Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫЙНАК ГЕРОЙЛАР

Тормышында алгы сызыкка хас булган вакыйгалар да юк, зур геройлыклар да күрсәтмиләр кебек. Взвод бары тик боеприпас складлары янында каравыл хезмәтен үти, посттан бушаган араларда снарядларны машинага төяп тора. Бер караганда, мондый хезмәт җиңел дә кебек. Ләкин бу беренче карашка гына. Солдатларның үзләре, көндәлек хезмәтләре һем яшәешдәре белән якыннанрак танышкан саен, без алар җилкәсенә төшкән сугыш йөгенең никадәр авыр булуын аңлый барабыз. Автор укучы алдында акрынлап бу карусыз, сабыр кешеләрнең хезмәтләрен, яшәү рәвешләрен, эчке дөньяларын ача. Гаҗәеп бер интернациональ семья ул взвод. Монда хезмәткә алынган казакълар Өметбаеа, Байәхмәтов, үзбәк Ишм,эмәт, руслардан Шумилов, сугышта яраланган һәм «нестроевой булып фронтка кире кайткан солдатлар» Хафиз Акшалов, Дорды Ходайбирдин, татар Төхфәт абзый, чуваш Емелькин һәм башкалар бар. һәрберсе үз йөзләрен, гадәт-холыкларын саклаган хәлдә, алар аерылмас бер- бөтенне тәшкил итәләр. Взвод һөҗүм итүче армия артыннан бара. Әсәрдә бәян ителгән вакыйгаларда ул Латвия җирендә була. Биредә халык хутор булып яши. Шуңа брйле, автор совет кешесенең коллективист булуын, колхоз строен үзенеке итеп кабул итүен кечкенә генә эпизодта ышандырырлык итеп бире алган. «Чын гаҗәпләнү белән солдатлар: — Боларны колхозга ничек оештырырлар икән?— диештеләр.— Барысын да бор урынга җыярлар мнкөнТ Билгеле, алар фикеренчә, бу җирләргә яңадан Совет власте кайткач колхоз да булачак, булмый калуы момкин түгел». Боек Ватан сугышы темасы татар совет әдәбиятында киң яктыртыла. Совет солдатының батырлыгын, аның героик характерын төрле яклап ачып биру әдәбиятыбызның гүзәл традициясенә әйләнде. Язучыларыбыз совет солдаты батырлыгының чыганакларын билгеләү, психологик анализ ярдәмендә аның күңел байлыгын ачу өлкәсендә шактый эш башкардылар. Байтак әсәрләрдә, мәсәлән, Г. Әпсәләмовның роман һәм повестьларында, башлыча, баталь картиналар тасвирлана. Аның геройлары алгы сызыкта сугышалар, үлем лагерьларында дошман белән аяусыз көрәш алып баралар. Алар зур масштаблы эшләр башкарырга сәләтле кешеләр. Дәһшәтле керәш кырында калку гәүдәләндерелгөн геройлар белән рәттән, кайбер язучылар фронтның көндәлек тормышында үз бурычларын намус белән үтәүче, тыйнак эшчәнлекләре белән боек җиңү эшенә хәлдән килгәнчә өлеш кертүче солдатларны тасвирлыйлар. Бу яктан Әмирхан Еники әсәрләре аерым бер урын алып тора. Язучы үзенең хикәяләрендә туры- дан-туры сугыш картиналарын бирми. Аның «Бала», «Бер генә сәгатькә», «Кунакчыл дошман», «Кем җырлады» һәм башка хикәяләрендә сугыш темасы үзгә төрле яклары белән яктыртылды. Әмма язучының моңарчы Бөек Ватан сугышына багышланган күләмле әсәр биргәне юк иде әле. Олы әдиптән укучылар, олбрттә, мондый әсәрне көттеләр һәм ялгышмадылар. Язучының «Без до солдатлар идөк» повесте дөньяга чыкты *. Повесть дип аталса да, «Фронт дәфтәреннән» дигән искәрмә аны момуар әсәрләргә якынлаштыра. Китапта автор унбиш кешелек каравыл взводының көндәлек тормышын тасвир иткән. Взвод турыдан-туры сугыш хәрәкәт- • Ә, Евккм, Без до солдатлар жд«. Татарстая катав яошрмяты, 1973 ал. Менә шушы коллективизм хисе терле милләт солдатларыннан торган взводны бергә туплый, бер гаиләдәй яшәтә дә инде. Ләкин сугышчан бердәмлекне сурәтләгәндә Ә. Еники һәр кешенең үзенә курә бер аерым, үзенчәлекле характер икәнлеген зур осталык белән күрсәтә. Менә «Ишмәмәт мөлдерәп туларга торган күзләре белән миңа моңсу елмаеп кына карый. Бик тә нечкә, йомшак бәгырьле кеше ул безнең Ишмәмәт. Чак кына җылырак сүз әйтсәң, әнә шулай эри дә китә... Әмма үзе бик чыдам, бик күндәм, кая гына куйсаң да тора һәм алты сәгать түгел, ун сәгать тора ала, тавышын-тынын чыгармый». Менә гаҗәеп нечкә күңелле Төхфәт аб зый. Малай чагында әтисе җырлаган «Агач башы» көен хәтерләп җырлый. «Хәер, язмыш кешене кайларга гына ташламасын, күкрәгендә шул бер йөрәкне йөртә инде ул». Бу эпизод кешенең үз иленә, халкына, аның рухи хәзинәсенә мәхәббәт белән каравын, аңа никадәр тугры булуын күрсәтә. Менә тиктомалга кызып китүче чуваш Емелькин. Ул куян тоту турында да зур нәрсә итеп сөйләргә ярата. Менә «төш күрергә» һәм аны юрарга яратучы зуртаза гәүдәле казакъ Байәх- мәтов. «Ул инде төшендә Сталинны да берничә тапкыр күрде, Рузвельтны да күрде, хәтта Гитлерны да күрүдән курыкмады». Казакъ солдатлар төш күрүнең тәмен беләләр, чөнки шуңа карап сугышның кайчан бетәсен, күпмегә сузыласын юрыйлар. Тыныч шартларда, устав буенча, солдатлар постта икешәр генә сәгать торалар. Әмма сугыш уставның бу таләбе белән исәпләшми. Кеше җитешмәгәнлектән, карт солдатлар «көзге караңгы төннәрдә дә, кышкы салкын бураннарда да» алтышар сәгать тора. Шуның өстенә, складларны алгы позициягә күчергәндә, посттан азат солдатлар вагон бушаталар, машина төйи- ләр. «Ә боеприпас дигәнең ул әрҗәләргә тутырган конфет түгел, боеприпас ул тимер дә корыч, аларның (мәсәлән, авыр снарядларның) берсе-берсе сиксән кило тартканнары бар, абзыкаем! Менә шулар- ны инде безнең гарип-гораба солдатларыбыз кара тиргә батып, көчәнә-көчәнә күтәреп төшерә яки күтәреп мендерә». Ә аннан соң солдат постка китә. Чөнки шулай кирәк. Жиңу өчен кирәк. Әмма хезмәт никадәр авыр булмасын, сугыш кешенең бәгырен никадәр генә туңдырмасын, кеше һәрвакыт кеше булып калырга тиеш. Ишмәмәт белән Емельки» шул турыда бәхәсләшәләр- Емелькин постта торганда куянны атарга җыенган. Ишмәмәт: «Җан иясен үтерергә ярамый, гөнаһ булады ку...»— ди. Бу сүзләргә артык кызып киткән Емелькин турында ул: «Минаның кальбен аяп әйтәм, кальбе ташка әверелмәсен...»— дип кисәтә. Повесть битләрендә Ә. Еникигә хас юмор да үзенә урын таба. Ял вакытларында солдатлар икенче фронт ачуны кичектереп килгән союзниклар адресына да ачы сүзләр әйткәлиләр. Менә Емелькин посттан кайткач ашарга утыра. «Рәхмәт төшкере, бүген дә борчак икән, — диде.— Каян алып җиткерәләр бу борчакны, әллә Әмерикәдән килә инде?! Солдатлар көлешеп алдылар. Арадан берсе: — Юк, булмас, — диде. — Борчак Американың үзенә дә җитми торгандыр... — Нишләп? — Нишләп дип, моңарчы бит алар немецка каршы борчак кына атып яттылар». Ә. Еники саф күңелле, тырыш, чыдам казакъ агайларның коллектив портретын бирә. Менә алар, посттан бушаган арада, латыш хуторыннан бер сарык сатып алып «казакъча бер мәҗлес кылып» утыра. Ә. Еники бу мәҗлесне бөтен нечкәлекләренә кадәр тасвирлый. Биредә казакъ халкының кунакчыллыгы, олыларга хөрмәт белән каравы һәм башка гүзәл милли сыйфатлары ышандырырлык итеп күрсәтелә. Взводка йөкләнгән вазифалар боепри- паслар склады янында каравыл тору белән генә чикләнми дип әйткән идек инде. Ә. Еники, киеренке ситуацияләр сайлап, солдат характерының яңадан-яңа якларын ача, аларның батырлыкларын сурәтли. Алты солдат һәм бер сержант боеприпаслар эшелонын алгы сызыкка озатырга билгеләнәләр. Авыр снарядлар, төрле сугыш кирәк-яраклары белән тыгызлап тутырылган эшелон немецлар тупка тоткан урынны үтәргә тиеш. Боларның барысын да һавага очыртырга бер снаряд кыйпылчыгы җитә. Бу участокта күпне күргән Дорды кебек солдатлар да бераз шикләнәләр. «Иптәшләр, җаннары учларында булса да, болай тып-тыныч кына утыралар. Тик Байәхмәт кенә авыз эченнән үгез шикелле һаман нидер мөгрәнә — белгән догаларын укып маташа, ахрысы. Кемдер әледәнәле тамак кыргалый, Емелькин булса кирәк, снаряд төшеп шартлаган саен: «Ух, гад!» — дип куя. Ә менә Ишмәмәтнең бө- Тенләй өне-тыны юк, бу галәмәт башланганнан бирле шулай тавышын чыгармый». •Чынлабрак уйлаганда безнең хәл искиткеч мөшкел иде, без кыл өстендә, без һәлакәтнең өстендә генә торабыз...» Куркынычны уз эчләреннән генә кичергән солдатлар тыштан тыптыныч. Кинәт паникага бирелгән Шанаевка иярү генә түгел, аны үзләре үк тынычландыралар. Иң куркыныч минутларда алар иңгә-иң торалар: «...солдат психологиясенең гаҗәеп бер сере бар — нәкъ менә иң куркыныч, иң киеренке чакта ул иптәшләреннән аерылырга һәм теләсә кая ташланырга яратмый», — ди автор. Шулай итеп, интернациональ взвод тагын бер сугышчан заданиене үти — эшелонны исән-сау билгеләнгән пунктка илтеп җиткерә. Рус, тагар, чуваш, кыргыз, казакъ солдатлары арасындагы дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре аларга авыр солдат хезмәтен җиңеләйтергә булыша. Үзара ярдәм, сугышчан туганлык һәрвакыт күп милләтле Совет Армиясенең рухи көч чыганагы булды. Унбиш кешелек хәрби коллектив тормышында да бу бик ачык чагыла. Шулай төрлесен күреп, уттан-судан үтеп, солдатлар җиңү юлы буйлап баралар. Җиңүгә үзләреннән өлеш керткән каравыл взводы солдатлары. Автор үзе Тукай клубында ясаган бер чыгышында «Без дә солдатлар идек» повестен гади итеп язарга тырышуын әйткән иде. Ләкин әсәр тыштан караганда гына гади тоела. Повестьның көче — аның эчке агымында. Әсәрдә сурәтләнгән һәр характер зур эстетик мәгънә алып килә