп кич утырырбыз. Чәй эчерермен. Пате- з фоным бар, уйнатырбыз.— Үзе эчтән: «Гайбәт теле дилбегә буе. бик тиз £ чорнап алмагае».— дип уйлады, аннары әйтеп куйды: — Килеп утыр! . Эш беткәч.— һәм, әйберләрен җыештырып, саубуллашып чыгып та * китте. 2 Якуп аның артыннан тәрәзәдән карап калды. с* Бернихәтле шулай көяләнгәч, игътибары тау итәгенә тезелешеп ч утырган йөзәрләгән палатка утларына юнәлде. Шулармын берсендә ? дуслары ята. Шушы минутларда алар кемнең ничә тонна күмер төягә- с нен. өеннән ниләр язганнарын, күргән-белгәннәрен куана-куана сөйләшеп яталардыр. Өстәлләрендә мондый сыйның гомер булганы юк. Ә күңел тынычсызлана. Менә ул пәрдәләрне төшерми-нитми генә караватына сузылып ятты. * Урын җәеп, чишенеп тормады, күлмәк изүләрен дә тартып кына чиште. " Тыны бетә, һава җитми иде. Янадан Талиганың сылу гәүдәсе, чая ' карашлары күз алдына килде. «Иртәгә килергә кушып китте ич! Нигә иртәгә, нигә бүген түгел?» Бераздан ул ихтыярсыз рәвештә ашханә башындагы кечкенә бүлмәгә таба атлый иде инде. Ул якынлашканда, «хур кызы» баскыч төбендә утыра, күлмәк итәге белән тез башларын төргән дә шунда башын куйган иде. — Килдеңме, Якуп? — дип, башын күтәрә төшеп сорап куйды.— Мин синең килереңне белеп киттем. Якуп аның янына килеп утырды. Тирә-як тын, салкынча. Хәтта шактый салкын. Шунлыктанмы. Талига егеткә елыша төште. Гүя алар баскыч төбендә утырмыйлар, ниндидер сихерле көймәдә йөзеп баралар, юк, йөзмиләр, биек-биекләр- гә очалар кебек иде. Бу кайнар тәнне кысып кочаклап алуын Якуп сизми дә калды. Талига, нәни кулларын аның күкрәгенә терәп, аны үзеннән этәргәндәй итә. Якуп моны бөтенләй сизми, хуш исле чәчләрне. гаҗәп татлы битләрне, иреннәрне үбә иде. «Монысы да Алешка кебек. Аның да шушындый минутлары була иде».— дип, Талиганың уенда чагылды. — Якуп, шашма! Иртән забойга барасың бар. Кайт, ял ит.— дип пышылдады ул һәм. Якупның көчле кулларыннан ычкынып, аягүрә басты. Якупның аяк тавышлары тынуга, Талига бүлмәсенә кереп бикләнде дә, ут кабызмыйча, мендәренә капланды: — Алеша! Алешенькам! Синсез михнәтне белсәңме! Шахтага кояш ташучы кызың ялгышып йөрмәсә ярарие... Куркам мин. бик куркам. Нишләп син мине ялгыз калдырдың? Тәрәзә аша җемелдәгән яңа йорт утларына күз ташлады: язмышы шушы егеттә түгел микән? * * Талига Алеша белән Кузбасс шахталарының берсендә танышты Бу япь-яшь кызны шахтерлар «җир астына кояш ташучы» дип йөртәләр иде. Ул забойлар саен кереп, утлы лампалар таратып йөри иде. Шул кәсебен исәпкә алсаң, чын мәгънәсендә шахтер өчен кояш таратучы иде ул. Тик аның өчен генә алай атамыйлар иде аны. Ягымлы, көләч йөзе ничектер нур чәчә, йомшак теле ничектер җанны эретеп җибәрә иде. Вакыты чыкты дип кайтып китәргә ашыкмый, өстән агып-тамып торганына да, тубыктан баткагына да, фәкать шуышып үтәргә генә мөмкин булган кысрык штрекләргә дә үрмәли-үрмәли, кулларына, аркаларына асып бетергән лапмаларын өләшә, һәр вакыт пөхтә, җыйнак киенгән булыр иде. Уч төбе хәтле генә түгәрәк көзгесенә күз салыр да, чәч бөртекләрен кызыл яулыгы астына кыстырып, брезент чалбар кесәсеннән яулыгын алып, битенә кунган корым-сөремне җентекләп сөртеп алыр иде. Бер тиен бакыр акча зурлыгындагы вазелин савытын һәм бик кечтеки ислемай шешәсен дә үзеннән калдырмас. Шуңа күрә аның җир астында икәнен бик ерак забойлардагы шахтерлар да сизенә, борын тутырып иснәргә керешәләр иде. Хушбуй исе шахтерга бик тә тансык: җир асты «пәрие» шул чакта якты дөньяны, чәчәкләргә күмелгән яшел болыннарны, каен җиләге тулы урманнарны, аланнарны исенә төшерә. Шахтер үз хезмәтен үлеп яратса да, кәйләсен һәм көрәген ничаклы гына дус күрсә дә, якты кояш нурына сусый. Менә ни өчен Талигага да «җир астына кояш ташучы» дигән кушамат тагылган иде. Алешаның да яңарак кына курс тәмамлап, отбой чүкече белән күмер актара башлаган көннәре иде. Ачык изү, киң маңгай, бераз гына борчулы сыман йөз. Болары өстенә, әлерәк кенә сызыла башлаган кара мыек, бетмәс көч. яшьлек. Талига аны көн саен шушылай күрә. «Почет тактасы» яныннан узып барганда туктый да аның рәсеменә карап тора. Җыелышларда аның һәр сүзен йотардай булып тыңлый. Алеша забойда эшләгәндә жир асты яңгырый, терәүләр дерелди, тирә-як дөберди. Ярты потлы отбой чүкечен кулларында уйната гына. Беләкләре йодрык-йодрык булып бүртенә, киң күкрәге бер калка, бер бата. Бик бирелеп күзәтә аны Талига. Килгән саен, лампасын яшереп, егетнең эшләгәнен озак кына карап тора. Шушылай куанып һәм янып яшәгән көннәрнең берендә Талиганың башына көтелмәгән кайгы төште. Җиңгәсе өйдән куалап чыгарды аны. Тәрәзәләрне кадаклап, «кияүгә чыгам» дигән булып, бер ак сакаллы картка ияреп каядыр китеп югалды. Шулай лампасын качырмый-ннтми терәүләр артында хәсрәткә чумып утырганда, аның янына искәрмәстән генә Алеша килеп басты. Лампасын күтәреп караса — кызның битендә яшь бөртекләре, һәр вакыт көләч «кояш ташучының» күз яшьләрен күрү ана гаҗәп тә, шомлы да иде. «Кемнең аны шулай кыерсытырга кыюлыгы җиткән?»— диде, куллары йодрыкланды. Әмма коры әтәчләнүдән генә- кызның юанмаячагын белә иде. — һем... Алай,— диде егет.— Танюша, син чылатып кына забойда тузанның басыласы юк. Аяз көнне яуган яңгыр ич бу! Битләрең тулы сөрем, чыраең көл күк. Кем әйтер безнең якты утыбыз дип? Ай-ай-ай... Кайсы утын авызы тел тидерде икән бу кечтеки кызга? Талига бәләкәй көзгесе белән чиккән яулыгын чыгарды. Биттәге таплар сөртелгәч һәм керфекләр дә кипкәч, чыраена тагын нур йөгерде. Алеша күңеленнән: «Эх, кызый, кызый, йөрәккә күптән ут салдың, үзенә сүндерергә туры килмәгәе»,— дисә дә, Талигага болай диде: — Менә шулай һаман балкысаң гына безнең Таня, шахтер кояшы син. Ә хәзер сөйлә, нигә балавыз сыга идең? Талига көлеп җибәрде, тик һаман бөтенләй тынычланып китәргә исәбе юк иде әле. Офтанмыйча гына әйтте: — Болай гына, Алеша. Күз яше кызларга түгелергә бирелгәндер инде ул. Алеша артык төпченеп тормады. — һем... Алай... Син түгәсең икән, юк өчен булмас. Әйтергә телә- мәсәң — кыстамыйм.— Кесәсеннән сәгатен чыгарып, вакытны карап алг_ ач, сүзендә дәвам итте:— Смена вәссәлам. Бүген кинога барабызмы? Килеп алырмын. Талига, сер тотмас үрдәк булмаса да, беркатлы кыз, әйтә кунды: — Минем өем юк, Алеша. һем... Аптырамыш! Ничек булып чыга соң әле бу?! — Алеша шулай дисә дә, үзе алай аптырап калмады. Брезент тужуркасын киеп. ♦ отбой чүкечен култык астына кыстырды да Талиганы җитәкләп китеп тә барды. Ә кыз тартылатартыла ычкынмакчы да итте, ләкин егет җибәрмәде. Штольня авызында кояш яктысы беленә башлагач, Алеша Талигага күтәрелеп карады: кыз манма тиргә баткан. Күзләре очрашуга. икесе берьюлы көлешәләр. Талига үзен хәзер шактый тынычлангандай сизә. Хәзер ана Алеша тагын да якынрак иде. Якты жир йөзенә калкуга, ул үзе турында сөйләргә кереште. Кыз Барнаул каласыннан ерак түгел бер авылдан килгән икән. Семьялары ишле булганга, тормышлары авыр, шулай да ата-ана һәм җиде бала тату яшәгәннәр. Иң олысы — нибары унҗиде яшьлек Талига Әнисе кызларын яшьләй чигү чигәргә, бәйләргә, кул эшләренә, киндер сугарга, аш-су әзерләргә, кыскасы, хатын-кыз башкарырга тиешле бөтен эшкә өйрәтә. Олы балалар үсә барган саен кечеләрен карый, булдыра алган тиңентен кечеләре олыларына булыша. Бу йортка хезмәт тәме яшьли үтә. Җиденчене тәмамлауга. Талига фермада әнисенә булыша башлый. Кызлары комсомол путевкасы белән шахтага китәргә язылып кайткач, ата-ананың кулыннан эш төшә, буй җиткән кызларын җибәрәселәре килми: артык кашык түгел иде. Нишләсеннәр: үзе атлыгып тора, кызлар — күрше тавыгы, катыбызда озак ятмас, җибәрми булмас, дигән карар кылалар. Анда дәү әтисе дә күз-колак булыр, китсен, диләр. Шулай итеп, Талига шахтада кояш ташый башлый, дәү әтисендә яши. Дәү әтисе бөтен гомерен дип әйтерлек жир астында күмер чокып кулбашларын имгәткән, билен кузгатып бетергән карт икән. Авыр туфрагы җиңел булсын, озакламый ул вафат була. Моңарчы да үз итеп тормаган җиңгәсе каен сенелесеиә көн күрсәтми башлый: тирти-тирги акыл сата, бер кая чыгармый, урлап сатар дип бөтен әйберне яшерә. Каен сеңелесе китап укырга утырса: салуда эшли идем, газетаны укыдым да шахтер булырга кызыгып кит- “ тем. Язып куй мине ятьрәк, чыгып киткәнче. Юкса, бүтән начальникка « барып язылам. * Степанов бер бу хатынга, бер алдындагы кәгазьләргә карап-карап £ алды да яза башлады. Варяның авызы ерылып ук китте. “ — Ә син чыннан да җанкисәгем икәнсең. Озак яшә! Торырга миңа п палатка табарсың бит? * Степанов ияк какты: булыр, янәсе. Иртәгә килергә кушып чыгарып җибәрде. Киләләр бит, җанкисәкләрем, киләләр. Без ялынганга гына түгел, вөҗданнары кушканга, үзләренең кирәклекләрен сизеп киләләр. Яңадан бер атна вакыт узды. Берәм-сәрәм килгәләп торалар. Күбесе Оксанадай яшүсмерләр. Чын-чынлап забойга куярлыклары гына бик күренми иде. Зоя ярты төнгә хәтле ирен көтте, ә Колясы телефоннан: «Су түктерү коесында яңа насосны җибәрәбез, кайта алмыйм»,— дип шалтыратты. Йокысы аңарчы ук качкан иде Зояның. Атна узып китте, әле һаман кыюлыгы җитеп хатыннар белән киңәшә алганы юк. Үзе дә нинди карарга килергә дә белми. «Бүтәннәргә тәкъдим ясасам, үземә дә шахтага төшәргә кирәк, ә минем үз гомеремдә кара эш тотканым юк».—дип өзгәләнә. Мин Коляның иң якын киңәшчесе дә булып яшәдем. Ә хәзер киңәшче булып кына кала алмыйм, уникешәр сәгать көрәк тотып тир түгәргә туры киләчәк. Үзенә-үзе: «Гафу ит, Коленька, мин андый авыр эшкә түзә алмам, сыгылып төшәрмен»,—ди. Ә ничек моны күзенә карап әйтергә? Әнә, ашханә тәрәзәсендә ут күренә — иртәнге ашка әзерләнәләр. Әллә иң башлап шуларга әйтеп караргамы? Шунда китте. Керсә, казаннар белән бергә кызу эш тә кайный Пешекчеләр, аш ташучылар, савыт-саба юучылар, җыештыручылар һәммәсе ыгы-зыгы килә. — Талига җаным, кем анда таң тишегеннән ачыгып килгән? — БУСЫ — Фатыйма тавышы, кухня тәрәзәсеннән, ашым әзер түгел бит дип, башын тыга. — Үлә язып ашыйсым килә, — ди Зоя шаярып. Аннары өсти — Эшкә ашыгам, белмисезмени? — Ә-ә, Ивановнамыни әле бу? Исәнме, Зоя! Сөбханалла, күз тия күрмәсен! Тфу, тфу! Тазарып, матурланып киткәнсең. Ниләр җимереп йөрү болай? — Фатыйманың теле телгә йокмый, ашыгып килеп күреште. — Эшкә ашыгам, Фатыйма, — дигән булды Зоя. — Кит аннан! Конторнын төнлә эшләгәнен кем күргән! — Мин хәзер, кадрлар бүлегеннән чыгып, забойга кердем. Фатыйма ышанмады, башын чайкады, юан гәүдәсе калтыранып куйды, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртеп алды. Бу сөйләшүгә башкалар да колак салды. Берсе дә ышанып җитмәде: алдыйдыр, юләрмени начальник хатыны. Гомер булмаганны. — Чын, хатыннар, чын. — ди аларга Зоя. — Ышанмасагыз, шалтыратып Ухановнын үзеннән сорагыз. «Үзеннән» дигәч, ышанмый кая барасың! Шулай да шикләнәләр, икеләнәләр. — Сез дә язылсагыз, бергә-бергә эшләр идек, күңеллерәк булыр иде. — ди Зоя. Аш ташучы кечтеки генә кыз телгә килә: — Минем әти белән ике тапкыр шахтага кергәнем бар. Бер дә куркыныч жире юк. Мин инде Степановка барып шахтага язылып та кайттым. Батырга караган шикелле, һәммәсе ана кызыксынып карады. — Әнә. Талига берничә ел эшләгән шахтада. Әле һаман чәчәк аткан гөл кебек —Зоя буфет артында ипи талоннары санап торган Талигага күрсәтүгә, бөтенесе ана таба борылды. Ә Талига барлык сүзләрне колагына сала барган икән: — Ашханәгә ябышып ятадыр дип белдегезме? Язып куй мине. Зоя Ивановна. Кая җибәрсәгез — шунда риза. — Газета алып күрсәтте.— Менә, бишалты кат укып чыктым. Егет сүзе бер булыр. һәммәсе аңа төбәлде: чынлап әйтәме? Дөрескә охшаган, шахтада кайгысын гамакчыдыр. — Ә мин шахта мәгарәсеннән иманнан качкан шайтан кебек куркам, — ди Фатыйма, хатыннарның кыюлыгына шакката. Кайсысцнын- дыр: «Ашын ташый» диюенә, үрдәк шикелле алпан-тилпән килеп, кухнясына йөгерде. «Ашың ташый» диюче Нәфисә әби икән, ул да хатыннар янына килеп чыкты. Сүз уңаенда Талига әйтеп куйды. — Әбекәй, забойга языласыңмы? Нәфисә әби кеткелдәп көлде: — Акча күп төшәме? — Селтәгән саен тәңкә ярым. — Алай икән! Картым мәрхүм исәпкәйләр булса, ризалык сорап карар идем, җаны оҗмахта яткыры. Хәзер Фатыйма килен мәгарә янына якын да җибәрмәс. Үзе күк мине дә куркак куян дип уйлыйдыр.— Нәфисә әби Фатыймага карады, ә тегесе кухня тәрәзәсеннән аңа бармак янады. Зоя ни өчен килгәнен бик җитди итеп сөйләп бирде. Залда берка- вымга тынлык урнашты, берсе дә эчендәгесен ачып салырга ашыкмады. Фатыйма яңадан болар янына килде, ул үткәндә бөтен өстәл аяклары калтыранып, дерелдәп калды. Нәфисә карчык, башын Зояга таба изәп, килененнән сорагандай итте: бу ниләр кылмакчы? — Кәндә ' эшлим дип әйтә, әнкәй, —диде Фатыйма.— Тел сөяксез, ни тели — шуны лыгырдый. Әнкәсе бик озак гаҗәпләнеп Зояга карап торды. — Мәслихәт, бик мәслихәт. Изге сәгатьләрдә, изге минутларда башын исән-сау алып чыгарга насыйп иткән булсын, ходаем! — Авызыңа бал да май, әбекәй!—диде Талига. — Гөлбикә, бәгърем парәсе, —диде Нәфисә әби Талигага, — илнең фәрманы икән, зиһенең җый, хатыннарга башлык бул! Син кәндә буйсын җиткергән кыз. Талига үзенең шахтага керәчәген сөйләп биргәч, Нәфисә карчык тагын сүз башлады: ’Кан — шахта, рудник. — Мәслихәт, бик мәслихәт, кызым. Мәшһүр кәнче I яуларга язсын! Үзләремез биредә булса да, барчамызнын күзе мәгърибтә. Шахтер мөкатдәс адәмдер, мөхтәрәмдер, дип йөртерме мәрхүм картым.— Фатыймага карап:—Ә син, килен, үтә мәэюс. Белененне белеп из, яме. Сабан туенда атлар да алдан килергә омтыла. Габделмалигыбыз кәйлә- ♦ көрәген күгәртмәскә кушып китте. Өстәл өстендә өебезне балкытып 5 аның лампасы янып тора лабаса, килен. Ай-ай, кайда минем утыз-кы- £ рык чакларым, — дип сөйләнде. > Ә килененең коты очкан: шахтага керү түгел, баздан бәрәңгене дә ф Малигы алып менеп бирә торган иде. Теләмәүдән түгел, таракан-мазар = күрсә дә йөрәге ярылырга гына тора шул. Ахырда, батыраеп киткән- = дәй булып әйтте: — һәркем үз казанында кайнап пешә, әнкәй. Бик хаҗәт икәнбез, >, без дә төшеп калганнардан түгел, әлегә учагыбызда ут бар кебек. — Май кап, килен! Алла мадәт бирсен! Шахтерга дивар да тәрәзә, нәҗип вә дәрәҗә. Кәсафәтсез галип ульгп калкырга язсын! Казанна- * рың янында үзем чуалырмын. Аллага шөкер, әлегә тез буыннарым s калтырамый, тәндә дә сихәткә зарланганымны ишеткәнең юк, махы 3 бирмәбез, ашларың тәмле булыр... Ф —■ Тәкъдир кушканча кылырбыз. — Фатыйма уйлап карарга сүз * биреп Талигага карады, аннары Зояга: — Иртәгә төгәлен әйтермен,— диде. — Иш янына куш җыела, хатыннар, — диде Зоя куанып. Шул ук көнне Зоя төрле идарәләргә һәм тегендә-монда йөрүче хатыннар белән сөйләште. Яңадан берәр көн узгач, хатын-кызлар кыяр- кыймас кына, берәм-сәрәм дә, төркемләп тә шахта идарәсенә, участокларга, парткомнарга килә, сораша, белешә башладылар. Тик әле һаман икеләнәләр, шикләнәләр, иртәгә үк эшли башларга сүз бирмиләр иде. Тагын берәр атнадан гына медицина комиссиясе байтагын җир астында эшләргә яраклы дип тапты, шактыен кире борды. Чыннан да, кайберәүләрне, тазалыклары ташка үлчим генә булса да, шахтерга бирелә торган бер кило ипи кызыктыра иде. Бәлки шау-шулы агымга иярүчеләр дә булгандыр. Зояның хәле мөшкел: уз урынына калдырырга кеше таба алмый. Башына капылт кына «кызым Оксананы куярга» дигән уй килеп төште. Әле ул кайтмаган. Олысы Марина — кибетче, тиздән кайтырга тиеш. Анысы үз эшенә ябышып ята, гомер ташлыйсы юк. Аш-су әзерләп бетергәч, яңарак кына салып ыргыткан брезент киемнәрен киде дә көзге каршына басты, төймәләрен карады, якаларын рәтләде, килешәме, фигурамны бозып бетермиме, дип борчыла иде. Таманча шикелле, кысып та тормый, буш та түгел. Идәнгә утырып, аякларына чүпрәк урап, шахта резинкасын киде, аяктан төшеп калмасын дип, бау белән бәйләп куйды. Башына каты түбәле касканы да элгәч, яңадан көзге каршына килде, менә бит: бөтенләй малайларга охшап калган. Озын чәч толымнарын түшенә асылындырып карады, яңадан хатын-кызга әйләнәмме, янәсе. Билен каеш белән кысып буды, бераз нечкәрәсе килә иде аның, күкрәк турыларын тагын да кабарта- рак төште. Алай да күңеле булмагач, кашларын каралтты, битләренә гомер сөртмәгән иннек ягынды, иреннәрен алсулатты. Ахырда толымнарын аркасына асылындырды. Иңбашына кәйләсе белән көрәген җайлап кына куйды да, алдын-артын карый-карый елмайгандай итте: менә хәзер малайлардан бераз аерыла, матурлыгы да ярыйсы әлегә... __ Әнием, бик килешә,—дигән тавышка сискәнеп китте, борылып карады: Оксана икән, аның кайтып кергәнен сизми дә калган. Тик кы I Кәнче — шахтёр зы анасының куанычына кырау тидерде: чоланнан аныкы шикеллерәк брезент киемнәр алып керде дә киенеп тә куйды. Җитмәсә: «Килешәме, әни?» — дип сорый әле. Кичен олы кызы Марина белән дә шушы турыда сөйләшү булды. — Әни, кадрлар бүлеге мөдире булсаң да. минем синнән эш сораганым юк бит әле, — дип кенә куйды Марина. Зоя бераз ни дияргә белми торды. — Кызым, бөтен җирдә хатыннар купты, әтиләре, абыйлары, туганнары урынына бастылар. Алардан артта калсаң, соңыннан үкенерлек булмасын, кара аны! — Минем кем урынына басар кешем юк. Үкенсәм, сезгә түгел, һәркемнең үз акылы. Сугыш беткәч, сәүдә техникумына керәм дигән вәгъдәм бар. — Анысы мәгълүм, техникум качмас, керерсең. Ә бүген безнең кулда винтовка түгел икән, кәйлә белән көрәк булырга тиеш. Әнә сеңелең Оксана үзе башлап йөри. — Кем дан артыннан куа — керә торсын, пожалуйста. Миңа газетада басылу кирәкми әлегә, — диде дә өйдән үк чыгып китте. — Әтиеңә ни диярмен, балам? — дип калды аның артыннан Зоя. Уханов өйгә төн уртасында гына кайтып керде. Оксана белән Марина йоклыйлар иде иңде. Ата белән ана арасында бик озак сөйләшү барды. Уханов Маринаның шахтадан баш тартуын һич тә өнәмәде. — Ана булгач, кызың күңеленә син ачкыч табарга иде, һич аңламыйм,—диде ул, канәгатьсезлек белдереп. — Маринада синең катылыгың, синең килеш-килбәтең. Коля. Шахтага керәсе килми икән, көчләмик. Ул бит үз эшен үлеп ярата. Бәлки тора-бара... — Орчык буе Оксаналар шахтага ашкынып торганда, ат чаклы Маринаң, ак халат киеп, җылыда кибетче булып ятсын инде, ә! Аңламыйм. Ухановлар семьясымы бу? Кеше күзенә ничек күтәрелеп карарбыз? Кайда Ухановлар горурлыгы?! Кайда дип сорыйм, Зоя? — Кызма. Коля. Апарина үз хәлен синнән-миннән ким белмидер. Сонгы көннәрдә сырхаулап та йөри. — Сырхауга сылтау табыла. Уят! Ныклап сөйләшәм. Үзем. Күндерми калмам. Ухановлар семьясына беркемнең дә тап төшерергә хакы юк. — Уятмыйк. Иртәгә дә көн бетмәгән... Икенче көнне Марина әтисе алдыида да үз эшен ташлыйсы юклыгын әйтеп кырт кисте. Чыннан да. сәүдә эшен ярата иде ул, техникумга да керергә әзерләнгән иде, шушы якларга күченеп килү сәбәпле, имтиханга барырга туры килмәде. Әти-әнисе алдында кырыс кыланса да, бик йомшак күңелле кыз иде Марина. Сугыш чыгуга ук. кибетләрдә һәм ашханәләрдә ашау-эчү каты нормага калдырылды. Эшләмәүчеләргә һәм балаларга ипи бик чамалап бирелә иде. Ялынуларына түзә алмыйча, Марина талонсыз гына да ипи биргәләп чыгара башлады, ишеткән рәхмәтләрдән күңеле тулып китә торган булды. Акчалар белән бергә ипи талоннарына да көн саен отчет бирергә кирәк бит, җитмәгән талоннарны үз нормасын ашамыйча капларга мәҗбүр иде. Зоя бу хәлне сизенеп йөрде. Марина өйгә кайткач ашарга да тартына башлады, сөйләшмәс булды. Әй, ана! Сизенүләреңне кичекмичә генә уртага салган булсаңчы... Бүген шәһәрдә яналык: җир астына «яулыклылар» гвардиясе керәчәк. Бу көнне хатын-кызлар хафаланып та, көяләнебрәк тә һәм бераз куаныбрак та көттеләр. Степанов аларга атна буе конторда сабак бир- де, берничә тапкыр участокны күрсәтеп чыкты. Десятник итеп аны билгеләгез безгә дип, бик үтенгәннәр иде, Уханов кырт кисте: Харитон Харитонович, рәхим итеп гвардияне кабул ит. Шартла- масаң; ярыл, әмма плансыз чыгасы булма! — Шулай дип ул бу бригаданы Хәертдингә тоттырды да икенче бригада җыярга кереште. ч Эшкә килгәч, Зоя Хәертдиннән сорап куйды: — Я, иптәш Харитонов, безне исән-сау алып чыгарсызмы шахта- g дан? u Хәертдин каш астыннан гына ямьсез караш ташлады. — Я үләрсез, я калырсыз,—диде дә штольняга юнәлде. ♦ Заманында бөтен Донбасста дан тоткан зимагур Харитоновны ха- = тыннарга көтүче итеп куйдылар бит, гарьлегеннән егылып үләрсең! = Бар икән күрәселәре бу фани дөньяда. Ничек йөрәгең сызламасын. Донбасста бит Уханов белән бер забой төтенен суладылар, моннан >> ары дус дип йөр инде аны! Элекке күк забойда күмер чапкан булсам, шуңа ни җиткәнне? Ярын, бер-ике көн чамасы өйрәтеп карыйм әле, о аннан күз күрер... * «Гвардиячеләр» Хәертдин артыннан, су буена тып-тын гына төшеп 2 барган каз бәбкәләре кебек тезелешеп, абына-сөртенә штольня буйлап атлый. Степанов нм кисәтте: җир астында каскагызны башыгыздан £ беркайчан да салып йөрмәгез, диде, ә боларның бер колакларыннан кереп, икенчесеннән чыга барган, һәммәсе кызыл яулыктан, каскалары кулларыңдагы сумкаларында ята. — Бу мөсафир телен йоткан, ахры? — ди Талига Фатыймага. — Мин аны безгә үтә мәгъкуль күрәм, Талига сеңелем. Ни әйтсәң дә, укымышлы, мулла малае. Ифратлар да тәүфыйклы бәндә диләр аны. Ул сиңа күз сирпеп тә карап алачак түгел. — Хатын-кыз сөймәс җан да булыр икән!—дип чыркылдый Талига.— Көлсәң дә вай, көлмәсәң дә вай. — Хәсрәт богаулаган аны, шуны берәүгә дә сөйләми, — ди Фатыйма шыпырт кына. — Ә болан күмер маһиры ул, Габделмалигым белән гел бергә эшләделәр. Донбасста ук кәндә фәхер казанган ул. Жанны фида кылырлык аның өчен, син алай авызыңны бик ерма. — Чыкмаган җаны гына... — Чыкмаган җанда өмет бар, Талига. Ике терәү арасына сеңеп бет, сеңелем! Степан ат-мазар килгәндә шулай итәргә кушты. Әнә килә, эләктермәсен. — Фатыйма көчкә-көчкә ике терәү арасына кысылды, бүтәннәр дә вагонеткалар белән ат узып киткәнче шулай иттеләр. Узган-барган «Сәлам гвардиягә!» дип көлеп уза һәм шундук туктый- туктый иснәнергә керешә иде: бөтен баш штрекка Талиганың ислемай исе таралган иде. Әнә өчаягы белән көрәген шалтыраташалтырата, Шабанов узып бара. «Саумысыз, Талига апа!» — дип, Хәмзә үтеп китте. Якуп узганда, Талига туктап кул биреп күреште, шатлыклы йөзе, гүя «күрәсеңме кояш ташучы апаңны?» ди иде. Алда, шактый еракта, бик каты шартлау яңгырауга, һәммәсе, көтүчесез кәҗәләр кебек, төрле якка сибелделәр. — Лә хәүлә вә лә куатә! — Фатыйманың кулыннан лампасы төшеп китте. Җир тетрәп, күк күкрәп торган җиргә ничек үз аякларың белән атлап керерсең?! _ Хатыннар патшасы! Ата казмыни — кеше турында уйлап та карамый, бара да бара. Ник бер тапкыр борылып карасын,— дип кычкырды Варя ачу белән. Икенчесе аны тыеп: «Әкренрәк! Юкса, тотып ашар», — днде. Хәертдингә кире борылмый булмый: бөтенесе баскан да каткан, бүредән курыккан сыерлар кебек бер урынга укмашканнар. Ана ияреп киттеләр тагы үзләре. Тик әле һаман куркуларыннан айнып җитә ал- з, «к, У.» № л. 33 мыйлар, аяк асты шытырдаудан да дәррәү кубарга гына торалар. Алар арасында Талига гына үзен бик кыю тота, уйлап та бирми. — Фатыйма апа, котын ботына төштеме? — дип ирештерә Талига. Бөтенесе шаркылдап көлә. — Әле дә калтыранам, җаным. Әгәр дә мәгәр бүген хәвеф-хәтәрсез өйгә кайтып керсәм, Хәертдин Гали җәнабләренә сәдака бирер идем. — Фатыйма куркуын аңлатырга теләп сөйләнә бирде: — Мин юри генә, сезне сынар өчен генә курыкканга салышам. Ә сез чынлап уктыр әле... — Иптәш Харитонов, син кангылдый-кангылдый бар! Ата каз каң- м канкан итә бит ул! — Варя шулай диюгә, бертавыштан көлеш купты, тавыш китте. — Әй, кызлар, шушы бабай кара мыегы астыннан гына үптерсә дә, җаным үкчәмә җитәр иде. — Әгәр дә шушы атна эчендә үземнеке итмәсәм, исемем... — Варя соңгы сүзен бетергәнне көтмичә, Хәертдин туктап калды, күзләрен әле берсенә, әле икенчесенә ташлап үртәүчене эзләде, чамалый алмагач, яңадан юлын дәвам иттерде. Шартлатучы Прошка карт узып бара иде. Ул да, юри ачуны кабартырга теләп, көлгән була: — Харитоша туган, берүзеңә бер көтү саулык! Берәрсен сатмассыңмы? Алар забойга якынлашканда, әле төтен таралмаса да, тын алып булырлык иде. Каршыларында, егермеләп тонна булыр, күмер өеме. Хәертдин бик җентекләп түшәмне һәм терәүләрне тикшереп чыкты, асылынып торган күмер кисәкләрен бәргәләп төшерде. Аннары, менә карап торыгыз ничек эшләргә кирәклеген дигәндәй, күкрәк турысына лампасын элде дә забойның түренә тикле буш вагонетка этеп китерде. Лампасын түшеннән алып, бөтен тирә-якны бер чамада яктыртырлык урын тапкач, лампаның ыргагын терәүгә кадап куйды. Аннан сон көрәген җирлеккә салып, нык микән дигәндәй, баскалап карады, өстеннән майкасына чаклы салып ыргытты да күмер төяргә кереште. Беренче булып Фатыйма кычкырып җибәрде: — Әбәү! Әстәгъфирулла! Гомердә алай чишенәсем юк! — Сөбханалла! Беләкләренә генә карасана! Монысы Талига тавышы Ә бүтәннәр ныклап күзәтә иде: үзләрен» дә шулай эшләргә туры киләчәк бит. Әнә, Хәертдин башта олы-олы кисәкләрне вагонеткага сала, алар- беткәч кенәикөрәген тутырып-тутырып ала, ипләп кенә төяргә керешә. Кулын уйната гына! Бу хәтле ярсып эшләрен башларына да китермәгәннәр иде. Вагонетканы тутыргач, аякларын шпалларга терәп алып . та китә, арттан иярергә куша. Бераздан җыйнаулашып буш вагонетка китерәләр. — Кәндә азау ярган, тешен койган икән бу мулла малае,— ди Фатыйма. Әмма аны берәү дә тыңламый. — Нәрсә катып калдыгыз? Ябышыгыз эшкә! — ди Хәертдин. киенә- дә, терәүлекләр ташый торырга дип, караңгыга кереп югала. Биш-алты- лап бүрәнә китергәч, битләрен тужурка чабуына сөрткәли, болай да чалгы кебек үткен балтасын кайрарга керешә. Әле хатыннар эшкә дә- тотынмаган, кайсы кайда әйләнә: көрәкләренә күмер ала алмый йөдиләр. Шулай азаплана торгач, берәр уч чамасы гына эләктереп алаларда вагонеткага салганда, көрәкләрен түшәмгә бәреп, аны да түгеп бетерәләр. Варя белән Талига эчке күлмәктән генә калганнар, көчәнә- көчәнә. ат башы кадәрле кисәкне салырга азапланалар. Менә кайчан вагонетка дөберди икән! Өемнең башына менмә. Фатыйма апа! Син әтәч түгел, күмер эскерт түгел. Берәрсенең башына көрәк читен белән кундыруың бар. Җанлап кына, астан төя. Башта җирлеккә хәтле казып төш.— ди Талига. Үзе бик житез төйи, жаен тапкан, күрәсен. — Варя, син дә әмәлен бик ансат таптың,— ди Зоя. сокланып, аның * төягәнен күзәтә. Беркавымнан үзенең дә эше җайлана. көрәге шома 5 гына шуып йөри башлый. Фатыйма шыпырт кына Талигага дәшә, ияге белән Хәертдингә и ■ымлый:> — Теге нишләп утыра инде, чукынмыш? Күзләрен акайткан,, гыйб- = рәтсез! Аның күз алдында ничек чишенмәк кирәк?! — Бер мактыйсың, бер каргыйсың, — дип жавап кайтара Талига. 2 — Минем акыл үзе белән, сеңелем. Менә эшнең ибе-жәбе юк. Үзен >> ансат кына әмәлен таптың, һәр нәрсәнең жае бар, ботканың да мае бар, £ диләр. Минем Малигым янында да чишенгәнем булмады. о — Тәмуг газапларына да түзә барабыз ич, боларына гына күнәрбез. х Бер килсә килеп кенә тора бит ул. Өем өстендә Фатыйма, гәүдәмне < турайтыйм, билемә капты дип, үрә каткан иде — «шап» иттереп башын = түшәмгә бәрде, күзеннән утлар чәчелде. о — Әнием! Үләм! Үләм.... Муеным сынды, муеным! Әҗәлем шушын- * да икән! — дип кычкырып, артына мәтәлде. Ана игьтибар-мазар юк. Үзләренең дә кулбашлары өзелеп төшәргә җиткән, күтәрер" хәлләре юк. Маңгайдан тир агып күзләрне әчеттерә. Өсләреннән пар, тузан күтәрелә. Кайсыдыр: «һич тә яктыртмый бит, каһәр», дип, лампасын тирги. Икенчесе көрәген орыша: артык олыны тоттырып җибәргәннәр, янәсе. Түшәмне ныгытыр өчен, Хәертдин «тук та тук» бүрәнә юна, чөйләр әзерли. Җитди генә әйтә: — Лампаларыгызны саклап тотыгыз! Тимерче күмергә, шахтер яктыга туймас. Шахтер өчен яктылык — ярты гомер ул. Вагонетка тулгач, Зоя белән Оксана җиңел генә этеп китмәкчеләр иде. — кая ул! —урыныннан да кузгата алмадылар. — Ботканы аз ашагансыз, — ди Фатыйма һәм батыраеп килә дә вагонетканы этеп лаптыр-лоптыр китеп тә бара. Ә үзе, күлмәгем күтәрелмәгәе дип, чалбар артын кармалый. — Көч тә соң! Моннан бик ару гына вагонетка этеп йөрүче чыгачак. Бәлки забойщик та,— дип мыгырдана Хәертдин. Биш-алты вагонетка төяүгә, Зояның ике уч төбе дә кабарып чыкты, көрәк тота алмас хәлгә килде. Оксана, аяк бармагына күмер кисәге төшереп, тырнагын кубарды. Нибары Талига белән Варя гына кулларында көрәкләрен уйнатыр хәлдә. Бүтәннәре вагонеткалар этеп йөрергә генә яраклы. Забойны Хәертдиннең үзенә чистартырга тура килде. Соңыннан, күмер төялеп, җирлек ялтырап калгач, үз янына хатыннарны чакырып алды да кәйләләү әмәлен күрсәтә башлады. Талигага тикле «бер-ике суккалап карады да, бүтән булмый дип, кәйләсен җиргә ыргытты. Ә Зояга хәзер каләм сабы да тота алмас кебек тоела. Кәйлә күтәреп бер-бер артлы барысы да суккалап карый, нибары борчак-борчак ■кына кыйпылчыклар чәчрәтә. Хәзер инде берсенең дә шаярасы килми. Тик Варя гына кәйлә сабын нык тоткан: йодрык-йодрык кубарып төшерә. — Сүрелдегезме? — дип көлемсерәп сорый Хәертдин. Ә Талига көлә дә, чалбар кесәсеннән кечтеки көзгесен алып, чиккән яулык читенә битендәге төтен-тузан сөремнәрен сөртә. Үрнәкчедән күрмәкче дигәндәй, көзге кулдан-кулга күчеп йөри. Уйга чума Хәертдин: бичараларның атлар хәлләре дә юк, ә һаман бизәнү дә'ясану. Кем өчен? Әлбәттә, аның өчен түгелдер. Шундук үзенең хатыннарга сокланып карап торганына офтана да башлый: «Бәхетсез итте алар мине, башымны ашады. Гомер буе диярлек ялгыз яшим, г Үлгәндә авызыма су салырга, каберемә туфрак ташларга да кешем юк»... Штольня буйлап кайтырга чыккач, Хәертднн тагын алда, үз-үзеиә мыгырдана, уйлана: «Ничек тә өйрәтергә, аякка бастырырга кирәк бо- ларны. Күнегә-күнегә эшләрләр, файдалары булмый калмас»... Шахтадан чыгуга, хатын-кызлар бер-берсенен киемнәрен кагыша, чәчләрен рәтли, битләрен сөртешә. Шаркылдап та алалар. Шул арада өскә чыгып килгән икенче гвардия күренә, анысын өйрәтүне Уханов үз өстенә алган булган. Анда бигрәк яшь кызлар. Ике төркем кушылгач, сорашу китә, кулбашлары, уч төпләре авырта, бил сызлый дип зарланышалар. Шулай да, пышылдап кына, читкәрәк китеп, ирләр затына сер бирмәскә тырышалар. — Сохари сөттә йомшара. Әйләнербез-тулганырбыз, барыбер үзебезнекен итми калмабыз, — ди Фатыйма, үзенең өстеннән пар күтәрелә, сулуы капкан. Әйе, ул элгәре чыпчык җиленнән дә өркүчән иде. Ә хәзер шахтер кисәге. Ухановның чырае бу юлы йөзе килгән күмәч кебек. Эченнән: «Карт бүре көрт ера тәки»,— ди, ә Хәертдиннең үзенә: — Берәр ун елга яшәрергә дип офтана идең. Я, хатын-кызлар арасында яшәреп буламы? — дип елмая. Хәертдин ана усал караш ташлый, дуамал гына әйтеп куя: — Яңадан ун елга картайтырлар алар, үлмәс борын кабергә кертерләр үзеңне дә... Уханов хатыны белән кызы янына килде. Оксана кабарган уч төбен күрсәтте, бераз чатанлый да иде. — Туйга кадәр барысы да төзәлер, кызым,— диде әтисе. Икенче көнне Оксана иртән: — Әни, мин бара алмыйм. Бөтен гәүдәм сулкылдап сызлый. — дип еларга ук кереште. Әнисенең дә сызламаган җире юк, әмма: «Җигелгәнсез икән, тартырга да кирәк»,— дип, кызын юата-юата, үгетли-үгетли киенергә мәҗбүр итте. ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Хәмзә тагын забоен «ялап алгандай» итә алмады. Тиздән хатын-кызлар киләчәк, бәлки Оксана да килер, оятыңнан җир тишегенә кереп чумарсың, билләһи. Аты салынкының үзе дә салынкы диләр, тәгаен ул миндер. Кайдан алмак кирәк унбишәр тонна күмер төярлек куәтне> Буыннар талдай сыек, бил катмаган, беләкләрдәге көч ташка үлчим генә... Шулай үз-үзе белән сөйләшеп, баш штрек буйлап кайтып бара Хәмзә. Янәшә генә вагонеткаларын дөбердәтеп, аргамагын куып, коногон уза. «Эх, аның урынында булсам иде!» ди, бик озак артыннан карап кала, аннары кычкырып «Шахта» көенә җырлап суза. Шахталарда күп эшләдем, булалмадым коногон Булыр идем мин коногон, күтәрелмәдем вагон. Җир өстенә чыккач, лампасын сүндерде дә тау итәгенә күз салды: анда ямь-яшел чирәм. Эх, рәхәтләнеп сузылып ятарга иде! Карагай төпләрендәге яшел чирәмне умырып-умырып йолкый башлады. Бер кочак җыйгач, коногонның кире әйләнеп килгәнен көтеп, чирәм өстенә сузылып ятты. Рәхәт тә соң табигать кочагында җәелеп ятулары! Бил авыртканы да басыла, башны бәрәм дип тә котың очмый, һавасы да һавасы! Штольня авызында бахбай башы күренүгә, сикереп торып, җыйган чирәмен эләктерде дә, эстакада янында коногон вагонеткаларын ычкын дырып икенчеләрен таккалаганчы, малкайны сыйларга кереште. «Аша, малкай, аша, көч җый! Минем дә авылда синен шикелле дускаем калды, нишләп ятадыр?» Шул чакта башына келт итеп бер уй килеп төште. Аякларының җиргә дә тигәнен сизмичә, Ухановны эзләргә йөгерде. Гомергә үзе теләш аның бүлмәсенә кергәне юк иде әле. Тик бу юлы теләкне тормышка ашырасы бар, тотып ашаса да, каршысына басмыйча булмый. «Атны аллага тапшыр, үзең дилбегә тот», — дип әйтер иде әбисе мәрхүмә. «Ятып калганчы атып калырга кирәк, куян йөрәк'..» Ул баш штрек буйлап чапты: иртән Уханов яңа вентиляторны көйгә салып йөри иде. Әйе, слесарьлар һәм Хәертдин белән хәзер дә вентилятор куеп маташалар икән. Хәмзә Уханов каршына басты да кыю гына әйтте: — Минем коногон буласым килә. Уханов белән Хәертдин, эшләреннән бүленеп, бер-берсенә караштылар. — Комсомолмы? — дип сорады Уханов. — Авылда чакта ук. — Синең ише батырларны забойдан кубара башласак, кем шахта төзер? — Мин ат яратам. — Нишлибез, десятник? — дип, Уханов Хәертдингә таба борылды. — Булмаса булган икән, аллага тапшырыйк! Минем сменага куярсыз үзен,— диде Хәертдин, җитди генә итеп мыегын бөтереп алды. — Иртәгә хәл кылырбыз. Марш эшеңә!.. Хәмзә, яңадан өскә чыккач, якты кояшка елмаеп карал торды: бүген начальнигы холыксызланмады, кычкырмады. Кәефле чагына туры килде, бәлки коногон итеп тә куяр. Ул мунчага килгәндә, юынучылар берәм-сәрәм генә иде әле. Суы саркып торган брезент киемнәрен салып төрде дә, тимер чыбык белән бәйләп, киптерүчегә тапшырды. Кабыргалары әллә кайдан санарлык, ап-ачык беленеп тора. Куллары, битләре пычракка манчып алгандай булган, иреннәре ярылып каралган, чәчләре тузгыган, тешләре дә күзләре генә утлы күмердәй ялтырый. Иң ахырдан, аякларыннан төшеп калмаслык итеп тимер чыбык белән бәйләгән резинкаларын салып, ыштырларын сыкты да бөтенесен бергә бәйләп мунчачыга тоттырды. Хәзер ул үзенең эш киемнәре турында борчыла: тужурка-чалбары тузып, тетелеп беткән, аркалары умырылган, әле кию срогы туларга ярты ел бар... Ничек җиткезер? Кирпеч хәтле кер сабыны белән мунчаланы тәмам күбеккә батырып, тәнен ышкый-ышкый юынгач, кеше төсе кереп китте үзенә. Коры һәм чиста киемнәрен дә кигәч, арулары да онытылды кебек. Әмма мунчадан чыгып өй алдындагы эскәмиягә утыруга ук. күзләр йомыла башлый. Гәүдәсен селкетүе дә авыр, кузгалып китүләре дә бәла. Ябылып куймагае дип, ашханәгә йөгерде. Буфетчы булып эшләүче яшь кенә кыз, ашарга биргәнче, ярты литрлы пыяла банка белән кайнатылган ылыс суы чүмерергә куша, эчмәсәң, ашарга бирми. Чырайларын сыта-сыта булса да, сагыз исе аңкыган шул суны голт-голт итеп йотарга мәҗбүр. Бу сыекчаны монда тукланган һәркем көн саен эчәргә тиеш. Әйтүләренә караганда, аннан зәңгелә авыруы кача Буфетчы кыз Хәмзәнең ашханә карточкасыннан «иртәнге аш» дигән бармак очы тикле талонын кайчы белән кыркып алды да, биш тиен бакыр акча кадәр булыр, ике калай кисәге тоттырды, аннары ике йөз грамм ипи үлчәде. Хәмзә калайларны кухня тәрәзәсендә ике тәлинкә ашка алыштырды. Шуларны өстәлгә китереп утырткач, чалбар кесәсеннән сабы яртылаш кисеп ташланган агач кашык алып, бишмәт итәгенә сөрткәләде дә, тамчысын да чәчрәтмәскә тырышып, ашны болгатып карады. Тәмле дә соң борынга бөркелгән кайнар ашның булары! Бер- ике кисәк бәрәңге дә эләккән. Бүген тозы да таманча. Ничек булса да, бик шома шуа. Икенче тәлинкә бигрәк тә сай, тирәнрәк итеп ясый алмадылар микәнни дип, Хәмзә савыт-саба ясаучыга да тел тидерде. Төбенә генә тары боткасы салынган, бер кисәк тозланган яшел помидор да бар. Ярыйсы гына ялганды тамагы. Хәзер үк идәнгә сузылып ятар иде дә каткан билләрен язар иде, аннары изрәп йокыга китәр иде. Юк, монда ятып булмый. Кайткач рәхәтләнеп йомшак урын-җирдә йоклар. Урыныннан кузгалгач, келт итеп, бүген хәрби өйрәнүләр көне икәнлеге исенә төште: йоклау тәтемәячәк. Китим дигәндә генә, чабуыннан Якуп тотып калды. — Я, малай, ничек? Бүген тагын бирелгән йөкләмәне үтәмәдеңме? — Ун тонна төяп озаттым, малай. Моңарчы ул хәтле төягәнем юк иде әле. Якуп тиз генә ашарга алып килде, аныкы бер тәлинкәгә артыграк. Бирелгән йөкләмәсен арттырып үтәгәнгә өстәмә паек биргәннәр. . — Утыр, бергә китәрбез, — диде ул Хәмзәгә, ике каба, бер йота ашарга кереште. Өстәмә паекка талон сузды: — Мә, алып аша, бер түләрсең. Мин көн саен алам хәзер. Мә инде, мә1 Бик кызыкса да, Хәмзә алмады: дусты аттай эшли, күбрәк ашарга да тиеш, гәүдәгә дә зур. — Рәхмәт, Якуп! Әле генә ашадым. Гарык, — дигән булды ул. Тәлинкәләрен ялтыратып куйгач, Якуп дустына хөрмәт белән кул бирде: — Кичә ничектер яныңа килә алмадым, малай. Рәхмәт! — Комсомолга керүең белән котлыйм! — диде Хәмзә. — Җыелышта ишеттең бит мине мактаганнарын. Артык макталудан да йөз кызара икән. — Якупның авызы колагына җиткән. Хәзер ул да комсомол, авылда алмаганнар иде, монда мактый-мактый алдылар. Икәүләп урамга чыктылар. Караңгы төшеп беткән. Кичке суык күптән сагалап торган, ахры: бишмәт ертыкларыннан куенга, аркага үтеп керә, кинәткинәт биткә үрелә, гүя ул, хәзер кирәгегезне бирәм, дип кисәтте. Хәмзә берни булмагандай: — Почет тактасында синең фотоң эленеп тора, Якуп. Янында минеке дә булса!.. — дип офтанып алды. Шулай бара торгач, үзенең коногон булып эшләргә кызыгуын ачып салды. Иртән почтага кереп чыккан икән, авылдан хат килгән. Сөйләп китте: Якупның Гарәфи абыйсы култык таягы белән, күкрәгенә бик күп медаль тагып кайткан.-Әни сиңа да бик күп сәлам әйткән, Якуп... Шактый ара узгач, Якуп болай дип әйтеп куйды: — Коногон эшмени ул! һәркем сиңа акыра да бакыра. Җилкәләрең умырылганчы рельсәдән төшкән вагонеткаларны күтәреп газап чигәсең, ә кадерең бер тиен. Ургылга тимер юл килеп җиткәч тә.лвахтага электровозлар, врубмашиналар, тагын әллә нәрсәләр кайтачак, диләр. Ул чакта сине атыңниен белән бергә выжт тышка! Забойщик булуга ни җиткән! — Минем коногон буласым килә. Җырлый-җырлый ат белән йөрергә телим, аңлыйсыңмы? Бер генә кешене дә буш вагонетка җитмәүдән зарландырмас идем кебек... Тыңламый аны Якуп, борчулы уйларына чумган килеш, башын аска иеп, янәшә атлавын гына белә. Әйе, әтисенең ябылуда икәнен моңарчы ул берәүгә дә әйтмәде, серен һаман яшереп яткыра. Кичә комсомол җыелышында да бу хакта авызда ачмады. Сораулар яудырырлар, нигә яптылар дип төпченеп азапларлар дип коты очып утырды. Бу тарафта Хәмзә дә сүз кузгатмады, сорау да бирмәде. Ул ни уйлый икән? Ялганын кайчан да булса бер тотармын дип йөрмиме? Җыелышта дөресен әйткән булсам, нишләткән булырлар иде икән? Якуп икеләнеп кенә сүз кузгатты: Кара әле, малай, нигә син кичә җыелышта минем әти турында бер сүз дә әйтмәдең? ' Бу да комсомол булсын дигәнгә. Хәзер инде менә икебез дә алдакчы. Нишләдек без, ә, Хәмзә? — Аның каравы, икебез дә комсомол. Мин шуның өчен куанып бетә алмыйм. Моннан ары да әтине сер итәрсеңме? Син нәрсә?! Әллә мине әләкче дип белдеңме? — Хәмзә көрсенеп § дустына карады.— Барысы да Әхмәтҗан абзый шикелле әйбәт кеше £ булсын иде әле... — Белә торып әйтми йөргәнең өчен сиңа бик каты эләгәчәк бит! ♦ — Син бар чакта, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм. Син ни күрсәң, = миңа да шул булыр... “ Якуп, дус итеп, Хәмзәнең иңбашыннан кысып куйды. ч ♦ с Мәңгелек туң өстенә җәелеп, зәп-зәнгәр томан төшкән. Дингез урта- * сыннан су ерып барган төсле хис итә үзен Хәмзә. Тау итәге буйлап 2 сузылган тар сукмактан мәктәпкә хәрби укуга бара. Шушы тауның * астында меңләгән кеше тир түгә, күмер чабып шахтерлар көн күрә, балалар тәрбияли, гомерен уздыра. Хәмзә дә хәзер шахтерлыкны бүтән эшкә алыштырмас иде, аның да канына күмер тузаны «сеңә» башлаган, күңеленә хуш килде бу авыр эш. Шушы томанлы сазлык тынлыгын бозып, әкрен генә җырлап та ала... Тар сукмактан таеп сазлыкка чуммас өчен вак-вак атлый Хәмзә, һаман бара да бара ул. Мәктәпкә килеп җиткәндә, армиягә чакырылырга тиешле яшьләр һәм шахтада махсус эшкә дип калдырылган олы ирләр парталарга утырган иде инде. Хәмзә дә арткы рәттәге буш урынга кысыла-кысыла урнаша һәм уйлый: менә хәзер парта арасына да көчкә сыям, шактый үстем инде! Класс тып-тын. Арыган сөякләр йөктән бушап калгач, үзеннән-үзе йокыга талдыра, һәммә кешенең дә башында кайгы-хәсрәтле. борчулы уйлар. Кайсының әтисе яисә абыйсы, яки бүтән туганы фронтта. Донбасстан килгәннәренен күбесенең якыннары дошман кул астында калган. Кайчан* фашистлар үкчә ялтырата башлар? Бүген дә астан да, өстән дә су агып яткан забойга эләктем, күмере дә каты: суккан саен икеләтә көч сорый. Бораулыйм дисәң, борау үтми, утлар чәчри... һәркемнең -башында шушындый уйлар. «Смоленск ычкынган», дип борчылып куя берсе. Икенчесе: «Аннан да ары уздылар», — ди. Кайсыдыр, башын калкытып, тукмак хәтле йодрыгын күрсәтә: «Менә аларга Мәскәү!» Биленә таккан агач гранаталарын капшый Тышта Уханов командасы яңгырый — Сафка! һәркем үз урынына чыгып баса. Уртага, саф алдына, батальон командиры Уханов чыга. — Сугышчы иптәшләр! Без сезнең белән пулемет һәм винтовканың материаль частьләрен өйрәнүне төгәлләдек. Бүген батальонга яна приказ: Ургыл таулары артында «япон самурайлары», төн уртасына анда барып җитәргә, шул дошманны юк итәргә һәм иртәнге эшкә әйләнеп кайтырга! — дип, сафны ике минутка тарата Әле тегендә, әле монда отделение командирларының «Кызурак! Тизрәк!» дигән боерыклары яңгырап ала. Киемнәрен, аякчуларын ка- раштыргалап, яңадан тезеләләр. Аркаларында авыр капчык, иңдә агач мылтык, билләрендә граната сыманы, көрәк һәм противогаз. «Солдатлары» тынычлангач, гәүдәсен үрә катырып, уртага тагын Уханов баса. Биленә сары кин каеш буган, өстенә соры шинелен, башына гражданнар сугышыннан бирле саклап тоткан кызыл йолдызлы шлемын кигән. — Сугышчы иптәшләр! — На плечо! Шагом марш! Айт-два, айт-два, три... Батальон шәһәр читендәге Ургыл буйлап атлый. Якуп, озынрак булганлыктан, Хәмзәдән алгы рәтләрдә. Сазлыкның төнге тынлыгын бозып, «Катюша» яңгырый. Вак каенлык арасына керәләр, монда бер аяктан атлап булмый. Сазлык һәм вак каенлык арасында озыя-озын түмгәкләр: үзләре нәзек, үзләре биек, өсләренә аяк басуга, мәтәлеп суга төшәсең. Шуның өчен дә түмгәкләргә басмаска тырышалар, араларыннан атлыйлар. Билдән су ерып бара торгач, яңадан коры җиргә чыктылар. Монда кеше юанлыгы усаклар патшалыгы. Төнлә түгел, көндез дә шомлы караңгылык хөкем сөрә. Усак араларында кешедән дә биегрәк абагалар үсә. Тегендә-монда лаштыр-лоштыр аяк тавышлары, сүгенүләр ишетелгәли. Абайламаганнары усакларга килеп бәреләләр. — Ятарга! Шуышырга!—Уханов бик җитез җиргә сузылып ята да, аякларын күкрәк астына тартып, кулларын алга сузып шуышып китә. Хәмзә дә бүтәннәрдән калмаска тырыша, ботак-сатакка, абага яфракларына битләре сыдырыла, арудан бөтен гәүдәсе ватылып сызлый. Аз гына хәл җыеп алыйм дип, тирә-юньгә карый: һәммәсе кара нокта булып җирдә ята, әллә шуышалар, әллә юк инде. — Атакага!—дип кычкыра Уханов. Мылтыкларын алга сузып, «ура» кычкырып, батальон алга ыргыла. — Ятарга! Шуышырга! Гранаталарны әзерлә! Солдат солдат инде ул: Хәмзә дә приказны үтәргә тырыша, инде түше авыртса да, һаман алга шуыша. Шул арада икенче команда яңгырый: — Шагом марш! Тик Хәмзә монысын ишетми иде инде. Аркасындагы капчыгыннан кемдер күтәреп торгызгач, ул күзләрен ачты. Бу Якуп иде. Отряд тәмәке тартып алырга дип туктауга, ул иптәшләре арасында Хәмзәне күрмәде. Борчылудан нишләргә белмичә, ары сугылды, бире сугылды, әле берсеннән, әле икенчесеннән сорашты, төгәл әйтеп бирүче булмагач, шыпырт кына килгән юл белән кире атлады. Сазлыкка бата-чума шактый баргач, ахырда, тукталган җирдән илле-алтмыш адымда гына «мескенне» тапты. Күтәреп торгызды, аның капчыгын үз җилкәсенә салды, Хәмзәне күтәреп дигәндәй отряд янына алып килде дә яңадан җиргә куйды. Шактый ара мышный-мышный икәүләшеп ятып тордылар. Бераздан Хәмзә күзләрен ачты, үзе янында дусты икәнен күреп, шатлыклы елмайды: «Рәхмәт, Якупҗан!» — дип куйды. Ул арада яңадан сафка басарга команда бирелде. Кеше биеклеге абагаларны икегә аера-асра, ега-ега, сугышчылар алга бара. Дөм караңгы төндә. Хәмзә уйга чумган: «Хәзер нинди команда бирерләр икән?» — Батальон, окоп казырга! — Уханов үзе дә олы көрәге белән эшкә башлады. Тирә-якта көрәкләр зыңлады, өскә таш-ком сибелде. Командирлар ашыктыра, тизрәк казыган чокырга кереп ятарга куша. Бераздан Уханов: — Батальон! Тукта!—командасы бирде. — Иптәш сугышчылар! Командованиенең боерыгы төгәл һәм «югалтуларсыз» үтәлде. Тауны штурмлау тәмамланды. Димәк, без, шахтерлар. Ватан боерса. Ерак Көнчыгышны японнардан саклый алабыз... Аннары ул фронттагы хәлләр турында сөйләп китте. Дошманның Мәскәүгә ыргылуын әйтте, шахтерны тагын да зуррак уңышларга өндәде. «Сивак»нын тормышына тукталды. «Сивак» торгызылды, күкрәк киереп, кин сулап алга атлый, план үти, диде. Азакта ярты сәгатьлек ял рөхсәт итте. Сугышчыларның кайберләре шундук сузылып җиргә ятты. Кайсылары, вагонетка кадәрле таш кисәкләренә сөялеп, тәмәке пыскытты. Хәмзә иң читтә ялгызы гына абагалар арасында мөшкелләнеп утыра, өстебашы манма су. Кыл кыймылдатырлык та хәле юк. Уйлана: ♦ «Менә шушындый куе абага урманнарыннан ташкүмер барлыкка кил- ч гәндер. Борынгы атабабаларыбыз шушында абына-сөртенә җәнлек £ аулаганнардыр... Менә шушы куаклар арасыннан галәмәт тә озын £ 1 муенлы, ифрат олы гәүдәле сәер җәнлекләр килеп чыгар шикелле тоела, ф Тәлгәш-тәлгәш яфракларны аударып, сузылып ята. Күзләрен күккә х юнәлтә. Әнә, янәшәдәге биек-биек тау артыннан.тегәрҗеп сыман сузы- х лып, озын-озын нурлар сузыла. Еракта, әллә кайларда, әле калка гына * башлаган кояшның нурлары алар. Тиздән монда да таң беленер, анна- £ ры шахтерның җан теләге кояш — үзе дә тау башына менәр дә кеше- * ләр өстенә кызыл нурларын сибәр, җылы өрер. Шахтер ул җир асты £ җене булса да, аның иң яратканы — якты җир йөзе, кояш, ай һәм йол- х дызлар. s Кинәт таулар яңгырап, сугышчылар калтырап китә. Уханов команда = бирә: * — Батальон, сафка! — Гәүдәләрен көч-хәл белән җыеп, ашыга- х ашыга тезеләләр. — Шагом марш!.. Кайтып җиткәндә, кояш чыккан, иртәнге сменага чыгарга вакыт җиткән иде инде. СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Шартлатканнан соң чыга торган аммонал төтене забойдан әле дә таралып бетмәгән. Хатын-кызлар, төтеннең таралып беткәнен көтеп, саф һавалы баш штректә сафсата сатып утыралар. — Карагыз әле, кызлар, — дип сүз башлады олы гына яшьләрдәге бер хатын. — Ухановны да сугышка алалар икән. Димәк, бездән һәм шахтадан котыла. Ул киткәч, утлы табага бастырып пешерүче булмас, шахтерлар иркенләп сулу ала башларлар, ичмасам. — Синең ишеләрне утлы табада кыздыру гына түгел, янып торган утка ыргытсаң да артык булмас, — дип, Талига кысылып куйды. — Анда да янмабыз, алла боерса, янмабыз. Анысы да монысы, Зоябызның сөекле кызы Маринаның да эшләре кыекка кереп киткән бит әле. Кибетендә ипи талоннары белән мутланып яткан икән дә, таладылар дип әйтеп, үз кулын үзе җәрәхәтләгән, ди. Оялмыйча шул турыда милициягә хәбәр итүен әйт әле син аның. Беразга тынлык урнашты. Уңайсызланып кына, барысы да Оксанага текәлде, аннан дөреслекне көттеләр, әмма ул бу хатын сөйләгәннәрнең мыскалын да белми иде, сикереп урыныннан торды да теге хатынның каршысына килеп басты. — Кайдан белдең боларны, кайдан? Чынмы, ялганмы? Яшермә. — Миңа ышанмасаң, әнә милициягә шалтырат. Ипигә дип кибеткә барсам, пи күзем белән күрим, ике милиционер һәм тагын берничә кеше кибет ишегенә ат башы хәтле йозак элеп маташалар. Көпә-көндез Маринагызны ияртеп алып та киттеләр. Бу сүзләрне ишетүгә, Оксана әнисен эзләп йөгереп китеп барды. Теге хатын әле һаман теш кайрый иде. _ Безнең кебек тир түгеп, хәләл ипи ашыйсың килмәсә, шулай була ул! Шахтага да шуның өчен кертмәгән Уханов ул кызын. Хәзер инде менә үзе дә Ургылдан китә. — Әле син һаман, кара елан, телеңне тыймыйсыңмы?! — дип. Варя кәйләсен кулына алды. Теге хатынның моңар да исе китмәде. — Үзеңне бел, үзеңне. Төрмәң артыңнан елап калгандыр әле... — Варя кизәнеп килә башлагач, бик ансат кына аның кулыннан кәйләсен тартып алды да читкә ыргытты. — Әле син алаймы?! — Варя бу юлы аның биленнән эләктереп алды. Гауга, тавыш купты, чыр-чу итәргә тотындылар. Ничек кирәк алай тегеләрне тынычландырдылар. Тик Фатыйма гына берәүне дә тыңламады, гаугага тыгылмады. Аның үз кайгысы кайгы иде. Әле шушы арада гына олы малае: «Марина апа бер сынык ипи биреп җибәрде»,— дигән иде. Аңарчы да уртанчысы: «Марина апа бер сынык ипи ашатты, безне бик кызганам диде»,— дип әйткән иде. Ничек булып чыга соң әле бу? «Сыныклап-сы- ныклап таратсаң да үлчәүле ипи бит ул. Башсыз кыз, ахры, утыртмагайлары бичараны». Бик тә менә ачуы килде Фатыйманың теге хатынга. Ухановларга өепме-өеп яла яга. Зоя бит шахтага керергә и үгетләде Маринасын, и үгетләде. Ә тегесе теләмәде. Ә инде Уханов шахтадан качып китә диюләре чеп-чи нахак. «Мин офицер кеше, урыным фронтта»,— дип ничә тапкырлар әйткәне бар. Шул арада Хәертдин килеп җитте һәм лампасын баш очына күтәреп, забой түрен күзәтеп чыкты, әле һаман төтен таралып бетмәгән иде. Кисәтеп әйтте: — Мин әйләнеп килгәнче забойга керәсе булсагыз, һәммәгезне бер бау белән әнә теге терәүгә асып куярмын! —дип, асат кына «мич» буйлап үрмәлиүрмәлн менеп тә китте. Хатыннар янына Прошка килеп утырды, тәмәке төреп пыскытырга кереште. Хатыннар аны сырып алдылар. — Прокопий Ильич, хәтерлисеңме, теге көнне Харитонов турында сөйли башлаган идең дә, очына чыга алмадың? — диде Талига. Бүтәннәр дә ялына, кыстый башладылар, бик беләселәре килә: Хәертдин кемгә өйләнгән дә ничек яшәгән? Көнен ничек уздырырга белми аптыраган карт, җан биргәнгә юнь бирде дигәндәй, кызу-кызу сөйләргә кереште. — Мин Донбасста чакта яшь идем, чибәр идем. Забойщик кеше бит! Кесәм тулы акча, әйләнәм тулы, менә хәзерге кебек, матур-матур кызлар. Алар мине үлеп тә ярата, мин аларны, нәкъ әлеге шикелле... — Син Харитонов турында сөйлә.— диде Варя, ашыктырып. — Шулай бер заман, — диде Прошка, дәвам итеп, — трах-бах, забойны дөбердәттем дә. шул матурлар хакында уйга батып утырганда, Харитоныч килеп чыкмасмы . Аның Донбасста бөтен шахтаны данга күмеп ташлаган чагы... — Синең белән бергәме? — дип бүлдерде кайсыдыр. — Түгел. Үзе генә. Үгездәй таза иде ул чакта. Алексей Стахановның тәмам койрыгына басты бит шул аннан ун тапкыр артык күмер чабып ташлады. Кесәләре тулы акча, әйләнәсе тулы сезнең төсле матур кызлар, җаның кайсысын тели — шунысын кочакла да үп. Юк, алай итми егет. Өйләнми дә өйләнми бит бу. Минем яңарак кына вагонеткалар этеп йөрүче Марусягә йортка кергән вакыт. Безгә көн дә килә бу, килә дә китә, ә Чибәркәйләрнең берсен генә дә ияртми, ичмасам. «Кайсысын димлим үзенә?»-—дип сорыйм. Җавапны кызык һәм бик кыска кайтара: «Сагындым, кайтасым килә», — ди. Мин әйтәм: «Йөрмә кайтып, үкенерсең, Харитоша», — дим. Кыңгыраулы гармунын култык астына кыстыра да бу, капка төбенә чыгып, тотына чәрелдәтергә — колагыңны томаламасаң, чыдый гына күр. Үзе уйный, үзе җырлый. Русча да, та- тарча да. Әйләнәсе тулы халык — карты да, яше дә. Ирлесе дә, ирсезе дә. «Кайтам булгач, кайтам»,— дип җенләнеп кермәсме бер заман өйгә. Мин түгел. Фатыйма кебек таза Марусям дә тота алмады үзен. Иртәгесен шалт-шолт и расчет! Сызды бу Донбасстан. Ә мин һаман бер урында трах-бах җир шары селкетәм. Менә бервакыт сыер теле хәтле хаты килеп төшмәсме! «Сагындым, Донбасска кайтасым килә», — дип ♦ язган. Ә мин шатыр-шотыр кәгазь ал да, трах-бах иттереп кайтырга 5 кушып язам... £ — Күп шартлаттың бит инде, төтенгә чыдар әмәл юк, Прокопий * Ильич. ♦ — ...Прошка абзагыз күпме кирәген үзе белер. Исәпкә алып торучы х булса, җир шарының аръягына тишеп үткәнем беленер иде инде. Шу- = лай. Менә бер заман минем ничәнчедер хат артыннан Харитоныч үзе =; дә кошлар кебек әйләнеп кайтмасынмы! Сорыйм: «Я, туган, үз якла- >• рыңда ничек яшиләр?» Җавабы: «Әйбәт!» — ди. Тагын сорыйм: «Алай- ё са, монда нигә кайттың?» «Сагындым», — ди бу. «Кемне?» — мин әйтәм. Дәшми генә бит. Ашамый, эчми бу, ябыкты, кипте, чыкмаган жаны гы- * на бар. Авызыннан сүз дә тартып алыр хәл юк. Көннәр агыла тора. s атналар үтә тора, ә Харитоныч, дивана кешедәй, ишегалдында моңаеп * утыра. Аптырап беттек Марусякәй белән. Бер заман, трах-бах, теле ачылмасмы моның... — һаман кичәгене кабатлыйсың бит, Прошка агай,— дип, кайсыдыр аны сүзеннән бүлдерә. — Боларны сөйләдең ич инде. — Сабыр иткән — морадына җиткән, кызлар,— дип дәвам итә карт.— Эшкә керде бер заман. Утырабыз, сөйләшәбез, ә аның серен ачарга исәбендә дә юк... — Теле ачылды дидең ич! — Ә-ә, ачылды шул, ачылды. Әй, белсәгез иде! Үзенең туган авылында бәйләнгәннәр икән! «Мулла токымы, Себер көтә сине!» — дигәннәр. Сорыйм: «Алайса, нигә анда кайттың?» — дим. Әйтә бу: «Сагындым».— ди. «Алай булгач, нигә монда килдең?» дигәч, җавабы: — «Качтым». — Канчан, кайчан өйләнде? Кемгә? Хатыны матур идеме?—дип ялына Талига. Прошка тәмәке төреп кабыза, җайлабрак утыра. «Иң кызык җиренә җиттем, бик теләсәгез, көтәрсез әле», — ди, ашыкмый, — Бетер инде сөйләп үзе килгәнче, төтен иснәп туймагансың икән, — диләр хатыннар түземсезләнеп. Прошка сөйләргә дип авызын гына ачуга, аңа «мич»тән Хәертдин кычкырды: — Прокопий Ильич, конвейерныйга марш тизрәк! Трах-бах итәргә. Прошка җитез генә сикереп торды да лампасын эләктереп китеп тә барды. Хәертдин килеп җитүгә, Фатыйма аның каршына басты: — Карале, начальник, хәлләр яман! Май булса ботка пешерер идек тә, ярма юк. Тик ятабыз, суган сатабыз. Ни күмерең шартлатылмаган, ни төтен кудырылмаган. __ Сафсата сатканчы шурфтан такта ташый торырлар! Төтен бетүгә, забойга ябышыр идегез. «Ох, өшетте», — дигәләп, һәммәсе такта ташырга киттеләр. Баш штрек беркавымга тынып калды. Бераздан ике метр озынлыгындагы, баш бармактан аз гына юанрак булыр, бораулар күтәреп, бораулаучы малай килеп туктады. Кайда ничә тишек борауларга икәнен чамалагач, бораулый башлады. Аның янына давыл кебек дулап, Хәертдин килеп басты. — Сез... хәчтерүшләр! Алла каргаган бәндәләр! Петя кайда? Кайда дим Петя Киреев? Кая качтылар? Әйт тизрәк, малай актыгы! Бораулаучы аптырап калды, ык-мык килде, белмим, диде. Гөнаһ шомлыгына каршы, алар янына Хәмзә килеп чыкты, десятниктан нидер сорамакчы иде, авызын да ачарга өлгермәде, шундук Хәерт- дин аның якасыннан эләктерде. — Әһә! Эләктеңме! Әйт, хөрәсәннәр кайда? Хәмзә ничаклы ычкынырга тыпырчынса да, Хәертдин аны җибәрмәде. — Алар... Алар... Качтылар, — дип әйтергә мәҗбүр Хәмзә. — Җәһәннәм артынамы? Ә син карга санап калдыңмы? Нигә тыймадың? Комсомол үзе. җитмәсә... — Комсомол шул... Хәертдин һич уйламаган җирдән «Уф, йөрәгем» дип күмер өстенә чүгәләде. Бераз яткач, исенә нәрсәдер төшергәндәй торып утырды да үз-үзенә сөйләнде: «Эх, малайлар, малайлар. Борын астыгызда чатнаган кыш тора бит. Качып кайларга китмәкче буласыз? Катып үләчәксез ич. Ә тотсалар? Яшьлек горурлыгыгыз кайда сезнең?» — Кинәт каты гына итеп әйтте: — Бар, Ибраев, чаптыр! Җиде кат җир тишегеннән эзлә, тапмый кайтма! Бар, син дә! — Бораулаучы белән Хәмзәне шулай җибәрде дә үзе бораулый башлады. Бераздан янып-пешеп бораулап та ташлады. Малайлар инде күптән табан ялтыраткан. Хәзер менә үзенә шартлатучы килгәнне көтәргә кала... Сабыйларга җикеренүенә Хәертдин үкенеп бетә алмый. Җитмәсә, комсомол егеткә дә тел тидерде. Бер дә гаепсезгә бит. Ә яшь чагында бер дә юкка үзенең дә күз яшен түктермәделәрмени? Нахакка бәйләнделәр. бәхетсез иттеләр ич. һәм кинодагы шикелле күз алдына шул көннәре килеп басты... Әтисе Хәертдинне, яңарак кына мыек төртә башлаган унҗиде яшьлек яшүсмерне. Донбасска озатты. Анда аның олы абзыйсы яши иде. Шуның янына эшкә урнашты егет. Әтисенең бәлки гаебе дә булгандыр, ләкин ул вакытта анымоны аңламады Хәертдин. Үзе шахтада булса да, күңеле авылда, иркен басуларда, ямьле болыннарда, шаулы урманнарда, су буйларында чыр-чу килеп йөргән иптәшләре янында иде. Эшли торгач, күмер чабуга да ияләште, яңа дус-ишләр тапты, әмма күңел дигәне һаман кытыклап кына тора иде- игенче эшенең тәме, авылның яме үзенә тартты аны. Яшьли крестьян хезмәтен татып үсте бит ул. Тырмасын да тырмалады, чабагач тотып арыш сукты, чалгы белән печән чапты. Әтисе мулла Себергә озатылганын иптәшләре әйтеп язды. Ә барыбер туган туфрагы тартты. Юк. кирәкми аңа мәчете дә, әтисенең карал- ты-курасы да. Ашкынып, туган авылына кайтып керде, ерактан, бик ерактан сәлам бирде. Тик... тик сәламне алучы да, кайтаручыда булмады Тиешле кешеләрдән: «Урман кистерегез, урын бирегез, йорт салам, эш тоттырыгыз»,—дип үтенеп карады. Кая ул!.. Тотарга да сызарга иде тизрәк Донбассына. Юк, китмәде, үз авылында яшәргә теләде. Үзе китә белмәгәч, бер төнне Хәмзә ише бертөркем яшүсмер аны районга озатырга чыктылар. Галәмәт таза иде ул чакта Хәертдин, ике малайны бәргәләп ташлады да якындагы урманга шылды. Аннан — Донбасска. Якадан көн-төн күмер чабу башланды, тик бу озакка сузылмады, забойдан алып киттеләр: имеш, авылда комсомолларны кыйнап качкан. Шуның өчен еракка: Уралга, яна төзелеп килә торган Магнитогорские җибәрелде. Туганнарын эзләп тапты. Әтисе күптән вафат булган, энесе әйбәт кенә эшли, укый, завод сала, шәһәр төзи, яңа тормыш кора иде. Хәертдиннең үзенә дә ошап китте монда. Әмма күп тора алмады, забойлары үтереп сагындыра башлады, иптәшләрен юксынды, канына диярлек сеңгән күмер тартты. Түзмәде, алай итте.болай итте, ялынды-ял- варды, расчет альт яңадан Донбассына, йөрәгенә якын Прошкасы, Степановлары, Ухановлары янына ашкынып кайтты. Тормышы әйбәтләнде. эшләгән эше күңеленә рәхәтлек, җанына азык биреп торды. Буй-сын да, төс-бит тә сокланмаслык түгел иде. Күңеленә якын кызлар да очратты, ләкин өйләнми яшәде. Хатын алганда яше утызга җитә иде инде, һәм шул көннәрдән башлап, аның тормышы тагын ♦ артлы-киреле агарга тотынды. Ухановлар белән Ургылга килеп тә... 5 Боларны хәтта уйлап торуы да бик авыр... Менә конвейерныйда бер-бер артлы шартлау ишетелде. Хатыннар * да җыелып өлгерде. «Күз алдымнан югала торсагызчы!» дияргә тели < Хәертднн, сабыр холкы гына тотып кала. = — Забоегыз трах-бах ителгән, ни көтәсез тагы?!—диде ул каты та- = выш белән. 4 «Дөнья хәтле вакыт заяга үтте»,— дигәләп, бригада эш урынына таралды.°- — Чыннан да, ни тикле күмер чыгарыр идек инде, вакытында шарт- £ латып. һаваларны чистартып торгыза алсак,— дип офтанды Хәертднн х һәм, бер забойны үзе эшкәртмәкче булып. Хәмзә эшләгән забойга g юнәлде. Ул якынлашканда, Хәмзә күмер төяп маташа иде, десятнигын s күргәч, кулыннан көрәге төшеп китә язды. * — Я, таптыгызмы? — дип, Хәертднн йомшак тавыш белән сорады. * — Миңа хәтле Якуп өлгергән. Мунча чормасыннан сөйрәп төшергән үзләрен. — Сиздеңме? Тырышкан — табар, ташка кадак кагар, диләр. Шулаймы, агайэне? — Ул Хәмзәнең кулыннан көрәген сорап алды. — Бир әле монда? Мин төярмен, син тачка йөртерсең. Икәүләп забойны бик тиз «ялап» алырбыз.— Икеөч көрәк тутырып салуга, тачка тулды да. Хәмзә тачканы штрек буенча сузылган тактадан тәгәрәтеп алып китте. Уханов, гадәтенчә, җиде төн уртасында тагын бүлмәсендә утыра. Күзләре стенадагы участок картасына текәлгән: тиздән «Сивак»ны да файдалануга тапшырып булачак. Лавалар әзерләнеп бетә, конвейерный штрек күмер озатып торырлык дәрәҗәдә диярлек. Гөрләтеп күмер чыгара башларга да булыр иде, тимер юлның Ургылга тикле килеп җитмәве генә тоткарлый. Анысы да килеп җитәр, күмер дә агыла башлар, тик ул көннәрне үзенә күрергә насыйп булмаган икән. Бер атнадан китәргә дигән повестка кесәсендә инде... «Ә шахтерлар арасында аны искә алып сөйләрлек нинди ямьле һәм яхшы эшләре кала? Ниләр эшләнмәгән? Кайларда хаталар ясады?..» Өстәвенә, Марина... Ишек шакыдылар. Хатыны Зоя белән кызы Марина керде. Маринаның уң кулы терсәктән югары бәйләүле. Ябыгып, саргаеп киткән. Нинди таза, янып торган кыз иде. «Ярый, тиресе белән сөяге калса, ите үсәр. Ә менә намус дигән нәрсә!» Без> Коля, синең янга, ата янына килдек.Синең хөкемеңә мохтаҗ булдык. Уханов бүлмә буйлап йөренергә кереште, бераз гына «Сивак» картасы каршында басып торды, аннары Марина янына килеп утырды. Мин түгел, кызым, суд хөкем итәчәк. Барыбызның да йөзебезгә кызыллык төште. Мин фронтка кнтәм. Сугышта синең дә гаебеңне юарга тырышырмын. Ә менә үзең... Үзен ничек юар идең соң? Юатып тормыйм, соң инде. Теләгем шул: нык бул! Җебеп торма! Язмышыңа хүжа була бел! Тагын ни әйтим. Марина нәрсә дияргә дә белми утыра: гаепле, гаебе зур туганнары каршында. Карточкасыз ипи таратып, җинаять ясады. Сугышның мон дый мәрхәмәтсез яклары да булуын башына да китермәгән иде. Тормыштан гел яхшылык, шәфкать кенә көтеп яшәгән иде. Сыныклап ип» өләшеп, кешеләргә изгелек кылам дип уйлады. Өстенә чыкканын сизгәч, бер карангы төнне кибетен бикләп бик сон гына кайтырга чыкты һәм ипи пычагының очы белән терсәгеннән түбәнрәк жирдә җәрәхәт ясады да көндез сатылган ипи өчен жыелган талоннарны җиргә сипте, аннары үз-үзенй^онытып: «Каравыл, талыйлар!»—дип кычкырырга тотынды. Шулай талану вакыйгасы ясап, җиңел генә котылу иде исәбе. Бәлки ахыр чиктә нишләргә белмәүдән шулай артыгын кыланып җибәргәндер. Ничек кенә булмасын, аның гаебе ачылды. Беләк җәрәхәте- әкренләп төзәлер, ә менә йөрәк ярасы һаман ачыта. Зоя килеп кергәннән бирле елавыннан туктый алмыйча утыра, ә Маринаның инде елаудан күзләре шешенеп беткән. — Кызым, гаебеңне маңгай тирең белән юарсың. Барыбер шахтада эшләтәчәкләр. — дип куйды Зоя. кызын юаткан булып. — Юатма! —диде Уханов коры гына.— Ни чәчсәң —шуны урырсың. Суд кайчан була? — Иртәгә. Зоя белән Марина чыгып киткәч, Уханов яңадан стенадагы «Сивак* картасы каршына килеп басты. ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Гасырлар буе ташкүмер асрап яткырган таудан алып, жәйге эссе көннәрдә дә аяк баса алмаслык сазлык буйлап Ургыл елгасына хәтле басма җәелгән. Шушы басма янына урта яшьләрдәге бер хатын белән Якуп яшьләрендәге бер егет килеп туктады. Чемодан һәм төенчекләрен җиргә куйдылар да берәр кешенең юл күрсәтүен көтә башладылар. Үч иткәндәй, шактый вакыт килүче-китүче күренмәде. Салкын. Эңгер-меңгер чак. Көн саен төшә торган зәңгәр томан җир өстен каплаган. — Әни. карале, диңгез! Диңгез җәелә түгелме?—диде егет, бармагы белән елга ягына күрсәтеп. Әнисе нидер мыгырдап чукынып алды. — Алла саклый күрсен! Әҗәлдән котылдык дигәндә генә, килеп җиткәч, батып үләргә язмасын! Әкрен генә, курка-курка гына басма буйлап киттеләр. Чакрым чамасы үткәч, каршыларына яшь кенә кызлар һәм үсмер малайлар очрады. Алар туктадылар да ят кешеләрне сырып алдылар, берсеннән-берсе уздырып сорый башладылар: — Исәнмесез! Кайдан килдегез? — ФЗОгамы? Шахтагамы? Егет үзләренең Донбасстан Свердловскига, аннары монда, Уханов- ларга килүләрен әйтте. Хәмзә аның Якупныкы шикелле таза гәүдәсенә күз йөртеп алды. — Безнең «Сивакжка сора, яме? Шахтада иң алдынгы участок ул. — Рәсем ясый белмисеңме? — диде икенче малай.— «Чаланык»ка керсәң, стена газетына сурәтләр ясар идең. Безгә художник бик кирәк. — Мин музыкант. Рояльдә уйныйм. Кайсы участокта бар ул? — диде егет. — Бездә рояль юк, сугыш беткәч булачак. Шахтада вагонеткалар белән уйнарсың, кәйлә-көрәк тотып юанырсың. — Моны әйткән кызның төркем арасыннан башы да күренми иде. Малайлар өерелешеп китә башлагач, хатын Хәмзәнең чабуыннан эләктереп туктатты. — Карале, кечкенәм, безнең әйберләрне Ухановларга кадәр илтсәгез, колбаса ашатыр идем. Хәмзә башын чайкады: юк, колбасаң үзеңә булсын, шуны вәгъдә итмәсәң, бәлки ярдәм йөзеннән илтеп куяр идем. ...Бара-бара Ургылга килеп терәлгәч, юан-юан бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы йорт каршында туктап калдылар. Әйтүләренә караганда, Зоялар өе шушы булырга охшый. Тәрәзәдән күреп калган Мари- ф на каршыларына йөгереп чыкты: күптән көтә иде ул кадерле кунаклар- _ ларны. з Исән-сау килдегезме, Настасья Петровна? Андрей? Исәнме- £ сез! — Шулай дигәч, әйберләрен күтәрешеп өйгә алып керде. . — Юл газабы — гүр газабы инде ул. Шулай да без алай ук газап чикмәдек, поездларда тыгын булса да, акча барысын хәл итте. Марина кабалана-кабалана чәй әзерләргә кереште, янып торган ң мичкә күмер өстәде. ч — Зоя Ивановна кайда? Оксана? — дип сорады Настя. — Яңарак кына төнге сменага киттеләр. Забойда эшлиләр. Мин дә * шунда эшли башладым. * Шаккатты Настя: ничек инде хатын-кыз җир астында эшләсен! Го- s мер булмаганны! Николай Иванович, начальник башы белән.. Настя зур х күзләрен тутырып өй эчен күзәтте. Бөтен стенага, түшәмгә дәү-дәү кып- * кызыл роза чәчәкләре төшкән чуар обой ябыштырылган. Бер кырый- х да —тимер карават, икенче кырыйда — агачы. Уртада—клеенка җәелгән өстәл. Түрдә — китап шкафы. Күрше бүлмәгә чыга торган ишеккә чаршау корылган. Тәрәзә пәрдәләре дә ак ситсыдан гына. Бөтен нәрсә гади, бер дә начальник йорты димәссең. — Әтине озатканга айдан артык инде. Япон чигендә хезмәт итә. Мәскәү янына күчерүләрен сорап рапорт язган. Шушы арада гына хаты килде, — дип сөйләп китте. Монда үзләренә ошавын, сугыш чык маган булса, бик зур матур гына шәһәр калкып чыгарын әйтте. Настя, чемодан актарып, урындыкка киемнәр элә башлады: өстен злыштырмакчы. Марина чаршауны шыпырт кына икегә аерып күрше бүлмәгә шылды, аның артыннан Андрей да иярде. — Марина, үлә язып сагындым сине, — диде егет. — Үзем дә... Әкрен, әниең ишетер... Көттем... Көттем. Настя олы якта иде, аларның үбешкәннәрен күрмәде, тавышларын гына ишетте. Улының бу кызга мәхәббәте барлыгын Донбасста чакта ук яхшы белә иде ул, мона чаклы хат алышып тордылар. Свердловски- дан китүләре дә улы шушында каерудан иде, фатир булмау — сылтау гына. Кече якта яшьләр һаман серләшәләр әле. — Синең янда булгач, таш кисәргә дә әзер, күмер нәрсә ул! Забойга керәм, файдам күбрәк тияр. Егетнең анасы куанып утыра, менә бит: аркылыны буйга алып салмаган иркә бер малай иде, хәзер әнә ничек кылана, әтисе шикелле, монысына да шахта җене кагыла. Андрей, уч төпләрен кашып: __ Кулларым кычыта, аякларым синең янга атлыга, — диде, кызны үпмәкче булды. — Я, җитәр!—дип, кыз аны җиңелчә генә этеп җибәрде.— Әнә чәйнек быгырдый, кайнады бугай,— дип, олы якка чәйнек чыгарды. Аның артыннан Андрей да иярде. Өстәл тулы ризык: берничә телем юка гына колбаса, соя кабартмасы, мүк җиләге вареньесе, ярты бөтен чамасы ипи. Марина, чынаякларга чәй сала-сала. кунакларны кыстады: — Настасья Петровна, эчегез! Җылынып китәрсез. Аннан соң ял итәрсез. Иртәгә әни кайткач, эш юлларбыз. Настя куанып бетә алмын; сау-сәламәт килеп җиттеләр ич. Эшкә дә керерләр, икмәк карточкасы да алырлар, тормышлары яңадан кәйләнер.. — Василий Федоровичның хәбәре бармы сон? — дип сорады Марина Андрейның әтисе турында. — Юк шул... Бәлки ул партизандыр. Иптәшләре шулайрак әйттеләр. — Миңа монда ошый, —диде Андрей, туеп урыныннан кузгалгач,— Ап-ак йортларыгыз күңелгә бер ямь өсти. Коры җирдә диңгез жәелеп ята Шуны ерып әкияттәге кебек алга барасың. Ошый, бик ошый... — Әйтерең бармы!'—дип куйды әнисе. Эченнән: «Беләбез кем ошаганын»,— дип уйлады. Маринага күз төшерде: әтисе кебек олы гәүдәле таза кыз. Төскә-биткә дә ярыйсы. Тик бик ябыккан. Забойда эшләү җиңел түгелдер, күрәсең. Икенче көнне Настя белән Андрейга баракта аерым бүлмә бирделәр. Настяны, үз теләге белән, мунчада кием киптерүче, ә Андрейны эстакадада күмер арасыннан таш чүпләп торучы итеп куйдылар. Менә Хәмзә атна буе инде коногон булып эшли. Моңарчы олылар фзочыларны «матрос» яки «кавалер» дип йөртәләр иде. Хәзер ана «ка- валерист»диләр. Куана егет: теләгенә иреште, исеме генә дә ни тора — ка-ва-ле-рист! Җир өстендә шулай диләр. Ә шахтада һәммәсе: «Коногон! Вагон давай!» дип кенә акыра. Исемфамилиясе бөтенләй юк диярсең. Ничаклы акырсалар да, үпкәләми ул, җәберсенми, әлегә хәтере калырлык урыны да юк. Йөкне һаман вакытында чыгарып, шахтерларга буш вагонетка төткәзә алмый. Хәер, бүтән смена коногоннары да баш штрек тулы йөк калдырып кайтып китәләр. «Эх, Казанга бара торган шикелле туп-туры төзек тимер юл булсын иде!» — ди Хәмзә үз- үзенә. Менә бүген дә ашханәдә ашын тәлинкә читеннән генә күтәреп чүмерде дә, йодрык хәтле арыш ипиен куенына кыстырып, Акбүзе янына элдертте. Килүгә үк аргамагы алдына нормага тиешле бер кочак печән салды, бүтән юк, нормаң шушы гына, диде аңа. Атлар караучыдан бер бүрек солы алып китереп салды. Әнә, бахбай иреннәрен селке- тә-селкетә солы чәйни, ә хуҗасы куенындагы ипиен алып, бик тәмләп кенә, валчыгын да төшермичә, тагарак башына артын төртеп ашап утыра. Малкай, ипи исен сизеп, иясенең кулына үрелә, йомшак иреннәре белән уч төбен ялый: ипи сорый. Хуҗасы бармак башы хәтле генә өзеп каптыра: ипи минем үземә кирәк, әнә, печән күшә, су чүмер! Штреккә яңа чапкан тәмле печән исе таралган. Хәмзә күңеле белән күптән шул печәнне чапкан ямьле болыннарга кайтып киткән. Әтисе белән әнисе дә, сеңелләре дә шунда: кайсы печән чаба, кайсы тырма белән элек чапканны кабарта. Баш очында ук кояш кыздыра, маңгайдан тир ага, әрәмәдә кошлар сайраша. Бик күңелле. Бөтен кеше болында. Арба астындагы әбәт чиләгеннән салкын әйрән эчәсең дә арганнар әллә кая китә дә югала. Үзенең арбага төяп стансага олау-олау печән ташыганы бар. Вагоннарга төяп менә кайларга китерәләр икән аны. Акбүз ише шахтер атларны туйдыру өчен икән... Икесенең дә ризыгы кече телләренә дә йокмый, шулай да күңелләре көрәйгән шикелле. Акыллы малкаен җитәкләп, Хәмзә абзардан баш штреккә чыга, юлдашына бертуктаусыз такылдый: «Сиңа монда рәхәт,— ди.— Ә Донбасста атлар, бичаралар, жир астында җан бирәләр. Аларны өскә чыгарырга ярамый, шундук сукыраялар». Акбүз, аңлаган сыман, башын чайкап бара, ә иясе уйга баткан. Бүген без шахтерларны «Вагон давай!» дип акыртмаска тиеш. Әмәлен таптым, ахры. Син аяк өсте булса да 48 — Өйләнмәс иде, хатыны ашханәдә пешекче бит. Тамак ул янган утка да кертер. Бераздан йөгерә-йөгерә Петя үзе килеп җитте, мышный-мышный эшкә тотынды. Малайлар аны ирештерә башладылар. — Петя! Яшь кияү... — Яшь кияү! Балагыз ничәү?.. һәммәсе бирелеп иол төзәтә: чүкечләре шак-шок, шак-шок итә. Ломнары лап-лоп. топ-топ итә. Аяклары су эчендә лаштыр-лоштыр, лоштыр- лаштыр. Ә Хәмзә, гадәттәгечә, биш вагонеткасын тагып, арткысының буферына баса да Акбүзен куалап китеп бара. Кулында дилбегәсе дә, чыбыркысы да юк: кирәкми алар, мал да җылы сүзне аңлый лабаса. Вагонеткалар шыгырдый, дөберди, рельслар калтырана, дер-дер селкенә. Тәгәрмәчләр, рельстан менә ычкынам, менә ычкынам дип, кылдый- былдый киләләр. Кызулыкны тырнак очы хәтле генә арттырсаң да, бишесе берьюлы пычракка кереп батар кебек. Болай таракай шикелле кыймылдасаң, шахтада мәңгегә вагонетка кытлыгы бетәчәк түгел. «Әллә унны тагып карыйбызмы, бахбай?» — ди Хәмзә, атының ялыннан иркәләп. — Юкса, эшләр хөрти безнең, коры хыялый булып кына калырбыз». Тышта йөклеләрен калдырды да, бушларын тагып, люк янына ките- тереп куйды. Люковойлар сукраналар: «Коногон итеп куйдылар бер корчаңгыны. Коногон! Вагон давай!» Менә Хәмзә хыялыннан шашып берьюлы унны тага: «Акбүз бирешмәс,— ди. — ә юл түзәрме? Рельслар? Ни булса булыр, сынап карарга кирәк. Ятып калганчы атып калырга... Шундук икенче уй килә: таш урынына баш ярсаң? Үр төшкәндә унысын берьюлы аударып, бөтен баш штрекне томаласаң? Ул чагында участокта эш тукталачак. Каш ясыйм дип күз чыгару була түгелме, ахмак!..» — Чаптырдык, дөлдел, биш белән! — Ә колак төбендә кемдер тукый кебек: «Кыюрак кылан, егет икәнсең егет бул, батыр бул!» Менә хәзер бахбай унны өстери. Көчәнә, тырмаша, әмма тарта. «Өстерә, җанкаем, тарта күр! Азга гына түз, тиздән үр төшәсе». Менә үр өсте. ’ йоклап калырга ярамый, атны куаларга, үрдән барлык көчкә чаптырып төшәргә кирәк тә очынып каршыдагы үргә дә менеп китәргә!.. 4. «К. У.» J* И. п₽м к**ткәнд®’ кичә мин гамәлдән чыккан юлны караштыргалап йөр- 5* * штән бушаган иптәшләрем юл төзәтергә килербез дип калдылар. 1>ү- н, аргамагым, эш синнән тора. Әмәлем гамәлгә ашса, тагын ипи каптырырмын...» Олы юлга чыксалар, бөтен штрек йөкле вагонеткалар белән тулган, люковоилар, гадәттәгечә, тамак ярып акыра. Ә бүген Хәмзәнең алар- га исе китми, иптәшләренең юл төзәтергә килгәннәрен көтә, шул яктан күзләрен алмын. Әнә кәйләләре шалтырый, утлары җемелди, малайлар икәнлеген шаяра-шаяра һавага чүкеч чөюләре үк әйтеп тора. Килепҗитәр-житмәс үк берсе: !?ЙДаН башлыйк, Хәмзушка? — дип сорады. Иртән сөйләшкәнчә, стрелкадан тотыныгыз, баткакка тикле. Аннан күз күрер. Тәки юк. Килмәстер, ахры, — диде берсе, кемнедер булса көтә иде, ахры. — Петя кайда?—дип сорады Хәмзә. — Яшь хатын кочагында, — диде кайсыдыр. Яшь сиңа! Ир кеше булса, ул хатынның сакалы биленә җиткән булыр иде инде... Малайлар шаркылдарга кереште, Петяның үзеннән шактый олы хатынга йортка керүен ошатып бетермиләр иде. Кызып-кызып кайсыдыр сөйли: ХӘКИМ ХӘПРУЛЛИН ф УРГЫЛ 49 Хәмзә җилкәсе белән алгы вагонетка читеннән этеп бара, атына булыша, ә үзенең тез буыннары калтырый. Аяклары чыптыр-чыптыр пычрак ера, аны сизми дә ул хәзер. Әмәле акланса, бөтенесе онытылачак, эчкә җылы керәчәк, кайгыны шатлык күмеп китәчәк. Менә шушылар хакына гына да теләккә омтылырга ярый. Сонгы үрне менгәч, эчләр җиңеләеп китте, хәзер Акбүз ярыйсы гына юртып бара, ә Хәмзә нәтиҗә ясый: үрне чаптырып төшәргә дә икенчесенә хуттан менеп тә китәргә кирәк икән. Малайлар терәүләр арасына посып состав узганын көтәләр, берсе вагонеткалар саный: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... «Әле тагын бар!» — Эй, Хәмзушка, ялгыш таккансың ич. — Нишләвең бу?! — Башың ике мәллә? Берсен-берсе узыша-узыша, ат артыннан чабалар. Хәмзәнең чабуыннан тарталар. — Ычкындыр яхшы чакта! Десятник күргәнче... — Юри таккан ул, юри. — Юаштан юан чыга. Сазлыкка мәтәлеп төшмәсә генә ярар иде. Хәмзә атын туктатты. Бу төштә һәр вакыт рельслар пычрак астында ята, су тонып тора. Ничаклы гына ком-таш тутырмасыннар, шпаллары* «иләре белән рельслар калтырана, рельсның берсе бата, икенчесе күтәрелә. шушында кайчакларда вагонеткалар да аугалый. Шушы калтыравык җирдән курыккан иде барысы да. Ничек итеп составны уздырып җибәрергә моннан? Малайлар катып калган. Хәмзәнең нишләрен күзәтәләр иде. — Әйдә, тәвәккәллә! — диде Петя. — Бик акрын гына кузгат. Ни күрсәк бергә күрербез. — Егет булсаң, дегет булма! Хәмзә яңадан бу калтыравыкны карап килде, нибары ун-унбиш адымлап кына үзе, ә ничаклы котны очыра. «Бишәрләп ике тапкыр чыгарырга кирәк булыр». Составны урталай бүлеп, атны куалап кереп китте. Әкрен, бик әкрен. Шулай да бер вагонетка рельстан төшеп, тәгәрмәчләре пычракка батты. Азаплана-азаплана, җыйнаулашып күтәреп куйдылар. Составны икегә бүлеп чыгарып бетергәч, яңадан унны бергә такты да тышка таба чаптыртты гына. Малайлар аның артыннан йөгерәләр, кычкыралар: «Менә ул кем коногон! Күптән куясы булган!» — диләр. Хәмзәнең маңгаена тир бәреп чыккан, шатлык тире. Кысан штрекләр иркенәеп киткән кебек, баш штректә кинәт кояш балкый башлаган сыман тоела. Хәертдин, һаман яңа лава тирәсендә чуалганлыктан, баш штреккә төшеп йөри алмаган иде. Ярты смена беткәндә генә люк янына төште: коногон йөк көтеп утыра. Аннан да ерак түгел малайлар юл төзәтә иде. Хәертдин шаккатты «Менә сиңа кавалерист! Ахыр заман галәмәтедәр бу! Юк, болар чынлап торып эшләргә килмәгән». Бераз карап торгач: — Тиздән үз сменагызга киләсе. Кайчан ял итәрсез? А ну, марш!— дип боерды. Тау итәкләрендә таш кыя ярыкларына кәкре-бөкре тамырларын батырып үскән карагай агачларының ылыслары саргайды, шулай да әле һаман коелмый. Ургыл буендагы таллар, усаклар да яшел киемнәрен күптән салдылар, фәкать чыршы гына ямь-яшел килеш утыра бирә. Ә кыш дигәне бер караңгы төнне әллә кайдан шатырдап килеп чыкты аа таң атканчы бөтен җир өстен ак җәймәсе белән каплап алды, һәм сугыш авырлыклары өстенә үзенең мәрхәмәтсез суыгын кешеләр өсте- нә китереп аударды. Ә кешеләр, түзә генә түгел, аяк басмаслык сазлыклар, җәнлек тә үрмәләп менә алмаслык текә таулар һәм чытырманнар аркылы олы шәһәрдән бирегә хәтле тимер юл салып китерде. Урман һәм таулар яңгыратып ыргылган поезд белән бергә бу якларга, кышкы салкын дип тормыйча, илнең йөрәк җылысы килеп җитте. Шушы җылы- ♦ ны тоеп, шахтерлар, Мәскәү яныннан фашистларны куып китү көненә багышлап, Беренче шахтаны файдалануга тапшырдылар. Хәзер вагоннарга төялеп илнең төрле завод-фабрикаларына, калаларына, йорт- k ларына, электр станцияләренә шахтерның йөрәк җылысы — ташкүмер озатыла. Степанов бер сменага десятник итеп яңарак кына курста укып кайткан Якупны куйды. Десятник ул — җир астында тау эшләре» остасы, хәвефхәтәрсез күмер чыгаруда да, кешеләр белән мөнәсәбәтендә дә һәм әйбәт оештыручы буларак та барысына үрнәк күрсәтергә тиеш. Якуп шахта эшләрен ярыйсы гына белә, курста бераз чарлап та җибәргәннәр үзен, һәм ул мондый авыр эшне теләп диярлек алды. Хәзер ул Степановның уң кулы. Зоя бригадасын Степанов Якупка тапшырды. Менә ул айга якын инде шул бригада белән ярыйсы гына эшләп килә. Соңгы вакытларда аның бигрәк тә алны-артны карамыйча алга ыргылган көннәре. Степановны бөтен Ургыл шахтерлары исеменнән өлкә үзәгенә җибәргәннәр иде. Ул, «Беренче шахта»ның парторгы һәм иң өлкән шахтер буларак, шәһәрдә бик зур эш башкарып чыкты. Фронтка җылы киемнәр җыю башлангач, аны шул комиссиянең председателе итеп куйдылар. Җылы киемгә мондагы шахтерлар үзләре дә мохтаҗ булганлыктан, Степанов танк колоннасына акча җыеп тапшыру тәкъдиме кертте һәм тиз арада шактый акча да җыеп өлгерде. Якуп белән Хәмзә дә өйләренә җибәрергә дигән акчаларын шул фондка тапшырдылар. Менә шул фондны илтү өчен дип китте анда Степанов. Шахта начальнигы Михайлов үзе килеп Якуп белән «Сивакжтагы бөтен забойларны айкап чыкты. Механизмнар төзек, забойларда шактый күмер шартлатылган иде. Михайлов күзенә төшеп торган куе кара кашларын өскә таба күтәрде дә — Бернигә карамастан план үтәлгән булсын!—дип, шахтадан чыгып китте. Боерык бирүе җиңел, ләкин каян алырга соң ул планны? Әллә бүге» бөтен забойщикларны да лавага гына куяргамы? Аннан күмер күбрәк бирелә. Ә штрекләр әзерләргә бер-ике генә забойщик куеп торырга да ярый. Хәер, Степанов соңыннан сизенәчәк, колакны борачак, тик ул берәр атнасыз кайтмас әле. Ул барында тыныч иде күңеле, таяныр кешесе бар иде, аның белән күзгә-күз карап сөйләшеп була иде. Ә Михай лов усал, артык җәелеп китми, таләп итә генә белә. Бүген йакләмәне үти алмаса, аның каршысында калтырана-калтырана басып торырга туры киләчәк. Якуп Михайловның әле өскә чыгып китмәгәнен яхшы белә, ярты төнгә хәтле диярлек шахтаның башка участокларын да урап чыгачак. Ник дисәң, алардан күмер «Сивакжа караганда күп тапкыр- артыграк чыгарыла, анда катлам биек, күбрәк ирләр эшли. Эх. хәерле төн булсын иде дә, бөтен теләкләре тормышка ашсын иде Якупның, йөкләмәсе арттырып үтәлсен иде... Иң башта Якуп Марина забоена тукталды. Шахтада баш штрекне олы юл дияргә була. Шушыннан төрле якка эрелеваклы штрекләр кереп китә, шул юллар белән бөтен шахта эче челтәрләнеп беткән. Баш штрек буйлап шахтерлар бергәләп барырга ХӘКИМ ХӘПРУЛЛИН УРГЫЛ чыгалар, бара-бара кайсы кая үз юлы белән тарала. Штрекләрдә икәүләшеп яки берәмләп кенә эшлиләр. Төрле штрекләрдә һәм лавадан чыгарылган барлык күмер һәм таш-ком шушында җыйнала. Баш штреккә тимер юл салына һәм шул юл буйлатып вагонеткалар дөбер- дәтә-дөбердәтә атлар йөри. «Сивак»та иң яман җир бүгенге көндә кай төштә дип сорасалар, икеләнмичә, Марина эшләгән шушы забойны күрсәтергә була. Баш штрек иң озын гәүдәле кешеләрдән дә биегрәк булырга тиеш. Күмер катламы бүтән штрекләрдәге хәтле генә, әмма монда күмер катламын гына алу җитми, аның астында яткан метр ярым калынлыгындагы таш катламын да шартлатып, вагонеткаларга төяп өскә чыгарып түгәргә туры килә. Күмерне бер смена төясә, икенчесе шул таш белән иза чигә. Шушы баш штрекненг соңгы ун-унбиш метры диңгез төбенә туры килгән диярсең, бертуктаусыз өстенә чиләкләп яңгыр коя, аяк асты тубыктан пычрак, йодрык кадәрле генә таш кисәкләре дә чуендай авыр. Көрәк тотып төяргә генә керешәсең, беләкләрең буйлап бөтен тәнеңә суык су ага башлый. Барыннан да яманы—шартлатканнан соң сәгатьләр буе зәп- зәнгәр төтен забойдан бик озак китмичә тора, иртәрәк килеп керсәң, тыныңны буа. Якуп килеп туктады, забойга күз салды, тетрәнеп китте. Марина эчке күлмәктәй генә калган, өстеннән пар күтәрелә, зәп-зәңгәр төтен, пар эченнән нишләгәне дә күренми, аркасыннан ике толым чәче асылынып төшкән дә очлары су өстендә йөзә. Көчәнә-көчәнә олы гына бер таш кисәген вагонеткага салырга азаплана икән. Тирән итеп сулады да тиргә, пычракка манчылган битен юеш кул сырты белән сөртеп алды, бернәрсәгә дә игътибар итмичә, яңадан шул ук ташка ябышты. Якупның күзләре әчетә башлады, тыны буылды, ютәлләп тә куйды. — Тукта дим! Шушында аяктан егылырга телисеңме әллә?! — Якуп ярыйсы гына каты итеп әйтте.— Бар, саф һавага чыгып, бераз хәл ал! Марина иелгән җиреннән әкрен генә күтәрелеп, чыраен сыта-сыта, сыңар кулы белән билен тотты, икенчесе белән вагонетканы капшады. Вагонетка туптулы иде. Шунда гына ул Якупка күтәрелеп карады. Чырае яктыра төште, әмма бу Якупны күрүдән түгел, в.агонеткасын тутырудан иде. Килеп-китеп йөргән кешегә игътибар итми Марина, йөрәге яралы аның. Ул ярага тияргә, аны яңартырга ярамый. Шулай да бар бит әле дөньяда кайбер телчән бәндәләр, теләпме-теләмичәме, шул җәрәхәткә кагылгалыйлар да тоз сибеп әчеттерәләр. Шундыйлардан читкә, бик читкә качып котылмакчы Марина. Әмма Якуп мондый нечкәлекләргә төшенми, аны кызгана гына. Маринаның шахтага беренче килеп кергәч көннәрен исенә төшерде. Әтисе шикелле күкрәк киереп, бераз гына усалрак чырай белән керер иде ул нарядныйга, шулай да йомшак холыклы икәнлеген бик тиз сиздерде. Шулай беркөнне иртән наряд биргәндә чираты буенча Фатыйма шушы забойга барырга тиеш иде. Марина: «Мин үзем генә барам анда», — диде. Степанов та, Хәертдин дә аптырашта калдылар. Чөнки монда барырга һич тә атлыгып торучы юк, барысы да җәза алган шикелле генә риза булалар иде. «Чиратың җиткәч, сеңелем, чиратың»,—диде Хәертдин. Марина бик кыю гына: «Әгәр дә мин бүген теләсәм?» — диде. «Ай, җанкисәгем, бәбчегем, барсаң барырсың, тик ярдәмгә кемне бирик?» — диде. Степанов Маринаның усал телләрдән, аларның күзләреннән котылырга теләгәнен белми иде. «Берәү дә кирәкми, үзем генә», — диде Марина. Шулай итеп ул теләгенә иреште. Үзен шушы авыр эшкә корбан итеп, олы хатыннарны авыр эштән коткарырга теләгәндер ул бәлки. Тик монысын берәү дә төпченеп тормады. шулай да Фатыйма ишеләр аны ихтирам итә башладылар. Макталып десятниклар теленә дә керде. Якупка Марина ошый иде. Гомумән, ул эшкә булганнарны, ныкларны ярата. Менә айга якын инде Марина шушы забойда. Ничә килмә аның янына, гел эшләвен белер. Менә бүген дә забойның җилләп беткәнен көтеп тормаган, төтен эченә барып кергән дә көрәгенә ябышкан. Якуп каршында и кәсеннән-җебен ә тикле чыланган, манма тиргә баткан, эчке күлмәк итәген брезент чалбар эченә кыстырган, калку күк- ♦ рәкле, нык беләкле яшь кыз басып тора. Үзе еш-еш тын ала, битләре ч кап-кара, маңгаеннан, кашларыннан тамчылар тәгәри. Су тамчылары- £ мы, әллә күз яшьләреме? Дәшмәде ул Якупка, күз сирвеп карап алды £ • да аякларын шпалларга терәп, көчәнә-көчәнә, вагонетканы урыныннан ф кузгатты. Аякларын пычрактан кубарып алыр хәле юк, күренеп тора: _ тез буыннары бераз калтырый. Якуп әле һаман аны аңламыйча сәерсе- а неп карап тора иде, тик вагонетка урыныннан кузгалгач кына,- икәүләп ч этеп киттеләр. Илле метрлап ара узгач, вагонетка икенчеләренә доң- * гылдап килеп бәрелде. Монда, икенче юлда, бушлары да бар. Марина а. шундук бушына ябышты, этеп кире китәргә кереште. £ — Марина, саф һавада утырып бераз ял итсәңче,—диде Якуп чын х күңелдән.— Җитешерсең әле, лавада яна гына эшкә керештеләр. Ап-ак тешләрен елтыратып, Марина берничә генә сүз әйтте. s — Үземнекен бетерсәм, Оксанага булышасым бар, Яша. — Марина, тукта әле! х — Нәрсә тагы? — Иртәгә лавага чыгарсың, бригадага, әниең янына. Инде бит бер ай монда интегәсең. — Анысын үзем белермен, — дип, Марина китеп тә барды. . Менә аңла инде син аны, егет. Бер караганда, горур кебек, ә бәлки гөнаһысын тир белән юмакчыдыр. Бәлки забой түренә вагонеткасын китереп җиткерер дә терәүгә йөзе белән капланып үкси-үкси еларга керешер, эчендәге барлык хәсрәтләрен шулай күз яше белән түгеп забойда ялгызы гына коенадыр, әле төзәлеп җитә алмаган җәрәхәтенә җиңелрәк булып китәдер... Монда аны елый-елый шешенеп бетсә дә күрүче юк, янына килеп сорашучы, үгетләүче-юатучы юк. Барыннан да бигрәк, әнисе йөрәгенә тоз сипми. «Иртәгә үк, Степанов кайтса, моны лавага алырга кирәк», —дип куйды Якуп. Якуп, бер забойдан чыгып икенчесенә керә-керә, Оксана забоена якынлашты. Күңеле төшенке түгел аның: колашалар тулы күмер агыла, люк астында вагонетка артыннан вагонетка куела тора. Әнә, Хәмзә икенче составны алып китеп бара. Болай булгач, шәп! Менә Оксана эшли торган забой. Монда астан да, өстән дә су саркый, күмер юеш, таштай авыр, көрәккә элеп вагонеткага сала башлауга, лачкылдап өстеңә апара коела. Моңарчы бу штректә икешәр забойщик эшләп килде ә бүген шуларның берсен лавага җибәрде Якуп, күмер агыла торган җиргә. Ул килгәндә. Оксана резинкасына тулган суны түгеп утыра иде, бөтенләй ялан аяк калган. — Ну, иптәш Уханова. ничәнчесен төйисең? Оксана дәшмәде, су түгүендә дәвам итте. Башын кыйгач салган, каскасы астыннан чәч толымнары асылынган. Үзенең өстеннән пар күтәрелә, бөтен өсте манып алгандай юеш. «Бик кәперәйсәң шулай була ул», —диде Якуп үз-үзенә һәм моннан ике атна чамасы булган хәлне исенә төшерде. Шулай шәһәргә беренче поезд килгән көн иде. Шул ук көнне Беренче шахта файдалануга тапшырылды. Ә кичен клубта тантаналы җыелыш булды кайберәүләргә бүләкләр, Мактау кәгазьләре бирелде, рәх мәтләр әйтелде. Андыйлар арасында Якуп та бар иде. Тантана өлеше- тәмамлангач, кайсы утырып концерт башланганны көтә, берәүләре буфетта соя күмәченә чират тора, икенчеләре өстәлдә газета-журнал актара. Тантаналы кичәдә катнашучыларга икешәр йөз грамм кәгазьле конфет та бирелде. Оксана конфетка дип буфет алдында чиратка баскан, матурлыгы белән Ургыл буйлап баржага утырып менгән чагын хәтерләтә иде. Якуп талонга тигән костюмын, аягына кызыл төстәге ботинка кигән иде. Оксана чиратыннан чыгып залга атлауга, Якуп аңа конфет төргәге тоттырды, концерт башланганчы клуб әйләнәли йөреп килергә тәкъдим итте. Урамга чыктылар. Бөтен эскәмияләрне яшьләр биләп бетергән. Яфрак-яфрак кар ява. Клуб эченнән оркестр моңы сибелә. Култыклашып, берничә тапкыр клуб әйләнәсен уратып килгәч, Якуп дуамал гына: — Мин синең белән гел бергә булыр идем, Оксана, — диде. Тегесе күзләрен зур ачып, егеткә күтәрелеп карады. — Миннән башкаларың да җитәсе, Яша. Эчкә керергә өндәп кыңгырау шалтырый башлауга, Якуп Оксананы кинәт кочып алды да шашынып үбәргә кереште, ә Оксана, аның кочагыннан оста гына ычкынып, конфет төргәген Якупның аяк астына ыргытты һәм йөгереп китеп тә барды. Шул чакта аның: «Иптәш Әхмәтҗа- нов, мин сезне мондый тупас дип уйламаган идем, бөтенләй Хәмзушкага охшамагансыз. Конфетыгыз да, үзегез дә хаҗәт түгел!» — дигән сүзләре әле дә колак төбендә генә яңгырый кебек... Менә кайчаннан бирле Якуп аңлый алмый, үзен түгел, Оксананы* гаепли: «Ярый, кызый, карарбыз кемнең кирәкмәгәнен, минем кул астында эшләячәксең»,—ди ул үзенә. Шул көннән башлап, Оксананы* ялгызын гына әһәмияте кимрәк булган забойларга җибәрә... — Бүген кич айны күзәтергә чыгабызмы? — диде ул, Оксана янына килеп җитүгә, авыз чите белән генә көлемсерәп. Оксана, аңа җитен чәчәгедәй зәңгәр күзләрен күтәреп, мыскыллап-' карап куйды, үзе бер сүз дә дәшмәде. — Мин сиңа чынлап әйткән идем, нигә аңламыйсың икән? — Әллә егетләрне без Мактау тактасында эленеп торулары өчен» генә яратабызмы, Яша? Күчмә кызыл флаг җилфердәтеп йөрүләре хакынамы? Берне түгел, унны җилфердәтсәң дә, бу дорфа килешең белән* яраттыра алмассың, Яша. — Оксаночка, мин бит гел сине генә уйлыйм... — Таняның иреннән хат килгән. Алешасы исән икән. Өстенә кайнар су сипкәндәй, Якуп дерелдәп китте. Оксана кабатлап әйтте: — Әйе, әйе. Кичә генә хат алды. Бик тә авыр аңа хәзер. Тәмам диваналанып беткән.— Бераздан пышылдап өстәде: — Синең дә гөнаһың»- юк түгел... — Үлгәннәр беркайчан да кайтмыйлар, — диде Якуп, һаман ышанмыйча, әкрен генә атлап баш штреккә чыкты, лавага таба юнәлде. Колашалар дөберди, лава гөрләп эшли, күмер агыла. Шәп бара ич- эшләр. Әй, яшь десятник! Биредә сезне нинди хәвеф сагалап ятканын белмисең шул әле син... * * * Якуп күздән югалгач, Оксана ат башы хәтле күмер кисәген кәйлә белән вакларга тотынды. Аннары маңгаена төшкән чәчләрен сыпырып, битендәге тир тамчыларын күлмәк итәгенә сөртте дә вагонетка кырыена сөялде. Күз алдына тантаналы кичә көне, клуб яны килеп басты. Әйе, Яша ул чакта барлык егетләр арасында тазалыгы, матурлыгы белән* •л^ „ Т °Ра 2 1Де‘ Карашлары ягымлы, сөенече йөзенә чыккан идез у кәгазе бирделәр бит аңа. Ул көнне бөтен халык шат иде. Авыр сугыш елларында да туган ил шахтерларны онытмый, олылап хөрмәтли. Урамнар да матур итеп бизәлгән, бөтен Ургыл чын бәйрәм төсен алган иде. Ьоларның тәэсире генә түгел, ниндидер бүтән ягымлылык ■бөркелә иде ул көнне Яшадан. Конфет төргәген дә бәлки йөрәге куш- ♦ канга сузгандыр, ә үзе йөрәккә үтеп керә алмады. Нишләп алай? Хә- ч зергә белми Оксана. Хәзер ул сызлана гына: кем дип уйлый мине? S 1анясы шикелле, мине дә кочып үбәргә ярый ди микән? Кимсетә ди- £ сән, бүген азрак оялган да кебек тоела. Әллә яратамы? Яратса, нишләп < болаи гөрбиян?.. Оксана яңадан кәйләсен алып, күмер кисәген чит-читләп киткәләп s төшерергә тотынды. Шул чак йодрык кадәрле кыйпылчык уң аягының баш бармагына килеп бәрелде дә, Оксана куркудан чырылдап куйды. Бармак башы уелган, тырнагы купкан, кан саркый иде. Моңарчы аңа “• •бер ялгызы гына ябылуда яткан шикелле азаплы иде, ә хәзер бөтенләй үк шомлы тоелды. Чатанлый-чатанлый, баш штреккә таба китте... х * * « х Ә бу вакытта фажига куерганнан-куера бара иде. Прошка начальникка шалтыратасы урында, күмер өеме өстенә утырып, десятник килгәнен көтә бирде. Шартламый калган детонаторны бергәләп эзләмәкче иде. Күңелендә һаман: «Ходаем үзен сакла! Детонаторны эзләп тап- масам, карт көнемдә моннан ычкынам...» дигән уй гына булды. Үзалдына шулай мыгырдана-мыгырдана, әҗәле сагалап яткан урынга үрмәләде, десятникны көтмичә, үзе эзләп табарга карар кылды. Бөтен гомерен хәвефле эштә уздырган җир асты карты шомлы җиргә отыры якынлаша барды. Аның бөтен буыннары калтырана иде. Эзләргә йөрәге җитмичә, ул яңадан десятникны көтәргә булып, шомлы урыннан байтак читкәрәк китеп утырды. Прошка шулай утырган арада, Варя, детонаторны эзләргә дип, шыпырт кына забойга шылды. Берәү дә аның анда кергәнен күрми калды. Соңгы минутларымдыр дип, ул узган гомерен башыннан үткәрә башлады. «Минем бу дөньяда беркемем дә юк, ә теге дөньяда әби-баба- ларым, әти-әниләрем бар, җанымны фида итсәм, шулар янына барырмын. Ә Прошканың өендә чукрак сенелесе бар, аны тәрбияләргә кирәк...» һәр күмер кисәген җентекләп карый-карый читкә ыргыта барды. Кисәкле күмер беткәч, бөрешкән бармаклары белән өемне актара башлады, тырнакларын кубарып канга батырды, үзе һаман эзли дә эзли. Менә кулына көрәк алды, казырга тотынды. Көрәкне тутырып алды да читкә ыргытты, алды да ыргытты, нәрсә эшләгәнен дә онытып җибәрде. Шул чакта коточкыч шартлау дулкыны аны читкә атып бәрде, күмер кисәкләре әллә кайларга чәчрәде, берничә терәү дә җиргә авып төште. Участокта ыгы-зыгы башланды. Шул арада йөгереп Якуп та килеп житте. Мондый хат килере төшенә дә кермәгән иде Талиганың. Хатны тотуга ук иренең кулын таныды ул һәм стенадагы фотога карап бер елады бер көл те Баштарак бу турыда берәүгә дә авыз ачмады. Кабат хат килгәч иренен терелегенә тәмам ышангач кына, хәлне Фатыймага сөйләде Алеша яраланганнан con бик озак госпитальдә яткан икән Хаг язарга кул-аягы селкенмәгән, бик озак аңын югалтып яткан. Хәле ях шыруга ук, беренче хәбәрен «йөрәккә кояш ташучы» хатынына язып жибәргән. «Үзеңне сакла», дигән Алеша хатында. Менә шушысы Талиганы көн-төн борчый. Саклый алдымы соң ул? Саклавын саклады, әмма күңеле, бөтен омтылышы чит иргә, Якупка ошарга тырышып яшәүгә әйләнеп китте түгелме? Якупны үзенең бүлмәсенә кертте, түренә утыртты хатын. Шуларны уйлап кыйнала, төннәр буе йокламый ята. «Кайбер хатыннар ирләре үлгәч тә гомерләре буена аларга тугры булып калалар, ә мин кала алмадым»,— ди. һәм ул кала да алмас иде. Әмма үз хәлең белән килешмичә булмый. Ире аның алтын бәясе кеше иде, үлеп яратты һәм яраттырды да. Ә яраткан кеше гафу да итә белә. Әнә шундый өмет баглап, ул өзелеп ирен көтә башлады. Алешасының фотосын табып, сәгатьләр буе күзен алмыйча утыра, эче тулы сагыш, моң, юксыну һәм оялу да. Иреннәре кыймылдый: «Алеша, бәгърем, кайларда югалып йөрдең син елга якын? Исән икәнсең ич син. нигә мине алдадылар? Нигә үлгән дип кәгазь тоттырдылар? Хәзер бөтенләй югалып калам түгелме? Тәмам болганып беттем ич, зиһенем чуалды бит...» Әнә шушындый хәлдә, кулына Алешасының рәсемен тотып утырганда, кинәт ишек шакыдылар. Талига сискәнеп китте. — Кем бар? — дип каушап сорады. — Талига!.. Мин бу. Талиганың тез буыннары калтырап китте, ул, кулындагы фотоны күкрәгенә кысып, караватына килеп утырды. Тагын шакыдылар. Тагын, тагын. — Талига, зинһар ач... Нишлим, кайгымны бушатырлык беркемем юк. Кая барыйм... Талига!.. Талига тораташ шикелле утыра бирде. Шакучының кем икәнен тавышыннан гына түгел, шаку рәвешеннән үк танып алды ул. Ләкин кузгалырга. һич югында, тел әйләндереп берәр сүз әйтергә үзендә көч таба алмады. Шаку бүтән кабатланмады. Әйе, «Сивак»тагы фажигадән тәмам миңгерәүләнеп калган Якуп, чыннан да, кайгыларын бушатырга, биредә юаныч табарга дип килгән иде. Аннары... Алеша турындагы хәбәр дөрес микән — шуны да ачыкларга иде исәбе. Ләкин ишек ачылмады. УНЫНЧЫ БҮЛЕК Михайлов белән Степанов контора бүлмәсендә утыралар, бер-бер- сеннән күзләрен яшерергә тырышалар. Утыралар-утыралар да, торып, яңадан йөренергә тотыналар. Ник берсе-бер сүз катсын, телләрен йотканнар икән диярсең. Михайловның үз гомерендә болай коелып төшкәне юк иде әле. Үзен Степанов каршында да, Якуп каршында да гаепле саный ул. Яшь десятникка ярдәм итәсе, аның эшен күзәтеп һәм искәртеп торасы урында, гел план гына давайлады. «Планны кысып чыгара беләбез, ә менә үз канатың астындагы яшьләргә якын итеп карауны, игътибарлы булуны кайчакта оештыра белмибез. Күбрәк үзебезне акыллы башларга санап яшибез. Юк. билләһи, кирәк хәтле жылы бөркеп тормый башлады бездән. Сугыш мәшәкатьләренә сылтап, отыры суына барабыз, ахры. Ә Степанов ниләр уйлап дәшми йөренә? Аның кайтышына нинди зур бүләк әзерләп куйдым. Минем аркада диярлек Прошка белән Варвара Харитонова больниста яталар. Бөтен Ургылга яман атыбызны чыгардык. Менә хәзер Әхмәтжановның гаебен ачыклап бетерәсе бар, гаепле икән — жәзасыз калмас. Ә үзебезне? Читтә торып бөтен гаепне яшь Степанов ана туры карады: сынап та түгел, кызганып та түгел, ә сәерсенеп карады. Михайловның сүзләре чын йөрәктән әйтелгәнен яхшы аңлый иде ул. Шулай да арттырып җибәргәне дә сизелеп тора, монысы ошамый олы урындагы кешегә. «Нишләп ул гына гаепле булсын? Нинди горур кеше дә шушылай артыгын кыланыр икән! Хәер, үзәгенә үтмәгән булса, бу сүзләрне әйтә алмас иде. Әйе, фаҗига ул җитәкчелек иткән чорда ясалган, мин бөтенләй читтә чакта, өлкә үзәгенә киткән көннәрдә. Шулай дип әйтеп, теләсә кем алдында акланырга булдырыр идем. Ә намусым алдында шулай дип әйтеп кенә котылып буламыни?» Әгәр береңнәнбереңә гаеп аударуда гына эш торса, бөтенесен үз өстенә алыр иде ул. Әйе, Ургылга куанып, дәртләнеп кайтып кергән иде Степанов абзагыз. Өлкә үзәгендә танк колоннасы өчен бик күп рәхмәтләр әйттеләр, барлык шахтерларны олыладылар. Стансага килеп җиткәнче үк вагон тәрәзәсеннән күзләрен алмады. Беренче шахта өстендәге балкып янган кызыл йолдызны күзәтте. Бу йолдыз алдынгы шахталар өстендә генә кабызыла. «Сивагы» өчен сөенде ул, ФЗО мәктәбендә үзе тәрбияләгән малайлар өчен куанып бетә алмады. Боларыннан да бигрәк. яңа фикер кереп оялады аның башына. Хәер, күптән уйлап йөргән иде бу хакта, тик төпле нәтиҗәгә генә килә алмады Ә поездда карар кылды. Яшь һәм кыю егет Якуп, ошый иде ул ана. Бүгенге көндә картның уллары фронтта, карчыгы белән икәүләп кенә яшиләр. Б^- тән картлар янына күптән ФЗО малайлары килгәләп йөри. Малайларга да, картларга да болай аралашып яшәү бик рәхәт, күңелләре шуны тели. Якуп белән бергә-бергә күңеллерәк булыр иде. Аның өстенә, җитеп килә торган кызы да бар. Ул әле укый гына, техникумда. Аны тәмамлауга шушында кайтачак ич... Монысын үзләре карарлар иде әле. Карчык та бик сөенер иде.. Менә шул хакта, Якупны ияртеп кайтка- лау һәм иркенләп утыру иде аның уенда. Ә монда нәрсә килеп чыккан. Чыннан да, Степанов бу фаҗигадә үзен Михайловка караганда гаеплерәк тоя башлады. Ни генә әйтмә, «Сивак»—аның участогы, кая гына китсәләр дә, малайлар һәм хатын-кызлар аныкы булып калалар, ул аларны тәрбияләргә тиеш. Ә Әхмәтҗанов Степановның уң кулы, төпчек улы иде. Шуны ничек кисеп ташлый аласың? Ә шулай да гел башын нан гына сыйпап торырга ярыймы соң? Буш та калдырмаска, канатын да кисеп ташламаска. Менә дөрес карар. ^ НӘ аУдаР ы .Рга вөҗданым җитәрме? Нишләргә? Ничегрәк дөрес Ж ыгарырга.» Шулай уйланып йөри торгач, Степанов каршына килеп туктады ул һәм салмак кына сүз башлады: — Федор Иванович, бөтен гаеп тик миндә генә. Мин гаепле. Болай дип бөтен «Сивак» каршында әйтә алам. Мин, карт бүре, сезне фаҗига алдына куйдым, дияргә телим. Теләсәгез өскә үк куып чыгара аласыз, диярмен... 1 г Михайловка Степанов болай диде: — Хөрмәтле иптәш Михайлов, без икебез дә бер арбаның ике тәртәсен тартып барабыз. Тик аерма шунда гына: сине комбат буш калдырмас, син шахта начальнигы. Ә мин парторг буларак һәм элгәреге малайлар остазы диебрәк җавап бирергә ткешч Әмма таякның юан башы Әхмәтҗанов өстенә төшәчәк. _ Нишләтмәкче буласың син Әхмәтжановны? — Белеп тор, җанкисәгем, ул сыгылса сыгылачак, тик беркайчан да сынмаячак! Ул безгә караганда да көчлерәк. Менә Степанов җүләр әйткән иде диярсең, абынып алыр да яңадан торып китәр ул, олы сафка басар. , - _ Ә без читтә торып калырбызмы.' — Әйттем бит инде, бәбчегем, безне дә җәзадан мәхрүм итмәсләр. — Шулай да нишләтмәкче буласың төпчек улыңны, уң кулыңны? — Бер айга шахтадан өстәге эшләргә күчереп торырга. — Ничек?! Шахтадан куарга? — Дөрес аңлагансыз. Югыйсә, ул безне дөрес төшенеп җиткермәс, һаман борын чөюен дәвам иттерер.' Иң куркынычы — үзен һәр вакыт хаклы дип эш итәчәк. Өстә эшләп тору аңа бик зур сабак булыр. — Ярый ла, ул безне дөрес аңласа. Әгәр дә анламаса. тагын да каты йөрәкле яки усалның да усалы, булып китсә? Менә кай якларын да искә алырга кирәк. — Боларын искә төшереп тору минем өстә. Аңлатуны да бурычым дип саныйм. Күз алдымнан җибәрмәскә тырышырмын. Эш анда гына да түгел. Бүтәннәргә дә игътибарны көчәйтергә кирәк. Үкенечле, бик үкенечле хәл! Әх, ничек килеп чыкты сон әле бу?! Телефон, шалтырады. Михайлов бик бирелеп тыңларга кереште. Бик озак тыңлады, «әй, әйе, аңлашыла, карарбыз» дигән сүзләр кыстыргалады. Трубканы куйгач, шалтыратучының Варя икәнен әйтте. Хәле әйбәтләнә икән, һаман да шул элгәреге сүзләрен, детонатор эзләргә аны Әхмәтҗанов кертмәвен, үзе теләп кергәнен тукыган. Прошка агай да йөри башлаган икән. Шул арада эш киемендә, утлы лампа тоткан Якуп килеп керде. Йончыганы һәм борчылганы йөзенә чыккан булса да, үзен кыю тотарга тырышып, өстәл янына килеп басты, начальникларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. — Иптәш начальниклар, күпмегә кадәр мине караңгылыкта яткырырсыз? — диде шактый батыр тавыш белән. — Борчылып килүең урынлы, иптәш Әхмәтҗанов, — диде Михайлов, башын күтәрми генә. Ул приказ язып утыра иде. Бүлмәгә Зоя белән Фатыйма килеп керделәр, аларның кергәнен Якуп күрми дә калды. Бүлмә эче тулы кеше булса да, берсе-бер башлап сүз катмады. Ниһаять, Михайлов урыныннан торды, Якупка бер бит кәгазь сузды. — Кара аны. иптәш Әхмәтҗанов, төшенкелеккә биреләсе булма! — диде боеру тавышы белән. Якуп приказны тиз-тиз укып чыкты, бер агарды, бер кызарды. Иң каты җәзаны көтте ул, тик шахтадан куып чыгаруларын түгел иде, — Бу... бу... чынлапмы? — дип кенә әйтә алды егет. — Приказлар үтәлер өчен языла, иптәш Әхмәтҗанов, — диде Михайлов катй гына.— Иртәдән башлап, ат белән шахтага агач ташырсың. Беркайда үзеңне акласаң, күз күрер. Әгәр егет булып кала алсаң, арабызга^кире кайтырсың. Фатыйма белән Зоя да пышылдап сөйләшә башладылар. Ахырда Зоя: — Федор Иванович, артыграк булмас микән? —дип куйды,—Без аның гөнаһларын кичергән идек инде. — Әйе, әйе, әстәгъфирулла! Бигрәк кансыз кыланасыз инде! — дип өстәде Фатыйма һәм Якупның колагына пышылдарга кереште: — Якуп- җан, энем, кичерәм синең тупаслыгыңны. Алар да гафу итәрләр алларына тезләнсәң. Тезлән дим ич, тезлән! Үтен, ялынып бак! Үзсүзләнеп каткансың, нарасый. Степанов та Якупка үгет-нәсихәтләр тукырга тотынды. Якуп боларның берсен дә ишетмәде. Эх, лутчы җанымны алган булсагыз!—диде дә ишекне дә ябып тормыйча чыгып китте. Бу минутта аның күзләреннән яшь бөртекләре: мөлдерәп битләреннән тәгәрәгәнен берсе дә күрмәде. Ж.ир асты эшләрен жаны-тәне белән яраткан, уннарча чакрымнарга сузылган караңгы штрекләрдә күз йомып үз өендә шикелле йөрергә өйрәнгән шахтерга шулай өскә куып чыгарылу — каты жәза. Якупка да шахта жене кагылып өлгергән иде инде, һәрбер терәү, рельсларның һәр ялганышы, баткак шпал аралары, аунап яткан бүрәнә юашлары, таш кисәкләренә хәтле таныш һәм кадерле ана. Ә шуны берәү дә аңларга теләми. Бөтен теләге йөкләмә үтәү иде ич. Хатын-кызларны лава жилләп бетмәс борын куалап кертүе дә йөкләмә үтәсеннәр «чен һәм өстәмә талон алсыннар өчен иде... Авылда бригадир атлаган саен: «Артыгыздан куып йөдәтмәсәң, сезнең эшлисегез юк». — дия иде. Мондый сүзләрне тәпи йөри башлагач ук ишетә башлады. Әле «Снвак- та», ФЗО мәктәбендә чакта да, Уханов күренүгә үк. утырып тәмәке тартучылар торып басалар иде дә тизрәк кәйләләренә ябышалар иде. Степанов та юаш түгел, тотса кара көйдерә торганнардан. Якуп та әнә шулар шикелле каты булырга тырышты. Сәер дә соң бу тормыш! Иртәгәдән башлап, типсә тимер өзәрдәй яшь егет, гарип-горабаларга ияреп, шахта янына агач ташырга тиеш. Аның куллары дилбегә тоту түгел, кәйлә-көрәк сабыннан да нәзегрәк •нәрсә тота алмас шикелле. Атка утырып йөрү өчен Ерак Көнчыгышка килеп тә йөрисе юк. Бу беләкләр дилбегә учларга түгел, кәйлә сабына җайлашкан. Әнә дилбегәне Хәмзә ише мәми авызлар тотсын. Мин жи- ңел эш сорамыйм, су тонып яткан тәбәнәк һәм тар забойга куйсыннар иде, ичмасам. Шунда күз алдына Оксана килде... Әнә, талдай зифа буйлы, монарчы токмачта кисмәгән япь-яшь кыз, •өстән бертуктаусыз су тамып торган штректә кәйлә күтәреп таш вата. Вагонеткасы тулгач, этеп чыгара алмыйча азаплана, көче җитми, гарьлегеннән йөзен каплап еларга керешә һәм яңадан таш ватмакчы... Канга баткан аягын күреп чырылдап ала... Бу көннәрдә ул забойда эшкә яраксыз. Кем гаепле? Гамьсезлек, усаллык түгелмени? Ничек булса да егетлек түгел бу... Кая барырга, кемгә моң-зарыңны ачып салырга? Кем аңлар? Аңласа, бары тик Талига гына аңлар кебек иде. Ләкин ул да... Кичә ишеген ачмады. Алешасы турындагы хәбәр дөрес микәнни? Якуп, кайтып, бүлмәсенә бикләнде. Ишек шакыдылар. Хәмзә икән. Якуп, су капкандай, дәшми утыра да утыра. Эт итеп сүксен иде, ичмасам. Болай азаплаганчы, акланып маташыр идем. — Якуп, малай, Варяның хәле ничек? — Палата бетереп йөри. Башы-күзе бәйләүле. Икесе дә тагын сүзсез калдылар. Бераздан Якуп сүз башлады: — Мин түгел, Варя үзе гаепле. Комиссия дә шулай дип раслады. — Гаепсез булганга тез астыңа суктылармыни? — Хәмзә шундук үкенә дә башлады: егылганны кыйнамыйлар ич, ә ул тукмарга да кереште. __ Мине түгел, җебегән Прошканы өскә чыгарып атасы иде. — Ә син шуны аила. Варя ятасы караватта син ятасы идең. Десятник буларак детонаторны үзен эзләп табарга тиеш идек. Минемчә, бик ансат котылдың. Якупның төсе үзгәреп китте: — Күзгә кергән чүп кебек, гел мине күралмыйсыз. Юлыгызга киртә булып аркылы яттым, ахры. _ , — һаман уңай гына сыпырмыйлар, белеп тор! Ярый, бүтән авыз да ачмам башы-ахыры шул булыр. Килсәң-китсәң кергәләп йөр. Әни «Совет әдәбияты» журналы салган, укырга алып китәрсең. Көтәрмен. Ә ХӘКИМ ХӘЛРУЛЛИН ♦ УРГЫЛ син, малай, әүвәлгечә нык бул. Муеның исән, камытын кидерерләр. Сау бул! —дип, Хәмзә чыгып та китте. Якуп тагын ялгызы калды. Дусын ул тыңламады. Үз кайгысы кайгы, үз кырыгы кырык аның. Мең бәлагә бер җавап: яңабаштан көч-куә- тен һәм маңгай тирең белән таныт үзеңне. Танытырсың монда, тышта, дилбегә белән. Талигасына тикле... Нишләргә хәзер? Әлегә бер юл бар, хәер. Үзем теләп фронтка китәм... Утырып гариза язды. Тиздән таң атачак. Атлар абзарына китәр вакыт якынлаша. Анда түгел, хәрби комиссариатка юл алды ул. Анда аны озак тотмадылар. Урамга чыкты. «Монда да минем хаҗәтем бер тиен икән!» Комиссарның әйткән сүзләре һаман колак төбендә яңгырый: «Син, иптәш Әхмәтҗанов, шахтаны яратмыйсың, эшеңне сөймисең икән, күмереңне яккан оборона заводларына, бергә эшләгән иптәшләреңнең йөзенә төкерәсең. Комсомол алай итми. Бар, кайт та күмер чыгар! Безнең монда да фронт». Шулай дип чыгардылар аны ишектән. Якупның эче яна. «Эх, әти. әти! Янымда киңәшче булсаң иде. Хәзер улыңа нишләргә?!» — Якуп кызу-кызу атлап бүлмәсенә кайтты да чемоданга әйберләр тутыра башлады. — Качарга! Китәргә моннан! Шундук бераз җиңеләеп тә киткән кебек булды. Хәмзә эстакадада вагонеткалар эләктереп маташа иде. — Сиңа, бәбчегем, бөркет баласы ияртеп килдем.— дигән тавышка сискәнеп китте. Степанов тавышы икән. Янында Андрей басып тора иде. — Иптәш Ибраев, син бу егетне үз эшеңә өйрәт. Тәмам төшенеп җиткәч, олы көрәк тоттырып забойга җибәрермен. Шулай диде дә Степанов китеп тә барды. «Бу егет белән эшләргә була, вагонетка забурить итсә, кешегә ялынып ятмабыз», — диде Хәмзә эченнән. Горурлыгы да ни тора: начальник аңа шушындый Алып батырдай егетне өйрәтергә кушсын әле! — Коногон, әйдә, эшкә тотыныйк! — Шулай дип, Андрей җитез генә бер вагонетканы этеп китерде дә икенчесенә ялгап та куйды. — Минем кулдан дилбегәне тартып аласың түгелме? — Хәмзә аның өйрәтмичә дә эшли белүенә сөенеп куйды. «Моннан Якуп шикелле менә дигән забойщик чыгачак», дип уйлады. Атын тарттырып китеп тә барды. Әйләнеп килүенә. Андрей тагын бер состав әзерләп куйган иде. Шулай ярты көн үтте, әйбәт кенә эшләделәр, манма тиргә баттылар. — Бүген күмер агыла гына,—диде Хәмзә. Куанычы йөзенә нур булып кунган иде. Тора-бара Андрей составларны әзерләп торырга өлгерә алмый башлады. — Әллә авырыйсыңмы, Андрюша? Тегесе аңа ямьсез итеп карап куйды. — һәр нәрсәнең -чиге бар. Туйдым! Гарык. Ул күмерне мин төямәдем һәм бүтән бу арбаларны этеп тә йөртмим. Хәмзә гаҗәпләнә калды: ул да төями ич, ә куана-куана атын чаптырып кына йөртә. Забойщиклар да күмерне үзләре ясап җиде кат җир астына тыкмаган. Мин төямәдем, өтеп тә йөртмим, имеш. Ничек булып чыга инде бу?! Андрейга аңлатмакчы булып: — Әнә ул биек таулар нигә яралган дисең? Шахтер казып керсенгә, белдеңме? Шуннан күмер чыгарып ятсынга, ишетәсеңме? — диде. — Мин ат түгел арбалар тартып йөрергә!.. Паровоз да... — Шахтада вагонеткалар этеп йөрү иң җиңел эшләрдән санала. таш чу^тлатрп Л*?. ЭЧНе пошыР а минем. Эстакадада күмер арасыннан А»ппЛ«Л еМНӘН бер көлделәР инде, монда тагын.. ШИКЛЯПГЯ ГА1/ӘШӘ ГеНЭ ' ТеП баР Ган КӘЙЛӘ ҺӘМ КӨ рӘКЛӘр КүтәрГӘН ЗабОЙК П^л я п " КЗРаП Т° РДЫ - Авыр ГЫНа СУ ЛЗП “У*™ ЧГП ЛЙГДН МПР1 ЭР ШИК€лле горурланып, «Мин шахтер!» днп әйтерлек эш лШЛоСоц иде! + г» йо^Рппг^Н1-, КӘе(^ е б өтенләй кырылды, үзенең дә кәйлә күтәреп забой- § р ’ ,әммәсен гаҗәпкә калдырасы килә дә бит. Ярар, Акбүзем ' тербез^ * ^е3 ДӘ әле> барысының да борыннарына чир- — Әйдә, дөлдөл, әйдә, бахбай! Күмер агыла бүген, су урынына ташый, дип, атының ялыннан сыйпаштырды да вагонеткаларын дөбердәтеп китеп тә барды. Кичкә, Степанов әйтмешли, «җиңү фондына» тагын бер эшелон күмер озатылды. Туплар залпын хәтерләтеп, шахтада икенче смена өчен забойларда күмер шартлатылды. Андрей, аякларын көч-хәл белән өстерәп, мунчага да кереп тормый- о ча, туп-туры өенә кайтты. Әнисе өйдә юк иде. Пычракка баткан киемх нәрен салып идәнгә ыргытты, юынмый-нитми генә караватка сузылып ятты, күзләрен түшәмгә төбәде, бераздан үз-үзенә зарланырга кереште. Вагонетка этеп йөрүдән дә авыр эш юктыр, исән чакта тизрәк забойга эләгәсе иде. Анда, малай-шалай, кызкыркын янында, мин дә эшли алмаммыни? Тырышырмын. Ничек булса да монда коногон хезмәтчесе булып йөрисем юк... Уйлары аның Донбасска алып кайтып китте. Рәхәт иде анда, оҗмахта яшәгән икән. Җаның ни тели аша, эч, киен. Туйганчы уйна, кайчан кайтып керәсең килә, шул чакта кайт, типтер, күңел ач, һичкем бер сүз әйтми, тиргәми. Бар иде рәхәт заманнар... Сукрана-сукрана Настя кайтып керде. — Чукынсын дөньясы! Башыңа төшсә башмакчы булырсың диләр, дөрес икән. Кесә ягы такырайгач, актык шәлемне кыстырып базарга киттем. Әйләнеп тә караучы юк. Нибары бер аксак абзый гына карады да, чыраен сытып, икенче килермен дип, адресны сорап китеп тә барды. Билләһи менә, көнбагышның стаканы егерме биш тәңкә... Син дэ ятасың урам себереп шул эстакадаңда. Колга буе гәүдәң белән ояла да белмисең. Җир асты гөрләтеп забойда эшләр чагың. Ипие дә бер кило, өстәмә паегы да эләгә. — Шушы атнамны гына ат койрыгы борам да, котыла башым. ЗаI бойга китәм. Берәр нәрсә капкаларга иде, әни? — Үзеңнең ипи нормаңны кичә үк суктың. Шул хәтле бәрәкәтсез икән ул норма белән ашау... Фил хәтле гәүдәңне кешеләр кебек солы төеп туендырыр хәлем юк. Базарда анысының да стаканы ун сум. Уз көнеңне үзең күрә башларга вакыт! — Әни, элгәре болай сөйләшми идең ич! Минем карын ач. — Түшәмгә төкереп ятма! Тор да, әнә, күмер алып кайт! Мичкә ягып җибәр! Су китер дә чәй кайнатып эч! — Мин синең шикелле мунчада кергән-чыккан кешене генә күзәтеп ятмыйм әни. Адәм күтәрә алмаслык вагонеткаларны рельска күтәрел куярга туры килә. Әни дим! Берәр нәрсә әмәллә инде! Бик арып кайттым бит бүген. , — Карточкаларыңны ал да ашханәгә элдерт! Кастрюль онытма, миңа да алып кайтырсың. — Ни йөзем белән урам буенча савыт-саба күтәреп иөрнм?.. Табаннарым уттай яна, жллкәләр кымырҗып сызлана. Әни дим!.. «о Ана урыныннан кузгалды: туйдырмый нишләсен, үз баласын әнисе дә кызганмаса, кем кызганыр Савыт тотып ашханәгә китте, ә егет, татлы уйларына чумып, караватында ятып калды. Әтисе музыка мәктәбенә хәтле җиңел машина белән илтеп куя, алып кайта иде. Ашау кайгысы түгел, уку кайгысы да булмады. Өф-өф итеп кенә үстерделәр. Чирли-нитә күрмәсен дип, җылы киемнәргә генә төреп йөрттеләр. Үч иткәндәй, я тамагына шеш чыгар иде, я борыныннан агар иде. Ә хәзер шайтаным да ябышмый, берәр атнага врачлардан язу алып эшкә чыкмаска булыр иде. ичмаса... — Тор, Андрюша, эшкә соңга каласың!—дигән тавышка ул сискәнеп уянды. Күзен ачса, каршында Марина басып тора иде. — Я, яна эшкә күнегеп буламы? — Ул шулай килгән саен сораша, ә Андрей иңбашларын гына җыера. Ә бу юлы зарланырга тотынды: — Эш димәсәң хәтере калыр. Бала-чага уены шунда. Җыен малай- шалай кулында кәйлә дә көрәк, ә миндә ат койрыгы... Коногон ялчысына әйләндерделәр. Тфу! Забойга китәм, тик забойга гына! Марина куана: сөйгән егете алга ыргыла ич. Бераз борчыла да: сыгылып төшмәс микән?! Андрейның маңгаеннан үбеп алды да: «Эшкә барышым, кичен күрешербез». — дип чыгып китте. «Шапырынуын шапырындым, ә забойда эшләргә кулымнан килерме? Көрәкне, кәйләне тотып та караган юк бит», дип уйлады Андрей, аннары икенче бер уй өстенлек алды: шахта тулы яшь кызлар, малайлар, алар да кәйлә тотканнар дисенмени моңарчы? Сугыш чыкмаса, олылар әле дә тоттырмаслар иде. Ә хәзер, башларына төшкәч, көн саен эшелон-эшелон күмер озаталар, җир астын яңгыратып көлешәләр, шаяралар .. Ул өстәлдәге кастрюльне ачып карады. Ашка охшаган, ләкин боз кебек суык. Җылытып торса, мичкә ягарга кирәк. Ягыйм дисәң, тыштан күмер алып керәсе. Карының ач бүренекедәй булса, салкын килеш тә бик шәп шуа икән. Чыгарга дип ишек тоткасына ябышкач, ишек шакыдылар. Йоклап яткан әнисе уянды. Бүлмәгә, култык таякларына таянып, солдат киемендә ят бер ир кеше килеп керде. Өчәүләшеп бер-берсенә караштылар. Аннары ят кеше Настяга карап елмайды һәм тегесе дә, нидер -исенә төшергәндәй, көлемсерәп җавап кайтарды. — Узыгыз, уз түрдән!.. Бу кешенең түшендә яраланып кайткан фронтовиклар йөртә торган тасмалар да бар, кулына ярыйсы гына зур капчык тоткан иде. Андрей дәшмичә генә, бу кешегә карый-карый, акрын гына чыгып китте. Кем булыр бу? Нишләп әни янына килгән? Әллә әти яныннан «айтканмы? Алай дисәң, әни күптән әйтер иде. Кайчан танышып өлгергәннәр болар? Шушы сорауларга жавап эзли-эзли, ул нарядныйга юл алды. Яшьлек! Дөньяда беркемгә дә кире әйләнеп кайтмый торган кадерле яшьлек! Бик рәхәт яки артык михнәтле узса да, бертигез сагындыра ул, олыгая барган саен искә төшә. Менә Варя да больница палатасында бала чакларын исенә төшереп һәм бүгенге хәле турында уйланып ята. Куллары һәм башы бәйләүле. Колаклары ишетми. Бөтен гәүдәсе хәлсез. Әхмәтҗановның кан бирүе турында да әле бүген генә белде. Хәзер анда Яша каны да бар, димәк, алар туганнар булып чыга. Эш канда гына да түгел. Хезмәт лагерендагы Әхмәтҗан абзый Яшаның әтисе түгел иде микән? Шул шиген Яшага әйтсә? Әтиең түгел иде микән дип сораса? Ул да укытучы иде, күпләр- не укырга-язарга өйрәтте. Варяны да. Хәзер анда түгелдер шул инде ул. Әгәр идарәгә хат язып, кайдалыгын белешсә?... Варя бүген генә торып йөри башлады. Хәзер ул тәрәзә аша якты дөньяга карап куана, фаҗигадән сон исән калуына аптырый. Аның әтисе тимер юлда стрелочник булып эшләгән. Кечкенә генә бер стансада торганнар алар. Атасы бар тапканын эчеп бетерә барган, атналар буе өйгә кайтмаган чаклары булган. Сеңелләре белән Варя аны эзләп табып култыклап алып кайта торган булган. Әнисе кешегә £ кер юып, ирен дә, балаларын да туйдырып торган. Ә аннары үзе бер * яз көне чирләп дөнья куйган. Әтисе дә үлгәч исә, өч бала ятим кала. ♦ Олысы Варяга—ун яшь, кечесенә — биш. Аларга үзләренә көн күрә х башларга туры килгән. Сеңелләренең күз яше Варяның бәгырьләрен s кисә. Нишләсен, чара калмагач, ул базар прилавкалары алдында сату 5 итүче вак нэпманчыларның сумсаларын, пешкән берәнгеләрен чәлдер- >» гәләргә тотына, һәм... балалар колониясена эләгә. Көннәре, төннәре £ сеңелләрен сагынып үтә. Кайткач, аларны, күпме эзләсә дә, таба л> алмый. Дөрес, колониягә икенче кат китерелгәч, тәрбиячеләр ярдәмен- * дә олы сеңелесен таба ул, ниһаять. Ләкин ул апасын танырга да, бе- s лергә дә теләми. Ә кече сеңелесенең язмышы бүгенгә тикле билгеле * түгел. Колониядә Варя буяу эшләренә өйрәнде. Бик зур матур-матур о йортлар салдылар, шул чакта ул үз эшен күреп беренче тапкыр чын- * чыннан куануның нәрсә икәнен белә башлады. Аннары Ерак Көнчыгышка язылып китте, анда тимер юл салуда эшләде... Шахтага күчте... һәм менә шушы фаҗига килеп чыкты... «И, юләр,— дип уйлый Варя,— ярый әле, ансат котылдың, гарипләнеп, гомерлеккә кеше кулында яшәр хәлгә калган булсаң? Үзең бер хәл. Яшаны тилмертәсең...» Эх, шунысы үзәкне өзмәсен иде, ичмасам! Яша бит миңа әҗәл эзләргә кушмады. Хәзер аңа кем дип дәшәргә? Мине терелтү өчен канын биргән... Туганым дияргәдер. Шахтада ачуга тиеп йөрсә дә, бигрәк сөйкемле шул Яша. Варяның үзенең дә тимер юлда эшләгән чагында яратып йөргән егете бар иде, Яша кай җире беләндер аны хәтерләтә: тыйгысызлыгы белән, ахры. Бәхет дигән нәрсә бер күренмәгән кешегә гел күренми икән, Николаен икенче урынга күчерделәр дә, аралары өзелде. Кайларда йөри икән?.. Варя Якупны ярты көнгә хәтле көтте, ә ул килмәде дә килмәде. Икенче көнне Варя иртүк тәрәзә катында басып тора иде инде. Күктә чалт иткән кояш балкый, урам тулы кеше, тракторлар, атлар йөреп тора. Әнә якында гына Беренче шахта идарәсе, анда Яшаның язмышын хәл итәләр. Инде менә кич тә җитте, Яша һаман юк. Тышта әле караңгы булса да, Михайлов тәрәзәләрендә ут бар... Менә шунда йөгереп кенә барып керергә дә бөтенесен сөйләп бирергә. Варя ничәмә тапкыр коридорның тынычлыгын тикшереп йөрде, күңеле һаман җилкенгәннәи-җилкенә барды һәм ахырда тәвәккәлләде. Аның җәймә белән одеялга төренгәнен, чатнап торган суыкта чыгып таярга ниятләвен бүлмәдәшләре яхшы сизенеп яттылар Юк, тыңлыймы сон ул хатыннарны, колакларына да элми, һәм коридорда кеше-фәлән очрар дип тә уйламыйча, урамга атылды. Шундук аны томанлы салкын бөтереп алды, ә ул һаман урам буйлап Михайлов тәрәзәсендәге утка таба атлады... Улы Андрей чыгып киткәч, Настя әлеге кешене җентекләбрәк карарга кереште өстендә соры шинель, башында колакчын бүрек, аягында кирза итек. Битендә әле җыерчыклар да юк. сакал-мыегы шома итеп кырылган, коңгырт күзләре һаман өй эчен күзәтәләр. — Кем кирәк сезгә? — дип кыюсыз гына сорады Настя. Тегесе чатан-чотан түргә таба атлады, кулындагы капчыгын идәнгә куйды. — Базарда шәл сатып йөри идегез, адресыгыз буенча шуны карарга дип килдем. — Әйе, әйе, хәтерлим. Утырыгыз. Азык-төлеккә алыштырмакчы идем. Ят кеше капчыгыннан берничә банка итле борчак, аш тәлинкәсе кадәр түгәрәк ипи чыгарып куйды. — Мине Михаил дип йөртәләр. Ә сез? Настямы? Исемегез дә бик матур икән, җисеменә туры килә. — Сез инде бигрәк. — Настя өстәлдәге банкаларга карашгыргала- ды. Аның өстендә ак якалы зәңгәр күлмәк, аягында биек үкчәле кара туфли. Коңгырт чәчен матурлап баш түбәсенә өеп куйган. Киеме дә, төсе-бите белән дә көзен сулырга өлгерми калган чәчәккә охшаган. Гәүдәгә дә бик килешле. Йөргәндә биеп кенә йөри. — Әни карчыкка шәлең бик хуш килер. Ә үзеңә — җаның ни тели Капчыкта һәм өстәлдә нәрсә бар, барысы да сиңа,— диде Михаил. — Сез боларны кайдан аласыз бу хәтле? — Йөргән аякка йон иярә диләр бит! Безнең базарда мондагы кебек кытлык юк, кирәк нәрсәне табарга була. Кием-салымыңны гына кыстырып бар. — Михаил өстәлгә ярты литр аракы да чыгарып куйды. — Магарыч миннән, товар синнән. Настя, мич артына ыргыткан төенчеген сүтеп, ак ефәк шәлен күрсәтте, читчитләре чачаклы, бик нәфис күренә, карчыкларга бигрәк тә хуш килер. Михаил ике стаканга аракы салды. — Андый-мондый өлкә үзәгенә барырга туры килсә, туп-туры үзебезгә рәхим итәрсез, — дип, адресын сузды. Әнисе белән икәү генә яшиләр икән. Хатыны былтыр ук вафат булган. Шуннан сон әле өйләнергә вакыт та, бикәч тә тапмаган, әмма эзли икән. Хәзер төрле якка командировкага җибәрәләр, ди. Шунда кирәк нәрсәләрен дә юллый икән. Кешегә ничек тә яшәргә кирәк ич кыен чакта. «Кирәк-ярагың булса, килгәләп йөр, табарга үзем булышырмын», ди. Шушы сүзләре белән ул Настянын дөрләп кабынырга торган уйларына утлы күмер салды. Донбасста бал-майда йөзүен, иренең өрмәгән җиргә дә утыртмавын, эшләтмәвен, җаны ни теләсә, шуны киюен сөйләп бирде, хәзерге тормышыннан зарланды, стакан читеннән генә аракыны авыз итеп куйды. — Әйдә, тагын берәрне өстик, Настенька, кайгыларны юып җибәрик! Безгә шатлык, дошманга үлем булсын! Михаил, үткен пәкесен батырып, консерва банкасын ачарга кереште. Башта консерваны мактады, аннары Настяны мактарга кереште: — Бөтен Донбасска таратасы матурлыкны ходай ялгызыңа биргән. Ирләр тормышын шушындый чибәрләр матурлый да инде! Әйдә, Зөһрә йолдызы!.. Шешә бушады. Телләр тәмам чишелде. Настя иренең үзенә ошамаган якларын саламнан бүрәнә кадәрле итеп күпертә-күпертә сөйләп китте. Янәсе, бер генә бала таптырган да бүтән теләмәгән. Имеш, ятлар артыннан чапкан. Теләсә, шахта начальнигы булып эшли алырлык белгеч, участок механигыннан ары уза алмаган. Күптән инде хәбәр-хәтере дә юк. Бәлки инде исән дә түгелдер... Донбасста бөтен норт-җире талангандыр... Сугыш бетсә, кая кайтып керер?.. Күптән гудок гүли. Эшкә китәр вакыты узып бара. Янәшә генә дөнья күрерлек, көн итәрлек тап-таза ир заты бар лабаса, аны калдырып ничек китсен. Аннары, алыш-биреш тә бетмәгән. кчйалаЬ мТТӘ“ ак 6еләкл’Р'Нә гомер Sye эш тоттырмас идем. Й,э И " Л~ Ир'" элл= ә " 3 «>«• Син 'дә ялгыз, ZTiS? “"гапем булсан иде. Настенька. Җавапны ашыктыр. Риза,— Шулай дигәч, ул урыныннан торып шәлне кап- vurav тлю Да ®стәлгә ° еР төргәк акча, ит консервалары куйды, бер кисәк дуңгыз мае чыгарды, тагын әллә нәрсәләр тезде. Ә Настя сөенеп бетә алмый: ун көнлек ризык ич болар! елмим, белмим, Миша. Зиһенемне чуалттың, башым әйләнә... — дип кенә сөйләнде ул... * * X . Сызылып кына таң атып килгәндә, бер яшь егет, песи шикелле ч йомшак кына баса-баса, бүлмәсеннән коридорга чыкты да, куллары бе4 лән стенаны капшыйкапшый, тышкы ишеккә таба атлады. Конвейер £ штреге сыман кысан-озын коридорда күзгә төртсәң күренмәслек Е караңгы, шомлы иде. Шушы коточкыч җирдән үтеп китә алса, аның дүрт ягы кыйбла Иң 7 әһәмиятлесе: артыннан берәү дә, бармак төртеп «Әнә, хәчтерүш Яша = качып китеп бара», — дип кычкырып калмас. «Ни булса булыр — хур- * лыктан котылырга!.. Мин бирегә күмер чабарга килдем, куып чыгары- * лырга түгел. Я уңам, я туңам. Мин киткәнгә карап кояш та тотылмас, җир дә тетрәмәс». Якуп кинәт нәрсәгәдер абынды да дөбердәп идәнгә ауды. Чүп савыты булды, ахры, дөбер-шатыр тәгәрәп китте. Дежур хатын кисәк ут кабызды. Берничә малай, күзләрен угалап, бүлмә ишекләреннән башларын тыктылар. Якуп сукрана-сукрана торып басты. Инәлек күзенә стенадагы төрле-төрле плакатлар чалынды. Шуларның берсендәге дошман өстенә атакага ташланган яшь кенә совет солдатының штыгы Якупның да маңгаена кадалган шикелле тоелды. «Әһә, каптыңмы, дезертир?»— дия кебек иде солдат. Шундук икенче кәгазьгә күзе төште «Җиңү көнен якынайту исәбенә, шахтер, син нинди өлеш кертәсең?» Стенада шундый плакатлар санаусыз икән. Көн саен кереп-чыгып йөрсә дә, йөрәгенә бу хәтле кадалганнары юк иде. Якуп бүлмәсенә йөгереп кереп китте. Караватына авып, башын мендәр астына яшерде. Гүя аны ниндидер аждаһа куа, аннан, сабый баладай, менә шулай мендәр астына качып котылып булыр кебек иде. Дөп-дөп иткән йөрәк тибешен тыңлап күпмедер яткач, каяндыр бик ерактан жыр тавышы ишетелгәндәй булды. .. Салкын чишмәләрдән су алдын. Салкын чишмәләрдән су алдың да Еракларга китеп югалдың. Әнисенең җыры ич бу... Йөгерек хәтер еракларга очты Менә авылда сабан туе гөрли. Җыр, гармун, кунаклар. Бәйге, уеннар. Якуп та көрәшә. Үз иптәшләреннән берәүгә дә бил бирми ул, каршына өлкәнрәк егетләр чыга башлагач кына егыла. Аннары Якупны җырларга чакыралар. Нәкъ әнә шул җырны, әнисенең яраткан җырын җырлый ул. Соңыннан, мәзәк такмак әйтеп, халыкны көлдереп тә ала. Мин баһадир, миндә көч күп. Миндә көчләр патшасы Курка миннән төлке, тычкан һәм куяннар барчасы Уйласам, мин бер шырпыны Бер сызуда ут итәм. Уйласам, мин мең чебенне Бер сугуда юк итәм Шунда тамагына төер утыргандай була. Кешеләрне этә-тортә мәйданнан чыгып китә. Әнисе нигә күренми сон? Ялгызы гына ойдэ монаеп утыра микәнни? Дөрес сизенгән икән бала күңеле. Якуп кайтканда, әнисе, чыннан да, ялгызы гына каба читенә утырып йон эрли, авыз читеннән генә шыңшып, үзенең әлеге «Салкын чишмәхен көйли иде. Нишләпләр ята икән хәзер әнисе? Әтисе кайларда икән? Якуп кинәт сикереп торды. Коридорда очраган малайларның берсенә дә күтәрелеп карамыйча, сәламнәрен дә алмыйча, юынып керде. Ашыгып чыгып китте... Куенында күмер хәзинәсе яткан таныш тау артыннан кояш күтәрелеп килә иде. Җир өстенә сөттәй ак томан жәелгән. Ике адымнан да алда берни күренми. Мәрхәмәтсез суык Якупның борын очын, колак яфракларын чеметтереп алды. Аның башы һәм муены урын-җир җәймәсенә төрелгән, күзләре генә елтырап күренеп тора. Өстендә сырган бишмәт, бер кат брезент чалбар гына. Аякларында табаннары кубарга торган эш ботинкалары. Кулында брезент бияләйләр. Кая бара Якуп? Башында нинди уй кайный? Сорасаң, ул моны үзе дә әйтеп бирә алмас иде. Ат абзарына килеп җиткәч кенә, ул кинәт айнып киткәндәй булды. Кыр казлары кебек тезелешеп. Ургыл буенча бахбайлар атлый. Боз өстендәге каты карда чана шыгырдап алга шуа. Ян-якта усак агачлары шарт-шорт итеп кала. Моннан ике ел чамасы элек бу төшләрдән бөтен иптәшләре белән, матур хыялларга чумып, иң алдан барган иде ул. Хәзер иң арттан гына тып-тын гына, агач складына атын куалый. Шәһәрдән ун-унбиш чакрымдагы урманда агач кисәләр. Шушында ук кул белән такта да ярыла. Менә шушы терәүлекләрне, такталарны шахта янына ташып тора ул. Урманны яңгыратып кычкыра-кычкыра поезд үтеп бара. Күмер эшелоны. Кул болгап кала аңа Якуп, сәлам әйтә олы калага. «А ну. малкай, кызурак атла! Анда иптәшләр күмер куа, ә мин сине куам». Терәүлекләр әрдәнәсе янына китереп атый туктатты. Бүтән атлылар төяп бетереп кузгала да башлаганнар инде. Кичен Якуп больницага Варя янына китте. Палатасына керәм дип кенә торганда, Варя үзе коридорга килеп чыкты. — Яша!.. Син бит бу?! Ә мин сине көттем, бик көттем. Сине минем аркада җәзалыйлар, кичер мине, Яша!—диде ул, зәңгәр күзләре белән ялынып караган кебек. — Минем сиңа үпкәләргә хакым да юк. Мин ятасы караватта син ятасын,— Якуп кесәсеннән шырпы тартмасы чыгарды да. ипләп кенә ачып, брошка алды, аны Варяның түшенә кадап куйды. — Туганым итеп алсаң, бик тә сөенер идем. Варя башын аска иеп, аптырап, бик озак карап торды. — Рәхмәт, Яша!.. Туганым. Үз гомеремдә миңа беренче тапкыр бүләк бирәләр. — Шулай диде дә, һич көтмәгәндә, башын Якупның җилкәсенә куеп, үксергә кереште. — Нигә инде. Варя, күз яше? — Бүтән ни дияргә дә белмәде Якуп. Варя, бераз тынычлана төшкәч, кызу-кызу сөйләп китте: — Моңарчы: «Варенька, давай, җир казы! Варенька, монда йөгер, тегене китер! Нигә моны болай иттең, тегене алай итмәдең?» дигәннән бүтәнне ишеткәнем юк иде минем. Ә бүләкне? Бәйрәмнәрдә төшләремдә генә күрә идем... Ул беразга сүздән калды. Күзләрен зур ачып, бик сәерсенеп нидер тыңлап торды, аннары колакларын каплаган бәйләүне тарта-йолка тәрәзә янына юнәлде. — Чү! Күк күкри. Яша, күк күкри!.. Бу күкрәүнең яңа шахта төзелешендә икәнен Якуп әйтеп тормады. Шартлау тавышын унбишкә тикле санадылар. Син ишетәсең, Варя, ишетәсең! Икесенең дә йөзләрендә нур уйный, икесе дә бер кеше хакында авыз аймакчылар, тик һаман шикләнәләр. Ахырда Якуп сорап куйды: Ьаря, син* тимер юл салган җирдә татарлар бар идеме? Варя бераз уйга калды, аннары тагын Якупка карап торды. Әйе, бар иде Варяның моңа охшаган кешене күргәне. Олы, таза гәү- ♦ дәле, кара чәчле, кара күзле сөйкемле бер агайны. Күңелгә кермәслек 5 тә түгел иде шул. Ул чакларда укый-яза белмәүчеләр күп иде хатын- Е кызлар арасында. Менә шул агай, баракларга килеп, аларны укырга- * язарга, хисапка өйрәтеп йөрде. «Ахмет абый» дип, кадерле кунак ши- ф келле көтеп ала торган булганнар аны хатыннар. Көндез Ахмет тимер = юл төзелешендә мотовоз белән шпаллар, рельслар ташый, ә кичләрен = Варяның да кулына карандаш тоттырып, язарга өйрәтә, авазлап-аваз- лап, иҗекләп-иҗекләп китап тыңлата.. — Кайда ул Ахмет абый хәзер, Варя? — Якуп сабырсызланып Ва- *■ ряның авызына текәлде. — Безнең белән елга якын гына эшләде ул, аннары күренмәс бул- * ды. Әйтүләренчә, еракка, ниндидер заводка алганнар. Бар белгәнем г шушы гына. = — Эх, Варя, беләсеңдер дигән идем™ Сүз шунда өзелде. Варя, Якупның кулында китап күреп: х — Яша, иртәгә миңа да китап китер әле, яме? — диде. Якуп кулындагы китабын калдырды да, иртәгә тагын килерен әйтеп, саубуллашып чыгып китте. Баскычтан төшүенә, каршысына Зоя оч рады, бераз көтәргә кушып. Варя янына кереп китте. Якуп көтә аны. бик теләп көтә: сорашасы сүзләр күп. Күмер чыгару йөкләмәсе көн дә үтәләме, рекордлар куярга җыенмыйлармы, кемгә тапшырмакчылар5 Хәер, йөкләмә үтәлүне шахта маңгаенда янып торган кызыл йолдызга карап белә. Рекорд-мазар куючы булса, бөтен Ургыл шау-шу килер иде. Ә менә баш штректә кем эшли, лава кытлыгы һаман бармы, яңа шурфны казып бетерделәрме, су артмыймы, метан газы чыкмадымы? Боларын участокка кермичә яки кешедән сорашмыйча белер җир юк. Ә кереп карап йөрергә йөрәге җитми. Менә алар урам буйлап баралар. Борын очлары да елтыраган күзләре генә ачык, башлары төрелгән. Кинәт-кинәт көчле җил китереп бәрә, атларга ирек бирми. Зоя кайтып җиткәнче бер генә сүз әйтте, анысы да забойлар турында түгел. «Ничаклы бугаз киерсәң дә. син үзебезнең егет идең, — ди. — Без синен килгәнеңне, белмәгәнне өйрәткәнеңне көтә идек». Күккә ашардай булып утырган эстакада баганаларына бәрелеп, җил бүре кебек улый. Үз гәүдәсе белән каплан. Якуп Зоя апасын җилдән ышыклый. Аркаларын куеп һаман алга баралар. Җилне шулай җиңә-җиңә, Ухановлар йорты каршына кайтып җиттеләр. — Караны, Яков, терәүлекләр җиткезеп тормасаң, колагыңны борырмын! Борыныңны салындырма,—дип, Зоя ишегалдына кереп тә китте. УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Хәмзә көндәгечә, унике вагонеткасын тагып. Акбүзен баш штрек буйлап чаптыра. Бүген күңеле көр аның: юллар адәм рәтенә кертелде хәзер яңа рельслар салынды, шпаллар алышынды Тиздән электровозлар кайтачак. Эштән соң электровоз машинистлары курсына укырга йөри Хәмзә. Шулай да җаны нигәдер тынычсызлана аның, әллә ни Суды ана бу арада- Баш штректан узган е-аен. Океана акын я чабуыннан тарта я каскасын битенә хәтле төшереп куя Кайчакта .крестьян, кавалерист» дип нрештера-ирештера. аркасына бармак башы хәтле күмер кыйпылчыгы ата да караңгыга китеп югала. Ну. тотса бирер иде кирәген! Юк. аркасын авырттырганы өчен түгел, һич тә авыртмый, йодрык хәтлесен атса да сүз әйтмәс. Тик. нигә алай итә ул? Ыргыткан икән, качмасын! Эзли аны Хәмзә, таба алмый. Әле анда, әле монда чырылдап көлгән тавышын гына ишетеп тора. Әнә, кошчык оясы — бу үрне төшеп, тегесенә менеп җиткәч кенә. Ул анда, насосныйда. мотористка булып эшли хәзер. Насосныйдан баш штреккә чыгып, нинди дә булса берәр шуклык кылырга терәү артына посып торадыр әле. Юк, нигәдер уты күренми бүген, үзе дә. Вагонетка тәгәрмәчләре шыгырдап бер көйгә генә алга тәгәри, коногон җырлап ала: Инде мин күптән коногон, Ирештем теләкләргә. Кабынды ут, яна. дөрли. Ни булды йөрәкләргә? Чү! Нәрсә бу?! Каршысына диңгез булып шахта суы җәелгән. Насоска нидер булган! Әллә мотористканың үзенәме? Әллә торбалар ярылып. бөтен су штреккә агып ятамы?! Эстакадада йөкне калдырып, буш вагонеткалар белән кергәндә болан ук түгел иде әле. ә хәзер тезгә җитә язган. Су өстендә йомычка, такта кисәкләре, бүрәнә башлары йөзеп йөри. Суны ерып үтәргә җыенсаң. шул нәрсәләр тәгәрмәчләр астына эләгеп вагонеткаларны рельстан төшерүләре бар. Акбүз тез тиңентен су эченә керде дә шып туктады. Шпал башлары да калыккан бугай. Бу ни хәл?! Шахтаны су баса ич! Нишләргә? Тышка хәзер узып китәрлек түгел. Десятникны, механикны эзләргә керешсәң, ничаклы вакыт үтәчәк. — Мотористка! Оксана! Уханова! Эй. шахтерлар, шахтаны су баса! — дип кычкырды да Хәмзә, учларын җилпуч сыман итеп колачларына куеп тыңлап торды: җавап юк. Аптырагач, терәүләргә беркетелгән су торбаларына күмер кисәге белән суккалап, доңгылдатырга тотынды: бәлки берәрсе ишетер дә ярдәмгә килер. Әһә! Торбалар зыңгылдый. кемдер җавап кайтара. Бик ерактан тонык кына булып «Ярдәм итегез!» дигән тавыш та ишетелде. Оксана тавышы бу. су түккеч баздан. Таныш тавыш, йөрәк өздергеч тавыш. ■ Хәмзә атын калдырды да. чаптыр-чаптыр су ерып, насосныйга бара торган штреккә атлады, дөресрәге, йөзеп үк диярлек китте. Су салкыны җелекләргә үтеп керә, алга узу авырайганнан-авырая бара. Менә насос янына керә торган тәбәнәк штрек. «Әгәр дә алда су түшәмгә хәтле килеп җиткән булса! Ул чакта су астыннан бака шикелле уза алмам ич... Алга, тик алга! Анда күз күрер». Хәзер актык чара — кычкырыр чамасы да юк, авызын ачуга ук су тулачак «Тизрәк, тизрәк, коногон! Алга ыргыл да насосны эшләтә башла!» Келт итеп икенче уй килде башына: «Әгәр күптән су басып киткән булса?!» Былбылының да. үзенең дә әҗәле шушында икән! «Алга, тик алга! Әлегә тәндә җан бар. Син шахтер егет, комсомол, шахтаны коткарып калырга бурычлысың, булдыра да аласың». Су өстендә йөзгән бүрәнә кисәгенә атланды да. «на, бахбай!» дип. куллары белән ишә башлады Бүрәнә башы катыга килеп терәлде. Кап-караңгы. Җитмәсә, жан ачысы белән кычкырган тавыш колак төбендә генә: «Коткарыгыз! Коткарыгыз!» Эх. шунысы үзәкне өзмәсен иде, ичмасам! Килә бит инде, коткарырга ашыга. Электр яктысы күзләрне чагылдыра: килеп җиткән икән ич. Үрмәләп чоңгылдан чыкты да бер-ике адым югарырак күтәрелде. Каршында насос, аның тирә-ягында бик тирән баз-чокыр, бөтен су шушында җыела. моннан торбалар буйлап тышка түгелә. Су түккеч насосның биек нигездәге өрлекләргә куелганын Хәмзә яхшы белә. Ике адым гына си- ««Lu и/.^аЛ1 Ы« аНГап кУллаР ы үзеннән-үзе рубильникка үрелде. Бөтеч Рубильникны югарыга таба этүгә, насоска җан керде, гөжелдәп эшли башлады. Монысы булды. Хәзер, кайда сон Оксана? Та- вышы-тыны юк. Әллә аяклары таеп чоңгылга чумганмы? Шундук маңгаена тир бөрчекләре бәреп чыкты, арыганнары онытылды Хәмзәнең. Әнә кайда икән: түшәм астына тактадан ясалган сәндерәгә менеп ♦ кунаклаган да балавыз сыгып утыра. Аяклары асылынган, бармак оч- ң лары суга тиеп тора. Син нәрсә, карга баласы кебек анда менеп кунакладың? Синең £ аркада бөтен шахтаны су баса язды бит! Эх, син! ' ф Оксана һаман калтырана, ни дияргә дә белми. Үзенең гаепле икәнен _ тоя ул, җәзага тартачакларын да сизә. Бәлки, Яшаны очырганнары х кебек, аны да өскә куып чыгарырлар. Әле генә су астында калу куркынычы бар иде, шушы коногон егет килеп коткармаса, тончыгып харап булыр иде. Бу бәладән соң кеше күзенә ничек күренерсең... Хәмзә дә дерелди, тик ул өркүдән түгел, ә үзәкләренә үткән су сал- ® кыныннан. Бармакларын көзән җыера, тешләре тешкә тими, колаклары х чыңлый, бөтен җиреннән шыбырдап су ага, тирә-ягы чайкала-әйләнә җ сыман тоела. Ә Оксана, ачуны китереп, үкси дә үкси. — Җүләр! Үкермә! Ишетмисеңмени, гөрелдәп эшли насосың. Елама дим! Тукта! — Гафу ит мине, Хәмзушка. Бүген тоташтан икенче сменага калуым. Нишләптер миңа алмаш кыз килмәде. Бераз гына моторны суытып алыйм дип туктатып торган арада йокыга киткәнмен. Күзләремне ачсам, бөтен штректә су. Мотор һаман җылына, гөрли-гөрли су түктерә, торбалар күңелле генә зыңгылдап тора, «диңгез дә» азрак кайткан кебек. Бер-ике сәгатьтән, бәлки иртәрәк тә, бу баздан чыгып китәргә мөмкин булыр. Хәмзә җылынган мотор өстенә менеп атланды, аңа күкрәге белән ятты, кулларын, аякларын җылытмакчы булды, ләкин әле һаман эченә җылы керми иде. — Миңа нинди җәза бирерләр икән? Комсомолдан кумаслармы? — ди Оксана пошынып. — Кусалар, син кул күтәрерсеңме? Хәмзә аптырап калды: тәүлекләр буе йокламаска үзе түзәр идеме соң? Кыз башы белән япа-ялгызы, дөм-караңгы җир астында түзгән, бичара. — Юк, күтәрмәс идем, гаделлек андый булмый, — диде Хәмзә кискен һәм җитди итеп. Көтмәгәндә Оксана җан ачысы белән әйтеп куйды. — Әни! Җен килә, җен! — Сәндерәсеннән сикереп төште дә Хәмзәгә елышты. Икесенең дә күзләре — шаптыр-шоптыр аларга таба килүче табак хәтле ике утлы шарда. Бөтен штрек быгыр-быгыр килә. Менә дулкыннар ярга ук килеп бәрелде, битләргә тамчылар чәчрәде. — Әнкәем!..— дип, Оксана Хәмзәнең муенына сарылганын үзе дә сизми калды. — Нәрсә бу?! Шунда Акбүз, алгы аякларын ярга куеп, судан сикереп чыкты. Бөтен гәүдәсен калтыратып өстендәге суны койгач, хуҗасының кулын иснәргә кереште. Хәмзә белән Оксана шаркылдап көлделәр. — Рәхмәт дустым, рәхмәт! Артымнан килгәнсең. — Акыллы икән. Мал иясенә охшар, диләр, бик дөрес сүз. Хәмзә атының сыртына сузылып ятты да караңгылыкка кереп — Алмаш җибәрсеннәр миңа! —дип кычкырып калды Оксана. Менә ул яңадан ялгызы. Идән астында күселәр кыштырдый. Шомлы төннән дә шомлырак кыз балага. Иптәшкә насос булмаса, тәүлекләр буе монда ятып акылыңнан язарсың. Күрәсең, алмаш җибәрергә кеше булмагандыр, теге «ыз авырып калгандыр. Утырма, кызый, утырма, сөялмә дә, беразга түзә күр, юкса, йоклап китәрсен! Әнә .мотор көенә «Гопакэны бие. * * * Хәертдин, Хәмзә авырып яткан карават читенә утырган да, врач калдырып киткән даруны аның аркасына сөртә-сөртә, шыпырт кына сөйләнә: — Әй, бала, бала. Болай булгач, шахтер чыга синнән, билләһи чыга. Терелерсең, терелми калмассың, шахтер сулырга тиеш түгел. Нигә дисәң, ул үз җылысын кешеләргә өләшә, ә кешеләр аны терелтә. Шахтерның бите шахтада кара булса да, намусы чиста, күңеле саф. Хәмзә күзләрен ача, үзе һаман саташа: «Әти, әти! Килдеңмени? Нишләп моңарчы бер дә күренмәдең? Мин сине и көттем, и көттем. Бүтән китмә, яме...» Хәертдин нишләргә белми, аны юаткандай итә, аннан да бигрәк, Хәмзәне юата-юата, үзе дә юана: — Мин бу, улым, әтиең. Китмәм бүтән, китмәм, улым. Хәмзә яңадан күзләрен йома. Ә Хәертдин, офтанып, үзенекен тукый: — Керфекләрең баш штректәй озын, гомерең генә кыска булмагае!..— дип офтанып куя. Әкрен генә Якуп килеп керде, урындыкка утырды, авыруның маңгаен тотып карагач кына Хәертдин белән исәнләште. Хәертдин, сүзсез генә киенеп, эшкә китеп барды. Шулай Хәертдин. Оксана һәм Якуп алмаш-тилмәш Хәмзә янында атна буе утырып чыктылар. Беркөнне Хәмзә күзләрен ачса, караваты читендә Оксана утыра иде. — Мин кайда?—дип, ул яткан җирен танымый торды. — Су бирегез,— дип акрын гына урыныннан торып утырды. Су эчеп, бераз аш шулпасы да капкач, авыруга хәл кергән кебек булды. Оксананың талчыккан йөзенә карап торды. — Оксана, син бик йончыгансың, бар кайт, яме. Яша таза-саумы? — һаман агач ташый. Яңарак кына моннан китте. Мин югында синең янда ул утыра. Харитоныч төнге сменада. Берәр көннән Хәмзә аякка басты. Хәертдин абыйсына тәмам ияләште ул хәзер, аның тизрәк кайтып гармун уйный башлавын зарыгып көтеп ала. Ул бик матур итеп уйный да, сөйли дә белә. Кайчакларда чөйдә эленеп торган балалайкасын алып «Коногон»ны яки «Зимагур»ны сиптерә, җырлап туйгач, «Син игътибар итмә, шахтер икәнсең, шахтер бул!»—ди. Хәмзә беркөнне иртән уянса, өйдә япа-ялгызы гына калган иде. Өй эче тулы кояш. Мичтән җылы бәреп тора. Аның күзе ■өстәлдәге альбомга төште. Моңарчы күргәне юк иде әле аның бу альбомны. Миңа карарга юри калдыргандыр дип, битләп-битләп актарырга тотынды. Берничә биттән сон, мөлаем гына йөзле бер кыз рәсеменә туктала. Зур гына күзле, кыйгач кара кашлы, чәч толымнарын күкрәгенә асылындырып төшергән. Альбомның икенче битендә шушы кыз белән янәшә Хәертдин абыйсы басып тора. Үзе әйткәндәй, яшьнәп һәм күкрәп яшәгән чагы, арысландай көчле көннәре булса кирәк. Хәзерге шикелле кырыс күренми: нурлы йөз, ягымлы караш, елмайган авыз. Башка битләрдә дә шул кыз белән парлап төшкән фотолар очрый. Менә Хәертдин абыйсы үзе кебек шахтерлар арасында. Мондыйлар ике-өч урында очрый. Иң соңгы рәсеме үзенә жәлеп итә. Тимер юл буе. Вагон кырыенда теге матур хатын белән Хәертдин саубуллаша. Яннарында биш-алты яшьләрендәге бер малай тора. «Хәзер кайда икән алар?» Хәмзә альбомын урынына куйды да өй эченә күз йөртеп чыкты. Моңарчы да бөтен әйберне күргәне бар иде Урындык аркасына элеп, абыйсы ак күлмәк белән соры төстәге костюм калдырып киткән. Ул бу киемне өченче көн үк кияргә кушып киткән иде. Хәмзә, уңыйсызланып, моңарчы кими йөрде. Хәзер киенеп алгач, көзге каршына килеп басты, килешле, ятышлы күренә. Шуннан сон китап алып укырга утырды. Оксана керүгә, өйгә кояш өстәлгәндәй булды. Салкындыр, ахры, тышта, кызның керфекләренә тикле бәсләнгән. Гафу ит, Хәмзушка,— дип, пальтосын салып элде дә чәй җылыта башлады. яздым. — Эх, белсәң иде! Минем ак күмәч белән кәҗә сөте ашыйсым килә. — Сугыш беткәч, мин сиңа күгәрчен сөте дә табып китерермен. Парлап сигезенче класска йөрербез. Аннары шахта техникумына керербез. Аннан институтка... — Хәмзә авылда чакта Казан ветеринария техникумына керергә баргач, төнлә вокзалда кунып ятканда аягыннан галошларын салдырып китүләре, русча белмәгәнлектән, техникумга керә алмый кайтуы турында сөйләп алды. — Эх, сип, Казан ятиме! — Оксананың йөзе яңадан җитди төс алды. — Минем монда бик зур шәһәр төзисем килә. Шушы мәңгелек туңлыкта гөрләп заводлар эшләсен, халкы шат яшәсен... Нигәдер минем бүген гел ашыйсым гына килә.. Тәмле әйберләр генә Донбасста чакта әни чия пилмәне пешерә иде, шуны сөт өстеиә манып ашый идек. Эх. хәзер шул булса! Ярып пешергән бәрәңге булса да ярап куяр иде. Ә син авызыңны ерып утырма, яме! — Юк. көлмим. Киләсе язда сезнең өн артындагы усакларны төплибез дә бәрәңге утыртабыз, кишер, суган чәчәбез, ярыймы? — Бергәләп эшләрбез, яме? Син казырсың, мин утыртырмын, чүпләрен утармын, cv сибәрмен. Тәмам терелеп җиткәч, Хәмзә үзенең палаткасына күчеп китте. ®"ма бу ХЭТЛе үк се . рле ' гоелганы юк иде. Порт юан юан карагай бүрәнәләреннән салынган. Идәндә һәм түшәм такталары арасында инә сыярлык та ярык тапмассың. Бер читтә — агач карават, янәшәсендә — MJn,KemeHl СаВДЫК’ Бөтен әйбер үз урынында, һәммәсе чиста, ялтырап тора. Шкаф тулы китап. Русчасы да, татарчасы да, гарәп хәрефлесе дә бар^ Шкаф өстендә — тальян гармун. Плитә өстендәге кастрүлдә — аш. чәйнектә — чәй. Өстәлдә —бер көнлек ипи. Ашны Оксана китереп киткәнен Хәмзә яхшы белә. — Мин сине гомер буе асрарга тиешмен, Оксана. Бәхетсезлек аркасында бәхет кошы тоттым, ахры. — Сиңа көлке. Кичә җыелышта ялварганга күрә генә комсомолдан чыгармадылар. — Сине чыгарсалар, дөреслекнең бер чите кителеп төшәр иде. — Ә син бигрәк күпне беләсең! Шахтада барыбыз да йоклап йөрсәк, нәрсә булып чыгар? — Белмим, белмим. Синең урыныңда мин булсам да тәүлек буе йокысыз түзмәс идем. — Барыбер юата алмадың. Беләсеңме, әни үзебезгә кайтырга куша, «бездә торсын», ди. Хәмзә башын гына чайкады. — Иптәшләрне сагынып беттем, палатага кайтам. Терелеп кенә җитим. Синең белән бер дә аерылып торасым килми хәзер, күрешеп йөрербез, яме? Оксана, кызара төшеп, ияк какты. — Беләсеңме, Оксана, сугыш беткәч, җыелышып безнең якларга кайтып килербез, яме? Әнигә син бик ошарсың. Хатыма күптән мактап Ахыры бар