ПУШКИН КАЗАНДА
Республикабыз тарихында А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, А. И. Герцен, Н. А. Некрасов, Г. Р. Державин, С. Т. Аксаков кебек атаклы рус азучыларының Казанда булулары белән бәйле күп кенә кызыклы сәхифәләр бар. А. С. Пушкинның Казанга килүе Пугачев җитәкчелегендәге восстание тарихын өйрәнүгә бәйле икәне һәркемгә билгеле. Пугачев восстаниесенең тарихын өйрәнү белән Пушкин шул кадәр мавыгып китә ки, аны инде башкаладагы архив материаллары гына канәгатьләндерми башлый, ул Идел буе һәм Урал ягының восстание булган җирләрен йөреп чыгарга ниятли. Дусты Нащокинга җибәргән хатында ул: «Бу сәяхәт миңа физик яктан да, рухи яктан да кирәк», — дип яза. Икенче бер хатында Пушкин: «Аксөякләр арасында хатынымның даны зур, бу хәл күп акча таләп итә, акчаны мин хезмәт белән табам, ә хезмәтем ялгызлыкны сорый...» III дип яза. Ләкин Пушкин үзе өчен бик кирәкле бу сәяхәткә патшаның рөхсәтеннән башка чыгып китә алмый, билгеле. Ул жандармнар шефы Бенкендорфка хат яза: «Күптән башлаган китабымны тәмамлау өчен миңа бер-ике ай ялгызлыкта булырга кирәк. Китабымдагы вакыйгаларның күп өлеше Оренбург һәм Казанда бара. Менә шуның очен мин бу ике губернага барып кайтырга теләр идем...» Бу хатына Пушкин түбәндәге җавапны ала: «Патша галиҗәнабләре Оренбург бе лән Казанга барырга Сезне нәрсә мәҗбүр итүен һәм биредә Үзегезгә йөкләтелгән эшне ни сәбәптән калдырырга уйлавыгызны белергә тели». Хатыныңны Сарай балларына озатып йөрү бик зур эшмени! Ачуы чыккан Пушкин хатка болай дип җавап бирә: «Соңгы ике ел буена мин бары тик тарих өйрәнү белән шөгыльләндем, бер генә юл да әдәби әсәр язмадым. Әһәмиятле эшләрдән (бу сүз ачы ирония белән языла.— М. Е.) бушанып китабымны тәмамлау өчен минем бер-ике ай ялгызлыкта булуым бик мәҗбүри... Авылда нинди китап язуым турында бәлки галиҗәнабкә белергә кирәктер: вакыйгаларының күп өлеше Оренбург белән Казанда барган роман ул һәм менә шуның өчен минем бу ике губернада буласым килгән иде». III «Пушкин хатлары», Т, III, 87 бит, Р Сарай тормышы шартларыннан туеп беткән һәм Николай патша белән Бенкендорф кушуы буенча барган күзәтүләрдән җәфа чиккән Пушкин, материал җыюдан тыш, рәхәтләнеп бер ял итәргә, иркенләп тын алырга, Петербургның салкын стеналарыннан мөмкин кадәр ераккарак китәргә теләгән иде. Хөр фикерле шагыйрьне күзәтү астыннан җибәрергәме, юкмы дип озак икелән гәннән соң, Николай патша Пушкинга рөхсәт бирә һәм аның сәяхәте вакытында күзәтүне дәвам итәргә куша. 1507 чакрымга сузылган Петербург — Казан юлы 19 көн дәвам итә. Почта атлары начар юллардан чаба һәм сәяхәтчене бик йончыта. Пушкин хатынына: «Казанда берләре тирәсендә булырмын», дип яза. Хатны 26 августта Мәскәүдән җибәрә. Ләкин. Казанга ул 5 сентябрьнең төн уртасында гына килеп җитә. Художник Харис Якупов рәсемендә Идел аша чыгып җиткән Пушкинның Казангә юнәлүе сурәтләнә. Ә художник Виктор Куделькин картинасында сентябрьнең 6 сына каршы төндә Пушкинның Казанга килеп керүе тасвирлана. Шагыйрь Петропавловск тыкрыгындагы (хәзер Рәхмәтуллин урамы) дворяннар кунак йортында туктала. Кунак йортында Пушкин һич көтмәгәндә үзенең яшьлек дусты, лицейдагы шәрик - тәше, шагыйрь Евгений Абрамович Баратынский белән очраша. Художник Юрий Лысогорский үзенең картинасында бу очрашуны шактый уңышлы күрсәтә алган. Пушкин Баратынскийны шагыйрь итеп таный. Дуслары Плетнев белән Дельвиг тә аларның арасын якынайтып тора. 1831 елны Дельвигның үлеме шагыйрьләрне зур хәсрәткә сала. Пушкин Плетневка язган хатында: «Аннан башка без ятим калгандай булдык. Бармак белән сана әле, күпме без? Син, мин, Баратынский, барысы шул... Баратынский борчылуыннан авырый башлады». Баратынскийның Казан аша Каймары авылына, хатынының әтисе Л. Н. Энгельгард имениесене кайтып баруы була. Пушкин юлда бик нык йончыган булса да, үткәннәрне искә алып, алар төн буе сөйләшеп чыгалар. Баратынский Казан әдипләренә, шул исәптән шагыйрә Александра Андреевна Фукска да, Пушкинның Казанга килүе турындагы шатлыклы хәбәрне җиткерергә ашыга. Ә Пушкин йокысыз төнне һәм юлдан аруларын да онытып, Казанны карарга китә. Ул губернаторга һәм шәһәрнең зур чиновникларына күрешә килми, архив документларын да эзләргә омтылмый, аларда куп нәрсәнең бозып күрсәтелүен, чын тарихи дөреслекнең бирелмәвен белә. Пушкин гади халык арасына китә. Пугачев турындагы дөреслекне гади халык авызыннан ишетергә тели, һәм ул алданмый. Суконный бистәсенең «Кечкенә кыр» дип аталган урамы башында Казан сукночыларына билгеле булган «Горлов кабак» була. Бәйрәмнәрдә анда җырлар җырлана, ярлы халык «тамак чылата». Казан сукночыларының Пугачев хәрәкәтендәге ролен белгән Пушкин «Горлов кабак»ка китә. Анда шагыйрь белән чын күңелдән сөйләшүчеләр табыла. Художник Равил Нурмөхәммәтов картинасы Пушкинның Казан сукночысы Бабин белән әңгәмәсен сурәтли. Бу вакыйга 1833 елның 6 сентябрендә була. Бабин Пушкинга 1774 елда Пугачевның Казанны алуы турында кыйммәтле истәлекләр сөйли. Бабин Пугачевның Суконный бистәсен алуы, дворяннар һәм бай сәүдәгәрләр яшәгән шәһәр үзәгенең януы, Пугачев лагереның планы, баш күтәрүчеләрнең туплары торган җирләр турында һәм восстаниечеләрнең мәрхәмәтсезлек белән тар- мар ителүе хакында сөйли. Бер-беренә орынып утырган агач йортлардан торсалар да, Суконный һәм Татар бистәләре янгыннан зыян күрмиләр. Бу үзе үк баш күтәрүчеләрнең зур ташпулатларда яшәгән байлар белән көрәшүен күрсәткән бер мисал. Бабин- нан күп нәрсәләр сорашып белсә дә, Пушкин аның исемен «Пугачев тарихыина кертми, картның жандармнар тарафыннан эзәрлекләнүен теләми. Шуннан соң Пушкин тройкага җигелгән җиңел арбага утырып Казаннан ун чак рым ераклыктагы Троицкий тегермәненә килә. Нәкъ менә шушы тегермәндә, бөтен шәһәр уч төбендә кебек күренгән җирдә, 1774 елны Пугачевның ставкасы була. Казанны алырга әзерләнеп, Пугачев 20 мең кешелек гаскәре белән шушы лагерьда тора. Художник Лотфулла Фәттах үзенең бер картинасында Пушкинның Пугачев булган урыннарын карап йөрүен сурәтли. Нокса инешенең Казанкага койган җирендә биек яшел яр буенда утырган Троиц - Нокса авылы тирәсендәге Пугачев лагере урыннарын игътибар белән карап йөргәннән соң ул Царицын авылы янында пугачевчыларның 1774 елның 12—13 һәм 15 июлендә Михельсон отрядларына каршы каты сугыш алып барган җирләрендә була. Пушкин Себер трактына да килә. Бу урыннар да Пугачев исеме белән бәйле. Крестьяннар башлыгы биредә 1774 елның 10 июлендә үзенә каршы җибәрелгән полковник Николай Толстойның «Казан атлы легионы»н тар-мар итә. Харис Якуповның «Пугачев Казанда» дигән картинасында баш күтәрүчеләр арасындагы төрле милләт кешеләре сурәтләнә. Шагыйрь кунак йортына Себер трактыннан әйләнеп кайта. Александр Сергеевич патша хөкүмәте тарафыннан Себергә сөрелгән меңәрләгән кешеләрнең шушы юлдан үтүен, дусларыннан берничә декабристның да шул трактта газап чигүен белә иде. Лотфулла Фәттахның «Пушкин Кремльне карый» дигән картинасы бар. 7 сентябрьдә көндезге сәгать 12 дә Пушкин Казан Кремленә китә. Кремльнең иске стеналары яңартылган, акшарланган була. Ләкин шагыйрь күз алдына күптән узган көннәр килеп баса. Биредә богаулы «исемсез тоткын» — Пугачев восстаниегә кадәр үк әле төрмәдә газап чигә. Пушкин ялкын чолгаган Казанны, төтен һәм ут эчендәге каралтыларның ише леп төшүләрен, кораллы крестьяннар төркемен күз алдына китерә, Пугачевның Гостиный двор трактиры янына батареялар куюын, аннан торып крепостька, бигрәк тә Спасск монастырена атуын күргәндәй була... Кремльнең барлык җирен дә карап бетергәч, Пушкин сәгать ярымлап вакытын кунак йортында үткәрә, Казанны карап йөрүдән алган тәэсирләрен яза. 7 сентябрьдә сәгать 2 дән 6 га кадәр Пушкин Казан шагыйре һәм театралы Э. П. Перцов йортында була. Анда төшке ашны ашый һәм шахмат уйный. Шәһәрдәге интеллигент катлавының үзәгендә торган Э. П. Перцовның Пушкин килгән вакытта Казан губерна управлениесендә хезмәт иткән чагы була. Ул һәртөрле әдәби укулар, үзешчән спектакльләр, концертлар, шәһәр читендә күңел ачуларны башлап йөрүче, оештыручы була. Ул Мәскәү һәм Петербургта еш була, 1820 елларның икенче яртысында башкаладагы әдипләр арасына керә һәм Пушкин белән таныша. Пушкин Перцовның үзенә һәм аның әдәби иҗатына зур хөрмәт белән карый. Бу турыда Баратынский: «Перцов бик акыллы, белемле, хәлиткеч талантлы кеше. Аның шигъри шаяруларын безгә Пушкин да мактаган иде», — дип искә ала. Перцов күбрәк сатира яза. П. А. Вяземский: «Перцовның телдән сөйләгәннәренә караганда язган шигырьләрендә борычы күп тапкыр әзрәк», — дип әйтә. Перцов «шаярулары»н матбугатта бастыру өчен язмый. Мәсәлән, аның бер шигыре халыкка мөрәҗәгать белән башБердәм булып балта ал да Кирәкмәгән читәнне җимер. Икенче бер шигырендә дөрес булмаган политика белән халыкны восстаниегә этәрүе өчен патшаны гаепли. 1832 елны Казанда «Заволжский муравей» журналы чыга башлый. Титул битенә: Хезмәтемә мактау һәм дан өмет итмим, Яратып һәм кәефләнеп эшем эшлим,— дигән эпиграф урнаштырылган бу журналда Перцов та актив катнаша. Соңга та- барак, Петербургта яшәгәндә, Эраст Перцов туганы Владимир белән Герценга булыша. Алар «Колокол»га яшерен информацияләр җибәреп торалар. Мәсәлән, «Коло- кол»ның 1858 ел 1 октябрь санында уннарча яшерен документларның тулы текстлары М, ЕЛИЗАРОВА ф ПУШКИН КАЗАНДА басылып чыккач, башында патша Александр II торган Россия яшерен полициясенең 3 нче бүлегендә эшләүчеләрнең ачуы чыга. 3 нче бүлек «Колокол»га бу документларны җибәргән корреспондентны тырышып эзләргә керешә. Ә өч елдан соң, 1861 елның мартында, икенче сенсацион материал басыла: «1861 елның 26 һәм 28 январенда Дәүләт советының берничә сәгатькә сузылган яшерен утырышы булды. Уты. рышка император, министрлар, югары дәрәҗәле сановниклар — барысы да «үз кешеләр» катнашты». Бу киңәшмәдә крестьяннарны азат итүнең шартлары турында сүз бара. Киңәшмәнең төгәл отчеты бер айдан соң «Колоколида басылып чыга. Бу материалларны анда Эраст һәм Владимир Перцовлар җибәргән була. 1861 елны кемнең, дер чагуы буенча Эраст кулга алына *. Художник Т. П. Радимованың «Перцов өе» дигән этюды бар. (Ул хәзерге Профсоюз урамы, 25 нче йорт). Эраст Петрович Перцов 1804 елны туа һәм 1873 елда, тормыш шартлары авыр булу сәбәпле, үзен-үзе үтерә. Сәгать 6 лар тирәсендә А. С. Пушкин Татар бистәсенә Фуксларга китә. Карп Федорович Фукска ул вакытта 57 яшь. Шуңа карамастан, ул бик җиңел сеякле, тәрбияле, галим кеше була. Казан университетының профессоры. Ул җирле тарих, әдәбият турында, татар халкының культурасы, көнкүреше турында Пушкинга күп нәрсәләр сөйли. Үэе ул табигать фәннәре һәм медицина белән мавыга торган була. 1821 елда, 45 яшенә җиткәч, Александра Андреевна Апехтинага өйләнә. Хатынының әнисе Анна Петровна Гаврил Петрович Каменевның бертуган сеңелесе була. Каменев турында Пушкин: «Ул хөрмәткә лаек кеше иде: Россиядә беренче булып классицизмнан чигенергә батырчылык итте. Без, рус романтиклары, аның истәлеге алдында баш ияргә тиешбез: әгәр шулай иртә үлмәгән булса, бу кеше күп нәрсәләр эшләгән булыр иде»,— дип язып калдыра 2 . Пушкин уңайсызланып калган Александра Андреевнаның кулын дусларча кыса һәм: «Безгә бер-беребезнең кем икәнен әйтеп тору да кирәкми. Шигърият безне күптән таныштырды. Баратынский аннан да элегрәк»3 ,— дип әйтә. Карл Федорович кунакка 1774 ел турында белгәннәренең барысын да сөйли. Карл Федорович Фукс Пушкинны миллионер сәүдәгәр Л. Ф. Крупенниковларга алып бара. Миллионерга ул чагында 76 яшь була. Ә 17 яшендә ул Пугачевка плен төшкән икән. Билгеле, ул истәлекләрдә восстаниечеләргә карата ачудан бүтән ни булмый һәм ул Пушкинны бик аз кызыксындыра, аның сөйләгәннәрен шагыйрь «Пугачев тарихы»на да алмый. Пушкинның Крупенников белән әңгәмәсе Е. А. Симбирин картинасында сурәт- ләнә. Сәгать ярымлап сөйләшеп утырганнан соң Пушкин белән Фукс өйгә кайта. Карп Федоровичны, врач булганга, авыру янына чакырып алалар. Александра Андреевна Пушкин белән ялгыз кала. Бөек шагыйрь хуҗа хатын белән чын күңелдән сөйләшеп утыра. Ул Баратынский, Языков һәм Ознобишиннарның Александра Андреевна Фукска багышланган шигырьләре белән таныша, шагыйрәнең үз шигырьләрен игътибар белән тыңлый, һәм аларга карата җылы фикерләрен әйтә. Хуҗа хатынга Пушкин шул заманның рус язучылары Һәм жандарм-полиция режимы вакытында әдәби хезмәт белән шөгыльләнүнең авырлыгы турында күп нәрсәләр сөйли, һәм ахырдан ул: «Бүген мин күңелемдә ни бар шуны сөйләдем, карагыз аны, бу сүзләр безнең икебезнең арада гына калсын»,—дип куя. Кызганычка каршы, А. А. Фукс шагыйрьнең бу үтенечен ахырга хәтле саклый, «Истә калганнариында бу кызыклы әңгәмә турында берни дә язмый. Кунакчыл хуҗалар Пушкинны кичке ашка да калдыралар. Аш вакытында Перцо» та була. Төнге сәгать бердә генә Пушкин Фукслар белән саубуллаша, чын күңелдән каршы алуларына рәхмәт әйтә, үзенә кунакка чакыра. Фукслардан кайткач та Пушкин йокларга ятмый әле: әйберләрен, кулъязмаларын, китапларын рәтләп салып куя, юл дәфтәрен кулына ала. . «Наука п жизнь» журналы. 1 һәм 2 саннар. 1965 ел 46, 6 6 бйтлпр. ' Кааансхий литературный сборник. «Фукс н его время,. 1878 ел. 506 бит. «Каинские I убернские Ведомости,. 1844 ел. N? 2 (10 янв). 99 бит Иртә белән ул хатыны Наталья Николаевна (Гончарова)га. Казанда алган тәэсирләрен әйтел, кыска гына хат яза: «Фәрештәм, исәнме. 5 еннән бирле Казанда булсам да, сиңа бер генә сүз язарга да вакыт таба алмадым. Хәзер Сембергә китәм, анда синнән хат алырмын дип өметләнәм. Биредә мин китабымның героена яшьтәш картлар белән очраштым, шә- ♦ һәр тирәләрен, сугыш булган урыннарны карап йердем, сораштым, ишеткәннәремне < язып бардым, бу якларга килүемә бер дә үкенмим...» Шунда ук ул А. А. Фукска да рәхмәт хисләрен белдергән язу калдыра: «Шәфкатьле ханым Александра Андреевна, чын күңелдән рәхмәтемне белдереп Е сезгә адресымны җибәрәм һәм Петербургка киләм дигән вәгъдәгез ягымлылыктан и гына риза булуыгыз түгелдер дип ышанам. Сәяхәтчене якты йөз белән каршылавы- 2 гыз өчен, шәфкатьле ханым, тирән рәхмәтемне кабул итегез. Казанда үткәргән шушы ф аз гына вакыт хәтердә бик озак сакланыр. < ct Тирән хөрмәт белән Ал-р Пушкин дип белегез» (8 IX-33 ел), х < Утыз өченче елның 8 сентябрендә Пушкин Казаннан Лаеш юлы белән Сембергә < китеп бара. § Художник Борис Старчиковның «Пушкинны озату» дигән картинасы нәкъ әнә — шул вакытларны гәүдәләндерә. Пушкинның Казан белән бәйләнеше аның соңгы көненә кадәр өзелми. Ул Казан S шагыйрәсе А. А. Фукс белән хатлар алыша, үзе чыгарган «Современник» журналын алу өчен аңа билет җибәрә һәм шушы журналга шигырьләр белән катнашырга тәкъдим ясый. А. А. Фукска һәм Казан тарихчысы М. Ф. Рыбушкинга үзенең «Пуга- чавнын җибәрә. Пушкинның үз көтепханәсендә Казан әдипләре А А. Фукс. К. Ф. Фукс, Э. П. Перцов, М. Ф. Рыбушкин, И. Д. Деларю китаплары һәм «Казанские известия» журналы һ. 6. була. Алабуга язучысы Надежда Дурованың автобиографик повестен чыгару идеясе белән йөргәндә Пушкин Казандагы танышлары белән хәбәрләшүен тагын да ешлата. Надежда Дурова «Кавалерист кыз язмалары»н чыгару буенча Петербургта Пушкин белән берничә кат очраша. Үзенең автобиографиясендә Надежда Дурова: •■Александр Сергеевич мине бик яхшы каршы алды, язмаларымны укып чыкты, мин аның төзәтүен үтенгәч, төзәтәсе урыны юк дип әйтте һәм язмаларны чыгарганда кирәк булачак ярдәмен тәкъдим итте», — дип язды. Пушкинның үлеме, илдәге бөтен прогрессив көчләр белән беррәттән, казанлы- ларны да тетрәтә. Казан университетының 3 курс студенты Мельников (Печерский) болай дип яза: «1837 елның февраль башларында словесный факультетның 3 курс студентлары сәгать сигездә рус теле буенча лекциягә җыелдылар. Профессор Г. Ф. Суровцев, гадәтенчә, сәгать суккан вакытта аудиториягә килеп керде. Ул кафедрага менде, урынына утырмыйча, кесәсеннән газета алды, хәтерем ялгышмаса, «Рус инвалиды» иде бугай, аны югары күтәрде дә, тиз генә студентларга күз йөртеп алгач, кычкырып әйтте: «Басыгыз!» Без торып бастык, гаҗәпләнеп профессорга карадык. Дулкынланудан калтыранган тавыш белән ул бер-ике юллык кына хәбәрне укыды. Аның тавышында ачы күз яшьләре тоела иде, аның беренче сүзләрен әле дә хәтерлим: «Поэзиябезнең кояшы баеды — Пушкин юк инде!» Аудитория бертавыштан аһ итте. Сулкылдап елаган тавышлар ишетелде... Про фессор да урынына утырды һәм, кафедрага көмештәй чал башын салып, елап җибәрде... Берничә минут үтте, ул торды да: «Рус шагыйрьләренең князе табутта. Аның гәүдәсен Петербургтан каядыр еракка алып китәләр. Бәлки әле ул җир куенына кермәгәндер. Пушкин табуты ябылмый торып рус теле турында ничек сойпәмәк кирәк. Лекция булмый бүген...» *. § И. Агафонов «АидреП Печерский иств.тегеяв». Казан. 1887 ал. 55—66 битләр. 145 Бу вакыйга художник Ю. Лысогорский иҗатында уңышлы чагылыш тапкан. Пушкинның Казан — Оренбург сәяхәте 1833 елның 1 Октябренда тәмамлана. Күргән урыннары, «Пугачев тарихы» һәм «Капитан кызывндагы вакыйгалар барган җирләр шагыйрь күңелендә тирән эз калдыра. ■Җансыз документларны шул вакыйгаларның шаһите булган кешеләрнең исәннәре сөйләве буенча тикшереп һәм аларның инде картаеп барган хәтерләрен тарихчы күзе аша үткәреп, үзем язачак вакыйгалар барган җирләрдә булдым», — дип яза Пушкин 1836 елда «Современник» журналында. Болдинога кайткач та Пушкин «Пугачев тарихы»н язарга утыра. Пушкин бу әсәрендә үз заманы өчен гадәттән тыш кыю фикерләр әйтә. «Пугачев тарихы» цензура тарафыннан йолкынгалап чыкса да, реакцион тарихчыларның шовинистик карашларына каты удар була. «Тарих»ның гомуми бүлегендә Пушкин «Барлык кара халык Пугачев яклы булды... бары тик дворяннар гына хөкүмәт ягында иде»,— дип яза. Пушкин Екатерина II вакытындагы хөкүмәт аппаратының череклеген ача, восстаниене мәгънәсез рәхимсезлек белән бастырган, шуның белән халык массасының ачуын чыгарг ан патша генералларының сәләтсезлеген күрсәтә. Пушкинның бу хезмәтенә үзе цензор булган Николай I патша «Пугачев тарихы» китабындагы «Пугачев бунтының тарихы» дигән бүлекне үзгәртергә куша. «Җинаятьченең тарихы булу мөмкин түгел», — дип әйтә ул. Хөкүмәт өчен яраксыз булган күп кенә урыннарны сыза. Мәсәлән, «данлы бунтарь» сүзен «әсиргә алынган бунтарь» дип басарга куша һ. б. Белинский «прозадагы Онегин» дип атаган «Капитан кызы»нда да Пушкинның тарихны тирән белүе, гуманизмы, художник-реалист карашы ачык күренә. VWTVWiAMA. Г