Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Мамык оча! Мамык оча! Дөнья — җиңел, ап-ак! Кыз баланың чәч үргечен алган аклык каплап. Дөньяда аклык кына, юк төрмәләр, чират... Җир йөзендә сугыш барын оныткан ди ир-ат. Шәһәр өстенә, ис китеп, туктап карый халык. Аклык сарып, пакьлек сарып оча мамык, мамык! ...Юк тол калган солдаткалар, төтен, дары исе. Юк йозак-бик! һәркемгә ачык бөтен ишек. Әнием шат. Күңеле — күктә! Яшьлегенә кайткан. Сукырның күзе ачылган, кояшны тәүге күргәндәй, зәңгәр күккә баккан. Ятимлек юк. Барыбыз тигез. Әтиебез өйдә. Кара пичәтле язу юк, Шинель генә чөйдә... Оча мамык! Оча мамык! Аклык — күктә, юлда. Бу дөньяда кирәк кайчак матур алдану да! Оча мамык! Оча мамык... Шат чагымда елый алмыйм, Сагышлы чакта көлмим... Башкалар күк булдыралмыйм, Күрәсең, уйный белмим. Уйда — бер, эштә — бүтәнчә дөньямны коралмадым. Бар булганны мул чәчсәм дә, көз — буш булды амбарым. Әмма биегәйде күгем, чүп-чардан ерагайдым. Дөнья йөзе ачыла төште. Үзем дә шул... чалардым. Р ФӘПЗУЛЛИН тәрҗемәләре.