Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУДЭШ ПАТЯН1 ХИКМӘТЛӘРЕ

Җор һәм тапкыр Пудэш Патян берчакны азык-төлек складына килеп керә. Анда ревизия бара икән. Тикшерүчеләр язасы актларын ничек очларга белмичә баш катырып утыралар. — Менә бер пот ыслаган итне карак мәче ашаган дидек. Ә ун литр спиртны кем өстенә язарга? — Шул ук мәчегә аударыгыз!—дип, җитди сүз кыстыра Пудэш Патян. — Ә моңа кем ышаныр соң? •— Ә бер мәченең спирт эчмичә бер пот ит сыпыра алуына кем дә булса ышаныр дип беләсезме?! Бер бик фырт егет башына котелок сыман бик сәер кием кигән. Салам эшләпәле Пудэш Патян белән очрашкач, әлеге егет: — Синең баштагы бу саескан оясын эшләпә дип беләсеңме? — дип сүз кушкан. — Ә син шул сәер котелок белән капланган нәрсәң баш дип уйлап ялгышмыйсыңмы икән? — дип җавап биргән аңа Пудэш Патян. Бер юан агай Иделдә бата башлагач, аны кыю бер елгачы егет коткара. Ясалма сулыш алдырганнан соң, һушына килгән агай юешләнеп өлгермәгән янчыгыннан егеткә өч сум чыгарып суза. Шуны күрүчеләр шаулап-дулап ачу белдергәндә, алар янына Пудэш Патян килеп чыга һәм: — Бәйләнмәгез аңа, дуслар! Сүз әйтеп тел талдырмагыз: үз бәясен ул бездән яхшырак белә!..— дип, кешеләрне тынычландыра. Караңгы баскыч төбендә Пудэш Патянга әзмәвер хәтле бер «сабый» егет очрый. — Таныйсыңмы мине? — Әлбәттә, таныйм: син — Сенька-химик! — Каян белдең? Тавышымнанмы? — Юк, авызыңнан аңкыган аракы исеннән!.. — ди Пудэш Патян. * Хәзерге чуваш әдәбиятының фольклор герое турында язмалардан («Чуваш юморы». Чабаксар. 1973). Көннәрнең берендә тегүче янына кергәч, Пудэш Патян бер хатынның чамадан тыш тар итәкле күлмәк тегәргә үтенүен ишетә: — Заманнан артта калырга теләмим! —ди ханым. — И затлым,— ди аңа Пудэш Патян,— шундый тар итәк белән заманны куып җитә алырсыңмы икән син? Бик модный бер яшь шагыйрьнең китабын укыгач әйтә икән Пудэш Патян: — Сездә уңышлар һәм яңалыклар күп! Әмма шунысы кызганыч — уңышларыгыз яңа түгел, ә яңалыкларыгыз уңышсыз!.. — Романымның дүрттән өч өлешен үземә-үзем тәнкыйтьче буларак утка яктым! — дип мактана күп яза алучы бер абзый. — Ничек уйлыйсың, Пудэш Патян: дөрес эшләдемме икән мин? — Бик үк дөрес түгел. — Ә ник? —■ Тагын бер чиреген яндырасыгыз калган! Сура елгасына балыкка баргач, Пудэш Патян кармагына... бер кысла эләгә. Балыкчыбыз моңа бик гаҗәпләнеп карап торган да: — Минем сумкада бер савыт сыра барын каян белдең әле син? — дигән. Пудэш Патянның бер артист турында фикер әйтүен сорыйлар: — Аның кайсы рольдәге уенын иң яхшы дип саныйсыз? — «Кәҗә» сукканда бик шәп уйный ул!.. — дигән көлке капчыгы. «Иртәгәгә хәтле генә» дип, бик ялварып акча сорап торган бер та нышына Пудэш Патян биш сум бирә. Таныш дигәнебез, бик күп вакыт үткәч тә, шул бурычны һич кайтармый икән һәм, җитмәсә тагын, Пудэш Патянның күзенә күренмәскә тырыша — аңардан качып йөри. Бервакыт очраклы гына туры килеп күрешә язгач, теге урам аша кирегә элдертә икән... Кирәк бит: бурычлы кешене милиционер туктата һәм, урамда йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен, аңардан нәкъ биш сум штраф ала. Пудэш Патян бу хәлне күреп тора һәм иске танышына: — Кагыйдәләрне бозарга ярамый! Алган бурычыңны түлисе кешеләрдән качмассың икенче! — дип усал итеп кычкыра.