ҮРНӘКЛЕ КИЯҮ
Б езнең авыл ирләренең үз гадәтләре бар. Кич* ке аштан соң көтү каршыларга дигән булалар да бала-чага шау-шуыннан җай гына чыгып таялар. Аннан, тоз яларга җыелган мал-туар кебек, сал* мак кына атлап, Сирай бабайларның өй буена киләләр. Халык җыела башлауга, киез итеген киеп, Сирай агай да чыгып утыра. Бүген дә шунда җыелдылар. Башта көннәрнең торышы турында сүз алышкаладылар. Аннары түбән оч Фәтхинең көтүдән кача торган кәҗәсен тиргәделәр. Балыкчы Галим агайны да телгә алдылар. Имеш, бер зур кушбаш аның җәтмәсен ертып качкан. Урам уртасыннан кәттә генә атлап Шәрифулла белән Зәбирә үтеп киткәч, патефон тәлинкәсе тагы үзгәрде. Сирай бабай «прибоен» кабызды да: — Тәки Зәбирә чүплектә яткан Шәрифулланы үрнәкле кияү итте бит,— дип сүзен башлады. — Ничек үрнәкле?— диде койма буена чүгәләгән тракторчы Хәбил. — Бәй, быел яңа ел алдыннан бер мәзәк булды бит әле... — диде Сирай агай. — Май кабыгыз, мин сөйләде димәссез. Үземнең дә бу хәлнең шаһиты булырга исәбем юк иде. Сабира апагыз әйтмешли, күрше хакын хаклап, тәки эсвидител булдым бит. Үзегез дә беләсез Шәрифулланың Зәбирәгә ничек йортка кергәнен. Зәбирә бит авылда карап торган бер кыз иде. Чибәрлеген генә әйтмим, эше буенча да ташка үлчим — дүрт Шәрифулланы алыштыра. Хуҗалыгы тагын!.. Өй җиһазлары, йорт-курасы председательнекеннән ким түгел. Кайбер яклары белән узып та китә. Урам коймаларына кадәрен сабынлап юа бит. Шәрифулласы турында инде авыз ачып сүз дә сөйләрлек түгел. Начарлыгы белән авыл тарихына кереп калган кеше. Хатын-кызлар белән шаяруын әле әйтмәдем. Зәбирә урынында мин булсам, Шәрифулла йөргән урамнан да узмас идем. — Ярар,— диде Хәбип. — Безнең баш бит ындыр табагы түгел. Кызык урынын гына сөйлә. — Кызык дип, шул яңа ел алдындагы кичкә килеп җиттек инде. Әбиең белән аш ашап утыра идек. Итәгенә ут капкандай, Зәбирә килеп керде. — Ни булды? Әллә бер-бер хәл бармы?— мин әйтәм. — Әлегә берни дә юк. Хәзер генә безгә керәсез дә, мичкә аркагызны терәп тик кенә утырасыз,— ди бу. — Йөзегезгә менә боларны киярсез,— ди. Сумкасыннан битлек алып бирде. Битлекне кигәч, Сабира апагыз миннән, мин аңардан куркып үлә яздым. Берәр бала-чага уены уйнатадыр дип кердек. Өй эче караңгы иде. Мичендә дөрләп каен утыны яна. Бүлмә ишекләре кара бәрхет белән капланган. Идән уртасында арыш чүмәләсе кадәре әйбер тора. Аның өсте дә каплаулы. Зәбирә кушканча, мин мич авызының уң ягына, апагыз сул ягына утырды. Безгә сөйләшмәскә кушып, үзе түр якларына чыгып китте. Тиздән кап-кара киемле, каз шикелле канатлы бер нәрсә каршыбызга чыгып басты. Шүрәле дисәм, ялганчы булырмын. Андый затны күргәнем юк. Әмма шуңа охшаш бер нәрсә инде. Аның артында кулына тәпәч тоткан тагын бер җан иясе күренде. Илле дүрт ел тормыш итеп, мондый әкәмәтне беренче тапкыр күргәнлектән, тынсыз калдым. Шыпырт кына апагызга да күз салдым. Аның йөрәге шәптән түгел, алай-болай куркып һуштан гына яза күрмәсен, мин әйтәм. Теге шүрәленең башта кергәне идән уртасындагы чүмәләнең өстен ачты. Ни күзем белән күрим, лакан эчендә Шәрифулла йоклап ята. Шүрәле заты моның янына килде дә: — Монысы җәһәннәмгә. Бусын оҗмахка,— ди. — Ә менә бусы, кем эле шайтаның? Кем димен? — дип, Шәрифулланың якасыннан тарткалады. — Әй, син кем, җәһәннәм кисәве?.. — ди. Шәрифулла уянды. Күзен зур ачып тирә-якка каранды. Каршындагы шүрәлеләрне күргәч, янә күзләрен йомды. — Адәм баласы, син кем?— диде шүрәле заты, тегенең баш очында тәпәч уйнатып. — Мин — кеше, фәрештә җаным,— ди бу. — Исемем — Шәр- кәй. Мөселман затыннан мин... — ди. — Нигә сине гроб белән куйганнар?— ди шүрәленең берсе. — Гроб?! Берни белмим!— ди Шәрифулла. — Әфәндем, мөселманнар исерекне гроб белән куялар бит, — диде тәпәчлесе. Шүрәле заты Шәрифуллага якынрак килде дә: — Фу, бу шайтанны әллә инде үзен хәмер кисмәгенә салып куйганнар. Хәзер үк җиденче тәмуг миченә озатыгыз! Бик әйбәт кисәү булыр. Җиде ел яндырырга!— ди. — Фәрештә җаным. Фәрештә... — дип ялвара башлады Шәрифулла. — Сөйләнмә, тәмуг кисәве!— дип, Шәрифулланың баш очында тәпәч уйнатты берсе. — Судсыз хакыгыз юк! Мин претеставать итәм. Совет законнары... — ди теге. — Монда бер генә закон. Шәригать законы... — диләр моңа. — Соң, мин бит, белсәң, фәрештә җаным, алтын куллы кеше. Теләсәң, йорт салып бирәм. Самавар торбасы ясыйм. Бал калагына кадәр коям. Берүк яндырып әрәм итмәгез инде,— дат елап ук җибәрде Шәркәй. РАДИК ИСАЕВ ф ҮРНӘКЛЕ КИЯҮ — Җиденче мичкә!— дип боерды шүрәле заты һәм Шәрифулланың башына тәпәч белән берне кундырып та алды. — Хакың юк сугарга. Аллага жалуб язармын,— ди бу. — Алыгыз ләгыйнне! Тәпәчле затларның берсе лаканга килеп ябышты. Шәрифулла аңа кизәнде. Теге тәпәч белән тагын Шәрифулланың башына кундырды. — Жалуб бирәм. Жалуб... Шул вакыт ак төстәге икенче шүрәле заты килеп керде. — Нәрсә бара монда, җәмәгать?— диде бу йомшак кына тавыш рк белән. — Менә, бер тәмуг кисәвен озатырга дип торабыз. — Ак фәрештә җаным, зинһар әйтегез үзләренә, судсыз тәмугка салмасыннар,— диде Шәрифулла ялварып. — Ярый, хәзер уйлашырбыз,— дип, болар чыгып китте. — Их, хаталандым,— ди Шәрифулла. — Нигә кирәк иде Сәвиянең сәмиен эчәргә. Әллә нәрсәләр кушып ясаганын белә идем бит. Күрәсең, шул башыма җиткән... Тукта, ничек булды соң әле? Зәбирәнең бишлеген чәлдереп чыгып киткән идем. Тәк, кибет янында Фазлый очрады,— ди. — Аның белән бер яртыны кактык. Шуннан мин кайтып киттем. Юк, Баттал бабайларда койма ясаган өчен аласым бар иде бит. Аларга кердем,— ди. — Үзе өйдә булмаса да, бичәсе бер стакан ширбәт суы бирде. Шуннан, Сәвияләргә килеп кердем. Ипи калайлары ясаган өчен расчутлаштык. Калганын белмим,— ди. — Үзе кесәләренә тыгылып карый. Аннан сигара сыныклары чыга. — Кара, үләргә күп кирәкми икән,— ди, ачка үлгәнмен дисәм, кем әйтмешли, кесә тулы си- j гара. Туңып та үләргә тиеш түгелмен. Өстемдә менә дигән пальто,— ди. — Үткән ел тәрәзә тупсалары ясаган өчен Мәчтүрәдән алган идем,— ди. — Үлгән иренеке булырга тиеш. Мәрхүм, сельпо председателе иде. Сала торгач, минем шикелле дөнья куйды,— ди. — Значит, туңып та үлмәгәнмен... Алайса, үлүемә бер генә сәбәп,— ди. — Теге фәрештә әйткәндәй, хәмер. Ярый, хәзер соң инде. Монда нык торырга кирәк,— ди. — Якты дөньяда рәхәт яшәдем, монда да оҗмах ягын карыйм әле. Аннан тагын күз күрер,— дип сөйләнә Шәрифулла. Каршыбызга йөзен челтәр белән каплаган бер кызкай килеп керде. Ул сылулыгы, буй-сыннар, аяклар, мин сиңа әйтим. Күрсәң, үлгән кешең терелер. Авыз эченнән генә көйләп йөри тагын. — Чибәркәй, «ишләп монда йөрисең? — дигән булды Шәрифулла, май ашаган песи кебек күзләрен уйнатып. — Безнең эш беткән инде, абый. Без хур кызлары,— ди бу. | — Хур кызлары? Таныш булыйк, мин — Хафиз,— ди Шәрифулла. — Әллә корьән Хафизмы? — Үзе. Менә оҗмахтан урын көтәм. — Андый кешеләргә урын люкстан гына бирелә шул,— ди кыз, читкәрәк китеп. — Чибәркәй, исемеңне әйт инде,— ди Шәрифулла. — Фатыйма,— ди кыз. — Исемең дә үзең шикелле матур икән. Тагын кайчан күоешер- без?— ди бу. Шул вакыт теге шүрәле кыяфәтле килеп керде. Кыз чыгып китте. Ак фәрештәнең кулында гәзит. Ул кара фәрештәгә карады да: — Әфәндем, теге ашлык суга торган машинаның исеме ничек эле?— диде. — Сибагач. — Туры килми. — Комбайн,— ди Шәрифулла, аларга таба үрелеп. — Дөрес. Туры килә. Комбайн. Ә җиһанда оча торган тимер кошның исеме? — Өй чаклысын әйтәсеңме? — Шул. Аллаһы тәгаләнең чапанын тишкәне. — Белмим ул нәрсәне. Аны фиргавен догасы да җиңә алмаган. — Ракета бит ул, туң башлар,— диде Шәрифулла. — Беләсең син, әфәндем. Болай булгач, үзеңне ярдәмче итәргә була,— ди ак киемле фәрештә карасына. — Менә, карале, монда алфавитның беренче хәрефе соралган. — Башта торганы беренче була инде, әфәндем. — Шулай да бит. Кайсы хәреф башта тора соң әле? — Хәтерләмим. — А хәрефе, диваналар,— ди Шәрифулла. — Дөрес. — Хезмәтең өчен,— дип ак фәрештә карасына акча бирә. — Кроссвордны чиштек. Хәзер без... — Миңа,— ди Шәрифулла, кулын сузып. Кара фәрештә аңа чукмар белән кизәнә. — Бу ләгыйн һаман мондамыни?— ди ак фәрештә. — Суд көтеп ята. Сезнең әмер ничек булыр? Алар идәнгә аяк бөкләп утырдылар. Ак фәрештә Шәрифуллага карап: — Мәет, сине күмүчеләр кырык адым киткәч, җавап алырга тиешбез. Шәригать законнары алдауны яратмый. Алдашкан кешегә шунда ук кызган таба ялатабыз. Кем дә кем дөрес сөйли, җәзасы бермә-бер кими. Исемегез? — Шәркәй дидем бит инде. — Нинди заттан? — Мөселман. — һөнәрең? — Авыл халкы бөтен эшкә дә мастер дип йөртә иде. — Дөньялыкта ничә ел яшәдең? — Бик аз. — Бик аз яшәсәң дә, биш кешелек гөнаһ җыйгансың. Монда бары да язулы. — Биш кешелек булса да, сезнекеннән күп түгелдер әле. — Телеңә салынма! Семьяң бармы? Хәләл җефетең белән тату яшәдеңме? — Анда сезнең эшегез юк. — Безгә ачыкларга кирәк. Хәләл җефетеңә бер суккан булсаң, кулың кайнап торган суда бер көн, ун суксаң, ун көн кайнатылачак. — Сезнең өчен дә шундый законмы? — Ай, үтмәс балта белән ясалган нәрсәкәй. Сорауга җавап бир. — Мин әле егет кеше. Урыным оҗмах түрендә булырга тиеш. Тәртибем дә яхшы. Бригадир рөхсәтеннән башка төкерек тә йотканым булмады. — Ялган. — Ант итеп әйтәм. Ай-кояшны күрмим әгәр... РАДИК ИСАЕВ ф ҮРНӘКЛЕ КИЯҮ — Җир астында ай-кояш юк. Сорауга җавап бир. Хәләл җефетең, бармы? — Юк. — Кызган таба!.. Фатыйма керә дә мич алдыннан кызган таба алып Шәрифулла янына бара. — Яларга!.. Шәрифулла табага төкереп карады. «Чыж» итмәгәч, эт кебек, те- лен чыгарып ялый башлады. Бераздан ак фәрештә соравын янә кабатлады: — Хәләл җефетең бармы? — Юк. Ышанмасагыз тикшерегез. Шуның өчен бит жалунҗа алып ятасыз. — Таба!.. Фатыйма икенче табаны алып Шәрифулла янына барды. Шәрифул- ланың табага телен тидерүе булды, кызган таба Mail салгандай чыжлады. — Кәләшең бармы? — Бар. — Ничәү? — Берәү. — Кем? — Фазыйла. — Тагын? — Юк. — Никахсызлары? — Мәчтүрә генә. Ак фәрештә килеп Шәрифулланың яка астыннан бер кәгазь алды. Шунда ул: — Бу ятсыз бәндәнең биш хатыны булган,— дип укый башлады. — Указлы муллаларны да узып киткән бит. Беренче җефете — Фа- зыйла. Моның тукмавына чыдый алмыйча ташлап чыгып китә. Икенчесе... — Фәрештә җаным, бу пальто үземнеке түгел. Сельпо председателенеке. Ул хатын-кыз белән шаярырга ярата иде. Мужыт, аның хатыннары бу язуны кыстырганнардыр. — Зәбирә синең кәләш түгелмени? — Монысы минеке. Алтын хатын ул. Әгәр монда килеп чыкса, кирәгегезне алырсыз. Елан аягын кискән хатын ул. — Бу мәсьәләне хәл иттек. Тагын шуны әйт. Дөньялыкта шәраб эчтеңме? — Анысы нәрсә тагы? — Шайтан суы. — Шайтан суы эчкәнем булмады. Менә әкрен тама торганны авыө иткәләдем. — Әкрен тама торганы нәрсә? — Бик шәп әйбер ул. Телисезме, хәзер алып киләм. Бирегез акчаларыгызны? Сәвия апаларга гына йөгерәм. Төк, без монда өч борын, бер чирек алсам, какраз була. — Син үзеңнең кайда икәнлегеңне беләсеңме? — Беләм, мин күп эчмәм. — Шәраб белән дуслыгыңны да ачыкладык. Хәзер без сине кыл- дин нечкә, кылычтин үткен сират күпереннән чыгарабыз. Чыгалма- саң — мәңгелек җәһәннәм!.. Ак фәрештә мич алдында торган кисәү агачының бер башын ла* канга, икенчесен мич казнасына куйды. Шәрифулла ялкынлап янган мичкә күз салды. Аннан кисәү агачыда карады. — Сәяхәтеңне башла,— диде фәрештә заты.— Әгәр чыга алмасаң, мичтә янганнан соң, менә бу бәндәләр шикелле, үзеңне таш итеп катырабыз. Имән бармагы белән безгә таба күрсәтте. — Бу бит кылдин нечкә түгел,— диде Шәрифулла, елмая биреп. — Алтылы тимер чыбык. Моннан гына түгел, судан коры чыга идек еле,— дип, бу лаканнан күтәрелде дә кисәү агачына тотынды. Ут кебек кызган кисәү агачына кулы пешкәч, акырып тәгәрәп китте. Аның белән бергә сулы лакан да идәнгә ауды. — Чукынчыклар, нишлисез?— дип йөгереп керде Мәхтүмә карчык. — Баздагы бәрәңгегә су агызасыз бит. Лампаны кабыздылар. — Шайтаннар! — диде Сабира апагыз.— Көлдереп үтерә яздыгыз. Бер самавар чәй эчеп кергән идем, манма суга төшкән кебек булдым. Шәрифулла да мәсьәләне аңлап алды. Ул сәке астына ук кереп качты. Туйганчы көлеп, өйне тәртипкә китергәч, Зәбирә үзебезне өстәл янына чакырып алды. Аннан магнитофонын эшләтеп җибәрде. Бөтен сүзләре тучно-туч язылган. Җитмәсә, теге Әптерәй малае чаршау артыннан гына сурәткә төшереп утырган. Чәй эчеп бетүгә, кәртечкәләрен дә өстәлгә китереп куйдылар. Үлдек көлеп. Тик менә шунысы — мәчегә көлке, тычканга үлем дигәндәй, Шәрифуллага гына бик кыен булды. Ул, мескен, айлар буена кеше күзенә күренмәде. Бу хәлне халыкка фаш итмәгез инде дип, безгә генә унбер хат язды. Бу әкәмәткә байтак вакыт үтте инде. Шәрифулланы әйтәм, тәки үрнәкле кияү булды бит. Хәзер эчәргә түгел, магазин урамына да бармый. Әле үзен, беләсез, ферма мөдире итеп тә куйдык. Мөдирмен дип тормый: кулы белгәч, капка да ныгыта, тәрәзә дә куя. Чынмы-бушмы, укырга да китә, имеш, дигән хәбәр дә бар,— дип, Сирай бабай мәзәген тәмамлады.