Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕАЛИЗМ ЮЛЫННАН

Тагар прозасында роман һәм повесть тарихыннан лтмышынчы еллар башыннан совет әдәбият белемендә һәм тәнкыйтендә жанрлар мәсьәләсенә игътибар артты. Романны өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Бу мәсьәләгә багышлап зур-зур бәхәсләр үткәрелде, күп санлы мәкаләләр һәм монографик хезмәтләр язылды. Роман жанрына булган мондый гомум игътибарны нәрсә белән аңлатырга соң? Төп сәбәпләрнең берсе, минемчә, романның бетен әдәби процесста уйнаган роле белән бәйләнгән. Бу жанрның тууы һәм җитлегүе еш кына теге яки бу милли әдәбиятның реализм юлыннан үсү процессы итеп карала, ахыр чиктә, роман язмышы реализм язмышы булып алга баса. Совет власте елларында формалашкан күп кенә яшь әдәбиятлар практикасы бу яктан аеруча игътибарга лаек. Аларның һәркайсында хәзер роман жанры ныклап формалашты һәм әдәби хәрәкәтне әйдәп барган көчкә әверелде яки әверелеп килә. Роман ул әдәбиятларның идеяэстетик җитлеккәнлеген күрсәткән фактор булып тора. Илебездәге яшь әдәбиятлар практикасы Көнбатышта киң таралган бер фикернең — хәзерге вакытта роман кризис кичерә һәм хәтта «үлемгә» йөз тотып бара, дигән фикернең нигезсез булуын, киресенчә, социалистик җәмгыять шартларында бу жанрның яңа киңлекләргә чыгуын һәм яңа үрләр яулавын күрсәтә. Бу хәл социалистик реализмның мөмкинлекләре чиксез булуын раслый. Роман турында барган сөйләшүләрдә бу жанрның туу тарихы шактый актуаль төс алды. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләне тикшерү дә үзмаксат түгел, ул реалистик прозаның формалашуын ачыкларга хезмәт итә. Зур тарихы булган әдәбиятлар тәҗрибәсе аларда проза жанрларының тууы һәм җитлегүе төп өч төрле эстетик фактор белән бәйләнгән булуын күрсәтә. Сүз фольклор, язма әдәбият традицияләре һәм чит әдәбиятлар йогынтысы хакында бара. Биредә язма әдәби традицияләр үзгә бер әһәмияткә ия булган. Бердән, алар укучының эстетик зәвыкларын тәрбияләүдә мөһим роль уйнаган, икенчедән, фольклорның иң яхшы традицияләрен иҗади үстерә һәм камилләштерә килгән, өченчедән, алга киткән башка әдәбиятлар тәҗрибәсен үзләштерү өчен нигез булып торган. * Проза жанрларының формалашуы өчен, барыннан да элек, чәчмә хикәяләү традицияләре кирәк булган. Татар әдәбиятындагы чәчмә традицияләрнең тарихы өйрәнелмәгән. һәм ул махсус тикшеренүне сорый торган зур һәм катлаулы мәсьәлә. Татар прозасы үзенең тирән тамырлары белән борынгы дәверләргә үк китә. Дөрес, борынгы әдәбиятта әдәби төрләрнең һәм жанрларның әле синкретиграк хәлдә булулары, анда хикәяләү формаларының да бергә укмашыбрак яшәүләренә китергән. Нәтиҗәдә, бер үк әсәрдә һәм чәчмә, һәм тезмә хикәяләү алымнарын табарга мөмкин. Әйтик, безнең борынгы дастаннарны еш кына саф шигъри әсәрләр итеп каравы кыен. Мәсәлән, Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйхалсыннан (1233) башлап, күпчелек поэмалар һәм дастаннар «кыйсса» яки «хикәят» сөйләү рәвешендә язылган һәм алар А сюжет-композиция төзелешләре ягыннан еш кына шигъри повестьларны яки роман, нарны хәтерләтәләр. Кайбер поэтик әсәрләр, әйтик, Сәйф Сарайның «Гелстан бит- төркивсе (1391) чәчмә һәм тезмә формаларда язылган. Мәхмүт бине Галинең «Нәһ- жел-фәрадис» әсәре (1358) исә тулысынча чәчмә хикәяләрдән тора. Мөхәммәдьярның «Төхфәи Мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары (XVI йөзнең беренче яртысы) шигъри хикәяләр тезмәсен тәшкил итәләр. Мәгълүм ки, бу әсәрләрнең байтагысы борынгы гарәп яки төрки дөньясында туган сюжетларны эшкәртү нәтиҗәсендә язылган. Мондый сюжетлардан файдалануда да кызыклы гына үзенчәлекләр күзгә ташлана. Мәсәлән, XV йөздә яшәгән Саяди исемле шагыйрь, шундый читтән килгән сюжетларның берсен файдаланып, «Бабахан даста- ныпн яза. Әмма ул поэманың жанрын үзгәртми. Ә инде XIX йөздә яшәгән Әхмәт Курмаши, борынгы мәхәббәт поэмаларыннан файдаланып, «Бүз егет» (1874) һәм «Таһир илә Зөһрә» (1876) исемле чәчмә әсәрләр ижат итә. Басылып чыгу белән, бу әсәрләр татар укучылары арасында киң таралыш таба һәм аларның иң яраткан китапларына әйләнә. Борынгы шигъри сюжетның соңрак чәчмә әсәргә әйләндереп бирелүе һәм укучылар арасында зур попу, лярлык казануы һич тә очраклы хәл булмаска тиеш. Киресенчә, бу факт соңгырак дәверләрдә татар әдәбиятында чәчмә хикәяләүнең тагын да көчәя төшүен күрсәтә шикелле. Чыннан да, XVI йөздән башлап бездә чәчмә хикәяләү активлаша бара. Бу хәл төрле - төрле сәбәпләр белән аңлатыла. Аерым алганда, бу чорларда дипломатик хәбәрләшүнең, канцелярия эшләренең шактый активлашуы, тарих китаплары, һәртөрле елъязмалар, васыятьнамәләр, сәяхәтнамәләр, шәҗәрәләр күп язылу чәчмә хикәяләүнең яшәү һәм үсү җирлеге булып торилар. Менә бер гыйбрәтле факт. «XVII— XVIII гасыр татар тарихи чыганаклары» исемле хезмәтендә тарихчы М. Гос- манов шул дәверләрдә язылган тарихи китапларда һәм шәҗәрәләрдә әдәби башлангычның шактый көчәя төшүен искәртә һәм бу хәлнең конкрет тарихи сәбәпләр белән бәйләнгәнлеген әйтә. Татар әдәбиятында чәчме хикәяләүнең (һәм, димәк, прозаның да) үсешенә тагын китап басу эше зур гына йогынты ясаган булырга тиеш. Мәгълүм ки, бездә бу эш 1800 елдан башлана һәм басма китап бик тиз арада татарлар арасында зур популярлык казана ’. Билгеле булганча, басма китап ярдәмендә проза яңа баскычка күтәрелә, сәнгатьтә яңа үрләр яулый. Күренекле инглиз әдәбиятчысы Ральф Фоюсның: «Роман... ул китап басу станогы җимеше булып тора» 3 , дип белдерүе бер дә очраклы хәл түгел. Чыннан да, дөнья әдәбиятындагы беренче басма китаплар роман һәм повестьлар булган. Татар телендә чыккан беренче басма әсәр дә повесть була («Сәйфелмөлек». 1807). Китап басу эшенең әдәби жанрлар үсешенә йогынтысын күрсәтү өчен, тагын бер мисал китерәсе килә. Басма китапның юклыгы XIX йөз әзербәйҗан әдәбиятында драманың беренче планга чыгуына сәбәпче була, ә прозаның үсеше тоткарланып кала *. Реалистик проза жанрларының формалашуы, башка күп кенә әдәбиятлардагы кебек, бездә дә мәгърифәтчелек реализмы дәверенә туры килә. Татарларда мәгьри- фәтчөлек хәрәкәте һәм аның әдәбиятта чагылышы турында шактый фикер әйтелгән. Бу мәсьәлә белән беренчеләрдән булып Г. Ибраһимов якыннан кызыксына. Дөрес, ул вакытта бездә «мәгърифәтчелек» термины фәнни кулланышта булмаганлыктан, Г. Ибраһимов ул чор әдәбиятын «җәдит әдәбият» дип атый һәм аның асылын түбәндәгечә билгели: «Бу икенче дәвернең әһәмияте, кәгъбәсе: искә каткан кадимлекне җимереп, (буржуазный) Европа мәдәниятен, бөтен капитализмны, эксплуатациясе, икътисади тигезсезлеге белән бергә бөтен көенчә татар дөньясына кертү, кыскача әйткәндә, бездә мәдәни капитализмны җирләштерергә тырышу — ягъни шул рухны, шуңа эшләүче кешеләрне дөньяга чыгарудыр» *. Күренә ки, биредә татар мәгърифәтчелек әдәбиятының асылы һәм үзенчәлеге бик оста тотып алынган. Аннан соң М .Гайнуллин, И. Нуруллин, К. Фасеев хезмәтләрендә татар мәгърифәтчелек әдәбияты турында бай мәгълүмат табарга мөмкин. Әмма бу очракта безне, мәгърифәтчелек әдәбиятының үзеннән дә бигрәк, аның прозадагы аерым жанрларга нинди йогынты ясавы күбрәк кызыксындыра. Билгеле булганча, татар реалистик про1 Бу хакта Ә, Кәримуллинныя «У истоков татарской книги* исемле хезмәтендә тулы мәгълүмат бар, ’ Ральф Фокс. Роман н народ. Рус телендә, Госполитиздат. 1939 ел. 36 бит. ’ «Литературный Азербайджан* журналы, 1974 ел. 2 сан. 112 бит. ‘ Г, Ибраһимов. Татар әдәбиятында «ченче дәвер, «Татарстан хәбәрләре*, 1922 ел, 7 март, эасының беренче карлыгачы итеп Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла»сы (1886) санала. Проза жанрларын формалаштыруда К. Насыйриның роле исе тиешенчә бәяләнми кебек. Хәтта XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы татар әдәбиятындагы иҗат методларын махсус рәвештә өйрәнгән И. Нуруллин да: «Каюм Насыйриның бөтен әдәби продукциясе көнчыгыш легендаларын, әкиятләрен һәм кыска анекдотларын тәр. җемә итүдән яки эшкәртүдән гыйбарәт» XV XVI, дип кенә үтә. Дөрес, бу фикерен ул К. На. сыйридан критик реализм вәкиле ясарга тырышучылар белән бәхәсләшкәндә әйтә. Әмма, бәхәс рухына бирелеп, ул икенче читкәрәк ташлана, К. Насыйриның мәгърифәтчелек реализмы вәкиле буларак ролен дә инкарь итә кебек. Әгәр мәсьәләгә тарихи конкрет килсәк, К. Насыйри безнең алга мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу өчен ныклы җирлек әзерләгән, аңа юл ачкан әдип булып килеп басар. Әмма биредә бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк. Мәгълүм булганча, мәгърифәтчелек реализмының аны башка методлардан, әйтик, классицизмнан, аерып торган төп новаторлык сыйфаты тормыш прозасына, «җир» кешесенең көндәлек мәшәкатьләренә йөз белән борылуда чагылды. К. Насыйриның әдәби иҗаты исә нигездә Көнчыгыш халыкларының традицион легендаларын яки язма әсәрләрен татар укучысына аңлаешлы итеп эшкәртеп бирүдән гыйбарәт. Ул әсәрләрдә сурәтләнгән вакыйгалар һәм геройлар беренче карашка XIX йөзнең икенче яртысындагы татар чынбарлыгыннан бик ерак торалар. Иң элек мондый ирекле тәрҗемәләрнең яңа заман әдәбияты формалашкан вакытта бик законлы һәм типик күренеш булуын әйтергә кирәк. Әгәр башка әдәбиятлар, әйтик, ул дәвердә безгә иң якын булган рус һәм төрек әдәбиятлары тарихына гына күз салсак та, без аларда мәгърифәтчелек прозасының беренче адымнары ирекле тәрҗемәләрдән башланганын күрербез. Рус һәм төрек язучылары башлыча француз мәгърифәтчеләренең әсәрләрен тәрҗемә иткәннәр. Ф. Әмирхан сүзләре белен әйткәндә, «күп гасырлар шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гарәп тәэсире астына» 2 керә башлаган әдәбиятыбызның башында торган, татар халкын Европа, беренче чиратта, прогрессив рус культурасына якынайту юлында армый-талмый эшләгән К. Насыйри исә әдәби иҗат эшчәнлегендо башлыча Көнчыгыштан килгән традицион сюжетларга йөз тоткан. Бу хәлне ничек аңлатырга соң? Хикмәт күренекле мәгърифәтченең аеруча үтемле әдәби чаралар һәм формалар эзләвендә булса кирәк. «Әбугалисина кыйссасы» һәм «Кырык вәзир кыйссасы» кебек көнчыгыш дөньясында зур популярлык казанган һәм татар укучыларына да байтактан таныш булган әсәрләр К. Насыйрига үзенең идея-эстетик карашларын тормышка ашыру өчен киңрәк мөмкинлек биргәннәр. Чөнки бу әсәрләрдә кеше акылына, гыйлемгә дан җырланган, аларның дөньядагы бар нәрсәне үзгәртел корырлык, гаделлек урнаштырырлык көч булуына басым ясалган. Ә бу, билгеле булганча, мәгърифәтчелек идеологиясенең һәм философиясенең нигез 1 И. Нуруллин. Путь к арелостя, Рус телендә. Казан. 1971 ел 25-26 битләр XVI Ф. Әмирхан. Әдәбиятка гаид, «Әльиалах» газетасы, 1908 ел, 19 май, 1 Бу дәвер татар иәгъряфәтчеләревек күпкырлы фидакарь эшчәнлеге турында С. Михайлова- нын «Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья» нсеяле хезмәтендә (Казан 1972) шактый бай мәгълүмат тупланган, ’ В, Шкловский, Тетива, О несходстве сходного, Рус телендә, Мәскәү, 1970 ел, 219 бит, ташын тәшкил итә. Икенче яктан, К. Насыйрины без яңа заман татар прозасына нигез салучыларның берсе итеп карарга тиешбез. Соңгы елларда әдәби формаларның тууына нигез булып торган башлангыч эстетик җирлекне ачыклауга игътибар артты. 8. Шкловский, М. Бахтин, В Кожинов, С. Аверинцев кебек әдәбият галимнәре, әдәби жанрлар үзләренең тамырлары белән мифка, эпоска һәм халык иҗатының башка борынгы төрләренә барып тоташалар, диләр. Әдәбиятның борынгы эстетик җирлеген ачыклауга игътибар артуның сәбәпләрен галимнәр XIX йөз ахыры һәм XX йөз башларында культура антропологиясенең (ягъни культура тарихын өйрәнүнең) зур уңышларга ирешүе белән бәйләп аңлаталар. Көнбатыш Европа һәм рус әдәбиятларына караган бу гомум тенденция заманында татар культурасы һәм татар әдәбиятында да чагылган. Мәсәлән, XIX йөздә бездә дә милли культурабызның үткәне белән кызыксыну, аны өйрәнү теләге үсә һәм мәгъ. рифөтчеләр шул теләкне тормышка ашырырга алыналар. Бер яктан, халыкның тормышын җиңеләйтүнең төп юлын мәгърифәттә күреп, алар изелгән массаларга аң- белем бирүгә зур көч куялар. Икенче яктан, безнең мәгърифәтчеләргә туган халкыбызның күпгасырлык үткәне белән тирәнтен кызыксыну, аны тулырак күзалларга омтылу хас була. Алар халыкның культура тарихын өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Чөнки әдәби ядкарьләрдә һәм фольклор әсәрләрендә халыкның күңел байлыгы, якты идеаллары ачык чагыла. Бу байлыкны мәгърифәтчеләр массаларның милли аңын һәм горурлыгын үстерүдә, аларны азатлык өчен яңа көрәшләргә хәзерләүдә иң мөһим чараларның берсе итеп карыйлар. Бу хәзинәне җыю һәм пропагандалау эшенә беренчеләрдән булып Хәлфиннар алына. Биредә Ибраһим Хәлфинның (1778—1829) хезмәте аеруча зур була. Бу башлангычны Ә. Ваһапов. С, Кукляшев, М. Махмудов, X. Фәезханов һәм башкалар дәвам иттерә *. XIX йөзнең икенче яртысында татар халкының күпгасырлык культура мирасын өйрәнү эшен Ш. Мәрҗани белән К. Насыйри яңа баскычка күтәрәләр. Аларның бу өлкәдәге эшчәнлеге энциклопедик төс ала. Язма әдәбият һәм фольклор, мифология һәм этнография — болар Мәрҗани белән Насыйрины бердәй кызыксындыралар. Алар бигрәк тә борынгы дәверләргә — Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорларына караган ядкарьләрне җыю һәм өйрәнүгә дикъкать итәләр. Шушы күпгасырлык рухи хәзинә белән якыннан танышу мәгърифәтче әдипләрнең иҗатларына да эз салмый калмый, билгеле. Бу хәл проза жанрлары формалашуда аеруча ачык чагыла. Хәзерге әдәбият белемендә әлеге жанрларның, беренче чиратта романның, башлангыч формалары рәвешендә ике төрле структура карала башлады. Рус прозасында шундый форма итеп әкият алына һәм аның реалистик романга да йогынты ясавы күрсәтелә. Мәсәлән, В. Шкловский А. С. Пушкинның «Капитан кызы» сюжет төзелеше буенча тылсымлы әкиятне хәтерләтүен әйтә г . Соңгы вакытта көнчыгыш әдәбиятларындагы романның башлангыч «моделе» итеп дастан карала башлады. Бу хәл дастанның әлеге халыклар иҗатында эпик хикәяләү традицияләрен гасырлар дәвамында үзендә туплап килүе белән бәйләп аңлатыла. Нәтиҗәдә ул көнчыгыш әдәбиятларында яңа заман романы формалашу һәм үсеп китү өчен җирлек булып торган. Совет төрки әдәбиятларында роман жанры формалашуда да дастанның роле зур булуы күрсәтелә (мисал өчен М. Пархоменко Һәм 8. Оскоцкий хезмәтләрендә). Сүз уңаенда соңгы вакытта бу әдәбиятларда дастан жанрын кабат терелтергә омтылыш көчәюен әйтергә кирәк. Татар әдәбиятында реалистик проза жанрлары ничегрәк формалаша соң? Инде әйтелгәнчә, бу процессның башында К. Насыйри тора. Аның иҗатында үткәндәге язма әдәбият (дастан яки кыйсса) һәм фольклор (әкият) традицияләре бергә очрашалар һәм үзара берләшеп яңа төсмер алалар. Биредә шунысы игътибарга лаек: К. Насыйри әле борынгы легендалар һәм әкият дөньясыннан аерылырга теләми генә түгел, бәлки, киресенчә, еш кына үзе теләп шушы стихиягә бирелә. Шул ук вакытта бу әдип иҗатында үткәндәге язма әдәбиятыбызның үзенчәлекле бер традициясе — новеллизм үзен нык сиздерә. Аның «Кырык вәзир», «Кырык бакча» һәм «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» кебек әсәрләре «хикәятиләр яки кыска новеллалар тезмәсеннән гыйбарәт. К. Насыйридан соң әдәбиятка килгән мәгърифәтче әдипләр (М. Акъегет, Р. Фәх- ретдинов, 3. Һади һб.) иҗатында исә әдәбият һәм фольклор традицияләренә мөнәсәбәт башкарак төс ала. Биредә инде бу традицияләр йогынтысы, эчтәлектән бигрәк, формада күренә. Чөнки хәзер әсәр эчтәлеге заман тормышына нигезләнә. Мәгърифәтче әдипләр язган әсәрләрдә нинди дә булса бер гыйбрәтле хәл яки вакыйга турында «хикәят» сөйләү, «кыйсса» сөйләү өстенлек итә. Әйтерсең лә әдипләр бары шушы хакта гына уйлаганнар, ә жанр аныклыгы турында рәтләп кайгыртмаганнар. М. Акъегет үзенең «Хисаметдин менлапсын «милли роман яки хикәя» дип исемләгән. Автор әсәрнең жанрын ачык билгеләмәгән һәм, күрәсең, бу эшне кирәк тә тапмаган. Аннан соң революциягә кадәр бездә «повесть» дигән жанр төшенчәсе гомумән гамәлдә булмаган. Без хәзер повесть дип йөртә торган әсәрләрне я «хикәя», я «әсәр» дип кенә атаганнар. Г. Ибраһимов хәтта үзенең совет чорында язылган «Тирән тамырлар»ын да «озын хикәя» дип атаган. Мәгърифәтчеләрнең жанр төрлелегенә һәм аныклыгына әллә ни игътибар итмәүләре бер дә очраклы хәл түгел, моның тарихи объектив сәбәпләре бар. Бу хәл ахыр чиктә мәгърифәтчеләрнең гомум идея-эстетик карашлары һәм омтылышлары белән бәйләнгән. Бу яктан В. И. Ленинның бер фикере зур методологик әһәмияткә ия. «Без нинди мирастан баш тарта быз?" исемле хезмәтендә ул болай яза: «Мәгърифәтчеләр халыкның бер сыйныфын да үзләренең аерата игътибар предметы итеп аерып куймадылар, алар гомумән халык турында гына түгел, бәлки гомумән милләт турында сөйләделәр» Алар «гомуми рәхәт яшәүгә чын күңелдән ышандылар һәм аны чын күңелдән теләделәр» 2 . Бу хәл мәгърифәтче әдипләр иҗатының бөтен якларына, шул исәптән аларның хикәяләү алымнарына да мәгълүм эз сала. Аларның жанр аныклыгына бик аз игътибар итүләрен яки бу мәсьәләгә шактый формаль карауларын шуның белән аңлатырга кирәктер. Гомумән, мәгърифәтчеләр иҗатында еш кына традицион хикәяләү алымнары өстенлек итә. Традицион хикәяләү алымнары дигәндә, барыннан да элек, әкиятләрдән килә торган хикәяләү алымы күз алдында тотыла. Яңа заман прозасы формалашкан вакытта хикәяләү алымнарының әкияткә аеруча якын торуы тагын сурәтләү объектларының уртак булуы белән дә бәйләнгән. Эш шунда ки, мәгърифәтчелек прозасындагы кебек, әкияттә дә төп игътибар кешенең шәхси тормышына юн.әлдерелә. Бу яктан әкият халык иҗатының башка төрләреннән шактый аерыла. Мәсәлән, әкият белән риваять арасында кызыклы гына аерымлыклар яши. Моны ачыклау өчен, бер үк образны гәүдәләндергән ике әсәргә — «Хан кызы Алтынчәч» риваятенә һәм «Алтынчәч» әкиятенә игътибар итик. Риваятьтә хан кызы Алтынчәч конкрет тарихи җирлектә күрсәтелә. Героиня образында заманның мөһим иҗтимагый идеаллары, ватанчылык, патриотизм идеяләре чагыла. Бу идеалларны һәм героиня язмышын яктыртканда риваять тарихи дөреслектән читләшми. Болгарлар җиңелгәч, яу башлыгына кол булмас өчен, Алтынчәч тау тишегенә кереп югала. Әкияттә инде патша кызы Алтынчәчне сурәтләүдә хыял, фантазия стихиясе хакимлек итә. Нәтиҗәдә образ конкретлыктан ахыргача арындырыла һәм тагын да гомумирәк төс ала. Алтынчәч мифик көч — дию кулына эләгә. Әгәр легендада героиня образы, инде әйтелгәнчә, халыкның иҗтимагый идеалларын чагылдыру чарасы булып торса, әкияттә ул гомум мораль-этик идеалларның җиңеп чыгуын күрсәтү чарасына әверелә. Әсәрдә явызлык 1 В. И. Ленив. Әсәрләр. 2 той, Казан, 1954, 520 бит ’ Шунда ук, 499 бит, билгесе булган дию һәм патша җиңелә, тылсымлы көчләр ярдәмендә Алтынчәч дию тоткынлыгыннан азат ителә. Икенче төрле әйткәндә, әкияттә явызлык, гаделсезлек җиңелә, гаделлек тантана итә. Җыеп әйтсәк, риваять белән 'Рузкяр эчендә — бер эанавда. ’ Равиан асар вә пакыйлән дәр несарь—төрле әсәрләр турында хнкәят сөйләүчеләр. ’Шундаг риваять — шулай сөйләрләр, • Солта нәтлек — олылык, XVIII Фәрзәнд — бала. әкият арасындагы иң мөһим аерма түбәндәгегә кайтып кала. Риваять авторын кеше иҗтимагый шәхес буларак кызыксындыра. Әкияттә исә герой — гади кешеме ул, әллә патшамы — иҗтимагый җирлектән һәм иҗтимагый сыйфатлардан тулысынча арындырыла, укучы алдына аның шәхси тормышы баса. Әмма герой биредә дә нинди дә булса индивидуальлектән, конкретлыктан азат ителгән. Ул бары гомумилекне, халыкның артык гомум һәм абстракт идеалларын чагылдыру чарасы булып тора. Тормышны һәм кешене сурәтләүдә социаль детерминизмнан качу, гомумилеккә омтылу ягыннан әкият, һичшиксез, мәгърифәтчеләрнең күңеленә хуш килгәндер. Чөнки, алдарак әйтелгәнчә, мәгърифәтчеләр дә еш кына гомумилек алдында баш ияләр. Боларның һәммәсе мәгърифәтче прозаиклар иҗатына әкияттән, тагын да конкретлаштырып әйтсәк, тылсымлы әкияттән килә торган традицион хикәяләүнең зур гына йогынты ясавына китергән. Әкият әлеге әдипләр иҗатына турыдан-туры да һәм читләтеп тә, ягъни язма әдәбият традицияләре аша да тәэсир иткән. Әкият, язма әдәбият традицияләре һәм мәгърифәтче әдипләр иҗаты арасындагы тыгыз бәйләнешне без инде әсәрләрне башлап җибәрү алымнарында ук күрәбез. Шуңа берничә мисал китерик. Әкиятләрдә: «Борын заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде» («Ак бүре»); «Әүвәле булган ди бер бик ярлы кеше. Аның булган ди өч улы» («һөнәрле үлмәс») һ. б. Үткәндәге язма әдәбиятта: «Рузкяр эчендә XVII XVIII бер хуҗа бар иде. Малы-туары үкеш иде. һич угылы, кызы юк иде» («Нәһҗел- фәрадис». 1358); «Равиан асар вә пакый- лән дәр несарь 2 шундаг риваять 3 вә мундаг хикәят кылырлар кем, заманы әүвөлдә бер олуг вә мәшһүр падишаһ бар иде. Малы вә хәзинәсе вә гаскәре бик күп иде, бунча солтанәтлек 4 илә дөньяда һичнәрсәгә ихтыяҗы юк иде. Ләкин дөньяда угыл- кыздан фәрзәнде5 юк иде» («Таһир илә Зөһрә кыйссасы». 1876) һ. б. Мәгърифәтче әдипләр әсәрләрендә: «Россия уртасында Идел нәһереннән * озак дәгел бер татар авылы мәүҗүттер. Карьянең әһалисе ике йөз кадәр өй булып, атыны фак итмәктән чикенә-йөрезXIX XX анчак хикәябезне җиңел аңлатмак ечен, атыны «Н» хәрефе илә ишарә итәбез.. Иштә «Н» кәендә урта җа- мигътан ерак дәгел бер кечек ханә бар... Бу ханәдә менла хадыны тел Зөлхая вә угылы Хисаметдин менлә атлы адәмнәр торырлар иде» («Хисаметдин менла». 1886); «Б» карьясе мәшһүр бер карья улдыгы ке- би, кәндәсендә (үзендә) һәм исеме ерак җирләргә җитмәк мәгьрүф бер имам бар иде. Кырык яшьләрендә улан бу имамның гаиләсе Гайшә исемле хатыны илә Әсма исемендә бер данә кыздан гыйбарәт иде» (Р. Фәхретдинов. Әсма яки гамәл вә җәза. 1903); «Башкорт авылларының берендә бере Миңлешаһ вә икенчесе Сәфәргали исемле яңа җитеп килә торган ике егет бер-берләре илә бик дус булып гомер кичерәләр иде» (3. Һади. Яңа әсхабе кәһәф. 1908) һ. 6. Күрәсез, әкияттә дә, язма әдәбиятта да һәм мәгърифәтчеләр әсәрләрендә дә хикәяләүне башлауда бер үк алым күзгә ташлана. Әмма биредә мәгърифәтче әдипләрчә һич тә әкият һәм үткәндәге әдәбият традицияләрен механик рәвештә күчереп алучылар итеп карарга ярамый. Әкият алымын файдалануга иҗади килү инде язма әдәбият әсәрләрендә күзгә ташлана. Бу әсәрләрнең авторларына әкият алымы әйтерсең лә бер үрнәк схема булып торган. һәм алар бу схемага җан өрергә һәм аны конкретлаштырырга теләгәннәр. Мәгърифәтче әдипләр исә бу өлкәдә тагын бер адым алга атлыйлар. Аларның әсәрләрендә хикәяләүне башлап җибәрү тагын да конкретлаша һәм детальләшә төшә. Монда шунысы дикъкатьне җәлеп итә: автор игътибары, геройларның үзләреннән бигрәк, алар яшәгән мохитка юнәлдерелә. Әдипләр бу мохитның киңрәк күренешен бирергә тырышалар. Шулай да мәгърифәтче әдипләр хикәяләүне башлаганда әкияттән килә торган традицияләргә теге яки бу дәрәҗәдә турылыклы булып калалар. Мәгърифәтче әдипләрнең әсәрләрендә авторның үзен актив тотуы, әледән-әле укучыларга мөрәҗәгать итеп, вакыйгалар агышына туры1 Нәһереннән-- елгадан. ’ Ч н к е и ә й е р е з — чигенәбез, дан-туры катнашуы да күпмедер дәрәҗәдә әкияткә барып тоташа булырга тиеш. Менә берничә мисал. Әкияттә: «Ярар. Бу кыз шулай, сандугач тавышына гашыйк булып, сандугачны тотып алу юлын эзли торсын, ә без бу сарайның хуҗасына килик» («Өч күгәрчен»); «Ярар. Егет белән Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш шулай бара торсыннар, без карчыкка килик» («Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш») һ. б. Әдәбиятта: «Н» карьясенә кайтамыз, хөрмәтлә XIX А, И. Герцен. Сочинения, Ti 3, Рус телендә, Москву. 1956 ел, 443 бит, укучыларым. «Н» ханәләре кечек вә саламнан вә бәгъ- эеләре агач тактасы илә ябылмыш улдыкларыны язмыш идек» («Хисаметдин менла»); «Бу адәмнәремезне шунда калдырып, хикәямезнең башка җәһәтенә тәкмил иделем» («Бәхетле кыз») һ. 6. Әмма биредә әкият алымына иярү һич тә үзмаксат түгел. Аннан соң мәгърифәтче әдипләрнең әсәрләрендә автор еш кына үзен бермә-бер активрак тота, сурәтләнгән вакыйгалар һәм укучы белән тагын да тыгызрак бәйләнештә торырга омтыла. Әдипнең бу актив позициясе һәм миссиясе әсәрләрдә төрле алымнар һәм чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла. Укучылар һәм әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булырга, моны адым саен сиздереп торырга тырышудан тыш, авторлар еш кына публицистик чигенешләргә һәм монологларга мөрәҗәгать итәләр. Нәтиҗәдә әсәрләр тирән публицистик пафос белән сугарыла. Татар мәгърифәтчеләре иҗатында публицистик башлангычның көчәюенә китергән тагын бер мөһим сәбәп булса кирәк. Бу уңайдан күренекле рус язучысы А. И. Герценның бер фикере хәтергә кидэ. Ул болай яза: «Иҗтимагый иректән мәхрүм ителгән халыкта әдәбият вөҗдан һәм ачу авазын ишеттерү өчен бердәнбер трибуна булып тора» '. Самодержавие шартларында татарларда да әдәбият әнә шундый функцияне үти. Әдипләргә бер үк вакытта художник та һәм публицист та булырга туры килә. Әсәрләрендәге күп санлы публицистик чигенешләрдә һәм монологларда алар шул чор татар тормышының актуаль мәсьәләләрен күтәрәләр, үзләрен аеруча борчыган уйлары белән уртаклашалар. «Зур гөнаһлар» романындагы үзәк геройлардан Габделгафурның мәдрәсәдә укуын сурәтләгәндә, 3. Бигиев, публицистик чигенеш ясап, Казан мәдрәсәләрендәге тәртипсезлекләрне тәнкыйтьли, аларның яшь шәкертләрне акрын-акрын «зур гөнаһларга» китерүләрен әйтә. Аннары кабат Габделгафурга әйләнеп кайтып, аның ничек шушы гөнаһлы юлга басуын сурәтли. Публицистик чигенешләрдә һәм монологларда 3. Һади әле авылдагы наданлык һәм әхлаксызлык күренешләренә борчылуын белдерә, әле мондый күренешләрнең сәбәпләре турында уйлана. Бу сәбәпне автор, мәгърифәтчеләргә хас булганча, башлыча гаилә эчендәге һәм мәдрәсәдәге тәртипсезлекләрдән эзли. Р. Фәхретдиновның «Әсма» повестенда исә хикәяләүгә өледән-әле милли әдәбият язмышы турында публицистик уйланулар, зур техник казанышларны тудырган кешеләрнең акылына сокланулар үтеп керә. Мәгърифәтчеләр әсәрләрендәге әлеге чигенешләр һәм монологлар, аларда чагылган фикерләр һәм идеяләр, икенче яктан, аларның «табигый кеше» һәм «табигый тәртип» идеалларына барып тоташа, шул идеалларга һәм теләкләргә сәнгатьчә ирешү максатына хезмәт итә. «Табигый кеше» һәм «табигый тәртип» идеалларының тормышка ашуын күрсәтүне төп максат итеп кую мәгърифәтчелек реализмы әсәрләренең сюжет-компози- циясенә дә мәгълүм эз сала. Төп конфликт гаделлек белән явызлыкның бәрелешенә корылып, әсәр мәҗбүри рәвештә гаделлекнең тантана итүен сурәтләү белән тәмамлана. Бу яктан да мәгърифәтче әдипләрнең әсәрләре еш кына халык әкиятенә бик якын тора. Кайчак авторлар бу якынлыкны, бәйләнешне үзләре үк билгеләп үтәләр. Мәсәлән, 3. Һади «Яңа әсхабе кәһәф» повестен «Әсхабе кәһәф» исемле борынгы әкияткә ияреп язуын белдерә. Кабатлап әйтсәк, әкияттә дә, мәгърифәтчеләр әсәрләрендә дә еш кына уртак бер максат алга куела. Ул—явызлык белән көрәштә гаделлекнең җиңеп чыгуын күрсәтү. Геройлар да авторларны башлыча шушы көрәш ноктасыннан кызыксындыралар. Табигый, гадел геройлар белән явыз геройлар бер-берсенә капма-каршы куела, алар арасында нинди дә булса идея яки рухи бәйләнеш булуы мөмкин түгел. Әкият белән мәгърифәтчеләр әсәрләре арасында байтак уртак моментлар табарга була. Сүз биредә башлыча тылсымлы әкиятләр турында бара. Аларның типик сюжет схемасы түбәндәгегә кайтып кала. Башта гаделлек тарафдарлары булган герой алдына авыр бурыч куела. Ул патша кызын яки үзенең туганнарын явыз көчләрдән (еш кына диюдән) коткарырга, я булмаса дөньяда булмаган әйберләрне табып бирергә тиеш. Шул юлда геройларга һәртөрле тылсымлы көчләр ярдәмгә килә һәм ул үзенә йөкләнгән эшне башкарып чыга. Икенче төрле әйткәндә, тылсымлы әкият сюжетының нигезендә геройны берсеннән- берсе зуррак сынаулар алдына куеп, аның бу сынауларны тылсымлы көчләр ярдәмендә уңышлы үтүен һәм бөтен теләкләренә ирешүен күрсәтү ята. Тылсымлы әкият сюжетына караган мондый элементлар яки сыйфатлар теге яки бу дәрәҗәдә мәгърифәтчеләр язган әсәрләрдә дә күзгә ташланалар. Биредә шунысы игътибарга лаеклы: әкият сюжеты мәгърифәтче әдипләр иҗатында үзен ел- дан-ел ныграк сиздерә бара. М. Акъегет һәм 3. Бигиев әсәрләрендә, мәсәлен, әкиятнең аерым детальләрен генә күзалларга мөмкин. «Хисаметдин менла»да баш геройның «гүзәл вә күркәм» Хәнифе белән очрашып танышуы турында хикәяләү әкияттәге кебегрәк сурәтләнсә дә, тора- бара автор ничектер әкият сюжетыннан читләшә, хикәяләүне үзенчә оештыра. Көнбатышның, беренче чиратта, француз детектив яки авантюр романнарына ияреп язылганга күрәдер, 3. Бигиевнең «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичәпсе үзенең сюжет төзелеше буенча башка әсәрләрдән нык аерылып тора. Детективлыкка йөз тотып, автор әкияттән килә торган традицион хикәяләүдән читләшә төшә. 3. Бигиевнең «Зур гөнаһлар» исемле икенче романында да детектив әсәргә хас вакыйгалар һәм ситуацияләр үзәк урынны ала. Автор үзе дә аны укучыга «җинаять һәм хөкем эшләре хәленнән алынып язылган гадәттән тыш гаҗәп бер хикәядер» дип тәкъдим итә. Биредә язучы детектив жанр алымнарын мәгърифәтчелек идеяләрен яктыртуга буйсындыра. Әсәрдәге тел мәсьәлә — ул тәрбия мәсьәләсе. Габделгафур образы аша язучы кешенең киләчәк язмышы яшь чакта алган тәрбиясе белән билгеләнә дигән фикерне үткәрә. Әйтергә кирәк, бу фикер башка мәгърифәтчеләрнең әсәрләрендә дә үзәк урынны ала. 3. Һади аны («Җиһанша хәзрәт») «су баштан болгана» дигән халык мәкале ярдәмендә чагылдыра, һәм моңа дәлил итеп Җиһанша хәзрәт язмышын ала. Р. Фәхретдиновның «Әсма»сындагы героиня, бик яшь- ли ятим калып, тормышта бик күп авырлыкларга очраса да, тугры юлдан читкә тайпылмый. Бу хәлне әдип Әсманың ба лачакта әнисеннән дөрес тәрбия алуы белән нигезли. Кыскасы, Габделгафур, Әсма һәм Җиһанша кебек геройларны шушы сыйфат үзара якынайта. Табигый, бу уртаклык, якынлык геройларны сурәтләү алымнарында да сизелә. Аерым алганда, Габделгафур турында хикәяләгәндә әкияттән килә торган алымнар күзгә ташлана. Вакыйгаларның башланып китүе ягыннан «Зур гөнаһлар» «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә»дән инде шактый аерыла һәм традицион хикәяләүгә якыная төшә. Ул гадәттәгечә герой яшәгән авылны тасвирлаудан башлана, аннары автор Габделгафурның атасы Нәкәс муллага кыскача характеристика биреп үтә. Әкият герое кебек, Габделгафур да туган йортыннан ерак сәфәргә чыгып китә. Ә инде геройның Казан мәдрәсәсенә кергәннән соңгы тормышын сурәтләүгә күчкәч, автор традицион хикәяләү алымнарыннан читләшә һәм акрынлап детективлыкка бирелә. Маһруй язмышын тасвирлаган урыннарда тулысынча детективлык өстенлек итә. 3. Һади, Р. Фәхретдинов һәм Ш. Мөхәм- мәдов әсәрләрендә исә халык иҗаты йогынтысының тагын да үсә төшүен сиземләргә мөмкин. Бер яктан, бу әдипләр халык мәкальләренә һәм әйтемнәренә шактый актив мөрәҗәгать итәләр. Аларны без бигрәк тә 3. Һади һәм Р Фәхретдинов әсәрләрендә күп очратабыз. Икенче яктан, әлеге әдипләр иҗатында әкият сюжеты алымнары күзгә ташлана. Биредә тагын шунысы игътибарга лаек: Р. Фәхретдинов- ның «Әсма» повестенда героиня Әсма һәм аның әтисе Габбас язмышлары тылсымлы әкияткә хас алымнар ярдәмендә күз алдына бастырыла. Геройлар тормыш юлларында очраган кыен хәлләрдән яки явыз кешеләрдән, әкияттәгечә, ансат кына котыла баралар. Хаҗга киткән Габбас юлбасарлар тарафыннан әсир ителә. Әмма бераздан ул әсирлектән кача һәм Маскат шәһәренә юнәлә. Анда һич уйламаганда Россия матросларын очрата. Алар арасында мөселманнар да була. Алардан кызы белән хатынының вафат булуы турында ишеткәч, Габбас «хәҗаз тупракларына йөз сөрмәк нияте» белән Мәккәгә китә. Мәккәдә ул үзенең элекке шәкерте Салих байны очрата һәм аның белән туган илгә өйләнеп Габбасның кызы Әсма мондый маҗаралы хәлләргә тагын да күбрәк юлыга. Башта ул «адәм башына хәсрәт, милләт өсте- нә бәла китереп йөрүче» Хәлидә кулына эләгә. Аннары тагын да явызрак Зәйнуш абыстай кулына барып каба. Моннан соң Әсма әле тагын берничә мәртәбә кулдан- кулга күчә. Әмма ул һәрвакыт кыен хәлләрдән яки явыз кешеләрдән исән-сау котыла. Шушындый маҗаралы язмышларга дучар булган бу геройлар, тылсымлы әкият персонажларыннан тыш, үткәндәге язма әдәбият геройларын да хәтерләтәләр. Әмма монда бер кызыклы момент бар. Көнчыгышның традицион сюжетларына нигезләнгән язма әдәбият әсәрләрендә үзенең сөйгәне белән кавышу юлында герой башта сынауларны уңышлы гына үтсә дә, соңыннан һәлакәткә дучар була. Әхмәт Курмашиның «Бүз егет» һәм «Таһир илә Зөһрә»сен генә искә төшерик. Әлеге әсәрләрдә бер-берсен яратучы геройлар ахырдан һәлак булалар. Р. Фәхретдинов повестенда исә Әсма, тормыш юлында очраган барлык авырлыклардан һәм каршылыклардан котыла килеп, ахырдан әтисе һәм яраткан егете белән кавыша. Күрәсең, үзенең финалы белән «Әсма» повесте тылсымлы әкияткә якынрак тора. 3. Һади һәм Ш. Мөхәммәдовларның повесть һәм хикәяләре бу яктан Р. Фәхрет- диновның «Әсма»сыннан шактый аерыла. Бары 3. Һадиның «Бәхетле кыз»ы гына ■■бәхетле» төгәлләнә. Берберсен яратучы Гайшә белән Габбас ахырдан кавышалар һәм бик бәхетле тормыш коралар. Язучының «Бәхетсез кыз», «Мәгъсүм», «Яңа әсхабе кәһәф» һәм «Җиһанша хәзрәт» исемле әсәрләрендә үзәк геройлар фаҗигале язмышка дучар булалар. Бу язмышларны тасвирлау белән бергә, автор геройларны фаҗигага китергән сәбәпләр турында да уйлана башлый. Нәтиҗәдә әдипнең идея- эстетик карашларында үзгәрешләр барлыкка килә. Бу үзгәрешләр барыннан да элек мохит төшенчәсен аңлауда чагыла. Әдипнең мохитны мәгърифәтчеләрчә семья һәм көнкүреш рәвешендә генә түгел, бәлки киңрәк аңлавы, аңа иҗтимагый- социаль характердагы моментларны да кертүе күренә. Бу әсәрендә 3. Һади әле нигездә мәгърифәтчелек реализмы позицияләрендә торса да, аның идея-эстетик карашларында инде критик реализм сыйфатлары бөреләнә башлавы күзгә ташлана. Шушындый ук хәлне Ш. Мөхәммәдовның «Япон сугышы яки доброволец Ба- тыргали агай» повестенда да сиземләргә мөмкин. Сәүдәгәр Батыргалинең ялган патриотлыгын фаш иткәндә, бу әсәрдә дә критик реализм чаткылары ялтырап китә. Мондый фактлар безнең әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы белән критик реализмны кытай стенасы белән аерырга яра- маганлыгын, киресенчә, алар арасында чик баганаларын куюның бик кыен эш булуын күрсәтә. Чөнки, бер яктан, 3. Һади һәм Ш. Мөхәммәдов кебек мәгърифәтчеләр иҗатында критик реализм элементлары күренә башласа, икенче яктан, кайбер критик реализм әсәрләрендә мәгърифәтчелек реализмы традицияләренең дәвам итүе күзгә ташлана. Бу хәл яңа позицияләргә күчүнең һич тә үткәнне бөтенләй кире кагу исәбенә бармавы турында сөйли. Киресенчә, мәгърифәтчелек әдәбиятыннан байтак нәрсә критик реализм әсәрләренә күчә. Бу процесс Ф. Әмирхан иҗатында аеруча ачык чагыла. Барыннан да элек, аның әсәрендә мәгърифәтчеләрнең төп идеяләре — дини фанатизмга һәм кадимчелеккә каршы көрәш, рус һәм Европа культурасына йөз тоту, хатын-кыз иреген яклау, мәгърифәткә дан җырлау һ. б. үзәккә куела. Чөнки бу идеяләр критик реалистлар иҗат иткән чорда да татар тормышында үзләренең актуальлекләрен югалтмаган булалар. Ф. Әмирхан мәгърифәтчеләр эстетикасыннан да актив файдалана. Бу бигрәк тә геройны тасвирлауда ачык күренә. Мәсәлән, «Фәтхулла хәзр,эт»тә уңай һәм тискәре геройларны сурәтләү принциплары, һичшиксез, мәгърифәтчелек әдәбиятыннан килә. Аерым алганда, бу яктан «Фәтхулла хәзрәт» белән «Җиһанша хәзрәт» арасында шактый зур аваздашлык сизелә. «Хәят» повестенда исә героиняның характеры мәгърифәтчеләргә хас рационалистик рухта тасвирлана. Хәят тәрбия җимеше һәм, беренче чиратта, семья тәрбиясе җимеше булып тора. Бу яктан автор аны рус кызы Лиэа белән чагыштырып күрсәтә. Алар икесе ике төрле тәрбия алалар һәм бу хәл кызларның бөтен табигатенә һәм дөньяга карашларына тирән эз сала. Гимназиядә укып, рус әдәбияты белән якыннан танышу Лизаның «җанына нәрсәдер эзләнү оеткысы» сала, һәм ул үз-үзен шактый мөстәкыйль тота торган шәхес булып үсә. Мәликә абыстайда укыган Хәят исә «каршы сөйләү һәм шик итүне күтәрми торган» затка әверелә. Аннан соң героиняларга семьядагы тәртипләр җитди йогынты ясый. Әгәр Лизалар семьясында «һәркемнең үз теләге, үз тойгылары бик күп урында, бик күп нәрсәләрдән алда» тотылса, Хәятләр йортында инде «һәр кеше, үз теләге вә үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга, вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга» тиеш була. Мәгърифәтчелек реализмыннан килә торган мондый сыйфатларны Ф. Әмирхан әсәрләреннән тагын да китерергә мөмкин. Кыскасы, XX йөз башы татар әдәбиятында кайда мәгърифәтчелек реализмы тәмамланып, кайда критик реализм башлануын өзеп кенә әйтүе кыен. Чөнки анда бу ике методның сыйфатлары еш кына үзара бәйләнгән хәлдә яшиләр. Әйтергә кирәк, мондый хәл рус әдәбиятына да хас була. Рус әдәбият белемендә бу шул замандагы экономик һәм иҗтимагый-поли- тик үсеш үзенңэлекләре белән бәйләп аңлатыла. Мәсәлән, Көнбатыш Европадагы күп кенә әдәбиятларда төрле методларның чикләре ачык булуның төп сәбәбен галимнәр ул илләрдә иҗтимагый формацияләрнең бер-берсен җитлеккән хәлдә алыштыруларында, шуңа күрә алар арасындагы чикләрнең бик ачык төсмерләнүендә күрәләр. Россиянең экономик һәм иҗтимагый-политик үсеше исә башкарак шартларда бара. Әйтик, XIX йөзнең уртасыннан ул ныклап капитализм юлына басса да, рус җәмгыятендә әле феодализм калдыклары да көчле була. Бу хәл рус әдәбиятында төрле методларның чикләре Көнбатыштагыча ачык булмауга, киресенчә, аларның бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә торуларына китергән. XX йөз башында татар тормышы иҗти магыйполитик яктан тагын да чуаррак һәм буталчыграк була. Капиталистик тәртипләр һәм массаларның революцион хәрәкәте үскән бер вакытта иске феодаль-патриар- халь тәртипләр дә үз позицияләрен бирергә җыенмыйлар иде әле. Нәтиҗәдә шул чордагы татар әдәбиятының идеяэстетик йөзе дә бик чуар һәм буталчык төс ала. Конкретрак әйтсәк, безнең ул дәвердәге әдәбиятта методлар алмашыну аларның бер-берсен тулысынча инкарь итү һәм кире кагулары аша түгел, бәлки берсе икенчесенә таяну, яңаның искедән актив рәвештә файдалануы аша барды. Заман тормышы татар прозасының жанрларына да җитди эз сала. Биредә бер нәрсә күзгә ташлана: М. Акъегет белән 3. Бигиевтән соң байтак вакытлар бездә романнар күренми тора. Дөрес, роман язуга әледән-әле омтылышлар ясала, ләкин алар еш кына тормышка ашмый калалар. Аннан соң М. Акъегет белән 3. Би- гиев әсәрләре дә, гәрчә авторлар аларны «роман» дип атасалар да, чынлыкта бу жанр таләпләренә тулы жавап бирүдән ерак торалар. «Хисаметдин менламның хәзер еш кына повесть дип йөртелүе бер дә очраклы түгел. Моңа охшаш күренешләр белән без шул чордагы рус прозасында да очрашабыз. Анда да XX йөз башында роман язарга алынып та, бу эш я хыялда гына калган яисә төгәлләнмәгән очраклар еш була. Икенче яктан, рус романын тикшерүчеләр «гасырның ахырына якынлашкан саен монументальлектән читләшү тагын да ачыграк күренүен, бу хәрәкәтнең торган саен күбрәк язучыларны үз эченә алуын, аның хәтта монументаль формаларның иң зур остасы Л. Толстой иҗатында да чагылуын» XXI әйтәләр. Дөрестән дә, XIX гасырның 80—90 елларында Толстой иҗатында кече жанрлар — повесть һәм хикәя өстенлек итә. Рус прозасында кече формаларның хакимлеге XX йөз башында да дәвам итә. Әдәбиятчылар бу хәлне ике фактор белән бәйләп аңлаталар. Бердән, рус прозасы бу чорда заман тормышына йөз белән борыла, аның яңа таләпләренә оператив рәвеш-ә җавап бирергә омтыла башлый. Икенчедән, әдәбиятның жанр табигатенә шул тарихи чор үзе җитди эз сала. Мәгьлүм ки, XX йөз башы — Россия тормышында тирән революцион кузгалышлар белән бәйләнгән күчеш дәвере ул. һәм бу чор җәмгыять үсешенең бермә- бер катлаулануы һәм хәтта буталчык төс алуы белән аерылып тора. Табигый, бу дәвер тормышын сәнгатьчә аңлау һәм аның турында, роман жанры таләп иткәнчә, бөтен • Исторяя русского романа. Т, 2, Рус телендә. 1964 ел. 350 бит. бер мәгънә бирү эше дә шактый кыенлаша. Ул чынбарлыкны гомумиләштерүдән битәр, анализны, ныклап өйрәнүне, ачыклауны сорый. XIX гасыр ахырындагы һәм XX йөз башындагы татар прозасында кече жанрларның өстенлек итүенә дә шушы факторлар сәбәпче булган, күрәсең. Бу чорда прозаиклар күбрәк повестька игътибар итәләр. Мәгърифәтчелек реализмыннан критию реализмга күчү татар прозасының һәм эчтәлегендә, һәм формасында мөһим үзгәрешләр китереп чыгара. Бу чорда әдәби иҗатның җирлеге шактый яңара. Әгәр мәгърифәтчеләр, Г. Ибраһимов әйткәнчә, «күбрәк мулла-мәзин белән, озаклап чәй эчә торган кадим фикерле карт-коры белән, иске-яңа хәлфәләр, яхшы-начар остабикә белән, иске-яңа сәүдәгәрләр белән» 1 эш итсәләр, хәзер исә әдипләр акрынлап җәмгыятьнең нигез көчләренә — эшче һәм крестьян массаларына йөз белән борыла баралар. Шул ук вакытта әдәби иҗатның тормышны танып-белу кече үсә, ул заман чынбарлыгын бөтен катлаулылыгында чагылдырырга омтыла башлый. Бу хәл, үз чиратында, әсәрләрнең эчке структурасы катлаулана төшүгә китерә. Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» һәм «Безнең көннөр»е, Ш. Камалның «Акчарлаклармы бу мөһим үзгәрешләрне үзләрендә аеруча ачык гәүдәләндерделәр. Реалистик роман һәм повесть жанрларын үзләштерү юлында иң кызыклы адымнар булу белән бергә, бу әсәрләр татар әдәбиятында критик реализмның җитди уңышларын да тәшкил иттеләр.